Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЛИЛ ӘБЖӘЛИЛОВ

ушы елның 18 мартында Хәлил
Әбжәлилов вафат булды. Ул зур сәхнә
художнигы иде. Аның ижат гомере
Бөек Октябрь таңында башланды һәм
совет театр сәнгатенең аяз күгенә якты
йолдыз булып балкып чыкты. Юмарт
табигать тарафыннан мул итеп
бирелгән бай талантын зур хезмәт
белән үстерә-үстерә, ул югары
күтәрелде, халкыбызның күңеленә
җылылык, яктылык бөркеде.
Күпкырлы талант, призма аша ча-
гылган кояш спектры шикелле, төрле
төсмерләр биреп балкыды. Хәлил ага
кешелекнең югары сыйфатларын
үзендә туплаган берсеннән- берсе
гүзәл образлар ижат итте, шулар аша
замандашларыбызны тәрбияләде, ал
арны коммунизм төзү эшенә
рухландырды. Баеганда да ул,
табигатькә ямь биреп, көлеп
ХӘЛИЛ ӘБЖӘЛИЛОВ
баеган җәйге кояш кебек, мәһабәт
булып баеды. «Котырган акчалар»-
дагы Кучумов, «Дошманнар» спек-
таклендәге Захар Бардин образлары
аның сәнгать офыгында балкыган
соңгы гүзәл нурлары булды.
Хәлил ага сәнгатьне изге итеп саный
һәм театрның бөтен хезмәткәрләреннән
дә шуны таләп итә иде. Ул дөньяда
яшәвенең бөтен мәгънәсен театр
сәнгатенә бар көчен куеп хезмәт итүдә
күрде.
Хәлил Әбжәлилов — принципиаль
коммунист. Партия эшенә турылыклы
булды, ялганны, хыянәтне, төрле
икеләнүләрне белмәде.
Ул заманыбызның алдынгы граж-
данины һәм Рахмановның «Тынгысыз
картлык» драмасында үзе ижат иткән
профессор Полежаев кебек тынгысыз
карт иде. Ул ирешкән уңышлары белән
канәгатьләнеп калмады, бер вакытта да
эшеннән туарылмады—илнең йөрәк
тибешен тыңлап, зур интереслар белән
яшәде. Театрыбызның бөтен яктан көн
таләбенә җавап бирерлек булуын
теләде һәм шуның өчен репертуарга әледән-әле җитди әсәрләр тәкъдим итеп
торды.
Хәлил ага театрның өлкән буы-
ныннан эстафетаны кабул итәчәк
яшьләр белән һәрвакыт тыгыз бәй-
ләнештә булды; ул яшьләр өчен остаз
да, мәгънәви ата да иде.
Хәлил ага соңгы елларда коммунизм
төзүче алдынгы кеше образын иҗат итү
теләге белән яшәде. Бүгенге көннең
үзәгендә торган тынычлык идеясен
күтәргән спектакль өчен көрәште.
Хәлил ага бай мираслы артист кына
түгел, ә киң колачлы ' җәмәгать
эшлеклесе дә иде. Ул бер-бер артлы өч
тапкыр Татарстан Верховный
Советына депутат булып сайланды.
Театр җәмгыятенең Татарстан бүлеген
җитәкләде. Бүгенге көндә дә ул Бөтен
Россия театр җәмгыяте президиумы
члены иде. Татар театры тарихын
өйрәнү кабинетын милли театрларда
беренче буларак ул оештырды.
Гомеренең соңгы көненәчә армый-
талмый шул кабинетка материал
җыйнады.
Хәлил Әбҗәлилов халкыбызга
күрсәткән зур хезмәте белән үзен мәңге
үлемсез итте. Ул физик яктан безнең
белән аерылышса да, мәгънәви яктан
барыбер безнең арабызда. Ул иҗат
иткән гүзәл образлар безнең
хыялыбызда; без аларга сокланабыз
һәм шундый зур сәхнә художнигына
замандаш булып, янәшә торып иҗат
итүебез белән горурланабыз.
Сүземне әдипләребез Нәкый Исәнбәт
белән Фатих Хөснинең мәрхүмгә
багышлап язган түбәндәге юллары
белән тәмамлыйсым килә:
Иҗат иттең, булып сәхнәбезнең нуры. Булдың
гадел, булдың чая, булдың туры.