Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Нәҗип Думаөи татар әдәбиятында шагыйрь буларак үзенең «Тавыш», «Себер», «Җир күмере казучылар» исемле шигырьләре белән танылды һәм күп санлы шигырьләр, поэмалар, проза әсәрләре иҗат итеп калдырды. Үзенең күп кенә әсәрләрендә ул элекке тормышның хезмәт ияләре өчен авыр булганлыгын тасвирлый, аларны җәберләүче байлардан көлә. Шулай ук аның кайбер әсәрләрендә төшенкелек, динчелек һәм мистика мотивлары да сизелә. Ләкин шагыйрь хезмәт халкының, кешенең көченә ышанычын югалтмады. Быел Нәҗип Думавиның тууына 80 ел тулды. Шул уңай белән укучылары- бызга шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән ике шигырен тәкъдим итәбез. КАРА ЗАМАН 4 үп заманнар безнең илгә Мәрхәмәтсез өрде җил. Күп газаплар, күп мәшәкатьләр Аңардан күрде ил. Күлме кар, боз, күпме таш ком Яумады ил өстенә?! һич хисапсыз дәрт, сагыш, Хәсрәт, җәфалар түкте җил. Бармы бер каршы куәт, көч Шул кара җил каршына? Куйды юл шыксыз кара Җилгә, сыгылды, чүкте ил... Шул явыз тәкъдир кара Көчкә чыдар кем? Кем түзәр? Тузды, таркалды бәхетсез Төрле якка безнең ил. Тузды ул, тузсын, ләкин Юк булмады, ул бар һаман. һич кибәрме ком явып Төпсез, тирән, кнн диңгез ил! Ул һаман бар, бетмәде, Себерелмәде тамыры белән. Ул һаман бар кыргызы, Үзбәк... татар углы белән! һич төшәрме җимерелеп Аткан белән ук күк йөзе? һич кибәрме җил орып Чиксез тирән ил диңгезе? Ул һаман бар: бар кебек Гыйззәт белән, тән-җан белән Ул һаман бар: бар кебек Үзлек, намус, тел, кан белән! 4 «Ил» газетасы № 4, 14. 11. 1913 сл. СИН — КЕШЕ! 5 D ирмә серне, бул гали! Типсен йөрәк зурлык белән. Булма мәхзун, сынма Төшкенлек белән, хурлык белән! Бирмә тезгенне кара көчләргә, — Булма кол кеше! Бул батыр, бул нык кеше, Бул ир кеше, бул хөр кеше! Син беләмсен, синдә күпме Көч барын, куәт барын? Тип-очыр бу дөньяның Барлык кара куәтләрен! Син — бөек!.. Бул гали!..