Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ренат Харисов

Яктылык

Яратмыймын: Сүз дәшергә Ишек ачканда, телең туңа, Караңгылык каршы алса. Елмаерга Төнлә урамнан барганда, иренең туңа, Тәрәзәләрдә ут булмаса, — Йөгереп аккан каның туңа, — Өйләр җансыз калган төсле, Менә нинди хәлләр була, Урам җансыз калган төсле, Шәһәр җансыз калган төсле, Күрсәң күңел караңгысын. Жир дә җансыз калган төсле; Шуңа да иң зур теләгем: Үзем Кеше / ялгыз калган төсле... кешегә Кояш булсын — Ә менә зур тәрәзәле Кояш җир йөзен яктырта, Якты бүлмәгә кереп тә, Кеше Очратмасаң якты чырай, кешегә Кояш булсын — Ир, Кояш җир йөзен җылыта, Хатын, Кызда, Кеше Егеттә — кешегә Кояш булсын — Җир өстендә кояш сүнеп, Кояш җиргә тормыш бирә, Тик төн калган кебек була. Кеше Кул бирергә кешегә Кояш булсын, кулың туңа, Кояш булсын!!! Самат Шакир Яраннар чәчәк аткан... ,А7раннар чәчәк аткан, Бик күп кунаклар кайткан. Бүген бәйрәм көн, диеп Кигәннәр зәңгәр, актан. Сабан туен карарга Килгән бар да шатланып. Күпләр аяк кыздыра Йөгерек атка атланып. Көрәш кызганнан-кыза, Кемдер ачы сызгыра. — Менә, менә шулай! — дип, Картлар көч биреп тора. 1 — Батырга кем чыга? — дип Әйтүгә, шау-гөр килеп, Таза гына яшь егет Уртага чыкты көлеп. Көрәш кызганнан-кыза, Картлар көч биреп тора... — Фил кадәрле агайны Яшь егет екты, ура! — Батырга кем чыга? — дип Әйтүгә, шау-гор килеп, «Мин!» дип уртанчы егет Уртага чыкты көлеп. Көрәшә ике туган, Көрәшә ике батыр. — Кайсысы көчле икән? — Кайсысы тотып атыр? Зур мәйдан шау-гөр килә, Көч биреп тора картлар: — Шундый батырлар белән Данлыклы безнең яклар! «Шап» итеп екты берсе, «Шәп!» — дип кычкырды халык. ...Уртанчыга олы ул Чыкты путасын алып. «Шап» итеп екты ул да, «Молодец!» — диләр картлар. Кемдер шунда кычкырды: — Карагыз, килә атлар! — Иң алда кем килә? — дип, Белми торганда башта; Олы юлда күренде: Томылып чаба Кашка. — Шәймәрдән алда килә, Молодец! — диләр картлар. Малайларга әйтәләр: — Китегез! Атлар таптар! Шәймәрдән килеп җиткәч, Кулларында чөйделәр. — Үзе дә, уллары да Иң беренче! — диделәр. Яраннар чәчәк аткан, Бер ана уйга баткан. Өч малаен, ирен ул Кая, кая озаткан? Батырлар кая киткән? Бик авыр еллар үткән... Матчага кыстырылган Дүрт кәгазь тора күптән. Батырлар яуда үлгән, Дошман үтмәсен, диеп; Туган-үскән йортка ул Утлар төртмәсен, диеп. Яраннар чәчәк аткан, Ялгыз моңлана ана. Җыерчыклы кулына Энҗе яшьләре тама. Авыр сугыш еллары Маңгаен сырлап үткән. ...Түрдәге стенада Дүрт рәсем тора күптән.