Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ТЕЛӘКЛӘР

 мартта Мәскәү шәһәрендә партия һәм Хөкүмәт җи- ^Ътәкчеләребез әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашты. Бу очрашу сәнгатьтә партиялелек мәсьәләсен тагын да тирәнәйтү һәм үстерүне тикшергән форум төсендә үтте. Партиябезнең сәнгатькә карата тоткан позициясен кабат миллионнар яклап чыкты. Шул миллионнар фикеренә мин дә чын күңелемнән кушылам. Без әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең партиянең яңа Программасында билгеләнгән юнәлештә үсүенә чиксез горурланабыз. Инде элек-электән үк әдипләр үзләренең кемгә хезмәт итүләрен, нинди идеяләр өчен көрәшүләрен ачык итеп билгеләгәннәр, һәм менә бүген дә безнең сәнгать эшлеклеләребез шул гүзәл традицияне дәвам иттереп, партия эшенә, халыкка армыйталмый хезмәт итәләр. Дөньяда килешмәүчән ике идеология — социалистик һәм буржуаз идеологияләр арасында каты көрәш барган чорда, язучы, художник, композитор коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында булырга һәм шул бөек тантана өчен, тормышыбызга чит һәм ят буржуаз күренешләрне фаш итү өчен бөтен көчен һәм талантын 7 биреп иҗат- итәргә тиеш, дип өйрәтә партиябез. Чөнки бүгенге совет кешесе кулына ни килеп эләксә, шуны укып ләззәтләнүче, нинди көй ишетсә, аны яратып, отып калучы, теләсә нинди рәсемгә карап шаккатучы, ягъни теләсә нәрсәне дә үзенә җан азыгы итеп алучы кеше түгел. Без язучылар, композиторлар һәм художниклардан көчле революцион пафослы, коммунизм 01(иңүе өчен көрәш рухы белән сугарылган, тормышны дөрес күрсәткән, халык аңлый торган uoifaT җимешләре көтәбез. Чын сәнгать әсәрләре һәрвакыт күңелдә көчле, изге хисләр уяталар, уйландыралар, зур эшләргә, җиңүләргә дәртләндерәләр. Алар белән танышкач, тагын да яхшырак эшлисе килә, тормышта, семьяда үзеңне матур тотасы килә. Мәсәлән, Г. Тукайның бик кечкенә, хәтта ике юллык шигырьләре дә гао/(әп зур тәрбияви көчкә ия. Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Сибгать Хәким һәм башка әдипләребезнең китапларын халкыбызның бик яратып укыганлыгы берәүгә дә сер түгел. Халкыбызның матур бер мәкален искә алып үтәсе килә. «Йөрәктән чыкмаган йөрәккә кермәс!»—ди ул. Димәк, укучының хисләренә һәм акылына тәэсир итүче көчле әсәрләр генә вакыт дигән гадел судья хөкеменнән курыкмаячаклар. Мин фәкать бер яучының, Габдрахман Әпсәләмовның, «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше» романнары хакында берике генә сүз әйтер идем. Бу китаплар миңа бик тә көчле тәэсир ясадылар. Аларның көче, минемчә, һәркемнең күңеленә ләззәт, шатлык, күтәренкелек бирерлек рәвештә яхшы язылган булуларында. Алар аңлашыла да, күңелгә дә хуш килә. Безнең талантлы азучыларыбыз бик күп. Аларның зур осталык белән язылган әсәрләре дә күп. Безнең Татарстан иҗат работниклары нык, сәламәт позициядә торалар һәм, Тукай, Такташ, Ибраһимов, Сәйдәшев, Муса Җәлил традицияләрен дәвам иттереп, иҗат эшчәнлекләрен Ленин сызган юлдан тайпылышсыз алып баралар. Партия һәм халык тәнкыйть иткән абстракционист лар, модернистлар, формалистлар, И. Эренбург мемуарларындагы кебек, тормышыбызны бозып, аерым тискәре якларын гына күпертеп күрсәтү фактларын минем татар әдәбиятында очратканым юк. Бу да мине чиксез куандыра. Ләкин йомшак эшләнгән, чилепешле әсәрләр күренми түгел, куренгәли. Аларга карата да халкыбыз үз фикерен вакытында ук бик ачык итеп әйтә. Начар әйберне — музыкамы, китапмы, киномы, рәсемме, пьесамы халык бик тиз сизә. Без социалистик җәмгыятьтә яшибез, шулай икән—үз эш~ чәнлегебездэ шул җәмгыять интересларын гәүдәләндерергә тиешбез. Ә менә Мәскәү шәһәренең кайбер художниклары һәм язучылары ялгыш юлга басканнар. Шуның өчен аларны партия һәм халык тәнкыйтьли. Безнең хезмәт кешеләребезгә ацлаешсыз «рәсемнәр»нең һәм төрле какофонияләрнең бер тиенгә дә кирәге юк. Бу төр «сәнгать» кеше аңын саташтырырга омтыла, капитализм җәмгыяте тудырган андый мәгънәсезлеккә безнең арабызда урын юк. Татарстан язучылары, художниклары һәм композиторлары, партиябезнең иҗат интеллигенциясе турында кайгыртучанлык күрсәтүенә э^авап итеп, коммунизм төзүче халкыбызга яңа, яхшы әсәрләр, матурматур көйләр, карап туя алмаслык рәсемнәр иҗат итә- чәкләренә без шикләнмибез.