Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЬКИЙНЫҢ Ш. УСМАНОВКА ХАТЫ

Рус әдәбиятының татар совет әдәбиятына йогынтысы зур булды дисәк, әлбәттә, яңа фикер әйтмибез. Бу йогынты турында бик күп фәнни хезмәтләрдә, мәкаләләрдә һәм дәреслекләрдә кат-кат әйтелде. Күренекле рус әдипләренең татар язучыларына турыдан-туры киңәшләре, тәнкыйтьләре белән ярдәм итүен урта мәктәп дәресләрендә үк өйрәнеп үстек. Бөек пролетар язучысы Максим Горькийның Кави Нәҗмигә, «Шобага» хикәясен укыгач, гадирәк язарга киңәш итүе шушы хакта сүз барганда иң күркәм мисал рәвешендә күрсәтелә. Бу киңәш чыннан да зур әдипнең белеп әйтелгән һәм Кави Нәҗминең үзенә генә түгел, шул вакыттагы бер төркем яшь язучылар өчен дә файдалы киңәше иде. Максим Горький татар язучылары белән тыгыз элемтәдә тора һәм үсеп килүче каләм осталарының иҗаты белән якыннан кызыксына. Казанга килгәч, ул әдипләребез белән күзгә-күз таныша. Аларның яңа язган әсәрләрен укып, киңәшләр бирә, ә өметлерәк яшьләр белән соңыннан хат алыша башлый. Бу хатларның барысын бергә җыйганда, татар совет әдәбияты тарихының бөек рус язучысы белән багланышлы бик гүзәл бите — дуслык бите — ачылыр иде. Алар хәзер төрле кешеләрдә, архивларда чәчелеп, югалып яталар. Әйтик, күптән түгел язучы-комиссар Шамил Усманов кулъязмалары арасыннан М. Горькийның аңа язган менә шушы хаты табылды: «Шамил Усмановка Хикәягез газета корреспонденциясе кебек коры һәм буяусыз язылган. Мин аны сезгә кире щибәрәм, ләкин сездән «Нәсел хурлыгы»на караганда кызыксыныбрак укырлык әйбер аласы иде. Язып карагыз Р эле»,— дип яза Максим Горький һәм, кулъязманы турыдан-туры үзенә җибәрүен сорап, адресын өстәп куя. Шул киңәштән соң Шамил Усманов «Нәсел хурлыгы» хикәясен аерым хикәя итеп бүтән бер җыентыгына да кертми. Без аны соңрак шактый шомарган, җыйнакланган килеш «Легион юлы» повесте эчендә очратабыз. М. Горький хаты 1928 елның 26 мартында язылган. Шамил Усманов, Горькийның тагын <«^йбер» җибәрүен соравыннан файдаланып булса кирәк, күрсәтелгән адрес белән тагын бер әсәрен җибәрә. Хатында ул менә нәрсәләр яза: «Хөрмәтле Алексей Максимович! «Нәсел хурлыгы» исемле хикәямә биргән бәя-хатыгызны алдым. Игътибарыгыз өчен чиксез шатмын. Коры корреспонденция теле белән язылган дигән сүзегез белән килешәм. Татар телендәге оригиналында ул, сүзсез, уңышлырак. Русчага мин аны үзем тәрҗемә иткән идем. Шуңа күрә русча белүемнең ярлырак булуы да хикәяне шактый начарлаткан булырга тиеш. Ләкин, шулай да. мин үз әйберләремне тәрҗемә итүдән баш тартмаска булдым әле. «Чигенү» исемле бу хикәям — чираттагы тәҗрибәләремнең берсе. Аның турында Сезнең фикерегезне түземсезлек белән көтәм. Кирәк тапсагыз, журналыгызда бассагыз әйбәт булыр иде. «Хикәя» дип кую дөрес үк булып бетмәс, чөнки ул өзек кенә, ягъни күптән түгел генә татарча язып бетергән «Зәңгәр погоннарга каршы» исемле эпопеямның беренче өзеге» 1 (сүз «Легион юлы» повестеның өзеге турында бара). «Чигенү» хикәясенә карата М. Горький фикерләрен язмаган дияргә нигезебез юк. Ул хат та, мөгаен, я берәр архивта, я кулъязмалар арасында ята булырга тиеш. Ләкин глардан башка М. Горькийның Усмановка язган тагын бер хаты мәгълүм. Казанда тәнкыйтьчеләр биргән бәя белән килешмичәме, үзе икеләнепме, Шамил Усманов Горькийга «Подпоручик Данилов» исемле, хикәяләре арасында иң зәгыйфе, буталчык идеяле хикәясен җибәрә. М. Горький әсәрне бик җентекләп укый һәм кулъязма өстенә болан дип язып куя: «Авторның фактларга һәм темага мөнәсәбәтен абайлавы бик кыен. Гуманизм — әгәр ул краском гуманизмы булса — бөтенләй акланмый һәм шулай ук аңлашылмый»4 5 . Максим Горький әсәргә гомуми бәя бирү белән генә чикләнми, идеясе белән килешмәсә дә, әсәрне җентекләп редакцияли, стилен төзекләндерә. Горькийның максаты—бу хикәяне рәт.кә китерү түгел, авторын язарга өйрәтү, киләчәктә теленә, стиленә, сюжетына игътибарын юнәлтү булса кирәк. М. Горький — бик таләпчән укытучы. Татар язучыларын да ул, милли әдәбиятка һичнинди ташлама ясамыйча, кискен тәнкыйть итә. һәм шул ук вакытта иренмичә, үз кеше итеп, зур игътибар белән әдәби осталыкка өйрәтә. Бөек пролетар язучысының һ. Такташ, Г. Кутуй, Г. Ибраһимов белән дә бәйләнеше барлыгы мәгълүм, һәм ул бәйләнешләрне эзләп табу татар «совет язучыларының өлкән туганнары булган рус әдипләре белән электән килгән дуслыгының ифрат кызыклы бер тармагын ачыкларга ярдәм итәр иде.