Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гамил Афзал Күңел — шайтан А/актадылар дуслар көлә-көлә, Имеш, исемем данга уралган. Алдаганнарын да белә-белә Алданасы килә шулардан. Шәүкәт Галиев «Кеше турында кайгырту» иашлады сүзен директор Җитди уйчанлык белән: — Чолгап алыйк кешеләрне Кайгыртучанлык белән!.. Коры сүзләр белән генә Калмады ул чикләнеп — йомыш белән дә кертмичә, Нык эшләде бикләнеп. /)зак көтеп, озак юрап Булмады күп түзәсе, Озакламый һәммәбезгә Күренде нәтиҗәсе: Ялы дисәң — рәтләнгән! Ашы дисәң — тәмләнгән! йокы дисәң — шәпләнгән! Күңел дисәң — дәртләнгән! Әйе, дибез, Сибаевка, Сүз иттең дә сүзеңне, Ләкин һаман кайгыртасың Син бит бары... үзеңне? Гаҗәпләнүдән директор урныннан торып баса: — Кеше турында дидек бит, Мин дэ к е ш е лэ баса! Читтән торып Сезнеп нәрсә — диплом кулда. Тик йөрисез авыз ерып. Тырышып та тырмашып мин Укып йөрим Читтән торып. Әле ярый, дуслар яхшы, Ярдәм кулын сузалар гел — Мәсьәләне чишәләр гел, Сызымнарны сызалар гел. Инглизчәсе терәлсә дә, Төкерәм дә китәм торып. Дустым сүзлек актарганда Куәт бирәм, Читтән торып. Контроль эшләр өзелсә дә, Рәхмәт инде — чыга ерып; Дустым мышнап утырганда Мин дәрт бирәм, Читтән торып. Экзаменнар килеп җиткәч, Шәп планнар эчтән корып, Башкаларның укыганын Тыңлаштырам, читтән торып. Булмый башны ташка орып, Чыгардылар тагын борып. Курсташлар күчкән чакта, Башны кашыйм, Читтән торып... ...Сезнең нәрсә — диплом кулда, Тик йөрисез авыз ерып. Тырышып та тырмашып мин Укыйм һаман Читтән торып... ш. Галиев * Тимер Арслан Барлау Saw әтәч, исемлек тотып, Зур ферманы карап йөри, Барлык хәләл җефетләрен Санап йөри, барлап йөри. — Күкселем! — дип кычкыра ул, Күксел тавык җавап бирми; Ә аклар, чуарлар кайда? Аларын да беркем белми. Шунда ябык бер карт тавык Көчкә-көчкә басып килә, Аптыраган баш әтәчкә Бөтен серне ачып бирә. — Кичәгенәк югарыдан Начальниклар килде, җаным, Син аларның гадәтләрен Беләсең бит инде, җаным...