Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

У МЫРЗАЯ

(«Уяну» исемле повестьтан өзек)

1 редандай чаклары бар иде бит Габделбәр агайның, сукса тимер өзәрлек иде аның беләкләре, биш потлы капчыкны җирдән чөеп кенә күтәреп ала торган иде ул. Кыскасы, үз шәүләсеннән куркып яшәүчеләрдән түгел, дәрте дә, дәрманы да, әйтерсең. бер аңа гына үлчәми бирелгән, ярларына сыеша алмый аккан язгы Агыйдел сулары шикелле,'һаман саен арта-арта тәмам ташып бара иде. Тик шунысы аяныч: буыннан-буынга күчеп килгән һәм хәзер инде иң соңгы чигенә җиткән ярлылык кына, Габделбәрнең иркен чикләп, аның аяк-кулларына богау салган. Хәер, яшь йөрәкнең гайрәте тиз генә кайтамы соң, җан ачуы белән кызышып, ул әледән-әле калкынып карады: янәсе, тоткарлап торучы богауларны бер кизәнү белән өзгәләп ташла- макчы. һәм чыннан да бирешергә исәбе юк иде кебек Габделбәрнең, кичләрен егетләргә кушылып урам әйләнгәндә, ул һәрвакыт диярлек: «Атны җиксәң, җик җирәнен, Җалы җиргә тигәнен, Ярны сөйсәң, сөй чибәрен, Авылда бер дигәнен». — дип, Һаваланып җырлап уза торган иде. Дөрес, җырын инде аны кем дә җырлый ала. Яшь вакытта бигрәк тә. Ләкин Габделбәр фәкыйрь башы белән бер дә юкка гына шулай әсәрләнеп, корыга гына шулай һаваланып йөрмәгән, күрәсең, нәкъ җырдагы шикелле бер дигән кызны урлап та кайтты. Айсылуның кулындагы төенчеге кечкенә булса да, үзе хәлле өйдән иде. Шуңа күрә кайберәү- ләрнең көнчелекләре дә килгәндер: — Кара син аны, йолкышны, үзенә күрә түгел икән ләбаса, нәсел яңартырга керешкән бит... — дип, еш кына Габделбәрнең артыннан мыскыллап көлеп калалар иде. Кыз ягыннан да каты бәгырьле булдылар: бер кушылган ике яшь йөрәкне ата-ана фатихасыннан мәхрүм итү генә җитмәгән, еллар буена әзерләнгән кияү бүләкләре дә төп йортта торып калды. Габделбәрнең анысына да әллә ни исе китмәгән кебек иде: «1О.к, дөрес түгел, бәхет ишекләре бер заман безгә дә ачылыр әле», — дип өметләнеп яши иде. Аннары бит Айсылу үзе дә, .иш янына куш дигәндәй, бик уңган, бик булган хатын. Чаялыгы да бар: тешетырнагы белән тырышып-тырмашып яткан .көне. Бер сүз белән әйткәндә, өмет дигән нәрсә, аларныя тормышларына үзенә бертөрле ямь биреп, ике араны татулык белән тоташтырып, һәр даим сабырлыкка чакырып, өндәп тора иде. Тормышларын әнә шулай тизрәк көйләп җибәрү кайгысы куәтлерәк булгангамы, баштарак Айсылуның бала китермәвен дә алар үзләренчә яхшыга юрап куйдылар: янәсе, хәзергә әле бала-чаганың булмавы, бәлки, хәерлегәдер, аяк-куллары 'бәйләнгәнче, ихтимал, берәр җае чыгып, имин генә яшәп китәрләр. Шулай да Айсылуда аналык хисләре уянган иде инде, ә тора-бара аның ул тойгылары тагын да катлаулана, куәтләнә төште, әллә нинди моңсу уйларга бирелә башлады, кисәк кенә бөтенләй боегып кала торган булды. Җитмәсә, халык теленә дә кереп бара. Имеш, җиләк кебек чагы бит, аннары килмәгән җире дә юк үзенең— буе да, сыны да бар, сөяге дә сөйкемле ләбаса. Хәер, белмәссең, А 97 атз-апа каргышы да төшүе мөмкин. Я, бүлмаса КИЯҮ бусагасын апкылы ятлап .кергәндә, ходаның әмепена «viiruX»! ’ ' ьусагасын аркылы ПРП Югыйеп ИТЗгЛи , Jбуисыкмаганлыктан, җен зәхмәте тигэ' ',or TP ничек аппкг ИӨри алмаганнар да, менә бит аллавың Р э n'vc бап лошмтн кчп *' тУ ПЬ1Лдатьш бала табып торалар ич. ^тпканла чәч ТЙППППГ’ ДИГӘНЛ - ӘИ - ,кеше сүзе бер хәл әле, чөнки баш .. ттГеИӘ түгел> тел очлары да кычыта башлый бит. АкД ҮТОӘКТГК^ИЫ^РД” 4 ЭЧ сеР ләР е чишелә, икенчеләреиең гайбәт бизләре хәрәкәткә^килә. Айсылу өчен болариыц берсе дә сер түгел түгелеп, ә.т-^-а кайчакларда ирексездән үзе дә шикләнеп куя: дөрес булуы да и. тимал. Ник дисәң, ут йотып, дөнья артыннан күпме кудылар, ә арткан җирләре һаман күренми. Бала хәсрәт тарата, диләр, юк, ни гомер оергә тату яшәп, анысыннан да мәхрүмнәр. Инде чарасын да күрәләр кебек, алладан да теләп карадылар, име-томы да калмады. Нәтижәсе тик шул оулды: Айсылу жөниән-көн корышып кибә, саргая гына барды. Хәтта бер заман ята-тора шактый авырып та йөрде. Әнә шуннан^ соң Габделбәр дә пичектер үзгәребрәк китте шикелле: бичара хатын йөрәгенә кан саудырып, читкә чыгып китү турында хыяллана башлады. Бәлки аның күңелендә яман уй да булмагандыр, Айсылу киңәшенә мохтаҗлыгын күрсәтеп: Башка җирдә бәхет сынап карасам, ничегрәк килеп чыгар икән? Югыйсә, авыл байларына күмер яндырып, дегет .куып кына бу тормышның рәтләнәсе юк, — дип уфтанып куя торган иде ул. Дөрес, читкә чыгып та Габделбәр әллә ни эш кыра алмады: җәйнең жәй буена Агыйдел пристаньнарында, тирләп-пешеп, икмәк тә төяде, сал агызып та йөрде, агач аударырга да җитеште, ләкин бар тапканы үзеннән артмый, өйгә чәйлек-шикәрлек кенә кала иде. Хәер, Айсылу комсыз хатын түгел, ул иренең әнә шул капчык төбендәге байлыгына да бик риза иде, ятлар каршында сынатасы килмәгәнлектән, юк сыен бар итеп, хәтта .кечкенә чәй табыннары уздырып җибәргән чаклары да була торган иде. Янәсе, «зимагур хатыны» исемен такканнар икән, ичмасам: — Айсылуның мыштым гына йөрүенә карамагыз, ул, ахирәткенәем, датами 2 чәй эчеп кенә яши, күрәсең, — дип тә сөйләсеннәр. Әмма, кемдер әйтмешли, туганда ук маңгаеңа язылып куелган диярсең, Айсылу нәрсә генә эшләмәсен, гел киресенчә килеп чыга. Чөнки нинди генә яхшы такта чәйнең дә хуш исе өйгә генә тарала. Анда да озакка бармый. Ә гайбәте, ни хикмәттер, бөтен авылга җәелә: имеш, шул чәе белән генә юанмаса, башка куанычы юктыр, .мескеннең, һай, авыз ачып әйтерең бармы, янәсе, Габделбәр шикелле .ир асылы, хатыным, илен ташлап, туган-үскән җирләреннән аерылып, әллә кайда читләрдә олагып йөрсенчәле. Ә ир-ат төп нигезеннән бизә башладымы — син аңардан өметеңне өз инде. Шулай булмый, пристань марҗалары азмы әллә анда. Кайсы пәрәмәч, кайсы сөт саткан була, ә үзләренең күзләре уйнап тора. Үткән елны да Хаматшакыкылар Габделбәрне күреп кайтканнар бит: ярты кәрзин пәрәмәчне, әйгенәм, берьюлы сыпырып куя икән. Сихерле азык тансык, дигәндәй, үзе ашын, үзе каян сүзен таба торгандыр, пәрәмәч сатучы -марҗа белән сөйләшеп туя алмый, ди. Әйтәм, кайтып кергәндә, мыеклары ике якка көяз генә бөтерелеп куелган була, ә атна-ун көн үтүгә тагын салына башлыйлар. Хәер, берсен яманлап, икенчесен мактарлык түгел, монда Айсылуның үз гаебе дә бар: ящь чагында бала теләмәде, ә хәзер вакыты узып бара. Быел исә Габделбәр кышын да өйдә тормады, жәи айларында кайтып, кайбер өй кирәк-яракларын караштырды да каядыр ераграк сәфәргә чыгып китте Башка вакытта Айсылу һәммәсен эченә җыеп бара, ходаның кушканы шулдыр дип, сабыр була торган иде. Әмма бу юлы чыдамы җитмәде, ахры, зиһене таралганчы елыи-елыи күзләре кыза 2 Элекке замандагы такта чэн. 7 - .с. Ә." № 5. 98 рып чыкты, битләре җилсенеп, шешенеп бетте. Үзе изрәп төшкәч, юлга дип салган икмәге дә уңмады. — Их, карчык, үзең беркатлы булсаң да, икмәгең ике катлы икән,— дип шаяртмакчы иткән иде Габделбәр, Айсылу анысын да авырга алды. Бер генә минутка бәгыре катып торганнан соң: — Марҗа сыена өйрәнгәч, минем әзерләгән ризыгым ошамыйдыр шул,— диде дә, бөтен тәне белән калтырап, тагын үкси башлады. Ләкиң бер теле ачылгач, күз яшьләре аңа куәт 'кенә бирде: — Хатыннан бизәр булгач, өйләнмәскә кирәк иде. Җиләк кебек чагым заяга үтте, хәзер д& ут йотып яшим. Җитмәсә, браматта йөреп, башымны хур итәсең...— дип, тотлыга-тотлыга тезеп китте. Кайбер бала тапмый торган хатыннар гадәттә гаҗәп көйче булалар. Габделбәр Айсылуны алай дип белми иде. Шунлыктан: — Уеныңмы бу, чыныңмы? —дип сорады ул, үзе дә сизмәстән хатынының сүзен бүлдереп. — Яшьрәк чагында көнләшмәгәиеңие, иске авыздан яңа сүз, дигәндәй, бүген килеп кенә ни сөйлисең соң әле син? Нәрсә булды? — Ирләргә барын да сиздермәсләр инде, каян беләсең син аны, бәлки яшь чагында да көнләшкәнмендер, —диде Айсылу, инде ерак үткәннәре өчен дә уфтанып. — Тик хәзергесенә караганда кичерүе генә җиңелрәк булгандыр... Яшь талны җил-давыл да сындыра алмый, ә менә бер буын ката башлагач, бик бөгелеп булмый икән шул... Айсылу, күз яшьләренә тыгылып, кпсәк-кмсәк кенә сулкылдап куйды. Габделбәр: «Әй җүләрем, җүләрем»,— дия-дия үбеп, кысып кочаклап алды. Ләкин Айсылу аның күңел җылысын тоймады, үзе дә ничектер салкын иде, чынлап та буыны катып калган кеше шикелле, сыена да, иркәләнә дә белмәде, тизрәк аерылырга ашыкты. — Ачу китереп юхаланма, җибәр, — диде карлыккан, ят тавыш белән. Айсылуның күңеле урыныннан купкан нде, ә инде ирен озаткач, дөньясы бөтенләй шыксызга әйләнде. Исеме Каргалы булса да, сәхра шикелле җан тарта торган бер авыл инде үзе югыйсә. Җәен генә түгел, кышын да рәхәт: ачы дала җилләре дә аңа берни түгел, чөнки бер яктан әрәмәлек таллары авылны буеннан-буена ышыклап, икенче ягыннан, кечкенә инешне атлап чыгуга, текә тау каплап тора. Ләкин тау башында җил оясы: түшәп-түшәп яуганда да кар ятмый анда, ничектер уйнап кына узып китә дә аннары чокыр-чакыр җирләргә себереп илтеп сала. Габделбәрнең өе нәкъ әнә шул тау башында. Бу шыксыз урында бер ялгызы булгангамы, ерактан караганда, ул канатлары каерылган шөкәтсез җил тегермәнен хәтерләтә. Эченә керсәң дә, морҗасы улап тора, ягасың-ягасың, ә җылысын җил генә алып китә. Җитмәсә тагы, каргалары да тау астында гына: иртә-кнч инеш буендагы тирәкләргә кара яу булып ябырылалар да, болай да җаны өшегән Айсылуның эчеп пошырып, йөрәген әрнетеп һәм күңеленә әллә нинди шомнар салып, ачы авазлар белән карылдарга тотыналар. Их, юл өсте дә түгел бит, .ичмаса, әллә кайда бер читтә: төн буена янып чыккан сукыр утка алданып, берәр адашкан юлчы да язып- ялгышып килеп чыкмый. Шундый төннәрдә, йокысызлыктап газап чигә-чигә, япа-ялгызы каба төбендә утырып таңны каршылаганда, Айсылу; «Я хода, моның бер чиге булырмы икән соң? Бар ышанычым синдә, илаһи мәүлеш: коткар мине!» — дип сызлана торган иде. Шулай да соңгы вакытта ул ничектер тулыланып китте дә авыраеп, йокымсырап йөри башлады. Балага әллә кайчан узганын Айсылу үзе сизмәгән, күрәсең, беркөнне ниндидер йомыш белән килеп чыккан сердәше Җәмилә, як-ягына төкеренеп алды да: — Сөбыханалла, сөбыханалла, авырга калгансың түгелме, Айсылу җаным? — диде, сокланып. 7» 99 Куанычыннан Айсылуның теле әйләнмәс булды. Шул ук вакытта ана ничектер бераз оят та иде, каушабрак китте. Җәмилә исә, үзе балага узгандай, шатланып, берөзлексез такылдарга тотынды. Айсылу: «Әллә тагы... бәлки сиңа гына шулай тоела торгандыр... Ризык талымлап торам торуын да, элек тә шулай булгалый иде»... — дип, әдәпсенеп, ара-тирә сүз .кушкалап утырды. Ләкин күңеле рухланган, йөземә нур кунган, гомумән җан рәхәте биреп, өе дә җылынып •киткән, һәммә нәрсәгә ямь кергән «кебек иде. һәм ирекссздән Айсылуның озын керфекләре күз яшьләренә чыланды. Габделбәрнең дә, әйтерсең, күңеле сизенгән: язга кадәр кәсепкә йөрергә чыгып киткән кеше, кыш авышуга, кайтып та җитте. Айсылуны күрү белән ул барын аңлап алды, ахры: гадәттәгечә исәнлек-саулык сорашу, .күрешү «ая .инде, исендә дә юк, ичмаса, баскан җирендә катып, таң калды. Аннары гына, аңына килеп: • — Ярабби, шулай ук та фирештәнең амин дигән чагына туры килдеме икәнии? Минем күзләрем ялгышмыйлар ич... — диде дә, буыннары бушап, йөзлек читенә лып итеп утырды. Күпмедер шулай, олы гәүдәсенең хәле китеп, куллары белән йөзлеккә таянып утырганнан соң, ниһаять, Габделбәргә җан керде. Ул иң элек мыекларын бөтергәләп җибәрде, аннары «кисәк кенә урыныннан күтәрелде. Тышта җил уйный, өй дә суынган, салкыпча иде. Габделбәр, назлап, хатынының маңгаеннан үпте дә: — Болай суык тидерүең бар ич, минем малайның да кәефе югалыр, — дип утын әзерләргә чыгып китте. Гомумән, шул көннән башлап, Айсылуның ярты өй эше кулыннан китте, Габделбәр бары тик савыт-сабаларга гына кагылмады. Әгәр берәр зарар китерүдән курыкмаса, ул, бәлки, Айсылуны да күтәреп кенә йөртер .иде, чөнки гомер буена көтеп алынган бала өчен үз җаный фида итсә дә, аңа аз булыр кебек тоела нде. Айсылу үзе дә берничә елга яшәргәндәй булды. Аннары бала күтәрү аңа бик тә .килешә, күрәсең: сылулыгын арттырып, пичектер тулыланып, кабарыбрак кына киткән төсле. Хәтта, авыр гәүдәсенә караганда, хәрәкәтләре дә гаҗәп җиңел һәм җитез иде. Айсылу инде соңгы көннәрен йөри иде. һәм ул, ни өчендер, кисәк кенә моңсуланып кала торган булды, еш кына тәрәзәгә күз сала башлады. Элпә шикелле юка кар каплаган тау битләре, әй ходаем, әле күптәнме соң, ничек күзнең явын алып, ялтырап ята иде. Ә инде хәзер, белмәссең, кай арададыр, шадраланып та өлгергән. Кояш кына түгел, көннәр сүрәнләнеп, салкынча җилләр иссә дә, бер вакыты җиткәч, карны кискәли-кискәли челтәрләп, ашап кына китә. Аннары күп тә үтми, җылы сулыш алган җирдә, карны астан уеп, аннан да, моннан да түмгәкләнеп калкып чыга башлый. Әйе, кичә шулай иде. Бүген исә тау битләре ачылган да тик кайбер уйсурак урыннарда гына, кар калын яткангамы, ак җәймәләр торып калган. Әмма Айсылуның үз хәле хәл нде, шуңа күрә ул тәрәзәгә капланып моңсулана да,тау битләре ачылганны да күрә алмын. Ә бит аның умырзая чәчәкләрен нинди өзелеп күрәсе килә иде. Кем белә, кар астыннан, бәлки, алар инде баш төртеп тә чыкканнардыр. Ярата идеме соң Айсылу умырзая чәчәкләрен? Хәер, ул аны үзе дә ачык кына әйтә алмас иде. һәрхәлдә, шушы тау башында яши башлаганнан бирле Айсылу аларга күнеккән иде, 'кыска гомере белән җырларга кергән бу гүзәл чәчәкләр, ничектер, җилбәзәк кыз чакларын хәтерләтеп, моңсуландыралар иде. Кендек әбие Маһруй карчык килеп кергәндә, Айсылу онытылып ята иде булса кирәк, аяк тавышы ишетелүгә, күзен ачып җибәрде. _ Хәерле сәгатьтә булсын, бәхете белән яралсын, ходаем. Пошынма, кызым үзең дә алладан шуны сора. Җиңелрәк тә котылырсың, тәңре кушса, — дия-дия, үзенең беренче вазифасын үтәгәннән соң, Маһ- 100 рун карчык чишенә башлады. Шул арада: — И-и, ир кеше аның рәтен беләмени, бу тынчу һава сулу ала торган түгел ич, — дип, сукранып та . куйды. Аннары ишекне ачып җибәрде: — Бераз җилләсен. Ә тышта бүген шундый җылы, май кебек, илаһем... Әйтәм тау битләрендә умырзаялар да күренгәли башлаган. Хәзер генә баш төртеп чыкканнар, ахры. Әле үзем дә шуны уйлап мендем: Айсылу кадәр, мин әйтәм. умыр- заяны яраткан кеше юктыр. Баласы да, алланың рәхмәте, чәчәкләр яралганда туа, дим. Әйе, бәхете белән дөньяга килсен, чәчәк шикелле ал да гөл булып гомер итсен... Маһруй карчык, бәлки, чынлап та шундый сүзләр белән борчулы ананың күңелен табарга, газабын җиңеләйтергә теләгәндер. Ләкин Айсылуның кисәк кенә йөзе агарып, хәле китеп барды. — Әй, Маһруй әби, син шулай дисең дә, умырзая бигрәк гомерсез шул, — диде ул бераздан гына. — Аннары шуны да ишеткәнем бар: баш бала— гомерсез, төпчеге бәхетсез була, диләр. Мин үзем төпчек идем: беләсез, бәхет .күрергә насыйп булмады. Хәер, инде үзем турында уйламыйм да... һәм тагын өнсез калды Айсылу. II Габделбәрнең бер имана җире бар иде. Ләкин үзе игелеген күрә алмады, һәрвакыт диярлек юк .кына хакына арендага биреп килде. Менә ничә еллар инде аның басуга аяк та басканы юк. Быел да бик кодалап карадылар. Хак арттыручыларга да Габделбәрнең исе «итмәде, капка төбеннән генә борып җибәрә торган булды: янәсе, җитәр, күп алдадыгыз. Хәзер җирдән аерылу юк. Ә беркөнне Айсылуга ул болан диде: — Бездән булмады инде, ахры, карчык. Дөнья куа-куа чиләнеп кенә беттек. Бәлки малай үз бәхете белән тугандыр, аңа атап карабодай чәчәргә уйлап торам әле. Әйе, әгәр уна-иитә калса, базарлыклы да нәрсә үзе. Айсылуның әле яңа гына терелеп килгән чагы иде, шулай да өзлегермен дип тормады, кулындагы баласын югары күтәрде дә: — Ишетәсеңме, улым, ишетәсеңме, әтиең әнә нәрсә ди: мин сука сукалармын, ә улым тырма тырматыр, ди. Әйе, сез шулай иген игәрсез, ә .көз җиткәч, мин карабодай коймагы пешерермен, чүмәкәйләп алдыгызга өеп куярмын, — дип, уч төбендә сикерткәләп уйнатырга тотынды. — Юк, мин дөресен әйтәм, —диде Габделбәр. — Сии имчек уйлыйсыңдыр тагы, белмим, мәгәр мип үзем ихластыр, шулай ниятләп торам,— дип тә өстәп куйды ул аннары. Айсылу баласын күкрәгенә кысып сөя башлады, ә үзе һаман: — Белмим шул, әти җаным, ни әйтим икән соң, мин бик кечкенә бит әле. Сии тормыш .иткән, дөнья күргән кеше, үзең кара инде. Бәхетем булса, карабодай уңса, әни безгә коймак пешереп бирергә иренмәс. Базарга да илтербез, акчасына миңа тәтәй киемнәр дә алырбыз, — дип куанычыннан берөзлексез такмаклавын белде. Габделбәр — сүзендә нык тора торган кеше: икенче көнне үк ул чәчүгә әзерләнә башлады. Әйе, актык тиеннәрен чыгарып салса салды, хәтта җитмәгәненә бурычка керүдән дә курыкмады, ләкин орлыгын да тапты, атын да яллады. Ат хуҗасын Габделбәр буразнага якын да җибәрмәде, үзе сөрдеТирәнрәк алдырырга тырышканлыктан, ул үз -көчен кызганмады, ярты ат куәте биреп, суканы арттан этеп йөртте. Тырмалаганда да, атка атланган хуҗа малаена ышанмыйча, җирнең бер 'башыннан икенче башына күчә-күчә, өзлексез күзәтеп торды. Тырма тешләренә чүп җыелса да, әйбәтләп үзе чистарта, аннары алармы җир башына чыгарып өеп куя иде. Әйбәтләп, һәммәсен җиренә җиткереп чәчте чәчүен Габделбәр- 101 Карабодай да сокландыргыч рәвештә тигез генә булып тишелеп чыккан иде инде. |\үпереп күтәрелеп тә бара иде. Габделбәр үзе дә, бер илле үскәндәй, күкрәк киереп йөри башлаган иде, көн аралаш диярлек, ерак ;одны якын итеп, басуны бер әйләнеп кайта иде. һәм һәрвакыт шулай, ИСКӘН жил шикелле, канатланып, әйләнеп тиз генә кайткан саен: Безнең Аодулла күчтәнәч төенчеге кебек кечкенә булса да, бәхете зурдан икән, әнисе. Әгәрэшләр шулай уңайга китсә, киләсе елга, үзенә, атап, бер кәжә дә алып куярбыз, бәлки, — дип хыяллана иде Габделбәр. Каршы буламы соң Айсылу иренең шундый изге теләгенә? Алай гына түгел, ул кәжә дигән „затлы .нәрсә хәтта аның төшләренә дә керә башлаган иде инде. Шулай да, Габделбәрнең сүзен куәтлисе урында, ул акыл сатмыйча гына болам дип әйтә иде: — Әй әтисе, иң элек алладан шуны теләргә кирәк: балабыз озын гомерле булсын, ә син гел кәжә турында... Ә Габделбәрнең һаман уз кырыгы кырык: — Хәер, кәҗә мал түгел түгелеп дә, ярап торыр иде әле хәзергә. Аннары күз күрер иде... һәм ул хатынына мәгънәле генә итеп карап куя иде. Бер жае килгәндә карабодай карарга өчәүләп бармакчы иде Габделбәр, ләкин ничектер тиз генә андый аулак вакытын туры китерә алмады. Шулай тарта-суза килгәч, һавалар да бозылып китте, күптән явасы яңгыр болытларын бер җыйнап, бер таратып, көне-төне җилләп тора башлады. Ә бер төнне, өермә дубыи, ча.к кына өй түбәсен алып ташламады. «Хәерле генә булса ярар иде бу», — дип, шомланып, уяулы- йокылы яткан Айсылуның укымаган догалары калмады. Тик Габделбәр гамьсез иде, йокысыннан һич тә айный алмады, уянып киткән саен: — Нәрсә, җен карчыгы шикелле, җиде төп уртасында пышылдап ятасын, — дип сукранды. Иртә белән Айсылу иренә үпкәли-үпкәли зарланырга тотынды: — Шулкадәре ваемсыз-кеше булырсың икән, илаһем: төк буена мин ут .йотып ятам, ә аның исендә дә юк, ичмаса, — диде. — Шул җил оясында яшияши КОТЬҺМ алынып беткәйдер инде, әле дә йөрәгем үз урынында түгел, атылып чыгарга гына тора. Инде кояш күтәрелгән, җил-давыл тынган, шуның өстенә һавада бераз яңгыр дымы сизелә иде. Чыжлап та явым-төшемгә, ахры: көн һаман бөркүләнә барды. Габделбәр ирексезләп карабодай җирен сагынып куйды һәм шунда ук басуга юнәлде. Габделбәрнең күптәннән шулай хәйран калганы юк иде: һәммәсе дә — тарысы да, солысы да күкрәп утыралар. Их, бер әйбәтләп җиргә үткәреп яңгыры да явып куйса, тиздән тәки буынга сикерәчәкләр! Ләкин үз җиренә барып җиткәч, Габделбәрнең кинәт күз аллары караңгыланып китте. Аңын югалткан кешедәй хәтта бераз чайкалып та куйды. Өнеме бу яки төшеме —ул тиз генә аера алмады. Тик эре-эре яңгыр тамчылары төшкәлп башлагач кына, сискәнеп, ничектер сәерсенеп, як-ягына каранып алды. Әйе, кояшлы, бәрәкәтле яңгыр иде бу. Әмма Габделбәр өчен түгел. Әнә, кая гына карама, тарысы-солысы, арпасы-бодае, диңгез шикелле, ничек кара-кучкылланып җәйрәп ята, ә әле кайчан гына баш күтәреп килгән аның карабодае юкка чыккан. Хәерчегә җил каршы, дип, бер дә юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, яңгыр даулап искән җилләр, ком бураны күтәреп, карабодайның бер өлешен әкренләп җиргә күмә барган, ә калганын бүген төнлә өермә алып киткән. Хәтта тырма эзләре дә беленми, бөтен җир өсте сапсары ком чүленә әйләнгән. Элек килүләрендә җирдән якын, аңардан сөенечле нәрсә юктыр кебек тоела иде Габделбәргә, .күңеле нечкәреп кала торган иде, баласы кебек итеп җирне сөясе, иркәлисе, кадерлисе килә иде аның. — Бөтен бәрәкәт синдә генә икән,-дип, сокланып, җиңел сулап 102 куя иде ул. Хәзер исә Габделбәрнең күңелем әллә нинди рәнҗү тойгылары биләп алды, сыны катып, .баскан җирендә хәрәкәтсез тора бирде. — Их-х-ма-а! — ләкин, күңеле елаганлыктан, тавышы да карлыгып чыкты. Ястык кадәре генә болыт иде, бара-тора бөтен күкне иңләп алды да коеп ява башлады. 1О.к, анда да Габделбәрнең күңеле күтәрелмәде, киресенчә, үкенече арта гына барды. Шаулап яуган яңгыр, әйтерсең, аның иңсәләренә дә авыр йөк булып ятты, бөтен гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп калды һәм, карабодай җиренә соңгы тапкыр ят караш ташлап, башын түбән игән килеш, кайтырга чыкты. Дөрес, бәрәкәтле яңгырдан соң җир иркенләп сулыш алгач, томаланган карабодай, яңадан терелеп, калкып чыкты чыгуын. Ләкин җир куенында ятып арыкланган, зәгыйфьләнгән иде, шуңа күрә үз вакытында буынга сикерә алмады. Шуның өстенә бик сирәгәйгән дә иде, анда-монда бер генә иде. Ярты-йорты уңышның да хәтсезе җилгәргәндә җилгә очып бетте, чөнки карап торырга гына карабодай иде, асылда исә күбесе ач бөртекләр иде. Шуңа җен ачуы чыккан Габделбәр, барлык карабодаен кечкенә кул арбасына төяп, кабыгы-ние белән тегермәндә тарттырып кайтты да хатынына коймак пешерергә кушты. Биредә арага кыстырып китү генә: Габделбәр тамакка да таза иде, ашаганда колаклары селкенеп тора иде. Хәер, хәзер дә кимеп куймады, табадан төшкән берсен яиа-пешә сыпыруын гына белде. Туюын да, бәлки, туйгандыр, күңеле дә хушланган шикелле иде: ахырдан бармакларың тәмләп ялап куйды. Әмма Айсылу: тамагың бераз ялгандымы инде», — дип көлемсерәп сорагач, «.көферлегенә» барып: — Әй карчык, бармак ялауга .карама, кече телгә дә йокмады әле. Гомергә бер килгән бәйрәм икән, әллә тагын камыр куясыңмы? — димәсенме бу.— Нишләп аптырап калдың, капчык төбендә тагын берәр коймаклык оның бардыр .ич, — дип тә өстәде ул аннары. Дөрес, Габделбәр шаяртып кына әйткән иде. Бер кәефе килгән чакны башкаларга да ул шулай .уеи-көлке белән генә ычкындырып җибәрде. Ләкин алар аны чынга алганнар, күрәсең, шундый икенче бер вакыйгага кадәр әлеге карабодай коймагы турында төрле гыйбрәтле сүзләр дә, әллә нинди уйдырмалар һәм гайбәтләр дә, һәркайсы үз бизәкләре белән үрелеп, яшәп килделәр. Ләкин икенче вакыйганы да озак көтәргә туры килмәде. Ә анысы болай булды: Габделбәрне күркәм иткән сыйфатларның берсе шул — үтә сабырлыгы. Шуңа күрә, кечкенә Апушның бәхетен сыиап караганнан соң, бераз рухы төшеп йөрсә дә, өмете бөтенләй киселмәде, җиргә һаман да чат ябышып яткан көне иде. — Малайның карабодайдан бәхете булмады булуын. Бәлки тары килешер, — дип яңадан хыяллана башлады ул. Дөрес, бу тирәләрдәге җирләрнең әллә ии мактарлыгы юк. Ә Габделбәр өлешенә тигәне бигрәк тә кәефсез: басуны -икегә аерып торган калкулыкның сыртына урнашкан. Туфрагы да ком гына. Җир бүлешкән елларны нәкъ шушы урында хәтта зур-зур гаугалар да булып алгалый. Дөрес, гомумән алганда Танып буйларының табигате матур (урманы да, суы да бар, аккошлар йөзеп йөрер өчем генә яратылгандай камышлы күлләре дә җырга кергән). Ләкин халкы җан кыйнап кына яши. Хәллерәк кешеләр һәм байлар исә, ераклыгына карамастан, Агый- дел аръягындагы кара туфраклы җирләргә нәфесләрен сузганнар. Габделбәр өчен боларның берсе дә сер түгел, әлбәттә. Әгәр кулыннан - килсә, ул да, кара туфраклы җирне генә сайлап, рәхәтләнеп иген игәр иде, әллә кемнәргә күмер яндырып, дегет куып бер дә җәфа чик 103 мәс иде. Ләкин, кендеге шушы ябык җиргә бәйләнгән булгач, нишләсен соң, барына канәгать, һәм язга чыгу белән Габделбәр: Ьер нишләр хәл юк: өлешемә чыккан көмешем,—дия-дия тары чәчәргә әзерләнә башлады. Ләкин тарының да, кызганычка каршы, үз хикмәтләре бар икән: башта, җиткәннәрен санлап, чыпчык чүпләп хур итте. Ә инде тәмам өлгергәч, бүгениртәгә уракка төшәргә торганда гына, төньяк җиле исәргә тотынды, хчеккән шикелле анысы да: әллә каян урман артыннан, агачларны шаулатып килеп чыга да, ялан җирләрдә иркен алып, үр буйлап үрмәләп менеп китә. Ак бүрекле чәчәкләрне әйткән дә юк, тузып, мамыкларын очыра башлый. Аннары сабаклары гына тырпаеп кала. Бер 'буыны каткан булгач, тарыга да селкенергә ярамый, коела- коела башаклары һаман җиңеләя бара. Чарасыздан бичара булып, Габделбәр Дүртөйле якларына кәсепкә чыгып киткән иде. Бөтен дөньясына кул селтәп, йорт-җирен ташлап түгел, юк, кыр эшләре өлгергәнче бераз акча эшләп кенә кайтмакчы иде ул. Китәр көнне генә тары җирен карап кайтканнан соң, бик тә кәефе килеп, хатынына да: — Син дә итәк чабуларыңны кыстыргалап тор: чормада ята-ята ураклар тутыгып беткәндер, тешәттереп куярга онытма, — дигән иде. Ураклар инде әллә кайчан әзерләп куелган, ә Габделбәр һаман юк та юк: гамьсез кеше шикелле, китте дә батты. Айсылу, ниһаять, хәвефләнеп калды: Габделбәр дуамалрак бит: куәте алмаган нәрсәгә тотынып, үзе белән бер-бер хәл булмагае. Үткәнендә дә билен кузгатып кайткан иде. Белмәссең тагын... Хәер, җиде төн уртасында сыкранып уяна торган ялгыз хатын башына нинди генә уйлар килмәс. Күңел әүлия, дигәндәй, Айсылу бер дә юкка гына борчылмаган, күрәсең: Габделбәрнең, имгәнеп, больницага керүе турында хәбәр килде. — Тау-тау итеп өелгән капчыклар өстенә ишелеп төшкән. Чак-чак үлемнән калган, хәзер дә хәле рвыр,— дигәннәр иде. Хәер, тарысы ачы җилдә коелып ятканда, Габделбәр ничек түзеп торсын, ди, көннәрдән беркөнне, үрмәләп булса да, үз аягы белән кайтып керде. Ләкин, чынлап та, чыкмаган җаны гына икән: йөзендә кан әсәре, күзендә нур калмаган, гәүдәсе дә арыкланып, казыкка әйләнгән. Шуңа күрә, ахры, буйга тартылып озынаеп киткән төсле күренә. Әмма буыннары тотрыксыз, җил өрсә, аварга тора. Әйе, уз хәле хәл, ә һаман дөнья кайгысы: — Тары ничек икән, әнисе? — диде, ишектән керә-керүгә. — Коелып әрәм-шәрәм булып бетмәдеме икән? — сулу алырга да исәбе ю.к: — тарыны дәррәү генә җыеп алмасаң, аның яртысы җирдә кала.„ Ходаң насыйп итсә, иртәгә ук уракка төшәрбез, — дип ниятләп тә куйды. Айсылу, иренең кыяфәтен күреп, кайгыга батса да, ничектер сабырлыгын җуймаган иде. Ләкин Габделбәрнең бу сүзләреннән соң, ул кисәк кенә үксеп җибәрде. «Ни булды сиңа? Әллә берәр хәл бармы?» дип сорагач, Айсылу: — Бер безнең башка .гына килдеме икәнни?.. Тагын ипләр күрәсебез бар икән?—дип кычкырып елый да башлады. Габделбәр, күрәсең ич, мин нишли алам соң дигән төсле, иңбашларын җыерып куйды. Төн буена сызланып һәм ыңгырашып чыкты Габделбәр. Авыруы Җибәргән араларда исә, Айсылуны .сәергә калдырып, гаҗәп күп сөи- ләлүчәм булды. Бер үк сүзләрне торып-торып кабатлый башлагач. «Нәрсәгәдер йөрәге ашкынамы, әллә инде акылы җиңеләйгәнме моның», — дип уйлап шикләнеп тә куйгалады хатыны. Габделбәр электән каудар табигатьле кеше иде. Ихтимал, хәзер дә йөрәге ашкынгандыр: таңга каршы бераз оеп алды да, Айсылуны уятып, уракка җыенырга кушты. 104 —Тизрәк кузгалырга кирәк, чөнки тарыны иртәнге чык белән уру яхшырак, — диде. Ләкин үзе, җир башына көч-хәл белән генә килеп җитте дә, кечкенә бала арбасы янына капланып ятты. Бераз вакыттан сон, гайрәт җыеп,'1 торды торуын Габделбәр, кулына урак та алды. Тик юкка гына ашкынган икән: бернке көлтә урырга өлгермәде, тагын хәле китеп барды. Икенче көнне Габделбәр уракка чыкмады. Өченче көнне дә ...аннары да кузгала алмады. Тора-бара тамактан да язды. Шулай да уйлары һаман басуда булды. Күзен чак -кына йомдымы — җиңеләеп калган тары башаклары күз алдына килеп баса: иде. Гел шул турыда уйланып, борчылып яткангамы, әллә инде күңеле эзләнеп, чыннан да тары ризыгына нәфесе төштәме, көннәрдән беркөнне Габделбәр, хатынын- зарыгып көтеп алды да: —Бу арада әллә нигә тары боткасы ашыйсым .килә башлады. Ихластыр: бер авыз итсәм дә, терелермен кебек,—диде. Айсылу өчен ир хакы—тәңре хакы, урган .кадәресен икенче көнне үк, үрәчәле арбага төяп, кайтарып та куйды. Көзне хәтерләтеп, җилли-җилли, кыйгачлап яңгыр яуган көн иде. Чыланган көлтәләр кипсен өчен, Габделбәр хәзергә аларны таратыбрак куярга кушты. Аның теле тагын ачылды: үзе дә күп сөйләде, Айсылуны да, сораулар биреп, мавыктырды. Ләкин шунысы гаҗәп: —Кара әле, әнисе, ботканың мәшәкате куп ич, хәзергә акын, белән' булашмасаң да ярар имде, — диде Габделбәр. — Күңелем болай да бикбулды. Хәтта ашаганнан артык... Әйе, хәзер күңелем дә хуш, җаным да тыныч, әнисе, тик сиңа гына алла ярдәм бирсен... һәм, дөрестән дә, шуннан соң Габделбәргә хәл кереп китте шикелле: сулышы иркенәйде, йөзенә «ур шәүләсе кунды, бер ноктага текәлеп калган күзләре дә хәрәкәткә килде. Ләкин Айсылуга җиңел түгел иде: япа-ялгыз урак урган өчен түгел, һич юк. Кечкенә арбасында ярсып- ярсып елаган Апуш та аны ул кадәр пошындырмый — урак өстендә кемнең' генә баласы күз яшьләреннән азат икән. Айсылуны утка салганы башка: инде, шәт, көннәр рәтләнә бугай дип торганда, ни хикмәттер, әлеге шул шәфкатьсез төньяк җиле һаман әллә каян урман артымнан агачларны тагын да куәтлерәк шаулатып килеп чыга. Җил исә дә- исә, ә тары, уңган килен кулында иләнгән шикелле, коела да коела. Шулай да, мең төрле җан газ-абы кичереп, иллә-алла белән тары җирен очлап чыкканнан соң, Айсылу бераз тынычлангандай итте: янәсе, ничек итсә итте, әмма тарыны аяктан егып ташлады. Дөрес, әллә нәрсә өмет иткән юк югын, әмма өйрәсенә җитсә, шунысына да бик шөкер инде. Айсылу, юл буена шулай уйланып, өенә кайтып-керсә, тагын бер куанычы артты: ире тәки аякка басмакчы. Ул юкта Габделбәр торып та караган икән инде, тик баш әйләнеп -кенә хур итә, ди, болай үзе буыннар утырып бара, ди. А1енә хәзер дә, балалар шикелле, .куанып йөреп күрсәтте. Ә кичен, үзалдына сөйләнгән кешесыман: — Ходаның хикмәте, тагын шул тары боткасына нәфесем төште бит әле. Бер ашасам, әллә чынлап та ныклап аякка басар .идем,-—дип әйтеп куйды. Айсылу тирән сулап алды: иренең тик чыкмаган җаны гына бит,, ничек шулкадәр уз-үзенә ышана икән ул? Хәер, -менә-менә сүнәргә торган учак та, кайчакларда вакытлы иокән әз генә җилдән дә куәт алып, дөрләп янып китә ич. Аннары, ни әйтсәң дә, аның Габделбәре әллә нинди эчке бер зур көчкә, ихтыярга .ия булган кеше. Алай -гына түгел, Айсылу үзе дә иренә сыенып, шуннан к-уәт алып кына яши. Хәере белән тамагыңнан гына үтсен, әтисе, — диде Айсылу, күпе " ле нечкәреп. Иртәгә үк өлгертермен, моннан соң гел тары боткасы гына ашатырмын үзеңә. 105 Габделбәр хәбәрсез иде, яңа тары боткасын туйганчы ашаганнан сон, күңеле бик тә хуш булып: — Тансык ашның тәнгә сихәте бар, диләр. Иртәгә, бәлки, тагын пешерерсең, — диде. — Пешерермен, пешерермен, әтисе, хәере белән тамагыңнан гына үтсен, — дигән булды Айсылу, кичәге сүзен кабатлап. һәм пешерүен дә пешерде. Аннары да Габделбәр берничә көн рәттән тары боткасына рәхәтләнде. Ашаганы тәненә сеңә барганлыктан, үзе әйтмешли, инде ярыйсы гына аякка да басып килә башлады. Ә көннәрдән беркөнне, иске тунын иңсәсенә салып, Габделбәр өй алдына чыгып урап та керде. Тәмен белеп саф һава сулаганнан сон, аның рухы бигрәк тә күтәрелгән, сәламәтлеге дә бермә-бер арткан иде. — Шуны әйтәм әле, әнисе, тары башы тукмаклап җәфа чигеп беткәнсеңдер ииде,— диде. — Бүген мәшәкатьләнмәсен дә ярар. Иртәгәме, аннан соңмы, ике чабагач белән тиз генә сугып алырбыз... Айсылу тиз генә дәшмәде. Әллә нинди шомлы хәбәр салгандай, Апуш йокысыннан, көйсезләнеп уянды. Ул аңа да игътибар итмәде. — И-и, әтисе, тукмак башына бернәрсә дә булмас -иде әле... — диде Айсылу бераздан гына, тирән көрсенеп. — Бөтен бәласе шунда: тары башлары җан көеге булып кына калганнар шул, чөнки без кузгалганчы чәүкәләр эшен бетереп куйганнар... Ләкин Габделбәр бернәрсә дә ишетмәде: ул, рәхәткә талып, изрәп төшкәй дә, таралып йоклап киткән. Савыктыра торган йокы булса кирәк, сулышы тирән һәм тигез иде. Ире өчен куануына карамастан, Айсылу: «Бөтен дөньяң түгәрәк булып, гомер буена менә -шулай гамьсез яшәсәң иде», дип, ачынып уйлап алды. кайтып бара. _ ~ Ата белән ананың куанычлары хәзер бер генә бала. Айсылу аны: «Апушым, күз нурым», - дип кенә йөртә. Габделоәрнең исә бер дә үзенең ирлек горурлыгын югалтасы килми: «Габдулла улым», дип авыз тутырып әйтергә ярата. Кайчакларда ул Айсылуны да үртәп алгалыи. - Нинди Апуш булсын ди инде ул сиңа. Күрмисенме, әнә нинди зур га' РТ,ЛӘН5 П У янгаи иде, берничә -көлгәне җиңел кулдан гына .у -• ботка өлгертмәкче иде. Ләкин беренче көлтәне: кулына алу белән Айсылуның тәне эсселе-суыклы булып китте. Ирек- сездән шундук икенчесен күтәреп караган иде, бөтенләй коелып төште; э -инде калтыранган куллары белән өченчесенә үрелгәч, күз аллары да караңгыланып калды. Бераздан Айсылу, әле һаман аңына килеп җитмәгән килеш, калган көлтәләрне дә, каударланып, кабаланып, актара- актара тикшерә башлады. Һәм шу-ида Габделбәрнең зарлары келт итеп леенә төште. Кич оелән Айсылу кырдан кайткан саен, ул: Әллә инде тау астындагы тирәкләрдәге чәүкә ояларын бала-чага туздырып ташладымы, бүген тагын көн буена мәхшәр куптарып кычкырыштылар. Бер-бер афәткә генә -булмаса ярар иде, дия торган иде. Афәте шул икән: чәүкәләр юкка гына шулай кычкырышмагаинар, сукканнан да болан ител, тарыны чүпләп бетергәннәр. Башкасына сизгерлеге җитә торган иде, ничек соң әле болай алданып калды Айсылу? Күрәсе булганга, иренең сүзенә колак салмадымы икәиии? Ни дип әйтер хуҗасына? Җавабын ничек бирер? Каушаган Айсылуның берсенә дә зиһене җитмәде. Илдә чыпчык үлми, диләр. Үлми икән, ләкин рәхәт тә күрми икән шул Шуңа күрә дә бит ииде Габделбәрнең канатлары салынган. Айсылу уз гомерендә нибары бер бала и-мезде, аның да күкрәк җылысы үскән ич ул. 106 һәм шуада үз сүзен өскә чыгарырга теләпме, әллә инде мәзәк итеп кенәме, йөнтәс олы 'бүреген улының башына кидереп тә куя. Айсылу, хәтере калганга салышып: — Белмим, шул баланы борчый торган гадәтенме кайчан ташларсың икән, — дигән була булуын, асылда үз күңеле дә бик хуш: ә бит Габдулла чынлап та күзгә күренеп үсеп бара. Шуның өстенә, тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, гадәтләре белән дә, күз генә тия күрмә» сен, -нлаһым, коеп куйган кечкенә Габделбәр. Бу кадәр гел әтисе ягына гына тартыр икән. Әле хәзер үк шулай. Әй ходаем, үкенечкә генә бул- маса ярар иде. Кыскасы, Айсылуның олы апа җаны бервакытта да тыныч түгел, аның һәр сулышы улына багышланган иде, шуңа күрә үз башына төшкән тормыш газапларын да ничектер җиңелрәк кичерә, Габдулланы бәхетле итү өчен актык тамчы канын бирергә дә әзер иде. Ләкин, кызганычка каршы, Айсылу озак яши алмады: гомере кайгыхәсрәтле иде һәм, шулай рәхәт күрмичә, кисәк кенә өзелгән сагышлы җыр шикелле, көтмәгәндә дөнья куйды. Яңадан балага узгач ук бик борчылып калган иде Айсылу. Сәламәтлеге дә чамалы, дөнья мәшәкатьләре дә якадан кысып тоткаң. Һич иркенләп тын ала торган түгел. Җитмәсә, Габделбәрнең бер дә аны- моны уйламыйча: — Олыгаеп барганда гына сип әллә нишләдең әле, карчык, бик юмартланып киттең ләбаса, — дип, шаяртып әйткән сүзләре дә ана күңеленә шом салып куйды. Дөрес, Айсылу баладан җиңел котылды, инде һәммәсен кичергән кебек иде, өметле күренә иде. Әмма, вакытлы-вакытсыз торып, соңыннан өзлекте. Җаны түзмәгәндер, бәлки: әле шул килеш тә ята-тора йөрде. Тик бу аның соңгы талпынулары гына булган, күрәсең: хәле һаман начарлана барып, бөтенләй аяктан язды. Айсылу соңгы минутына кадәр аңын югалтмады, актык мәртәбә Габдулланы чакырып алып сөйгәндә дә яшәр, бер дә үлмәс төсле иде әле. — Бар инде, улым, тынычлап уйна. Болай таба карама, яме? Мин кечкенә сеңелеңне дә бераз багып алыйм,— диде ул аннары, сөеп арыгач. Ә баш очында катып калган Габделбәргә болай дип үз васыятен җиткерде: — Миннән соң балаларны тарата күрмә, әтисе. Югыйсә бәхил булмам. Ят<и.м бала күңеле тегеләй дә рәнҗүле, ’ өйләнсәң дә, читкә тибәрмә аларны, башкалардан да җәберләтмә — үз канат астыңда гына тот. Шулай диде дә, тавыш-тынсыз, бернинди газапсыз үлеп китте. Тагын шунысы үкенечле: хатыны әйткәнчә, канатларын бик жәяргә тырышып карады Габделбәр, әмма мәрхүмәнең .васыятен барыбер үти алмады: аңа балаларыннан аерылырга туры килде. Айсылуның әле кабере дә суынып җитмәгән иде, алтмышның аръягына чыккан Сәйфелмөлек карт, кызлары әллә кайчак кияүгә чыгып таралып беткәнлектән, бу зур йорт-җирне берүземә генә алып бару торган саен авырая бара, шуңа күрә, белмәссең, киләчәктә, бәлки, бер таяныч булыр дип уйлап, Габдулланы дәгъвали башлады. Ә бит кайчандыр Сәйфелмөлек карт кияве Габделбәрне генә түгел, кызы Айсылуны да үз бусагасына бастырмый, аңа берсе дә кирәкми, икесе дә ят иде. Соңгы вакытларда, хатыны Алмабикә сүзенә бераз колак салып, ашкасуга алгаласа да, һаман якты йөз күрсәтмәде: кеше аралап дәшә иде. Үзләре чакырылганда исә, ничек тә берәр сәбэ,- бен табып, бармый кала иде: янәсе, аларга бик исе китеп тормый әле, үз кадерен җибәрәсе килми. Әйе, гомердә аралашасы юк. Каны каткан. Билгеле, кызы хәл эчендә ятканда да әти кеше бер-ике тапкыр гына кереп чыкты. Ә меиә хәзер Сәйфелмөлек карт кирәгеннән артык ешлады: көн саен диярлек тау башындагы җеие сөймәгән өйгә 107 ЯТСН • ‘ r'ziv һәР ВЭКЬ1т Күчтәнәчләр була, ул аларны V 3 тябяпгя ™ппппшЯ ^ ЛаГа көчләп-кәчләп тоттыра, сабыйның күңеJie)l ' Р 'Р-- • , омалапмы-юмалый. Ә шул ук өйдә акырып ела ' ' U ®еР КҮ3 салса, ичмаса. Бу кечкенә балаHbI В r-,u ' лупи Ә Ү3 тәР®и ^ сенә алган Маһруй карчык та моны сизен , р •, өннәрдән беркөнне, йөз яшереп булса да, тавыш бирде. Габдулла үз аягында инде, Сәйфелмөлек абзый, менә бу кечкенә кыз балага да бераз игътибар итсәгез иде. — диде.—Тууына кайчан, ә һаман исем кушылмаган. Шул турыда да уйларга кирәк иде. Сәйфелмөлек бишеккә салкын караш ташлады. Аның әтисе бар, исем кушу турында ул уйласын инде, — диде ул, кырт кисеп. Ләкин киткән чакта, ни уйлаптыр: — иртәгә Айсылуның жндесе бугай. Шуннан соң, бәлки, берәр җае килеп чыгар. Ә хәзергә исем эзли торыгыз,.— диде. — Кияүгә дә җиткерегез: әгәр сүземне тыңласа, балаларын ярдәмемнән мәхрүм итмәм. Хәер, Габделбәр өчен болар яңалык түгел иде: шул ук сүзләрне Сәйфелмөлекнең үз авызыннан да ишеткәне бар, тик ничектер серенә генә төшенеп җитә алмаган иде. ААаһруй карчык исә зирәгрәк булып чыкты, берсен дә түкми-чәчми Габделбәргә сөйләп биргәннән соң: — Сиңа ничектер тагы, ләкин хәтеренә авыр алсаң алырсын, ул карт миңа ошамый. Ничек дип әйтим икән, үләксә өстенә ташланган козгынны хәтерләтә диимме... — диде. — Әйе, юкка гына бала җанлы булып йөрми ул. Ай-Һай, Габдуллаңнан колак какмагаең, саграк тор... — Юк инде, пока үзем исән чакта, Габдулланың үзен түгел, иагыи да күрә алмас, — диде Габделбәр. — Безнең башка да тай мәгән... Сәйфелмөлек белән сүзне ул чынлап та кыска тотты, тегенең, ләтеп, авыз ачуы булды: — Алай икән, — дип кенә куйды Габделбәр, ничектер сәер сузып. Аннары, картның берничә сүзен уздырып җибәргәч:—күңелегез яхшылыкта 'икән һәм бик бала җанлы икәнсез, әнә кечкенәсен алыгыз. — диде. — Әйе, анысына да ярдәм кирәк, мәхрүм итмәм, — диде Сәйфелмөлек, тамак кыргалап. — Ярый әле искә төшердең, аңа исем дә кушасы бар бит әле. Габделбәр усал гына эләктереп алды: — Әнә шунда исем дә кушарсыз, — диде. — Гомер итеп, бер ярдәмегез тияр, ичмаса. — Уйнап сөйләшә торган вакыт түгел, кияү, — диде Сәйфелмөлек, ■чынлап та хәтере калгансыман итеп. — Ихлас күңелдән әйтәм: Габдулла турында җитдирәк уйларга кирәк пде. Чөнки ул ир бала. Киләчәктә буразнага басасы бар. Әйе. яшьтән үк дөнья рәтен белеп үссен, дигән сүзем. Без инде үзебезчә карчык беләи киңәшеп тә алган идек... — Алай булгач, мин дә бер киңәш бирим, — диде Габделбәр, бабасының сүзен бүлдереп, - ялчы кирәк икән, аны башка җирдән эзләгез инде, - аның тавышы кисәк кенә калтырап китте. - Кеше бусагасын таптап, үзем җәфаланган да җитәр - йөрәккә -кан савып бетте. Күрә торып, белә торып, улымны да шул хәлдә калдырасым юк, үз көнен үзе күрергә язсын. Бабасын әнә шулай, хәтерен сакламыйча, коры гына борып кайтарып вдбәргәннән соң, Габделбәр: «Айсылу исән чакта шул карт иең йөзенә бәреп әйтергә телем әйләнми иде. Яхшы иттем әле: инде Сәйфелмөлекләр нәселе белән араны өздем бугай. Югыйсә Да Алмыйлар бөтенләй басымчак итеп бетергәннәр иде», - дип г ан иде. тыртипчитгенә бүрехәзер санга унла- Әмма уйлау белән генә дә түгел икән. Чөнки, Маһруй карчык әйтмешли, ана мәхәббәтеннән, аның җылы куеныннан мәхрүм ителгән кечкенә балага бишек җыры гына җитми, каядыр, кемгәдер урнаштырырга кирәк иде. Ә Сәйфелмөлек карт, пи өчендер, миһербанлылык, күрсәтеп, икенче көнне үк нәкъ шуның хәстәренә кереште. Кыска гына әйткәндә, бәбәй туеп үткәрүне дә үз өстенә алды, исемен дә, хәер-сә- дакасын кызганмыйча, байларча итеп зурлап куштырды. Кай арада-, дыр олы кызы /Минниса белән дә сөйләшеп куйган, күрәсең: шул кичне' анысы да күрше авылдан килеп җитте. Мпңнисаның әтисенә охшамаган ягы шул гьшадыр: кашы юк, тик урыны гына, итләчләнеп, кабарып тора. Югыйсә буй-сыннары гына түгел, горефгадәтләре дә бер. Ишектән керүгә, исәнлек-саулык сорашу кая, туп-туры Зифабану бишеге янына узды. Бу бала тәмле генә йоклап ята икән, дип тормады, йомшак сөякләре авыртыр, дип тә уйламады, бишегеннән җилтерәтеп күтәреп алды, төрлечә кыландырып карый башлады. Ахырдан: — Әбәү, бик арык нәрсә икән ләбаса бу,-—диде Миңниса.— Шул савабы өчен генә алмасаң, бүтән игелеклеге юк моның. — Күңеле каткандай хәрәкәтләр ясап, бер читкәрәк китеп баскач: — Әйе, безнең канга бер дә охшамаган, — дип тә өстәде. — Хәер, авыр туфрагы җиңел булсын, әнисе мәрхүмә дә әллә кем түгел иде... Шулай зарлана-зарлана киреләнеп маташса да, Зифабануны үзе белән алып китте тагы. Аның иске-моокыларын да калдырмады: — Үзенеке үзенә җылырак булыр, — диде Минниса,. Габделбәрнең сораулы карашына җавап итеп. — Бай дигәч тә, безгә дә күктән явып тормый. Зифабануны алып китүем дә тик Айсылу хакы өчен генә... Ә Сәйфелмөлек карт һаман: — Безне бөтенләй ташлап бетермә син, кияү, йомышың төшкәндә килгәли йөр, буш итмәм, — ди торган иде. Алай гына түгел, онытканда бер, дигәндәй, ярдәм кулы да сузгалый, кайчакларда Зифабану турында берәр куанычлы хәбәр китергән булып, хәтта үзе дә тау башындагы, ялгыз өйгә барып чыккалый иде. Кем белә, шулай иснәнеп йөри торгач, Сәйфелмөлек карт, бәлки, үз теләгенә чынлап та ирешкән булыр иде. Чөнки Габделбәрнең имшг генә кыш чыга алуы бик икеле иде. Ләкин Сәйфелмөлекнең үз кызы Рабига, көтмәгәндә, әтисенең бөтен планнарын җимереп ташлады. Рабига кияве Миргасим белән шәһәрдәй кунакка кайткан иде. Ничектер боларның да Габдуллага күзләре төшә: янәсе, әтисе шикелле төптән юан чыккай нәрсә икән бу малай. Бераз кул арасына керә башласа, кая куйсаң да ярарлык. Дөрес, Габделбәргә алар башкача сайрадылар. Без аны бөтенләйгә түгел, кунакка гына алып китәбез, диделәр. Имеш, Габделбәрнең дә авыр чагы: бала да бераз дөнья күрер, күңеле ачылыр. Әгәр дә инде укырга дәрте булса һәм аңа әтисе каршы килмәсә, ул турыда уйлап карарга ярый. Хәер, анысы турында үз вакыты җиткәч тә сөйләшергә мөмкин. Шул уңайдан Рабига бу урында, әтисе сүзенә ишарә ясап, кисәтеп -куюны тиешле тапты: — Авыл авыл инде, үз буразнаң булмаса, кеше буразнасына басып кына әллә ии кылып бул.мый. Шәһәрдә шунысы, ичмаса, берәр һөнәргә өйрәнер, үз көнен үзе күрер иде, бәлки, — диде. һәм әнә шул соңгы сүзләр Габдулланың язмышын хәл дә иттеләр’ берничә көннән пар ат җигелгән кунак арбасына утыртып, аны шәһәргә алып киттеләр. Татын да бераздан Габделбәр үзе дә юлга җыена башлады. Кыскасы, ул кышны тау өстендәге ялгыз өйдә яшәүче булмады. Хәер, бер шул кышны гынамы икән соң?..