Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМСЕЗЛЕК ҖИЛКӘНЕ

Михаил Юрьевич Лермонтов. Мин бу исемне ишетү белән, барыннан да элек, үзебезнең бөек Тукаебызны күз алдына китерәм, ул да нәкъ шулай, егерме җиде яшь тулар-тулмас һәлак булган һәм халык күңелендә мәңге сакланырлык әсәрләр язып калдырган. Патша Россиясе шартларында азатлыкка сусап яшәгән һәм иҗат иткән бу ике шагыйрьнең теләк һәм омтылышлары уртак булу да бәхәссездер. Әгәр дә мин Тукай исемен ишеткәндә, халык җилкәсен кимерүче «Соры кортларга» каршы күтәрелеп чыккан куркусыз бер татар интеллигентын күрсәм, Лермонтов исемен ишеткәндә исә, Пушкинны үтерүчеләргә бетмәс-төкәнмәс нәфрәт белән беренче булып протест белдергән һәм үзенең кыюлыгы, куркусызлыгы белән бөтен җәмәгатьчелек игътибарын үзенә караткан яшь рус поручигы күтәрелеп чыгуын һәм дөньяга яңа бер Пушкин килүен күрәм. Шагыйрьнең чын сугышчан рух белән сугарылган иҗат җимешләре кемгә генә таныш түгел. Аның инде бөтен җирдә азатлыкка омтылу символына әйләнеп киткән «Җилкән» шигырен, мәсәлән, кем генә укымаган да, кем генә ятламаган! Кайда гына, нинди генә телләрдә яңгырамаган ул! Давылга сусап йөзгән ул ак җилкән күңел дәрьялары киңлегеннән беркайчан да җуелмаячак! Ә шагыйрьнең инде икенче кат сөргенгә озаты- лыр алдыннан үзенең баш очында йөзгән болытларга карап уйланулары онытылырлыкмы: «Болыткайлар, күк йөзенең мәңгелек мөсафирлары, кемнәр куа соң сезне, язмышмы, яшерен көнләшүме, әллә тышка бәреп чыккан ачыктан-ачык ачумы?.. Юк, мәңге салкын сез, мәңге ирекле, Ватаныгыз да юк сезнең, бернинди куылулар да юк сезгә...» Бер караганда, Лермонтов үзенең сөргенгә җибәрелүеннән зарланып, ачы язмышын каһәрләп кенә яза шикелле. Ә шигырьне игътибар беләнрәк укып карасаң, аның азатлыкны буучы патша тираннарына каршы кискен протест булып яңгыравын аңлыйсың, һич гөнаһсыз кешеләрнең һаман илдән-илгә сөрелүен, изелүен күрәсең. Михаил Юрьевич Лермонтов! Нинди генә шигъри алымнар сайланмаган да, нинди генә җанландыру чаралары кулланмаган ул. Никадәр тирән мәгънәле һәм эчке киеренкелеккә никадәр бай аның шигырьләре! Һәрвакыт эчкерсез ул. Кайсы гына әсәренә карама, аның бөтен йөрәктән һаман ил язмышы, халык язмышы турында уйланып борчылуын, дулкынлануын күрәсең. Инде моннан 123 ел элек, егерме җиде яшендә һәлак булган шагыйрь Лермонтовның ил һәм халык тарафыннан һаман зурлап искә алынуы менә нәрсәгә нигезләнгән ул. Тагын йөз еллар узгач та, аның исеме илебезнең барлык почмакларында, барлык телләрдә яңгырар, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан тагын да зуррак ихтирам белән искә алыныр. Күңел дәрьялары киңлегендәге ак җилкән беркайчан да югалмаячак!

 

М. Ю. Лер монтов

БОРОДИНО

Әйтче, агай, юкка түгел ләса, Дөрләп утта янган килеш, Москва Французга бирелгән. Сугышлар бит булган, хак сөйлиләр: Ничек кенә әле булган! — диләр, — Бородино явын күргән көннәр Чыкмый ил күңеленнән!» — Әйе, ул чак кешеләр бар иде шул, Аларга тиң булу сезгәме ул, Кая — баһадирлар! Шәп булмады язмышлары гына, Исән кайтты бик азлары гына, Тәкъдире шул, юкса, Москваны да Бирмәс иде алар. Без чигендек озак һәм бер сүзсез, Әрнеде җан, сугыш көттек үзебез, Картлар мыгырданды: «Шүрләдекме кыштан? Әллә бүген, Рус штыгы белән тетеп җенен, Ерталмыймы командирлар безнең Чит-ят мундирларны?» Таптык шунда без бик шәбен кырның, Теләгәнчә җәелерлек зурын, Ныгытмалар төздек. Колаклар сак! һәм без шунда иртән, Туплар чак-чак беленә башлау белән, Ни күрәбез: француз тора рәттән, Күктән төшкән кебек. Җәһәт кенә кордым тубымны мин, Уйлыйм эчтән: «Сыйлыйм дустымны, дим, Әйдә, мусью, кил син. Ник торырга монда хәйлә корып, Кирәк чакта җанны фида кылдык, Кузгалырбыз, ахры, дивар булып, Туган җиребез өчен!» Без атышып яттык нәкъ ике көн, Ә ни мәгънә? Көттек өченчесен, Күңел түзми һич тә. Яңгырады аваз төрле төштән: «Авыз итсен, әйдә, ул картечьтан!» Шунда, сугыш кырын каплап, өстән Төн шәүләсе төшә. Яттым бер мәл лафетка баш терәп: Француз ягы, ишетәм, тора гөрләп, Аларда зур шатлык. Ә безнең як тыныч. Ачык кырда, Берәү, штык очлап, мыгырдана, Берәү мыек чәйни, мундир кага, Лаф оручы зат юк. Ә таң сызылу белән, шау-гөр килен, Кузгалдылар бар да һәм тезелеп, Саф арты-саф булды. Ә полковник дәрт өстәде дәрткә, Патшага кол, солдатка ул эткә, Тик кызганыч, инде җирдә ята, Башын кылыч кыйды... Күзләрендә аның ялкын иде: «Артыбызда безнең Москва, диде, Үлсәк, үлик монда, Дусларыбыз үлә белгән кебек!» һәм шунда без үләргә сүз бирдек, Антыбызга тугры була белдек Бородино сугышында! Чат аяз көн иде! Кузгалдылар, Кара болыт булып, Французлар Безнең өскә туры. Килә ярсып, купшы уланнары, Ат койрыгы таккан драгуннары, Кемне генә күрми калган тагы Монда сугыш кыры! Андый яулар күрү сезгәмени!.. Күләгәләр кебек йөзеп йөри Байраклар да утта. Чыңлый кылыч, тынмый картечь зыңы, Кадый-кадый талды солдат кулы, Канлы тәннәр тавы киртә булды Ядрә очар юлда. Нык татыды ул чак рус явының Кем икәнен, батырлыгын аның Чакырылмаган кунак. Тетрәде җир — күкрәгебез төсле, Укмаштылар бергә ат һәм кеше, Меңәрләгән туплар — бөтенесе Торды бердәм улап! Җитте менә кичке эңгер-меңгер, Кузгалырга булдык без тагын бер, Таң белән үк — иртән. Дөбердәде шунда барабаннар, Чигенделәр артка басурманнар! Җитте безнең яра санар көннәр Исән дуслар белән. Әйе, ул чак кешеләр бар иде шул, Аларга тиң булу сезгәме ул, Кая — баһадирлар! Шәп булмады язмышлары гына, Исән кайтты бик азлары гына... Тәкъдире шул, юкса, Москваны да Бирмәс иде алар!

ЗЫЯ МАНСУР тәрҗемәсе

 

1 rl ин ялгызым кичке юлга чыгам; Томан аша таш юл нур чәчә; Төнге дала гыйбадәткә чумган, Полдыз белән йолдыз сөйләшә. Нинди матур, нинди гаҗәп күктә! Зәңгәр нурга күмелеп җир йоклый... Әллә үкенә күңел? Әллә көтә? Ник авыр соң, нәрсә газаплый? Берни көтмим инде тормыштан мин, Юк үткәнне сагынып борчылу; Тик тынычлык һәм азатлык эзлим! Телим йокы, тынуонтылу! — Ләкин салкын кабер йокысы түгел... Янсын иде хәят тәнемдә, Сулыш алсын иде күкрәгем гел, Рәхәтләнеп яшәү тәмендә; .Моңлы тавыш сөю җырын миңа Чалсын иде өнемтөшемдә, Яфракларын җәеп яшел имән Гел шауласын иде өстемдә. Түбәнләнмәм башым иеп синең алда; Караңгы я ачык чырайларың бер дә Хаким була алмас инде минем җанга, Бел син шуны: ятлар хәзер без гомергә. Оныттың син: адашу һәм саташулар Өчен җуймам мин ирекне бер дә-бер дә. Болай да күп корбан булды минем еллар Синең елмаюга, матур күзләреңә. Яшьлегемнең якты көне өметләрен Болай да бик озак синдә кебек сиздем. Көчәйсен дип сиңа булган мәхәббәтем — Сине сөяр өчен бар дөньядан биздем. Белеп булмый, бәлки татлы минутларның Синең аяк очларыңда үткән чагы Булгандыр ул матур илһам килгән вакыт! Соң ни белән алыштырдың син аларны? Бәлки хыялларда очып, күккә үрләп, Ышанып нык, үземдә рух көчен сизеп, Бирер идем җиргә тиңсез гүзәл бүләк, Ә ул бирер иде миңа үлемсезлек! Нигә соң син сөеп миңа вәгъдә бирдең — Алыштырырмын, дип, үзем аның таҗын, Ник син баштук хәзергедәй түгел идең! Мин һавалы! Кичер, бүтән булсын ярың; Сөй башканы, син табарга тырыш анда Мәхәббәтне, хыяллан чын сөю белән. Нинди хәлләр кичерсәм дә бу дөньяда, Бер дә мескен булып, колга әверелмәм. Бәлки көньяк җирләренә, ят тауларга Китәрмен мин; тик шулкадәр безнең күңел Бер-беребезне яхшы белеп таныганга Оныту да бер-беребезне мөмкин түгел. Мин бүгеннән башлап кәеф-сафа корам, Һәркем белән күңел ачам, уйныймкөләм. һәркемгә ант итеп сөю вәгъдә кылам, Ләкин бер кем белән дә күз яшем түкмәм. Хәзер инде элеккедәй сөймәс өчен Алдый башлыйм уңлы-суллы һәр төштә дә, Хатынкызны хөрмәт итү мөмкинме соң, Хыянәтче булып чыккач фәрештә дә. Синең йомшак кулларыңны тик бер генә Кысар өчен, юләр — мин акылдан шашып Әзер идем газапларга һәм үлемгә, Бар дөньяга каршы күкрәгемне ачып. Сизмәдем мин хыянәтне һәм мәкерне, Йөрәгемне сиңа бирдем, син алдадың, Ул йөрәкнең нинди йөрәк икәнлеген Белдең тик син — ә мин сине беләлмадым. /Үүмелсәм дә мин кабергә — Салкын җиргә, Дустым! һаман синең белән Җаным бергә. Мәңгелек тынлык илендә Ятсам да, бел, Мәхәббәт назын исемдә Тотам мин гел. Һич куркусыз җирдән киттем, Җансыз калдым, Аерылуда бәхет көттем — Аерылмадым. Фәрештәләр арасында Синең сынны Тапмадым мин эзләп, шуңа Җан борчылды. Нигә миңа тәңре иле, Изге җәннәт? Үзем белән алып килдем Җирдән ләззәт. Тик бар татлы бер хыялым — Айный белмим; Һаман сине телим, ярым, Елыйм, көнлим. Әгәр ятлар йөзеңә иелеп Сулыш алса, Җаным газапларда көеп Сыкрый, шаша. Йокы аша әйтсәң син ят Бер исемне, Ул яндыра утка охшап, Көйдерә мине. Юк, сөяргә тиеш түгелсең Башканы, Син хәләле бит үлекнең, Изге яры. Курку, ялварудан сиңа Бер файда юк, Беләсең бит, тынгы миңа Беркайда юк! А/ оклый биек таулар Төн кочагында; Дымсу дала, кырлар Тын бу чагында; Тузан да юк, җил дә, Селкенми яфрак, Ял итәрсең син дә Сабыр кыл азрак.

НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре