Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘРИМ ТИНЧУРИННЫҢ ИҖАТ ПЛАННАРЫ

Бөек Октябрь социалистик революциясенең 20 еллыгын, Советлар Союзының башка хезмәт ияләре белән бергә, Татарстанның әдәбият, сәнгать работниклары да зур иҗади уңышлар, яңа әсәрләр белән каршы алырга хәзерләнәләр. Күренекле драматург Кәрим Тинчурин да Октябрьның егерме еллыгы хөрмәтенә үз алдына яңа бурычлар куя, ул үзенең иҗат планнары турында Татарстан совет язучылары союзына түбәндәгечә хәбәр итә: «ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ЯНЫНДАГЫ ДРАМАТУРГИЯ СЕКЦИЯСЕНӘ. Октябрьның XX еллыгына карата эш планым. Мин хәзерге вакытта дүрт төрле жанрда, сәхнә әсәрләре өчен дүрт төрле теманың планнары өстендә эшлим. 1. Тормыш яхшырды, тормыш күңеллеләнде, дигән темага кечкенә күләмле, җиңел, шатлык күрсәткән бер комедия өстендә эшлим. Бу комедия эчтәлеге һәм күләме белән, формасы ягыннан Академия сәхнәсендә һәм колхоз сәхнәләрендә уйналырлык итеп эшләүне сорый. Исеме шарт белән «Алгөл» яисә «Мәзәкчән повар», өч пәрдәдә булырга тиеш. Катнашучыларның күбесе 19 яисә 20 яшь тулган эшчеләр, комбайнер, тракторчы һәм студентлар булыр. 2. Гражданнар сугышын чагылдырган тема. Бу пьеса өчен Октябрь алдындагы хәлләрне һәм Казаннан чехларны куу материалын алырга уйлыйм. Бу тема өстендә эшләгәндә аның эчтәлеге белән характерлар моментына аеруча игътибар итәргә уйлыйм. Бу әсәр драма жанрында булырга тиеш. 3. Стахановчылык хәрәкәте белән единоначалие моментларын куша алмаган вельможаның трагедиясен күрсәткән комедия. Исеме — «Ул масайды». 4. Совет мелодрамасы жанрында бер әсәр язып карарга бик кызыгам. Шул темага Академия һәм эшче, колхоз сәхнәләрендә барырлык шул әсәрнең планы өстендә эшлим. Исеме — «Аның туган көне» булыр. Югарыда күрсәтелгән темаларның дүртесен дә Октябрьның XX еллыгына язып бетерәм дип аңлашылмасын. Бу дүрт теманың берсен яки күп булса икесен Октябрьның XX еллыгына өлгертәчәкмен, чөнки пьесалардан башка Октябрьның XX еллыгына 10—15 данә «Мәрҗәннәр» дигән новеллаларны да эшләп бетерергә уйлыйм. 17. V. 36. К. Т и н ч у р и н» *. 1937 ел... Татарстан язучылары союзы Бөек Октябрьның XX еллыгына багышланган махсус әдәби альманах чыгарырга хәзерләнә һәм шул уңай белән язучылардан үзләренең альманахка катнашулары, иҗат эшенең планнарын сорый. J ТАССР ҮДА ф. 7083, эш 74, бит 1. Кәрим Тинчурнн бу бәйрәмгә карата яңа иҗат планын язучылар союзына белдерә: «К. Тинчурин. 1. Л\ин хәзер «Мәрҗәннәр» өстендә эшлим, март ахырында өлгертергә уйлыйм. Күләме 12—15 табак чамасында булыр. 2. «Зәңгәр шәл» либреттосының икенче вариантын эшлим. 3. 1937 елның апреленнән башлап колхозларның бүгенге кешеләрен күрсәткән яна пьеса өстендә эшли башлаячакмын. Ул пьесаны 1937 ел сентябрь азагында тәмам итәрмен дип торам. Югарыда күрсәтелгән әсәрләрне эшләп бетерү өчен иҗат командировкалары кирәк булачак. а—январь азагында Мәскәүгә бер айга, б—апрель башыннан май башына кадәр колхозга, в—май башыннан беренче Октябрьга кадәр «Долгая поляна» иҗат йортына. Барлыгы 1937 ел эчендә миңа җиде-сигез айлык иҗат командировкасы кирәк булачак. К. Тинчурин»III Ләкин Кәрим Тинчуринга бу планнарны үтәргә насыйп булмады, шәхес культы чорындагы башбаштаклык нәтиҗәсендә, татар театры аның зур, күренекле, я.ңа пьесаларыннан күп елларга мәхрүм булып калды. Н. ТАҖЕТДИНОВ, ТАССР Үзәк дәүләт архивының өлкән фәнни сотруднигы