Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ЯКЛЫЙБЫЗ

Иптәш Н. С. Хрущевның 8 мартта сөйләгән речен мин зур кызыксыну белән укыдым. Чөнки партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулары вакытында күтәрелгән мәсьәләләр безгә дә турыдан- туры кагыла. Бит сәнгать аркылы без, билгеле күләмдә, әйләнә- тирәбезне, тормышны танып беләбез. Эштән соң, ял вакытларында, мин китап укыйм, радио тыңлыйм. кино һәм театрларга барам. Хезмәт героикасын, аның бөеклеген чагылдырган, кешегә дан җырлаган, тормыш матурлыгын сурәтләгән китап укысаң, пьеса яки нәфис фильм карасаң, музыка тыңласаң, күңелне якты хисләр били. Уйланасың да. шатланасың да! Тагын да тырышыбрак, тагын да дәртләнебрәк эшлисе килә. Мин абстракциячеләр dim аталган художникларның эшләре белән таныш түгел. Ләкин минем Шишкин, Репин, Суриков, Левитан һәм башка талантлы художникларның рәсемнәрен күп тапкырлар күргәнем бар. Матур итеп ясалган урман яки болын рәсеменә карасаң, үзеңне шул урман яки болында йөргән төсле хис итәсең. Чишмә рәсеме янына тукталсаң, гүя, аның чылтыравын ишетәсең. Художникның осталыгына сокланасың, аңа рәхмәт укыйсың. Репинның «Бурлаклар Иделдә» картинасына, мәсәлән, караган саен карыйсым килә минем. Ул миңа авыр һәм михнәтле көннәр турында сөйли. Иске тормышны нәфрәтлим, бүгенге көнебез өчен сөенәм. Бу рәсем күңелдә бары кызгану хисе генә уятмый. Бурлакларның йөзе, мәсәлән, һәрвакыт күз алдында тора. Алар — мескеннәр түгел, бәлки ихтыяр көченә ия булган кешеләр. Моны, әлбәттә, тормышны тирәнтен белгән, кешене чиксез яраткан художник кына шулай күрсәтә ала. Абстракциячеләр исә, төрле геометрик фигураларның мәгънәсез җыелмасын яңалык дип әйтәләр икән. Без, хезмәт кешеләре, эшебезнең нәтиҗәсен күреп, аның ни өчен кирәклеген аңлап эшлибез. Кем өчен һәм нигә иҗат итүләрен формалистларның ныклап уйлап караганнары бармы икән? Алар- ның ул мәгънәсез нәрсәләрен без аңламыйбыз. Абстракциячеләр шуны онытмасыннар иде — хезмәт кешеләре матурны ямъсездән, әйбәтне яманнан бик яхшы аералар. Шуңа күрә алар тормыш матурлыгын бозмасыннар һәм күңел болгаткыч нәрсәләре белән хезмәт кешесен борчымасыннар иде. Сүз уңаеннан, үзебезнең татар әдәбияты турында да бер-ике сүз әйтергә телим. Бүгенге татар әдипләре, Тукай, Такташ, Ибра- һимов һәм Җәлилдән килгән традицияләрне дәвам иттереп, бер- сеннән-берсе матур әсәрләр иҗат итәләр. Халык аларны көтеп ала һәм яратып укый. Киләчәктә дә язучыларыбызның коммунизм эшенә армый-талмый хезмәт итәчәкләренә шикләнмибез. Партия сәнгать эшлеклеләрен халыкка, бары тик халык өчен иҗат итәргә чакыра, әдипләр алдында торган әнә шул бөек бурычтан читкә тайпылучыларны ул гаепли. Без партиябезнең акыллы фикеренә колак салабыз һәм аның һәртөрле формалистларны гаепләп чыгуын бик дөрес, бик хаклы, дип саныйбыз, аны чын күңелдән яклыйбыз.