Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЛЕРМОНТОВ РУХЫ

Сине Лермонтовтан йөз еллар аерып тора, бөтенләй икенче чор, икенче заманда яшисең. Уйларың башка, теләкләрең башка. Башка төрле хисләр белән янасың. Ләкин, шунысы кызык: бүгенге поэзиянең торышы турында уйлана башласаң, нигәдер аны чагыштыру өчен Лермонтовка кире кайтасың. Ике арада бүтән зур шагыйрьләр дә булган булуын, ә менә шулай да безгә Лермонтов үзе кирәк... Димәк, ул— бөтен чорларга да поэзиядә ирешелгән уртак бер биеклек! Безгә кадәр аны Тукай үзенә үрнәк иткән, иң яраткан шагыйрьләренең берсе итеп санаган. Хәзер безнең буын аның алдында баш ия... Арада озак еллар, ә ара суынмый. Лермонтовны телгә алу белән аны сагындыра торган ниндидер бер моңсу романтика каяндыр ерактан, Кавказ таулары арасыннан калка шикелле... «Выхожу один я на дорогу» кылт итеп искә төшә... Башта ук мәгърур Кавказ күз алдына килә, үзәннәр, юллар һәм томаннар... Азатлык сөюче батыр тау халыклары... Мин элегрәк рус шагыйренең ят җир, икенче халыклар турында шул кадәр тирән мәхәббәт белән язуына гаҗәпләнә идем. Мөгаен, ул шуңа күрә дә зур, шуңа күрә дә бөек... Кавказда мин үз гомеремдә ун ел рәттән булдым. Әмма Кавказны Лермонтов шигырьләре, Лермонтов поэмалары аша яраттым... Кавказ горурлыгы белән Лермонтов горурлыгы ничек икесе бергә туры килеп кушылган! Минемчә, Кавказ өчен Лермонтов, Лермонтов рухы өчен Кавказ кирәк булгандырсыман... Алар икесе дә шуңа күрә бәхетледер кебек... Татар совет шагыйре Һади Такташ: миндә бөек Байроннар рухы бар, ди. Мин бөек Байрон рухын һәрвакыт Лермонтов рухы белән бергә кушып аңлыйм, алар икесе шушы олы рухны бергәләп хасыйл итәләрдер шикелле. Бу рухта мин азатлык теләп янган, берни каршында да тукталып калмаучы кыю йөрәкне күрәм. Ул горур, ул романтик, ул бунтарь да... Бөек Лермонтов рухы... Ул шигырьнең эчендә ята торган ниндидер яшерен сихри? бер көчкә ия. Ул сине беренче юлыннан ук суырып ала, буйсындыра, үзенеке итә... Бу шигырьләр өчен «шашу» сүзе дә чит түгел. Алар сине «Демон»нары, «Җир уллары» белән шашындыра ала. Үзеннән соң укучыны шулай озак ычкындырмый тоту өчен шигырьгә шагыйрьнең җаны ни дәрәҗәдә салынган булырга тиештер, аны үлчәве читен. Лермонтов үзе шигырьне яктыдан һәм ялкыннан тора, ди. Якты һәм ялкын! Шуларны үзендә берләштергән кайнар, зур җан. Әгәр Тукай кадәр олы Тукай Лермонтовны укып, сусавын баскан икән, безгә аңа табынырга гына кала... Мин бүгенге шагыйрьләрнең язганнарын укыйм-укыйм да, шул Байрон, Лермонтов, Такташлар аша дәвам иткән илаһи рухны әкренләп сүндермәдек микән дигән шөбһәгә төшәм. Шөбһәм дөрестерме, түгелдерме, ләкин күңелем шулай тоя... Дөресен әйткәндә, дөньяны бик күп урта кул шигырь басты... Бәлки, шушы олуг юбилейлар вакытында гына булса да, безнең хөрмәтле тәнкыйтьчеләребез, Лермонтов кебек шагыйрьләрнең шигырьләре яктысында хәзерге поэзия турында, күзгә ачык карап фикер әйтерләр,, яхшыны яманнан аерырлар... Арада йөз еллар ята... Шулай да Лермонтов синең җаныңны чистарта, биеккә, югарыга ашыра, бүгенгене эзләргә, табарга булыша. Күңел аңа рәхмәт хисләре белән тулы.