Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРАДИЦИЯЛӘРНЕҢ БАЮЫ, ЯҢАРУЫ

(Хәзерге татар поэзиясе турында) оэзияне сан белән үлчәмиләр, шулап да сүзне саннардан башлыйсы килә. Татарстан язучыларының IV һәм V съездлары арасында (1958—62) шагыйрьләребезнең татар телендә 125 китабы басылып чыккан. Бу •җыентыкларның тулаем күләме 400 табакка ж итә. Шушы вакыт ; эчендә 20 дән артык баллада, 40 тан артык поэма һәм шигырь белән язылган хикәя ижат ителгән. Болар — бик гыйбрәтле саннар. Поэзиябез тарихы гомумән мондый темпны, мондый иҗат активлыгын һәм мондый рух күтәренкелеген белми иде. Хәзерге поэзиядә XX—XXII съездлардан соң ил тормышында һәм халык күңелендә туган үзгәрешләрнең савыктыргыч, шифалы тәэсирен күрү кыен түгел. «Якты заман» поэзия күген сафландырып, шигъри горизонтны киңәйтеп җибәрде. Сулышны кыскан авыр йөкләрдән бушану поэзиябезне дә, шагыйрьләребезне дә яшәртә бара. Татар совет поэзиясе—үзенең тамырлары белән җиргә, Татарстан туфрагына гаять нык береккән шигърият. Аны яхшы мәгънәсендә җир поэзиясе дип атарга мөмкин. Җир һәм аны үзгәртеп, яңартып коручы кешеләр белән, халык тормышы белән тыгыз бәйләнеш безнең поэзиядә бигрәк тә XX гасырның башында—Тукай, Гафури иҗатларында урнашты. Бу традицияне бүгенге татар совет шагыйрьләре дәвам итәләр. Хәзерге поэзиягә күз салыгыз: айда сез халык һәм ил тормышын шаулаткан олы вакыйгаларны, Татарстан табигатендә, Татарстан картасында туган үзгәрешләрне ачык тоярсыз. Аерым шагыйрьдә генә аның бөтен ягын да тулы итеп күрүе кыен. Әмма татар совет поэзиясе ветераны Хәсән Туфан һәм аның чордашларыннан алып, шигърияткә яңа аяк басучы Нәҗип Мадьяров, Фәнис Яруллин кебек яшьләргә кадәр булган барлык шагыйрьләрнең әсәрләрен бер урынга туплап карасак, бүгенге көн турында көйләүче симфония яңгыравын ишетер идек. Поэзиянең үсеше шагыйрьнең халык күңеленә ни дәрәҗәдә үтеп керә алуы белән, бүгенге көндә исә, коммунизм төзү чорында кеше күңелендә туган яңа хәзинәләрне ни дәрәҗәдә таба һәм яктырта алуы белән билгеләнә. Шәхескә табыну киң канат җәйгән һәм хакыйкатьне әйтүче кеше дөньяда бер генә булып исәпләнгән елларда бу традиция, поэзиянең тормыш белән бәйләнеше нык йомшарды. Тормыш һәм чор турындагы тирән уйлануларны, хакыйкатьне ачарга омтылуны тормышның һәр яктан ал да гөл булуы рухындагы риторик — купшы сүзләр тезмәсе алыштыруы әнә шуңа бәйләнгән иде. Байтак еллар әдәбият, Л. Леонов сүзләре белән әйтсәк, кеше күңелен гади арифметик саннар белән генә үлчәп килде. Тарих ил язмышын халыкның үз кулына тапшырып, аны бөтен кеП 139 >шелек дошманы — фашизм белән 'йөзгә-йөз очраштырган вакытларда поэзия, үзенең кысаларыннан ычкынып, чын миссиясенә кайта алды һәм бөтен тавышына яңгырады. Татар поэзиясенең бу олы йөрәк тавышын Муса авазы аша бөтен дөнья ишетте. Хәзер поэзия кабат үзенең телескобын кеше йөрәгенә һәм тормыш •серләрен ачуга юнәлтте, кеше җанының шигырьдә моңача яктыртылмаган почмакларын кызыксынып күзәтә башлады. Шигърияттә күп кенә яңа ачышлар ясалды. Андый ачышларны без һәр шагыйрьдә диярлек таба алабыз. Татар шигъриятенең яңа югарылыкка күтәрелүе, халык тормышы белән бәйләнешнең ныгуы турында сүз алып барабыз икән, сүзне X. Туфан һәм С. Хәкимнән башларга кирәктер. Аларнын бүгенге тормышның тирән агышын тойган, кеше күңеленең әлегәчә без шигырьдә күрмәгән яңа тирбәлешләрен тапкан әсәрләре татар поэзиясенең һаман да Тукай, Такташ, Җәлилләр салган олы юлдан атлавы, аның бүгенге идея-сәнгать югарылыгы турында сөйли. Кешенең кешелекле сыйфатын һәм аның кыйммәтен бүгенге югары әхлак принциплары нигезендә бәяләргә омтылу поэзия горизонтын гаҗәп киңәйтеп җибәрде. Мораль сафлык, намуслылык яки коллектив, семья кебек мәсьәләләр шагыйрьләребезнең җырларында, шигырьләрендә, поэмаларында зур урын ала башлады. Бу омтылыш кешенең күңел тирбәлешләрен ачкан матур гына шигъри әсәрләрнең тгууына китерде. (Мәсәлән, Ә. Исхак, •С. Баттал, . Ш. Маннур, Ә. Да- •выдоВ, Г. Афзал, 3. Мансур ши- тырьләре, Ә. Ерикәй, Н. Арсланов- ның аерым җырлары, Ш. Галиевнең .лирик әсәрләре, X. Камалның «Мәхәббәт хакы», И. Юзиевның «Әнкәй» •поэмалары һ. б.). Кайвакытта яшьләрнең мәхәббәт ■турында язуларын аларнын. кимчелекләре итеп күрсәтәләр. Сүз язуязмау турында түгел, ә ничек язу турында барырга тиеш. Бу яктан караганда мәхәббәт лирикасы укучыны канәгатьләндереп җиткерми әле: яшь һәм олы шагыйрьләр дә мәхәббәт турында үтә традицион рухта, традицион бизәкләрдә, XIX гасырда яки XX гасыр башларында иҗат ителгән сентименталь романслар рухында язалар. Андый әсәрләрдә бүгенге кеше характерында, психикасында туган яңа сыйфатларны, яңа тойгыларны күрүе авыр. Совет кешесенең бүгенге тойгылары никадәр тирән ачылса, аның гомумкешелек яңгырашы да шулкадәр олы булачак. X. Туфан китабын укыган бер укучының Болгариядән: «Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм» дигән сүзләрне язуы очраклы түгел. Шәхес культы чәчәк аткан елларда поэзия кешенең күңелендәге мон, борчылу, сагыш кебек аһәңнәрне бик сирәк ишетә, ишеткән очракта да тәнкыйтьнең ачулы утына эләгә иде. Кешелекле моң, кеше язмышы өчен борчылу, әрнү хәзер шигърият сазының табигый бер кылы булып урын алды. Әмма бүгенге поэзиядә шул нәрсә дә күзгә ташлана: телескопны тик кеше йөрәгенең әхлак өлешенә генә юнәлтеп тоту тормыш киңлеген һәм тулылыгын күрсәтергә комачаулый башлады. Гади хезмәт кешесен күбрәк семья ыгы-зыгысында гына тасвирлау аның характерындагы олы сыйфатларны күрсәтергә мөмкинлек бирми. Ир белән хатынның, егет белән кызның үпкәләшүләре һәм тагын кавышулары турындагы шигырьләрне без яшьләрдә дә, олыларда да күп очратабыз. Аерым шагыйрьләрдә тематик яктан ваклану, көнкүреш эченә кереп күмелү сизелә. Кешене хезмәттә тасвирлаган әсәрләрнең азаюы — шулай ук уйландыра торган күренеш. Бу өлкәдә Н. Дә үл и, Г. Хуҗи, М. Садри, Ә. Маликов, Ә. Баянов- ларның гына актязрак эшләүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Традицияләрне дәвам итү, баету турында сөйлибез икән, иң әүвәл әдәбияттагы революцион, патриотик традицияләрне: реалистик әдә- биятның нигезен тәшкил иткән Пушкин һәм Тукай, Маяковский һәм Шевченко, Такташ һәм Җәлил традицияләрен үстерү турындагы сүздән башларга кирәк. Акылны томаландырып, һәртөрле җинаятьләр эшләүдән тартынмый торган «газраил» бүген дә бар. Ул — буржуаз идеология. Совет язучысы үзенең иҗатына һәрвакыт көрәш коралы итеп карарга, «газраилне» күргәндә авызын йомып тормаска тиеш. Партия һәрвакыт язучыларны коммунистик принципиальлеккә чакырып килә. Н. С. Хрущев һәм Л. Ф. Ильичевның быел Кремльдә язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашу вакытында сөйләгән чыгышлары бу яктан аеруча гыйбрәтле. Бу очрашу бөтен совет язучылары өчен зур сабак, олы мәктәп булды. Ул барыр юлны көчле прожектор кебек яктыртты. Татар поэзиясендә «аталар һәм балалар» көрәше, дигән күренеш һичкайчан булмады. Яшьләр өлкәннәрнең тәҗрибәләрең туктаусыз өйрәнәләр. Беришеләрендә Тукай, икенчеләрендә Такташ, өченчелә- рендә Туфан, дүртенчеләрендә М. Җәлил, Ф. Кәрим, бишекчеләрендә С. Хәким шигырь мәктәбенең йогынтысын тоярга мөмкин. Әмма яшьләр, остазларының форма өлкәсендәге тәҗрибәләренә игътибар .итү белән бергә, шагыйрьнең җәмгыять, халык тормышы белән бәйләнеше .мәсьәләләрен өйрәнүне .арткы план- гарак калдыралар. Бүгенге тормыш турында уйландыра, актив көрәшкә рухландыра торган әсәрләрнең аз булуы, лирик герой характерында гражданлык сыйфатларының, дәүләтчә фикерләүнең йомшак ачылуы менә шундый фикергә этәрә. С. Хәкимнең «Суд залында», «Көчле бу агым», X. Туфанның «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Йөрәктә калган сәламнәр» цикллары, яки Ә. Давыдовның «Чорлар чатында» поэмасы ни өчен поэзиябездә якты бер сәхифә ачтылар? Чөнки аларда бүгенге совет кешесенең рухи матурлыгың һәм рүхи көчлелеген олы социаль яңгырашлы, тирән эмоцияле итеп тасвирлау, тормышка актив мөнәсәбәттәге лирик герой образы бар. С. Хәким поэзиясе гуманистик традицияләрне үстерүе, тирәнәйтүе ягыннан да үзенчәлекле. Аның шигырь-җырлары кешелек өчен эчке тирән яну белән сугарылганнар. Күбрәк күр син, күплем, күбрәк ярат, Күбрәк тарат, күңлем, яктыны, — ди шагыйрь үз-үзенә. С. Хәкимнең «Усал диләр мине» яки «Әтиә урамында» дигән шигырьләрен генә- искә төшерик. Сугыш авырлыгы һәм шәхес культы догмалары нәтиҗәсендә кешенең нинди катлаулы язмышка дучар булуын һәм бүгенге заманның рухын ул кыска гына шигырьдә тирән мәгънәле итеп ача: Туган илем, бар нәрсәдән өстен Кеше дигән олы затың бар. Кешеләргә якын килгән саен Матуррак икән законнар. Күрәсез, шагыйрь өчен кеше күңеленең газапларында тукыну түгел, ә бүгенгенең «тирән агымын» фәлсәфи ачу әһәмиятле. Шигырь шул ягы белән олы гражданлык яңгырашы ала. С. Хәким шигырьләрендә татархалкының хәзерге рухи дөньясын, аның көнкүрешен бөтен табигый- легендә, конкретлыгында тоябыз. Шагыйрь коры күзәтче түгел. Халык көнкүрешендәге теге яки бу деталь, предметлар аның әсәрләрендә олы тарихи вакыйгалар турында сөйләүче, зур гомумиләштерү көченә ия булган сәнгать фактына әвереләләр. Шагыйрь алар- аша бүгенге көннең фәлсәфәсен ача. «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты»нда, «Ленин фәрманы белән» поэмасында исә С. Хәким бүгенгенең изгелеген һәм бөеклеген үткәй тарихи көннәр яктылыгында бирә. Шагыйрьдә, бер яктай, халык тормышындагы олы үзгәрешләрне тарихи һәм фәлсәфи планда гомумиләштерүнең тирәнәя баруын, киң колачлылык, масштаб- лылыкның артуын күрсәк, икенче яктан, кеше күңеленең без белмәгән яңа матурлыклары белән дә- очрашабыз. Аның күп кенә ши- 141 тырьләреиең җыр булып китүе һич тә очраклы түгел. Хәсән Туфан иҗаты да татар поэзиясендәге патриотик, гуманистик традицияләрне үстерүе, баетуы белән характерлы. X. Туфанның лирик шигырьләрендә кешенең гомум, абстракт моңы түгел, ә шәхес культының авырлыкларын үз йөрәгендә татыган, әмма тормышка мәхәббәтен, партиягә ышанычын югалтмаган, Ленинны маяк иткән совет патриотының тирән кичерешләре сурәтләнә. «Чәчләргә чал кертеп уза торган читен хәлләр баштан кичкәндә» без шагыйрьнең кырыслануын гына түгел, «корычлануын» да, адрессыз һәм ташсыз каберләргә: «Тик бер адым. Тик бер секунд ара калганда» да лирик геройның күзләрендә яшь түгел, ә яшәүгә сәлам нуры януын күрәбез. Муса Җәлил, Фатих Кәримдә генә түгел, Хәсән Туфанда да татар поэзиясенең, намусы сыналды. Фронттан еракта да ул совет халкының, татар поэзиясенең тугрылыклы солдаты булды һәм ул әле дә шулай: йөрәк минем тына белмәде, Моннан сон да тынмас «иншалла». Җилдавыллар белән очратып, Киеренкелек өстәр җиһанга. («Тугызынчы дулкын»), Хәсән Туфан—XX—XXII съездларның халык тормышында зур борылыш тудыруын бөтен йөрәге белән аңлаган һәм Ленин идеяләренең тагы да яктырак януы турында рухланып җырлаган шагыйрь. Тергезелде! Яшерен каберләрдән Кайтарды ил өйгә һәммәсен... Алтын белән исәпләнсә әгәр Бу табышның матди бәясе... («Хатлар яза идек»). Бүгенге көннең үзенчәлекле сыйфатларын X. Туфан халык мәкальләрендәгечә үткенлек, кыскалык, тирәнлек белән шигъриятле итеп әйтә белә. Поэзия үсешендәге үзенчәлекле бер момент—фикерләү горизонтының киңәюе, шәхесне һәм аның язмышын бөтен кешелек язмышы белән бәйләп тасвирлау. Шушы тенденцияне без Рәшит Әхмәтҗа- нов, Камил Мостафин, Ренат Рахимов кебек яшьләрдән алып олы буын шагыйрьләргә кадәр бик калку төстә очратабыз. Шагыйрьнең поэтик горизонты киңәюен күрсәтү ягыннан X. Туфанның «Урал эскизлары» белән соңгы елларда язган «Гасыр уртасыннан лирик хатлар» циклын чагыштыру кызыклы. 30 нчы елларда без аны Россия киңлегендә күрсәк, хәзер шагыйрь дөньядагы зур иҗтимагый вакыйгалар турында фикер йөртә, шагыйрь йөрәгенә олы дөнья сыя: Кил әле, кил, Үбим узекне бер! Яратам мин сине Җир шарым! Кочагыма минем сыймасаң да, Җаныма бит сыясың, җаным! Шәхесне бөтен дөнья, кешелек белән бәйләүнең поэзиядә тирәнәя баруы — табигый хәл. Бүгенге чынбарлык үзе шуңа этәрә. Чөнки бу — чор биографиясенә хас күренеш. Ярты гасыр эчендә ике тапкыр дөнья күләмендә сугыш булуы, планетада бөтен кешелек өчен яз алып килгән яңа җәмгыятьнең тууы, гасырлар буе үзенең тар, ызанлы җиреннән башка нәрсәне күрмәгән татар крестьянының хәзер космостан ватандашлары җибәргән сигналларны тыңлавы үзе үк поэтик фикерләүне шушы ладка кора. Шәхесне дөнья, кешелек белән бәйләп бирү традициясе татар поэзиясе өчен яңа күренеш түгел. Тукай, Гафури, Такташ, Җәлил, Ә. Фәйзиләрдә без бу традициянең яңа сукмаклары салынуын күрдек. Теманың чишелешендә шул нәрсә дә күзгә ташлана: әгәр шагыйрь Җир шарының берәр почмагындагы вакыйга турында үз җирлегенә, үз кичерешләренә таянып язса, әсәрнең тәэсире көчле була.Ә инде үзе күрмәгән, белмәгән ил турында безгә үзе белгән кебек сөйли башласа, әсәрнең ышандыру көче күп кими. Мәсәлән, Н. Дәүли, фашизм коллыгын үзе кичергән кеше сыйфатында, сугыш уты кабызучыларны фаш иткәндә шигырь гаять көчле, сурәтле һәм тәэсирле чыга («Мин судка барам!», «Яшел ут», «Ишетәсезме. күрәсезме?»). Ә менә инде Франция турында яки чит ил хәбәрчесенең Мәскәү буенча сәяхәт итүен язганда («Доллар әфәнде Парижда». «Ят күзләр») тормышчанлык югала, схематизм туа. Роберт Әхмәтҗанов һ. б. яшьләрнең шигырьләрендә дә шушы нәрсә күзгә ташлана. Рәшит Гәрәйнең Урал шахталарына багышланган шигырьләренең йомшак чыгуының сәбәбе әнә шунда — конкрет тормыш белән бәйләнешнең җитмәвендә булса кирәк. Нн өчен Ш. Маннурның Башкортстан турындагы яки 3. Нуриның «Дунай дәфтәре»ндәге аерым шигырьләре («Кояш белән очрашу») безгә тәэсир итә: чөнки шагыйрь үзенең кичерешләре, күргәннәре турында яза. Шигъри детальләрнең тормышчанлыгы, хис таби- гыйлеге шигырьгә җылылык бирә. Шагыйрь кеше күңелендәге яңа тойгыларны бүгенге тормыш күренешләрен киң яки тар масштаблы итеп сурәтлиме — ахырда мәсьәлә аның үзенә килеп бәйләнә, тормышны һәм кешеләрне ничек күрүе белән хәл ителә. Бүгенге көн турында да искечә фикерләп, иске алымнар белән язарга мөмкин. Татарстанның бер кечкенә авылы яки шәһәре турында да бөтен дөньяга ишетелерлек итеп, дөнья сулышын тирән тоеп иҗат итәргә мөмкин. Безнең поэзиягә исә нәкъ менә шул нәрсә—бүгенге көн, Татарстан турында олы итеп, бөтен тавышка җырлау җитми. Заманыбыз кешеләре рухи яктан да, материаль яктан да үткән чорлар белән чагыштырганда үзгәләр. Аларның рухи дөньяларын ачу өчен иске буяулар гына җитми. «Коммунистик бригадалар маршы»нда (Ә. Исхак) менә шул яктан бүгенге кешеләрне тоюы авыр: Җәелмәгән безнең алга Келәмле юллар, Чыныктыра безнең тәнне Җилләр, давыллар. Аунамыйбыз түшәкләрдә Иркәләнеп без, Коммунистик төзелешләрдә Балкый безнең эз. Биредә коммунистик бригадачленын күз алдына китерүе шактыйкыен. Н. Дәүли — бүгенге көн турындабүгенгечә язарга омтылучы шагыйрьләребезнең берсе. Әмма аның шигырьләрендә дә кайвакыт иске традицияләр фикерен ачарга комачаулыйлар. Me и ә «Юл читендә»- шигыре. Лирик герой поезд тәрәзәсеннән карап барганда җимеш бакчасында эшләп йөргән эшләпәле бер кешене күрә, һәм бар нәфрәтең җыеп, тәрәзә аша тегенә йодрык селки башлый: син, мөгаен, бу бакчадан файда-табыш күрәсеңдер. Тормышка поезд яки самолет тәрәзәсеннән генә карап бәя бирү җитми. Шагыйрьнең дә прозаик, драматург шикелле үк төпле, ныклы тикшерү алып баруы сорала. Шагыйрьнең авылга яки башка республикаларга сәяхәтендә без еш кына тормыш турында уйланучы әдипкә караганда турист язмаларын, яки аның чор биографиясенә күтәрелә алмаган шәхси биографиясен күрәбез. 3. Нуриның башка республикадагы шәһәрләргә бару уңае белән язылган күп кенә шигырьләренә, М. Хөсәен, М. Садрииың нефтьчеләр турында язганшигырьләренә дә нәкъ менә шагыйрьнең олы уйланулары, бүгенге тормышны конкрет каршылыклары белән кабул итү җитми. Бүгенге матурлыкны һәм актуальлекне тормыш күренешенең тышкы билгеләренә генә кайтарып калдырган әсәрләр һаман басыла тора. «Күптәнме» шигырендә Г. Латыйп, үзенең язуынча, «илнең, җирнең безнең күз алдында үзгәрүен» җырлауны максат итеп куйган. Күптәнме аучылар биредә Ут ягып Төн кунып яттылар. Канчакта бәхеткә очрап, Я үрдәк, Я көртлек аттылар. Ә хәзер Ник килсен бер җәнлек, 143 Очрамас бер сукыр куян да, Чөнки бит Аккош күл яклары һэркөнне таң белән уяна. Шагыйрь иллең, җирнең яңаРУьш, үзгәрүең менә нәрсәдә күрә. Кешеләрдән хәтта сукыр куян да качып киткән икән! Авторның теләге әйбәт булгандыр, ләкин бүгенге матурлык төшенчәсен үтә гадиләштереп аңлавы аны шундый ямьсезлеккә алып килгән. Бүгенге җырларның торышы да күңелдә борчу уята. Кешенең тойгы-хисләрен еш кына риторик — купшы сүзләр тезмәсе, аның үзен исә машина, нефть, үрдәк, сыерлар күмеп китә. «Халык җырлый» яки «Колхозың алда булса, авызың 'балда булыр» җыентыкларына карасагыз, шушы тенденцияне ачык сизәрсез. Көтүче егетләр, сыер савучы кызлар гаҗәп беркатлы итеп, сөт, күкәй, дуңгыз турында гына уйлый торган, рухи дөньялары үтә ярлы кеше итеп тасвирламалар. Менә, мәсәлән, «Көтүче һәм сыер савучы җыры». Көе халыкчан аның, ә менә шигыре—• йомшак. Биредә мәхәббәтне йөрәк һәм акыл түгел, ә сыерның чиләкне тутырып сөт бирүе, егетнең сыерны фән кушканча ашата алу осталыгы хәл итә булып чыга. Укучының әдәби зәвыклары хәзер бик югары. Гади хезмәт кешесенең интеллекты үсүе, гомумән, халыкның рухи тормышы интенсив хәрәкәттә булуы шагыйрь алдына гаять катлаулы бурычлар куя. Бүгенге татар укучысы Твардовскнй- ны да, Чаренины да, Самед Вургуи- ны да, Рәсүл Гамзатовны да, Межелайтисны да, ул гына да түгел, Неруданы да, Хикмәтне дә, Бехериы да укый. Шундый әзерлекле укучы күңеленә ачкыч табуы шактый кыен. Бу — шулай ук шагыйрьнең интеллектуаль югарылыгын, киң карашлы һәм культуралы булуын, үз әдәбияты традицияләренә башка әдәбиятлар үсеше югарылыгыннан да карый алуын таләп итә. Әгәр шагыйрь тормышны, кешене тагы да тирәнрәк анализламаса, үзенең интеллектуаль, эмоциональ дөньясын, сәнгатьчә буяулар палитрасын баетмаса бүгенге укучы күңелен яулый алмавы көн кебек ачык. Эпик поэзиядә соңгы елларда җанлану сизелә башлады. С. Хәкимнең «Ленин фәрманы белән» поэмасы тарихы тематиканы уңышлы чишкән, бездә тарихи эпос традицияләрен үстергән әсәр булды. Ә. Давыдовның «Су юлы», И. Юзиевның «Әнкәй», Г. Хуҗиның «Яшь гомерләр ике килми», Ә. Баяновның. «Мират» кебек -тормыш һәм кешеләр язмышы турында уйландыра- торган уңышлы гына поэма һәм новеллалар чыга тора. Кеше язмышын ачкан, аның психологик портретын ачык буяуларда күз алдына 'бастырган кечкенә күләмле эпик форманың активлашып баруы да уңай күренеш, һ. Такташ «Алсу», «Мокамай» кебек әсәрләре белән шушы типтагы -кечкенә лирик поэмаларның матур үрнәкләрен тудырган, тар мәйданда да олы, җанлы характер иҗат итү мөмкинлеген1 раслаган иде. Ничектер беравык мондый кыска әсәрләр күренмәде; ал арны нсә озын-озын язылган поэмалар, хикәяләр, повестьлар алыштыра башлады. Ләкин образның җанлылыгы, әсәрнең әһәмияте һәм кыйммәте озынлыкка пропорциональ рәвештә артмады (әгәр киресенчә пропорциональ булмаса!). Соңгы елларда Такташның бу өлкәдәге традициясен кабат яшәртү күренә. С. Хәкимнең «Сары капкалы йорт», Ә. Маликовның «Гайшә- апа», Ш. Галиевнең «Хупҗамал», М. Шабаевның «Конрад», Э. Мөэминоваиың «Ефәк яулыгым» әсәрләре бу яктан аеруча характерлы. Поэмалар аз язылмый, ләкин укучыларның күңелен чын-чынлап җәлеп итәрлекләре юк дәрәҗәсендә аз. • Поэмалардагы зур кимчелек—бүгенге көн кешесенең җанлы характерын схематик планда чишү, сюжетны коры вакыйга сөйләүгә кайтарып калдыру. Менә, мәсәлән,. Ә. Ерикәйнең «Күзләр» поэмасы. Авторның теләге матур, ләкин тема үтә ясалма хәл ителгән. Автоген: капризыннан Фәрит фаҗигагә дучар була: күзләре сукыраеп, больницага керә. Элекке сөйгән кызы Хәят егет янына йөрүдән туктый. Егет борчыла. Шул вакыт авторның тылсымлы таягы ярдәмгә килә: Фәрит янына аның күрше кызы Зифа килә башлый. Егет уен шул кыз тирәсендә уйнатырга керешә. Ә Зифа элек Фәритне яратып йөргән икән, хәзер ул, врач сүзеннән соң, катгый карарга килә: Күз бят икәү, анык берсен Бүләк итәргә мөмкин! Ләкин Фәрит Зифаның күзен алырга риза булмый. Шул чакны экраннан Фәритне югалтып торабыз. Баксаң, аны, Мәскәүгә алып китеп, күзле иткәннәр икән һәм ул Зифага үзен каршы алырга кушып телеграмма суккан. Биредә барысы да .алдан уйланган әзер әдәби өлге буенча бара, барысы да бар — тик тормыш һәм җанлы характер гына юк. Мәсьәләне шаблон мәхәббәт ситуациясенә кору совет кешесенең характерын кечерәйтә! Америкадагы негр коммунистын күзле итәр өчен үз күзен тәкъдим иткән һәм шуның белән бөтен дөньяны сокландырган Роза Шәфигулл и паларыбыз янында әлеге кешеләр лилипутлар кебек тоела. Мәсьәләне турысызыклы хәл итүне Ә. Дәвыдовның «Уяну» новелласында да очратабыз. Биредә образ тормышчан вакыйгаларда түгел, ә шагыйрь үзе уйлап чыгарган ситуациядә ачыла. Г. Хуҗиның «Яз башы» поэмасына да характерларның тормышчанлыгы, конфликт тирәнлеге җитми. Ә Баяновның «Еллар тавышын тыңлыйм» поэмасында да без «еллар тавышын» тиешенчә ишетмибез. Соңгы елларда шагыйрьнең чор һәм кешеләр турында уйлануларына корылган фәлсәфи-лирик поэмалар бик сирәк языла. Шагыйрьләр, ни өчендер, вакыйгага корылган әсәрләргә күбрәк игътибар юнәлтәләр. Ә. Давыдовның «Чорлар чатында» исемле лирик поэмасы шуңа аеруча күзгә ташлана да. Бу — поэзиянең җитди казанышы. Биредә без чор һәм тормыш турында олы фәлсәфә алып барган лирик герой •белән очрашабыз. Шагыйрьнең күз алдымда — бөтен дөнья. Цикллар бездә күп иҗат ителә. Ә менә теманы тирәнәйтә бару юнәлешендәге цикллар, формалары да бер бөтен буларак уйланылган, мәсәлән, Межелайтисның «Кеше», М. Кәримнең «Европа-Азия» тибындагы әсәрләр юк диярлек. Лирик эпопея, лирик эпос иҗат итү турында шулай ук җитди уйланырга һәм алга шундый олы максат куярга кирәктер. Әгәр башка әдәбиятларга күз атсак, без анда чормы иңләргә омтылган лирик эпопеяларның җанлы гәүдәләнешен күрербез. Мондый омтылыш татар поэзиясе өчен дә ят түгел. Такташ егерменче елларның башында ук бөек революциянең лирик эпопеясын — «Янар таулар» трагедиясен иҗат итә башлаган һәм бу циклдан берничә шигырен язган да иде. Иҗат методымда күчеш чоры кичергәнгәме, ул әсәр тәмамланмый калды. Реализмга ныклап аяк баскач, ул икенче лирик поэмасын: «Киләчәккә хат- лар»ны яза башлады, тик аяныч үлем аркасында гына шагыйрьнең •бу олы максаты тормышка ашып •бетмәде: уйланылган ун хатның ул тик өчесен генә тәмамлап-калды. Энгельс әйткәнчә, тарихны шулай «грандиоз итеп аңлау» омтылышы Муса Җәлилдә дә көчле иде. «Алтынчәч», «Илдар» либреттоларын хәтергә төшерик. Фронтта йөргәндә дә, төрмәдә утырганда да ул халык көрәшең шундый олы итеп сурәтләгән поэма, эпос иҗат итү турында хыяллана. Күрәсез, бездә дә бу өлкәдәге эзләнүләр сукмагы юк түгел. Әмма сугыштан соңгы поэзиябездә ул традиция ныклап үстерелми. Дөрес, кайбер омтылышлар булды. X. Туфанның «Гасыр уртасыннан лирик хатлар» циклындагы шигырьләре кызыксыну уятты. Шагыйрьнең максаты, иңләргә теләгәне шактый киң күренә, әмма бер бөтен әсәр буларак ничек чишелгән — хәзергә әйтүе кыен. С. Хәким дә, Ә. Давыдов («Себер трактында квартал») һәм Н. Дәүли дә («Авыл дәфтәре»ннән Ю. ,С. Ә.в №7. 145 циклы) шул юлда уңышлы эзләнүләр алып баралар. Чор и ы, тарихның прогрессын олы итеп әйтү өчен лирик эпосның мөмкинлекләре эпик поэмага караганда да зуррак. Биредә шагыйрьнең кулаяклары характер иҗат итү белән бәйләнми. Фикерең генә тирән булсын, хыялың гына бай булсын — формасы гаҗәп сыгылмалы, киң һәм күп сыйдырышлы. Соңгы вакытта поэзиядә Такташ, Җәлил, Бурнаш, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәтләрдән килгән романтик стиль кабат көчле генә аваз бирә башлады. Моны төрле жанр әсәрләрендә: Ә. Давыдовның «Малайлар турында балладаясында, Н. Исәнбәтнең «Әбугалисина» драматик поэмасында, Ә. Исхакның «Курганнар турында баллада»сында, И. Юзиевның «Фәрит — Фәридә» поэмасында да, Ә. Маликовның «Таң батыр» әкиятпоэмасында, С. Хәкимнең «Күргәннәр аны» балладасында һәм башкаларда күрергә мөмкин. Романтизм поэтикасында язылган әсәрләр поэзияне реаль, конкрет тормыштан читкә алып китмиләрме? Ул үтелгәнне кабат тергезү түгелме? С. Вургун, ГТ Довженко кебек язучыларның, романтизм поэтикасыннан кыю файдаланып, совет классикасына керерлек әсәрләр иҗат итүе романтизм турында шикләнмичә, тулы тавыш белән сөйләргә мөмкинлек бирә. Татар совет поэзиясендә дә романтик әсәрләрнең уңышлы мисалларын байтак табарга мөмкин. Романтизм кайсы да булса шагыйрьнең иҗатында тоташ күренеш түгел. Кем, мәсәлән, С. Хәкимне, X. Туфанны яки Н. Дәүлине романтик шагыйрь дияр? Романтизм аларда тормыш вакыйгаларының һәм геройларның бер ишесен тасвирлаганда гына көчәеп китә. Ге- роик көнне гомумиләштеребрәк, заман геройларын калкурак, масштаблырак итеп сурәтләргә омтылганда шагыйрьләр романтизм поэтикасына мөрәҗәгать итәләр. Моны тормыш материалы, герой үзе таләп итә. X. Туфанның «Упкыннар өстендә», Н. Дәүлинең «Диңгез һәм солдатлар», Г. Латыйпның «Кеше батыр белән Диңгез батыр» балладалары тууы, яки космосны яуларга теләгән малайлар турында Ә. Давыдовның-баллада язулары һич тә очраклы түгел. Чорыбызның титаник, масштаблы геройларын иҗат итүдә романтизмның мөмкинлекләре без уйлаганга караганда да күбрәк. Ә андый монументаль образлар иҗат итү — шагыйрьләрнең көн тәртибендә тора. Гомумән романтик әсәрләрдә еш кына фантазия ярлы, геройлар төссез чыга. Баллада дип исемләнгән әсәрләрне дә кайвакытта эчтәлекләре, язу алымнары белән гади шигырьдән аеруы кыен. Мәсәлән, 3. Мәҗитовның «Җырлы таңнар» балладасында да баллада мөмкинлекләре файдаланылмаган. Автор революция көннәрен, аның геройларын тасвирлауны бурыч итеп куйган. Әмма геройларны, революция көннәрен сурәтләүдә шигъри фантазия ярлы. Нәрсәсе баллада дип санарга хокук биргән: Казан Кремле янындагы диңгез дулкыннарының сөйләшүе. Бу — гаять кабатланган алым. Әмма хикмәт анда гына түгел. Революция вакыйгалары биредә һәр шигырьдә, нәсердә, хикәядә язылырга мөмкин булганча реалистик хикәяләү рәвешендә сурәтләнгән. Реалистик стиль белән романтик стильне механик кушу башка әсәрләрдә дә бар. Мәсәлән, Н. Дәүлинең «Яр буенда шаулый нарат» балладасында геройны романтик тасвирлаудан реалистик күрсәтүгә күчеп китү солдат образын романтик масштаблы итеп ачуга шактый комачаулый. Поэзиядә моның киресе дә очрый — тормыш вакыйгаларын реалистик гадилегендә тасвирлаудан— романтизмга, шартлылыкка күчеп китү. Бу очракта романтизм тормыш катлаулылыгын читләтеп үтү чарасына әверелеп китә. Моның ачык мисалы — Н. Арслановның «Егет яуда сынала» исемле шигырь белән язылган хикәясе. Әсәр Сабан туе күренеше белән башлана: вакыйга, образлар реалистик табигыилегендә 140 бирелә. Биредә язучының уңышы СУГЫШ күренешләрен ни дәрәҗәдә тормышчан кырыслыгында, катлаулылыгында, характерны җанлы итеп ачуына бәйләнгән. Ләкин автор тормыш катлаулылыгын, характерны анализлаудан читкә китә: укучыны үзе уйлап чыгарган шартлы дөньяда йөртә башлый. Шуңа күрә вакыйгаларда тормышчанлык югала, образлар манекен-шәүләгә әвереләләр. Романтиканың тагын бездә бер кимчелеге бар: бу — аның бүгенге һәм үткән көннәр яки әкият дөньясы белән генә чикләнгән булуы. Романтиканың укучы хыялын киләчәккә. аны хыялланырга чакыручы хасияте үсәргә тиеш. Галәмгә юл салу, табигатьнең яңадан-яңа. серләрен ачу хыял киңлегенә зур мөмкинлекләр ачты. Поэзия дә киң һәм бай хыял уята торган югарылыкка омтылсын иде. Шигырьдә интеллектуаль якның тирәнәюе — поэзия үсешен характерлый торган сыйфатларның берсе. Тукай, Такташлардан ук килгән бу традициянең хәзерге шигырьдә бүгенге кешенең рухи дөньясын ачуга бәйле рәвештә яңа яклары ачыла бара. Әсәрләрдә төрле халыклар белән аралашу тенденциясенең үсүе дә интеллектуальлек мәсьәләсенә килеп тоташа. Кешенең рухи дөньясын тирән ачкан, аның күңелендәге яңа тойгыларга исем тапкан шигырьләр генә күп милләтле укучыларның ихтирамын казана алалар. Шигырьдә фикерләү дәрәҗәсенең үсүе — шулай ук интеллектуальлекнең тирәнәюе белән бәйләнгән. Ул төрле шагыйрьдә төрлечә чагыла. X. Туфанда без шагыйрьне кем беләндер серләшкән, сөйләшкән, я бәхәсләшкән хәлдә очратабыз, С.Хәким шигырьләрендә исә лирик геройның тормыш турында үз алдына уйланып торуын, хакыйкатьне эзлә- вен күрәбез. Ә. Давыдов дискуссиои-бәхәс һәм публицистик шигырьне активлаштырып җибәрде. Ул, оратор буларак, бүгенге тормыш кузгаткан мәсьәләләр турында киң аудиториягә мөрәҗәгать итеп сөйли. Фикерне шигырьгә диктатор итеп куя. Әмма автор кайвакытта фикернең поэтик гәүдәләнүе турында җитәрлек кайгыртмый. «Курыкмыйбыз», «Татарстан бәйрәме» кебек шигырьләренә нәкъ менә фикернең сурәтле гәүдәләнүе җитми. Ш. Галиев, И. Дәүли, X. Камал, Г. Афзал, И. Юзиев, Роберт Әхмәтҗановлар фикер һәм хис гармониясенә ирешү, фикернең эмоциональ сурәтен иҗат итү буенча шулай ук актив эзләнәләр. 3. Мансур, 3. Нури, Ә. Исхак. Н. Арсланов нинди дә булса хикмәтле сүз яки үгет әйтүгә корылган кыска шигырь формасын үстереп, активлаштырып җибәрделәр. 3. Мансур элек тә үткен эчтәлекле лирик парчалар иҗат итә иде. Соңгы вакытларда укучылар аның фәлсәфи һәм сатирик планда уңышлы язылган байтак яңа шигъри парчалары беләи таныштылар. Ш. Галиев исә лирик уйланулар өчен ике строфалы шигырь формасын сайлады һәм бу җыйнак форма да безнең алда яңа сыйфатлары, яңа мөмкинлекләре белән ачылып китте. Әмма кайвакытта шагыйрьләр, форманың кыскалыгы һәм җыйнаклыгы беләи мавыгып, фикер-хиснең сурәтлеэмоциональ гәүдәләнешенә тиешле игътибар итмиләр. Менә,, мәсәлән, Г. Латыйпның бер парчасы: Кесәм тулы акчам бар чагында Тирәм тулы иде танышлар. Акчам беткәч, сүз куешкан кебек, Бөтенесе миннән таймышлар. Тукай бу фикерне бик тирән һәм оста итеп әйткән, хәзер аны ямьсезләп кабатлауның һич кирәге юктыр. Парчалар арасында таныш мә- кальәйтемнәргә охшатып язылганнарын яки коры акыл сату булып яңгыраганнарын очратып була. Яхшы сүз әйтә белмәгән — Дөньяда нң начар бәндә, Сак бул, ямьсез сүзләр сөйләп. Тәмсезләнмә, тәмсезләнмә, — дип яза, мәсәлән, Н. Арсланов. Кыскалык яки тыгызлык белән мавыгып, фикер һәм хиснең сурәт- Ю* 147 ле-эмоциональ гәүдәләнеше мәсьәләсен онытырга һич ярамый. Хәзерге татар поэзиясе үсешен характерлый торган тенденцияләрнең берсе—конкретлык, самимилек. Шигъри фикерләүдәге конкретлык — гаҗәп көчле танып-белү коралы. Ачык, төгәл, конкрет ител фикерләү шагыйрьне җәмгыять, тормыш белән бәйли, аңа үзе яшәгән чорын, тирәюнен, халкын колоритлы итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Поэтик фикерләүдәге конкретлыкның тылсымлы көчкә ия булуын татар поэзиясендә Тукай ачты. Фикерләүнең бу аспекты бездә хәзер реализмның казанышы булып нык тамыр җәйде, һ. Такташ, Ф. Кәрим, М. Җәлилләрнең поэзиясен хәтергә төшерик — алар фикерләүдәге һәм сурәтлелектәге Көнчыгыш поэтикасындагы традиционлыктан һәм шартлылыктан конкретлыкка, фикер һәм хис тирәнлегенә, сәнгатьчә гадилеккә таба үстеләр. Бүгенге поэзиянең дә төп үсеш юлы әнә шул юнәлештә бара. Фикерләүме, тойгыларны, сурәтлелекме бүгенге көн кешесенә якынайту шагыйрьдән зур талант һәм осталык сорый. Бездә бу өлкәдә традиционлыкның көчле икәнен башта ук әйтеп узыйк. Әмма төрле юнәлештә уңышлы эзләнүләр баруын да инкарь итеп булмый. Мәсәлән, халыкның образлы фикерләвендәге байлыкны бүгенге көн кешесенең эмоциясен ачуда файдалану (X. Туфан, С. Хәким, Г. Афзал, Ш. Галиев) уңышлы поэтик ачышларга китерде. Татар классик поэзиясендәге яки башка милләт поэзияләрендәге ачышларны файдалану да шигъриятне баета (Ә. Давыдов, 3. Мансур, X. Камал, Ә. Исхак, И. Юзиев, Роберт Әхмәтҗанов, һ. б.). Предмет, сурәтләр символикасын яңарту мәсьәләсенә генә тукталып үтик. С. Хәким шигырьләрендә сурәтләр, предметлар бүгенге заман кешесенең күз «арашыннан яңа мәгънә салып яктыртылулары белән гаҗәп оригиналь һәм новатор мәгънә алалар. Шагыйрь укучыны тормыш күренешләренең эченә алып керә, аның эчке мәгънәсен ача. Нәтиҗәдә деталь, предметлар да бүгенге көн турында сөйләүче буларак җанланалар, шигырьдә бөтенләй яңа эчтәлек — яңгыраш табалар. X. Туфан әсәрләрендәге предметлар, сурәтләр безне бүгенге ‘көн кешесенең интеллектуаль, фәлсәфи фикерләү дөньясына алып керәләр. Татар поэзиясе гасырлар буе табигать кочагында яшәгән авыл кешесенең образлы фикерләвенә таянып үсте һәм әле дә сурәтле-фикер- ләүнең шушы аспекты безнең поэзияне тылсымлы чишмә булып сугарып тора. XX гасырда поэтик фикерләү мәйданы шәһәр кешесе күзаллавына нигезләнеп иҗат иткән сурәтлелек хисабына да киңәя башлады. Гафури, Такташ, Туфан. Ш. Маннур, Д. Фәтхи әсәрләрендә без әлеге омтылышны ачык тойдык. Дөньяга шушы фикерләү ноктасыннан карау сурәтлелекме яңартуның, баетуның гаҗәеп яңа чыганагын ачты. Маяковский, Хикмәт, Неруда. Межелайтнс кебек шагыйрьләрнең предметлар символикасын яңартудагы тәҗрибәләре турында безгә дә ныклап уйланырга кирәк. Ә. Давыдовның «Себер трактында квартал» циклында шигъри ассоциацияләр бүгенге шәһәр интеллигентының тормышны кабул итүенә нигезләнгән. Традицион сурәтләүне биредә шагыйрьне камаган шәһәр конструкцияләре — таш урамнар, таш йортлар алыштыра. Таш асфальтлар сөйли, тәрәзәләр сөйли, стеналар сөйли — шагыйрь алар аша бүгенге тормышның агышын, поэзиясен күрсәтә. Сурәтле фикерләү аспектын баетуның юллары гаять күп төрле. Мәсәлән, Ш. Галиев, Г. Афзалда үзе тасвирлый торган герое булып уйлану, үз герое булып әверелү сурәтләүнең яңа мөмкинлекләрен ачып җибәрде. Әмма соңгы вакытларда геройларны тасвирлауда Г. Афзалда беркадәр схематизм, китапчылык сизелә башлавын әйтергә кирәк. Сурәтле фикерләүне бүгенге заман кешесенең интеллектуаль, рухи дөньясына кыюрак якынайткан вакытта гына поэзиядәге ачышлар күбрәк, шигырьнең кешегә тәэсире ныграк булачак. 30 еллардагы вульгар-социологик тәнкыйть конкрет-тарпхп фикерләүне тормышка охшашлык мәгънәсендә генә аңлап, шартлылыкка каршы көрәш алып барды, конкретлык белән шартлылыкны кискен килешмәс дошманнар итеп санады. Тәнкыйтьнең иске абстракт шартлылыкка каршы көрәшүе файдалы иде. Әмма бу көрәш еш кына шигъри фантазия кыюлыгына каршы барды. Шушындый тәнкыйть Такташны гына түгел, башка шагыйрьләрнең дә шигъри фикерләвем нык чикләде. М. Җәлил, Ә. Фәйзиләр 40 нчы елларда шагыйрь хыялын чикләгән ул кысаларны җимереп, шигъри шартлылыкны кыюрак куллана башладылар, һәм бу әдәбиятның сулышын гаҗәп иркенәйтеп, поэзияне баетып җибәрде. Бүгенге поэзиядә 30 нчы еллардагы тәнкыйтьнең догматик таләпләренә иярү сизелә. Тормыштагы теге яки бу вакыйга охшашлыгын шигырьдән бик җиңел табасың, ә менә шагыйрьнең үзен күрүе, тануы шактый кыен. Шигъри фикерләүнең үз законнары бар. Сәнгатьчә логика белән информацион логика тәңгәл нәрсә түгел. Информация газетта калсын, ә без шигырьдә фактны түгел, ә шул факт уңае белән шагыйрь уйлануын, януым, фикер, хис поэзиясен күрик. Фәннең төрле өлкәләре бергә кушылган вакытта зур ачышлар булган кебек, сәнгать төрләренең үзара бер-берсен баетуы да шөбһәсез. Шагыйрьләргә дә, прозаикларга да, синтезлы фикерләүне үстерү турында җитди уйларга кирәк. Безнең язучылар иҗатында исә бу процесс бик интуитив, стихияле төстә генә бара. Кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә әлеге мәсьәлә турында сөйләшүләргә җиңел генә киртә корып китүне дә очратырга мөмкин. Биредә: «андый экспериментлар ясау бер дә яңа һәм оригиналь нәрсә түгел. Моның белән мөгез чыгарырга теләүчеләр егерменче елларда ук күренеп калдылар, ләкин әдәбиятта рәтле-башлы эз генә калдыра алмадылар» (Ф. Хөсни) кебек сүзләр белән мәсьәләне йомып китеп булмый. Сүз сәнгать алымнарын механик күчерү турында бармый. Егерменче елларда, мәсәлән, шигырьнең музыка, кино, театр белән якынаюы поэзияне гаҗәп зур ачышлар белән баетты. Беренче тапкыр татар поэзиясендә симфонизм - күренешен без Такташта очраттык. Такташ «шагыйрь композитор булырга тиеш» дпп санады, һәм шигырьнең бөтен искергән кануннарын җимереп, хиснең табигый, иркен, күп тавышлы яңгыравыңа иреште. Аның театр, к инода и өйрәнүе татар шигырен драматизм белән баетты, шагыйрь күзенең кинематограф күзе кебек хәрәкәтчән булуына китерде. 30 нчы елларда бу традиция тагы да үстерелеп, «Качкын», «Алтынчәч», «Түләк» кебек бөтенләй яңа жанр үзенчәлекләренә ия булган әсәрләр тууга китерде. Нәкъ менә бездә соңгы елларда шушы традициянең йомшавы, сәнгатьнең башка төрләре каза- нышларыннаи өйрәнмәү-нык сизелә. Ни өчен хәзер бездә жанр һәм форма өлкәсендә кыю ачышлар аз, бертөслелек көчле? Ни өчен хәзер, мәсәлән, шагыйрьләр либреттолар язарга алынмый? Әхмәт Фәйзидән соң бу өлкә бездә бөтенләй торгынлык кичерә. Драматик поэманың яки шигырь белән язылган драма, трагедиянең югалуын нәрсә белән аңлатырга? Җәлил, Фәйзиләргә шундый зур уңыш китергән экспериментларны туктатырга кирәкми. Халкыбыз, КПССның яңа Программасы белән рухланып, кыю адымнар белән коммунизмга атлый. Бүгенге поэзия дә коммунизмга кунак булып кына бармый. Ул — көрәшче, ул ■— көчле рух коралы. Шушы юлда аны тагы да зуррак шигъри ачышлар көтә.