Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯ СОЛДАТЫ

'АД өхәммәт Садриның «Яз сулы- •**шы» китабын кулга алгач, Го- мэр Галиевнең «Ударник М. Садри шигырьләре турында» исемле мәкаләсе искә төште. Ул яшь шагыйрьмен. «Җыр башлана» дигән беренче җыентыгына 1932 елда язылган сүз башы иде. Анда тәнкыйтьче Вахитов исемендәге Жпркомбинат слесаре М. Садриның башлангыч иҗат уңышларына, аның беренче адымнарына югары бәя бирә, һәм мәкаләсен «,.М. Садри иптәшнең алда тагын да уңышлырак әсәрләр бирә алачагына бик нык ышанырга кирәк», — дип тәмамлый. Инде утыз елдан артыграк вакыт узды. Мөхәммәт Садри — хәзер 20 гә якын җыентыкның авторы. Аның 1930 елларда язган беренче шигырьләре белән соңгы елларда иҗат иткән әсәрләрен чагыштырып карасаң, гаять зур аерма күрәсең. Аның «Яз сулышы» (1962 ел) исемле яңа җыентыгы шагыйрьнең иҗади үсешен аеруча тулы чагылдыра. Җыентыкка, нигездә, авторның соңгы егерме ел эчендә язылган шигырьләре тупланса да, анда 1930 елны иҗат ителгән «Яшьлек ничек башлана» шигыре дә бар. Бу — нәкъ менә Гомәр Гали телгә алган шигырь. Шуның берничә юлын китерик: «— Исемең ничек? — Гомәр! — Мә, — ди мастер, — түмәр, Горнга сал да Кыздыр, чүкеч яса, Бурыч шул синең .алда. Аннары Эшләрбез кувалда...» Шагыйрьнең әле башлангыч адымнар гына ясавын аңлавы кыен түгел. «Гомәр»гә «түмәр», «сал да» сүзенә «кувалда»ны рифмалаштырырга тырышу шигъри аһәңне бик нык зәгыйфьләндерә. «Металл чыңы», «Аннары тагын кыздыра: суга тыга», «эшләрбез кувалда» кебек колакны тырнаучы сүз тезмәләре дә шулай ук шигырьдә шактый очрый. Әмма бу хәл беренче шигырьләрдә генә. Хезмәт фронтында ударник булган М. Садри әдәбият фронтында да сынатмады. Ул һ. Такташ, X. Туфан кебек'күренекле шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләр ярдәмендә үзенең каләмен көннән-көн үткенләндерә барды, әдәби осталыкка омтылды. Аның бу сыйфатын без 1936 елда язылган «Сайра, сандугачым, сайра!» шигырендә үк ачык тоябыз. Мансур Мозаффаров көй язган бу җырның: «Сандугачым сайрый чут-чут дип, Безнең илдән матур ил юк дип» язылган юллары гына да күңелдә гаҗәеп матур тойгы калдыра. Осталыкка, шигъри камиллеккә омтылу — Мөхәммәт Садри иҗатын бизәүче матур сыйфатларның берсе. Аның иҗат стиленә кыскалык һәм аз сүзләр белән тирән мәгънә аңлату хас. М. Садри шигырьләрендәге һәр сүз, һәр җөмлә укучының күз алдына нинди дә булса бер күренешне, яки картинаны китереп бастыра. Җыентыкка тупланган йөздән артык шигырьдән, билгеле, андый юлларны, строфаларны, чагыштыруларны, метафораларны һәм эпитет 152 ларны күпләп китерү һич тә читен түгел. Шуңа бер генә мисал китерик. Карт белән карчык бик җанлап, Тәмен бик белеп кенә, Чәй эчәләр баллап-майлап, Өф итеп өреп кенә. Монда без татар картларына хас булган чәй эчү картинасын гына күз алдына китереп калмыйбыз, бәлки ягылган җылы өнне дә, тирә- якка моң сирпүче радионы да, өйгә ямь бирүче Ильич лампасын да, карт белән карчыкның бәхет турында салмак кына сөйләшеп утыруларын да йөрәгебез белән тоябыз. Автор үзенең шигырьләрендә халык җырларыннан («Якты кич»), фольклор мотивларыннан («Хафиз батыр») шулай ук оста файдалана. Алар .әсәрнең җирлегенә матур бизәк булып керәләр. Ләкин шуның белән бергә, 1М. Садри шигырьләрендә халык авыз иҗаты: мәкальләр, әйтемнәр, фразеологик һәм идиоматик әйләнмәләрнең сирәк очраучы күренешләр икәнлеген дә әйтел үтәргә кирәк. Безнеңчә, фольклордан файдалану —• халыкчанлык төшенчәсенең аерылгысыз бер өлеше. Ул телне, мәгънәне баета, кар- таналылыкны көчәйтә, художество детальләрен арттыра. Шигырь очерк та, повесть та, роман да түгел, монда сүз саранлыгы, фикер киңлеге кирәк. Әмма халык иҗатының җәүһәрләреннән ничек файдалану мәсьәләсе, һичшиксез, шагыйрьнең осталыгына бәйле. Мөхәммәт Садри, югарыда әйткәнебезчә, осталыктан мәхрүм ителгәннәрдән түгел. «Яз сулышы»н игътибар белән укыганда, шагыйрьнең тормыш белән бергә атлавын, тормыш эчендә кайнавын күреп шатланасың. Ул, терекөмеш төсле, гел хәрәкәт итеп тора кебек. Шагыйрь күп кешеләр белән очраша, аларның язмышлары белән кызыксына, ал арга үзенең шигырьләрен багышлый. Аның Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Украинаны азат итү өчен барган сугышларда динамит тотып дошман поезды астына ташланган һәм, эшелонны шартлатып, үзе дә шунда һәлак булган татар егете Таймасов, Бөек Ватан сугышында геройларча үлгән гвардия капитаны Әминә Хәмитова, Дунай өчен барган каты сугышларда батырлык күрсәткән К. Өхмәтов, Кызыл Байрак һәм Александр Невский орденнары кавалеры Хафиз Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган шигырьләре әнә шулай туганнар. Шагыйрь үзенең партия солдаты булуын һәр әсәрендә тпрәнтен хис итә. Ул беренче шигырьләрендә үк үз алдына ил, партия, халык өчен җырлауны максат итеп куйган иде һәм утыз елдан артыкка сузылган иҗат юлы моны җитәрлек исбатлады. «Теләк» шигырендә, мәсәлән, автор үзенең яшәү максатын бик ачык итеп әйтте: йөрәгемнең һәр тибешен Багышлыйм илем өчен. Илемә хезмәт итүдән Зур эш юк минем өчен. М. Садри яшәүнең ямен, максатын ил өчен, партия өчен, халык өчен көрәштә күрә, әгәр халкыбыз алдына -куелган максатны үтәү өчең яшәмәсәң, «Яшәүнең ни кызыгы бар, тын, йөрәгем, типмә син!» ди ул үзенең намусына, вөҗданына мөрәҗәгать итеп. Партия үткәргән һәр чара уңае белән туган кайнар хисләрен М. Садри җырга салып әйтеп бирә, хуплый, үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Мөнәсәбәтен белдерә, дип әйтү генә төгәл түгел, ул аны яклый, партиябез куйган бурычларны үтәү өчен көрәшкә чакыра, өнди. Партиябезнең яңа Программасы уңае белән «Коммунизм байрагы», Юрпй Гагаринның галәмгә очуы уңае белән «Канатлы халык» шигырьләре тудылар. Милләтләр дуслыгы, тынычлык, туган илгә мәхәббәт темасы шагыйрьгә тынгылык бирми, ул бу темаларга кат-кат әйләнеп кайта. М. Садри тугай илнең чишмә кебек саф суларына, яшел урманнарына, мәһабәт кырларына, киң болыннарына, биек тауларына соклана. «Туган илдә», «Ленин Татарстаны». «Дуслыкка дан!», «Венада ман төне» кебек шигырьләре, күп санлы көйләрнең текстлары (ә алар 60 ка якын) әнә шундыйлардан. Мөхәммәт Садри — лирик шагыйрь. Ләкин ул бер генә шигырен дә дә хисләргә бирелеп, үзенең партия солдаты булуын онытмый. Аның коралы — политик лирика. Үзләренең бурычларын былбыл турымда, мәхәббәт турында җырлауда гына күргән кайбер интим лирика яратучылардан үзгә буларак, М. Садри шул ук фикерләрне һәм хисләрне политик лирика чаралары белән дә бик оста әйтеп бирә ала. Моны без аның көй язылган җырларында да, югарыда телгә алынган «Сайра, сандугачым, сайра!» җырының кушымтасында да күрәбез. Сүз ахырына таба, «Яз сулышы»н укыганда күренгәләп киткән кайбер кимчелекләрне дә әйтәсе килә. Әлбәттә, кимчелек белән кимчелек арасында да аерма бар. Әйтик, яхшы эшкәртелгән җирдә билчәне дә, бакрасы да аз булган шикелле, әйбәт язылган шигырьдә дә андый «чүпләр» сирәк очрый. Әмма гөрләп үсеп утыручы басуда чүп үләннәре ничаклы аз булсалар да, алар барыбер күзгә ташланалар. М. Садри әсәрләре белән дә шулайрак. «Чүпләрне» гөрләп торган шигырь басуыннан йолкып ташлыйсы килә. Югарыда без авторның татар теле байлыкларыннан тулы файдаланмавын әйткән идек инде. Кайчакта М. Садри шигырьләренә уйлап сайланмаган сүзләр, дөрес үк булмаган грамматик әйләнмәләр килеп керә. Мәсәлән, «Үрдә» шигырендә «Карап таудан көйнең батыш ягын» ди автор. Биредә сүз көнбатышка карау турында бара, билгеле. Шагыйрь үзе дә «көннең батыш ягы» яки «көннең чыгыш ягы» дип сөйләми торгандыр. Яки менә «Рәхим итегез: бу ордер йортка керергә сезгә» дигән юллардан авторның фикерен аңлавы шактый кыен. Бит «йортка керү» төшенчәсе бездә бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла. «Егетләрнең даны чыкты» дигән шигъри юлдан да яман аты чыгу кебегрәк бер нәрсә аңлашылуы мөмкин. «Ни өчен җимне туярлык бирмисең?» дибез икән, биредә дә җим сүзе урынлы кулланылмый, чөнки җим кошларга карата гына әйтелә. Ә шигырьдә сүз нәкъ менә терлекләргә азык бирү турында бара да. «Ит ашыйм» дигәнне «сарык»' ашыйм» яки электр лампасын «крачинсыз куык» дип алу да уңышлы түгел. «Станция салабыз, судан ут чыгарабыз!», «Суны ут итә беләләр баһадир коммунистлар!», «Шул вакыт Ай: —- Җир егете, Сүзем бар сиңа, — диде. — Күрерсең иркәң күзләрен, карасаң миңа, — диде» кебек төгәл һәм матур әйтелгән чагыштырулар һәм шигъри юллар белән рәттән, югарыдагыдай, уйланып җитмәгән сүзләрнең һәм шигъри детальләрнең дә әсәрләргә килеп кергәләве хакында автор, һичшиксез, уйланыр, дип ышанабыз. Тагын бик әһәмиятле бер мәсьәлә. Мөхәммәт Садри — иҗади өлгергән шагыйрь. Күптән түгел республика җәмәгатьчелеге аның 50 еллыгын билгеләп үтте. Халык бишне бирә алган кешедән унны соравы да оят түгел, ди. Әйе, без Мөхәммәт Садридан унны да сорарга хаклыбыз. Сүз шагыйрьдән зуррак, тагын да өлгергәнрәк әсәрләр көтү турында бара. Без шагыйрьнең бүгенге колхоз авылы турында, аның батыр кешеләре турында, коммунизм төзүгә, илдә авыл хуҗалыгы продуктлары муллыгы булдыруга көчләрен дә, сәләтләрен дә кызганмыйча армый-талмый эшләүче батырларыбыз турында киң полотнолы әсәрләр иҗат итүен көтәбез. Ул темасының тирәнлеге ягыннан да, художество эшләнеше ягыннан да колхоз авылын данлаучы «Бәхет турында җыр», «Якты кич» поэмаларыннан югарырак торыр. Без моңа ышанабыз, чөнки моңа авторның тормыш тәҗрибәсе дә, поэтик осталыгы да җитә. Барыннан да бигрәк, партиябезнең шагыйрьләрне рухландыручы, чорыбызның бөеклеген җырлаучы яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә чакыручы документлары бар. Ниһаять, М. Садриның тынгысыз йөрәге бар. Ул йөрәк — партия солдаты йөрәге.