Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Бу повестьның авторы — Анна Ильинична Ульянова- ның һәм аның ире Марк Тимофеевич Елнзаровның тәрбиягә алган уллары Георгий Яковлевич Лозга- чев-Елизаров. 1906 елда Саратовта дворник семьясында дөньяга килгән Георгин бик иртә, нибары өченче яшендә чакта ук хәреф та- . нырга өйрәнә һәм тиздән бик әйбәт укый да башлый. Башта ул хуҗаларын көтеп урамда фаэтоннарда утыручы, үзләре надан булсалар да, дөнья хәлләре белән кызыксына торган извозчикларны газеталарда язылган хәбәрләр белән таныштырып, аларны «агартып» йөри. Ә аннары, шул ук извозчиклар аркылы, кечкенә Гораның бу һөнәре «Саратовский листок» газетасы сотруднигына да ишетелә. Журналистларга хас булганча, һәр яңалыкны эләктереп алырга омтылучы әлеге сотрудник тиздән газетада кечкенә Гораның искиткеч сәләте турында язып чыга. Менә шул хәбәрне укыганнан соң Анна Ильинична һәм Марк Тимофеевич Георгийларга киләләр һәм, әти-әни- се белән сөйләшеп, аны үзләренә тәрбиягә алалар. Владимир Ильич Ленин белән Георгий Яковлевич беренче мәртәбә 1917 елның апрелендә таныша һәм ахыргы көннәренә кадәр аның белән туганнарча якын мөнәсәбәттә була. Әле күптән түгел генә татарчага тәрҗемә ителеп, Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан Г. ЛозгачевЕлизаров ОНЫТЫЛМАС £ ХАТИРӘЛӘР «Онытылмас хатирәләр» исемле бу китабында Георгий Яковлевич Владимир Ильич белән очрашулары, Ульяновлар семьясының тормышы һәм көнкүреше турында бик мавыктыргыч итеп сөйли. «Онытылмас хатирәләр»ие укып, Ульяновлар турында күп нәрсә белергә була. «Минем уйлавымча, Ульяновлар семьясына багышланган китаплар арасында Сезнең истәлекләрегез күренекле һәм мактаулы урын алыр. Ленинның туганнарын һәм якыннарын, семьяда аның үзен, гаҗәеп көчле революционерлар, саф рухлы кешеләр чыккан гүзәл рус өендәге бөтен атмосфераны өйрәнү өчен кирәкле чыганак булыр... Язмыш Сезне Ульяновлар семьясының барлык членнары белән аеруча якын мөнәсәбәткә куйды һәм, мөгаен, бу семьяның тормышы турында шул хәтле күп көнкүреш нечкәлекләрен, ул семья членнарыннан башка, берәү дә- укучыларга Сез күрсәткән, кебек күрсәтә алмас иде». Әгәр повесть чыннан әйбәт һәм кызыксынып укырлык итеп язылмаган булса, күренекле рус язучысы К. А. Федин аңа шушындый бәяне бирмәс иде, әлбәттә. Повестьны татарчага Ф. Әгъзамов тәрҗемә иткән, редакторы—Г. Абдрахманова. Тиражы 10 000 данә, бәясе 60 тиен. «Гәрәйнең элек-электән килә торган ике кушаматы бар. Берсе — Төер Гәрәй. Монысын аңа, әле егет чагында ук, Җантимер бабай кушкан. Болан булган бу. Бер .көнне кич, төзәнеп- ясанып аулак өйгә барганда, Гәрәйгә Җантимер бабай очрый. Гәрәй дәшми үтеп китүне ничектер читеи- сенә, туктый да: — Син икәнсең, Җантимер! Әле селкенәсеңмени?—дип сүз куша. Бабай, артыш таягына таянып, аңа озак кына карап тора. Аннан сон, башын селкеп: — И, улым, улым! Әссәламегаләйкем юк, нихәл, бабай, юк. Тәмле тел — жан азыгы. Ә синең, улым, телең төерле икән,—»ди. Икенче кушамат... Хәер, арттан кумыйлар ич, ашыкмыйк, алга йөгерми торыйк...» Язучы Газиз Мөхәммәтшинның, картлар әйтмешли, әле яңа гына энәдән-җептән (Татарстан китап нәшриятында) чыккан «Йолдызлар астында» исемле хикәяләр җыентыгы әнә шул юллар белән — «Яз башы» дигән хикәя — башланып китә. Юмористик рухтарак башланса да, хикәя гомумән шактый җитди тонда язылган. Без моңарчы Г. Мөхәммәтшин имзасы куелган хикәяләрнең гадәттә йомшак юмор белән сугарылган булуына күнеккән идек. Вакыты белән шактый җитди дә була белә икән ул. Авторның унөч битлек «Яз башы» хикәясе, геройның характеры (бу очракта Гәрәй), аның тормышы, тормышка, аерым алганда, табигатькә мәхәббәте турында булып, укучыны уйландыра торган итеп язылган. Әлеге шул унөч битлек хикәядә автор Гәрәйнең тормышын, ул башкарган эшләрне шактый тулы итеп күрсәтеп биргән. Гәрәйнең генә түгел, бөтен бер авыл тормышының ничек үзгәрә, Г. Мөхәммәтшин ) ЙОЛДЫЗЛАР АСТЫНДА I үсә баруын да ышандырырлык итеп сурәтләгән. Кыскасы, кызыклы, файдалы һәм, шул ук вакытта, бик җиңел укыла торган хикәя ул. Аны укыгач мондый хикәяләрне Г. Мөхәммәтшин тагын да күбрәк язсын иде дигән фикер туа. «Яз башы»ннан тыш, җыентыкка авторның «Юкә чәчәк атканда», «Гөлҗәүһәр аланында», «Хуҗалар», «Балта остасы», «Ялдан кайтканда», «Автобус кичегеп килә», «йолдызлар астында», «Дару», «Шикаять», «Шаһгали нервысын саклый», «Яну», «Күңелдәге таш» исемле хикәяләре дә кертелгән һәм алар барысы да яратып укыла торган хикәяләр. Г. Мөхәммәтшин- ның соңгы елларда чыккан «Сер итеп кенә», «Яз башы», «Без әле җирдә яшибез» исемле китапларын әйбәт кабул иткән шикелле, «йолдызлар астында» җыентыгын да китап сөючеләр кызыксынып укырлар дип ышанырга кирәк. Җыентыкның тиражы 12000 данә, бәясе 23 тиен.