Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИНИШ ЕРАК БУАСЫН

Шагыйрьгә 70 яшь. Азмы ул, күпме? Туган авыл болыннарына һәр яз саен җәелә торган Дим сулары агымы белән исәпләсәң — шактый гомер. Бу гомернең тәүге еллары узган гасырның чыбык очларына бәйләнгән. Ә аннан соң Кләш авылы тормышында, татар һәм башкорт халыклары тормышында, бөтен ил тормышында нинди генә үзгәрешләр булмый! Үзгәрешләр генәме соң? Дөнья сугышлары, давыллы революция еллары... Купшы тәлгәшләрен Димгә манчып, күпереп үскән шомыртларның башны әйләндерерлек үткен исләренә тончыктыргыч дары исләре кушылып китә. Киң тугайлыклардагы өянкеләргә уралып йоклаган ак томаннар туп төтеннәре белән аралаша. Ул еллар да артта, еракта калалар. Һәркемнең күңелендә иркәләнеп җыр булып аккан Агыйдел буйларына, моңлы Дим буйларына тракторларның дәртле гөрелтесе тарала. Аннан соң җир мае эзләүчеләр, химиклар киләләр... Атаклы шагыйрь Сәйфи Кудашның тормыш сукмаклары әнә шул Дим буеннан, Кләш авылыннан башланып киткән. Шул Кләш калкулыгыннан әйләнә тирәгә карый башлаган, дөнья күзәткән. Әнә шуннан акырынлап атлый-атлый шагыйрь алга бара, барган саен офык җәелә, тар сукмактан юлга чыга һәм илебезнең олы юлына барып кушыла. Шагыйрьгә инде 70 яшь. Картлыкмы соң бу? Әйе, еллар саны шактый, ләкин шагыйрьнең картлыгын еллар саны билгеләми. 70 еллык гомернең 50 елы поэзия бакчасы үстерүгә багышланган. Ә поэзия бакчасы ул картлыкны белми, Тукай сүзләре белән әйтсәк, анда кыш та булмый, кар да яумый. Бакча... Димәк, ул һәрвакыт яшеллек, һәрвакыт чәчәк, яшьлек, җимешләр... Сәйфи Кудаш әзер бакчага килеп кергән шагыйрь түгел, аның үз бакчасы, үз поэтик авазы бар. Тукай һәм Гафуриның поэтик чишмәләреннән сугарып ул үз бакчасын үстерә. Җиңел булмый бу эш. Гомумән, иҗат эше газаплы, борчулы эш, түтәлләреңне тирең белән генә түгел, каның белән дә сугаруны сорый торган хезмәт. Шунысын да әйтергә кирәк, бакчачы җылы җилләр искәнне һәм шифалы яңгырлар яуганны гына тели. Тик һавалар үзгәрүчән була, көтмәгәндә салкын җилләр исеп куя, таңда кырау төшә, синең кадерләп үстергән чәчәкләрең шиңә башлый... Сәйфи Кудашның поэтик бакчасы да гел бер килеш тормады. Вакыт узу белән кайбер чәчәкләре сулып калдылар, кайберләрең шагыйрь үзе йолкып ыргытты, кайберләренең сортын алыштырды... Һәм шушы гүзәл бакчадан һәркем үзенә кирәкле букетны сайлап алсын очен шагыйрь поэзиясен тормышка якынайта торды, халык сулышы белән җылытты, бай халык иҗаты белән сугарды. Боларга тагын бөек әдип һәм шагыйрьләрнең иҗат традицияләреннән өйрәнеп эшләүне дә өстәргә кирәк. Сәйфи Кудаш үзе бу хакта бик матур әйтә: Кайбер эшләр инде үкендерә, Кайберләре өчен көенәм; Кайберләрең таптап үткәнемә Бөтен җаным белән сөенәм. Озын юл узган шагыйрьнең моннан 50 ел элек язганнары да, бүгенгесе дә бер төсле үк, бер дәрәҗәдә үк булса, ул бик сәер һәм күңелсез булыр иде. Мин 30—40—50 ел лар элек дөньяга чыккан газета-журналларны актарам. Еш кына Сәйфи Кудаш шигырьләре килеп чыга. /Үларны, әлбәттә, шагыйрьнең поэзиясе мул, фикерләре көр булган бүгенге шигырьләре белән чагыштырып булмый. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: шагыйрь революциянең беренче елларыннан ук заман сулышы белән яши, революциянең савыктыргыч көчен тоеп иҗат итә, революция кояшына карап юнәлеш ала. Аннан соң инде Сәйфи Кудаш ничәмә китап бастырды, алар нинди генә телләргә тәрҗемә ителмәделәр! Һич икеләнмичә әйтергә була, Сәйфи Кудаш Башкортстан халыкларының рухи үсешләрен, героик хезмәтләрен, көрәшен һәм илһамлы яшәүләрен эченә алган ярты гасырлык тарихларын поэзия теле белән сурәтләде. Мондый бәхеткә бик сирәк әдипләр генә ирешә. Сәйфи Кудаш иҗатына карата язылган уңай һәм кире мәкаләләр күп булды. Хак- сызга шагыйрьне чеметми тормадылар, бакчасына нинди генә ташлар ыргытмадылар. Аеруча 30 нчы елларда, «җидегән» дигән уйдырма бер оешмада торуда гаепләү һ. б. Ләкин шагыйрьнең партиягә, халыкка ышанычы көчле иде һәм ул кулыннан каләмен төшермичә, совет халыкларының уңышлары белән илһамланып яза бирде. Шигырь юлларыннан чәчәкләр йсе бөркелеп торса да, аңа килү юлында чәнечкеле чыбыклар бик күп була, пәкегә басып кыяга күтәрелү кебек үк авырлыкларны кичерергә туры килә. Ләкин шулай да Сәйфи Кудаш иң бәхетле шагыйрьләрнең берсе. Чөнки ул бер үк. вакытта ике кардәш халыкка хезмәт күрсәтә. Бу исә җиңел эш түгел. Моның өчен ике кардәш халыкның тарихын, культурасын үз итәргә генә түгел, бәлки шул халыкларның тарихи язмышы белән үрелеп үсәргә кирәк, тамырларны шул халыкларның рухи дөньясына тирәнрәк җибәреп хезмәт итәргә кирәк. Сәйфи Кудаш татар һәм башкорт халыкларының рухи эретмәсенең матур бер үрнәге. Ул татар телендә иҗат итә башлады, аның әсәрләре татар телендә басылдылар. Татар совет әдәбияты тарихында Сәйфи Кудашның татар әдәбиятындагы эшчәнлегенә хаклы рәвештә югары бәя бирелгән. Шул ук вакытта ул башкорт совет әдәбиятын үстерүгә бик күп көч куйган шагыйрь. Башкорт әдәбиятын алга илтүдә, аның талантлы яшь кадрларын тәрбияләүдә* Сәйфи Кудашның хезмәте зур. Ике генә әсәрне искә төшерергә мөмкин: бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, кат- кат басылган «Язны каршылаганда» повесте һәм «Хәтердә калган минутлар» мемуары. Тукай, Гафури, Ибраһимов, Бабич, Юлтый һ. б. дистәләрчә татар һәм башкорт халыкларының эшчәннәре, атаклы һәм фидакарь хезмәткәрләре ул әсәрдә иң характерлы яклары белән сурәтләнәләр. Болар үзләре генә дә ике кардәш халыкның тарихи язмышлары уртак булуны расламыймыни! Ул әсәрләре белән Сәйфи Кудаш татар һә№ башкорт халыкларының культура тарихына зур өлеш кертте. Шунысын да әйтергә кирәк, «Хәтердә калган минутлар»ы белән шагыйрь чын мәгънәсендә безнең әдәбиятыбызда мемуар жанрын башлап җибәрде. Бу үзе генә дә аерым тәкъдир ителерлек хезмәтӘйе, күп еллар буе бөртекләп җыелган истәлекләр, күп еллар буе күңелдә сакланган фикерләр, күңелдә чыңлаган моңнар, хисләр, фәлсәфи уйланулар — болар аның поэтик бакчасында бик мул һәм тәртип белән урнашканнар... Сәйфи Кудаш даны еракларга таралган зур җәмәгать эшлеклесе дә. Берничә тапкыр аны Башкортстан хезмәт ияләре үзләренең депутаты итеп Башкортстан Верховный: Советына сайладылар, ә язучылар союзындагы эшчәнлеге, ә редакторлык хезмәте... Шагыйрьгә инде 70 яшь, ләкин 70 яшьтә җитмеш төрле эш башкара торган эшчән* егет әле ул. Бу — иҗатның җитлегү вакыты. Шагыйрь үзенең моң һәм фәлсәфи уйлар белән тулы поэтик парчаларын — «Яфраклар коелганда», «Финишка барганда»ларны сибеп китә икән, бу бик күңелле факт. Яфраклар бит кыш коелмыйлар. Алтын көз татлы җимешләргә мул була. Табигать барлык буяулары белән көз көне уйнаган кебек, Сәйфи Кудаш поэзиясе дә торле төсләрдә балкый. Без шагыйрьгә озын гомер, яңадан-яңа иҗат җимешләре теләп калабыз! Алтың яфраклар күбрәк коелсын! Финиш ерак булсын.