Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сатира һәм юмор

Б ҮЛ Ә К й ахыры җиткәч, гадәткә кергәнчә, премия турында сүз чыкты. — Слесарь Атнагуловтан башлыйбыз, — диде домуправ. — Әйдә, Хәдичә, яз, фәлән-фәлән уңышлары өчен, илле тәңкә акча, диген... — Гали Атнагуловның туган көне җитә бугай, әллә күбрәк бирәбезме? — дип сорады бухгалтер. ' Домуправ килеште: — Мик риза. Я, ничек иптәшләр, Гали Атнагуловка йөз сум бирәбезме? — Туган көне дә җиткәч, бирергә кирәк, —диештеләр слесарьлар. — Галигә 150 не бирсәң дә жәл түгел, — дип өстәде бухгалтер.— Хезмәт хакын алырга килгәч тә, дәшеп чакыр.масаң оялып тора. — Арттырырга, бүләкнең зурысын бирергә -кирәк, — диештеләр слесарьлар. Сүзсез генә утырган секретарь: — Иң зур бүләк булгач, приказда «фәлән-фәлән өчен» дип язу гына ярап бетәрме соң?—дип сорады. Домуправ уйга калды: — Алайса, планын арттырып үтәгәне өчен диебрәкме, башка дипме, язарсың... —■ Ярамый. План ягына килгәндә, эше хөрти шул аның, 50—60 процентка да тарта алмый, — диде бухгалтер. — Языгыз сон, алай булгач, «югары сыйфат өчен», диегез! Мыеклы слесарь муен артын ышкып куйды: — Алай язсак, адәм хуры булуыбыз бар, Сәлим Хәлимовнч. һәр төзәткән нәрсәсен яңадан барып рәтләргә туры килә бит. — Бәлки мораль тотнаклыгына басым ясаргадыр? — дип карады местком председателе. Бухгалтер килешмәде: — Айныткычка эләккәнгә ай саен акча тотабыз. Аена икешәр әләккәй чагы да була. — Аннан соң хатыны белән тавышлана дип жалобалар килде. Шуның өчен Гали Атнагулов мораль тотнаклык пунктына керә алмас, дип уйлыйм,— диде домуправ. А 149 Секретарь тагып сүз катты: — Мораль тотнаклык өчен премия биреп булмый, — диде һәм Гали Атнагуловныц мораль сыйфатларын санауга чик куйды. Ләкин бухгалтер фантазиясе тиешле югарылыкта иде әле: —• Ә «хезмәт дисциплинасын бозмаганы өчен» дисәк ничек булыр? — Ярамый, — дип каршы төште домуправ.— Эшкә вакытында йөрмәгәнгә быел биш шелтә биргән идем.—Аннан бүлмәдә гел әргә күзен йөртеп: — Бишме әле, Атнагулов, алтымы?—дип сорады. — Атнагулов монда юк, — диде кемдер. — Тагын эшкә килмәдеме әллә? — Дүрт көн килми киде, театрда сугышкан өчен 15 көнгә ябып куйганнар. 7®-^ ^^*7- — Театрга барып сугышмаса, беткәндер урын, — диде мөдир. —' Алайса арттырмыйбыз. — Арттырырга кирәкми, — диештеләр слесарьлар^—--------------——— — Үзеңчә яз, Хәдичә, — дип йөпләде сүзен мөдире— «фәлән, фол >:• t өчен», — диген. һәм секретарь күнегелгән җөмләсен язып куйды: «Гомуми күрсәткечләре югары булган өчен 10 сум премия бирергә». МӘХӘББӘТ ТӘҮБӘСЕ — Шул килеп орындымы, бөтенләй әллә нишләп китәм. Гашыйк булдым мин аңарга. Ул да мине ярата һәм мине үзе белән китәргә чакыра. Китим мин, әни, шул Җил белән?! —- Сөйләмә, кызым, тузга язмаганны! Очраган берәүгә ияреп китәләр ди мени? Бик җилбәзәк нәрсә бит ул Җил. Агач саен орынып йөри, күзе төшкән бер яфракны үзе белән китәргә чакыра. Юк, ул җилбәзәк белән китәргә миннән рөхсәт юк! — Әниләрдән рөхсәт сорап торыр заман түгел инде,— дигән Яфрак, эреләнеп кенә.— һәр Яфракның теләсә кайчан, теләсә кай таба китәргә хакы бар. Әнисе белән кызы бик озак тарткалашканнар. Берсе Җилнең җилбәзәклеге турында, икенчесе заман һәм хокук турында лыбырдашканнар. Ахыр чиктә, әнисе түзә алмаган, хәер-фатнхасын биргән: — Заманыгыз шулай куша икән, теләсәң нишлә инде, алайса, кызым. Тик соңыннан миңа үпкәләмә! Яфрак шунда ук Җилнең кочагына сикереп, аның белән бергә бөтерелеп киткән. Әле җиргә төшкәннәр алар, әле, болытларга кадәр җитеп, күккә очып менгәннәр. Бөтен бакчаны әйләнгәннәр. Аннары кырларга, болыннарга чыгып йөргәннәр. — Менә бит нинди рәхәт Җил белән бергә йөрү!— дип уйлаган Яфрак. Ләкин бу рәхәт озакка бармаган. Кич җитеп, кояш тау артына керүгә, Җил, Яфракны бер юл читендә калдырып, үзе кинәт юкка чыккан. (Ул, билгеле, аны ташлап, башка Яфракларның башларын әйлән Жил килеп бәрелү белән яшь җилкенчәк яфраклар шундук шыбырдаша, боргалана, бөтерелешә башлыйлар. Каенның яшь кенә бер Яфрагы бер көнне әнисенә әйткән: дерергә киткән булган.) Яфрак аны бик озак көткән. Бер көн... Ике көн... Биш көн... Ә Җил һаман күренмәгән. Яфрак хәсрәттән саргайган, кипкән һәм корып беткән. Шунда ул жил белән җибәргәне өчен әнисе-карт Каенга үпкәләп, эченнән аны сүгәргә тотынган: •— Туган кызын шул җилбәзәк белән җибәрде бит!— дигән ул, актыккы яшьләрен сөртә-сөртә. — Хәзерге Каеннарның шул инде: Яфракларын очырырга гына торалар! лек аны югарыда, биек тауның иң очында ук утырган дип сөйлиләр, Ифрат тупас Таш булган ул. Шуның өчендер, күрәсең, тәгәрәп төшкән. Аны мәтәлдерүдә Җилнең дә кулы уйнаган, Яңгыр дГярдәм иткән, диләр. Кайберәүләр хәтта Яшен үзе суккан дип сөйлиләр. Кем ярдәм итсә дә иткән, ләкин бу юлы аны әшнәсе Салкын тотып кала алмаган, тәгәрәп төшкән. Тау итәгендә озак яткан Таш, әмма туһтотыгын аз гына да киметмәгән. Чаттагы яңа салынган йорт почмагында вакантлы урын барлыкка килгәч, аны шунда утыртканнар һәм өй почмагын Күчәр-явыэ кагылудан саклау вазифасын тапшырганнар. Тупас Таш монда да куандырмаган: әле ат аягына бәрелгән, әле жәяүлене ябындырган. Ташның бу кыланышын өй түбәсеннән күреп торган Тамчыларның бик нык ачулары килгән. Менә алар бер көнне җыелып сөйләшкәннәр дә Ташны фаш итәргә керешкәннәр: җырлый, җырлый һөҗүм иткәннәр Тамчылар: — Тып, тып, тып! Тамарбыз! Төшәрбез! Үзәгеңә үтәрбез! Куркуга төшкән Таш иске әшнәсе Салкыннан ярдәм итүен үтенгән. — Хурлык бит, шундый бәләкәй башлары белән миңа һөҗүм ит- .мәкче булалар. Шуларга каршы бер чара күр әле,— дигән. Тотынган шуннан соң Салкын теге Тамчыларны туздырырга, өшетергә. Чыдап кына тор! Тамчылар бик озак тарткалашканнар, ләкин, ни эшләмәк кирәк, өй кыегына җыелып, катарга мәҗбүр булганнар. Ташка шул гына кирәк тә. Менә ул тагын берәүне абындырырга, берәүне сөртендерергә тотынган. Аны дөнья бетереп сүккәннәр, каргаганнар, ләкин юлдан алып ташларга берсенең бер кыюлыгы җитмәгән. Тамчылар яз килеп, Кояш чыкканын көткәннәр. . Көткәннәр, һәм көткәннәре килгән: Кояш чыккан. Тамчылар яңадан терелгәннәр һәм җырлый-жырлый үзләренең изге эшләрен эшләргә керешкәннәр: П — Тып, тып, тып! Тамарбыз! Тишәрбез! Үзәгеңә үтәр без !ГТамчы — таш яра диләр, моңарга ышанмаска безнең бер нигезебез дә юк.