Логотип Казан Утлары
Драма

ДАВЫЛГА ТАБАН

Драма, 3 пәрдәдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

АЛТЫНЧЫ КАРТИНА

Актлар залы белән университетның чиркәү бүлмәсе арасындагы коридор. Чиркәүгә керә торган ишек өстендә икона. Аяыц алдында шәм яна. Чаң тавышы. Гыйбадәт башланырга әле берничә минут вакыт бар. Бер төркем студент үтеп бара. Беренче студент (Потаповча кыланып). Нигә болай кичегеп киләсез, хөрмәтле әфәндем? Алла каршына гыйбадәт кылырга дим, ә? Кекн н. Кичерә күрегез, зинһар, «изге ата», йоклап калганмын. Беренче студент. Төн буе, мөгаен, бозыклык эшләп йөргәнсездер әле. К е к и н. Без гөнаһлы бәндәләрне гафу итсәгез лә, зинһар, монысы инде соңгысы булыр. Беренче студент (чукындырып). Алла үзе гафу итсен... Икенче студент. Юрка, тантаналы мәҗлесне ясатмас өчен бойкот әзерләнә дигән сүз дөресме? Беренче студент. Бойкот?! Нинди уңай белән? Өченче студент. Университеттагы тәртипкә-уставка каршы протест. Дүртенче студент. Болотин, мөгаен, беләдер, әйдә әле, табыйк аны. (Китәләр.) Затлы ефәктән тегелгән ряса кигән протоиерей Миловидов чиркәүгә үтеп бара. Узышлый ике якта басып торучы студентларны сәламли. Миловидов. Исәнмесез, әфәнделәр, сәламәтмесез? К е к и н. Мине изге юлга күндерсәгез икән, батюшка. Миловидов (Кекинны. чукындырып). Көндезге гыйбадәткә килдегезме? Бик күркәм. (Китә.) Родион (Володя янына килеп). Биргән соравым белән сезне борчысам, кичерегез, зинһар. Володя. Юк, нигә, рәхим итегез. Родион. Сезнең фамилиягез Ульяновмы? Володя. Әйе. Родион. Сез юридическийда укыйсызмы? Володя. Әйе. 1 Ахыры, ьашы 4 иче санда. 39 Родион. Ә мин медицинскийда. Родион Скоробогатов. Сез теге вакытта ярату һәм соклану турында шундый кызык фикер әйттегез... ошады ул мила. Володя. Хәтерегез яхшы икән сезнең. Родион. Әгәр авырсынмасагыз. аңлатыгызчы, зинһар... берсекөнгә тантаналы акт була дип ишеткән идем... Володя. Әйе, була. Родион. Нинди уңай белән икән ул? Володя. Университетның ачылуына сиксән өч ел тула. Родион. Ах, шулаймыни... Бик зур рәхмәт сезгә. Ә нинди сәбәп белән бойкот оештырыла? Володя. Бойкот?.. Анысын белмим. Ишетмәдем. Родион. Ялгышмасам, сез граф Лев Николаевич Толстойнын «Караңгылык патшалыгы» дигән әсәрен укыйсыз шикелле? Володя. Әйе, ялгышмадыгыз. Родион. Әсәр турында фикерегез ничегрәк соң? Ни өчен сорыйм дисезме? Мин үзем авылдан, ягъни безнең пмениебез авылга якын, димәкче идем. Минем күреп, күзәтеп белүемә караганда, бу әсәр бик, бик чынга охшатып язылган. Алар янына студента ар җыйнала. Володя. Мин инде икенче мәртәбә укыйм, ә шулай да аерыла алмыйм. Родион. Ә менә тәнкыйтьче Ладожский әфәнденең фикере бөтенләй башка. Ул бу драманы — рус халкын мыскыл итү дип саный. (Газета күрсәтеп.) Кызыксынсагыз, менә рәхим итегез. Володя (газетага күз йөртеп чыгып). «Караңгылык патшалыгы» герое Аким теле белән «алай түгел шул» дигән булып әсәрне юкка чы- гармакчы була. Ә, минемчә, нәкъ шулай. Гади һәм шуның белән бергә тирән мәгънәле. Толстой искиткеч художник. Ладожский әфәндегә, мөгаен, аның «Тәүбә» исемле әсәре ошый торгандыр. Родион. Ә сезнең «Тәүбә» әсәре турында фикерегез ничек? Полянский керә. Володя. Начар. Явызлыкка, җәберләүләргә каршылык күрсәтмичә, түзеп торуга өндәү бик көлке һәм беркатлылык. Родион. Кызык фикер. Володя. Андый фәлсәфәне яклау, шуңа өндәү — әшәкелек, алай гына да түгел — җинаять! Родион. Сез бик кызык фикер йөртәсез. Полянский. Син артык кискен бәя бирәсең, Володя. Володя, һәрнәрсәне үз исеме белән атарга кирәк, минемчә. Полянский (аны читкгрәк алып), һәрнәрсәнең үз урыны, үз вакыты бар. Я, сездә нинди яңалыклар? Володя. Сембер якташлар оешмасыннан бер кешедә тантана мәҗлесенә килмәячәк. Карар шундый. Үзегездә ничек? Полянский. Без дә шундый ук карар чыгардык. Володя. Дөрес... Кил, көтик шунда. Студеитла р үтеп китә. Полянский (кычкырып). Дәресне бик тырышып укыйсың, диләр сине... Володя. Чиркәү чаңының моңсу тавышына кушылыпмы? М и л о н о в керә. Милонов. Яңалык ишеттегезме, әфәнделәр? Тагын да биш студентны чыгаралар, ди. Ладыгинны, Португаловны һәм... тагын кемнәрнедер. Бу бит коточкыч! 40 Күптән түгел генә өчне чыгарганнар иде, бүген биш... ь'екторга барырга кирәк. Нәрсә сөйләшәсен, ди, аның белән. Бәлки әле бу хәбәр дөрес түгелдер? Тантаналы мәҗлескә бойкот белдерергә! гез!^еКИН ^ хмаклык’ Чыгарганнар икән, димәк, сәбәбе бар. ӘйдәКитәләр. Родион кайсы якка кушылырга белмичә аптырап кала. эолотарев (Володяны, Полянский һәм Ладыгинны читкэрәк . .ып). Минемчә, студентларга шуны да хәбәр итәргә кирәк: тантаналы мәҗлескә килмәү уставка каршы протест кына түгел, иптәшләребезне \ ниверситеттан чыгарулары өчен дә протест булачак. Сембер якташлар оешмасына син хәбәр итәрсең, Володя. Ладыгинга хәзер уңайсыз. (Нолянскийга.) Воззваниене, минемчә, син язарсың. Полянским, Алайса, синең өлешкә попечитель өе янында почет каравылы һәм концерт оештыру эше кала. Золотарев (читтә, баскыч янында, бер студент белән сөйләшеп торган Милоновка ишарә итеп, әкрен). Миңа хәзер бер нәрсә ачык: Милонов — шпион һәм провокатор. Полянский. Мин дә нәкъ шул фикергә килдем бүген. Золотарев. Димәк, бүген үк ачыкларга һәм иптәшләр судына куярга. Ләкин хәзергә ул безнең шикләнгәнне белмәскә тиеш. Володя. Бик дөрес. Крем лев, Потапов һәм Виноградов керә. К р е м л е в. Исәнмесез, әфәнделәр. (Потаповка.) Бирегә менә Ломоносов бюстым һәм чәчәкләр куегыз. Золотарев (Кремлевка). Сез бүген тагы да биш студентны куып чыгаргансыз икән, Николай Александрович? Нинди сәбәпләр аркасында икәне сер түгелдер? К р е м л е в. Бу хакта сүз алып бару, нәкъ менә хәзер, шушы урында, гыйбадәт алдыннан?.. Юк, килешә торган эш түгел бу, әфәнделәр. Полянский (иптәшләренә күз ташлап алып). Кичерүегезне үтенәбез. (Китә. Аның артыннан башкалар да китә.) Пауза. К р е м л е в. Студентлар моны каян белеп өлгергән? Потапов. Үзем дә шуңа аптырап калдым, Николай Александрович! Кремлев. Бер билгесезле тигезләмәне гимназиянең түбән классларында да чишә беләләр, Николай Васильевич. Ә сез... һ-ммм... (Сүзне икенчегә борып.) Берсекөнгә тантана, ә сезнең әле бернәрсәгез дә әзер түгел. Бар җир шапшак! Тузан!.. Үтенәм сездән, үзегез тикшереп чыгыгыз. Кат-кат тикшерегез! (Китә.) Потапов (Виноградовка, кискен). Ишеттегезме, хөрмәтле әфәндем? Каян барып җиткән ул студентларга? Ә?.. Виноградов (каушап, калып). Гафу итегез, мин... мин... Потапов (бер студентның килгәнен күреп). Ишеттегезме? Ректорның кушканнары барысы да үтәлгән булсын! (Китә.) Виноградов. Я рабби! Артык көчем юк минем хәзер. Кырык РТ шмшында хезмәт итәм, барысына да ярарга тырышып, кырык ел буе газап чигеп, калтыранып яшим. Я раббем, үзең ярлыка! (Чукына.) Чиркәүдә хор тавышы. «Я рабби үзең ярлыка!..» Пәрдә 41 ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Кремлев кабинеты. Потапов. Тантаналы мәҗлеснең үткәрелми калуын аңлатып бирүне сорасалар, ни дип жавап бирерсез? Кремлев. Сез дөресен сөйләгез. Мәҗлес булды һәм ул тантаналы шартларда узды. Потапов. Буп-буш залдамы? Бөтен Россиягә хурлык бит бу!.. Житмәсә, кичен студентлар попечитель өе янына җыелып, мәче концерты оештырганнар, революцион жырлар җырлаганнар. Кремлев. Боларны миңа сөйләүдән сез инде үзегезгә ләззәт табасыз... Потапов. Бойкот оештырган студентларны мин бүген үк куып чыгарырга кирәк, дим... Менә исемлек. Кремлев (күз йөртеп чыгып). Утыз җиде кеше. Профессор Преображенский керә. Преображено к ий. Исәнмесез? Комачауламадыммы? Кремлев. Рәхим итегез, Христофор Яковлевич. Без хәзер бетерәбез. Утырыгыз. Потапов (Преображенскийга). Сез дә, хөрмәтле коллега, тантаналы мәҗлескә килмәдегез. Белергә рөхсәт итегез, ни өчен? Преображенский. Юк, рөхсәт итмим. Потапов. Сез студентларга начар үрнәк күрсәтәсез. Преображенский. Юк, алай дип уйламыйм. Потапов. Ә кирәк иде. Житмәсә, күп кенә студентлар өегездә була икән һәм, әлбәттә, төрле киңәш ала торганнардыр инде алар... Преображенский (кабынып, ачу белен). Хөрмәтле инспектор, өемә кемнәр килә, кемгә һәм нинди киңәш бнрәм, бу минем шәхси эшем. Катнашмавыгызны сорыйм. (Кремлевка.) Николай Александрович, үзегезгә генә сөйлисе сүзем бар иде. Потапов. Икенче сүз белән әйткәндә, мин артык кеше монда? Преображенский. Бу юлы сез мине бик дөрес аңладыгыз. Кремлев (шелтә белән). Христофор Яковлевич! Потапов китә. Сез бит болай бөтен кешене үзегезгә каршы күтәрәсез. Преображенский. Бик яхшы. (Бер кәгазь биреп.) Бүгеннән үк мине профессорлык вазифасыннан азат итүегезне сорыйм. Кремлев. Аңламыйм, Христофор. Преображенский. Намуслы кеше булып каласым килә. Культура, прогресс учагы булырга тиешле университет, сезнең ярдәмегез белән казармага әверелә, тынчу сазлыкка әйләнеп бара. Кайчандыр безнең университетта Зинин, Бутлеров, Лобачевский, Щапов кебек рус фәненең якты акыл ияләре лекция укыган булса, бүген фән Урынына схоластика, ирекле фикер урынына... Кремлев (бүлдереп). Үтенәм, зинһар, әкренрәк сөйләгез. Преображенский. Университет программасында рус поэзиясенең зур таланты Некрасовка урын юк. Добролюбов, Герцен, Чернышевский исемнәрен телгә алырга да рөхсәт ителми. Хәтта хәзер Лев Николаевич Толстой әсәрләрен уку да тыела. Студент һәм профессорларның һәр адымын шпиклар күзәтеп тора. Устав университетны авызлыклап алды хәзер. Ләкин авызлыкланган ат үрә тора бит ул. Беләсезме шуны? Юк. мондый шартларда эшли алмыйм мин. Азат итегез! Кремлев (Преображенский янына утырып). Христофор Яковлевич, уйлап кына карагыз, моның белән сез үзегезне дә, мине дә 42 нннди авыр хәлгә куясыз. Мин, әлбәттә, сезне аңлыйм, фикерегезгә дә кушылам. Сез бит минем дөньяга карашымны, нннди изге идеаллар белән яшәвемне яхшы беләсез. Бергә университет тәмамладык. Икебез дә Добролюбовны, Писаревны хөрмәт итә идек. Некрасов, Кольцов шигырьләрен яратып укый идек. Дуслар идек без һәм барыбыз өчен авыр булган бу көннәрдә һаман, шулай дуслар булып калыйк та. Син аңла, Христофор: Россия хәзер үзенең үсеш тарихында иң катлаулы чор кичерә. Ул безнең сабырлыгыбызны, барыннан да элек, бик сабыр булуыбызны сорый. Ә без — ата кешеләр, гаилә башлыклары. Дәүләтебез язмышы турында гына түгел, бала- ларыбызның киләчәге турында да кайгыртырга тиешбез. Үтенеп сорыйм, Христофор, болай да киеренке хәлне тагын да тирәнәйтмә. Мә. гаризаңны кире ал!.. Преображенский. Шундый юл белән үземә һәм балаларыма тыныч тормыш сатып алыргамы? Чирканыч бу! (Чыгып китә.) Пауза. Кремлев. Башлана эчне пошыргыч күңелсез көн... (Әрнеп.) Аһ, әгәр дә тик бер тапкыр елмаеп Карый алсак иде без бу дөньяга... (Өстәл янына килә, исемлекне укый.) Тимофеев, Версташкин, Ульянов, Крупнов... (Кыңгырау шалтырата.) Виноградов керә. Кремлев. Ульянова ханымны чакырттыгызмы? Виноградов. Чакырттым. Килергә булды. Кремле в. Рәхмәт. Полянский (ишекне ачып). Рөхсәт итегез, Николай Александрович! Җавап та көтеп тормастан, кабинетка керә. Аның артыннан ук Володя, Золотарев һәм Соловьев керәләр. Рөхсәт тә көтеп тормый керүебез әчеп гафу итегез... Безгә сезнең белән сөйләшергә кирәк. Соловьев. Безне, Николай Александрович, иптәшләребезне^ язмышы борчый. Кремлев. Рөхсәтсез кабинетка килеп керү — әдәпсезлек ул, студент әфәнделәр. Золотарев. Ә кешене һич сәбәпсезгә урамга чыгарып ташлау ничек?.. Кремлев. Сабыр итегез... Сезне бит хәзергә әле чыгарып ташлаганнары юк. Золотарев. Хәзергә. Полянский. Без үзебез турында түгел, Сергей Ладыгин һәм аның белән бергә чыгарылган иптәшләребез турында сөйләшергә телибез. Кремлев. Өстегезгә „артык зур эш аласыз, дусларым. Золотарев. Шундый гаделсезлекне күрә торып, дәшмичә кала алмыйбыз. Полянский. Чыгарылган студентларның барысы да яхшы укучы... Кремлев. Ярый, шулай да булсын ди... Ләкин бит алар уставны бозды. Полянский. Уставны? Мәсәлән, Сергей Ладыгинның гаебе нәрсәдә? Кремлев. Укыган өчен акча түләмәү нәрсә ул сезнеңчә? Полянский. Бер семестрга. 43 Золотарев. Ә студентлар арасында бер тугел, ике семестрга, хәтта җитдирәк мәсьәләләрдә устав бозучылар бар. К р е м л е в. Мина бу мәгълүм түгел. Аларның барысы белән дә шөгыльләнү... Володя. Димәк, сез, Николай Александрович, кеше язмышын бары тик инспектор әфәнде сүзләренә карап кына хәл итәсез? Ул чагында, билгеле... К р е м л е в. Ульянов әфәнде, сез үзегезне бик дорфа тотасыз... Сөйләшүне дәвам итә алмыйм сезнең белән. Башкалар турында түгел, күбрәк үз язмышыгыз турында уйларга киңәш бирәм. Володя. Гафу итегез мине, ректор әфәнде, сез хәзер нәкъ Пота- повның сүзләрен тәкрарлыйсыз һәм... Крем лев (кабынып). Нәрсә?!. Володя. Аның теләкләрен үтисез. К р е м л е в. Туктагыз!!. П ол янски й. Без гаделлек өчен көрәшәбез! К р е м л е в. Гаделлек! (Пауза.) Кичә тантаналы мәҗлесне кемнәр өзгәне мина ачык хәзер. Соловьев. Сез безне... бик урынсыз гаеплисез, Николай Александрович. Володя. Шуның өстенә уставта һәрбер студент тантаналы мәҗлескә килергә тиеш дигән параграф та юк. Крем лев (һаман кыза барып). Ульянов әфәнде, мин... мин сезгә үзегезне әдәплерәк тотарга киңәш итәр идем. (Паузадан сон, барысына да мерәщәгать итеп). Менә нәрсә, әфәнделәр: сезнең барыгызга да бер гади хакыйкатькә төшенергә кирәк, тормышта шундый нәрсәләр бар, кагыйдәләр, гореф-гадәтләр, алар еллар һәм гасырлар буена тупланып килә. Бездән, безнең ихтыярыбыздан башка. Аларны үзгәртү сезнең дә, минем дә кулымнан килми. Соловьев. Бу бик дөрес, Николай Александрович, ләкин... К р е м л е в. Мин сезнең яшьлек хисләрегезне, йөрәгегезнең дәртле тибешен аңлыйм, әлбәттә. Сез абсолют хакыйкать эзлисез. Ләкин, дусларым, исегездә тотыгыз: дөньяда абсолют хакыйкать дигән нәрсә юк ул. Хакыйкать ул һоркайчан шартлы һәм... Володя. Димәк, икенче төрле әйткәндә, урамга чыгарылып ташланган студентлар өчен бер хакыйкать, ә аларны чыгаручылар өчен икенче? һәм сез безгә әнә шул икенче хакыйкатьне якларга тәкъдим итәсез? Болай булгач инде безгә артык сөйләшеп тә торасы юк. Полянский (кискен). Киттек, иптәшләр. (Чыгалар.) С о л овь е в (шнек янында тукталып). Сез инде, алла хакы өчен, гафу итегез безне... (Китә.) К ре млев (уйланып). «Чыгарып ташланганнар хакыйкате һәм аларны чыгаручылар хакыйкате!» һм!.. (Пауза.) «Авызлыкланган ат үрә тора!» Бүген ахры «афоризмнар» көне. Виноградов (кереп). Ульянова ханым килде. К р е м л е в. Әйтегез, керсен. Виноградов чыга. Мария Александровна керә. Ульянова. Хәерле көн, Николай Александрович. Кремле в. Исәнмесез, Мария Александровна. Рәхим итегез, утырыгыз. Ульянов а. Рәхмәт. (Утыра.) К р е м л е в. Кәефегез ничек? Ульянова. Зарланырлык түгел, рәхмәт. Крем лев. Шат, бик шат... (Пауза.) Сезне борчуым өчен алдан ук гафу үтепәм. Ләкин нишлисең бит, өстемә йөкләнгән вазифам шундый. Вирегә мин сезне улыгыз Владимирның язмышы турында сөйләшергә 44 дип чакырдым. Университетыбызның мактанычы булырлык зур галим дәрәҗәсенә ирешү өчен аңарда барлык сыйфатлар бар. Ләкин аның университетта үзен тотуы мине бик нык борчый. (Тукталып кала.) Ульянова. Мин тыңлыйм сезне. Кремлев. Ишетүемә караганда, Володя сәяси яктан ышанычсыз кешеләр белән элемтә тота, хәтта ниндидер яшерен оешма белән җитәкчелек итә булса кирәк. Куп кенә студентлар кичә тантаналы мәҗлескә килми калды. Монда шулай ук сезнең улыгыз да гаепле. Бу хәл аның өчен нинди куркыныч булуын сез аңлыйсыздыр дип уйлыйм. Башка берәүне кичергәндә дә аны кичермәячәкләр. Мин ышанам, сез ана буларак, аңа тәэсир итә алырсыз һәм... Ульянова. Николай Александрович, Владимир бала түгел бит инде, аның үз фикере, үз карашлары бар. К р е м л е в. Ләкин ул университетка бары мәрхүм Илья Николаевич хакына, аның якты рухына хөрмәт итеп кенә, ниһаять, сезнең җаваплыгыгызга ышанып кына алынуын аңларга тиеш. Ульянова. Володя нинди дә булса бер ярамаган, начар эш эшләр дип башыма да китерә алмыйм. Ул эчкерсез, саф, намуслы һәм вөҗданлы егет. Илья Николаевич белән без балаларыбызны төрле гаделсезлек- ләргә түзеп тора алмый торган турылыклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштык. К р е м л е в. Ләкин гаделлек төшенчәсен ничек аңлыйсың бит, Мария Александровна. Ульянова. Нәрсә әйтергә теләгәнегезне төшенә алмадым. Кремле в. Алла хакы өчен мине ялгыш аңлый күрмәгез. Сезгә һәм улыгызга карата, шулай ук, әлбәттә, бөтен гаиләгезгә карата да, мин бары иң яхшы, иң изге теләктә. Ләкин шунардан куркам, бу хәлнең бик күңелсез тәмамлануы мөмкин. Шулай ук өлкән улыгызның фаҗигале язмышын да иесгезгә төшерергә теләмәс идем, ләкин... Ульянова. Сез артык мәрхәмәтле... К р е м л е в. Я алла!.. (Стакан белән су тәкъдим итә, ләкин Ульянова эчми.) Кадерле Мария Александровна, Әгәр мин хәзер үткәндәге хәсрәтегез турында сөйләгәнмен икән, ул бары сезне алдагы көннәрдә килүе мөмкин булган күңелсезлекләрдән саклау өчен генә иде. Ульянова. Кайгыртуыгыз өчең бик рәхмәт... Тагын нинди дә булса сүзегез бармы миңа? Кремлев. Мин шушы кадәресе дә җитәр дип уйлаган идем... Ульянова. Бик җиткән. Миңа китәргә мөмкиндер? Кремлев. Әлбәттә. Ульянова. Хушыгыз!.. (Китә.) Кремлев. Коточкыч көн. Пэрда СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Володя бүлмәсе. Өстәл, ике урындык, кушетка һәм китаплар куелган этажерка. Икенче бүлмәдә Оляныц рояль уннаганы ишетелә. Сахнэдэ Володя белән Т з н я. Тан я (бик дулкынланып сөйли). Я, әйтегез, бойкот ясап нәрсәгә ирештегез? Биш студент урынына тугызны куып чыгардылар. Сез җиңелеп калдыгыз! Володя. Ә беләсезме, бу җиңелү күпме сабак бирде безгә? Әйе, әйе, гыйбрәтле сабак! Бойкот, әлбәттә, яхшы оештырылып җитмәгән иде, ләкин шулай да нәтиҗәсе яхшы ук тәэсир итәрлек булды. Тан я. Юк, Володя! Башкача хәрәкәт итәргә кирәк безгә’ Азатлык тантанасы, тигезлек, туганлык тантанасы өчен без Александр Ульянов, Василий Осипанов башлаган изге эшне төгәлләргә тиеш! Без Володя. Террор, самодержавиегә каршы ялгыз геройларның ае- рым~2срым көрәше акылсызлык ул, ахмаклык! Политик авантюра! 45 Таня. Дөрес түгел! Нәкъ әнә шул, кыю һәм горур рәвештә бөек корбаннарга баручы ялгыз геройлар халыкны көрәшкә уятачак. Володя. Тарих башкача өйрәтә. Декабристларны исегезгә төшерегез. Александр Икенчене үтерү һәм, ниһаять, безнең якыннарыбызны», патшаны үтерергә теләп һөҗүм итүләре... нәрсә бирде?.. Яна туып килүче көчкә таянып эш итәргә кирәк безгә. Та ня. Россия — Көнбатыш түгел! Володя. Лавров һәм аңа иярүче әфәнделәр язганын нигә сукыр рәвештә кабатларга. Тормышка үзегез игътибар беләнрәк карагыз. Тарих агымын туктату кемнең кулыннан килә. Беркемнең дә! һәм беркайчан да килмәячәк. Т а н я. Юк, алай түгел. Түгел, түгел!.. Володя! Безгә хәзер бәхәс түгел, ә дөньяны шаулатырлык демонстрация кирәк! Володя. Ни өчен? Т а н я. Тираннар белеп торсын, беркөнне барыбер үч алу сәгате сугачак. Володя. Сез инде декламация сөйлисез... Т а н я. Коелган каннардан көләргә сез ничек батырчылык итәсез? Володя. Көләргә уйлаганым да юк. Кичерегез. Миңа, бәлки сезгә караганда да авыррактыр... Т а н я. Алайса кушылыгыз безгә. Володя. Сез өндәгән юлга мин басмаячакмын! Т а н я. Мин нинди ялгышканмын. Абыегыз шикелле үк кыю һәм кайнар йөрәкле кешедер дип уйлаган идем сезне. Ә сез? Салкын канлы мәхлук! Законнар!.. Формула!.. Кодекслар!.. Хисләрегез кайда соң сезнең? (Китапларга карап.) «Тарих», «Табигать кануннары», «Римлеләр- нең хокук гыйльме», хәтта «Инҗил». Володя. Беләсезме, гаҗәеп әсәр. Таня. Юләргә санамагыз мине! Володя. Менә тыңлап карагыз. (Инщил тышлыгы астыннан бер кечкенә китап ала, укый.) «Европа буйлап шәүлә йөри, коммунизм шәүләсе». Таня. Ах, бу сезнең үз инҗилегез. Володя, һәм ул менә болай дип тәмамлана: «Коммунистик революция алдында хаким сыйныфлар тетрәнә бирсен! Пролетарийлар үзләренең богауларыннан башка берни дә югалтмаячаклар. Алар бөтен дөньяга хуҗа булачак. Бөтен илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» Таня. Искиткеч поэзия, йөрәкне дулкынландырырлык сүзләр. Ләкин... шул гына. Мин бу яңа мода белән мавыгуыгыз тиздән үтәр һәм сез, әлбәттә, безгә килеп кушылырсыз дип ышанам. Володя. Көтүегез әрәмгә генә булыр. Таня. Борчыганым өчен гафу үтенәм. (Тора.) Володя. Хушыгыз. Сез әле абыегыз турында бер сүз дә әйтмәдегез. Таня. һаман больницада ята. Володя. Сезнең эшләрегездән хәбәрдармы ул? Таня. Нинди карашта икәнемне белә, ләкин эшләремне белми. Тик ул ышанычлы кеше һәм кирәкле урында нык та була белә. Сәламәт булыгыз! (Китә.) Пауза, О ля керг. О ля. Синең эшең бармы? Володя. Юк, юк, Оленька. Оля. Таня синең кәефеңне бозган ахры? Володя. Ачуымны китерде. О л я. Нигә синең белән шундый тонда сөйләшә ул? Володя. Ул мине, Оленька, үз карашларының дөреслегенә ышандырырга тели. 46 Оля. Аның өчен акырырга кирәкмени? Үз-үзенә нык ышанган кешеләрнең тавыш күтәреп сөйләвен күргәнем юк әле минем. Володя. Син һәрвакыттагыча бик сизгер һәм яхшы психолог. Таня, әлбәттә, акыллы һәм кыю кыз, ләкин фикерен раслау өчен җитәрлек дәлилләр таба алмый. Тормыш аның идеалларын җимерә бара, аяк астындагы җир селкенә һәм ул нәрсәгә тотынырга да белми. Шуңа борчыла. О л я. Акыллы кеше үз-үзен тота алмау хәленә килсә, үзенең киресенә әверелә, минемчә. Володя. Бер соравыма җавап бирче, Оленька... Без һәрвакыт синең белән тормыш пичек булырга тиешлеге турында хыяллана идек. Ол я. Әле дә хыялланабыз. Ул гүзәл, бәхетле һәм якты булырга тиеш. Володя. Ә ничек барырга аңа? Ол я. Тик Таня әйткән юл белән түгел. Володя. Акыллым син... Ә юл күрсәтүче компас бармы? Кайда ул? О л я. Белмим... Әйтә алмыйм. Володя. Менә ул («Манифест»ны күрсәтә). Монда бары да күрсәтелгән. Максат та, аңа ирешү өчен чаралар да... О л я. Тукта әле, Володя. Моны бит мин Сашаның кулында күргән идем. Ни өчен соң ул алай булгач, моны... (Иреннәрен тешли, күзе яшь белән тула.) Володя. Кирәкми, Оленька. (Пауза.) Әйдә шахмат уйныйк. О ля. Синең беләкме? Син бит шахмат короле. Володя. Мин сиңа королевамны алдан бирермен. О л я. Юк инде, алай иткәнче мин сиңа үземнең корольне бирәм. Володя. Ничек инде корольне? О л я. Шулай. Син мат бирә алмасын өчен. Володя (көлеп). Корольне, ә? Шәп уйлап таптың син! Корольне!.. Сергей керә. О ля. Сережа! Хәерле кич! Сергей. Исәнмесез, дуслар! Володя. Алмадылармы әллә? С е р г е й. Начаррак. Володя. Шулай да? О ля. Әтиегезнең хәле, бәлки... Сергей. Ул инде һаман бер килеш... О л я. Надя беләи сүзгә килештегезме әллә? Сергей. Сүзгә килешү ул — гади хәл. Аның белән ара катлаулырак... Надя кичә Чистайга, апалары янына киткән. Аны кияүгә бирәләр. О л я. Кем әйтте бу сүзне? Сергей. Хәбәр тиз тарала бит ул. Володя. Шулай да, начаррак дигәнең нәрсә? Сергей. Потапов акчаны алмады. Ләкин минем турымда мәсьәләне якадан карарга мөмкин икәнлеккә ишарә ясады. Моның өчен мин, янәсе... Ох, эт!.. Янагына сугып җибәрүдән чак-чак тыелып калдым. О ля. Ни өчен инде ул? Сергей. Кем дип исәпли мине алар? О л я. Сез намуслы, яхшы кеше... Володя (шатланып). Тәбрик итәм снне, Сережа! С е р г е й. Акылдан яздыңмы син... О л я. Володя хаклы. Позицияңне бирмәгән өчен тәбрик итә ул сине» Володя. Әх, Татьяна Дмитриевнаның китеп калуы кызганыч, мин аңа хәзер... Сергей, һичнәрсә аңламыйм. Володя. Алар курка синнән. Аңлыйсыңмы? Куркалар! 47 Сергей. Мине шпион-провокатор итмәкчеләр иде дэ... Володя. Үзләре теләп шпион булган кешеләре дә җитәрлек алар- ның. Ә синең басынкы гына, юаш кына, тәртипле генә студент булуын кирәк. Кирәгем кирәк, ә берни дә эшләтә алмыйлар. Сергей. Шулай дип уйлыйсыңмы? Володя. Аларныц көчле, хаким заманнары үтте инде хәзер. Җырлары да җырланып бетте, ә бүтән җырлары юк... Эх, әгәр дә хәзер... Оленька, нинди дә булса бер ашкынулы көй уйна безгә. Күтәренке марш, ә? О л я. Рәхәтләнеп. О л я китә. Бераздан рояльдә шатлыклы музыка яңгырый. С е р г е й. Потапов тагын утыз җиде кешене чыгарырга дип исемлек тапшырган. Ректор инде шуңа ризалык та биргән, диләр. Володя. Башка җырлары юк аларныц хәзер. Сережа, тыңла әле. әгәр без бөтен университетны аякка бастырсак, ә? Сергей. Мәскәү һәм Петербург студентлары сходка җыярга әзерләнәләр, ди. Володя. Сходка? Безгә дә шул кирәк. Сходка җыярга, ректорга, мәгариф министрына, хөкүмәткә таләпләр куярга. Сергей. Эй, кая кизәнәсең ул кадәр. Володя. Башкача мәгънәсе дә юк. Устав бит император тарафыннан расланган. Аннан эш университет уставында гынамыни? Моны сия үзең дә яхшы беләсең, аңлатып торуның кирәге дә юк. Сергей. Дөрес анысы. Володя. Шундый итеп оештырырга, ул Бөтенроссия җәмәгатьчелеген уйландырырлык булсын. Сергей. Моны әзерләү өчен озак вакыт кирәк булачак. Володя. Булса соң? Иртәгә... Юк, бүген үк эшкә тотынабыз. Ризамы? Сергей. Бик шатланып. Володя. Син әле өеңә кайтасынмы? Сергей. Нигә? Володя. Полянский белән Золотаревны табарга иде. Сергей. Кайда очрашабыз? Володя. Берәр сәгатьтән, тарихчылар кабинетында. Син Женяга кер, ә мин Золотаревны табам. Сергей. Яхшы. Кесәсеннән акча чыгарып. Ә... Менә Мария Александровнага тапшыр. Минем зур рәхмәтемне әйт. Володя. Хәзергә үзеңдә калсын. Сергей. Нигә? Икмәклек кенә акча һәрвакыт эшләп таба алам мин. В о л од я. Баегач түләрсең, мә! (Акчаны Сергей кесәсенә сала.) Тоткарланма, бер сәгатьтән очрашырбыз. Сергей китә. Володя. Бер сәгатьтән! Бер сәгатьтән! Бер сәгатьтән! П s рдз. ТУГЫЗЫНЧЫ КАРТИНА Бибинур эби өе. Кич. Бер кулына кечкенә бала, икенче кулына китап тоткан Сергей арлы-бирле йөри. Сергей (китабын укуда дәвам итеп). «... Шуннан бизгәк тоткан чагындагы кебек хәл туа һәм ул дүрт атна буе дәвам итә». Зәйтүнә керә. Зәйтүнә. Абау ла, борыным өшеде! (Кулы белән уа.) Берни дә сизми. (Көзге алып карый.) Ой-й!.. 48 Сергей. «...Авыру башланган беренче атнада...» Зәйтүнә (чишенә-читенә). Әбкәй кайда? Сергей. ... бик нык башы авырта һәм... Зәйтүнә. Жалуньяны көтеп тоткарландым. С е р г е й. ... аппетиты кими башлый. Зәйтүнә. Тагын туксан өч тиен штраф басып калдылар. Сергей. ... тамагы кибә... Зәйтүнә (Закирханның юл капчыгын күреп).* Әй-й, Закирҗан бабай килгән ич... Дүртенче кат килә, бичара. Шундый суыкта. (Сергейга.) Бпр Хафизны. Кил үземә, матурым... (Ьаланы ала.) Сергей. ... Авыруның температурасы... Зәйтүнә (Хафизга). Доктор нинди тәкәбберләнгән... сөйләшергә дә теләми. Сергей. ... кырык градуска кадәр күтәрелә. (Зәйтүнәгә.) Аңлашыламы сиңа? Юк? Ә Хафиз бик яхшы аңлый һәм рәхәтләнеп тыңлый. (Укуын дәвам итә.) Зәйтүнә баланы алып чыга. Пауза. Юл киемендә, кулына саквояж тоткан Таня керә. Ул бик борчулы, ләкин башкаларга сиздермәскә тырыша. Таня. Комачауламадыммы? Сергей (укуын дәвам итеп). Чишен, Таня, чәй эчәрбез. Таня. Саубуллашырга килдем. Төнлә китәм. Монда барлык эшләремне тәмамладым, исәп-хисапны өздем диярлек. Андрейга сәламемне тапшыр. Булыш аңа, Сережа. Ташлама. Яратам аны, кызганам... ләкин барыбер монда кала алмыйм. Сергей (китабын бер читкә куеп). Кая китәсең? Таня. Иптәшләребез җәзалап үтерелгән җиргә. Палачлар тантана итә торган шәһәргә. Анда әле кыю йөрәкле кешеләр калгандыр... Ышанам, мин эзләп табармын аларны. Сергей. Акылсызлык бу, Таня. Таня. Булсын. Секундка гына булса да яшен чаткысыдай атылып китү һич мәгънәсезгә шуышып, өстерәлеп йөрүдән мең кат артык! (Саквояжыннан китап чыгарып, арасыннан бер кәгазь ала да Сергейга бирә.) Мә! Сергей. Нәрсә ул? Таня. Васядан истәлек булып бары шул хат кына калды. Сергей (укый). «... Иртәгә беренче март. Тиранның язмышы хәл ителәчәк... Бәлки безнең бу чыгышыбыз дар агачы белән тәмамланыр. Мин моны беләм, шулай ук иптәшләрем — Ульянов, Андреюшкин да яхшы белә... Ләкин без башка юл күрмибез. Үлемгә барган чагыбызда без Россия халыкларының кайчан да бер азатлык яулап алуларына ышанабыз. Кадерлем Танюша, без инде бәлки күрешә дә алмабыз. Хуш, бәхил бул! Андрюшага кайнар сәлам тапшыр. Василий Осипзнов. 28 февраль 1887 ел». Таня (китапны күкрәгенә кысып). Ә монысы миндә кала... Ишек шакыйлар. Сергей чыга. Миндә кала... һәм ул үз эшен эшләргә тиеш... Юк, исәптә ялгышмам... О... мәрхәмәтсез булачакмын мин! Барлык җәберләнгән, кимсетелгәннәр өчен аяусыз үч алачакмын! Сергей белән Андрей керә. Анык сакал-мыеклары җиткән, өстендә искеяальто, фуражкасы яньчелеп беткән. Бите, колаклары шарф белән уралган. Андрей. Мин бары тик җылынып кына чыгам. Сергей. Күрәсеңме миндә кем?.. Андрей (Таняны күреп). Таня? Син?! Мин өйгә кайткан идем, сине китте диделәр. Т а н я (Андрейга ташланып). Андрюша!.. Юшка! Чыгардылармы? Андрей. Күрәсең ич. (Үбә.) Кичер мине, Таня. Сергей. Чишен. Андре й. Хэзер китам мин. Сергей. Уйлама да. Чәй эчәбез, аннан кырынырсың, үзеңә кеше кыяфәте керер. Андрей. Үзеңне рәткә кертү өчен шулар житә дип уйлыйсыңмы? Ә кешенен йөрәге? Җаны? Алар өчен дә шул җитәме? Шулай гына булса, яшәсен чәй! Сергей. Нигә шундый пессимизм, Андрей? Андрей. Әгәр барыр юлыңда тоташ томан, караңгылык булса? Сергей. Шунда кереп адаштыңмы син? Андре й. Мине тик яшәүгә сәләтсез, киләчәккә өметем булмаганга күрә генә төрмәдән чыгардылар. Өмет чаткысы булганнар юлына бүрәнә булып аркылы ятсын өчен. Әйе, әйе, Танюша, төрмә сакчылары бер нәрсәне дә тикмәгә эшләми. Аларга бөтен чаткыны сүндереп бетерергә кирәк. Йөрәгендә әз генә чаткы нуры булган кешене төрмәгә ябарга кирәк. Миңа калса, алар мине ниндидер бер мәкерле максат белән азат итте. С е р г е й. Син борчылма, Андрюша, очына чыгарбыз без аның. В о л о д я керә. Володя. Мөмкинме. (Таняны күреп.) Синдә кунак бар икән ич. Исәнмесез, Татьяна Дмитриевна! (Андрейны күреп.) Берәү генә дә түгел икән әле. Андрей. Исәнмесез. Володя (кул биреп). Сәламәтлегегез ничек? А и д р е й. Миңа аның кирәге юк инде хәзер. Володя. Юкка алай дисез. Сәламәтлек һәркемгә, һәркайчан да кирәк ул. Андрей. Әгәр алдыңда төпсез упкын булса? Володя. Бернинди упкын да юк. Мондый шомлы уйны сезнең күңелгә бары төрмәчеләр салган. Сергей (Андрейга). Чәй эчәсеңме? Андрей. Хәзер китәм. Сергей. Беркая да китмисең, Андрей. Соңгы тапкыр әйтәм: чәй эчәсеңме?- Андре й. Юк... Сергей. Алайса ят, ял ит. Барысы да ачык булсын өчен шуны әйтәм: университеттан мине сөрделәр. Хәзер шәһәр больницасында эшлим. Санитар булып. Төнлә дежурствода булам. Кровать буш. Бибинур әби каршы килмәячәк. Аңлашылдымы? Сорауларың юкмы? Володя, пальтосын салдырыш. (Таняга.) Я, фикереңнән кире кайтмадыңмы? Т а н я (Андрейга озак итеп карап торганнан соң, әкрен). Нинди хәлгә төшергәннәр аны. Сергей. Сиңа беркая да китәргә кирәкми, Таня. Т а н я. Юк, китәм. Хуш, Сережа. Бәлки инде күрешмәбез дә. (Кочаклый.) Сергей. Нигә шундый күңелсез сүзләр? Таня. Андрюшенька! Ачуланма. Мин китәм. Кая икәнен сорама. Шулай кирәк. Хат язармын. Үп мине. Андрей сүзсез генә Таняны үбә. Хуш, Сережа, минем әйткән сүзләремне онытма. (Володяга.) Гаепләп искә алмагыз. (Китә.) Пауза. Володя. Ни булган аңа? <• ..С. Ә." .4 5. 49 50 Сергей (Андрейга). Ят менә шунда әйбәтләп. Менә шулай... Безгә игътибар итмә. (Володяга.) Син, әлбәттә, эш белән килгәнсеңдер? Володя. Әйе. (Әкрен.) Листовка һәм петициянең текстын укып тикшерү өчен синдә җыелырга мөмкин булыр бит? Икенче мәсьәлә: сакка кемне куярга? Каравылда торучы күзгә ташланмасын өчен, шушы тирәдән бәлки берәр ышанычлы кеше табарга мөмкиндер? Сергей (уйлап торып). Җыелырга мөмкин дип уйлыйм. Әби каршы килмәс. Ә сакка Хәйдәрне куярга була, Егорыч белән дә сөйләшермен. Зәйтүнә! Зәйтүнә (кереп). Нәрсә? Исәнме, Володя. Володя. Исәнмесез, Зәйтүнә. Сергей. Егорычны чакырып килмәссең микән? Зәйтүнә. Хәзер кереп чыгам. (Пальтосын кия-кия чыгып китә.) Володя. Ничек уйлыйсың, Сергей, сходкага сәяси төс бирә алырбызмы? С е р г е й. Монысын инде сходка үзе күрсәтер. Володя. Ә, юк. Ни буласын алдан күрергә кирәк. С ерт ей. Сиңа бер кызыклы сер әйтимме? Озакламый Казанда марксистик түгәрәк оештырыла. Менә аның планы һәм платформасы. Володя. Кая әле... (Укый.) Шәп! Искиткеч!.. Ә менә бу урынын мнн икенче төрлерәк итеп язар идем. (Карандаш ала.) Сергей. Тукта, тукта, нишлисең? Володя. Гафу ит, артык мавыгып киткәнмен. (Укуын дәвам итеп.) Менә бу зур эш ичмасам. Җитди эш! Сергей. Ә безнең сходка? Володя. Күп дигәндә Потаповның университетта булу-булмау мәсьәләсен хәл итәчәк. Ә дөресрәге, әйбәтләп кенә үкчәбезне ялтыраттырырлар. Сергей. Ул чакта оештырырга да кирәкми. Володя. Юк, кирәк. Ул оешканлыкның нинди зур көчкә ия булганын күрсәтергә, шуның белән бергә кешеләрдә үз-үзләренә ышану, көрәшергә мөмкин икәнлегенә ышану тудырырга тиеш. Ә бу менә бөтен кешелек язмышын хәл итәчәк. Сергей. Хәтта? Володя. Марксны укыганың бармы? Сергей. Дөресен генә әйткәндә — юк. Володя. Мин дә әле күптән түгел .генә укый башладым. Ләкин миңа хәзер үк инде ачык, безне дулкынландыра торган барлык мәсьәләләргә бары тик ул гына дөрес җавап бирә. Ә түгәрәкнең җитәкчесе кем? Сергей. Гимназист Федосеев. Бик акыллы һәм белемле егет диләр үзен. Володя. Без аның белән әлбәттә очрашырга тиеш. Зәйтүнә керә. Зәйтүнә. Егорыч өйдә юк. Иртән керсен дип әйтеп чыктым. Сергей. Рәхмәт, Зәйтүнә. (Володяга.) Син өеңәме? Әйдә озатам. Надя Чистайдан кайткан, мине очрашырга чакыра. ■Володя. Киттек, Ромео! (Китәләр.) Хәйдәр керә. Хәйдәр. Әби өйдәме? Зәйтүнә. Сиңа әби кирәкме? Хәйдәр. Улы.м кирәк. Зәйтүнә. Ә-ә, Хафиз кирәкмени? Аның вакыты юк, эше бар Хәйдәр. Эше? Нишли соң ул? Зәйтүнә. Бер мәсьәлә чишеп утыра. Бик авырны... Хәйдәр. Нинди мәсьәлә икән ул? 4* 51 Зәйтүнә. Өенә кайтыргамы, әллә кайтмыйча биредә, әбисе белән генә калыргамы икән, ди. Бөтенләйгә! Хәйдәр. Әбисе белән? Зәйтүнә. Минем белән дә, билгеле. Хәйдәр. Өстеңә шундый авыр йөк алырга син риза буласыңмы соң инде. Зәйтүнә. Әгәр аны мин үз улым кебек яратам икән — нигә риза булмаска ди. Мин синең үзеңне дә яратам бит, Хәйдәр. Хәйдәр. Көлмә миннән, Зәйтүнә. Зәйтүнә. Мин дөресен әйттем сиңа. Хәйдәр. Ышанмыйм. Минем дүрт балам бар. Зәйтүнә. Беләм. Хәйдәр. Яшем дә инде утыздан ашып китте. Зәйтүнә. Беләм. Хәйдәр. Сиңа минем белән яшәү күңелсез булачак. Гармун уйный белмим. Бии белмим. Хәтта көләргә дә оныттым хәзер. Зәйтүнә. Беләм. Хәйдәр. Мин кеше таладым. Зәйтүнә. Беләм. Хәйдәр. Күз нурым, шатлыгым син минем. (Кочаклый.) Парда. I УНЫНЧЫ КАРТИНА Державин бакчасының бер почмагы. Кич. Баганаларда тонык һәм монсу гына булып керосин лампалары яна. Афишалар ябыштыру өчен эшләнгән махсус баганада «Жидовка» дигән анонс. Музыка ишетелә. «Дворяннар собраннесе» йортында бал-маскарад бара. Сергей керә. Тирә-якка каранып тора да екзмьяга килеп утыра. Тагын торып нерп башлый. Н а д я керә. Н а д я. Күрешү урынын шушында билгеләгәнем өчен гафу ит, Сергей. Сергей. Нишлисең соң? Очрашып сөйләшү өчен бүтән урын да юк безгә. Надя. Әлбәттә, мин бит инде өйләнмәгән егет өенә бер ялгызым бара алмыйм ла! Сергей. Гафу ит. Әдәп саклауның шундый нечкәлекләре барлыгын һаман онытам мин. Н а д я. Чәнечмә, бүген барыбер миңа үтми ул. Сергей. Туегыз кайчан була? Надя. Минем туй бары синнән генә тора. Сергей. Кызык. Надя. Университетта укулар ничек бара? Сергей. Белмим. Университеттан чыгардылар мине. Надя. Сәбәбе нәрсә? Сергей. Укыган өчен үз вакытында акча түли алмадым. Надя. Дөрес түгел! Ышанычсыз кеше дип куганнар сине. Мин ничә рәт кисәттем бит, юк, тыңламадың, һаман шул әллә нинди шикле типлар белән аралашып йөрдең... Сергей. Надя! Үтенәм синнән... Минем дусларыма карата теләсә нинди фикердә була аласың, ләкин... ләкин аларны хурлыйсы булма! Надя (күз яшенә тыгылып). Кх, шулаймыни?! Типлар, типлар, типлар... Чирканам, күрә алмыйм мин аларны! Шундый әйбәт иде бит һәм менә мә, рәхим ит, бары да челпәрәмә килде. Ә мин синнән башка яши алмыйм. Беләсеңме, ничек газапландым мин Чистайда? Сергей. Наденькам, кадерлем... Надя. Син нишлисең соң хәзер? 52 Сергей. Больницада хезмәт итәм. Надя. Кем булып? Сергей. Санитар. Н адя. Санитар? Сергей. Әйе. Н а д я. Син бәлки мине санитарга чыгар дип уйлый торгансыңдыр? Сергей. Гомер буена санитар булмам. Н адя. Син теге дә бу дип йөргән арада, әтн-әниләр мине кияүгә биреп куяр әле менә... Әйе, әйе. Күр дә тор. Сергей. Ничек инде ул?.. Н а д я. Ничек булсын — бик гади, кызыбыз Надежданы фәлән фә- ләновка ярәшү мәжлесе була, шунда рәхим итегез, дип дус-ишләренә чакыру билеты жибәрерләр дә шуның белән эш тә тәмам. Миңа нишләргә кала? Шул хурлыкка риза булыргамы? Сергей. Надюша?!. Надя. Сережа бәгырем, кадерлем, алтыным, яратам сине мин, яратам, дөньядагы бар нәрсәгә караганда да күбрәк яратам... Менә нәрсә: тик, зинһар, игътибар белән тыңла мине, каршы сүз әйтмә. Мин бик күп уйландым. Барысын да әле төзәтергә мөмкин һәм без дөньяда иң бәхетле кешеләр булачакбыз. Мин акча бирәм. Әти барысын да жайлар. Сине университетка кире алачаклар. Биредә укырга теләмә- сәң, Петербургка кит, Мәскәүгә, теләсәң нинди шәһәргә. Тик миңа син иптәшләреннән аерылачагың турында сүз генә бир. Оныт, очрашма алар белән. Бу соң авырмыни сиңа? Яратам сине, Сергей, яратам, яратам. (Сергейга сыена). Сергей. Үзеңнең нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син? Н а д я. Казаннан китәбез һәм барысы да онытылыр. Университет тәмамларсың, доктор булырсың, һәм өйдә... Сергей. Менә дигән кабул итү бүлмәсе, хәтфә диван, креслолар, көмеш люстра, ә ишек янында укалы камзул кигән швейцар. Искиткеч бай, матур тормыш... Надя. Риза түгел, димәк? Ярый, ихтыярың. Үгетләп торасым юк. Сергей. Надя, аңла, яратам мин сине! Надя. Кичер мине һәм... гаепләмә. (Салкын иреннәре белән Сергейның, яңагыннан үбә дә кызу гына китеп, бара.) Сергей. Монда да бозылды эшләр. Эх, шайтан алгыры!.. Городовой керә. Г ородовой (Надя киткән якка карап торып). Сөйкемле туташ! Адвокат Добрынин кызы түгелдер бит? Шуңа охшаганраксыман. Сергей. Түгел. Г ородовой. Шәһәрдә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Әтисен әй- тәм. Шулай түгелме. С е р г е й. Вакыт күпме икән, әйтә алмассызмы? Городовой. Ун тула. Кичке ашка кайтып өлгерим дисезме? Сергей. Больницага, дежурствога барам. (Китә.) Г ородовой (Сергей артыннан карап калып). Яшергән була. Беләбез без мондый хәлләрне. (Китә.) Пауза. Төрле кешеләр үтеп-үтеп китә. «Кара урман» көенә җырлап әкрен гепә Закирҗан керә. Ул бераз кәефле. Закирҗан: Карада гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә. Заманалар авыр, михнәтләр күп: Дус-иш кирәк гомер итәргә... Кара урманнан чыккан чакта Атым китте су буйлап, Эх... саргаям мин сине уйлап... •53 Бөтен җирдә караңгы. Кая барырга хәзер! (Күтәрелеп фонарьга карый.) Нигә болай начар янасың, ә? Шулай кирәк дисең? Ә юк, фонарь дус, юкны сөйләмә! Кирәкми алай... һәй! Нишләргә инде хәзер? Ярты ел йөрдем иза чигеп, барысына да баш идем. Губернаторның сакчысына идем, городовойга идем, барына, барына да, хәтта бит урам себерүчеләргә дә идем башымны. Вәгъдә итеп йөрттеләр-йөрттеләр дә бүген инде менә җилкәләп чыгардылар. Бар, имеш, бар, ди, сәләмә мужик, ди, такыр баш татар, ди. Кая барыйм, ди мин? Чучка танау! Баш иеп тагы килер дип уйлыйсыңдыр әле. Юк инде, килмәм. Җитте! Кажунный арка юк миндә. Сәләмә булсам да — кеше мин! Авыл җибәрде мине монда. Мир җибәрде! Син мине мыскыл итәргә не смеешь право! Вәт так! (Музыка тавышына игътибар итеп.) Син әйдә әнә бии бир. Котырын. Ә мин йокларга киттем, ночлежкага... Әйе, ночлежкага! Бибинур карчыкны да, Сергейны да бимазаласым килми патамушто! Иртәгә, алла бирсә, авылга! Кайтам да мирга баш иям: бирмиләр, сәләмә мужик дип дөмпәчләп кенә чыгаралар безне дим. Городовой керә. Городовой. Әй, мужик, нишлисең монда? Закирҗан (городовойны күргәч, баш ияргә тели дә кире уйлап, башын артка чөя һәм горур гына). Менә торам. Фонарьны карыйм. Городовой. Нәрсә булган аңа? (Карый.) Закирҗан. Начар яна. Тирә-як бөтенләй караңгы. Городовой. Анда эшең булмасын, синең өчен янмый ул. Закирҗан. Ә мин менә, янсын дим. Городовой. Нәрсә, нәрсә? Закирҗан. Миңа да якты булсын, дим. Пәрдә. УНБЕРЕНЧЕ КАРТИНА Володя бүлмәсе. Володя китәргә әзерләнә. Мария Александровна керә. Ульянова. Син китәргә җыенасың ахры, Володя? Володя. Юк, юк, әни, әйдә кер, миңа әле соңрак та мөмкин. Ульянова. Безгә сөйләшергә кирәк иде, Володя. Володя. Нәрсә турында, әни? Ульянова. Сине борчырга да теләмәгән идем, ләкин сөйләшсәк, мөгаен, яхшырак булыр... Үткән атнаны үз янына мине Кремлев чакырткан иде. Володя. Шулайдыр дип уйлаган идем. Ульянова. Ах, менә ничек? Алайса син университет тәртипләрен бозганыңны белдең, ә барыбер шуны эшләдең? Моны ничек аңларга? Володя. Нәрсә әйтте ул? Ульянова. Син ниндидер рөхсәт ителмәгән бер оешмада катнашасың икән... Володя. Сембер якташлар оешмасында. Ульянова. Димәк, аның сүзе дөрес? Володя. Дөрес. Ләкин аңламыйм, ни өчен без — якташлар, бергә җыйналып сөйләшә алмыйбыз, бер-беребезгә ярдәм күрсәтә алмыйбыз? Моның нәрсәсе начар соң? Ульянова. Белмим, ләкин ул миңа Саша язмышын исегездән чыгармагыз, диде. Володя. Дабахәт! Ульянова. Володюшка, улым!.. Бик үтенер идем синнән... 54 Володя. Ни турында, они? Ульянова. Син... әйе, әйе... Син үзеңнең бөтен игътибарыңны, бөтен көчеңне университетта укуга бирсәң иде һәм... Володя, Башка бернинди эш белән дә шөгыльләнмәскәме. Ульянова. Әйе. Рөхсәт ителмәгән эшләр 'белән... Володюшка! Син бит устав таләп иткәннәрнең барын да үтәрмен дип сүз бирдең. Володя. Көчем җиткән кадәр... Ульянова, һәм миңа да әйттең, барлык яшерен оешмалардан читтә булачакмын, дидең. Володя. Ләкин мнн, андагы тәртипкә каршы бер генә сүз әйткән өчен, кешелек хокукының иң гади таләпләрен яклап сөйләгәннәре өчең, иптәшләремне урамга чыгарып ташлыйлар икән, дәшми кала алмыйм. Юк, кул кушырып кына утыра алмыйм мин! Ульянова. Ул чагында синең үз башыңа да шундый хәл киләчәк. Володя. Бик мөмкин. Пауза. Ульянова. Син минем ярдәмчем булырсың, энеңне, сеңелләреңне тәрбияләп үстерешергә булышырсың дип ышанган идем... хәзер инде күрәм... Володя. Әни!.. Ульянова. Сез нинди дә булса начарлык эшләрсез дип уйламыйм мин, нәрсәгә омтылганыгызны да аклыйм. Ләкин син югары белем баскычына күтәрелә алмасаң; үз хыялларыңа ирешә алмаячаксың. Якынрак максатны күздә тотып, тормыштагы төп максатны ычкындыруыңнан куркам мнн. Володя. Алар икесе дә бер, әни. Ульянова. Кешеләргә файда китерү, ярдәм итү бары тик рөхсәт ителмәгән юллар белән генә мөмкин дип уйлыйсыңмы әллә? Уйлап кара әле үзен: әтиең, укытучы буларак, аннан инде халык мәктәпләре инспекторы буларак, кешеләргә аз яхшылык эшләдеме әллә? Володя. Әтине мин нык тәкъдир итәм, әни, аның зур эшләре алдында баш иям, ләкин... университетта хәзер шундый хәл, мин берни дә эшләми тыныч кына кала алмыйм! Ульянова. Димәк, син... Володя. Иптәшләремә университетка барам дип сүз бирдем... Вәгъдәмдә торырга тиешмен. Ульянова. Нәрсә турында сөйләшәчәксез? Володя. Университеттан куылган студентлар һәм аларның язмышы турында, укыган өчен түләргә дип үзең үк Сережага акча бирдең ич... Ульянова. Мин ышанам сиңа. Тик шулай да 6vreH беркая бармыйча өйдә калсаң, шат булыр идем. Володя. Юк, әни, булмый. Мин барырга тиеш. Ульянова. Минем бүтән сүзем юк, сиңа Володя. (Пауза.) Володя. Әни, мин китәм. Син рөхсәт итәсеңдер бит? Әни! Мария Александровна дәшми. Әни!.. Мин китәм, әни! Мария Александровка һаман дәшми, тын утыра. Володя нишләргә белмичә тора дз әкрен генә чыгып китә. Пауза. Ульянова. Китте! Беренче тапкыр миннән рөхсәтсез китте. Пэрда. 55 ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ УНИКЕНЧЕ КАРТИНА Ульяновлар фатирында зал. Кич. Володя (нык борчылып, тетрәнеп калган Оляга). Оленька, житте, үзеңне кулга ал. Әнигә бер сүз дә әйтмә! Оля. Моны яшереп калып буламыни соң? Володя. Ике генә көн булса да белмәскә тиеш ул. О л я. Күңелсез хәбәрләрең әллә тагын да бармы? Володя (өстәл тартмасыннан бер кәгазь алып). Мә, укы. Оля (укый). Казан император университеты ректорына. Юридик факультет студенты Владимир Ильич Ульяновтан гариза. Университет тормышының хәзерге шартларында укуымны дәвам итү мөмкин түгел дип санап, сез галижәнапләрдән мине Казан император университеты студентлары исемлегеннән сызып ташлау турында әмер бирүегезне түбәнчелек белән үтенәм. Владимир Ул ья н о в. Оля. Володя?! Аңламыйм мин сине... Бу бит... Володя. Берсекөнгә йөз илледән артык студент нәкъ шушындый ук гариза бирәчәк. Ол я. Ул чак сезнең барыгызны да забастовкачы дип куып чыгарачаклар. Володя. Ах, шулай булсачы! Ләкин алар бармас аңа. Забастовкачы дип атау — Бөтенроссия җәмәгатьчелеге алдында безнең протестның оешкан характерда үткәрелүен раслау булыр иде. Без нәкъ шуңа ирешергә телибез дә. Юк, Оленька, алар үз йортларында янгын дөрләтергә теләмәячәкләр, ничек булса да сүндерергә, мөмкин кадәр халыкка сиздермәскә тырышачаклар. О л я. Ә иң соңгы минутта гына студентларның күбесе куркып калса, гаризаларын бирмәсә? Володя. Тормышта төрле хәл булуы мөмкин, ләкин кешеләргә ышанмый яшәү — яшәү түгел ул, Оленька. Мин ышанам, куркаклар булмас! Оля. Забастовкадан соң сезне бернинди университетка да алмаячаклар. Беркайчан да! Беләсеңме шуны? Володя. Беләм. Оля. Әнигә нәрсә булырын беләсеңме? Уйладыңмы шул турыда?.. Нигә дәшмисең? Володя. Уйладым. Оля. Бу эшеңнән оине шул да туктатып кала алмыймы? Володя. Юк. Оля (тәмам югалып калын). Нинди мәрхәмәтсез син! Володя. Мин мәрхәмәтсез түгел, тормыш мәрхәмәтсез... Әгәр ■әнидән миңа нишләргә икән?—дип сорасам, ул үзе дә нәкъ шул киңәшне бирер иде. Мария Александровна керә. Володя кәгазьне яшерә. Ләкин моны Мария Александровна сизеп кала. Оля. Әни!.. Ульянова. Кокушкинодан тетя Люба кайткан, (Оляга ноталар •биреп) менә сиңа да ноталар китергән. Оля. Рәхмәт. Ульянова. Сиңа ни булды? Күзләрең чыланган. Оля. Юк... берни дә юк. (Китә.) Ульянова. Ни булган аңа?.. Күңелсез хәбәр бармы? Володя дәшми. 56 Күзләремә кара әле, Володя. Володя. Таня һәлак булган. Ульянова. Татьяна?!. Володя. Андрей килгән нде... У л ь я н о в а. Я, я? , ттг. л Володя. Питерга киткәнен әйткән идем бит... Шул. Арзамас шәһәрендә аны кулга алганнар. Жандармерия бүлегенә алып килгәч, зур шартлау булган... е .. Ульянова, һич мәгънәсезгә тагын бер корбан. Коточкыч хәл... Башка күңелсезлекләрең юктыр бит тагын? Володя. Нигә сорыйсын? Ульянова. Миңа шулайрак тоелган иде дә... Люба Анядан хат алып кайткан. Володя. Кая әле, нәрсәләр яза... Ульянова (хатны биреп). Кәефем юк, дип зарлана, ачык һәм яшерен күзәтчеләр минут та тынычлык бирмиләр, ди. Авылдан чыгарга рөхсәт итмиләр, һәр адымымны тикшереп торалар, хатларымны ачып укыйлар, ди. Володя (укый). «...Иң авыры — эшсезлек, кешеләр белән аралашмау, файдалы бер эш тә эшли алмавыма йөрәк әрни, кулларым салына...» Ульянова. Аның язган сүзләре турында җитдирәк уйлап каравыңны теләр идем мин, Володя. Володя. «...Безнең элекке Кокушкино шундый туйдырды, хәзер ул миңа чын мәгънәсендә каторга булып күренә». (Уйга чума.) Ульянова. Ә синең миннән нинди серең бар? Володя. Бертөрле дә. Тик сине вакытсыз борчымаска гына теләгән идем. (Гариза һәм петиция текстын бирә.) Бөтенесе шунда. Ульянова (укып чыгып). Боларның нәтиҗәсе нәрсә булырын уйладыңмы? Володя. Әлбәттә. Безнең демонстрация бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Әгәр студентлар баш күтәрә икән, димәк, чынлап та тормышның ярамаган яклары күп дигән сүз. Ульянова. Үзеңә нәрсә булыры турында уйладыңмы? Ольга (ишекне ачып Надяны кертә). Менә бирегә үтегез. Н а д я (керә. Ул нык дулкынланган, шуңа күрә сүзләрен ашыгып һәм буташтырып сөйли). Рөхсәтсез килеп кердем, хәер, аның әһәмияте юк... Володя. Наденька? Сез миңамы? Н а д я. Юк, түгел. Әниегез янына килдем. Ярый инде, үзегез монда булгач, бик яхшы, тәкрарлап торасы булмас. Ульянова. Исәнмесез. Тыңлыйм сезне. Н а дя. Бик яхшы. Сезнең кайчан да булса сөйгәнегез бармы? Юк, түгел, бардыр, әлбәттә, мин алан дияргә теләмәгән идем. Сез мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләсезме? Җавап бярмәсәгез дә була, чөнки минем өчен барыоер, мин сезнең турыда түгел, үзем турында сөйлим. Әгәр сөйгәнегез булган икән, белә торгансыздыр, мәхәббәт хакына кеше бөтен нәрсәне дә эшли ала. (Елый.) Ярдәм итегез миңа, ялварып сорыйм... Ульянова. Аңлатыбрак сөйләгез, нәрсә булдьр Н а д я. Миң сөям. Ульянова. Бик яхшы. Н а д я. Шашып сөям. У л ь я I! о в а Монысы бик үк шәп түгел. Надя. Сез беләсез ул егетне - Сергей Ладыгин. Аңардан башка яши алмыйм мин. Ә аны университеттан чыгарганнар... Әти ачулана. 57 Чөнки иремнең санитар булуын теләми... Ул хаклы, әлбәттә! Үзем дә теләмим. Ульянова. Ярый, яхшы, ә минем монда ни -катнашым бар? Н а д я. Сез улыгызның ниләр эшләп йөргәнен белмисез. Аны начар тәрбия итәсез. Әйе, әйе, әйе! Сезнең улыгыз — социалист. Сергейны бит аның өчең чыгардылар... Володя аны да шул юлга тарткан. (Володяга.) Сезгә бер дә килешми инде бу. Безнең тормышыбызны җимердегез дә үзегез куак астына постыгыз. Берни дә булмаган саф кеше булып, читтә торып калдыгыз, укыйсыз... Ә Сергей... Володя. Сез оятсыз рәвештә ялганлыйсыз!.. Ульянова (Володяга). Кызмыйча гына. Н а д я. Билгеле инде, минем сүзләремне юкка чыгарырга тырышасыз, сез хәйләкәр... Ульянова. Сезнең урыныгызда булсам, үземне алай тотмас идем. Н а д я. Әлбәттә, сез инде яшисен яшәгән, ә минем бәхетем җимерелә... Ульянова. Сез нәрсә телисез соң? Н а д я. Сережа белән Володя дус булып йөрмәсен. Әйе, әйе! Ул чагында аны яңадан университетка алачаклар. Монда булмаса. Мәскәүдә, я Петербургта. Әти урнаштыра аны. Володя. Моны сез, иң яхшысы, Сергейның үзенә әйтегез. Дусларны ул үзе сайлый. Н а д я. Әгәр аның сайлаган дуслары миңа ошамаса? Әгәр алар начар кешеләр булса? Володя. Алайса сез аны читлеккә ябыгыз да «тешләшә» дип язып куегыз. Янына берәү дә килмәс. Н а д я. Сез ул Сережаны читлеккә этәрәсез, ә мин моны теләмим. Ульянова. Тыныч кына тыңлый аласызмы сез? Н а д я. Рәхим итегез, сөйләгез, тик сез юкка гына азапланасыз... Ульянова. Шулай булса да тыңлагыз әле мине. Барыннан да элек — тыныч кына, башыгызга нинди бәла килгәнен тикшереп карагыз. Кем гаепле аңа һәм нишләргә кирәк икәнен уйлагыз. Бәла дигәнегез, бәлки, бәла дә түгелдер? Хәзер башыгыз шундый буталган, бер дистә акыл иясе дә очына чыга ала торган түгел. И а д я. Сережа да һәрвакыт шулай, ди. Ульянова. Миңа калса, бары да сез сөйләгәннәргә караганда, күп гади. Сергей белән үзара мөнәсәбәтләрегезне үзегез чишәрсез... Ул бик әйбәт егет. Н а д я. Чынлап та әйбәтме соң ул? Ульянова, һичшиксез. Ә инде Володяга килгәндә, аңа мин уйлап карарга киңәш бирәм, әгәр дуслыклары Сергейга зарар китерә икән, аны дәвам иттерергә кирәкме, әллә юкмы? Бу мәсьәләне алар ничек хәл итәр — анысын әйтә алмыйм, әлбәттә. Н а д я. Ни генә булса да шуны онытмагыз, әгәр Сергейны тынычлыкта калдырмасагыз, мин полициягә хәбәр итәчәкмен! Сау булыгыз... (Китә.) Володя. Чып-чын мещанка... Ульянова. Мин кызганам аны. Дәртле һәм тирән мәхәббәт аңарда, тик ул аның өчен ничек көрәшергә генә белми.. Володя. Миңа Сергей кызганыч. Ульянова. Беркайчан да ашыгып нәтпжә ясама. Үзенчә ул хаклы. Мәхәббәтенең ул куркыныч астында калуын сизгән дә пичек тә булса аны саклап калу чарасын эзли. Бу аңлашылмыймыни сиңа? (Пауза.) Аняның хатында да шундый әрнү... Нинди хәлгә китергәннәр мескенне. Укып чыктыңмы? Володя. Укыдым. 58 Ульянова. Әтиеңнең халыкка эшләгән яхшылыклары турында сөйләшүебезне исеңә төшер әле. Володя. Яхшылык эшләү өчен әз генә дә мөмкинлек оирмәгәннә- рен күрмисеңмени син, әнн, Аняны әнә иң гади шатлыктан, үзенең белемен башкаларга бирүдән, мәхрүм иттеләр, университетны тәмамлагач миңа да барыбер кешеләргә дөреслекне сөйләргә рөхсәт итмәячәкләр. Минем хәзер тик бер нәрсәгә иманым камил: иң яхшы эш тормыштагы бүгенге тәртипне үзгәртү. Әгәр сходка безне әз генә булса да шуңа якынлаштыра икән, мин бәхетле булачакмын, аңлыйсыңмы, әиң, бәхетле булачакмын. Ульянова. Синең дәлилләрең аңлашыла, улым, миңа, бик аңлашыла. (Пауза.) Әгәр үз эшеңнең хаклыгына, аның кешеләргә дә шатлык китерә алырлык яхшы булуына нык ышанасың икән, сиңа мин ком ача ул а м ы й м, Володя. Володя. Нинди әйбәт кеше син, әнием. Пәрдә. УНӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Бибинур әби өе. Кич, сәхнәдә Сергей белән Володя. Ишек янында өстенэ жылы киемнәр кигән Хәйдәр басып тора. Сергей (Хәйдәргә). Аңлашыламы? X ә й д ә р. Бары да аңлашыла. Сергей. Егорычка да шулай диярсең. Хәйдәр. Обязательне. С е р г е й. Кара аны, Хәйдәр, эш житдн, сак бул. Хәйдәр. Аңлыйм. Сергей. Бар. Хәйдәр китәргә жыена, шул вакыт, икенче бүлмәдән, өстенэ пальто кня-кня Зәйтүнә чыга. Хәйдәр. Ә син кая барасың? Зәйтүн ә. Синең белән чыгам. Хәйдәр. Өйдә генә утыр, тунарсың. Зәйтүн ә. Кара... өйдә мине утыртып калдырасы да, кем беләндер үзе подручкам йөрисе. (Артыннан кочаклап алып). Җибәрмим! Хәйдәр. Егасың! Зәйтүнә. Екса әллә. Сережа, миңа да аның белән чыгарга ■ярыймы? Сергей. Икәвегезгә, бәлки, уңайлырак та булыр. Зәйтүнә (Хәйдәргә). Ишеттеңме нәрсә, ди. Хәйдәр. Ярый алайса, киттек. Зәйтүнә. Тот куып. (Йөгереп китә. Хәйдәр аның артыннан чыга.) Пауза. Сергей. Ул килерме икән соң? Володя. Вәгъдә бирде бирүен. Сергей. Володя. көнендә, ягъни, кичә, әйтә бу: әгәр политик формулировкаларны бетер- мәсәгез, петициягә каршы чыгарга үземне ирекле саныйм ди. Сергей. Икенче төрле әйткәндә — сходкага каршы чыгуда үзен липКЛя е н^ттП тпгяЭП««мЛеШе табигатеңДӘге мондый кабахәтлекне ничек дип аңлатырга мөмкин. Ничек белдегез аны.Пауза. \зе әйтте. Петицияне тикшереп кабул иткәннең икенче 59 В 6 л од я. Куркаклык, шуның нәтиҗәсе буларак, гомуми эшкә хыянәт итү. Сергей. Әгәр ул донос ясап өлгергән булса? Володя. Сходканы өзә калса, бөтен студент алдында җавап бирәчәген анлаттык без аңа. Пауза. Володя. Нигәдер килмиләр... бу борчый мине. Кичә тентүләр ■башланды. Кайберәүләрне инде кулга да алганнар... Паузз. Сергей. Ничек сизмәдек без ул кабахәтне? Володя. Кеше табигатенең серләренә төшенү җиңел эш түгел. Кешеләр йөрәге артык чуар ул. Пауза. Сергей. Володя, чынлап та Надя шулай дидеме? Володя. Күзен дә йоммый: әгәр Сергейны тынычлыкта калдыр- масагыз, полициягә барып әйтәм, ди. Сергей. Шайтан белә, нәрсә инде бу! Ой, холык та инде үзендә. Володя. Менә дигән! Әгәр шундый темпераментка дөрес юнәлеш бирсәң — таулар җимерә алачак ул. Сергей. Юк, чынлап та шулай диме? Володя. Нәкъ шулай, ди. Сергей. Менә юләр кыз. (Пауза.) Шулай да нигә килмиләр икән инде? Ә Закирҗанны җилкәләп чыгарганнар. Ярты ел буе алдап йөрттеләр бит мескенне. Пауза. Университетта һава шундый кызган, хәзер ул нәкъ давыл алдын- .дагысыман. Ветеринария институтында да шулай. Ох, иртәгә шундый давыл булачак... Володя. Давыл? Давыл алда әле, Сережа. Ул тик — самодержавиегә каршы бөтен халык күтәрелгәч кенә башланачак. Сергей. Бераз көтсәк, ул көн дә килер. Ышанам мин аңа. Володя. Тик көтәргә түгел, давылга табан алга барырга. Сергей. Миннән эш калмас. Мин әзер. Пауза. Володя. Андрейның хәле ничек? Сергей. Бераз аңга килә башлады. Хезмәткә керде. Володя. Кайда эшли? Сергей. Язмышның көлүе диярсең — Кекиннарда колбаса каклый. Володя. Әйбәт бу. Үзе дә бераз какланса—усалрак булыр. Иртәгә ул университетка киләчәкме? Сергей. Мин әйттем аңа. Пауза. Зәйтүнә (ишекне ачып). Кунакларны каршы алыгыз! Полянский, Соловьев һам Золотарев керә. Сергей. Көчкә! Володя. Без инде борчыла да башлаган идек. Соловьев. Хәерле кич. Ф-ф-ф! Салкын да соң. (Бүлмәгә күз йөр- алып.) Нигә монда, җәһәннәм чокырына килергә иде инде. Үзара килешмәгән урыннарны шунда, Нижне-Федоровский урамында гына да сөйләшеп була иде. €0 Золотарев. Лида бүген тентү булды, Федор Федорович. Соловьев. Менә күрдегезме? (Пауза.) Бәлки фикер алышуларны башларбыз. Володя Мәгънәсе булырмы сок? Петициянең дә, листовканың да тексты бертавыштан кабул ителде. Мәскәу вәкилләре дә аны яхшы дип тапты, гомуми фикерне ветеринарлар да яклады һәм сез дә, Федор Федорович, безгә кушылып тавыш бирдегез. Соловьев. Туктагыз әле, әфәнделәр, мин аңламыйм сезне. Уд чагында ни өчен җыелдык без монда? Володя. Безгә бүтән нәрсәне тикшерергә кирәк. Ни өчен сез башкаларга кушылып тавыш бирдегез дә, икенче көнне, әгәр формулироэ- каны үзгәртмәсәгез, петициягә каршы чыгарга үземне ирекле саныйм, дидегез? Соловьев. Кайбер урыннары белән әле дә килешмим. Володя. Беләбез, иң принципиаль һәм хәлиткеч урыннары белән.. Соловьев. Сез мине көчләп ышандырмакчы буласызмы? Азапланмагыз, барып чыкмас ул. Мин күпчелеккә буйсынып тавыш бирдем, бирүен, ләкин... Пол янскнй. Димәк, сез үз фикерегезгә каршы тавыш бирдегез? Золотарев. Безнең үз таләпләребезне хөкүмәт алдына куюыбыздан курыктыгыз сез һәм... Соловьев. Шуны белегез, мин беркайчан да бернидән дә курык- мыи'.м. Ә сезнең эшегез ут белән уйнау ул. Аның ни белән бетәчәген уйладыгызмы соң? Шуны әйтегез миңа: Казан университеты студентлары шәхси тормышының бөтен халык тормышыңа ни мөнәсәбәте бар. һичнинди! Алар икесе бөтенләй ике нәрсә. Ә сез моны петициягә язасыз, аңа сәяси төс бирәсез, шуның белән үзүзегезне һәлак итәсез... Золотарев. Безне хәзер сезнең «үземне ирекле саныйм» дигән сүзегез кызыксындыра. Полянский. Шундый ирек белән файдаланып безнең сходка, оештыруыбыз турында теләсәгез кемгә хәбәр итәргә җыендыгызмы? Соловьев. Бу ни дигән сүз, әфәнделәр? Золотарев. Кемгә дә булса әле донос ясап өлгердегезме? Сергей. Дөресен әйтегез. Соловьев. Сез артык зәһәр шаярасыз. Володя. Шаяра торган эш түгел бу. Соловьев. Аңламыйм мин... сез... Володя. Җавап бирегез — хәбәр иттегезме? Соловьев. Туктагыз әле, миннән сорау алырга сезнең ни хакыгыз бар? Полянский. Сезнең каршыгызда студентларның намус суды,, вөждан суды. Володя. Иң хәлиткеч моментта каушап калып, безнең гомуми эшкә хыянәт итәргә җыенуыгыз өчен гаеплибез сезне. Поляиски и. Әйтегез: безнең планны кемгә булса да хәбәр итү ниятегез бар идеме? Соловьев. Мин... мин сезне үзегезгә иярүчеләрне һәлакәткә илтә торган юлга бастыгыз дип исәпли идем... Әле дә шулай уйлыйм, һич кирәксезгә никадәр корбан булачак. Полянский. Тагын да әйтер сүзегез бармы’ Соловьев. Мин барын да әйттем. Поляиски й. Уйлап карагыз. Пауза. Соловьев дәшми. Володя. Шундый хөкем карары тәкъдим нтәм: куркак җан һәм гомуми эшебезгә хыянәт итүче Федор Соловьевны барльш студент оешмаларыннан чыгарырга һәм бойкот игълан итәргә 5 61 Соловьев. Сезнең хакыгыз юк!.. Мин... мин сезне... Якобинецлар! (Йөгереп чыгып китә.) Золотарев белән Полянский аның артыннан ишеккә ташлана. Сергей. Тыныч булыгыз, дуслар. Бар да күздә тотылган. Пауза, ишек ачыла. Хәйдәр белән Егорыч Соловьевны алып керәләр. Егорыч. Менә тоттык узен, шикле кеше, көрткә бата-бата йөгерә, абынаабына... Хәйдәр. Дивана диярсең, шундый салкында, җитмәсә... бүрексез... Володя. Федор Федорович, сез тыңлап бетермәдегез. (Барсына ■да.) Тәмамлыйм. Сходкада катнашкан өчен гаепләү һәм җәза бирүдән саклап калу чарасы итеп, Федор Соловьевны бер тәүлек Бибинур әби ■өендә тотарга, сакчылар итеп шушы өйдә яшәүчеләрне куярга. Каршылар юкмы? Барысы да. Юк. Соловьев. Мин... мин... Володя. Хөкем карары катгый, яңадан карау турында сүз булу -мөмкин түгел! Пәрдә. УНДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Университет коридоры. Монда бүген зур җанлылык сизелә. Студентлар төрле якка үтеп торалар. Төркем- төркем җыйналып үзара сөйләшәләр лә таралып китәләр, тагын җыйналалар. Әле бер төркемнең, әле икенче төркемнең петиция текстын укыганы ишетелә. 2 иче студент. «...Сословиеләрне һәм уку йортларына керүне кыенлаштыра торган каршылыкларны бетерү... «...Якын киләчәктә булырга тиеш реформалар... Хез мәтче үтеп бара. Хезмәтче. Лекциягә керегез, әфәнделәр! Лекциягә керегез. (Китә.) 1 н ч е с т у д е н т. «...Университет тарафыннан студентларның шәхси тормышын күзәтү булмаска тиеш. «...Үзләренә кагылган мәсьәләләрне тикшерү өчен студентларга ■сходкага җыелу хокукы бирелсен!.. Профессор Миловидов үтә, студентлар сүзсез генә исәнләшәләр. 2 н ч е студент. «Стипендия һәм пособиеләрне бүләргә студентлар сайлап куйган кешеләргә хокук бирү...» «Студентларның ачык суды булырга тиеш!» 3 нче студент. «...Чыгарылган барлык иптәшләребез кире алынсын». Виноградов үтеп бара. Студентлар тынып калалар. Виноградов. Аудиторияләрегезгә керегез, әфәнделәр. Үтенәм: таралыгыз! Ана берәү дә игътибар итми. 4 нче студент. «Китапханәләр, уку заллары, үзара ярдәм кассалары, ашханәләр оештыру һәм аларны идарә итү эше рөхсәт ителсен». Кремлей керә. Крем лев (Виноградовка). Бу нихәл бу, Игнат Михайлович? Ни өчен студентлар лекциядә түгел? (Студентларга мөрәҗәгать итеп). Үте- ■ нәм, әфәнделәр... югыйсә... 62 Студентлар дәшми. К р е м л е в. Мин сезнең мондый үз сүзле булуыгызны теләмәс идем. Артына борыла, анда, сакал-мыекларын кырынып, пөхтә генә итеп студент киеме кигЭ|) Андрейны ц басып торганын күрә. Кузнецов әфәнде? Ип кирәк сезгә монда?.. Андрей. Студент билетымны кайтарып бирергә дип килдем. Сезнең укучыгыз булуны үземә хурлык саныйм! Алыгыз! [Билетын идәнгә ыргыта.) „ г Виноградов билетны алып Кремлевка окрә. К рем лев. Ялгышу кешене менә нинди хәлгә төшерә. (Ката.) Виноградов та Кремлев артыннан чыга. Полянский, Володя, Золотарей керәләр. Володя. Актовый залга, дуслар! Полянский. Сходкага!! Баскычтан күтәрелеп залга үтәләр. Аларга башка студентлар да иярә. Бушап калган коридор буйлап хезмәтче үтә. Хезмәтче. Лекциягә керегез, әфәнделәр, лекциягә! Парда. УНБИШЕНЧЕ КАРТИНА Кремлев кабинеты. Кремлев белән Пота п о в. Кремлев. Нинди чаралар күрдегез? Потапов. Бөтен аудиторияләрне һәм урамга чыга торган барлык ишекләрне ябып, бикләп алырга куштым. Махсус кешеләр сходкада, катнашучыларның исем-фамилияләреи язып алачак. Виноградов керә. Виноградов. Студентлар ишекне ватып, актовый залга керделәр... Потапов. Бу хәлне көтәргә бик мөмкин иде. Кремлев (Виноградовка). Барыгыз, тәртипкә чакырыгыз аларны! Барыгыз, зинһар!.. Виноградов китә. Потапов. Юкка көч һәм вакыт әрәм итү генә булачак. Кремлев. Ә сез нәрсә тәкъдим итәсез? Потапов. Полиция чакырырга! Кремлев. Университетта булган җәнҗалны халык белсен өченме? һич вакытта! Потапов. Шулай булса да миң полиция чакыртыр идем. Кремлев. Сорау алу, тикшерү, кулга алулар... фәннәр сараенда. Юк! Мөмкин түгел эш. Пота по в. Мәгариф министры, әгәр студентлар арасында чуалыш оула калса, йомшаклык күрсәтмәгез дип, попечительне кисәтеп куйган. Миловидов керә. Ул иык борчылган. М и л о в и д о в. Бездә... нәкъ менә шушы минутта, ниләр эшләнүе оилгелеме сезгә,- Бу бит коточкыч! Студентлар залга басып керде» революцион җыр җырлыйлар, листовка тараталао Кремлев. Листовка?! н Миловидов. Менә карагыз! (Бирә.) 65 Кремле в. Каян алдыгыз моны? Милонов. Баскыч янында ята. Алар аны бөтен университетка тараткан... Кремлев (укый). «Университетның яна уставы интектергеч авыр йөк булды. Ул сезне изге... «Alma mater» укучыларын шпион инспекторлар карамагына тапшырды... Потапов. Нәрсә?! Миловидов. Менә сезнең ’либераллыгыгыз җимеше. К р е м л е в (укый). «Ачык рәвештә протест белдерергә чакырабыз»... Миловидов. Николай Васильевич, хәзер үк чара күрергә кирәк. Володя белән Полянский керә. Полянский. Рөхсәт итегез. К р е м л е в. Ни өчен сез лекциядә түгел? Володя. Лекцияләр туктатылды, студентлар сходкага җыйналды. Без сезнең сходкага килеп... Крем лев. Сходка?! Сходка устав белән тыелган! Володя. Студентлар нәкъ шул уставны алыштыруны таләп итәләр дә. Миловидов. Сез акылдан язгансыз, әфәнделәр. Әйе, әйе! Үзегезнең кайда икәнегезне оныткансыз. Студентлар тәртипсезлек оештырырга түгел, ә укырга тиеш. К р е м л е в. Ни кирәк сезгә? Володя. Залга җыйналган студентлар исеменнән сезнең анда килүегезне һәм безнең сүзләрне тыңлавыгызны таләп итәбез. К р е м л е в. Тагын нәрсә? Володя. Хәзергә шул гына. К р е м л е в. Алайса менә нәрсә, вәкил әфәнделәр: сходканы мин танымыйм, таләпләрегезне үтәргә җыенмыйм. Сезне монда җибәргән иптәшләрегезгә әйтегез, әгәр үзләренә күңелсезлек килүен теләмәсәләр, хәзер үк аудиторияләргә таралсыннар. П о л я н с к и й. Сез килергә һәм безне тыңларга тиеш, ректор әфәнде! Миловидов. Коточкыч! К р е м л е в. Мин сезне бары тик тәртипкә чакырырга тиеш! Володя. Залга җыелган студентлар... К р е м л е в. Ишетәсем дә килми... Полянский. Мәгариф министры Деляновның уставы... К р е м л е в. Туктагыз!.. Тагын тәкрарлыйм: студентларга әйтегез, хәзер үк залдан чыгып китсеннәр, югыйсә, соңгы чараны күрергә мәҗбүр булачакмын. Володя. Анысы сезнең эш, ләкин без сезнең безне тыңлавыгызны таләп итәбез: югыйсә, хәлнең сез һич көтмәгән һәм теләмәгән юнәлеш, алуы мөмкин. Без урамга чыгачакбыз! Әйдәгез, Евгений Степанович! Полянский. Биш минут көтәбез. Володя һәм Полянский китә. Пауза. Миловидов. Акылга сыймаслык хәл! Арттан тавышлар ишетелә: — Потаповны! Кайда Потапов? — Ректорны сходкага! — Кремлев килсен!! Потапов. Өч минут вакыт калды. Кремлев. Мин алар янына барам, бәлки тыңларлар. Кузьма Савелич, сез дә миңа ярдәм итәрсез дип уйлыйм. 64 Миловидов. Әйдәгез, тырышып карыйк. Ләкин ул дәһриләрнең минем сүзләремә колак салуына ышанмыйм. Ишектә Виноградов күренә. Виноградов. Университетка ветеринария студентлары бәреп керде. Барысы да бергә урамга чыгабыз, диләр. Кремлев (Потаповка). Хәзер үк полиция чакырыгыз! Пәрдә УНАЛТЫНЧЫ КАРТИНА Университетның актлар залы. Ул студентлар белән тулган. Тынлык. Полянский (кулындагы газетаны күрсәтеп). Бүгенге газеталар барысы да Москва студентларының чуалышы турында яза. Хөкүмәт камчы һәм револьверлар ярдәмендә эш итә. Урамда атлы казаклар, университет ябылган, бөтен җирдә тентү, кулга алулар бара. Ике студент үтерелгән... Безне һаман «кешеләр бер-берсен яратырга тиеш» дип өйрәтәләр. Канчан да һәм кемнең дә булса безгә «кешегә мәхәббәт» ул халык турында, киләчәк буын турында кайгырту дип сөйләгәне бармы?—Юк1 Кемнең дә булса кешелек җәмгыятендәге яман шешләрне күрсәткәне, аны дәвалау чаралары турында сөйләгәне бармы? — Юк! «Адәм актыгы!» дип тиргәлеп, кимселетеп йөртелүчеләрнең ни өчен шундый хурлыкка төшкәнен, аларның хәлен яхшырту безнең изге бурычыбыз икәнен кемнең дә булса сөйләгәне бармы? — Юк!.. Безнең тәрбиячеләребез бары тик... Алексеев. Кремлев!!. Полянский тукталып кала, Кремлев керә дә әкрен генә атлап алга уза. Кремлев. Сез минем килүемне үтенгәнсез икән... Золотарев. Безне тыңлавыгызны сорыйбыз. Кремлев. Ни өчен? Сезнең нәрсә әйтәчәгегезне мин алдан ук белеп тора st. Сез студентларга сходка җыю, иптәшләр суды һәм үз китапханәләрен булдыру өчен хокук бирелүен телисез... Золотарев. Безнең петициядә башка нәрсәләр дә бар. Игътибар итегез: «Безне монда Россия тормышының һәм шул җөмләдән студентлар тормышының авыр хәлдә булуы җыйналырга мәҗбүр итте...» Кремле в. Анысын да ишеттем, ләкин мин сезнең наданлыгыгызга күз йомып калырга теләгән идем... Золотарев. Нәрсәдә күрәсез сез аны? Кремлев. Россия империясенең законнары буенча, һәр кеше үз тормышын ничек корырга икәнен сорап, гариза бирә ала. Ә башкалар өчен без бары тик алар үзләре вәкаләт бирсә генә сорый алабыз. Рус тормышының гомуми авырлыклары турында сөйләргә кем сезгә вәкаләт бирде? һичбер хакыгыз булмый торып халык исеменнән сөйләвегез законлылыкны бозу — икенче төрле әйткәндә, узурпация була түгелме? Володя. Сез безгә студентларның ни өчен университеттан чыгарылганын әйтмәссезме икән, ректор әфәнде. Кремлев (үзен акларга теләп). Бу инспекция күрсәтүләре буенча эшләнә. Володя. Сезгә, университет ректорына төп сәбәп билгеле түгел, димәк? Ни өчен? Чөнки, Потапов әфәнде үзенә бирелгән хокуктан урынсыз файдалана, законлылыкны боза, сезнеңчә әйтсәк узурпацияли. ’ } Кремлев (кискен). Ульянов әфәнде! Җәмгыятькә кагылган мәсьәләләрне чишү студентлар эше түгел. Фән йорты шулай ук сәяси дискуссия урыны да түгел. Мин урынсыз таләпләрегездә» ваз кичүегезне һәм таралуыгызны сорыйм. Алексеев. Теләкләребез үтәлми торып, без таралмаячакбыз. К р е м л е в. Беләсезме, сходканы оештыруда башлап йөрүче кешеләр кем? Бөтенләй чит кешеләр, университетның гомуми эше өчен түгел, ә үзләренең мәкерле максатларына ирешү өчен тырышып йөрүчеләр. Сезнең мондый чыгышларыгыз бары Россиядә чуалыш тудырырга омтылучы кешеләр өчен генә файдалы. Сезгә бераз уңайсызрак булып күренгән һәрбер нәрсә шулай үзгәртелергә тиешмени? Сез таләп иткәнгә карап университет уставы да үзгәртелергә тиешме? Әгәр университет тәртипләрендә студентлар риза булмаслык кайбер яклар бар икән, ләкин алар мондый чуалышлар ясарлык күп түгел, аларны башка юллар белән дә бетереп була. Безнең изге йортыбызны нәрсәгә әйләндердегез бит сез. Россиянең иң борынгы университетын!.. Хурлык! (Пауза.) Я «Alma mater»! Синең үз улларың нишләтә бит сине! Нинди хурлыкка, түбәнлеккә дучар итә. Коточкыч заман!.. Потапов керә. Потапов (каты итеп). Закон тарафыннан миңа бирелгән хокуктан файдаланып, хөкүмәт исеменнән әмер бирӘ1м: хәзер үк таралыгыз! Шау-шу. (Тагын да күтәренкерәк тавыш белән). Уставның сигезенче параграфы нигезендә, попечитель әфәнде миңа, полиция ярдәме белән, залны хәзер үк студентлардан бушатырга дигән боерык бирде. Студентлар арасында шау-шу, нәфрәтләнү. «Хурлык!» «Долой!» дигән тавышлар. Потапов (кычкырып). Туктагыз!! Әшәкеләр! Адәм актыклары!! Потапов янында басып торган бер студент Потаповныц яңагына суга. Потапов. Сез әле моның өчен җавап бирерсез! Тавышлар: — Аның өчен барыбыз да җавап бирәбез. — Яңагыңа мин суктым синең! — Мин суктым! — Андрей Кузнецов өчен! — Куып чыгарылганнарның барысы өчен дә! — Мәскәү студентларының каны өчен! — Сук тагын үзенә!. Студентлар Потапов өстенә килә. Потапов. Полиция!! Ишек ачыла, полицмейстер һам городовойлар керә. Пауза. Кемдер җыр башлый, башкалар аңа кушыла. Җыр —Ирек өчен көрәшкәйдә, Дуслар, батыр булыгыз! Ватан — анабыз алдында Саф булсын намусыгыз. Газап чигеп төрмәләрдә Үләргә туры килсә, Зурлап сезнең эшегезне Яшь буын алыр искә. 5. „С. Ә.1* № 5. 65 Полицмейстер. Хәзер үк залны бушатуыгызны сорыйм!.. Володя (Кремлевка). Без чыгарбыз, ләкин безнең юлыбызда инспекция дә, полиция дә булмасын! Кремл ев (полицмейстерга). Студентларга чыгарга мөмкинлек бирегез... берсен дә тоткарламагыз... Тимәгез!.. Полицмейстер (городовойларга). Үткәрегез! (Җыр тагын да көчлерәк яңгырый). Володя (аны студентлар чолгап алган). Күптән тугел генә без әле университетка тирән мәхәббәт һәм зур өметләр белән кергән идек. Биредә белем алырбыз, ул тормышыбызда ныклы таяныч булыр, Һәм без авыр газапка дучар ителгән Ватаныбыз бәхете өчен көрәшүчеләр булырбыз дип уйлаган идек. Ләкин биредә без кешеләрнең газаплы тормышларына гамьсез һәм тыныч булырга өйрәтә торган «фән бары тик фән өчен» дигән карашка очрадык. Университет безгә туган йорт «Alma mater» булып әверелмәде. Ана иркәләве урынына инспекциянең бездән көлүен, адым саен безне җәберләргә теләвен генә күрдек. Болар безнең ачуыбызны китерде, һәм без университеттагы бөтен ярамаган якларны ачык итеп әйтү өчен сходкага җыйналдык. Бу хакта без үзебезнең петициябездә һәм листовкабызда ачык итеп әйтәбез. (Кәгазь биреп). Менә рәхим итегез! (Кремлевка). Беләбез, сез аны укып карарга да теләмисез. (Пауза). Инде шулай безнең таләпләре- безнек үтәлүенә әз генә дә өмет юк икән, шуңа протест йөзеннән мин университетны ташлап чыгам! Менә минем гаризам һәм студент билетым, алыгыз! (Кафедра өстенә китереп куя.) Полянский. Мин дә кушылам моңа. Менә студент билетым һәм гаризам. Студентлар (бер-бер артлы килеп): — Мин дә! — Мин дә! — Мин дә! Тагып жыр күтәрелә. Полицмейстер (Володяга). Юкка бунт күтәрәсез, яшь егет, сезнең алдыгызда стена. Володя. Ләкин черек, төрттең исә аварга тора. Пәрдә