Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

 

СӘГАТЬ ЧЫҢЫ БАЛЛАДА

уба жире. Егет — дозорда... Җитеп килә төннең яртысы. Котырыр да тагын, азар да Килми калмас доллар ялчысы. Томан баскай Колон буйлары... Шаулап үскән камыш арасы. Үтә тирән егет уйлары, Үтә үткер егет карашы. Күкрәгендә нәфрәт ташкыны, Ә кулыңда — яңа сәгате! Очрашуны көтә ашкынып,— Шундый инде егет гадәте. «Килсен, әйдә, килсен сатлык җан, Тик үлемгә аның хакы бар!» һәм елмая егет шатлыктан — Бик ерактан килгән хаты бар. Егет әйтә: «Дошман, үтмәссең! Кирәк икән — ун төн йокламыйм...» Егет капшый күкрәк кесәсен: «Карыйм әле, карыйм, сокланыйм». Ут кабыза җиңгә яшереп... Кыз сурәтен күрә инде ул,— Әйтерсең лә сәлам тапшырып Китәр өчен янга килде ул: Булыр икән булса шулкадәр: Кара күз дә, чибәр, ыспай да!.. «Камадагы матур бер шәһәр — Бер килегез безнең Чистайга!» Ул еракта— Ленин илендә, Монда тибә ләкин йөрәге: Чың-чың итеп, якты җемелдәп Йөргән сәгать — аның бүләге. Сәгать чыңы — гимн кебек моң, Булмый җиңеп, булмый юк итеп, Сана, сәгать, сана егетнең Елларын син бик-бик күп итеп!.. 33 34 Ә төн җилле... Ә төн караңгы... Ә дулкыннар һаман куыша. Нидер шәйләп егет каранды: Нәрсәдер бар... Ярга шуыша... Сәгать — чыңчың, йөрәк — дөп тә дөп, Юк, ярамый артык көтәргә. Сигнал утын күккә күтәреп Төп отрядка хәбәр итәргә! Сигнал уты... Ачы сызгырып Ак еландай сузылып үтте ул... һәм башланды... Хәтсез ыжгырып Килде дошман. Үлем сипте ул. Чыжлый пуля: Дөмек! Үл! Яньчел! — Ярны баса пуля яңгыры... «Юк, чигенмәм отряд килгәнче, Юк, китмәм мин ярны калдырып. Тик берәве янга килсә дә, Килер бары кара кан ерып. Секундларны саный бир, сәгать! Юк, китмәм мин ярны калдырып. Юк, дошманым ярны таптамас, Бирә.м әле, бярәм кирәген!..» Шулай диеп каткат, автомат Кабатлады егет йөрәген. Утны шулай сибеп торды ул... Соңламады отряд соңлавын, һәм дошманны бик тиз кырды ул. Ләкин... бары сәгать чыңлавын Ишеттеләр егет кулында, Ишеттеләр тын таң атканда... Киртә булган дошман юлында Автоматын кысып яткан да. Шунда сүнгән аның йөрәге. Шунда койган кайнар канын ул. Исән калган бары бүләге, Сөйли төсле аның данын ул. Әйтерсең ул, йөрәк булган да, Әйтеп тибә аның уйларын: «Хәтерлим .мин монда үлгәндә Ерактагы Кама буйларын, Чнстай кызы — сәгать җыйган кыз, Күз алдыма минем киләсең. Тукта, ник син Чулпан дигән кыз? Син таңымдыр минем күрәсең... Аерылабыз, сәгать, каласын... Чынлап яшә, минем сәгатем! — Тизрәк сана, тизрәк сана син Дошманнарның үлем сәгатен...» Чыңлый сәгать Чистай кызының Хәтерләтеп көмеш тавышын... Үзе жыр ул, дуслар, үзе моң Батыр белән шулай кавышу. Сәгать чыны — гимн кебек моң, Сәгать чыңлый аңлап һәм белеп: Дәвам итә эше егетнең, Егет гомре җирдә мәңгелек. 35. АКЧАРЛАК ^ллә инде буяу сөрткән, Әллә инде акшарлап Үзен шундый матур иткән, Ап-ак иткән акчарлак. Юк, алай түгел! Ул күбек Аклыгыннан агарган, Диңгезнең зөбәрҗәт кебек Сафлыгыннан агарган. Ярата шаулы диңгезен Ул җаны-тәне белән, һәм матур иткән ул үзен Шул диңгез яме белән. ЯЗ ДӘФТӘРЕННӘН ■Й^кәү бергә тагын бер яз китердек без, Бер көз аша, бер кыш аша сикердек без. Салкыннарны диңгезләргә агызды яз, Тирә-юньгә яшел янгын кабызды яз. Күркәм дә соң җирдән кыю шыткан ялкын, Нәни бөре эчләреннән чыккан ялкын! һәр үләннең, һәр яфракның хуш исе бар, Искән җилгә сөйләр өчен үз хисе бар. Яз шундый ул: җырны бик күп төрле итә, Берсен моңлы, берсен чиксез серле итә. Кайсыбер җыр ташкын булып агып уза, Кайсыбер җыр күктә канат кагып уза. Яфрак җыры ләкин бигрәк якын безгә, Көн-төн көйли аны яшел ялкын безгә. «Сокланыгыз! Көнләшегез!» дидер төсле, «Яфраклардай серләшегез!» дидер төсле. Әйтә кебек: «Бергә шаулап сөенегез! Яратышып берберегезгә сыеныгыз! Уйлар уртак, ә аралар якын булсын, һәрвакытта йөрәк тулы ялкын булсын!» Шул тавышны йөрәк ничек ишетмәсен, Яз җылысын сизеп ничек еш типмәсен! Тыңлыйм язны: һәр авазын ишетәм мин. Үземне бер яфрак итеп хис итәм мин. КАЛӘМДӘШЛӘР СҮЗЕ Сибгать Хәкимгә ис җиле белән ялкын кавышты, Очкыннар булып сибелде җырлар. Ишетсен безнең талгын тавышны Колаклы урман һәм күзле кырлар. Әйттек без җырга: — Кыю солдат син! Көрәшле юлны җиңеп үтәрсең. Дошман күгендә яшьнә шаулап син. Пар канат булып дусны күтәр син. Кем тыңламый да, кем көтми безне: Яңа сүз китер, яңа сүз ташы! 36 Картаю шуңа куркытмый безне, Тулсын биш дистә һәм ун дистәсе... Зур гыйшык яши йөрәктә безнең, Ә кирәк икән, давыллы үч бар. Юллар авыр да, еракта безнең, Атларга ләкин җитәрлек көч бар! СУКЫР ТАВЫК (Мәсәл түгел) «Ө чмагач, мин кош түгел!» дип, Йомырка салмый башлады. Кыскасы, бу—эш түгел, дип. Үз эшен үзе ташлады. Каңгырып озак яшәгәч, Бер көн тәмам күрмәс булды. Фермага кетәк ясагач, Хәтта шунда кермәс булды. Инде коела менә йоны... Бик начар даны таралды. Дөнья ямьсез, тирә-юне һәрвакыт чөнки караңгы. Ә эч поша, ә җан әрни: «Кем бу хәлгә куйды мине? Бирермен әле, ярар!.. — ди, — Кемнәр шулай суйды мине. Табармын бик күп фактлар, Фаш итми калмам этлекне!» Эше юк аның, вакыт бар... Актара бирә чүплекне. Шунда каршылый иртәне, Шунда үткәрә кичен ул. Гаепле саный Күркәне «Син тавык» дигән өчен ул. Ә казлар, имеш, чүпләгән Ул чүплисе бөртекләрне... Әйтергә уйлый күпләгән Мөдир аны өркеткәнне. Имеш, аңа түп сипкәннәр Ул ярмасын көткән чакта. Имеш, аны кимсеткәннәр Хәтта Сыер белән Ат та... Болгатып шуның барсын да Ул үзен аклар янәсе. «Гаепле минем каршымда, Гаепле алар һәммәсе. Судка бирдерәм кимендә, Берсен дә узмыйм читләтеп. Яшисем килә минем дә Үземнең культны культлатып...» һәм чыга Тавык чүплеккә, Дәлилләр эзләп тибенә. (Бу юлга куйыйк күп нокта: Бу җирдә Тавык сүгенә...) 37 ...Ул биек чүплектән төшми, Тик күренми якты дөнья. Ә фермада һәркем эшли, Шума дөнья якты монда! «ЧӘНЕЧКЕЛӘР» КИТАБЫННАН СУКЫРГА СУД БАР! /Иөдир итеп сайланган бер күзле бүкән Посттан очты — шәпләп китереп суктылар: — Берни күрми азапламас безне бүтән! Сукырга да ясыйбыз без суд!—диләр. ЯКЛАШУ Т^озгын яклый карак Тилгәнне: — Күргәнем юк чебеш урлавын! Исбат итә кәкре имәннең Күләгәсе кәкре булмавын. ХӘТЕРЕ НАЧАР -/Иең гайбәтне бергә истә тота, Әйткәненнән һич юк кайтыр ы. Яман эшен үзенең һаман оныта, Чөнки начар аның хәтере... СТАЖЛЫ ӘРӘМ ТАМАК Ащ өлгерсә, тизрәк суз авызына. Кием сайлый — көн дә яңасын... Стажы зур— сабый бозау димә, Ун ел имә газиз анасын. ЕРАКТАН КАРАП -/Манарага карга кунган, һәм ул шуннан Бер Чыпчыкны черки генә итеп күргән. Өскә карая: «Анда нинди чебен кунган?» — Дип Чыпчык та аңа астан сорау биргән.