Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШУЛАР УК БИТ Ял итәргә кирәк, Нервларың Тынычлансын бераз, — диделәр... Кошлар кебек, Очып югарыдан Мин көньякка килдем Иделдән. Каштаннарның чәчәк аткан чагы, Күкләр аяз, Күкләр зәп-зәңгәр. Хуш ис белән тулган бакчаларның Баскычлары an-ак мәрмәрдән. Кешеләрне савыктыру' өчен Чараларның барсы күрелгән. Уйламагыз ләкин: «Ул кешеләр Качып калган», — диеп үлемнән. Шулар ук бит, Мең үлемгә каршы, Туры карап алга атлады. Чигенсәләр алар, Курыксалар, Күрер идекмени соң без бүген Каштан чәчәк аткан якларны. ЯРАТАМ /кайберәүләр битәрлиләр мине: Җырларыңда ап-ак каен дип; Тормыш бит ул бик катлаулы нәрсә, Белмисең лә һаман җаен дип. I Зирек тә бар, диләр, каршыңда ук, Кызарып ла пешә миләш тә. Үз акылың җитеп бетми икән, Кил син, диләр, безгә киңәшкә. Теләсә генә нәрсә әйтсәгез дә, Дөреслекнепакьне яратам. Туган җирнең ап-ак каеннарын Башым исәп чакта каралтмам! СӨЙГӘНЕМНЕҢ БҮГЕН ТУГАН КӨНЕ С*©йтәнемнең бүген туган көне, Дөнья, ахры, шуңа сөенгән. Аккаеннар, таллар алтын төсле, Бөтенесе пардан киенгән. Ә син, кояш, Бик юмартсың икән, Дөньяны нур белән күмгәнсең. Елмаюны минем сөйгәнем дә Шул кояштан алган, күрәсең. һавалар да ачык зәңгәр бүген, Рәхәтләнә аңа күңелләр. Шул зәңгәрлек аның Диңгез кебек Күзләренә кадәр түгелгән. Ә җилләре йомшак мамыксыман, Ачып җибәр хәтта үңәчең. Кулларына садә җитезлекне Шул җилләрдән алган, күрәсең. Көз айлары җитте диеп кенә Чәчәкләр дә әле шиңмәгән. Сөйгәнемнең бүген туган көне, Шуның өчен алар бизәнгән. Сәлам әйтми калмагаек диеп, Аның туган көне хакына, — Кыр казлары соңга калып кына Кузгалдылар диңгез артына. БЕРНИЧӘ ВРАЧ ЯНЫМДА... Торган ул ишек төбендә йөрәген утка тотып. Хәлемне минем сорашкан Яхшыны өмет итеп. Сөрткән ул аннан күзләрен Аз гына читкә китеп. Әйткәннәр: — Аның янына Кертмибез беркемне дә. Нишлисең, берни кылалмыйм, Шунсы бик читен миңа. Берничә врач янымда, Сөйләшә күзләр генә. Кыймыйлар, ахры, дөресен Әйтергә сүзләр белән... «. .С. Ә." J* 6. 81 яныма, йотып. «*илгән ул минем Ут йотып, кайгы 82 Даруның файдасы бик аз, Авруы көчле, имеш! Яхшыга Сулмас, янәсе, Ятса ул шушы килеш. Белмиләр алар даруның Ниндие кирәклеген. Мин снзәм: туктарга һич тә Җыенмый йөрәк минем. Сулышын, күз карашларын, Кулының җылылыгын Тоясы.м килә туйганчы, Мин шуның колы бүген. КҮЗЛӘР Л*узләр, Күзләр, Бик күп төрле була. Кайберләре бик тә Серле була, Зәңгәр' диңгез, Ачык күкләр кебек. Бер караса, Сиңа күтәрелеп, Яндыра ул сине Тере килеш, Дөрләп янган Утта яндыра. Йөрәгеңә синең Керә дә ул һич онытылмас Эзләр калдыра. Шомырт кебек Кара, үткер күзләр, Бер чайпалса, Түгелеп китәрсыман, Дулкыннары Килеп кагылсалар, Бөтенләйгә сине, Бөтенләйгә, Әсир итәрсыман. Бар.шундый күз: Әгәр бер сирпелсә, Эретә ул Синең күңелеңне; Якты нурлар сибеп Юлларыңа, Бизәп тора бөтен гомереңне. Бар шундый күз: Сине күз яшеннән, Җыерчыктан Саклап алып бара. Юлларыңа күләгәләр төшсә, Синең алда Факел булып яна. Бар шундый күз: Көрәшләрдә сине Арсланнан хәтта Көчле итә. Тырнагыңа, Чәчләреңә кадәр Дошманыңа сине Үчле итә! Бар шундый күз: Барсын сизеп тора, Белеп тора Ниләр эшләгәнне. Энә очы кадәр генә хәтта Намусыңа Таплар төшмәгәнме? Теләсә генә- нәрсә әйтегез сез, Мин гашыйкмын, Дуслар, күзләргә. Әйе, әйе, Күзләр сөйләшкәндә Көчсез булып кала сүзләр дә! УЧКА САЛЫНГАН ЙӨРӘК ТУРЫНДА ҖЫР МЭ, ал дидем, минем йөрәгемне Бөтенләйгә, гомерлеккә Сиңа бүләк йтәмГ Уфтанмаслык булып үтсен, дидем, Минем яшьлек иртәм. Син кулыңны суздың; — Бир... Бир, — дидең, — Кадерләрмен. Гомер назлармын; Җил, давылдан, —дидең,— Аралармын Җылы җиле булып язларның. йөрәгемне Суырып алдым да мин, Синең җылы учларыңа салдым. Ә син тойдың Лепердәвен, Бар сулышын аның. Рәхәт булып китте миңа, Бик тә рәхәт Йомшак учларында синен. Әйе, дуслар арасында Мин бәхетле идем! Дорфа җилләр Кагылсалар аңа, .Үз җылыңны өрдең. Авырттыра күрмим, диеп, Минем йөрәгемне Ефәк белән төрдең. Карлар сибеп Кара чәчләремә, Еллар байтак узган. Учларыңда синең Иөри-йөри, йөрәк шактый тузган. Тынар йөрәк бер көн, Искәрмәстән Кулларыңнан төшеп китәр дә. Син хуҗасы аның. Теләсәң әгәр... Туктатырга мөмкин иртәгә. Син хуҗасы аның. Чын хуҗасы! Башкаларның аңа хакы юк. Учларың буш калса Әгәр бер көн, Гомер машинасы ватылып,— Кичер мине, дустым! Дөнья булгач, Рәнҗеткән чак та булгандыр, Мөмкинмени Ярларыннан чыкмый Калулары язгы суларның. 85 МӘХМҮТ ХӨСӘЕН БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧ К'алкулыкта тора корыч вышка, Тәүге фонтан шуннан атылган. Үзе белән алып чыккан факел — Тәүге сәлам девон катыннан. Күтәрелгән нефть бишегеннән, Көлемсерәп сабый жансымая; «Күпме байлык миндә!» — дигән Баулы, Шатлыгыннан балкып таңсыман. Чатыр корган монда буровиклар Кырык алтынчының көзендә. Тәүге вышка... Күрәм баулыларның Үткән юлын аның йөзендә. ОХШАТУ Б ерәүләр бар: Юри дәшми алар, «Серен» чәчми дөнья буйлатып: Эчтә саклый, имеш, Күклем пакь, дип, Итәк астыннан ут уйнатып. Андыйларның яшерен ниятләрен Охшатам мин дары базына. Кеше булсаң — учка сал йөрәгең, Ә астыртын кое казыма. АВЫРЛЫКЛАР КИЛСӘ ■£>орыч капкан кебек чытма йөзең, Тормышың гел утта булса да. «Мин яшим!» —дип көл син Хәтта үлем Бугазыңнан үзе тотса да. ХЫЯНӘТ КӨЧЕ Z4 өньяда иң татлы — сөю булса, Иң ачысы аның — хыянәт. Ул — йөрәккә сарган тигәнәк. Мәхәбәттән яшәрә һәр күңел, Бәхет таба кеше эшендә. Ә хыянәт көчен татучының Чәче агара бер тен эчендә. киңәш Телең белән акыл сату — Ансат.юл, җиңел чара. Эштә менә, Көнкүрештә Акыллы булып кара.