Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЙЛӘНМӘГӘН СЕР

»12 Д ИЯәмсенур әбинең бер гадәте бар. “- “Өн артымдагы тирәк башына шәфәкъ кызыллыгы төштеме, урындыгын алып тәрәзә янына килә дә шау чәчәктә утырган кына гөлләрен бер кырыйга күчереп урам якка карап утыра». Ни өчен Шәмсенур әби ерактагы шәфәкъ кызыллыгын күзәтә? Аңа ни булган? Бу сорауларга хикәядә җавап тиз табыла. Сугышка киткән бердәнбер улыннан аңа кош теле хәтле генә хатлар килгән. Ах, бу хатлар ана күңеленә никадәр куаныч, әйтеп бетергесез шатлык китерәләр алар! «Хат килгән көннәрдә ул, Сөләйманы алып биргән шәл яулыгын ябынып, югары очка — кияүдәге кызы яныма йөгерә. Елын-елый укыйлар бу кадерле хатны. Тагын укыйлар, тагым...» Ләкин сугыш бетәр алдыннан хатлар килүдән тукталган. Карт ана шул ук тәрәзә каршына утырып һаман хат көтә. «Бәлки үлмәгәндер, белмәссең, кайтып та килер» дигән өмет белән яши. Көннәрнең берендә аңа зәңгәр конвертлы хат китерәләр. Шәмсенур әби, аны алып укыгач, улының ерак Герман җирендә үлеп калганлыгын белә. Немец карчыгы Гертруда Миллер Берлин шәһәреннән ерак түгел бер авыл читендә сагышта һәлак булган командирның кабере барлыгын яза һәм командирның исеме Сөләйман булуын, аның ту- ганиарын берничә ел эз ләвен белдерә. Озак эзләгәннән соң Советлар Союзыннан адрес алуын һәм Шәмсенур әбигә хат язуын әйтә. Батырларча һәлак булган командир Сөләйман Хәкимовиың әнисен үз янына чакыра. Шәмсенур әби улының каберен күрергә дип Германиягә китә. Менә ул немецлар җирендә, Гертруда Миллер аны улының каберенә алып бара. Ләбибә Ихсанованың «Ана сагышы» хикәясе әнә шундый сюжетка корылган. Анда тормышта булган, һәр авылда, һәр семьяда диярлек очратып була торган хәл турында языла. Хикәяне һич тә салкын кан белән генә укып булмый. Сугышның әче хәсрәте, күңелләрдә калган җәрәхәте бетеп тә җитмәгән әле, ә империалистлар дөньяны өченче сугышка өстерәп кертергә исәплиләр инде. Хикәядә мондый сүзләр язылмаса да укучы күңелеңдә сугышка карата әче нәфрәт хисе туа. Әсәр кан һәм күз яшьләреннән үзләренә ләззәт тапкан атомчыларга каршы уяу торырга өнди. «Ана сагышы»—кыска, җыйнак хикәя. Анда шаккатыргыч бернәрсә дә юк, әмма җылы хис, немец хезмәт ияләренә карата дуслык тойгылары бар. Хикәянең композициясе уңышлы төзелгән. Идел буенда яшәүче татар карчыгы белән ерак Шпрее елгасы буенда яшәүче немец карчыгының язмышлары охшаш. Ике карчыкның да улларын фашистлар үтергән. Ике карчыкның да хәсрәте бер үк. ю. .с. ә.- М 6. 12 Л. И х с а и о в а, Сойләимәгәя сер, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, 80 бит, тиражы 9 000, бәясе 8 тиен. 145 146 Планым туламы? Тула. Кесә тутырып акча алып кайтаммы? Кайтам. Тагы нәрсә кирәк бу кешегә? Аңламыйм. Кибетче Гарифҗан әнә шундый фикердә. Ул бары тик үз җаен гына белә, план тулгач, калган ягында минем эшем юк, дип тынычлана. Аның холкы да кире, никадәр генә аңлатсаң да ул үз сиксәнен белә, кеше туксанында эше юк. Гайни- 'җамал аның «крепостен» икенче яктан, һич уйламаган яктан, җимерә. Л. Ихсанова монда халык арасында йөри торган мәзәктәй оста файдаланган. Гарифҗан отпускага чыккач, Гайниҗамал аны кызык лтә, әниләргә барып кайтам, дип балаларын иренә калдырып, кунакка китә. Иртәгесен Гарифҗан иртүк торып, тиз генә киенеп, мич ягып җибәрергә тели, ләкин, шырпы юклыгын белеп, аптырап кала. Ниһаять, эзләнә торгач чалбар кесәсеннән шырпы табып мичкә ягып җибәрә. Инде барып юыныйм дисә, сабын таба алмый. Балаларына оек кидерим дисә, яңа оеклары, ботка пешерим дисә, тоз юклыгы беленә. Әнә шулай итеп «вак-төяк» дип йөрткән әйберләрнең кирәклеген уз җилкәсендә татыгач, телефон трубкасын алып: •— Тоз, сабын, керосин кайтартырга! — дип кычкыра. Соңыннан автор икенче зат исеменнән бик урынлы реплика әйттерә: — Кеше хәлен кеше белми шул, үз башына төшмәсә! Хикәя җиңел укыла, сюжеты да катлаулы түгел. Бу хикәяне авторның табышы дисәк ялгышмабыз. «Ник яратмый», «Сөйләнмәгән сер», «Җәмилә апа» матур эшләнгәннәр. Аларда кирәкмәгән буш сүзләрнең булмавы, тел-сурәтләү чараларының оста бирелүе күренеп тора. «Сөйләнмәгән сер» җыентыгындагы хикәяләрнең барысы да кимчелекләрдән азат түгел әле. Мәсәлән, югарыда уңай яктан телгә алынган «Ана сагышы» хикәясендә вакыйга шактый озын чорны эченә ала. Автор, кыска әсәр язам дип, бер урыннан икенче урынга сикерешләр ясап, хикәяне шактый ялангачландырган. Фәлсәфи фикергә корылган «Боз кисәге» хикәясе дә уңышлы гына. Язучы бу әсәрендә ир белән хатын арасындагы иң нечкә тойгыларны: дуслыкны, иркәлекне бик нечкә сиземләү белән сүрәтл». Хикәянең исеме дә метафорик. «Боз кисәге» дигәч, судагы боз турында язылгандыр дип укын башлыйсың. Ләкин автор кайбер кешеләр күңелендәге туңлык, бозлык турында яза һәм шуны тәнкыйтьли икән. Хикәянең герое Газиз үз эшендә әйбәт кенә кеше, аның кулыннан күп төрле эш килә. Ләкин бу әле барысы да ал да гөл дигән сүз түгел. Эш сәгатеннән соң Газиз өендә ничек соң? Дөрес, ул өендә дә эчеп- исереп гауга чыгармый, савыт-сабалар да ватмый. Әмма ул хатыны Зәйнәпкә коры, иркәләүчән бер генә сүз дә әйтми, йорт эшләрендә дә гаме юк. Автор бу турыда болай ди: «Менә ул боз кисәге, йомшак күңелле, игътибарлы, сөйкемле Зәйнәп белән Газиз арасында яткан боз кисәге, Зәйнәпне үз эченә бикләнергә, үзен иреннән билгеле бер ераклыкта тотарга мәҗбүр иткән боз кисәге — Газизнең тормыш иптәшенә карата игътибарсызлыгы. Бу боз кисәген Газиз генә, бары тик ул үзе генә эретә ала». Әйе, бу чыннан да шулай. Эшендә бик яхшы эшләүче, хәтта почет тактасында рәсеме торучы кешеләр арасында да үзенең хатынына, балаларына якты чырай күрсәтмәүче «боз йөрәклеләр», кызганычка каршы, тормышта еш очрый әле. Җыентыктагы «Кеше хәлен кеше белми» хикәясе дә — семья тормышына кагылышлы әсәр. Монда инде язучы мәсьәләгә икенче яктан килә. Шырпы, тоз, керосин кебек көнкүрештә иң кирәкле нәрсәләрне магазинга кайтартуны «вак-төяк» дип кенә караучы сатучы Гарифҗан кебекләрне камчылый. Дөрес, Гарифҗан эшендә алдынгы, аны мактыйлар. Ә ул планны тутыру өчен зур сумалы әйберләр генә сата. Шуның өчен хатынының «тоз, шырпы» ди- гә зарын ишетергә дә теләми, кашларын җыерып кисәтү ясый: — Эшем яхшы барамы? Бара. !0» Шуның нәтиҗәсендә кайбер урыннар коры сөйләү булып кына калганнар. «Гата малае» хикәясендә «Пеләш башын сыпырып алды» җөмләсе еш кабатлана. Гомумән, «пеләш баш» сүзен Л. Ихсанова күп кулланырга ярага. Бу сүзләр аның башка хикәяләрендә дә очрыйлар. «Карун Зариф» хикәясендә мондый җөмлә бар: «Шакир абзый эштән бик күңелсез кайтты. Чал кереп барган калып кашлары җыерылган, үзеннән-үзе елмаерга торган калын иреннәре дә кысылганнар. Гадәттән артык бөкрәеп киткән җилкәләре дә кәефенең начар икәнен әйтеп тора». Беренчедән, «калын» сүзе күп кабатлана, икенчедән, «гадәттән артык бөкрәеп киткән җилкәләрнең» кәеф начарлануга ни катнашы бар? Дөрес-, автор Шакир абзыйның ачуы килүен әйтергә тели. Ләкин монда без аны чирләшкә, тумыштан зәгыйфь, мескен итеп күз алдына китерәбез. «Ник яратмый?» хикәясендәге сельпо эшчесе— яшь егет авыл егетләренә хас буяуларда сурәтләнмәгән. Л. Ихсанова аны шәһәрнең иң «модный» стилягалары кебек итеп тасвирлый. «Күршеләр» хикәясе темасы ягыннан отышлы булса да, җөмләләрнең озын булуы, мәгънә уйланып җитмәве кәефне боза. 37 нче биттә шундый җөмлә бар: «Кызларын тезеннән төшереп килгән Гайнан кунакларның өсләрен салдырды». Моны аңлавы шактый кыен. «Боз кисәге» хикәясендә кояшның сикерүе турында әйтелә. Кояш нурлары бер урыннан икенче урынга кинәт сикерәмени? Җыеп кына әйткәндә, «Сөйләнмәгән сер» китабы Л. Ихсанованың кыска хикәяләрдә шактый отышын күрсәтәләр. Китап укучылар алар- ны яратып укыйлар. Язучы өчен күңелле хәл бу, әлбәттә.