Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮҢЕЛ-БЕРӘҮНЕҢ ДӘ БУШ ТҮГЕЛ

I

Аның чын исеме Габделхак иде. Әмма безнең трест идарәсенә килеп, йомышкаюлга йөгерүче курьер булып эшли башлаганчы аның ул исеме, көя төшкән 1кырпулы бүрек кебек, як- ягыннан кыркылган иде инде. Димәк, аның исемен бозуда безнең трест кешеләренең әллә ни зур гаебе юк. Шул ук вакытта, бөтенләй үк гаепсез дип тә әйтмәс идем мин. Үз-үзеңне тәнкыйть төсендә әйтеп үтүем: бездә кешенең төрлесе бар. Бер ише һавалы кешеләр өстәлнең һәм зарплатаның зуррагын эләктереп алалар да үзләреннән һәм үзләренең борыннарыннан бүтәнне күрмәс булалар. Аннары тагын безнең трестка әле генә институт бетергән яшь белгечләрне дә җибәргәли торалар иде. Боларын мин тәкәбберлектән димәс* идем, дөньяны тиешенчә күрмә- гәнлектән, бәлки яшьлекләреннән дә килә торгандыр, аны-моны шулай ук озак уйланып тормыйлар, турыдан йөгерергә яраталар: әйтик, нигә «Габделхак» дип тыкырык буе сузып торырга — берәүләре «Хак» дип кенә җибәрә, икенчеләре «Әпте» белән 'бетерә. Рус агайне булса, алар арасыннан кайбер мыексызлары, кыскалык ярату өстенә тагын юморга да оста. Сүздән әйтик, «Абдекак» дип эндәшә икән — яхшымы-яманмы, исем дә килеп чыга, бер үк вакытта курьерны тизрәк торгызырга да сәбәп: янәсе, нихәл синең эшләр, иптәш курьер? йөгерергә әзерме син? Дөрес, Габделха1к агаең, яше .кырыктан узган кеше, аннары тагы җилкәсендәге бөкресе дә баса булса кирәк, яшь-җилкенчәк әйткәнгә генә бик алай дәррәү сикереп тормый. Иң элек, .берни дә ишетмәгәндәй, эчә торган чәен эчеп бетерә, аннары алдына коелган ипи валчыкларын чүпләштергәли, аннары бик тә тәкәллеф саклап кына мыек чылгыйларын, икесен ике якка бөтереп, үрә бастырып -куя. Тик шуннан соң гына йомышы төшкән кешегә борыла: янәсе, мин сине тыңлыйм, иптәш- товариш, әйтеп кара әйтер сүзеңне. Кыскасы, үз урынында үз дәрәҗәсен тота белә, бик алай нашатырь кыстырган адәм түгел. Әмма аның ике яхшы сыйфаты башка бөтен кимчелекләрен оныттыра. Беренчедән, башка кайбер курьерлар кебек, барган җирендә батып калмый, тиз йөри. Икенчедән, биреп җибәргән пакетларны берсен икенчесе белән бутамый, төгәллеге бар. Хәтта искә алмыйча калдырырга ярамый торган өченче яхшы сыйфаты да бар икән әле: аракы эчми. Юкса, аның урынында бүтән берәү булса, үз акчасын эчеп бетерү өстенә, күңелләре йомшаграк кешеләрдән әҗәткә теләнеп йөдәтер иде. Дөресен әйтергә кирәк, Габделхак курьерның, башын мескенлеккә салам дисә, урыны бар: хатыны, бала-чагасы юк, якын туганнарын югалтып бетергән, буй га-сынга, төокә-биткә дисәң, ул сыйфатларны өләшкәндә, бу бичара А иң соңга калып буручыларның берсе булган. Телгә алып әйтерлек бизәге әлеге шул, карлыгач .канаты кебек, очланып торган кара мыегы инде. Ләкин курьерлыктан килә торган акча һәм шул бер мыек белән гепә бу са«к дөньяда кемне генә үзеңә «каратып булсын соң! Шулап итеп шул, безнең курьерыбыз Габделхак абзый өйләнмәгән карт егет булып, малсыз, сөйгән ярсыз, фатирсыз йорт идарәсе башлыгы һәм дворник белән талашмыйча, гомумән, бер кем белән дә талашмыйча, дөньядагы бөтен кешеләр белән дус булып, асылда бер дус- пшсез, әлеге шул мактаулы мыегы һәм алюминий кружкасы белән, безнең трест урнашкан өч катлы килбәтсез зур йортның аскы катындагы вестибюльдә, швейцар будкасы белән рәттән җайланган комырыгында ялгыз 'башы яши бирә иде. Бер караганда, аңардан да бәхетлерәк кеше дөньяда юктыр да кебек күренә. Бүтәннәрне, әйтик, шул ук безнең конструкторлар бюросында эшләүче кешеләрне генә алып кара син. Яшь кенә, яшел генә үзләре. Эшләре дә әйбәт, акчаны да ярыйсы гына сугалар, өс-башлары- на да иң соңгы мода буенча киенәләр. Ә үзләренең һәркайсында бер борчу: берәүсенең фатир ягы белән эш хөрти. Икенчесе кәләштән уңмаган. Өченчесенең сөйгән егете ташлаган. Дүртенче бер ачык авызы комсомол билетын югалткан. Бишенчесенөке бер караганда хәсрәт тә түгел кебек: безнең шушы дөнья рәхәтеннән тау башындагы «Фәннәр академиясе институты» дигән икенче дөнья рәхәтенә — аспирантурага күчәргә йөри. Ә барыбер борчу, чабарга, әзерләнергә кирәк. Мине генә ал син: бөтен дөньям түгәрәк кебек бер караганда. Вакытында вуз бетердем, кулььмда диплом. Эшемнән дә канәгать. Үземне яраталар да кебек. Ә менә нишләтәсең, үзебезнең бүлек башлыгыбызны мин яратмыйм. Коточыргыч коры, формалист кеше, үзеннән түбәнрәкләр әйткәнгә һич кенә дә колак салмый. Ә бит эшен алып бара, шайтан. Бәлки, аның теге «яклары миңа тына шулай үтә күпереп күренәдер. Бәлки, бу минем көнчелегемнән, үземнән өстәрәк утыручы кешеләрне күрәлмә- вемнәндер. Белмим, әйтә алмыйм. Әйтә алган чаклысы шул: минем «чүлмәк» шулай ук буш түгел, анда да нәрсәдер кайный. Файдалы нәрсәме, файдасызмы? Факт шул: кайный. Ә менә безнең курьерыбыз Габделхак абзыйның, ичмасам, бер нәрсәдә дә, бер кемдә дә гаме юк. Илтәсе пакетын илтеп кайта да, үзенең комырыгына кереп, янә шул алюминий кружкасына ябыша. Менә рәхәт кеше дөньяда! IOJK, алай гына түгел, тагын бер шөгыле бар икән әле. йомыш-юлга чапмаган һәм чәй эчүдән бушаган минутларында ул, нишләптер, өченче катка — безнең конструкторский бюрога кереп утырырга ярата. Аякның бик кызган чагы, сезнең берәр җиргә йөгертәсегез юкмы? — дип, шаяртан булып килеп керә дә ишек янындагы буш урынга килеп чүгәли. Безнең халык, ничек кенә димә, рәт белә торган халык, абзыйга шундук урындык тәкъдим итәбез. Ләкин теге утырмый. Шул чүгәләгән килеш, берәүгә бер сүз катмыйча, берәүнең дә игътибарын алмыйча, ун минут, унбиш минут, хәтта кайвакытта минутларны бөтенләй онытып торгандай утыра да утыра. Бер караганда, үзе дә беребезгә дә игътибар итми һәм гомумән безне ак ватманга сыздый-быздый төшереп, шаярып утыручылар итеп кенә карый кебек күренә иде. Бу шулай гадәткә кереп киткән, Габделхак абзый көн дә бер керен, ишек төбебездә чүгәләп утырып чыгып китмәсә, ул көнне безнең эшебездә нәрсәдер түгәрәкләнмичә калган кебек тоела иде. Шулай кермичә калган көннәрнең берсендә бугай, эштән китешли мин моны түбәнге вестибюльдә үзенең комырыгы алдында очратып, анымоны уйлап тормастан, ничектер ычкындырып ташладым: — Эше бик күбәйдеме, 1 абделхак абзый нишләптер безнең якларда күренмәде бүген, — дидем. Көлеп түгел, ничөктер, кәефем бик яхшы иде, шуны агаем белән бүлешәсем килде булса кирәк. Әмма көтмәгәндә, җитмәсә тагы тулы исеме белән һәхМ «абзый» дип олылау сүзе дә кушып, минем болай эндәшүем картны беркадәр аптырашта калдырды. Ул’ эшли торган эшен бүлеп, турайды. Күзләрен түгәрәкләндереп, элек бераз сүзсез генә карап торды. Гаҗәпләнү дә, сәерсенү дә бар иде • аның бу карашында. Ләкин үзе боларның берсен дә сиздермәде. Киресенчә, ачуы килгән кебек .кырыс кына мыгырданды: — Әллә сезнеке генәме эш? Әллә бүтән кешенеке эш түгелме? Көлгәндәй итеп, авыз җырып торасың кеше өстеннән. • Мин аңарга ихлас күңеллелегемне, шаяртырга да, көләргә дә ниятем юклыкны аңлатырга тырышсам да, башкача ул минем белән сөйләшеп торырга теләмәде. Әмма, дөресен әйтим, картымның кинә саклый торган яман гадәте юк ккән. Аңа карап кына ул безнең конструкторлар бюросына кергәләп йөрү гадәтен ташламады. Үзе барында аны-моны әйтмәсәләр дә, безнең яшьләр, абзый үзе чыгып киткәч, уенын-чынын бергә кушып, аның бу визитларын төрлечә юрый башлый торганнар иде. — Шулай керә-чыга чуалып, безнең һөнәрне үзләштерергә йөрмиме ул карт төлке? Бердә бер көнне килеп: «Син, яшь әтәч, колагыңны карт төлкегә калдыр»,— дисәләр, үзең дә аптырап китәрсең. Кибернетика заманы хәзер, төрлечә кылануларны көт, — дигән була берсе, авызы сөйләгәнне колагы ишетмичә. — Күзләреннән күренеп тора, просто, яшьлеккә гашыйк ул бичара. Күрәсең, үзенең рәтле яшьлеге булмаган, утыра без бала-чаганың каләм кыштырдатуына сокланып. Өченче .бер нигилисты, ике-өч сүз белән тегеләрнең авызларын томаларга тырышып булса кирәк, дәррәү ярып сала: — Идеалист булмагыз, егетләр, һәр нәрсәнең тамырына карый өйрәнегез. «Абдекак» абыегызның безнең бюрога кереп сәгатьләр буена утыруының тамырында тик бер нәрсә ята: үз урынында утырса, аны шундук күреп алып, йөгертәләр. Шунлыктан утыра бездә аяк ял иттереп. Мин мондый шук әңгәмәләргә катнашмыйм. Чөнки бер көнге эндәшүемнән соң агаемның аптырап һәм сәерсенеп караган күз карашы күңелемә сеңеп калды, хәтта үзе югында, артында Ха аның турында шаярып сөйлисем килми иде. Шул ук .вакытта, гаҗәеп бер метамор- фоза: Габделхак абзый үзе, шул бер көнге очрашудан соң, миңа сизелерлек якыная, туры килгәндә, бертуган энесе белән исәнләшкән кебек, җылы итеп исәнләшә, хәл-әхвәлемне сораша торган булып китте. Хәтта бер көнне, чабуыма кайдандыр ак йоктырып эштән китеп баруымны күреп, ай-ваема куймыйча, туктатып, щеткалап та чыгарды. Ләкин, ничек кенә булмасын, аның еш кына безнең конструкторлар бюросына ясаган әлеге визитлары безгә аңлашылмый иде. Дөресрәге, бер чиккә хәтле шулай аңлашылмый килде. Әмма ул чик дигәнебез әллә кайда еракта булмаган икән. Бер чакны моның көне килеп җитте. Шул турыда сөйләргә иде дә, аңа хәтле сөйлисе икенче бер нәрсә бар икән. Дөресрәге, икенче бер кеше турында. Бусы моның әйтеп бирү өчен бераз читенрәк читенлеккә дә, бер керешкәч, читенлектән куркып торырга туры килми инде. Читенлеге шунда: сүз бөтен бюробызга бердәнбер булган матур бер кыз турында барырга тиеш. Читенлеге тагын шунда: мин ул кызга, читтән-читтән генә» булса да, үзем дә кызыгып йөргән кеше. Иң катлаулысы бигрәк тә шунда: безнең конструкторскийда барыбыз җиде егет — җидебез дә аңарга гашыйк идек. Ә менә беребезгә дә булмады. Килде бер вакыт, карап торырга безнең егетләрнең тыррагына да тормаслык сипкелле бер егет калкып килеп чыкты. Төньяк диңгезләренең берсендә, балыкчылар траулерында капитан 'булып эшләүче кара тутлы, базык гәүдәле, авызыннан сүзе чыкмый торган шул нәмәстәкәй безнең уртак сөеклебезне үзе белән ияртте дә алып китте. Мәхәббәт эшләре өчен устав язылмаган .шул, җанкисәккәйләрем. Жалоба белән чабып булмый. Кыз китте — баштан борчу китте, хәзер инде мин аның турында беркадәр тынычрак итеп тә сөйли алырмындыр кебек. Исеме аның Зора иде, ягъни безнең конструкторский егетләре шулай дип йөртәләр иде. Исем бозарга дисәк, безне куш инде. Зөһрә иде аның чын исеме, минем өчен ул мәңгегә шулай булып калачак та. «Матур иде» дип тә әйтеп ташладым бит әле югарыда, хәзер менә, соңга калып булса да, шуны аңлатып бирергә кирәк. Ә монысы аның иң читене. Берише матурлар була, бөтен бизәкләре күз алдында янып тора. Акварель буяу ал да сыз да чык сурәтен: буе-сыны шундый, күзләре шундый, төшләре шундый, эшләре шундый. Зөһрәгә килгәндә исә, эш алай ансат түгел шул, җанкисәккәйләрем. Буйгасынга кечерәк кенә, каз кавырые кебек җиңел генә бу кызның да килмәгән җире юк. Ләкин шулар өстенә, күзгә күренеп торган шул матурлыклары өстенә, күзгә күренмичә күңелне иләсләйдерә торган .әллә ниткән эчке сихере бар иде. Карәле, нишләп мин моны әллә кайчан узган-беткән бер эш кебек итеп сөйләп утырам? Андый эшләр тиз генә узамы соң, тиле! Әйдәгез, барыбыз да шулай дип күз алдыбызга китерик: Зөһрә, әйтик, бернинди морякка да ияреп китмәгән, Зөһрә безнең Казаныбызда, көн саен безнең конструкторскийга эшкә :ңилеп йөри, ди. Шулай кызыграк ич, сезнең өчен ничектер, .минем үзем өчен шулай кызыграк. ...Менә бүген дә, әйтик, эш башланудан унбиш минут элек, ишекне тавышсызтынсыз гына ачып, килеп керде. Ишекне ачуын гына кара әле син аның, берәү дә аның кебек әйбәт итеп ишек ача алмый. Кайбер үтә нык эшем кешеләрен, бәлки, бу кызның эшчәнлек сыйфатлары кызыктырадыр. Эшчән инде, эшчән. Кешедән алдан килер, кешедән соңга калып китәр, планны йөз илле процентка тутырыр, җыелышларда чыгышлар ясар. Уен-муен бер якта калып торсын, безнең беребездән дә ким эшләми иде ул һәм, безне ташлап киткәне өчен ачуым бик кабарса да, дөресен әйтмичә булдыра алмыйм, аның сызымнары ничектер кызның үзе кебек нәфис булып чыга торган иде. Мин аның, нинди дә булса расчетта ялгышып, соңыннан яңадан сызып азапланганын, я булмаса чертежлары кире кайтарылганын һич хәтерләмим. Ә эшкә унбиш минут алдан килүе аның үтә ябышып ятуыннан, я булмаса кемгәдер ошарга тырышуыннан түгел, ул үз чамасын үзе белә, бу унбиш минут аңарга көзге каршында бөтерелү, чәч тәлгәшләрен рәтләү, безнең күңелне иләсләндерү өчен кирәк. Ай, аның шул, иртә килгәч, көзге каршында чәч белән булышулары! Кыскасы, ул монда чакта безнең ;барыбызга да рәхәт, кулларыбыз йөгереп тора, күңелләребездә нур уйный иде. Узган эшкә салават, диләрме әле, әйдә, салават икән — салават булсын, мин барыбер әйтәсе сүземне әйтәм. Бер вакытны шулай, Зөһрә тишек авыз «иртәгә минем туган көнем» дип ычкындырып ташлагач, кызык булган идек. Беребез икенчебезгә эшне сиздермәскә тырышып, кичнең кич буена кибеттән кибеткә оригинальрәк бүләк эзләп, ә иртәгесен эшкә барганчы базарда купшырак букетлар сайлаш йөргән идек. Соңыннан билгеле булды, Зөһрә-Алдар таз безнең беребезне дә туган көненә чакырмаган булып чыкты. Тагын да соңыннанрак без, бу тилмереп калган бүләкләребездән үзара көлеп, беребез турында икенчеләре- без анекдотлар чыгарып бетердөк. Әйе, тамашалар булгалап тора иде безнең Зөһрә кызыбыз бар чакта! Хәер, эшен дә эшли идек, мактанып әйтүем түгел. Планны яхшы сыйфат белән арттырып үтәгән өчен бер айны да премия бүлешмичә калганыбызны хәтерләмим. Сезне бутамас өчен, бер фактның астына калын итеп сызып үтәм: мин үзем, мәсәлән, Зөһрәне кайчан да булса, ничек тә булса үземнеке итәрмен, аңа өйләнермен дип хәтта күңелемә дә китермәдем. Ул якка килгәндә, бездә мине бүрекләре белән үк каплый алырдай гренадир егетләр дә бетәсе түгел иде. Миңа, беркатлы кешегә, ул кызның аяк бармагы да бик җиткән. Ә ул хәйләкәр кыз бик матур аяк бармагын, җәйге сандалеткасы аркылы миңа ап-ачык күрсәтеп, күз алдыма ук китереп куя торган иде. Куя дигәч тә, юри китереп куймый ул аны, әгәр минем игътибар иткәнемне белгән булса, аягына шундук оек киеп алыр иде. Ул якка бик четерекле иде ул — хет алды, хет арты... Утырып эшли торган урыннарыбыз кара-каршы булса да, гел генә томырылып йөзенә карап утырып булмый. Эш арасында кайчагында, ялгыш кына дигәндәй, күзем тегенең өстәл астына төшкәли. Ә анда, сандалетка челтәрендә, йомыры гына аяк бармагы — ак, кечкенә, матур, дөньяга исе китеп караган кебек... Менә шул, җанкисәкләрем! Артык бер сүз дә сөйләмим. Әле дә ыч- кыныпычкынып киткәнемне үзем абайламыйчарак калганмын. Имештер, аяк бармагы... Таптым әйтер сүз. Кемдә юк аяк бармагы. Менә шул кыз, безнең шул «Зора» дип өзелеп торган кызыбыз, безнең конструкторскийның бердәнбере, көннәрдән бер көнне бездән китәргә булган, һич югы алдан әйтсен икән, идарә башлыгына гариза биреп куйганлыгын кешедән ишетеп белдек. Менә бит ул кызлар дигән халык! Эчләрендә нинди генә яшертен серләр сакламыйлар алар. Башта ук үзеннән сорарга кыймадык, кызны оялтмагаек, дип уйладык. Ә чынын әйткәндә, үзебез ояла идек. Кешедән түгел, Зөһрәдән дә түгел, үзебездән үзебез оялабыз, икърар итәргә кыймыйбыз. Сөлек кебек егетләр үзебез, барыбыз да югары белемле, дипломлы, сайрасак, арада сайрый белүчеләребез дә юк түгел. Ә менә шул бердәнбер кызыбызны үзебездә саклап кала алмадык булып чыга. Кеше сүзенә генә ышанмыйча, беребез, андый эшкә бик сәләтле Юрка, «тукта, чынын белеп килим әле» дип, контора ягына төшеп китте. Белеп килде, хәтта гаризасын үз күзләре белән укыган, «...тормышка чыгуым сәбәпле, миңа бу шәһәрдән китәргә кирәк. Шуны искә алып...» Шуннан арысын иокә ала ал-мадым, ди Юрка, кулын гына селти. Кыскасы, Юра фактически белеп .’менгәч, җиде конструктор — җидебез җиде урында —коелдык та төштек. Ә иртәгесен, чәй эчеп килгән шәпкә, кызның үзенә ябырылдык: — Какже син, Зора, — без әйтәбез, — күпме вакытлардан бирле бергә, бер бюрода, бер түбә астында эшләп, понимаешь, — дибез, уенын- чынын бергә аударып, — хет әйтергә, хет иптәшләреңә киңәш итәргә- иде. Бәлки, ерак җибәрмичә, шушында — үзебез янында алып калучы берәр рәхимле җан үзебездән дә чыккан булыр иде. Каты кылангансыз, Зора, рәхимсез кылангансыз. Зөһрә, шайтан кыз, үзен аклау өчен, ичмасам, бер сүз әйтсенче. Кечкенә генә авызын чак кына бөрештергәндәй итеп, әле беребезгә, аннары икенчебезгә карап торды-торды да шаяргандай итеп әйтеп салды: — Булмады шул, егетләр, әйтергә өлгерә алмадым... Әллә инде телемне бәйләде шул әллә кайдан кайткан егет. Аның да уены-чыны бергә, шулай да чыны күбрәк иде шикелле. Күзләреннән, моңлы, сөрмәле, иркәләп карый белә торган күзләреннән күреп торам: чыны күбрәк. Аннары бөтенләй чын итеп, бик тә җитди төс белән, хәтта чак кына ялварган да кебек итеп өстәде: — Озата барырсыз бит, иптәшләр. Шунда мин сезне Аның белән дә таныштырырмын. Инде шуннан соң да ышанмаскамы? Болак да баш каткан шул көнне, кичен, эштән китешли, курьер Габделхак абзый очрап, мине җиңем нән тотып үзенең будкасына алып керде. Ниндидер хәвефле сүз әйтергә, яшертен бер төенне чишәргә җыенгандай күренә иде ул бу минутта. Башта ишеген япты, сүзсез .генә үрелеп, минем күзләремә карап торды. —Чынмы шул сүз? — дип башлады ул бераздан, ничектер, тирән- тен, кайнап чыккан йөрәк тавышы белән, — имештер, сезнең белән бергә эшләүче /кыз, әнә шул очып йөри торган кызыгызны әйтәм, Зөһ- рәме-Зорамы дисез үзен, шул '.кыз бездән китәргә йөри, ди. Чынмы шул сүз, Рәүф туганкай? Мин аның бу соравыннан, кызыклы булудан да бигрәк тәшвишле яңгыраган бу соравыннан, болай текәлеп карап торуыннан, балаларча мөлдерәп миннән җавап (көтүеннән ни дип әйтергә дә белмичә, аптырап калдым. ' Ләкин факт факт ’булып кала: үземә дә бик уен бул.маса да, чынын әйтмичә мөмкин түгел 'иде. III Шул ук вакытта, тавышсыз-тынсыз гына дигәндәй, безнең ул Зөһрә дигәнебез дә, үз җаен үзе карап, чемоданнарын тутырып, китәргә әзерләнеп йөргән, имеш. Бер телгә кереп тә, аннары ул турыда ишетелмәгәч, бигрәк тә кыз үзе сүзне яңартмыйча эшләп йөргәч, без, бәлки шулай узгандыр, диебрәк тынычланып калган идек. Юк, узмаган икән. Бер көнне игъланнар тактасында 3. А. Кадыйрованың «үз теләге буенча» бездән китүе турында управляющийның приказын укып, тәмам ышандык: димәк, шулай икән, без Зөһрәсез калабыз икән. Ул да түгел, курьер Габделхак абзый .менеп, бик рәсми тон белән генә, «конторга чакыралар» дип миңа хәбәр салып, төшеп китте. Аптыравын аптырамадым, ләкин, үзебезнең бюро җитәкчелеген узып, дәррәү идарә конторасына чакыртырлык сәбәпне һич күрми идем. Җыенып чыксам, коридор башында Габделхак абзый <мине көтеп торган, имеш. — Син инде, кем, Рәүф туганкай гынам, зинһар, ачуланма, — дип сүз башлады ул, минем каршыма чыгып,— сиңа якын итеп кенә чишелүем, андагылар алдында сорый алмадым. Бүген бит син Зөһрәне озатырга бара торгансыңдыр? Мин берьюлы берничә табышмак алдында калдым. Беренчедән, Зөһрә чынлап та бүген китә микәнни? Теге вакытта озату турында бер мәртәбә уйный-көлә сүз ачып та, башкача ул хакта яңартмагач, мин инде озату турында онытып ташлаган булганмын. Икенчедән, Габделхак агаем аның китүе белән ник ул хәтле- кызыксына? Өченчедән — бусы, ихтимал, безне ташлап киткәне өчен кызга ачуым килгәнлектәндер, — ирексездән башка бер сорау килә: ни өчен мин аны, морягы белән икесен бергә, озатып куярга, вагонына кертеп утыртырга тиеш? Кемем соң ул минем? Шулай да Габделхак абзыйны җавапсыз калдырасым килмәде — карашы, торышы бик җитди, уйнап сөйләшкәнгә бер дә охшамый иде. — Әгәр, әйтик, барсам? Шуннан ни була? — дип, коры гына дәшеп куйдым мин, аптырый төшеп. — Син, Рәүф, хәтереңә авыр алма, болай гына соравым... Ләкин күзләреннән күреп алдым, юк, болай гына соравы түгел иде. Шулай да агаемны көйләү, яңадан элекке эзенә бастыру өчен, бераз чигенешләр ясап булса да, миңа байтак кына көч сарыф итәргә туры килде. Ләкин анда да ул ачык кына тел язмады, әгәр озата барырлык булсам, китешли миңа кагыла алмассыңмы, минем дә бәләкәй генә йомышым бар иде, дип оста дипломатларча уратып сүзен очлады. Бу табышмаклардан соң озатмас җиреңнән озата барырсың. Мин тимер юлның белешмә бюросына шалтыратып, иптәшләрдән шау-шусыз гына сораштыргалап, поездның китәр сәгатен белдем дә, өс-башымны бераз тәртипкә «китереп, «барсам, синең өчен түгел, Габделхак абзый өчен барам» дип, күңелемнән Зөһрә белән әрепләшә-әрепләшә, шулай да киттем. Дөрестән дә, «курьер Абде-как»ның ул тәкәббер кызда болан серле нинди ^йомышы булуы мине яхшы ук кызыксындыра иде. — Я, килдем, йомышың нәрсә?—дидем мин, үтешли аның комырыгына сугылып. Габделхак агай, беренче «кабат күргәндәй, башымнан ая«гымача күз йөртеп чыкты. Минем «киенүем аңарга ошады булса кирәк, тәмәке сарысы белән саргаеп беткән тешләрен күрсәтеп, елмаеп куйды, аннары, урынында торамы икән дигән кебек итеп, бер кулы белән җилкәсен- рөкресен сыпырып алды һәм кинәт уйчанланып, бер ноктага текәлеп калды. — Дөрес иткәнсең, синең урыныңда мин дә шулай кәттә киенгән булыр идем, — дип авыз эченнән генә сөйләнгәләп алды ул бераздан. Аннары кинәт, бер почмакка ак җәймә бөркәп куйган җиреннән зур букет алып, миңа сузды.—Алып барчы шушыны кызыгызга. Үзем булдыра алмыйм... килештермим. Кинәт аның да, минем дә сүзләребез өзелде, минем — бу хәлнең аңлатмасын таба алмаганнан, аның — белмим, нилектәндер? Ә нәрсәдер әйтәсе килә, нәрсәдер әйтмичә чыгып китү уңайсыз иде. — Габделхак абзый бүләге дип әйтимме соң Зөһрәгә? — дидем мин, бу сорауның астында качып яткан җиңелчә мыскылны үзем дә сизмәстән. Күрәсең, күңеле бик нечкәргән иде'аның бу минутта, яхшылыкка да, тупаслыкка карата да бик сизгер иде. — Әйтсәң, әллә Габделхак агаеңның кемгә дә булса бүләк бирергә хакы юкмы? — Ул кинәт кабынып китте һәм, моны ничек төзәтергә белмәгәндәй, буталыбрак калды. — Кызым булса, мин аның шул кыз кебек сылу булуын теләр идем. Күрергә насыйп ктмәде ходай... Ул, йөзен читкә алып, миңа бөкресе белән борылды. Әйтелмичә калган сүзләрен шул бөкресе аша әйткән кебек иде. Мин чыгып киткәндә шулай-да кисәтеп калды — ул инде бераз җиңеләйгән, тавышы үзенең гадәттәге тавышы иде: — Син аны, кем, Габделхак абзыйдан дип әйтмә. Нигә кирәк ул хәтле тәштитләп торырга. Мин үзем белгәч, шул җитмәгәнмени? Шул көнне кичен «Москва —Архангельск» «поезды белән безнең ул карап торган кызыбыз китте. Озату — озату инде: чәчәкләр, перрон, кул кысышулар, чак кына моңсулык. Бәлки, кайберләребез «чак кына» белән калмагандыр да. Мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: дөнья искиткеч катлаулы икән! Без белдекле башларны гына ал син. Бөтен нәрсәне беләбез, бар нәрсәгә дә ирешкәнбез, дип йөрибез, ә менә кырык өстендәге кешенең, үзенә тулы исеме белән эндәшүчене дә сирәк ишетә торган кимсетелгән кешенең, туганнарын һәм шәхси тормышын югалткан гидай бер бәндәнең, бөкресе астында шундый сизгер йөрәк тибеп торуы мөмкин икәнлекне белмәгәнбез. Хәзер инде аңлашыла: курьер Габделхак абзыйның безгә, ягъни безнең конструкторский бюрога әледән- әле ясаган визитлары аягын ял иттерү өчен генә булмаган икән. Август, 1964.