Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ АЧЫК ҖЫЕЛЫШЫ 19 июльдә Г. Тукан исемендәге клубта Татарстан язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышы булды. Анда, «КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы йомгаклары һәм язучылар алдында торган бурычлар» дигән көн тәртибе буенча, Татарстан язучылар союзы правлениясе председателе М. Әмир доклад ясады. Ул июнь Пленумы карарларының әһәмиятенә, аларны тормышка ашыру чараларына, язучылар алдында торган конкрет бурычларга тукталды. Фикер алышуларда катнашучылардан, филология фәннәре докторы М. Гайнуллин үзенең чыгышын әдәбиятта уңай герой проблемасына багышлады. — Әле үткән заман язучылары ук уңай характерлар иҗат итү турында хыялландылар. Ф. Әмирханны гына хәтергә төшерик. Әгәр ул исән булса, бүгенге көн геройлары турында .ничек рухланып язар иде. Уңышларыбыз бик күп. Ләкин чынбарлыгыбыз хакында тагын да күбрәк язарга кирәк. — Язучы иҗатын без аның шәхси эшчәи- леге итеп кеиә карый алмыйбыз, — дип башлады сүзен «Азат хатын» журналының җаваплы редакторы А. Хасанова. — Язучы үзенең иҗади эшчәнлеген халкыбыз алдында торган бөек бурычлар юнәлешендә алып барырга тиеш. — КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы совет язучылары алдына тагын да җаваплырак бурычлар куйды, — диде Татарстан язучылар союзы правлениесенең җаваплы секретаре Р. Мостафин. — Халкыбызның аң һәм культура дәрәҗәсе көннән- көн үсә. Әгәр язучы үзенең белем дәрәҗәсен өзлексез күтәрми икән, ул тормыштан. укучыларыннан артта калачак. Күпчелек язучылар үзләренә тапшырылган җәмәгать эшләрен намус белән башкаралар. Мәсәлән, соңгы көннәрдә генә дә Г. Әпсәләмов укучылар белән 15 тапкыр, ә Г. Бәширов 17 тапкыр очрашты. Н. Дәү- ли, Г. Кашшаф, Г. Галиев, Ә. Давыдов һәм башка язучылар да укучылар янында шулай ук бик еш булалар. Г. Бәширов июнь Пленумы карарларын тормышка ашыру юнәлешендә РСФСР язучылар союзы правлениесе алып барган эшләр турында сөйләде. — Июнь Пленумы безнең тормышыбызга һәм эшебезгә зур яңалыклар алып килер. Моңа жавап итеп, берәүләр иҗат эшен тагын да тизләтә төшәләр, икенчеләре газета битләрендә чыгыш ясыйлар, ә беришләре исә төзелешләргә, колхоз һәм совхозларга — халык арасына ашыгалар. Кыскасы, июнь Пленумы иҗат интеллигенциясе тормышында киләчәккә таба ясалган яңа зур адым булыр. КПСС Үзәк Комитеты Пленумыннан соң ук РСФСР язучылары союзы секретариатының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Секретариатта РСФСРда яшәүче язучыларның иҗат бурычлары һәм аларның Пленум карарларын халыкка җиткерүдә актив катнашулары турында сүз барды. Шул максат белән төрле республика һәм өлкәләргә язучылар бригадалары чыгару, язучыларның колхозларда, завод һәм фабрикаларда халык белән очрашуларын оештыру, Мэскәүдә булсын, урыннарда булсын,, газета һәм журналларда июнь Пленумында кузгатылган җитди әдәби мәсьәләләрне аңлатып бирерлек мәкаләләр белән катнашу, радиода, телевидениедә язучыларның чыгышларын ешайту һ. б. ш. чаралар күрү кирәк табылды. Г. Бәширов РСФСР язучылары союзы секретариатының бу эшлекле чараларын безнең Татарстанда да киң кулланырга тәкъдим итә. — Казан шәһәрендә татар әдәбияты тарихын гьша түгел, ә рус, казакъ, әзербайҗаи, таҗик әдәбиятлары тарихын да яхшы белгән галимнәр аз түгел, — ди ул. — Аларга матбугатта чыгыш ясап, совет әдәбиятының үсеш юлларын яктырту, халык массасына июнь Пленумы карарларын аңлату күп тапкыр җиңелрәк бит. Шулай ук ул күптән өлгергән бер мәсьәләне якын арада хәл итү кирәклеген әйтте. Ул да булса — Казанда иҗат интеллигенциясе Йорты ачу. Г. Бәширов фикереңчә, бу йорт язучылар, композиторлар, художниклар арасында иҗат элемтәсен, иҗат дуслыгын ныгытырга, гомумән, союзлар арасында араны якынайтырга бик нык ярдәм итәр иде. Фикер алышуда шулай ук Я. Вннецкий, Ә. Юныс, М. Садрн, С. Радзневская, Н. Даүли, X. Туфан һ. б. катнаштылар. Җыелыш азагында йомгаклау сүзе белән КПССның Татарстан Өлкә Комитеты 158 идеология бүлеге мөдире урынбасары М. Хәсэнов чыгыш ясады. — Июнь Пленумында кабул ителгән карарлар идеология мәсьәләләренә партиянең гаять зур әһәмият бирүе хакында бик ачык сөйлиләр. Идеология фронтында эшләүчеләр өчен хәзер яңа иҗади этап башланды. Бүген һәр язучының ижаты әпә шул яңа таләпләргә җавап бирерлек югарылыкта булырга тиеш. Татарстан язучыларыныи V съездыннан соң үткән кыска гына вакыт эчендә яңа романнар иҗат ителүе — бик куанычлы күренеш. Ләкин тормыш гаять зур тизлек белән хәрәкәт итә. Барлык язучылар да әпә шул тизлектән калышмыйлар дип әлегә без һич әйтә алмыйбыз. Бу очракта язучылар коллективы көчен дөрес урнаштыра белү зур роль уйный. Коллективтагы көчләрне бөтен әдәби жанрлар да чын мәгънәсендә эшлекле хәрәкәт итәрлек итеп урнаштырырга кирәк. Язучылар союзы правлениесе теге яки бу язучыга аеры»! темалар тәкъдим итсә, бер дә начар булмас иде, дип уйлыйбыз. Редакцияләргә авторларга таләпчәнлек- не, укучылар алдындагы җаваплылыкны арттырырга кирәк. Җыелыш язучыларның нжади эшчәнлекләрен тагын да күтәрү юнәлешендә конкрет чаралар билгеләде. ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүччәт Академия театры тугандаш Башкортстан республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә бер айлык җәйге гастрольдә булды. Коллектив бу вакыт эчендә 50 тапкыр спектакль күрсәтте. Гастроль репертуарына татар һәм рус драматургларының ун әсәре кертелгән иде. Театрның артистлары һәм режиссерлары клубларда, культура сарайларында эшчеләр һәм колхозчылар белән очраштылар. Башкортстан хезмәт ияләренә яхшы хезмәт күрсәткәне һәм гастрольне уңышлы үткәргәне ©чей БАССР Верховный Советы Президиумы, хезмәт ияләренең Уфа шәһәре Советы Башкарма Комитеты, шәһәр партия комитеты, Бөтенсоюз театр җәмгыяте театрны почет грамоталары белән бүләкләделәр. Гастроль тәмамлангач, ике группа артистлар республикабыз районнарына чыгып киттеләр һәм авыл халкына Ш. Шаһгалиның «Без аерылышмабыз», X. Вахитның «Кайда соң сип?» исемле пьесаларын күрсәттеләр. * ф > Август башында Оренбург музыкаль комедия театры коллективы Казанга җәйге гастрольгә килде. Казан һәм республика тамашачылары, бу коллектив башкаруында, барлыгы 14 әсәр карадылар. Оренбург артистларының чыгышларын Татарстан хезмәт !гяләре бик җылы кабул иттеләр. СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА РСФСР Культура министрлыгы һәм Латин Америкасы илләре белән дуслык һәм культура хезмәттәшлеге Советы ассоциациясе художниклар В. Иванов һәм О. Ос- совский әсәрләреннән «Куба» исемле күргәзмә оештырганнар иде. Бу күчмә күргәзмә Казанда да булды. Кыска гына вакыт эчендә аны бик күп хезмәт ияләре карады. 26 июльдә, күргәзмә ябылу уңае белән, айда куелган әсәрләрне тикшерү оештырылды. Тикшерү героик Куба халкы белән дуслык митингысына әверелде. Чыгыш ясаучылар Куба халкы тормышы белән тирәнтен кызыксынуларын һәм бу баһадир халыкка чиксез ихтирам, дуслык хисләре саклауларын әйттеләр. * Әсәрләре илебезнең күп .кенә музей залларында булган, Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашкан. «Ерак юлга», «Мәскәү. Өченче километр», «Мәс- кәү. Комсомол мәйданы» дигән картиналарның авторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе художник Н, Д. Кузнецов иҗатына багышланган күргәзмә Татарстан музеенда да оештырылды. Художникның «Казан Кремле». «Казан — биш диңгез порты», «Кабай күлендә кыш» исемле хезмәтләре күргәзмә караучыларда әйбәт тәэсир калдырды. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР ҺӘМ ОЧРАШУЛАР Башкортстан АССР Октябрьск шәһәре Төрекмән поселогы клубында Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь X. Мө- җәйнең ижат һәм тормыш юлына багышланган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә шагыйрьнең якыннары һәм аны белүчеләр чыгыш ясадылар. Шагыйрь М. Садри, шагыйрь Виктор Волков һәм балалар язучысы Георгий Ла- донщиков белән берлектә, Астрахань шәһәренә барды. Анда ул Астрахань шәһәре азучыларының семинарында һәм Астрахань өлкәсе яшь азучыларының беренче конференциясендә катнашты. * ф Р. Мостафин һәм М. Садри «Пустые Моркваши» ял йортында үткәрелгән әдәби кичәдә катнаштылар. Р. Мостафин ял итүчеләргә герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм ижаты хакында сөйләде, М. Садри үзенең шигырьләрен укыды. * Ю. Белостоцкин һәм М. Садри Югары Осланда ял итүче пионерлар оештырган әдәби кичәгә кунак булып килделәр, язучылар пионерларны үз әсәрләре белән таныштырдылар һәм балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Татарстан язучылар союзы правлениесе тапшыруы буенча, яшь язучылар: Д. Сөн- гатов, Р, Гатауллин, Р. Файзуллин Пермь өлкәсенә бардылар. Алар андагы колхозчы- ларга татар язучыларының иҗатлары хакында сөйләделәр һәм үз әсәрләрен укыдылар. Композитор Заһид Яруллин Мамадыш идарәсе Кече Сөм авылында колхозчылар Һәм укучы яшьләр белән очрашты. Кичәдә Заһид ага Яруллин үзенең улы Ф. Яруллни, бөек шагыйрь Г. Тукан, халкыбызның сөекле композиторы С. Сәйдәшев тормышына һәм иҗатына бәйле истәлекләр сөйләде. ЯЗУЧЫЛАР КОМАНДИРОВКАДА Июль аенда шагыйрь Р. Гәрәй, Культура министрлыгы командировкасы белән, Боп- дюг районына барып кайтты. Командировка вакытында шагыйрь районда яшәүче яшь авторлар, колхозчылар һәм механизаторлар белән очрашты. 18 июль көнне шагыйрь Н. Дәүли, композиторлар М. Латыйпов һәм Ә. Хәйретди- нов, концертмейстер Р. Сафиуллин Питроч идарәсенең «Кощак» совхозына .килделәр. Алар совхоз эшчеләре алдында татар совет шагыйрьләре һәм композиторларының әсәрләрен башкардылар. Күптән түгел генә И. Юзнев, Н. Дәүли. Г. Мехәммәтшин, Р. Әхмәтҗанов, композиторлар А. Ключарев, М. Латыйпов, РСФСР- нык халык артисты А. Шамуков, республика халык иҗаты йорты директоры М. Яруллина һ. б. Саба районы культура работниклары һәм авыл хезмәт ияләре белән очраштылар. Алар тыңлаучыларны татар әдәбияты һәм сәнгатенең бүгенге торышы белән таныштырдылар. Соңыннан, язучылар тамашачыларга әсәрләрен укыдылар, композиторлар үзләренең яңа көйләрен башкардылар. РСФСР- ның халык артисты А. Шамуков М. Җәлил шигырьләрен һәм үз мәсәлләрен укыды. Шул ук көнне язучылар, композитор һәм артистлар, ике бригадага бүленеп, М. Җәлил исемендәге һәм «Авангард» колхозы басуларында эшләүчеләр янына чыктылар. Аннан, Н. Дәүли, И. Юзнев, Г. Мөхәммәтшин, Р. Әхмәтҗанов «Җиңү байрагы» газетасы редакциясендә булдылар. Алар редакция каршындагы яшь язучылар түгәрәге членнары әсәрләрен тикшерүдә катнаштылар. Язучы Г. Бәширов, «Таң беленгәч» романының дәвамына материаллар туплау максаты белән, Зәй районы колхозларында, Әлмәт нефтьчеләре янында булып кайтты. Командировка вакытында язучы колхозчылар һәм эшчеләрнең эш һәм тормышлары белән танышты, хезмәт ияләренә июнь Пленумы карарлары хакында сөйләде. Июль аенда шагыйрь Ә. Юныс Чистай районы колхозларында иҗат командировкасында булды. Ул авыл хезмәтчелләренең эшләрен һәм тормышларын өйрәнде. БОЛГАРИЯ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КАЗАНДА Июль аенда Болгария журналистлары: «Работннческо дело» газетасының баш редакторы Г. Боков һәм «Земеделско знаме» газетасының баш редакторы X. Трайков республикабыз башкаласы Казанда булып киттеләр. Кунаклар Казан Кремле, В. И. УльяновЛенин исемендәге университет һәм шәһәрнең башка кайбер урыннары белән таныштылар. ЭШЧЕЛӘР СЫЙНЫФЫ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ТУРЫНДА ИҢ ЯХШЫ ҖЫРЛАРГА БӨТЕНСОЮЗ КОНКУРСЫ Профсоюзларның булачак XXII съезды уңае белән, ВЦСПС, СССР композиторлары союзы һәм СССР язучылары союзы Ватаныбызның эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт турында иң яхшы җырларга конкурс игълан иттеләр. Конкурсның максаты — хор, солистлар, вокаль ансамбльләр өчен эшчеләр сыйныфына, героик хезмәткә, совет кешесенең рухи байлыгына дан җырлаган әсәрләр иҗат итү. Конкурска профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар, шагыйрьләр катнаша. Конкурсның беренче туры 20 июльдән 20 сентябрьгә кадәр республика, край һәм өлкәләрдә, икенче туры 20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр Мәскәүдә үткәрелә. Авторлар конкурска элек басылмаган һәм башкарылмаган әсәрләрен тәкъдим птәләр. Әсәрләр бер данәдә җибәреләләр (клавир һәм партитура). Милли телдә язылган җыр текстларының башкару өчен җайлаштырылган русча тәрҗемәләре булырга тиеш. Республика, край һәм өлкәләрдә югары бәя алган әсәрләрне профсоюзлар советлары икенче турга Мәскәүгә җибәрәләр. Иң яхшы әсәрләргә биш премия билгеләнгән. Беренче бер премия мең сум, икенче ике премия җидешәр йөз сум, өченче ике премия бишәр йөз сум. Болардан тыш һәркай- сы икешәр йөз сумлык тагын биш премия бар. Жюри составында композиторлар: Ю. Милютшг, В. Белый, К. Молчанов. А. Пахмутова, шагыйрьләр: Е. Долматовский, Л. Ошанин, В. Федоров һ. б