Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

ерәр яңа китапны кулга алгач, башта аның авторына игътибар итәсең, ул авторның моңа кадәр язган әсәрләрен искә төшерәсең. монысын укып чыккач та, элеккеләре белән чагыштырып карыйсың. Ә инде бер дә таныш булмаган яңа исемгә очрасаң, аның белән кызыксынуың бермә-бер арта, төрле яңа хисләр, сораулар туа. Менә, мәсәлән, «Беренче адымнар» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы. Авторы Р. Фәизов. Моңа кадәр әдәбият дөньясында ишетел- мәгән-күрелмәгән исем. Кем ул? Үзенең беренче адымнарын ничегрәк атлый ул? Бу беренче китабы белән әдәбиятыбызга нинди яңалык алып килә? Безне, укучыларны, нинди кызыклы яңа кешеләр белән таныштыра, тормышның нинди яңа якларын ача, нинди яңа сүз әйтә? Үзенең иҗаты белән уйландыра- дулкынландыра аламы, нинди яңа хисләр уята ул бездә, шатландырамы, көендерәме һ. б., һ. б. Әнә шундый кызыксыну һәм сагаю катыш хисләр белән укыдым мин Р. Фәизовның «Беренче адым- нар»ыи. Җыентыкны укыгач туган тәэсирләрем хакында сөйләргә керешкәнче, шуны әйтеп китәсем килә: яңа авторның беренче китабын басып чыгарганда, аның үзе турында кыскача гына белешмә бирүне бик кирәкле дип саныйм мин. Ә китапта бу нәрсә юк. Белгән кешеләр аны, Уралда яши, тимер юлда эшли бугай диләр. Шулайдыр ахры. Бу 1 Р. Фәизов. Беренче адымнар. Татарстан китап нәшрияты, 1963 ел. аның язганнарыннан да беркадәр күренеп тора: хикәяләрдә без күп кенә тимер юлчылар белән очрашабыз. Тимер юлда утыз елдан артык мастер булып эшләгән һәм яңа гына пенсиягә чыккан Корней Петрович, ремонт эшләре начальнигы Сәүбән («Юл хикәясе»), карт машинист Нурый ага, аның ярдәмчесе Хәмит, кочегар Рәшит («Җәйге көндә»), тагын бер яшь кочегар Илдар («Беренче адымнар») — болар барысы да хезмәт кешеләре. Хикәяләрдә беренче уңышлар да бар, һәм, шул ук вакытта, яшь каләмгә хас кимчелекләр дә үзләрен нык кына сиздерәләр. Монда һәр икесе турында сөйләү урынлы булыр. Радик Фәизов үзенең кыска гына, җыйнак кына итеп язылган хикәяләрендә замандашларыбызның җанлы образларын тудырырга, алар- ның җәмгыятьтә тоткан урыннарын ачыклап күрсәтергә тырыша. Кешеләрне ул башлыча хәрәкәттә, хезмәттә күрсәтә һәм шул ук юл белән алариың характерларын, эчке дөньяларын ачып бирә. Аның хикәяләрендәге геройлар арасында (уңай образларына булсын, тискәреләренә булсын) үзенчәлекле буяулар табылып, индивидуальләштереп бирелгәннәре, ягъни әдәби образ буларак истә кала торганнары да бар. Ә бу исә әдәбиятта үзенең беренче адымнарын атлаучы яшь автор өчен кечкенә уңыш түгел. Рәшит тә, Илдар да — паровозда эшләүче яшь кочегарлар. Әмма алар характерлары белән бер-бе Б реннән шактый аерылып торалар. «Җәйге көндә»ге Рәшит паровозга беренче башлап аяк басуга үзенең тыйгысызлыгы, кайнар йөрәклелеге белән, барысын да белергә теләп, «күзләрен комсыз ялтыратып» будка эчендәге приборларны тикшерүе, җиз көпшәләрне капшап йөрүе, төрле сораулар бирүе белән карт машинист Нурый аганың да, аның ярдәмчесе Хәмитнең дә теңкәләренә тиеп бетә, һәм укучы алдан ук сизеп тора: бу яшь егет үз стихиясенә килеп эләккән, үзенең тормыш максатына фәкать шул яраткан паровозыннан аерылмаганда гына ирешәчәк һәм киләчәктә менә дигән тимер юлчы булачак... Моны ул хикәя ахырында, котылгысыз булып күренгән аварияне булдырмавы кебек егетлеге белән дә раслый. Ә менә «Беренче адымнар»дагы Илдар тормышта үз урынын тиз генә сайлап ала алмый әле. Дөрес, өлгергәнлек аттестаты алгач та ул, күп хыялланып тормыйча, әткәсенең, укырга, белем алып, канцелярия тирәләрендә «ак эш» кешесе булырга кирәк, дигән киңәшләрен дә тыңламыйча, завод эшенә китәргә була, «хезмәт батырлыклары күрсәтергә, кыенлыклар белән көрәшергә» омтыла. Токарь ярдәмчесе булу теләге белән, тимер юл депосының кадрлар бүлегенә гариза- язып кертә. Ә анда аны токарь итеп түгел, бәлки машинист итеп күрәселәре килә һәм башта егетне паровозга кочегар итеп эшкә алалар. Бу хикәядә автор Илдарны, «Җәйге көндә»ге Рәшиттән аермалы буларак, кочегарның авыр хезмәте аша күрсәтү, шул юнәлештә образның характерын ачу юлын сайлаган. Илдарның моңа кадәр дә, бабаларына кунакка кайтканда, күп тапкырлар поездда йөргәне булган, әмма ул чакта, салмак кына йөгергән вагонда утырганда, шушы вагоннарны тартып барган паровоз хәзерге кебек үк нык дөбердәр, юл кырыендагы чокырга сикереп төшәргә теләгәндәй, як-якка чайкалыр, колакларны тондырып үкерер дип башына да китерә алмаган... Паровоз будкасы башта аңа кешеләр эшли торган урын түгел, ә дөбер-шатыр килеп упкынга тәгәрәүче кысан тартма кебек булып тоела. Аждаһадай комсызланып күмер йоткан топкадаи аның йөзенә к үз л әрне су кыра йты р л ы к көч л е, кайнар яктылык бәрә. Стеналарга эленгән ниндидер тимер әйберләр минут саен ычкынып баш өсте- нә төшәргә торалар. Тендерда күмер бураны уйный, Илдарның авызына, колакларына күмер тузаны тула. Борылышларда, күмер өемнәре өстенә егылып, имгәнә яза, күмерне чылатканда кулларын, тәнен пешерә ул... Смена ахырында инде бу таза егетнең тез буыннары бөге- лепбөгелеп китә, иңбашлары сызлый башлый, башы шаулап тора... Җитмәсә тагы, эштән кайтканда каршы очраган чибәр кызлар аны читләтеп узарга тырышалар, анын «мазутка буялып, ялтырап торган комбинезонына төбәлгән күзләрендә матур күлмәкләре өчен чын-чь!н- лап курку чагыла». Яшь егетнең күңелен бу да борчымый калмый, әлбәттә. «Укуымны дәвам итәргә теләмичә, — ди ул бер урында, — үз бел- дегем белән эшкә тотынганым өчен үземне тиргәргә керештем. Башыма «берничә елдан инженер була ала идем бит» дигән фикер килгәндә, бөтен гәүдәм эсселе-суыклы булып китә иде. Беренче көннәрдә үк «моннан таярга, берәр җиргә китеп җиңелрәк эшкә керергә» дигән уй күңелемә оялап алды». Ләкин аның мондый күңел төшенкелеге озакка бармый, башта әйткән сүзләрен исенә төшереп, авырлыкларны җиңүгә үзендә көч таба ул. Әнә шундый кыенлыклар аша үтеп, авыр эшкә әкренләп күнегә баруда, аннан үзенә мәгълүм бер7 мәгънә һәм тәм табуга ирешә баруда күрсәтелгәч, Илдар ныграк истә кала, аңа, реаль образ буларак, күбрәк ышанасың. Яки менә «Яңа йорт» «исемле хикәядәге төп образларның берсе — Миләүшә. Яшь авторның фермада сыер савучы булып эшләүче, олы җанлы, тыйнак холыклы кыз образын тудырырга, аның катлаулы эчке дөньясын ачып күрсәтергә омтылуы бу хикәядә тагын да уңышлырак нәтиҗә биргән дияргә мөмкин. Миләүшәнең хезмәттә тырышлыгы, тормыштагы төрле мәшәкатьләр эчендә дә әллә ни югалып калмавы, физик һәм рухи кыенлыкларны салкын акыл белән кичерүе — болар барысы да аны күз алдына җанлы кеше итеп китереп бастыра, һәм укучы ул кызның яшьтән үк катлаулы булып башланган язмышы белән кызыксынмый кала алмый. Аның иптәш кызлары кияүгә чыга, матур, бәхетле тормыш корып җибәрәләр, ә Миләүшә һаман ялгыз... «Яшьтәшләренең курчак кебек матур балаларын кулына алып сөйгәндә, аның күңеленә ана буласы килү хисе тула, үз баласын сөясе, үз нәниенең елмаюын күрәсе килә иде». Ләкин юк, ул һаман ялгыз булып кала. Нишләп алай ул? Шундый туң йөрәкле, ямьсез, сөйкемсез кызмыни Миләүшә? Беркемне дә сөймиме, беркем тарафыннан да сөелмиме ул? Юк, алай да түгел. Мәхәббәт хисләре дә туган инде аңарда, тик әлегә алар каядыр эчтә яшеренеп саклана; инстинкт буенча кемнедер гел юксына ул, әмма хисләре тышка дуамал бәреп чыга алмый... Бу уңган чибәр кызга авылның күп кенә егетләре сүз кушарга теләп йөрсә дә, аның игътибарын, мәхәббәтен казана алмыйлар... «Анасы кинәт үлеп киткәч ятим калган йортны, карт атасын, энесен ташлап китүне яхшысынмады ул» дип аңлата моны автор. Шулай булуы да мөмкин, әлбәттә; бу хәл Миләүшәнең төп характерын ачып салуга да ярдәм итә. Кайнар йөрәге талпынуына салкын акылы ирек бирми аның. Әмма интим хисләр өлкәсендә мондый хәлнең яшь кеше тормышында бик озакка сузыла алмавы шулай ук табигый күренеш. Күпчелек очракта акыл белән йөрәк ахыр чиктә «уртак тел табучан» була һәм ике арада «солых төзелеп», кеше үзенең тормыш юлында, гомуми табигать законнарына буйсынып, төгәллекле, бәхетле чорга барып керә. Бу чор һәм аның ни төстә төгәллекле һәм бәхетле булу күренеше дә төрле кешедә төрлечә була. Тыштан караганда Миләүшәнең дә бу адымы бик үзенчәлекле булып чыга. Семьяда килеп туган катлаулы авыр тормыш шартлары аны ип- тәшләреннәняшьтәшләреннән беркадәр аерып куйды, йомыграк холыклы итте, хәтта картаебрак киткән кызга да әверелдерде түгелме соң? Бу яктан аны кайберәүләр бәхетсез дип санарга да хаклы иде кебек. Ә менә хикәя ахырында иң бәхетлеләрнең берсе булып чыга Миләүшә. Бу авылда рухи яктан бик якын ике семья яши. Миләүшәләр семьясы тулысы белән фермага бәйле. Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән, аны әнисе сыер саварга өйрәткән, дип сөйләп китә автор. Әнисе вафат булгач, Миләүшә үзе фермада иң алдынгы сыер савучы булып калган. Әтисе дә менә үзенең бөтен гомерен фермада үткәрә. Төннәрен каравыл тора, көндезләрен балта тотып анымоны төзәтеп йөрүдән бушамый. Маллар тирәсендә чуалырга бик ярата ул һәм үзен монда чын хуҗа итеп сизә. Энесе Хафиз да, укуын тәмамлау белән, сөт ташу эшенә керә... Менә Василлар семьясы. Әти- әнисе — авылның хөрмәтле кешеләре. Балалары да үзләре кебек тыйнак* акыллы булып үсә. Алар- ның, кайбер егетләр кебек, эчеп- исереп, кыланып йөрүләрен күрмәссең. Береннән-бере таза өч туган колхоздагы иң авыр эшләргә йөри: такта яра, урман кисә, балта остасы булып эшли... Олылары Мәхмүт, өйләнеп, башка чыккан инде, кечеләре Хәйдәр дә узган ел өйгә килен төшергән. Тик менә уртанчы Васил гына әле һаман өйләнмәгән. Ә үзе өч туган арасында иң тазасы, иң күркәме. «Аның нәзек билле, киң иңсәле төз сынына сокланмаган кеше юк. Кара кашлары сызылып киткән, йомшак чәчләре дулкынланып тора. Көчле кулларында бал- та-пычкы уйнаклап кына йөри. Авылда аның кебек пөхтә киенгән, чиста йөри белгән егет тә юк». Тик ул — тумыштан телсез-чукрак икән... Миләүшә белән Василның еш кына очрашулары, башта бер-бер- сеи аңламау, тартыну, уңайсызлану, соңга таба рухи якынаю, дуслашу, бара торгач бу мөнәсәбәтләрнең тирәнрәк. интимрак хисләр белән алмашынуы, ике арада мәхәббәт чаткылары кабыну... — болар, кыска гына хикәядә аз сүзләр белән күрсәтеп бирелгән булуга карамастан, без ул мөнәсәбәтләрнең үсү-үзгәрү процессын тоя алабыз. Миләүшәнең. үз тирәсендә чуалып йөргән күп кенә бүтән егетләрне кире кагып, үз язмышын шул Васил белән бәйләве кебек җитди адымын акыл кушуы буенча гына түгел, ә йөрәк кушуы буенча, чын мәхәббәт, ике яклы тигез мәхәббәт көче тәэсире астында ясавына укучы шикләнми, һәм. вакыйгаларның шушылай очлануың, бик үк характерлы булма- са да, автор шактый ышандырырлык итеп күрсәтергә тырышкан. Тормыш дигәнең үзе шундый бай, катлаулы бит ул. Анда кешеләр язмышы төрле-төрле була, ул язмышлар алдан билгеләп куйган рамкаларга сыймый. Кайбер очракларда бөтен яклары ал да гөл булып күренгән яшьләрнең дә бергә кушылганнан соң булган тормышлары фаҗига белән бетү фактларын без азмы-күпме күрә киләбез (сәбәпләре һәр конкрет очракта төрлесе- неке төрлечә аңлатыла, әлбәттә). Ә менә Васил белән Миләүшә кебек яки шуларга охшаш кешеләрнең матур тормыш корып җибәрүләрен, уртак максатка омтылуда бер-берен рухи баета барып, сокландыргыч бәхетле яшәүләрен дә тормышта аз очратмыйбыз. Р. Фәизов үзенең хикәяләрендә башлыча чынбарлыгыбызның характерлы булган якты якларын, уңай геройларны күрсәтә. Әмма тормышта очрый торган начар күренешләрне, әшәке кешеләрне дә читтә калдырмый ул: «Балык каптырганда» исемле хикәядә икейөзле Әкберовны, «Кара таяк»та им-том белән шөгыльләнеп, кешеләрне алдап яшәүче Сәхибҗамал карчыкны фаш итә. «Кырыкмасакырык хатын аерган, бөтен тапканын алиментка түләп килүче бик мут кеше Никулин» да, гайбәтче Лапшин да — укучыда нәфрәт уятучы типлар. Шундый тискәре, начар, кешеләрне күрсәтүдә дә авторның яссы, схематик алымнардан качарга омтылуы сизелә. «Балык каптырган- да»дагы Әкберов башта әйбәт кеше булып күренгәндәй була: бер картның берничә балыгын «конфисковать итә», чөнки карт райбашкарманың елгадан ятьмә белән балык тотуны тыйган карарын бозган... Ә хикәя азагында исә ул үзе (райбашкарма секретаре Әкберов) зур браконьерлар компаниясендә күренә. «Иске таныш» — бик кыска хикәя, нибары өч бит ярым. Анда да исемсез бер көяз егет башта әйбәт кенә тәэсир калдыра кебек: сугыш еллары, ике малай болында печән чабып азаплана. Алар янына әлеге егет килеп туктый. Бик ыспай киенгән, аңардан хәтта хушбуй исләре аңкып тора. Әмма ул хезмәттә менә дигән кеше икән! Шундый оста һәм өлгер итеп печән чабып күр-’ сәтә боларга, малайлар аңа шаккатып сокланып карыйлар. Соращу- сөйләшүләрдән аңлашыла: ул колхозчы булган икән, әмма шәһәргә качып киткән, «...әнә юләрләр азаплансын колхозда эгйләп», ди ул. Хикәянең финалы:' колхозда тырышып эшләп яшәгән ике малай үсеп олыгаялар, хезмәттә үрнәк күрсәтәләр. Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барышлый, шәһәр вокзалы янында теге «тәти егет»ие тагын очраталар; ул хәзер инде үзенен уңганлыгын, зифалыгын да югалтып, мескен бер бәндәгә әверелгән... Кешенең батырлыгы да, матурлыгы да хезмәттә, — бу хикәя, гәрчә эпизодик алымнар ярдәме белән булса да, шуны раслый. Яшь авторның уңышлы дип тапкан якларына күбрәк, тәфсиллерәк тукталып китүем артык гаеп итәрлек эш дип каралмас дип уйлыйм. Ул әйтелгәннәрдә аванс өлешенен дә шактый булуын автор үзе дәтой- мыйаңламый калмастыр. Беренче адымнарында ук үзен сиздереп торган уңышлы орлыкларны, яхшы омтылышларны башта ук күрсәтү, иҗатны шул юнә лештә дәвам итүгә, алда шул сыйфатларны үстерүгә игътибарны юнәлтү, — кимчелекләрне күрсәтеп, аларны кабатламауга өндәү кебек үк әһәмиятле. Ә хәзер исә нәкъ менә шуңа — кимчелекләрне күрсәтүгә күчәбез дә. Хикәяләрнең бу ягына да тәфсиллерәк тукталу шулай ук яшь авторга ярдәм итү теләгеннән чыгып эшләнә. Җыентыкка беренче булып «Юл хикәясе» урнаштырылган һәм ул, минем карашымча, уңышсыз хикәяләрнең берсе.. Гаделлек өчен әйтеп үтик: хикәя матур гына башланып китә. Карт эшче Корней Петрович, яңа гына диплом алып, М. шәһәренә эшкә баручы Хәсән һәм хикәяләүче «мин» (хикәя беренче заттан язылган) поездда бер купеда очрашалар. Шунда Корией Петрович яшьләргә бер вакыйга сөйли башлый. Бу тәҗрибәле карт хикәясенең эшче гадилегенә һәм горурлыгына, начальникларның, мастерларның эшчеләр белән мөнәсәбәтләренә кагылган урыннары игътибарга лаеклы. Әмма хикәянең төп эчтәлеге, асылы һәм максаты анда түгел. Мәсьәлә ачыклансын өчен, хикәянең эчтәлегенә күз салыйк. Корней Петрович сөйләгән вакыйга менә ничек булган икән: тимер юлларны төзәтү эшләре начальнигы Сәүбән һәм аның хатыны — депода техник булып эшләүче Рәисә, — үз тирәләрендәге бөтен кешене сокландырып, бик әйбәт эшлиләр дә, бик матур яшиләр дә. «Пар күгәрченнәр кебек иде алар, — ди Петрович. — Сәүбән үзе кешегә ачык чырайлы, бик гади мөгамәләле, баһадир сынльГ бер егет иде. Рәисәсе ак каендай зифа, фәрештә кебек ягымлы иде. Ул берберсең яратуларын, ихтирам итүләрен күрсәң иде. Икесе бергә килде исә, яшь егет белән кыз кебек, шаярырга, көлешергә генә торалар иде. Берсе өчен икенчесе үләргә әзер иде аларның». һәм, кинәт, менә шундый күркәм, тату семья таркалып китә. «Рәисә депо начальнигы Никулин белән чуала» дигән гайбәт сүзләр Сәүбән өчен җитә кала һәм ул, чиксез көнләшүеннән, үзенә күрә бер Отеллога әверелеп китә, Рәисәнең һәлакәтенә сәбәпче була: Рәисә, ике айлык баласын күтәреп, үз авылына кайтып китәргә мәҗбүр була һәм анда суга батып үлә. Болай, өстән генә караганда, эчтәлек тә, сюжет корылышы да бик үткен, мавыктыргыч, гыйбрәтлесы- ман. Әмма әдәби әсәр буларак ул бик зәгыйфь эшләнгән. Беренчедән, бу вакыйганы сөйләп китү өчен ничектер җирлек әзерләнмәгән. Ике яшь белгечкә бу фаҗига факты нәрсә бирергә тиеш? Янәсе, алда өйләнәсегез бар, хатыныгызга ышаныгыз, гайбәтләргә колак салмагыз, — хикәянең морале шул һәм, бу очракта, бернинди бәйләнешсез, бернинди сәбәпсез, бернинди логик нигезсез булганга, бик беркатлы яңгырый ул. Икенчедән, Сәүбән-Рәисә фаҗигасен үзен алып карыйк. Ышандырырлык итеп бирелгәнме ул? Юк. Чөнки мондый зур фаҗигане кыска хикәядә йөгереп сөйләп китү алымы гына һич тә күтәрә алмый. Аннары шул кыскалыкйөгереклек- иең үз эчендә дә аңа ышандырырлык дәлилләр китерелмәгән хикәядә. Сәүбән белән Рәисә, аларның эштә һәм үзара мөнәсәбәттә үз-үз- ләрен тотулары, характерлары, мәхәббәтләре һ. б. турында башта сөйләнеп үтелгәннәр андый фаҗигагә бернинди урын да калдырмый кебек. Хикәянең иң зәгыйфь ягы да шунда: гәрчә Сәүбән турында, аның кичерешләре турында хикәядә беркадәр әйтелсә дә, Рәисә турында, гайбәткә аның реакциясе турында бер сүз дә юк диярлек. Ни өчен ул үзенең гаепсез икәнен исбат итми?— /Моңа җавап юк. Чөнки хикәядәге төп вакыйга сөйләнә башлагач та, Рәисә образ буларак юкка чыга, фәкать Сәүбән турында гына сүз бара. Ә ике кеше язмышына бәйләнгән мондый зур фаҗигане бер яктан гына (Сәүбән ягыннан гына) яктыртып күрсәтү көткән нәтиҗәне һич тә бирә алмый һәм мине, укучы буларак, ышандырмый, дулкынландырмый. Рәисәнең авылда «ялгыш кына суга батып үлүе» дә бик ясалма булып, фальшь булып яңгырый. Корней Петровичның бу фаҗига турында сүз ачканда «Мин сезгә бер мәзәк сөйлим әле» дип башлавы үзе үк сәер ишетелә. Бу «мәзәк» сүзе автор тарафыннан абайламыйча ялгыш кына ычкындырып җибәрелгәндер дип белом мин. Ә чынлыкта исә, кайбер очракларда, тирәнтен уйламыйча, ашык-пошык язганда, фаҗигане дә шулай мәзәккә әйләндереп җибәрү куркынычы бар... Башта хаклы рәвештә яхшы дип телгә алынган «Яна йорт» исемле хикәянең дә кайбер кимчелекләре бар. Хикәянең беренче битендә үк Миләүшәләр өе каршына яңа йорт салу турында әйтелә. Автор шунда ук түбәндәге җөмләне яза: «Каршыдагы йортның якты тәрәзәләренә, рәшәткә өсле коймасына сокланып караганда, тиздән шул йортка килен булып төшәрмен, шунда гомерлек бәхетемне табармын, дип башына китердеме икән Миләүшә». Соңрак, Васил турында сөйли башлауга күчкәч, ул йортны, өйләнеп башка чыгу нияте белән, нәкъ менә Васил салдырган булуы әйтелә; шуның белән вакыйгаларның ничек булып бетәчәген алдан ук белдереп куя автор, һәм бу хәл хикәянең кызыклылыгын мәгълүм дәрәҗәдә киметми калмый. Аннары бәхетле тормышка аяк басуда яңа йортның роле (аны символ итеп караганда да, туры мәгънәсендә дә) Миләүшә характерына беркадәр тап төшерә түгелме? Образларның характерын, вакыйгаларның эчке һәм тышкы мәгънәләрен ачып күрсәткәндә, әдәби иҗатта әнә шундый нечкәлекләрне дә игътибарсыз калдырырга ярамый, диясем килә. «Кара таяк»та Әкрәм бабайны «җир убу» кебек кызык бер факт китерелә. Ә хикәядә исә ул үз ролен тиешенчә үтәми, Әкрәм бабайның аягы авырту кебек тышкы бер хәлгә генә кайтарылып калдырыла. (Хикәянең сюжеты да шуңа корылган.) Шулай итеп, дин, хорафат, им- том кебек нәрсәләрне фаш итүгә багышланган хикәядә бу әһәмиятле, кызыклы булып күренгән «мылтык атмыйча кала», әрәм була. Әгәр ул факт тиешенчә файдаланылган булса, хикәя, им-томчы карчыкны фаш итү белән генә чикләнмичә, шул ук юнәлештә тагын да киңрәк, тирәнрәк, көчлерәк булып чыгар иде. Авторның теле, сурәтләү чаралары турында берничә сүз. Монда да яшьлек, тәҗрибә азлык үзен сиздереп тора. Хикәяләрдә әйбәт тәэсир калдыра торган урыннар бар, әлбәттә. Әйтик, менә паровоз тендерына су тутыралар. «Су салмак кына шаулап коела. Тендер эчендә ялтыраган меңнәрчә эрелеваклы күзләр акрын гына өскә күтәрелә. Күбекләнгән су өстеннән йөзгә рәхәт салкынлык бәрә». Әйбәт, образлы итеп әйтелгән («Җәйге көндә»). «Беренче адымнар»дагы токарь булырга теләгән Илдар кадрлар бүлеге мөдире каршында утыра. «Уңайсызланып, боргаланып куйдым. Карашым каршыдагы зур көзгегә төште. Көзгедән зифа буйлы, калку күкрәкле япь-яшь бер егет, үзенең футболка җиңнәреннән чыгып торган көчле беләкләрен кая яшерергә белмичә, аптыраган кыяфәт белән миңа карап тора иде». Монда беренче заттан язылган хикәя героеның тышкы кыяфәтен шундый оригиналь алым белән тасвирлау да, аның бу моменттагы рухи халәтен ачып бирү дә бар. «Паровоз торырга тиешле урында, һавада асылынып калган җиңнән җиргә тоташкан су баганасы гына кояшта ялтырый иде» (23 бит), «Арыш басуы үзенең яшел чапанын ташлап саргая да башлаган» (32) кебек әдәби яхшы яңгырашлы җөмләләр рәтендә, эчне пошыра, колакны тырнап ала торганнары да аз түгел. «Юлдагы ремонт эшләре начальнигы» (5) дип язылган; «Юлларны төзәтү (яки ремонтлау) эшләре начальнигы» дисәк дөресрәк булыр иде. «Эш рәте белә» (6) түгел, «Эшнең рәтен белә» кирәк. «Итәген җыйнап, җитди генә йөри» (7). Бу кыска җөмләнең ике кисәге бер- берсенә ябышмый. «Итәген җыйнап» дигәннән соң «җитди» түгел, «сагаеп», я «саклык белән» сорала. «Аның аяк тавышына тормоз краны өстенә иелеп гәпләшүче ярдәмче белән кочегар башларын күтәрделәр» (21); «Бер ноктага төбәлгән күзләрендә миңа бик нык ышанып җитмичә елмаю күрдем» (25) — болар буталчык, авыр җөмләләр. «Агай сүзсез генә коймага ябыштырылган белдерүгә төртеп күрсәтте» (37). «Сүзсез генә» үз урынында түгел, аны я «белдерүгә» дигән сүздән сон куярга, я, шул урында калдырып, ике яктан өтерләр эченә алырга кирәк иде. «Яшел печән диңгезе» (32), «Яшел үлән диңгезе» (38) — бер-берен кабатлыйлар. «Гомуми төстә тамак кырып, күз кыса» (39); «Картның йөзе чукрак һәм телсез иде» (53) кебек җөмләләр — сүзләрне, мәгънәләренә игътибар итмичә, саксыз куллану нәтиҗәсе. Күргәнебезчә, хикәяләрдә яшь авторның алда үзенә яхшы өметләр баглата торган бәхәссез уңышлары да һәм, шулар белән янәшәдә үк, «яшьлек бәласе» булып, әле әдәби осталык җитмәү нәтиҗәсе булып торган кимчелекләре дә үзләрен бик ачык күрсәтеп торалар. Боларның һәркайсын авторга аңлатып, әйтеп- күрсәтеп үтү аңа мәгълүм дәрәҗәдә ярдәм итми калмас дип уйлыйбыз. һәм моны хәзер үк, нәкъ менә беренче адымнарында ук эшләү аның киләчәге өчен аеруча әһәмиятле. Ә Радик Фәизов иптәш, әгәр ул шулай үзенең беренче адымнарында ук әдәби иҗат эшендә тирән игътибарлылыкны, үз-үзенә таләпчәнлекне арттырса, бүген булган кимчелекләреннән арыныр, киләчәктә укучыларыбызга үзе бик яхшы белгән эшчеләр, тимер юлчылар тормышын чагылдырган, идея-худо- жество" әһәмияте зур булган яңа әсәрләр бирә алыр дип ышанырга мөмкин. Аңа әдәби иҗат кебек авыр һәм катлаулы, җаваплы һәм мактаулы хезмәт өлкәсендә уңышлар телик.