Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ ИТҮ СӘНГАТЬНЕҢ ИЗГЕ БУРЫЧЫ

Коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләүдә гаять көчле корал булган сәнгатькә партиябез һәрвакыт зур игътибар бирә. Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең Манеждагы күргәзмәдә булулары, Кремльдә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулары — моның ачык бер мисалы. Партия язучыларны, художникларны һәм композиторларны совет чынбарлыгының үзәгендә торып иҗат итәргә, үзләренең әсәрләрен халкыбызга багышларга, социалистик реализм принципларыннан читкә тайпылмаска чакыра. Бүгенге әдәбият, музыка, рәсем сәнгатенә бик җаваплы һәм мактаулы бурыч — яңа җәмгыять кешесенең характерын тасвирлау бурычы йөкләнгән. Ул бурычны үтәүдә художникның дөньяга карашы аеруча зур роль уйный. Чөнки халык белән бергә атлап, аның уйларын-теләкләрен чагылдырган әдип кенә югары художестволы әсәр иҗат итә ала. Сәнгатькә табыш чыганагы итеп караучы, һәртөрле эчтәлексез модалар артыннан куучы художник җәмгыятькә кирәкле әсәр тудыра алмый. Халыкка хезмәт итүне үзенең иҗат максаты итеп куйган чын художник сәнгатьтә анархия урнаштырырга, аңа буржуаз идеология элементларын сөйрәп кертергә маташкан формалист художниклар белән һичкайчан килешмәде һәм. килешмәячәк. Күпчелек сәнгать эшлеклеләре абстракциячеләр дип аталган бер төркем художникларны бүген яңадан нык гаепләп чыктылар. Нәрсә соң ул абстракционизм? Ул — шул ук формализм, икенче төрле итеп әйткәндә, формализмның бер төре. Аны предметсыз сәнгать дип тә атыйлар. Абстракционизм — рәсем сәнгатендәге һәм скульптурадагы иң кыйммәтле ядроны — реализмны тулысынча кире кагучы реакцион агым. Абстракционизм «кагыйдәсе» буенча, художник әсәре белән чынбарлык арасында бернинди дә охшашлык булырга тиеш түгел. Художник теге яки бу әсәрен иҗат иткәндә әйләнә-тирәсендәге күренешләрдән алган тәэсиреннән чыгып түгел, ә бәлки абстракт формалар белән генә эш итәргә тиеш. Әгәр художник аңлаешсыз һәм мәгънәсез фигуралар комплексы белән эш итә икән, имеш, бу инде сәнгатьтәге иң соңгы «яңалык» булып чыга. Шуңа характерлы бер мисал китереп үтәсем килә. Париж шәһәренең үзәк урамы Монтмартрда абстракциячеләр мәйданы бар. Шунда алар үз «әсәрлэр»е белән сату итәләр. Анда булган чагымда мин бер абстракцияче художникка: «Нигә ясыйсыз сез бо- ларны? Шарлатанлык бит бу», — дигән идем. Җавап урынына ул миңа аерым папкага салынган рәсемнәрен күрсәтте. Зур осталык белән ясалган әйбәт рәсемнәр иде алар. К 5 — Нигә гел шундыйларны гына ясамыйсыз? — дип, мин аңа икенче сорау белән мөрәҗәгать иттем. Ул миңа: — Аларны беркем дә сатып алмый. Ә минем семьямны туйдырасым бар, — дип җавап кайтарды. — Ә абстракцияне алалармы? — Әйе. УЛ модада бит. Чыннан да хәзерге ультра абстракционизм модасы «азат дөнья»ның бөтен базарларын басып киткән. П редметсыз сәнгатьнең үрнәкләре Франциядә беренче бөтендөнья сугышы алдыннан ук күренә башлый. Ә сугыш елларында инде ул тулысынча формалашып җитә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, промышленность монополияләренең турыдан-туры материаль ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә, ул АДШта һәм капиталистик Европа илләрендә аеруча киң таралды. Абстракционизм чит ил юморында еш кына сурәтләнгән һәм үзенең мәгънәсезлеге белән безне бөтенләй гаҗәпләндергән мәзәк кенә түгел. Ул — сәламәт фикерләүгә, алдынгы культурага каршы юнәлдерелгән буржуаз идеология агуы. Формализм да асылда шуңа ук хезмәт итә. Формализм төшенчәсенә кубизм, футуризм, конструктивизм, пуризм кебек агымнар да керә. Формализмның бу төрләре эчтәлекне формадан аеру һәм форманы үзмаксатка әверелдерү белән характерлана. Формалистлар төрле комбинацияләр, аларча әйтсәк, «саф формалар» белән яңа әсәрләр «иҗат» итәргә маташалар. Нәтиҗәдә, алар «иҗат» иткән әсәр мәгънәсез экспериментлар җыелмасына кайтып кала. Капиталистик илләрдә абстракционизм һәм формализм кешенең аңын томалауга, тормышны дөрес тасвирлаган реалистик сәнгатьне какшатуга хезмәт итә. Бездә абстракционизм белән мавыгучы художникларны, «эзләнү», «новаторлык» рекламасына ышыкланып, формализм сазлыгына тәгәрәгән яшьләрне бармак белән генә санарга мөмкин. Абстракционизм чире белән бездә аерым художниклар гына йогышланды. Ләкин бөтен дөнья сәнгатенә күз салсаң, бу зарарлы күренешнең шактый, киң таралуын күрәсең. Хәзерге вакытта ул бигрәк тә капиталистик Европа илләрендә, Америкада киң таралган. Кызганычка каршы, ул элек-электән милли традицияләре белән дан тоткан Индия һәм Япония кебек илләрнең сәнгатьләренә дә үтеп кергән. Аңа хәтта Югославия һәм Польшаның кайбер художниклары да баш иделәр. Польша абстракционистлары «без башка илләр сәнгатенә охшамаган из мәктәбебезне булдырырга телибез, саф, яңа художество теле, үзгә стиль эзлибез», — диләр. Алар деформациясез сәнгать була алмый, безнең әсәрләребезне аңлау өчен халыкның әзерлеге җитми, дип аңлаталар. Бу демагогиянең бернинди төпле җирлеге дә, философик нигезе дә юк. Германия Социалистик Бердәм партиясенең VI съездында ясаган чыгышында Н. С. Хрущев культура, әдәбият һәм сәнгать работникларын буржуаз идеологиягә хезмәт итүче һәртөрле формализмга каршы кискен көрәшергә чакырды. Бу чакыруны бик күп илләрнең прогрессив карашлы сәнгать эшлеклеләре яклап чыктылар. Дөрес, буржуа идеологларына бу ошамады. Сәнгатьтә бары тик изүчеләр сыйныфының интересларын гына гәүдәләндерергә омтылган реакцион идеологлар һәм теоретиклар: «Без атом, кибернетика заманында яшибез, фән һәм техника гаять алга киткән дәвердә Ренессанс чоры мастерлары теле белән яза алмыйбыз»,— дип шапырыналар. Алар фикеренчә, фән һәм техника дөньясындагы прогресс сәнгатьтә дә булырга тиеш. Әмма андый «новатор» 6 художниклар оештырган музей һәм күргәзмәләрдә булган кеше ул «прогресс»ның чын асылына бик тиз төшенә. Совет художниклары делегациясе составында мин күптән түгел Италиягә барып кайттым. Анда без Венециядә Биеналъ күргәзмәсендә булдык. Шул вакытта инде миңа «яңа сәнгать» белән якыннан танышырга туры килде. Күп кенә залларга төрле төстәге сызыклар һәм таплар белән буялган меңләгән киндерләр тутырылган иде. Мәгънәсез ул күренешне гади тамашачы аңлый да, кабул да итә алмый. Квадратлар, кубиклар һәм башка төрле геометрик фигураларның шундый эчтәлексез җыелмасын абстракциячеләр «яңалык» дип икърар итәләр. Андый «новатор» художникларга әйләнә-тирәбездәге тормыш матурлыгы ят һәм аңлаешсыз нәрсә. Абстракциячеләр өчен, беренче чиратта, сенсация кирәк. Алар шуның артыннан куалар, халыкны шаккаттырырга телиләр. Венециядә оештырылган Бөтендөнья күргәзмәсендәге Дания, Швеция, Финляндия павильоннары алдына, мәсәлән, агачтан ясалган һәм авыл хуҗалыгы машинасына охшаган әйберләр куелган иде. Ул агрегатларның һәркайсына өчәр сыра бутылкасы асканнар. Электромоторны эшләтә башлагач, агрегатның детальләре әйләнә, ә шешәләр зыңгылдый башлый. Биенальдә кайсы гына павильонга кермә, анда абстракциячеләр әвәләгән «яңалык»лар тулып ята. Шул заллар буйлап атлаганда империализм тудырган бозык сәнгатьнең кеше хисләрен мәсхәрәләвенә күңел сыкрый. Империализм ялчылары мондый күргәзмәләрне оештырып, югарыда әйткәнебезчә, хезмәт халкының аңын томаларга, аңа үз зәвыкларын көчләп тагарга тели. Ләкин ул заллар бөтенләй буш, кешеләрне анда куып та кертеп булмый. Париж, Рим, Лондон, Брюссель, Афина шәһәрләрендәге «яңа сәнгать» музейларында һәм күргәзмәләрендә дә без шундый ук күренешкә юлыктык. Абстракциячеләр һәм формалистларның «новаторлыгы» белән танышканда Третьяков Галлереясе, Пушкин исемендәге музей, Казанда оештырылган күргәзмәләр күз. алдына килә һәм күңелне чиксез горурлык хисе били. Әйе, кеше тормышына ямь бирүче, аны матурлаучы сәнгатебез өчен горурланмый һич мөмкин түгел. Безнең сәнгатебезгә капиталистик илләрнең хезмәт ияләре дә сокланып карыйлар, аны хөрмәт итәләр. Шуңа күрә дә Венециядәге СССР һәм башка социалистик илләр павильоннары халык белән һәрвакыт тулы булды. Менә мисаллар. 1962 елны Венециядә оештырылган күргәзмәдә Советлар Союзы павильонына кергән тамашачылар мондый сүзләр язып калдырганнар: «Бары тик СССР павильонында гына мин чын рәсем сәнгатен очраттым. Бу рәсемнәр мине безнең көннәрдә дә чын сәнгать барлыгына ышандырдылар. Д. Матеаци». «Кешегә хөрмәт һәм ышану бары сездә генә калган икән...» Әйе, чит ил кешеләре безнең әсәрләребезне зур игътибар белән карыйлар, чөнки ул әсәрләрдә совет кешесенең тормышы, аның омтылышлары чагыла. Бу исә совет художникларына бөтен дөнья сәнгате алдында да зур бурычлар йөкли. Партия безне халык тормышын киң яктырткан чын сәнгать әсәрләре иҗат итәргә чакыра. Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең 7—8 мартта әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашу вакытында сәнгать турында сөйләшү, партиябез киңәшләре минем күңелемдә гаять зур дулкынлану хисе уятты. Н. С. Хрущев һәм J1. Ф. Ильичевның речьләре — безнең өчен аеруча кыйммәтле документлар. Аларда әдәбият һәм сәнгать алдында торган бурычлар ачык һәм төгәл күрсәтелә. Без ул документларны җентекләп өйрәнергә, андагы күрсәтмәләрне конкрет эшебездә кулланырга тиешбез. Художник туктаусыз эзләнергә һәм чынбарлыкны сәнгатьчә сурәтләп күрсәтүнең, яңа формаларын табарга тиеш. Сүз биредә иҗади новаторлык турында бара. Новаторлык мәсьәләсе әдәбият һәм сәнгатьтә бүген генә күтәрелгән мәсьәлә түгел. Бу юнәлештә эзләнүләр элек-электән килә. XIX гасырның икенче яртысында яшәгән рус художникларының, бигрәк тә «передвижникларның» иҗатын искә алыйк. 1900 елларда исә рус сәнгате тарихында мондый иҗади эзләнүләр тагын да киңрәк колач ала. Мәсәлән, «Сәнгать дөньясы» художникларының эшчәнлеген хәтерлик. Аларның иҗат лабораторияләре гаять үзенчәлекле. Врубель, Левитан, Серов, Сомов, БорисовМусатов, Рерих, Головин, Малявин кебек художникларның иҗатлары да рус сәнгате тарихында әһәмиятле этап булып тора. Сәнгатьтә новаторлык турында сөйләгәндә мәсьәләнең икенче ягын да онытырга ярамый. Бит мәгънәсез эзләнүләрнең шактый художникларның иҗади хезмәтләрен тискәре нәтиҗәгә китергән очраклар да тарихта аз түгел. Революциягә кадәр яшәгән художникларның «Бубновый валет», «Зәңгәр роза» оешмалары үз эш- чәнлекләрен шулай ук новаторлык лозунгысы астында алып бардылар. Чынлыкта исә алар «сәнгать — сәнгать өчен» генә дигән позициядә тордылар. Алар сезаннизм, экспрессионизм кебек теорияләрне пропагандаладылар. Буржуаз культурада һаман кабатланып торган кризис 20 нче елларда иҗат иткән кайбер художникларга да тәэсир итми калмады. Моның мисалын без футуристлар, кубистлар, предметсызлар һәм экспрессионистлар иҗатында күрәбез. Хезмәт кешеләре аларның әсәрләреннән нәрсә ала алды соң? һичнәрсә! Ә бит ул художниклар шундый мәгънәсезлекне «сәнгать яңалыгы», «новаторлык» дип ышандырырга һәм үзләре әвәләгән нәрсәләрдә кешелек тарихында барган социаль үзгәрешләрне күрсәтергә маташтылар, табигатьнең, кешенең матурлыгын аңлый алмадылар һәм рус классик сәнгатенең иң яхшы казанышларына каршы поход оештырдылар. Алар Репин, Суриков, Левитан һәм башка күп кенә реалист художникларның әсәрләрен искергән, бүгенге көн өчен яраксыз дип белдерделәр. Хәтта Антик дөнья сәнгате һәйкәлләрен чүплеккә чыгарып ташлауга кадәр барып җиттеләр. Реалистик татар сәнгатенең революциянең беренче көннәреннән үк буржуаз идеология йогынтысы белән кискен көрәш шартларында үсә башлавын Казан хезмәт ияләренең күбесе хәтерлидер әле. Төшенкелек настроениеләре белән сугарылган көнбатыш сәнгате ул елларда яшьләргә сизелерлек йогынты ясады. Формализм йогынтысы аеруча рәсем сәнгатендә, графикада (плакат, журнал һәм китапларда) ачык чагылды. 1920 елны формалистлар Казанда «Всадник» группасына берләштеләр һәм альманах, альбом кебек график әсәрләр чыгардылар. Алар реалистик сәнгать казанышларын кире кактылар, беркемгә файда китермәгән эш белән шөгыльләнделәр. К. Чеботаревның «Йомылган күзләр»е, А. Пла- тонованың «Минем төш күрүләремнән» һәм «Айдагы таплар»ы. И. Плещинский һәм Ф. Таһиров рәсемнәре — шуның характерлы үрнәкләре. Югарыда санап үтелгән художниклар һәм башка формалистлар кешегә чит һәм зарарлы булган буржуаз сәнгать бозыклыкларын совет җирлегенә сөйрәп кертергә азапландылар. Ләкин бу чорда зур талантка ия булган реалист художниклар иҗат иткән сәнгать әсәрләрен һич тә онытырга ярамый. Революцион карашта торган художниклар социалистик сәнгатьне 8 үстерү һәм баету өчен һәртөрле формализм күренешләренә каршы кискен көрәш алып бардылар, һәртөрле формалистларга ул чорда ук җитди отпор бирелде һәм социалистик реализм җиңеп чыкты. Социалистик реализм методына нигезләнгән, марксизм-ленинизм казанышлары белән коралланган сынлы сәнгатебез совет власте елларында гаять алга китте. Нестеров, Архипов, Малютин. Греков, Бродский, Иогансон, А. Герасимов, С. Герасимов, Пластов, Чуйков, Кончаловский, Кукрыникслар, Коненков, Шадр, Андреев. Мухина һәм башка художникларыбызның иҗатлары нәкъ әнә шул хакта сөйлиләр. Ләкин сәнгать өлкәсендәге безнең гүзәл уңышларыбызга күз йомып караучы кайберәүләр әле бүген дә социалистик реализм методын шик астына алырга азапланалар. Алар социалистик реализм методы художникның иҗат иркен чикли, дип кычкыралар, һәртөрле формализмга мәйдан ачарга телиләр. Ә икенче берәүләр, аерым художникларның әсәрләре генә яшәргә хаклы, дип башка чиккә ташланалар. Социалистик реализм аерым шәхесләргә генә түгел, киң халык массаларына иҗади мөмкинлек ача. Сәнгатьнең халык белән аерылгысыз бәйләнештә торуы, шул нигездә, меңләгән яңа талантлар туу — социалистик реализмның яшәү көче нәкъ әнә шунда. Бөтен детальләренә кадәр гаять нечкәләп һәм җентекләп эшләнгән рәсемне натурализм кочагына ташлау шулай ук дөрес түгел. Андый рәсемнәрнең берсеннән дә натурализм сыйфатлары табып булмый (Шишкин, Иванов, Гольбейн, Леонардо да Винчи һ. б. хезмәтләрен хәтергә төшерик). Күреп үткәнебезчә, «новаторлык» һәм «эзләнү» флагы астында сәнгатькә формализмны көчләп тагарга маташу тарихта бер генә тапкыр булмаган. Соңгы вакытта бу зарарлы күренеш кабат калкып чыкты. Бескин, Каменский, Костин һәм Сарабьянов һ. 6. сәнгать эшлеклеләре аңа турыдан-туры ярдәм иттеләр. Мәгълүм булганча, яшь формалистларның «хезмәтләре»н партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре дә карадылар. Анда, атап әйткәндә, П. Никонов- ның «Геологлар»ы, Н. Андроновның «Салчылары», Б. Биргерның «Ана һәм Бала»сы, Ю. Васнецов, А. Древин, А. Тяпушкин. Н. Егоршина, Э. Неизвестный һәм А. Полозова «хезмәт»ләре бар иде. Болар белән янәшә 20 нче елларда калкып чыккан формалист художниклар Р. Фальк, Д. Штернберг, П. Кузнецов һәм башкаларның халык тарафыннан күптән кире кагылган әсәрләре дә куелган иде. Кайберәүләр, борчымагыз андый художникларны, алар эзләнәләр, дип, шуларны яклап чыктылар. Ләкин ни эзләвеңне белеп, акыл белән эзләргә кирәк: мода артыннан, сенсация артыннан куу — чын сәнгать эше түгел. Формализм сәнгать работнигын бары тик юлдан гына яздыра. Ул беркайчан да безнең сәнгатебездә үзенә урын ала алмас. Әсәрнең художестволылыгын ачык сурәтләр җыелмасы да, буяуларны куе иттереп сылау да, оста итеп төшерелгән төзек сызыклар да түгел, ә тормыш чынбарлыгын тирән һәм һәрьяклап чагылдыру өчен сәнгать чараларыннан гармоник дөрес файдалана белү билгели. Миңа капиталистик Европаның байтак музейларында булырга туры килде. Тик мин анда «Иван Грозный һәм аның улы Иван» (И. Репин), «Бояр хатыны Морозова», «Меньшиков сөргендә» (В. Суриков) кебек шедеврларны очратмадым. Ул осталарның әсәрләрен караганда, аларның нинди алым һәм ысуллар белән иҗат ителүләре хакында бөтенләй уйламыйсың да. Чөнки синең 9 акылыңны, күңелеңне бөтенләй башка нәрсә — художникның тормышны күрә һәм кеше, табигать матурлыгын гаять оста ача белүенә соклану хисе били. Без әнә шул классик мирасны өйрәнергә, бөек художникларның осталыкларын кабул итеп, аны яңа әмирлектә үстерергә тиешбез. Яшьләрдән кайберәүләрнең сәнгатебездәге классик мирасны искергән һәм бүгенге көн өчен яраксыз, дип чыгулары бары тик нәфрәтләнү тойгысы гына тудыра. Андый формалист художниклар үзләренең иң «алдынгы», иң «яңа» сәнгать әсәрләре иҗат итүләрен нәрсә белән нигезлиләр? И. Эренбург Пикассо яки Лежинның формалистик әсәрләрен (мин аларның әйбәт әсәрләрен күздә тотмыйм), белмим, нинди нигездә хәзерге прогрессив сәнгать үрнәкләре дип исәплидер? Бу — новаторлык та, яңалык та түгел, ә мәгънәсезлек. Веласкез, Гоя. Рембрандт, Веронизе, А. Иванов, Федотов, Венецианов, Крамской, Репин, Суриков, Серов, Левитан. Нестеров, Иогансон, Мухина, Дени, Моор, Греков һәм башка күпләр чын мәгънәсендә новаторлар булдылар. Совет художниклары алардан күп нәрсәгә өйрәнде һәм өйрәнә. Бу талант ияләренең гүзәл әсәрләрен танымаган абстракциячеләр гомумән чын матурлыкны сиземләүдән ерак торалар. Буржуа идеологлары «аталар һәм балалар» дигән нәрсә уйлап чыгардылар. Моның белән алар өлкән һәм яшь буын арасында дошманлык уятырга азапланалар. Аларча, бүгенге көн сәнгатендәге принципиаль мәсьәләләрне бары тик яшьләр генә хәл итә ала. Без яшьләрнең көчен һәм сәләтен инкарь итәргә һич җыенмыйбыз. Ләкин сәнгатьтә кешенең ничә яшьтә булуы роль уйнамый. Тициан үзенең «Венера көзге алдында» исемле шедеврын 90 яшендә иҗат итсә, мәшһүр Рафаэльнең иҗат юлы 27 яшендә өзелә. Яки Пушкин, Лермонтов, Тукай һәм Җәлилне хәтерлик. Кыскасы, чын талант һәрвакыт новатор булды. Безнең дошманнарыбыз тәҗрибәсез яшьләрне юлдан яздырырга маташалар, шуңа ирешү өчен теләсә нинди пычраклыкларга баралар. «Лайф» журналы сотрудниклары, мәсәлән, Мәскәү абстракциячеләренең рәсемнәрен бастырып чыгардылар, журналда совет яшьләре коммунистик сәнгатькә каршы чыгалар, алар социалистик реализмны кире кагалар һәм иҗат азатлыгы таләп итәләр, дип язып чыктылар. Буржуа идеологлары чын сәнгатьтән бик ерак торган бер төркем абстракцияче «эшчәнлеген» бөтен совет яшьләренә такмакчы булалар. Юк, бу барып чыкмады һәм беркайчан да барып чыкмаячак. Матбугатта, җыелышларда ясаган чыгышларында совет яшьләре һәм гомумән совет халкы ул мәсьәләгә карата үз фикерен ачык итеп әйтте. Татарстан художникларының гомуми җыелышында да абстракциячеләр кискен тәнкыйть ителде. Совет сәнгатендә формализмга урын юк, диләр Татарстан художниклары. Без гаять җаваплы чорда — коммунистик җәмгыятьнең гүзәл бинасын төзү чорында яшибез. Шуңа күрә иҗат мәсьәләсе художникның шәхси эше генә булып кала алмый. Халык өчен иҗат итү — һәр сәнгать кешесенең гражданлык бурычы, аның намусы һәм вөҗданы. Сәнгать эшлеклеләре алдына партия куйган бурычлар ачык. Без, халык тормышы белән элемтәбезне тагын да ныгытып, армый-талмый эшләргә тиешбез. Партиябезнең чакыруына без актив һәм намуслы хезмәт белән җавап бирербез.