Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕ БҮГЕНГЕ ШАГЫЙРЬ

 Сус яки башка берәр халык әдәбиятының даһи кешеләре турында сүз кузгалды-. мы. минем күз алдымда шул даһилар белән янәшә Габдулла Тукай образы барлыкка килә. Пушкин, Байрон. Шиллер. Толстой — алар осталыгының, зирәклегенең. бөеклегенең сихри тарту көче тәүге тапкыр безгә Тукай сүзе аша җиткән. Михаил Юрьевич Лермонтов алар арасында аерым урын алып тора. «Лермонтовтан», «Лермонтовка тәклыйт» һ. б. шуның кебек язулар Тукай шигырьләренең башы астында аз очрамый. Шунысы характерлы: беренче адымнардан ук Тукай гомумән шагыйрьнең бурычы, роле, әдәбиятның вазифасы, гуманизм һәм хәкыйкать турында сүз әйтергә тырышканда Лермонтов шигырьләренә мөрәҗәгать итә («Шагыйрьгә», «Пәйгамбәр», «Вәгазь» һ. б.). Лермонтовның давыл эзли торган яшь, тынгысыз, хөр рухы патша самодержавиесенең иң каты реакциясе елларында коллыкка, наданлыкка, һәртөрле түбәнлекләргә каршы ялкынлы, чынчыннан фидакарь көрәш алып барган бөек Тукайның яшь күңеленә нык кереп утырган, күрәсең. Кыскасы, бу мятежлы мәх- күм йөрәк шундый ук мятежлы икенче мәхкүм йөрәкнең омтылышларын бик дөрес бирә һәм аны (Лермонтовны) бөтен саф һәм тыелгысыз омтылышлары, батырлыгы һәм акылы, зирәклеге һәм яшь көче белән күз алдына китереп бастыра. Ләкин чын танышлык Лермонтовның үзен укыгач кына башлана, әлбәттә. Шагыйрь фикеренең, хисенең тыелгысыз омтылышлы булуы, шигъри сүзнең алтын кебек, юк, дөресрәге, корыч ядрә кебек сизелерлек салмаклыгы, шигырьләрнең факел кебек янып торуы — бу сыйфатлар беренче минутларда ук сине үзенә җәлеп итә, ә аннары Лермонтовның шигъри көченең мәңгелек әсире дә итә. Маяковский, шагыйрьләр һәм хөкүмәтләрне атлап үтеп, коммунизм чорына килергә вәгъдә бирә. Чын революцион рухлы һәрбер шагыйрь мәңге тере булып кала һәм төрле чор, заман чикләрен кыю атлап үтә-үтә, халык көрәшенең алгы сафтагылары белән бергә, киләчәккә бара. Лермонтовның иң кыйммәт ягы да, минем өчен, шунда: бүгенге чорның тиңсез яңты максатлы бөек давында шигырь фронтының көрәшчеләре өчен ул, өйрәнү предметы гына түгел, иң якын киңәшче дә һәм үз үрнәге белән рухландырып, ияртеп баручы якын сафташы да. Үзенең бөек остазының үлеме турында сөйлиме («На смерть поэта»), Россиянең иң яхшы улларын илдән сөрүче төрмәчеләргә карата саубуллашу сүзен әйтәме («Прощай, немытая Россия»), күңеле төшенке вакытларда хәсрәтле күзләре белән тирә-якка («Скучно и грустно») яки күктәге болытларга карыймы («Тучки небесные»), ниһаять, үз бурычының язмышы турында тирән уйга чумамы («Печально гляжу я на наше поколение»), кайда да ул якты максатка омтылган көрәшче кеше булып кала һәм шушы сыйфат аның шигырьләрен һаман яктылыкка омтылучы кешелек дөньясының тормышында гел бүгенге итеп тота. Бүгенгелек — Лермонтовта мине таң калдырган һәм гел тартып торган нәрсә шушы. Форманың колы булмаска, фикерең һәм идея ялкының кешеләргә бөтен көче белән барып җитсен өчен форманы үзеңә буйсындырырга — бу безнең максат түгелмени дә, «На смерть поэта»дан башлап, шагыйрьнең йөзләрчә шигыре шул максат юлында иң матур үрнәк түгелмени?! Шигырь ритмы, шигъри образны тудыру чаралары белән (актив идеяле эчтәлек турында кабатлап тормыйм) Лермонтов күп кенә бүгенге шагыйрьләребездән бүгенгерәк яңгырый. Ул — киңәшчем, үрнәгем, сафташым. Мин аны көн дә диярлек укыйм, өирәнәм, тәрҗемә итәм. Моннан ике мең ел элек яшәгән Катоннан башлап, бүгенге Межелайтис, Твардовскийларга кадәр бик күпләрне шулай ук укыйм, өирәнәм, тәрҗемә итәм мин. Ләкин Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский кебек үк, минем иң сокланып карый торган остазларымның берсе. Киләчәктә дә бик күп буыннар аңа шундый соклану белән караячак. Ул мәңге бүгенге шагыйрь булып калыр.