Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Күтәрелә диләр биек тауга үтәрелә диләр биек тауга, Әйе, атлый үрле юлдан, Алып менә безне биеклеккә Ленинизм тотып кулдан. Иптәшләре хезмәт сөя диләр, Әйе, сөя һәрбер эшне, Җир күкрәген бизәр өчен бирә Туган илгә бөтен көчне. Җитмеш төрле һөнәр белә диләр, Әйе, белә, Тырышлык зур, Бары оста кеше Ватанымда Дәрәҗәле, йөзе хозур. Ачык йөзле, олы җанлы диләр, Җаны олы, күңеле көр, Үз халкыннан һәрчак үрнәк ала, Шуңарга юк йөрәктә кер. Ул дошманга—дошман һәр вакытта, Кулын суза бары дуска, Иптәш өчен аңа жәл түгел җан, Болар хас тик коммунистка! Карама Ак кубектәй томан тирә-якта Биек таулар кая карама, Кыя таш өстендә, баһадирдай, Басып тора ялгыз карама. Әллә кеше, әллә җил китергән Идел буйларыннан токымын, Мә су белән сыйлан! дигәнсыман, Ярга суза диңгез дулкынын. Ә карама, яшел шәл бөркәнеп, Мәр-мәр ташка җәйгән колачын, Әйтерсең лә, күккә менәр өчен, Канатларын кага зур лачын. Мин сакланып аңа карап туймыйм, Мондый күренеш очрый бик сирәк; Ташны ярып тамыр җибәрергә Нинди кодрәт, нинди көч кирәк! Эссе көндә суга сусаса да, Ул тормышын горур кичерә; Бу минем дә ятим калып үскән Бала чакны искә төшерә. Дусларча шаяру МӘХӘББӘТ НӘРСӘ? «Мәхәббәт ул бер-береңә Әйтә алмый йөргән сүз». Р. Гәрәй, «Җырлап, яшик, дуслар». УИәхәббәт ул бер-береңә Әйтә алмый йөргән сүз, Мәхәббәт ул йөрәкләрне Бергә бәйли торган сүс. Мәхәббәт ул өч көн торгач, «Синнән туйдым» дигән сүз, Мәхәббәт ул шар шикелле Сиңа карап торган күз. Мәхәббәт ул шигыремнән Шигыремә күчкән сүз, Китабымда, биттән биткә Кычыткан күк үскән сүз. ТУКСАН ЙӨРӘК Гамил АфзалгаI J5ep үк сүзләрне әсәрдә Нигә кабатлау кирәк, — «Вөҗдан сүзе» китабымда Нибары туксан «йөрәк». Телне бозгансың диеп тә, Орышалар, кәнишне; Укучыда ни эшем бар, Үзем яратам,, лично. ЮМАРТ КОЯШ «Оя ясады кояш Кунып безнең кыекка». 3. Мәҗитов, «Юмарт кояш». О я ясады кояш Кунып безнең кыекка, Йомыркасын салмады Бүген күңеле боекка. Күккә менеп китәр, дим, Оясына .сыймаса, Юк, юк, китмәс, көн саен Җим тугылап сыйласам. Ник китсен кояш бездән, Күктән ул күптән бизгән, Нурлы йомырка салып, Чебеш чыгарыр тиздән... Әрекмән колак өлкәннең дуслары бик күп: Берсе — кара, берсе — ак, Уйнап тора һәммәсендә Әрекмәндәй зур колак. Мәктәпкә китәр алдыннан, Берәм-берәм сөйгәндә, Боегып карап торалар: — Мин дә барам! — дигәндәй. Яшел үлән белән сыйлый Ул иркәләп барсын да; Әйтерсең лә ферма ачкан Үз йортлары каршында. Үлчәсәң булыр һәрберсе Бишәр килодан артык, Әллә аларны үстерә Колакларыннан тартып. Бәбәй Бер көнне минем әнием Бер бәбәй алып кайтты, Бик матур итеп аңарга Әти арба ясатты. Бәбәй чибәр, ап-ак йөзле, Зәңгәрсу аның күзе, Минем курчагым шикелле Кечкенә генә үзе. Битләрен үбәм энемнең, Үзен бик тә яратам, Елый башласа, бәбәйне Кулга алып юатам. Уенчык машина 2>езнең бакчада матур Уенчык машина бар, Бер генә кеше сыя — Аның утыргычы тар. Без «Запорожец» дигән Исем куштык аңарга, Апа аны миңа да Бирде йөртеп карарга. Утырдым рульне тотып, Булмый гына кузгатып. Моны күреп, яныма Йөгереп килде Хатип. — Минем әтием шофер, Мин дә шофер булам, ди, Төш тә менә карап тор, Рульне ничек борам, ди. Мин бирмим машинаны, Ул тарта һаман аны. Мине өстери башлый, Көч күрсәтмәкче малай! Шул чак апа кычкырды: — Ярамый, Хатип, алай! — Я, дуслашыйк! — дип миңа Хатип кул бирде башлап, Шуннан йөртә башладык Машинаны алмашлап.