Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Финишка барганда Бирешмә син, картым, бирешмә, Тиздән җитәчәксең Финишка! Сибгат Хәким д ни салган биләүсәне чишеп Туган җиргә төшкәч бишектән, Әти уйган бусаганы кичеп Син чыгасың икән ишектән. Алпан-тилпән килеп, алга сузылып Тиеш икәнсең син атларга. Алдыңдагы тәтиләргә кызыгып, Билгесез һәм әкият якларга. Тормыш юлы — оҗмах юлы түгел, Фәрештәләр тормый күзәтеп. Кайчак аның ватык күперләрен Син чыгарга тиеш төзәтеп. Бик күп икән юлда сикәлтәләр, Борылмалар, абындыргычлар. Пәйгамбәрләр—иманлы, имансызлар, Эреле-ваклы табындыргычлар. Бар икән бу юлның чокырлары, Тирән яры, текә үрләре. Адаштыргыч явым-төшемнәре Һәм убарга торган гүрләре. Алга гына тиеш син атларга, Алданмый һәм артка карамый. Шул юлда син, салсаң сал башыңны, Намусыңны сату ярамый! Гамьсез чыгып, әгәр, син бу юлга, Карамыйча өс-баш, аягың, — Калтырансаң, үзеңә үпкәлә син Шалтыраса сөяк-саягың! Илке-салкы барсаң бу юлда син, Шайтан атландырып җилкәңә, һичбер вакыт туры булалмассың Туган илеңә һәм иркәңә! Үрмәләгән саен үрләренә Авырая икән йөкләре. Җилкәләрне яньчеп, тынны кысып Баса икән биштәр җепләре. Тик бер тапкыр узган бу зур юлга, Тузан тузгып, аяк талдырып, Син тиешсең икән калдырырга Дөрләтеп, йөрәгең яндырып! Күкне телгән яшен — кылыч сыман Ялтлап үтә икән яшьлегең. Кырларыңда бер көн җитә икән Тирләп-пешеп чәчкән ашлыгың. Эш өстендә, ялгап көнне төнгә, Кабыза торгач яңа таңнарны, Кала икән, шулай сизелми дә, Үскәне елларның саннары. Арткан саен, яшьләреңнең санын Бераз алып ташлыйсың икән. Өр-яңадан тормыш чибәргә син Гыйшык тота башлыйсың икән. Алтмышын да аның әһ дә итми Аркаңа аркалап аласың. Аласың да, ил төзегән йортка Алтын кирпеч итеп саласың! Мин уйлыймын җилтерәтеп җирдән Җитмешне күтәреп алырга. Коммунистик бригадалар белән Финишка ярышып барырга! Килә һаман сафта каласың, Сафлар белән бергә янасың, йөкләп илнең йөген, язмышын Һаман алга алып барасың, Мәңге сафта, сакта каласың! Әти салган өйне ваттык Тиргә Һәм тузанга батып Әти салган өйне ваттык. Үз оябызны туздырып, Үз теләгебезне таптык; Тиргә һәм тузанга батып. Әтиең корган нигезне, Үзеңә бишек булган өйне Мәрхәмәтсез бер кул белән Җимерү җиңел түгел иде,. Әтиең корган нигезне. Бер яктан шуңа көендек, Икенче яктан сөендек. Бу көнне без җимерү, вату Ләззәте белән тиендек; Бер шатландык, бер көендек. Ләкин аны ватмый торып, Тир, тузанга батмый торып, Булмый иде бу урынга Матур, яңа өйне корып; Иске өйне ватмый торып! Сөенсен туганнарым Сафтан иртә чыкты бу, дип Көенә туганнарым. Күптән кирәк иде шул, дип Сөенә дошманнарым. Дошманым юкка шатлана, Дусларым юкка яна: Тиз генә сафтан чыгарга Юк әле минем чама! Тик алга карап торалар Һәр вакытта тәртәләр. Булганы юк әле юлда Мин чыгалмас киртәләр! Бик яхшы беләм барлыгын Чикләре юлларымның. Шул сәбәпле чикләмимен Эшләрен кулларымның. Шаулатып гомер юлының Туздырам тузаннарын. Әйдә, кайгырсын дошманым, Сөенсен туганнарым! Җитсә тының JKксеп, үкереп үкенсәң дә Кайтмый кире үткән көннәр. Атмый чәчәк, су сипсәң дә, Бер кат атып сулган гөлләр. / Яккан утлар янып бетә, Көлләрен җил алып үтә. Яшьлек чишмәләре җырлап, Челтерчелтер агып китә. Җитсә тының өр, уфылдат, Янмаган утларны яндыр. Ач, яңа чишмәләр җырлат, Яңа гөлләр чәчәк аттыр! Маяклар Торган чакта буран буратып, Кырда пәри туе туйлатып, Яшьләр билдән энҗегә батып Маяк тезәләр юл буйлатып. Кыш буе салкында, буранда Тора алар гомер сагында. Җырлыйлар кушылып курайга Кешенең язмышы хакында. Барыбер /зең өчен генә сызланган, Тик үз башын гына кызганган йөрәгең булса да баш кебек, — Кан-яшь агызсаң да күзеңнән, Шәфкать тамызсаң да сүзеңнән — Ул йөрәк, барыбер, таш кебек! Калмый Я\кмасаң учакка күмерләр, Эреми чуеннар, тимерләр, Коелмый детальләр калыпка. Янмаса ялкында күңелләр, Әйләнми күмергә гомерләр, — Эш бармый, төс калмый халыкка! Сәгатем туктаган С*әгатем туктаган кичтән, Барлыгы чыккан истән. Таң калдым күргәч иртән. Әгәр дә үзем туктасам, Түшәктән тормый йокласам, Аны кем йөртер икән? Барлыгы да икегезгә ^ллә нинди бер көн бүген! Әллә нинди бер төн бүген! Аңкып тора яшел җирем, Балкып тора зәңгәр күлем! Ямьләндереп бакчам эчен Чәчкә атты гөлҗимешем. Әллә атты синең өчен? Әллә атты минем өчен? Кургылыкта һичбер тынмый Челтер-челтер чишмә җырлый. Әллә инде миңа чыңлый? Әллә инде сиңа ымлый? Кәкүк кычкыра өянкедә, Гомер теләп әллә кемгә? Әллә инде тели сиңа? Әллә инде тели миңа? Көмеш сулы күл читендә Камышлар баш иеп бөгелә. Әллә инде сиңа бөгелә? Әллә инде миңа иелә? Таң җилләре исеп китте, Яшерен серне чишеп китте. Шыпырт кына әйтте безгә: «Барлыгы да .икегезгә, Һәммәсе дә икегезгә!» Син тиешсең шуны белергә... УУишләтергә соң бу йөрәкне? Тыңламаска итә теләкне. Көн буе сүттереп йөдәтте, Хезмәткә сызганган беләкне. Нишләтергә соң бу йөракне? Һич түгел бу минем гадәтем, Алдавы шул мәллә сәләтнең? Үзгәртергә холкын йөрәкнең Юк нигезе һичбер сәбәпнең! Мин күнгәнмен бөтен гомергә Эштә янып гомер сөрергә. Мин тиешмен дөрләп сүнәргә, Мин бурычлы эшләп үләргә. Син тиешсең шуны белергә! Ашау хәрам, яшәү әрәм /7\иң сызганып, Көеп, янып, Эштә арып Көн ит. әйдә! Минем эшем, Синең көчең — Һәммәсе дә Илем өчен! Күлмәгеңне Тиргә манып, Төннәреңне Көн ит, әйдә! Эш сөймәгән, Тир түкмәгән Кеше илдә Имгәк адәм! Ләззәт тә шул, Рәхәт тә шул, Бәхет тә шул — Кеше өчен! Бу имгәккә, Бу гыйбрәткә Ашау хәрам, Яшәү әрәм! Торналар киткәндә ^/ылиыр кебек тезелеп, иңрәп, өзелеп Торналар үтәләр чыңгырап. Көзнең алтын кылларын чиртеп Җыр түгелде күктән чылтырап. Торналарга бәхетле юл теләп Калдым моңсулатып күңелне, Искә алдым тәү кат үзем елап Туган җирдән киткән көнемне. Син ятим А*апламаса яшел хәтфә — җир ятим. Аңкытып чәчәк атмаса гөл — ятим. Булмаса батыр ирләре — ил ятим. Аерылса Туган иленнән — ир ятим! Кырларында алтын иген үсмәсә, Бакчаларда янып алма пешмәсә, Мондый басу, шундый бакча кемгә тиң?* Алтын белән бөркәнсә дә көз ятим! Балкымаса шат кояшы көннәрдә, Алмаштырмаса тулган ай төннәрдә, Ай, кояшы булмаган күк нигә тиң? Күп булса да йолдызлары, ул ятим! Булмаса кунып сайрарга былбылы, Нинди зифа булса да ул, тал — ятим, Мәхәббәте җанны җылытып тормаса, Күпме сылу булса да ул, яр — ятим! Син булмасаң кояш янмый көнемдә, Моң төренеп ай тотыла төнемдә. Җәем — кышка, көнем була — төнгә тиң,. Бу минутта мин буламын бер ятим! Тыңламаса, әгәр беркем, сүзеңне, Җырламаса халкың сөеп җырыңны, Күпме җыр чәчмә тутырып кырыңны, Бел шагыйрем, ул вакыт син — мең ятим! Гел ятим!: