Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШЧАН БАТЫРЛЫК ҺӘМ СӘНГАТЬЧӘ МАТУРЛЫК СЕРЕ

(Галимҗан Ибраһимовның иҗат методына һәм әдәби осталыгына карата) алимҗан Ибраһимовның 30 еллык иҗат юлы татар әдәбияты тарихында киң һәм якты булып ярылып ята. Бу юл үзенең башын Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирханнар чорының демократик идеалларыннан алып, социалистик революция аша күп милләтле совет әдәбиятының реалистик магистраленә килеп кушылды. Үзенең иҗат юлында күпме генә авыр эзләнүләр, кыенлыклар кичермәсен, Ибраһимов, һәрвакыт заманның төп геройларын табып, аларны калку итеп сурәтләргә ашкынды. Нәкъ менә шул геройлар аша ул халык белән сәнгать арасындагы бәйләнеш серләрен ачарга омтылды. Әлбәттә, моңа ирешү тиз генә һәм җиңел генә булмады. Әмма, художник һәм сәнгать кемнәргә, нинди максатларга хезмәт итәргә тиеш, поэзияне кайдан, кемнәр тормышыннан алырга кирәк? — дигән сорауларга җавапны ул туктаусыз эзләде. Аның 1915 елда язган түбәндәге фикерләре шул яктан бик тә гыйбрәтле: «Сәнгатькәр- нең — теләсә шагыйрь вә әдип булсын, теләсә рәссам вә композитор булсын — халыкка мөнәсәбәтенең, халыкның аны үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере —иштә шул ике йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә тәҗәссем итүендә, сүз беләнме, рәсем беләнме шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькәрнең йөрәгеннән халык йөрәгенә турыдантуры юл салынуындадыр» («Сәнаигы нәфисә альбомы», 1915 ел, 13—14 битләр). Ибраһимовның 1907—1914 еллар арасында иҗат иткән «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәясендәге Зәки шәкерт, «Татар хатыны ниләр күрми»дәге Гөлбану, «Яшь йөрәкләр»дәге Зыя, Мәрьям, «Көтүчеләр»дәге Вахит, «Безнең көннәр» романындагы Даут Урманов, Зариф Булатов, Гәрәй Солта- нов һәм башка шундый типлар заманның тынгысыз кешеләрен, явызлык, коллык белән көрәшкә чыккан яшь геройларын аңлау, гәүдәләндерү юлындагы беренче тәҗрибәләре, беренче үрнәкләре булдылар. Билгеле, болар шул чорның зур иҗтимагый көрәшләрендә чыныккан алдынгы геройлар дәрәҗәсенә күтәрелә алмадылар әле. Чөнки язучының тормышны, тарихи барышны, халыкны аңлавы да тиешле политик югарылыкта түгел һәм иҗатының реалистик мөмкинлекләре дә ачылып, өлгереп җитмәгән иде. Әмма шунысы әһәмиятле: Г. Ибраһимов та, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Камал кебек замандашлары белән бергә, әдәбият, сәнгать үзәгендә яңалыкның искелеккә каршы көрәше торырга тиеш дигән концепцияне яклап иҗат итте. Аның иҗат байрагына да әнә шул көрәшне күрсәтү теләге бик ачык итеп язылган иде: «Егерменче гасырның башлары- • нача без борынгыча яшәдек. Хәзер татар уянды. Яшәү юлында яңалыклар эзли башлады. Безнең хәятның хәзерге көннәре — искелек җимерелеп, яңалык мәйдан ала Г 144 башлаган бер дәвер. Бу дәвердә картраклар борынгы уйны, борынгы хәлләрне сакларга, яшьләр аны ватарга, җимерергә, яна рәвешчә яшәргә тырышалар. Ике арада көрәш бара, бу көрәш бншенче елдан соң аеруча куәт алды» (Ибра- һимов. «Әдәбият кануннары», 1916). Ләкин яңалык ягында торып, искелеккә каршы көрәшкә чыккан кешеләрнең теләк һәм язмышларын сурәтләгәндә, Октябрьга кадәр язучы үзе тирән каршылыкларга очраган шикелле, аның уңай геройлары да авыр язмыш кичерергә дучар булдылар. «Яшь йөрәкләр» романының төп геройларыннан, мәсәлән, Зыя һәм Мәрьям үзләренең рухи ирекләре өчен, шуның бер күренеше булган тигез мәхәббәтләре өчен, борынгыдан калган кыргый тәртипләргә, ата-аналарның иске гадәтләренә, яшьләрне һаман да кол итеп тотуларына каршы көрәшергә телиләр: «Тормыш киңәйсен, һәркем ирекле булсын, дөньяда матурлык белән ирек кенә солтанлык итсен...» дигән якты теләк белән яшиләр алар. Ләкин бу максатларына ирешә алмыйлар, кызганычлы рәвештә һәлак булалар, чөнки алар— инде тәмам черегән, әмма һаман да үзенең өстенлеген сакларга тырышкан иске тормыш белән көрәштә көчсезләр әле. Алар хыял иткән Бәхет һәм Азатлык патшалыгы да куе томан эчендә. Аны күрү өчен башка караш һәм аңа ирешү өчен революцион кыюлык, сынмас батырлык һәм бетмәс тәвәккәллек кирәк. Әмма Галимҗан Ибраһимов хакыйкать һәм ирек өчен көрәшкә ашкынучыларны, кол булып яшәргә теләмәүчеләрне үз әсәрләренең уңай геройлары итү позициясендә ныгый барды. Асылда инде 1914 елда язылып та, тик 1920 елда гына дөньяга чыга алган «Безнең көннәр» романы тулысы белән шуны раслый. Билгеле, язучының дөньяга карашына һәм сәнгатьчә принципларына хас каршылыклар бу әсәрендә дә саклана, дәвам итә әле. Әмма анда заманның уңай геройларын, ягъни тарихны яңарту, хаклык һәм азатлык өчен көрәшүчеләрне күрсәтүгә табан инде зур гына адым да атланган иде. Туры мәгънәсендә революциягә һәм халыкка хезмәт итү теләге белән янучы яшь кешеләр язучының игътибарын, мәхәббәтен яулап алдылар. Болар арасында аеруча Даут Урманов — иң яратып һәм җанлы итеп сурәтләнгән геройлардан берсе. Эчке табигате һәм теләкләре белән намуслы булган бу тип азатлык өчен көрәшкә кушылган татар интел лигенциясенея дөньяга карашында һәм психологиясендә текә борылышлар барлыкка килүе турында сөйләде. Үзенең матур идеалларына табынып, алга ашкынган романтик Даут Урманов тормыш авырлыкларына, киртәләренә бәрелеп, реакция караңгылыгында дөрес юлны таба алмыйча аптырый, ләкин азатлыкка һәм халыкка булган кайнар мәхәббәтеннән ваз кичми. «Безнең көннәр» романының 1920 елгы басмасында язучы үзе һәм аның беренче геройлары нинди изге теләкләр-белән янып, зур тормыш, һәм көрәш мәйданына атлыгуларын бик төгәл характерлаган бер романтик девизны китереп, югарыда сөйләнгәннәргә билгеле күләмдә йомгак ясарга мөмкин булыр иде: «...Анда үзенең могҗиз нуры белән гареш ачылган, һичбер куәт яшь йөрәкләрне аңа таба барудан, аңа ирешү юлында ашкынудан тыя алмаячак. Бу ашкынудан нинди нәтиҗәләр туар, нурлы гарешка очырып мендерәчәк канатлар бармы? —Алар моны уйлый алмыйлар. Хәят дулкынлана, тарих белән ясалып килгән иске тормыш төбе- тамыры белән кузгала, анда, ерак күктә, матур киләчәк — нурлы гареш ялтырый. Яшь күңелләр үзләрен моңар барудан тыя алмыйлар» (14—15 нче битләр). Галимҗан Ибраһимов тормыш-, ның алга үсешенә, үзгәрешенә нигез булган законнарны, иҗтимагый сәбәпләрне һәм хәрәкәтләрне күрергә теләп, аларга чын күңелдән теләктәшлек итеп, социалистик революциягә табан барды, һәм, ниһаять, революцияне, ул күптән көткән бөек Матурлыкның, Азатлыкның, 10. .С. Ә." № 8. 145 Бәхетнең., Хаклыкның һәм Батырлыкның тантанасы дип шикләнмичә кабул итте. Резолюциянең башында ук инде язучы үзенең күпләгән мәкаләләрендә яңа тормышның бнк авыр шартларда мәйданга чыгуы, тарихи борылышны ачы хакыйкате, дөреслеге һәм драматик катлаулылыгы белән аңларга кирәклек хакында сөйләде: «һәрбер «туу», һәрбер нәрсәнең дөньяга килүе гадәттән тыш авыр газаплар эчендә булган кебек, — дип язды ул 1919 елда, — һичбер нәрсә үзенең тууы белән аякка басып, рәхәт кенә яшәп китә алмаган кебек, иҗтимагый азатлык та кан эчендә туды; ул да тиз генә үзенең бөтен куәтен җәеп җитә алмады, ул да үзеннән көткән бәхетләрне күз ачып, күз йомганчы дөнья йөзенә биреп җиткерә алмады; ләкин бу безнең өметебезне өзми, моңа карап без юлыбыздан кайтмаячакбыз» («Кызыл Армия» газетасы, 7 ноябрь, 1919 ел). Социалистик революциянең беренче елларында ук күпләгән татар совет азучыларының дөньяга карашында, чынбарлыкка мөнәсәбәтендә һәм алар тудырган әдәби геройлар психоидеологиясендә тарихи оптимизм ныклы тамыр җибәрде. Язучыларның да, әдәбн геройларның да идеаллары алга — тагын да матуррак киләчәккә төбәлгән иде. Менә шул илһамлы омтылыш яшь совет әдәбиятының романтик пафосы булды. Революция дошманнары белән рәхимсез көрәш чоры яшь совет әдәбиятында җиңүгә һәм киләчәккә ышанычны тагын да ныгытты, аның үзәгендә кешегә, кешенең якты акылына һәм батыр хезмәтенә мәхәббәт шикелле зур гуманизм торачагын раслады. Аякка баса башлавының беренче көннәреннән үк күпмилләтле совет әдәбияты коммунистик җәмгыять төзү идеалын кыйбла иткән кеше сыйфатларына игътибарын юнәлтте. Шул сыйфатларның күркәмлеген мул итеп ачу һәм күрсәтүне үзенең төп реалистик максаты дип билгеләде. Ибраһнмов иҗаты да тулысы белән шушы максатка хезмәт итә башлап, татар совет әдәбиятында тарихи оптимизм һәм социалистик гуманизм идеяләренең кыска гына бервакыт эчендә ничек тамырлануын һәм чәчәк атуын тулы чагылдыру дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның барлык уңай геройлары матур киләчәкне якынайту өчен көрәшәләр һәм киләчәк белән бәйләнешләрен, әмма киләчәккә бару җиңел түгеллеген тирәнтен төшенеп хәрәкәт итәләр. Революцион-тарихи омтимизм идеясе — язучының дөньяга карашында урын алган ниндидер бер гомуми категория, абстракт төшенчә генә түгел. Аның иҗат методын, чынбарлыкны художникларча сиземләвең билгеләүче төп идея факторларыннан берсе дә ул. Әлбәттә, тарихның текә борылышы, иҗтимагый революция чоры Ибраһнмов идеалларының чынбарлык белән якынлашуына хәлиткеч йогынты ясады. Менә шул вакытта аның яңа' эстетик идеаллары да илһамлы булып формалаша башладылар. Аларныц үзәгендә торган зур бер мәсьәлә — заманның яңа геройларын, яңа кешеләрен сурәтләү мәсьәләсе дә тик социалистик революция җирлегендә генә хәл ителде. Аның чын мәгънәсе исә революция кешесенең, үз идеясенә, халык азатлыгы өчен көрәшкә гашыйк булган көрәшченең политик һәм мораль олылыгыңа, кешелек матурлыгына дан җырлаудан гыйбарәт. Нәкъ менә шушы ноктада Ибраһнмов иҗаты Горький аңлаган мәгънәдәге гуманизм белән сугарылды да: туган илендә хаклык һәм ирек чәчәк атсын дип актив көрәшүче кеше аңа барыннан да элек якын, кадерле булды; шундый кешенең гражданлык батырлыгын һәм рухи матурлыгын ул үз иҗатында күрсәтүне максаты ител куйды. 1920 елда язылган «Яңа кешеләр» драмасы һәм 1922 елда басылган «Кызыл чәчәкләр хикәясе» — әнә шул максатка ирешү юлында беренче кыю тәҗрибәләр булдылар. Болар икесе дә, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «тарихның яңа сафланган йом 146 шак туфрагында үсеп килгән асыл ирләргә» багышландылар. Гражданнар сугышы елларының дәһшәтле һәм фаҗигале күренешләрен эченә алган «Яна кешеләр» (драмасы үзенең, исеме белән үк язучының нинди темага, нинди геройларга игътибар итүен ачык искәртеп тора. Россия тормышын тамырыннан әйләндереп ташлаган зур тарихи вакыйгалар эчендә, яңа революцион теләк һәм максатларга хезмәт итү рухында тәрбияләнә башлаган халык геройлары сәхнәгә чыгалар. Алар әллә кайдан, күктән төшмәгәннәр, ә кичәге иске кешеләр. Ләкин бүген тарихның үзгәрүе аларны да яңарта, үзгәртә. Бигрәк тә Батырхан образы — шушы процессны тулы гәүдәләндергән геройларның берсе. Үзенең мәхәббәтенә һәм ирлек намусына тап төшергән бай малаен үтергән өчен, каторгага сөрелгән бу бунтарь кеше — гади крестьян егете авыр тормыш мәктәбен үтеп, иҗтимагый хаксызлыкка каршы көрәш сафларына баса. Социалистик революция аны үзенең кешелек кыйммәтен һәм халыкка хезмәт итү шикелле зур гражданлык бурычын аңлауга китерә. Шул рәвешчә, бу герой тарихи вакыйгалар һәм сыйнфый көрәшләр эчендә үзенә урын таба, тәрбия ителә башлый. Ниһаять, ул революция армиясен яңа җиңүләргә илһамландыручы җитәкчеләрнең берсе булып китә. «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндә дә Ибраһимов шундый геройларның тормыш тарихын беренче планга куя. Болардан бигрәк тә Солтан һәм Шаһбаз образларында Батыр- ханга якын, уртак сыйфатларны табарга мөмкин. Әмма революциягә килү юлында аларның үз тарихлары, үз биографияләре бар. Батырхан һәм Солтан образларының Ибраһимов иҗаты үсешендә әдәби һәм мәгънәви әһәмияте зур иде. Беренчедән, алар аша социалистик революциянең кешене тәрбия итүче, үзгәртүче гуманистик көче күрсәтелде, шул хакыйкатьнең тормышча ил ыгы расланды. Икенчедән, язучы нәкъ менә 20 нче еллар башындагы безнең әдәбиятта стихияле — анархии күренешләргә^ индивидуалистик геройларга романтик төс бирергә маташуларны кире какты. Шундый фактларның берсен күз алдында тотып, ул 1923 елда түбәндәге фикерләрне язып чыккан иде: «Гали Рәхимнең «Идел»ендәге кебек, буржуа сазында черегән кызганыч бер интеллигентның елга буенда ялгызы юләрләнеп, үзенең хәерче «рухында» нидер эзләнеп азаплануы кебек, иске, ташландык маузуглар безнең хәзерге әдәбиятыбыз эчендә тормышның әле җимерелеп, карангы бер иҗтимагый почмагыннан эрен- ләнеп чыккан бер шеш, бер чир кебек булып калды. Революционер каләмнәр исә киң массаны алалар, зур 'иҗтимагый коллективларның көрәшләрен, халык эчендә эш, хезмәт моментларын мәйданга чыгаралар» (Г. Ибраһимов. «Әдәбият мәсьәләләре», 1960 ел, 147 бит). Галимҗан Ибраһимов үзенең бу карашларын әдәби әсәрләрендә дә эзлекле рәвештә үткәрде. Аның геройлары— «буржуа сазында черегән кызганыч интеллигентларга»,, «үзенең хәерче рухында нидер эзләп азапланучыларга» капма-каршы торалар. Алар көрәш, яшәү һәм хезмәт илһамы белән сугарылып, тормыш матурлыгының ләззәтен, мәгънәсен җәмгыятьне үзгәртүче кешеләр—халык арасында табалар. Аларның романтикасы да шунда. Алар үзләрендә миллионнарның, теләк һәм омтылышларын туплаган гади, әмма горур кешеләр. Нәкъ шундый геройлар 1928 елда басылып чыккан «Тирән тамырлар» ромаЕШнда да күркәм итеп сурәтләнделәр. Ибраһимов иҗатында социалистик революция аша үзенең идеалына, теләгенә һәм бәхетенә ирешкән герой, һичшиксез, үзәк урыннарның берсен алды. Менә шул геройны эзләү һәм табу юлында аныц иҗат методына, әдәби стиленә һәм осталыгына хас яңа сыйфатлар да өлгерделәр. 20 нче еллар азагындагы татар әдәби тәнкыйтендә Ибраһимовнын. 10* 147 иҗат методын бәяләү тирәсендә бәхәсле фикерләр күтәрелгән иде. Болар арасында гомумән үткәндәге әдәби мирас белән совет әдәбияты бәйләнешенә беркатлы, хәтта тупас карашлар булган шикелле, Ибраһимов иҗат методы, стиле һәм әдәби осталыгы турында да каршылыклы һәм хата фикерләр байтак әйтелде. Бигрәк тә, мәсәлән, романтизм белән реализмны капма-каршы куюга нык кына басым ясалып, романтизм — совет әдәбиятына чит, буржуаз, реакцион күренеш дип игълан ителде һәм безгә фәкать реализм гына кирәк дигән таләп куелды. Ибраһимов иҗатына карата да шушы концепция нигез итеп алынды. Әмма язучының иҗат практикасы моның нәкъ киресе турында сөйләде: электә дә һәм революциядән соң да аның иҗатында реализм һәм романтизм күренешләре бер- берсеиә үрелеп чагылдылар. Әлбәттә, мондый күренешләр, элементлар һәр очракта да бер ноктада, бер хәлдә калмадылар. Тарихи чорларга һәм язучының дөньяга карашы үзгәрүгә нисбәтән, аның иҗат методында да, әдәби стилендә дә тирән- тен яңару һәм үзгәрү барлыкка килде. Совет чорында Ибраһимов өзлексез рәвештә реализм позициясендә үсеп һәм романтизм традицияләрен шуның аерылмас өлешенә әверелдерә барып, яңа сәнгатьчә идеаллар яктылыгында чынбарлыкны дөрес һәм тулы чагылдырган әдәби методны тапты. 20 нче елларның башында ук инде Ибраһимов, татар совет әдәбиятының беренче үрнәкләренә, революцион яшь әдипләрнең иҗатларына күз салганда, реализм белән романтизмның ничек гәүдәләнә башлавына игътибар итеп, кызыклы гына фикерләр әйтеп чыккан иде. «Һәрбер әдәби кисәк, бер шигырь, бер хикәя, бер дра-ма, комедия, һәрбер поэма, — диде ул үзенең 1923 елгы бер мәкаләсендә, — бездә хәзер менә шул киң көрәш, тормыш яланнарын ала, моны сыйнфый рух белән сугара, реализм нигезе буенча хәяттагы эксплуатация катлауларын ача, тарихның үзәгендә туып килгән киләчәк мәгънәне — иҗтимагый азатлыклар юнәлешен... күрсәтергә тели: хезмәт, тормыш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре, болар- ныц икътисади тамырлары! ...Бу көрәшләр реаль туфракта кузгалып, романтизм хыялы белән пәрдәләнәләр». (Г. Ибраһимов. «Әдәбият мәсьәләләре», 146, 147—148 битләр.) Бу фикерләрнең төп мәгънәсе — совет әдәбияты тормышны дөрес чагылдырып кына калмый, ә аның алга үсә торган якларын, киләчәккә нигез булырлык яңа сыйфатларын, яралгыларын һәм халыкның яшәү матурлыгы, бәхете өчен алып барган иҗтимагый көрәшен, батырлыгын киң колач белән, илһамлы итеп сурәтләргә һәм шуның белән массаның активлыгын арттырырга, аңарда дәрт кузгатырга тиеш диюдән гыйбарәт иде. Социалистик революцияне чын күңелдән кабул итеп, Галимҗан Ибраһимов әнә шунда гүзәл чынбарлыкны һәм тормышка ашкан романтик идеалны да тапты. Хәзер инде аның иҗатына хыял ителгән түгел, ә реаль тормыш романтикасы бәреп керде. Ә бу романтика исә тормыштагы, кешеләр эшчәнлегендәге батырлык шигъриятен, матурлыгын һәм югарылыгын раслау иде. Шуның өчен дә Ибраһимов иҗатында яңа заманның уңай героен, революция каһарманын калку итеп, аны тормыш героикасы эчендә чыныккан олы җанлы һәм киләчәкнең гүзәллегенә ышанып, ашкынып яшәүче кеше итеп сурәтләү алга этәрелде. Революция, көрәш һәм гомумән тормыш авырлыклары, каршылыклары эчендә җитлегүче, формалашучы һәм шундый чынбарлык шартларында үзенең максатына ирешүче, бәхетен табучы кеше — менә шул үзәк герой булып, Ибра- һимовның «Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр хикәясе» һәм «Тирән тамырлар» шикелле әсәрләре аша үтә. Ул герой халык азатлыгы өчен көрәштә үзенең батыр характерын ача, рухи матурлыгын күрсәтә. Ул 148 геройның урыны — Батырхан, Камәр, Солтан, Шаһбаз, Гыилаҗи, Фәхри, Садыйк һәм башка шундый күпләгән типлар галлереясендә. Классик романтизмда ирек даулап көрәшкә күтәрелгән герой үзен әйләндереп алган чынбарлык белән мөнәсәбәтен, бәйләнешен, ниндидер көтелмәгән сәбәпләр, очраклы хәлләр аркасында өзәргә мәҗбүр ителә; геройның ирек өчен көрәше котылгысыз газапка әверелә, аның идеалга, максатка ирешү юлында һәлакәт, явызлык бармак янап тора. Шуңа күрә геройның язмышы да кешене кысрыклаган авыр шартларны, явызлыкны җиңү белән гүгел, ә шулардай җиңелү белән тәмамлана. Г. Ибраһимовның беренче әсәрләрендә дә романтизмга хас мондый трагизм нык кына сизелгән иде. Аеруча «Яшь йөрәкләр» романы моның типик бер үрнәге була ала. Ә совет чоры иҗатында Ибраһимовның геройлары күпме генә фаҗигале язмыш һәм авыр хәлләр кичермәсеннәр, алар инде килеп чыккан тарихи һәм иҗтимагый ситуацияләрнең ирексез корбаннары гына булып калмыйлар: алар ирекне яулап яки аңа ирешү өчен кирәкле юлны, перспективаны ачык күреп һәлак булалар. Хәтта барлык уңай геройларга бу сыйфат тулысы белән уртак булмаса да (мәсәлән, «Татар хатыны ниләр күрми»дәге Гөлбану кебекләргә), барыбер алар- ның һәммәсенең дә язмышын реаль иҗтимагый һәм тарихи сәбәпләр хәл итәләр. Шул рәвешчә, вакыйгаларны һәм геройлар язмышын алга айдәүче көч итеп «тарихи зарурият» идеясен эстетик идеал нигезенә салуы белән Г. Ибраһимов иске романтик принципка — үз рухының серле тирәнлегенә чумган, әмма иҗтимагый һәм тарихи дулкыннар бәрүеннән егылган геройны идеал итүгә каршы булган позицияне — реализм позициясен тулысымча яклады. Ибраһимов — әдәби әсәрдә тормышны һәм геройны эпик сурәтләү чараларын эзләү юлында иң актив иҗат иткән язучылардан. 20 иче еллардагы совет әдәбиятында мондый чаралар ике юнәлештә калку булып күренде. Берише язучылар киң халык массаларының революцион хәрәкәттәге ролен күрсәтүне максат итеп, аерым геройның индивидуаль, шәхси сурәтен игътибар үзәгенә куймадылар, ә башка бер төркем язучылар исә революция көрәшчеләренең конкрет һәм индивидуаль характер, портретларын бирергә теләделәр. Әлбәттә, совет әдәбияты үскән һәм авың реалистик тәҗрибәсе тупланган саен, бу ике юнәлеш бер-берсенә бик нык якыная, аралаша барды. Халыкның революцион хәрәкәтен аның үз эченнән күтәрелгән һәм үз шәхси йөзләре, характерлары күренеп торган типлар аша бирү күпләгән язучыларның игътибарын җәлеп итте. Рус совет әдәбиятында Михаил Шолохов, Алексей Толстой, Александр Фадеев кебек язучыларның әсәрләрендә шундый типлар урын алды. Галимҗан Ибраһимов иҗатының башыннан ук үзенчәлекле әдәби типларны, кискен характерларны күрсәтүгә омтылыш көчле булды. Ләкин күп кенә очракларда анык беренче геройлары үтә үзенчәлекле сыйфатларга ия булып, алар шәхсисубъектив ягы күпертелгәнлек, ягъни романтизмга хас берьяклылык белән күзгә бәрелеп тордылар әле. Ул геройлар күн вакыт үзләренең эчке дөньяларына бикләнгән хәлдә хәрәкәт итәләр. Тик социалистик революциядән соң гына Ибраһимов геройлары халыкның киң иҗтимагый тормышы, зур тарихи вакыйгалар һәм гомумән катлаулы хәлләр, ягъни эпик чынбарлык эченә кереп, шунда үзләренең характерларын, кыланышларын, теләк-омтылышларын ача башладылар. Башкалардан кискен рәвештә аерылып торган шәхескә, шундый герой образына мәхәббәтен һич тә ташламыйча, язучы үзенең типларын яңалыкның искелеккә каршы булган рәхимсез көрәше һәм киң халык хәрәкәтләре эчендә гәүдәләндерде. Менә шушы моментны ул социалистик реализм әдәбиятының иң кыйммәтле эпик сыйфатларыннан санады. «Минемчә, — диде ул, — әдәби әсәрләр тор 149 мышның каты көрәшле, күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, жаилы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына, социалистик реализмга ирешеп булачак». («Әдәбият мәсьәләләре», 219 бит.) Ибраһимов бервакытта да үзенен әсәрләрендә тормыш кыенлыкларын, каршылыкларын һәм геройлар язмышындагы фаҗигале, авыр, күңелсез якларны сурәтләүдән читләшмәде. Киресенчә, иҗаты үскән, таланты җитлеккән саен, андый каршылыклы һәм фаҗигале хәлләрне тирәнрәк, дөресрәк итеп күрсәтә, ача барды. Бу осталыкка исә тормыш вакыйгаларын һәм геройлар язмышын иҗтимагый-тарихи сәбәпләргә һәм шартларга бәйләп, реалистик итеп гәүдәләндерү җирлегендә генә ирешергә мөмкин иде. 1932 елда Уфа әдипләреннән кай- берәүләргә җавап хатында Ибраһимов, әнә шул мәсьәләне яктыртып, болай диде: «Гражданнар сугышында большевиклар үлдеме, эшчеләр корбан булдымы? Әллә бу үлем тик акларны гына кырып, кызылларга тимәдеме? Беләсез: партия бик күп корбаннар бирде, безнең һәммә җиңүләребез күп кыйммәтле корбаннар аркылы алынды. Сез мәшһүр коммунист язучы Фадеев иптәшнең «Разгром» атлы, яхшы һәм дөрес язылган әсәрен, әлбәттә, укыгансыз. Каты сугыш соңында күпме кала?.. Әдәбият боларны яшереп калдырсынмыни?.. Киресенчә, бу корбаннар, бу газаплар, бу үлемнәр яшь буынны ялкынландыра торган рәвештә кискен тасвирларда күрсәтелергә тиеш. Болар яшьләргә ялкын бирә, болар көрәшкә, сугышка, дошманны җиңгәнчә сугышка чакырып, зур, тирән тәрбия бирәләр». (Г. Ибраһимов. «Әдәбият мәсьәләләре», 222 бит.) Бу фикерләр совет әдәбиятында трагик вакыйгаларны, ягъни кешеләрнең фаҗигале язмышларын күрсәтү мәсьәләсе турыдан-туры революцион чынбарлыкка, тарихи хәлләргә, тормышның үзенә бәйләнештә хәл ителергә тиешлеге турында сөйлиләр. Сәнгатьтә үлем, һәлак булу кебек мәсьәләләрне чагылдыруга өстән генә карауның яки аны тупас төстә кире кагуларның дөрес түгеллеген искәртәләр. Ибраһимов совет әдәбиятында гәүдәләнә торган трагизмның мәгънәсе — кешене төшенкелеккә, өметсезлеккә этәрү түгел, ә тормышка, көрәшкә, тарихка һәм яшәүгә ышаныч, оптимизм белән карарга чакыру булырга тиеш дип аңлады. Бу караш аныи совет чорындагы иҗатында бик тиз арада тамыр җәйде һәм гүзәл булып, сәнгатьчә чагыла башлады, Мәсәлән, «Яна кешеләр» драмасы—шуның беренче җанлы мисалы. Монда шул чорның бик күп авыр, фаҗигале күренешләре бирелә, Революция ягында торган ярлы Шәйбәк картны, укытучы Камәрне һәм авыл советы председателе Шәнгәрәйне кулаклар, акчехлар ерткыч-, ларча үтерәләр. Көрәш күп корбаннар сорый. Яналык кан эчендә дөньяга килә. «Ләкин, иптәшләр, өметсезләнергә урын юк, — ди драманың баш каһарманы Батырхан. — Безнен арадан берәүне алсалар, аның урынына мең туачак... Меңнәрчә Камәрләрнең, йөз меңнәрчә Шәйбәк, Шәнгәрәй, тимерче Габдуллаларның һәрбер тамчы каныннан меңләп каһарман ярала... Буржуазия үзенең капиталын, җирсуын саклар өчен ниләр генә эшләмәсен, ахыр барып, һаман да без җиңәчәкбез! Бөтен дөнья контрреволюциясе, башы өзелгән аждаһа кебек, пролетариат кылычы астында өзгәләнәчәк! Иртәгә кояшның чыгуына ышанган кебек, моңа да ышаныгыз, иптәшләр!» (Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр, 2 том, 1956 ел, 591 бит.) «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндә гражданнар сугышы каһарманнары Шаһбазның да, Гыйлаҗиның да, «Тирән тамырлар» романында Фәхринең дә фаҗигале язмышлары шул идея белән яктыртылганнар. Ул геройларның үлеме, трагедиясе революцион көрәш шартларында котылгысыз. Тарихи-иҗтимагый тетрәүләр, сыйнфый көрәшләр кор 150 банлы, фаҗигале булганга күрә, әдәби әсәрләрдә дә шундый зур чынлык, рәхимсез дөреслек урын алырга тиеш. Ибраһимов нҗаты чәчәк аткан чор — совет әдәбиятының беренче нигез ташлары салынган 20 иче еллар. Нәкъ шул чорда үткәнне һәм хәзерге заманны үзенең тарихи катлаулылыгы, фаҗигасе һәм көлкесе аша чагылдыру проблемасы әдәбият алдына да килеп басты. Сәнгатьчә сәләтләре ничек, нинди юнәлештә булуларына карап, берише язучылар бу проблеманы трагик яктан, ә икенчеләре комик яктан ачып бирергә омтылдылар. Шулай итеп, иҗтимагый каршылыкларны, конфликт һәм бәрелешләрне сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында киң колачлы эзләнүләр башланды. Үзенең әдәби сәләте һәм тормышка сәнгатьчә мөнәсәбәте ягыннан караганда, Ибраһимов татар язучылары арасында чынбарлыкның фаҗигале хәлләренә — трагик коллизияләренә һәм геройларның драматик язмышларына игътибар итүе белән аерылып торды. Шуңа күрә аның иҗатында тарих фәлсәфәсен һәм кешеләр мөнәсәбәтен кискен итеп сурәтләргә омтылыш әнә шул яктан аерата көчле булды. Бу очракта да язучының романтиклыгы белән реалистлыгы арасындагы тирән уртаклык, бердәмлек торган саен тулырак булып ачылды һәм ныгыды. Үткән белән бүгенгенең бәйләнешенә караган тарих фәлсәфәсе әдәбиятта реализмның һәм эпиклыкның яңа тенденцияләрен мәйданга китерде. Бу тенденцияләр Ибраһимов иҗатында да киң урын алдылар һәм татар совет әдәбияты үсешендә аның зур новаторлык ясавын расладылар. Моның бер конкрет үрнәге нтеп, «Тирән тамыр- лар»ны искә алу да җитә. 20 нче елларда, бигрәк тә рус совет әдәбиятында киң җәелгән маҗаралы сюжет-композиция тәҗрибәләрен күз алдында тотып, Ибраһимов «Тирән тамырлар» әсәре белән үз иҗатында һәм гомумән гатар совет әдәбиятында хикәяләү жанрының яңа бер архитектоника- сыи тудырды. Бу яңалыкның иң әһәмиятле ягы — детектив-маҗара- лы сюжетны оста итеп кора белүдә түгел, ә аның искиткеч дәрәҗәдә тормышчан булуында, чынбарлыкның һәм геройлар язмышының тирән тарихи катламнарын кыю рәвештә ачып бирүендә иде. Традицион маҗаралы сюжетның ясалмалылыгын, тышкы эффектын, коры мавыктыргыч тәэсирен читкә этәреп, язучы нык реалистик нигезе булган тарихи концепцияне үз әсәренең какшамас үзәгенә әверелдерә. Авылның актив коммунисты Фәхрине үтерү һәм шул җинаятьне ачу белән бәйле детек- тивмаҗаралы хәлләр укучыны үткәннең һәм бүгенгенең катлаулы тарихи, иҗтимагый вакыйгалары эченә, төрле язмышларга, мөнәсәбәтләргә дучар типлар дөньясына алып керә. Шуңа күрә маҗаралы сюжет үзмаксат түгел, ә язучы күрсәткән чынбарлыкның фәкать бер табигый канвасы, ситуациясе. Анык төгәл иҗтимагый фокусы, ноктасы бар. Бу фокусның үзәгендә коммунист Фәхринең язмышы тора, ә ул язмыш тирәсенә исә барлык вакыйгалар һәм геройлар тупланган. Төрле тарихи, иҗтимагый һәм бытовой күренешләрне, биографияләрне һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бер-берсенә бәйләгән сәбәпләрнең җебен югалтмыйча, аларның серен, бөтенлеген ача белү осталыгы да әнә шунда иде. «Тирән тамырлар» безнең каршыга, барыннан да элек, заман белән геройлар арасындагы тарихи бәйләнешне калку иттереп бастыралар. Бу әсәр, һичшиксез, заманның бөеклеген, драматизмын һәм сыйнфый көрәшнең киеренкелеген, катлаулылыгын тыгыз сурәтләрдә һәм динамик стильдә бирүе белән укучыларның игътибарын яулый. Аның төп идея пафосы — социалистик революция белән башланган яңа тарихи процессының туктаусыз җиңеп алга барачагын раслау максаты җанлы булып күз алдына килә. Татар совет әдәбияты мәйданында Ибраһимовның уңай геройлары, 151 -әйткәнебезчә, үзләренең рухи бөтенлеге, гармоник булулары белән аерылып торалар. Ләкин дә бу әле алар үзләренең эчке каршылыкларыннан һәм тормыш конфликтларыннан читтә үсәләр, формалашалар дигән сүз түгел. Аларның батырлыкларын һәм рухи матурлыкларын күрсәткәндә, язучының ■бер нечкә осталыгы — геройларның эчке дөньясын, уйкнчерешләрен, теләк-о.мтылышларын мөмкин кадәр тормыш каршылыклары, кыенлыклары аша бирүдә, шулар белән бәрелештерүдә күренә. Бу бәрелешләрнең дәрәҗәләре, әһәмиятләре төрлечә булырга мөмкин, әмма алар геройларның тормыш юлында туктаусыз очрап торалар. Шулар аша кешеләр үзләренең теләкләренә омтылалар. Мәсәлән, «Казакъ кызы» романының беренче битләреннән үк Карлыгач-Сылуныц борынгы дала гореф-гадәтләре белән каршылыкка керүе күренә: ул балачактай никахланган Калтайга түгел, ә сөргеннән кайткан чибәр, батыр егет Арысланбайга мәхәббәт тотуын кыю рәвештә игълан итә. Ләкин моннан соңгы хәлләр, вакыйгалар КарлыгачСылуның бу изге, матур теләкләре тиз генә тормышка ашуга юл бирмиләр. Даладагы төрле катлау-кабиләләр арасында барган көрәшләр, бәрелешләр Карлыгачсылу белән Арысланбай арасындагы мәхәббәт тарихын, бу ике геройның теләк-омтылышларын күп төрле авырлыклар алдына куялар. Яки 1929 елда яңадан эшләп бастырылган «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясендә Гөлбануның да тормыш юлына, аның бәхетенә, теләкләренә аркылы төшкән әллә никадәр авыр хәлләр, ул көтмәгән төрле сәбәпләр, каршылыклар очрыйлар. Үзе теләмәгән кешегә кияүгә бирелү бәхетсезлегеннән башланган вакыйгалар бер Гөлбануның гына түгел, башка геройларның да күңелсез язмышына сәбәп булалар. Гөлбануның авыр язмышы бөтен бер нәселнең, хуҗалыкның таркалуыннан аерылгысыз итеп сурәтләнә. Димәк, бу очракта да язучы аерым геройның теләк һәм язмышын башка бик күп төрле хәлләр һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, каршылыклар эчендә, шуларга бәйләнештә бирүгә ирешкән. Герой идеалы, омтылышы белән тормыш, чынбарлык арасындагы каршылык һәм бәрелешне сурәтләү поэтикасы — Ибраһимов иҗатында аеруча җитлеккән һәм бөтенлек алган бер сәнгатьчә алым. Моны контрастлар поэтикасы дип атарга мөмкин. Бу алым кешене һәм вакыйгаларны әдәби әсәрдә мөмкин кадәр югарырак ноктага • күтәреп күрсәтүгә хезмәт итә. Әгәр дә романтик әдәбияттагы контрастлар поэтикасы еш кына геройның һәм вакыйгаларның сурәтләнешендә гадәттән тыш сыйфатларны, күренешләрне бирүгә хезмәт итсә, хәтта реаль чынбарлыктан читләшүгә алып барса, реалистик әдәбиятта исә ул тормыш каршылыкларын һәм геройларның эчке дөньясын кискен, рельефлы итеп гәүдәләндерү чарасы булып тора. Димәк, аның төп функциясе вакыйгаларны һәм характерларны типиклаштыруга һәм индивидуальләштерүгә хезмәт итүдән гыйбарәт. Башлыча романтизмга хас булган контрастлар поэтикасының көчле яралгылары Ибраһимовның элекке чор иҗатында ук барлыкка килеп, революциядән соңгы әсәрләрендә тагын да үсеп киттеләр һәм реалистик стильнең аерылмас сыйфатына әверелделәр. Ибраһимов иҗатында реалистик принциплар үсә һәм ныгый бару нәтиҗәсендә аның психологик осталыгы да яңа сыйфатларга баеды. Әгәр дә бу психологизм элек геройларның күбесенчә үз эчке дөньясына бикләнгән, йомык бер хәлдәрәк бирелсә һәм герой кичерешләренең, кыланышларының табигыйлегеннән аерылган романтик риторика, кабарынкы эмоцияләр белән өретелсә, хәзер инде ул (психологизм) вакыйгаларга һәм геройлар тормышына, әсәрнең эпик агылышына тыгыз бәйләнгән конкрет төскә керде. Кик мәгънәсендә герой кичерешләренең тормышчан мотивировкасы өстенлек алды. Бу инде — психологизм 152 геройлар хәрәкәтендә, ал арның үзара мөнәсәбәтләрендә, көрәшләрендә, хезмәт һәм шәхси кыланышларында чагылу дигән сүз. Әдәби геройның үзен генә аерып алып, аның кичерешләрен телгәләп анализлау, ваклау шикелле романтик «анатомия» урынына кешенең эчке һәм тышкы кыяфәтен, уй һәм тойгыларын төрле әдәби чаралар ярдәмендә бер бөтен итеп сурәтләү сәнгате — менә шул Ибраһимовның совет чорындагы прозасына хас. Бу сәнгать әдәби геройларның психологик кыяфәтен, портретын һәм характерын укучы күз алдына берьюлы гына, кинәт кенә ачып бирми, ә хикәяләү дәвамында, әсәрнең буеннан-буена акрынлап ача һәм формалаштыра. Мондый алым классик әдәбият традицияләреннән килә. Шушындый реалистик стихия Ибраһимов иҗатында да сизелерлек колач алып, субъектив рефлек- цияләр белән сугарылган элекке романтик риториканы, купшы стильне артка этәрде. Шулай да аның революциядән соңгы прозасында романтик стиль риторикасы бөтенләй бетте дип раслау мөмкин түгел. Хәзерге сабыр һәм кырыс реалистик стиль белән чагыштырсак, Ибраһимовның, мәсәлән, «Кызыл чәчәкләр хикәясе» һәм «Тирән тамырлар» кебек әсәрләрендә пафослы яки публицистик стильгә хас билгеле бер «схематиклык»ны да очратырбыз. Ә пафослы стиль исә 20 иче еллардагы татар әдәбиятында зур гына урын алып, аңарда традицион романтизмнан килә торган һәм яңа чорда туган сурәтләү чаралары чуар төстә аралаштылар. Мондый хәлнең булуы бик табигый. Бигрәк тә әдәби стильләрдә һәм сурәтләү чараларында яңаның искедән аерылуы кинәт кенә була алмый. Аеруча 20 нче еллар татар совет әдәбиятының реалистик методын һәм стильләрен эзләү чоры иде әле. Ибраһимов менә шул эзләнүләрнең алгы сафында торып, заман геройларын, заманга лаеклы иҗат методын һәм әдәби стильне табу юлында беренче күренекле үрнәкләрне бирде. Чынбарлыкны эпик сурәтләүнең яңа нормаларын тудырганда, Ибраһимов иҗатында жанр төшенчәсе дә билгеле бер үзгәреш кичерде. Язучы электә эпик хикәяләүнең жанр төрләрен бәяләгәндә, теге якн бу әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның башлыча саны, күләме белән, ә романда моның өстәвенә тагын мәхәббәт темасы булу тиешлеге белән аңлатырга теләгән иде («Әдәбият кануннары», 1916). Аннан соң дэ ул, романның традицион кануннарын инкяр итмичә, революциядән соңгы иҗатында хикәя (повесть} жанрының чикләрен киңәйтеп жн- бәрде. Аның фикеренчә һәм билгеләвенчә, мәсәлән, «Кызыл чәчәкләр хикәясе», «Тирән тамырлар» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләре «хикәя» дип аталырга тиеш. Болай дию һич тә тар мәгънәсендәге хикәя жанрын гына күздә тотмый, әлбәттә. Сүз монда киң мәгънәсендәге хикәяләү (повествование) турында бара. Ләкин нәшрият практикасында һәм әдәбиятны өйрәнүчеләр телендә югарыдагы әсәрләрнең соңгы икесе ни өчендер роман дип йөртеләләр. Монда жанрны фәкать «күләм» ноктасыннан гына билгеләү шикелле берьяклы караш яки аңлашылмау бар булса кирәк. «Кызыл чәчәкләр хикәясе»нең дә «хикәя» сүзен төшереп аталуын, шулай ук язучы әйтергә теләгәнне бозуга илтә, дип карамыйча булмый. Чөнки бу әсәр язылган чордагы әдәби эзләнүләрне искә алганда, аның халык иҗатына тартым хикәяләү, язучының үз билгеләмәсе белән әйткәндә, даста» (эпос, сказание) формасында, язылуы мәгълүм. Димәк, «хикәя» сүзен төшереп куллану тарихи һәм. әдәби яктан һич тә аклана алмый. Ибраһимов иҗатындагы «роман» һәм «хикәя» төшенчәләрен тиешенчә аерып карамау кайбер әдәбият белгечләренең эшләрендә дә гәүдәләнә. Мәсәлән, «Тирән тамырлар» хикәяме әллә романмы?» дип аталган кызыклы бер мәкаләсендә Р. Бнк- мөхәммәтов бу әсәрне роман да, эпопея дә дип атарга мөмкин, әмма, һич тә хикәя яки повесть дип бул 153 мый, дигән фикергә килә (жур. «Дружба народов», 1957, № 3). «Тирән тамырлар»ның жанр табигатен билгеләү ягыннан бу караш-’ ның мәгънәсе барлыгын һич тә кире какмастан, язучы кулланган «хикәя» төшенчәсенә мондый мөнәсәбәтнең берьяклы булганлыгын, повесть (хикәя) һәм роман төшенчәләрен формаль аңлау барлыгын әйтәсе килә. Гомумән хәзерге әдәбият белгечләре һәм әдипләр арасында бу рухтагы фикер күп таралып, һәрбер күләме зур хикәя яки повестьны роман дип атарга теләү еш очрый. Галимҗан Ибраһимов исә үз әсәрләрен жанрның формаль кысалары белән бүлеп куймыйча, алар- ның киң колачлы хикәяләү сыйфатына игътибар итте. Нәкъ менә шул урында аның А. М. Горький принцибына бик тә якын торганлыгы сизелә. Горький да үзенең «Артамоновлар эше», «Фома Гордеев», «Ана» һәм хәтта «Клим Самгинның тормышы» кебек әсәрләрен повесть дип атаган иде. Ә формаль килгәндә, бу әсәрләрне берсүзсез роман дип карарга мөмкин. Әмма Горький повесть төшенчәсенә зур мәгънә сала: эпик колачы киң булган иҗ- тимагый-тарихн хикәяләүне күз алдында тота. Ибраһимов үзенең роман шикелле әсәрләрен Горькийча булсын өчен генә «хикәя» димәде. Әгәр ул эпик хикәяләүне Горькийча аңлаган икән, димәк, бу ике язучының эстетик карашларындагы уртаклык нигезендә яткан объектив сәбәп тә булырга тиеш. Совет әдәбиятының тәүге елларында әдәби жанр төшенчәләрен, шул исәптән эпик хикәяләү формаларын да яңача аңлау тенденцияләре көчле булды. Язучыларның тормышка эстетик мөнәсәбәте үзгәрү җирлегендә жанрларның элекке, традицион кысаларын киңәйтү омтылышы да мәйданга чыкты. Бу юнәлештә Октябрьга кадәр үк Горький куллана башлаган эпик жанрларга якынаю тагын да көчәйде. Ибраһимов та шушы юнәлештә иҗат итте. Ул да «хикәяләү» төшенчәсендә киң эпиклык мәгънәсен табып, моның җирлегендә — әдәби әсәргә салынган тормыш материалының күләмен һәм эчтәлеген генә түгел, ә әдәби әсәрне сәнгатьчә оештыруның, төзүнең форма һәм алымнарын да күрергә теләде. Җанлы тормыш материалларының эчтәлегенә һәм геройлар язмышының тирәнлегенә үтеп керә белү сәләте Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең сюжет, композиция һәм гомумән сәнгатьчә төзелешендә, әдәби эшләнешендә дә үзенчәлекле булып гәүдәләнде. Бигрәк тә революциядән соң аның һәрбер әсәре үзенең көтелмәгән бер яңалыгы, новаторлыгы, сәнгатьчә нәфис үтәлеше һәм заманга лаеклы пафосы белән аерылып торды. Язучы тормышны һәм типларны тасвирлауның төрле әдәби чараларын һәм яңа формаларын кулланды. Күптән табылган һәм күпләргә билгеле булган, ягъни стандартка, шаблонга әверелгән алымнардан һәм формалардан файдалануга бик сак карады. Аның бер үк вакытларда язылган һәм матбугатка чыккан «Кызыл чәчәкләр хикәясе» белән «Казакъ кызы» романын яки «Тирән тамырлар» белән «Татар хатыны ниләр күрми» повестен чагыштырып карасагыз гына да, болар арасында сюжет һәм композиция ноктасыннан бер-берсенә охшамаган әллә никадәр үзенчәлекле якларны табарсыз. Чөнки тормыш материалының һәм геройлар язмышының, кешеләр мөнәсәбәтенең кат- лаулылыгын, төрле якларын чагылдырганда, язучы әдәби сурәтләү чараларының да һәр әсәргә һәм аның темасына лаеклы формаларын таба алды. Билгеле, моңа карап, аның стилендә, сурәтләү принципларында өстенлек итүче уртак, бердәм элементлар булмады дип- нәтиҗә ясарга ярамый. Нәкъ менә без хәзер сүзне Ибраһнмовныц сәнгатьчә осталыгына хас булган кайбер төп алым һәм элементлар турында алып барабыз да. Тагын да шундыйлардан берсе- итеп, мәсәлән, табигать, пейзаж, символикасын алырга мөмкин. 154 Язучының сәнгатьчә чаралары арасында символика күп кенә очракларда билгеле бер иҗтимагый-фәлсәфи мәгънәгә ия булып, шул ук вакытта ул хикәяләүнең психологик һәм лирик тонусын көчәйтү юнәлешендә дә үсә барды. Ибраһимов- ның революциягә кадәрге иҗатында ук инде табигатьнең тынгысыз пәм давыллы күренешләрен сурәтләү романтик пастроениеләрнец аерылмас бер өлешенә, аккомпанементына әйләнде. Котырынган диң-, гез, җил-давыл, яшен һәм күк күкрәү кебек күренешләр әсәрдәге вакыйгаларга һәм герой кичерешләренә теге яки бу төстә бәйләнеп киләләр. Мәсәлән, «Яз башы» (1910) дип аталган кечкенә бер хикәясендә Ибраһимов яз көне яшенле күк күкрәү вакытында балаларда туган тойгыларны сурәтли. Озак кыштан соң табигать дөньясында башланган уянуның бу беренче кискен чагылышы ничек итеп балаларда борчылу, сискәнү һәм курку хисләрен кузгатуы күрсәтелә. Шул рәвешчә, .монда шаулап һә.м күкрәп килүче яз символикасы балалар психологиясендәге киеренкелек белән бәйләнештә тасвирлана. «Диңгездә» (1911) хикәясе ярсыган диңгез образы белән көймәдә баручы кешеләр арасындагы билгеле бер янәшәлек яки капма-каршы кую символикасыннан тора дияргә мөмкин. Ниндидер икенче бер шаулы һәм матур тормышка, тынгысыз идеал белән яшәргә ашкынучы «Мин» диңгез стихиясен үзенә якын итсә, дөресрәге — аның настроение- ләре белән котырынучы диңгез арасында бер эчке уртаклык булса, фанатик карт белән диңгез арасында исә, киресенчә, контраст, капма- каршы кую сизелә, һәр ике очракта да уңай яки кире функцияне үтәгән пейзаж символикасы бу әсәрнең дә композициясенә һәм геройлар характеристикасына үтеп кергән, хәтта ал арны сәнгатьчә сурәтләүдә төп элементка, оештыручы образга әйләнгән. Менә шундый алым Ибраһимов иҗатында бара-бара зур ■урын алды. «Яшь йөрәкләр», «Без- :нең көннәр», «Казакъ кызы» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» шикелле зур күләмле әсәрләрендә дә табигать күренешләренә бәйле пейзаж символикасы нечкә психологик максатлар өчен кулланылды. Табигатьне геройларның кичерешләренә һәм кыланышларына янәшә яки каршы куеп сурәтләү язучының күп кенә әсәрләрендә төрле төсмерләрдә һәм буяуларда бирелде. Аерата «Безнең көннәр»дә, «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндә һәм «Тирән тамыр- лар»да пейзаж символикасы иҗтимагый мәгънә белән чагыла. «Безнең көннәр»нең башында ук сурәтләнгән диңгез образы, романның буеннанбуена диярлек, революцион кузгалышлар һәм геройларның уйкичерешләре белән төрле ассоциациягә, бәйләнешкә керә, шулай күз алдына китерелә. «Безнең көннәр» трилогиясенең башта «Хәят дулкыннары» дип аталуы да кызыклы (Г. Ибраһимовның X. Кәримгә 1914 ел 25 апрель хатын карагыз). Димәк, әсәрнең исеменә үк диңгез, дулкын символикасы салынган. Ә «Кызыл чәчәкләр хикәясе» исә тулы мәгънәсендә повесть-метафора дип аталырга хаклы. Аның бөтен эчтәлеге мосафир карт биреп калдырган кызыл чәчәк орлыкларын искә төшерә, шул чәчәкләр белән ассоциация туа. Әсәрнең баш герое Солтан чәчеп һәм карап тәрбияләгән бу чәчәкләр кояшның ягымлы нурлары һәм табигатьнең рәхимле яңгырлары астында күкрәп үскән шикелле, тормыш төбеннән күтәрелгән яшьләр дә революцион көрәш эчендә ныгып чәчәк аталар. «Тирән тамырлар» дигән исем дә үтәдән-үтә метафора-символ. Ул яшен суккан карт имәнне хәтерләтеп кенә калмый, ә әсәрнең бөтен идея эчтәлегенә бәйләнгән. Әллә ничә йөз еллык имәнне яңгырлы давыл ничек итеп тамырлары белән җирдән суырып алса, социалистик чынбарлык та дошман сыйныфларның явыз калдыкларын йолкып ташлый, яңаның үсүе өчен кирәкле җирне чистарта, шартларны тәэмин итә. Шул рәвешчә, Ибраһимов бу төр метафорасимволларны үз әсәрләренең идея эчтәлеге һәм сюжет, 'Композицияләре белән тыгыз бәйләнештә кулланып, аларны әдәби осталыгының тотрыклы бер хасияте итеп үстерде. Шуңа күрә алар язучының эпик хикәяләү стиле формалашуга да йогынты ясадылар һәм, үзләренең романтик поэтика чарасы булуларын һич тә югалтмастан, бу язучы иҗатында тамыр җәя килгән социалистик реализмның сәнгатьчә максатларына аерылмаслык булып бәйләнделәр, аның эмоциональ байлыгын көчәйтүгә хезмәт иттеләр. Әйткәнебезчә, Галимҗан Ибраһимов, заман темасын, заман геройларын дәртләнеп эзләгән һәм тапкан художник буларак, совет әдәбиятының олы юлына чыкты. Нәкъ менә шул юлда ул әдәби осталыкның да гүзәл серләрен ача һәм аның халыкчан югарылыгына күтәрелә барды. Шушы максатына татын да тулырак ирешүнең бер мисалы итеп, язучының байтак иҗат елларын алган һәм беренче •элеше 1934 елда укучылар кулына •бирелгән «Безнең көннәр» трилогиясен искә алырга кирәк. Революцион көрәш тарихына багышланган бу күп томлы эпопеядә язучы тормышның калын катламнарын һәм .күп төрле геройларны •сурәтләү ниятен киң колач белән тормышка ашырырга тотынган иде. Безгә мәгълүм булган беренче китапның яңа редакциясендә шул эпопеянең көчле ярал бы һәм башлангычлары барлыгы шиксез. Язу- - чының моңа кадәр туплана килгән ■иҗат тәҗрибәсе, әдәби осталыгы ■һәм тормышны аңлавы бу әсәрендә тагын да югарырак баскычка күтәрелде. Кабаттан революцион көрәш сәхифәләрен сәнгать итеп җанландырганда, Ибраһимов марксизм- ленинизм тәгълиматы яктылыгында, электә күрә һәм аңлый алмаган зур хакыйкатьләрне, тарихи процессның •иҗтимагый тирәнлеген, бу процесста халыкның һәм партиянең ролен сурәтләүне максат итеп куйды. «Безнең көннәр»нең үзәгендә, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «пролетариат революциясе көрәшләрендә партиябезнең юлбашчылык роле, партия оешмаларының эчке тормышлары, зур кыенлыкларга каршы җиңү моментлары кебек җаваплы тема тора» (Г. Ибраһимов, «Әдәбият мәсьәләләре», 225 бит). Шуңа күрә заман герое мәсьәләсендә дә «Безнең көннәр» романының 1920 елгы варианты белән чагыштырганда, яңа редакциясендә Ибраһимов принципиаль үзгәреш ясый: чын күңелдән халык хәрәкәтләренә һәм революция каһарманнарына теләктәшлек иткән, әмма көрәш перспективасын аңламыйча буталып калган, өметсезләнгән һәм ялгызлык настроениеләренә бирелгән интеллигент Даут Урманов түгел, ә революция дулкыннары өстендә тарих давылларына каршы баручы большевик образлары тормыш һәм көрәш сәхнәсенә чыгалар. Чөнки алар—заман геройлары, алар тарихны алга этәрүчеләр һәм матур киләчәкне яулап алучылар. Зариф Булатов, Гәрәй Солтанов, Коля, Нина һә.м Вахитовлар плеядасы, ягъни самодержавие һәм капитализм явызлыгы белән йөзгә йөз торып көрәшүче менә шундый типлар «Безнең көннәр» романындагы зур галлереянец түрендә горур басып торалар. Җыеп кына әйткәндә, Галимҗан Ибраһпмовның барлык иҗат юлы, художниклык максаты тынгысыз рәвештә, бертуктамастан заман геройларын эзләүдән, аларны әдәби әсәр геройлары итеп күрсәтүдән аерылгысыз булды. Бу максат тулы мәгънәсендә тормышчанлык, халыкчанлык һәм партиялелек рухы белән сугарылып, сугышчан һәм гүзәл сәнгать үрнәге булып җитлекте. Шуңа күрә Ибраһимов иҗаты «миллионнарча кешеләр өчен шатлык һәм илһам чыганагы булып хезмәт итәргә, аларның ихтыярын, тойгыларын һәм уйларын чагылдырырга, аларны идея ягыннан баету һәм әхлак ягыннан тәрбияләү чарасы булып хезмәт итәргә» 1 чакырылган совет әдәбияты арсеналында тутыкмас корал булып торачак.