Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Үпкәләмим Кпкәләмим... Мине күргән чакта Күрмәмешкә салышып үтсәң дә, Минем яннан ят бер кеше булып Кызу-кызу атлап китсәң дә, Үпкәләмим сиңа акыллым... Үпкәләмим... Синең күзләреңдә Ризасызлык «уты янса да, Алар минем ярсу йөрәгемне Үткер хәнҗәр булып ярса да, Үпкәләмим сиңа акыллым... Үпкәләмим... Синең сүзләреңдә Салкын бозлар гына булса да, Минем күңелем сөю хисләреннән, Сагышлардан ташып тулса да, Үпкәләмим, түзәм акыллым... Түзәм, түзәм... Чөнки яхшы беләм, Салкын карлар күпме ятса да, Яз килүгә тагын гүзәл гөлләр Чәчәкләнер безнең бакчада, Үпкәләмим шуңа, акыллым. Арабызда еллар .Арабызда бевнең еллар ята... Юллар ята. Калын кар ята. Бозлы сулар ага чайкалып, — Текә ташлы биек яр ята. Яр ята... Арабызда безнең таулар ята, Кара урман ята, кыр ята. Күңелләргә сагыш, моң салып Бик еракта калган җыр ята. Җыр ята. Эзләп чыксам да, мин таба алмам, Юллар ерак, томан ябынган. Тик күңелдә якты нур балкый Сөюеңнән синең кабынган. Кабынган. Арабызда безнең еллар ята... Юллар ята борма-бормалы. Күпме карлар, бозлар яуса да, Иң беренче сөю сулмады... Сулмады. Казлар оча /1 азлар оча. Казлар... Еракка — Без белмәгән яңа торакка. Кичке салкын белән тирбәлеп, Моңлы тавыш килә колакка... Каз канаткайлары кавырсын. Ерак-ерак илләр барырсың, Бәлки юлда канатларың талып, Диңгезләргә егылып калырсың... Юк, талмасын канат, талмасын, Берегез дә арып калмасын. Яз килүгә кире кайтыгыз, Сагышлардан йөрәк янмасын. Казлар оча. Казлар... Еракка — Без белмәгән яңа торакка, Хәтерләтеп безнең аерылуны Моңлы тавыш килә колакка.