Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕБЕЗ КИҢ КОЛАЧЛЫ ҺӘМ КЫЮ БУЛЫРГА ТИЕШ


артиянең XX һәм XXII съездлары
арасындагы вакыт, һичшиксез,
киң колач белән коммунизмның
материаль- техншс базасын
булдыра башлагап һәм коммунизм
идеологиясе бөтен кешелекнең тарихи
язмышына хәлиткеч йогынты ясаган
яңа чор дип аталырга хаклы. Менә шул
чор китергән тирән үзгәрешләр безнең
әдәбият һәм әдәби тәнкыйть мәсьә-
ләләренә дә зур этәргеч бирделәр, яңа
таләп һәм бурычлар куйдылар.
Бу юнәлеш һәм бурычларның төп
максаты — халыкны коммунизм ру-
хында тәрбияләү, культура, сәнгать һәм
идеология фронтын тормышка,
коммунизм төзү көндәлегенә тагын да
якынайту. Партиянең бу хактагы
күрсәтмәсе ачык һәм һәммәбезгә дә
аңлаешлы: «Әдәбият һәм сәнгатьне
үстерүдә төп линия — халык тормышы
белән бәйләнешне ныгыту, бай Һәм
күпьяклы социалистик чынбарлыкны
дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә
итеп сурәтләү, яңалыкның, чын
коммунистик күренешләрнең
рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен
бирү, җәмгыятьнең алга баруына
каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне
фаш итү», — диелә КПССның яңа
Программасында.
Тәнкыйтьнең бурычы әдәбиятның
үсешен күрсәтү генә түгел, ә шул
үсешкә юнәлеш бирү, сәнгатьнең яңа
эчтәлеге, яңа формасы һәм халыкка
тәэсир >итү көче ничек булырга
тиешлеген бергәләп хәл итү һәм шуның
юлларын эзләү. Мондый бурыч,
әлбәттә, коры социологик һәм теоретик
догмалар ноктасыннан әдәби әсәрне
хөкем итү белән һич тә сыеша алмый.
Әдәби тәнкыйтьтә һәм гомумән әдәбият
фәнендә дог- матизмга каршы көрәш —
шәхес культының яман калдыкларын
ахырына кадәр бетерү шикелле әһәми-
ятле политик һәм идеологик мәсьә-
ләләрдән аерылгысыз. Догматизм —
җанлы 'иҗатның һәм ирекле фикер-
ләрнең дошманы ул. Догматизм әдәбият
һәм тәнкыйть белән тормыш арасында
киртә булып тора, сәнгатьне
чынбарлыктан аера. Инде беркемгә дә
сер түгел: шәхес культы вакытында
чәчәк ат-кан догматизм сәнгатьтә
лакировкага калкан булды, берише
әдәби әсәрләрнең гарип булып
яралуына, социалистик реализмга чит,
ялган тенденциозлыкка юл куйды.
Шәхес культы чорыннан калган
начар йолалар белән көрәш шарт-
ларында тәнкыйтьнең дөрес тонын,
психологик дөрес тәэсирен һәм
ышандырырлык көчен булдыру бик
әһәмиятле. Культ вакытында күл кенә
очракларда тәнкыйтьнең, художник һәм
аның әсәренең үзенчәлеге белән
исәпләшмичә, югарыдан торып кына
хөкем итүе безгә билгеле. Хәзер инде
без мондый «объективлыкның» тупас
социологизм яки «колак бору»
икәнлегенә шикләнмибез. Ә чын
объектив әдәби тәнкыйть исә язучыга
һәм аның иҗатына ышанып, аның әсәре
изге ният белән язылган дип караганда
гына була ала. Димәк, безнең тәнкыйть
кешегә һәм аның эшенә иң элек ышаныч
һәм ихтирам белән карау
П
143
сыйфатына ня булуны үзенә максат нтә
һәм итәргә тиеш. Культ чорындагы
тәнкыйтьтә әдәби әсәрне һәм язучыны
сугып егу яки күкләргә чөю шикелле
ике чиктә торган ток киң таралган иде.
Шуна күрә берәүләр хаклыгамы-
хаксызгамы туктаусыз
кыерсытылдылар, ә икенче берәүләр исә
чамасыз макталдылар һәм тәнкыйтьнең
«усал теленнән» һәр очракта да
араландылар. Хәзер инде бу бер яклы
мөнәсәбәтнең хата икәнлеген белмәгән
кеше юктыр. Ләкин моңа каршы
тенденциянең гарип төс алуы бик
мөмкин икәнлеген дә истән чыгарырга
ярамый. Турысын әйтергә кирәк: бүген
кайбер иптәшләр, тәнкыйть культ
вакытында күбрәк кире булгач, хәзер
инде гел матур, уңай гына булсын,
диләр. Әмма б'олай дип кую «акны —
ак, караны — кара» дип бәяләргә
өндәүче хакыйкать белән сыешып
бетәрме икән?
Әдәби тәнкыйтьнең дөрес психо-
логик тоны булырга тиеш, дидек. Ә
менә шул булмаса, дөрес фикерне дә
ялгыш кабул итү бик мөмкин. Мондый
фактларны без үткәндә күп күрдек һәм
бүген дә очратырга туры килә.
Тәнкыйтьнең чын, дөрес тоны ничек
булырга тиешлеген әле һаман да аңлап
җиткермәвебезнең бер мисалы нтеп,
мәсәлән, И. Нуруллнн- ның Г. Минский
повестена карата («Язның беренче
көне» уңае белән) булган чыгышын һәм
аңа .мөнәсәбәтне искә алырга мөмкин.
Нуруллин сайлаган тәнкыйть алымын
һәм тоның кайбер иптәшләр искене
кире кайтару дип аңлап, өркеп
куйдылар шикелле. Мин тәнкыйтьчене
бөтенләй аклау ягында түгелмен. Чөнки
аның чыгышында тенденциоз бер ту-
паслык бар иде. Әмма шунысы аяныч:
яхшы һәм начар әсәрләр турында
башланган кыю бәхәснең барышына
аркылы төшү кебегрәк бернәрсә килеп
чыкты, һәм Г. Минский әсәре
турындагы җитди фикер әйтелми
калды.
Тәнкыйтьнең хәзерге әдәби хәрәкәт,
заман темасы һәм заман герое кебек
үзәк мәсьәләләргә язучылар
Җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтә
алуы, хәтта шуңа җитәкчелек итүе —
әйткәнебезчә, аның фәкать тормыш
белән аерылмас бәйләнеше нигезендә
генә булырга мөмкин. һәрбер яңа әдәби
әсәргә тәнкыйть мөнәсәбәтенең төп
критерие— бу әсәрне бүгенге чынбар-
лык югарылыгыннан карап һәм бүгенге
сәнгать алдына куелган зур таләпләрдән
чыгып бәяләү. Шул вакытта гына
тәнкыйтьнең әдәбиятка нәтиҗәле
йогынты ясавы тәэмин ителер. Әмма
моның өчен әдәбият белән тәнкыйть
арасындагы дуслыкның, бәйләнешнең
җанлы, иҗади формаларын табарга,
аларга киң юл ачарга кирәк. Шундый
формаларның берсе игеп, мәсәлән,
әледән- әле үткәрелергә мөмкин булган
әдәби бәхәсләрне санарга ярый. Даими
рәвештә һәм күпчелек әдипләрнең актив
катнашлыгында алып барылган бәхәстә
диктатлыкка, догматизм га урын
бирелми. Әдәби җәмә- гатьчелегебезнең
байтак олешекдә шундый бәхәсләргә
омтылыш уянган инде. .Моның кайбер
матур үрнәкләрен соңгы елларда,
мәсәлән, аеруча «Социалистик
Татарстан» газетасы битләрендә күрдек,
1961 елда драматургия һәм театр. 1962
елда проза турында фикер алышулар
оештырып, газета, һичшиксез, мактауга
лаеклы эш эшләде. Ике очракта да
бәхәснең үзәгенә хәзерге та тар
әдәбиятында заман темасының һәм
заман героеның ничек сурәтләнешенә
игътибар итү кебек зур максат, теләк
куелды. Бу мәсьәләнең куелышы бик тә
вакытлы һәм өлгергән иде.
Драматургиягә караган бәхәс ма-
териаллары арасында М. Әмирнең
«Драматург һәм уңай герой» («Со-
циалистик Татарстан», 6.X.6I) һәм Хәй
Вахитның «Тормыш дөреслеге өчен»
(«Социалистик Татарстан», 11.XI.61)
дип исемләнгән мәкаләләре бүгенге
татар сәхнәсенә нинди геройларны
бастырырга, уңай геройны ничек
аңларга дигән сорауларны куялар.
Бүгенге прозабызның тормыш белән
бәйләнеше ничек булуын һәм булырга
тиешлеген күрсәтүне максат иткән
чыгышлардан Н. Юзиевкең «Яналык—
тормыш тирәнлегендә» («Социалистик
Татарстан», 15.IV.62), Р. Мостафин-
144
ның «Мәк орлыгыннан кабак үсми»
(12.VI.62) һәм М. Әмирнең «Заманга хас
стиль» (16.VI.62) дип аталганнарын
искә аласы килә. Проза турындагы
бәхәстә Г. Минскнйның «Язның
беренче көне» повестена И. Нуруллин
тарафыннан «Җитлекми туган әсәр»
(24.1.62) дип рәхимсез бәя бирелсә, Р.
Төхфәтуллин- ның «Йолдызым»
повесте исә, гел макталудан гына торды.
Болай контраст куелышның бәхәс өчен
мавыктыргыч ягы бар, әлбәттә. Ләкин
катнашучыларның күпчелеге моңар-
дан читтә калды һәм капма-каршы
бәяләнгән бу әсәрләргә дә, башка әдәби
фактларга да үзләренең мөнәсәбәтләрен
ачык белдермәделәр.
Дөрес, бу чыгышларда әдипләрнең үз
иҗатларында үткәрелгән
принципларны алга этәрү шикелле
тенденциозлык та бар. Ләкин бу начар
күренеш түгел. Художник үзенең иҗади
принцип һәм тенденцияләрен яклый
икән, ул әле әдәбиятның үсешендә уңай
һәм кире булган якларны тулырак күреп
бәхәсләшүдән читтә, субъектив карашта
тора дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Мир-
сәй Әмирнең гел яхшы сыйфатларга
гына ия һәм башкаларга үрнәк бу-
лырлык уңай геройны яклавы, ә Хәй
Вахитның каршылыклы һәм хәтта рухи
кимчелекле геройларны күрсәтүдән дә
курыкмаска кирәк дип куюы — һич тә
әле бу мәсьәләне бер әдипнең дөрес, ә
икенчесенең хата аңлавы турында
сөйләми. Монда, бер яктан, тор.мыш
һәм сәнгать дөреслегенең дәрәҗәсен
арттырып яки киметеп аңлау мәсьәләсе
калкып чыкса, икенче яктан, заман ге-
роен тулы итеп күз алдына бастыру бик
катлаулы һәм авыр иҗади процесс
булуы да үзен нык кына сиздерә. Йң
дөрес, объектив җавап, әлбәттә,
әдипләрнең бүгенге тормышны,
кешеләрне тирән итеп күзәтүләре,
якыннан өйрәнүләре нигезендә генә
табылырга мөмкин.
Бүгенге татар әдәбиятының герое
һәм стиле нинди булырга тиешлеге
язучы һәм тәнкыйтьчеләребезнең
күпчелеген борчыган зур мәсьәлә-
ләрнең берсе икәнлегенә мин шик-
ләнмим. Заман героен һәм шул геройны
гәүдәләндерүгә тиң стильне табу
ихтыяҗының көннән-көн үткенрәк төс
алуы — бу әдәбиятыбызга тормыш
таләпләренең басымы тагын да көчәя
бара дигән сүз. Ләкин, кызганычка
каршы, бу ихтыяҗның мәгънәсен,
зурлыгын һәм сәнгатьчә җаваплылыгын
бөтен тулылыгы белән, җитдилеге
белән аңлап эш итү кыюлыгының
җитмәвен дә әйтергә туры килә. Соңгы
елларда аеруча проза өлкәсендә зур-зур
гына әсәрләр бирсәк тә, әле без
әдәбиятыбыз алдындагы таләп һәм
бурычларны үтәү югарылыгына
ирештек, дип мактана алмыйбыз.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: безнең
әдәбиятта да һәм тәнкыйтьтә дә уңай
герой проблемасына берьяклы караш
теге яки бу күләмдә үзен һаман сиздерә,
һаман дәвам итә әле. Мондый
күренешне билгеле бер күләмдә культ
заманыннан калган кыюсызлык,
перестраховка һәм лакировка
настроениеләренең яшәү- чәнлеге белән
аңлатырга мөмкин. Ә бу
настроениеләрдән котылу чарасы —
фәкать бүгенге тормыш эченә кереп
иҗат итүдә генә. Бу хакыйкатьне искә
алмыйча булмый. Чөнки әдәбият
тормыш сөте белән туктаусыз туенса
гына җитлегеп яши ала. Уңай геройның
да үлчәме — чынбарлыкта. Бу — шулай
ук какшамас хакыйкать һәм аксиома. Ә
тормыш һәм кешеләр исә туктаусыз
үзгәрештә, хәрәкәттә. Шуңа күрә
әдәбиятта да уңай герой төшенчәсе бер
ноктада гына катып кала алмый. Бигрәк
тә шәхес культы рухында кабул ителгән
әдәби герой кри- терийләре КПССның
XX съездыннан соң туган шартларда
бик нык какшадылар. Моны төшенмәү
— әдәбиятның үсешенә тоткарлык ясау
булыр иде.
Хәзер инде идеаль яки яхшыдан бик
яхшы дәрәҗәсенә күчкән уңай геройлар
һәм дөм-начар яки өлешчә начар
геройлар турында көпә-көндез авыз суы
корытып бәхәсләшү көлке үк булмаса
да, бер тыйнаксызлык булыр иде.
Ләкин, шуның белән бергә, әдәби
практикабызда бу «теорняләр»нең
борын төртеп то-

руын күрсәтүче мисаллар да аз түгел
әле. И. Нуруллин бик нечкә ирония
беләк кулланган курчак сурәтен бер
Минскнйның искә алынган әсәрендәге
Әминәгә генә туры килә, димәс идем
мин. Тормыш каршылыкларыннан, а
вырлыкл арыннан «тылсым» белән
котылучы геройлар безнең әдәбиятта
һаман да мыштым гына яшәүләрендә
дәвам итәләр әле.
Бу уңай белән Р. Төхфәтуллин- ның
«Йолдызым» повестена карата да
берничә сүз әйтми булмый. Тәнкыйтьтә
инде аның турында байтак кына
мактаулар булды. «Йолдызым»
повестеның бүгенге кешене, аеруча
Гөлзифаны лирик һәм психологик
җылылык белән сурәтләвен, теленең
һәм әдәби чараларының җанлылыгын,
билгеле бер чамада җыйнаклыгын
авторның күзгә бәрелеп торган
осталыгы, шуның өметле билгеләре
димичә мөмкин түгел. Әмма
тәнкыйтьнең, шуны гына күреп һәм
мактап, бу әсәрдәге зур кимчелекләрне
читләтеп үтүен, тупас кына әйткәндә,
авторга «аю хезмәте» күрсәтү дияргә
туры килә.
Текәләп караганда, Гөлзифа әле
«пакьтән пакь, сөттән ак» рецепты
белән эшләнгән геройлардан бик аз
аерыла. Гөлзифаның семья фаҗига- сы
гына теңкәгә тигән «яхшы хатын—
начар ир» концепциясе белән
эшләнмәгән, ә аның эш-хәрәкәтләре исә
барлык каршылыкларны, кыен-
лыкларны «эһ» тә димичә һәм исе дә
китмичә әйләнеп үтүдән гыйбарәт.
Әйләнеп үтүдән дим, чөнки Гөлзифа
нәкъ шәхес культы вакы- тындагыча —
тормыш каршылыкларының,
иҗтимагый характердагы
конфликтларның тышкы ягында тора.
Кемнәрдер аңа карата явызлык
эшлиләр, ә ул алардан читтә кала бирә.
Тормыш каршылыклары, аның эчке
дөньясы аша үтеп, героиняның
характеры формалашуга йогынты
ясавы күренми. Автор Гөлзифага җил-
яңгыр тидерми, кер-тап төшерми.
Гөлзифа гына колхоз өчен җан ата. Шул
рәвешчә биредә «гади кеше» белән
«гади булмаганнар»ны каршы кую һәм
уңай геройны бизәп күрсәтү кебек иске
бер тенденция исе аңкый.
ю. ,с. ә.* м 4.
Әдәбиятны һәм гомумән сәнгатьне
шәхес кулыгы йолаларыннан азат итү
совет кешесенең гуманистик һәм
героик сыйфатларын тагын да тирәнрәк
һәм мулрак итеп чагылдыру шикелле
зур бурычтан аерылгысыз. Бу
юнәлештә совет әдәбиятында хәзер
инде киң мәгънәсендә җитди эзләнүләр
бара. Бу эзләнүләрне фәкать бүгенге
көн материалы, хәзерге тема белән генә
чикләп карарга ярамый. Монда тарихи
үткәнгә, ягъни совет кешесе узган зур
тормыш юлының төрле баскычларына
кабат- кабат мөрәҗәгать итү дә бик
табигый һәм кирәкле.
Безнең әдәбиятта «кечкенә», гади
кеше концепциясе — аерата тамыр
җәйгән күренешләрдән. Классик
әдәбиятта бу кешенең үз урыны, үз
тарихы бар. Ләкин совет әдәбиятында
моны без үткәннән килә торган
геройның дәвамы, туганы иттереп
карый алмыйбыз. Социалистик ре-
волюция елларыннан бирле бик күп
сулар акты һәм мәйданга бөтенләй яңа
буын кешеләре чыкты. Бигрәк тә .бүген
«кечкенә», гади кеше төшенчәсе
тамырыннан үзгәреш кичерә. Ләкин
безнең әдәбиятта бу кешегә искечә
караш һаман да дәвам итә әле. Кайбер
әдипләр шул традицион образдан
аерылырга бик үк теләмиләр.
1958 елда Ф. Хөсни иптәш «Кечкенә
кешегә» ничек канатлар чыкты...»
дигән мәкаләсен бастырган иде («Совет
әдәбияты», 1958, № 9). Татар
әдәбиятында хикәя жанрының һәм
«кечкенә кеше» образының фор-
малашуына бер караш ташлау рә-
вешендә язылган бу мәкалә мәсьәләне
күтәрү ягыннан кызыклы гына булса да,
теоретик концепциясе ягыннан бик үк
дөрес булмаган фикерләрне эченә
алган. Иң элек бу концепцияне
нигезләү өчен китерелгән тарихи
фактик материалларга мөрәҗәгать итү
очраклы. Ф. Хөсни фикеремчә,
Октябрьга кадәрге татар хикәясенең
«кечкенә кешене» гәүдәләндергән
характерлы үрнәге — Ф. Әмирханның
1916 елда басылган «Сәмигулла абзый»
әсәре. Бу әсәрдән байтак элек Ш. Камал
һәм Г. Ибраһн.мов хикәяләрендәге, чын
мәгънәсендә халыкның үзеннән чык-
145

146
кан хезмәт иясе, гади кеше образлары
була торып, Сәмигулла кебек
обывательләрне татар әдәбиятындагы
«кечкенә», гади кеше тәхетенә менгерү,
әлбәттә, бик сәер. Бу —• безнең
әдәбияттагы традицияләрнең чын
халыкчаң һәм реалистик үрнәкләрен
белеп җиткермәүнең бәласе. «Кечкенә
кеше» образын һәм язмышын күрсәтү
мәсьәләсендә Ф. Хөснинең иҗат
практикасында да билгеле бер
эзлексезлек әледән- әле сизелеп тора.
«Җәяүле кеше сукмагы»нда ул
элеккеге «кечкенә кешенең» революция
аша ничек үзенең зур иҗтимагый
язмышын һәм бәхетен табуын дөрес
сурәтләде. Шул «кечкенә кешеләрнең»
күркәм образларын тудырды. Димәк, бу
әсәре белән ул безнең демократик
әдәбият күтәреп чыккан Һади кеше
образын тагын да зуррак итеп күрсәтүгә
иреште, безнең элекке реалистик әдәби
традп- цияләребезнең матур якларын,
яшәргә тиешле сыйфатларын үстереп
җибәрде.
Әмма, икенче яктан, Ф. Хөсни
«кечкенә кеше» концепциясенең бик
искергән традицияләреннән дә ае-
рылып китә алмый. Ул әледән-әле
шуны үзе ясаган әдәби үрнәкләр белән
ныгытып, иллюстрацияләп барырга
тели. Мәсәлән, шундыйлардан берсе —
«Совет әдәбияты» журналының үткән
елгы 10 нчы санында басылган «Газзә
белән Гарәфи» хикәясе. Иң элек, ул
әсәрнең татар хикәясенә генә түгел,
бәлки Ф. Хөснинең үз иҗатына да
һичбер яңалык өстәмәвен искәртергә
кирәк. Туры гына әйткәндә, безнең 20
иче еллар әдәбиятында ук инде көн саен
диярлек чыгып торган вак юмористик
нәрсәне генә хәтерләтә ул. Аның кулга
тотарлык сюжеты да, гыйбрәтле идеясе
дә юк. Бүре кебек Газзә һәм чыпчык
кебек Гарәфиләр- нең башкаларга
ниндидер көлке, мәзәк булып күренә
торган көндәлек вак-төяк ыгы-
зыгысыннан, этле-мә- челе
тормышыннан поэзия эзләп маташу—
тема сайлыгыннан, хәзерге кешегә
өстән караудан башка нәрсә түгел. Ул
кешеләр икесе дә Сәмигулла абзый
рәтендә торучылар гына. Әгәр дә
хикәядә «колхоз» һәм «ферма» дигән
сүзләр очрамаса. аның кайсы заманга
каравын да абайлап булмас иде. Монда
заман темасы да, заман кешесе дә юк.
Фәкать искенең бер кабатланышы гына
бар.
Нәтиҗә шул: безгә «кечкенә кеше»
концепциясендәге иске белән яңаны
нигезеннән аерып карарга вакыт инде.
Алай гына да түгел. Хәтта бүген
«кечкенә кеше» концепциясенә
ябышып яту гомумән дөресме икән? Ул
инде нигезеннән үзгәреп, бөтенләй
искермәдеме икән? Совет әдәбиятының
хәзерге этаптагы төп бурычы—
.коммунизмны төзүче кешеләрнең
иҗтимагый активлыгын, зурлыгын
төрле яклап ачу икәнлеген кайчакта
онытабыз шикелле. Әдәби тәнкыйтьнең
дә моңа карата тиешле активлык
күрсәтә алганы юк әле.
Соңгы 5—6 ел эчендә безнең тән-
кыйть һәм әдәбият белеме өлкәсенә яшь
көчләр килде. Алар бүгенге әдәбиятның
җитди мәсьәләләрен күтәрә
башладылар. Н. Юзиев, Р. Мостафин,
И. Нуруллин, Р. Бикмөхэм- мәтес, Р.
Башкуров, Н. Гыйззәтул- лин һ. б.
ларның хезмәтләре, мәкалә һәм
рецензияләре арасында игътибарга
лаеклылары байтак. Бу тән-
кыйтьчеләрнең бер өлеше инде ори-
гиналь сүзен әйтеп, тырышып эзлә-
нүләрен күрсәтеп өлгерде. Мисал өчен
Н. Юзиевнең 1961 елда басылган
«Тормыш поэзиясе» дигән җыентыгын
алып караганда гына да, яшь
тәнкыйтьчеләрнең бүгенге әдәби
хәрәкәт белән нык бәйләнештә, аның
уңышларына чын күңелдән сөенеп, ә
җитешсезлекләренә көенеп иҗат
итүләрен күрерсез.
Р. Мостафин мәкаләләрендә дә
әдәбиятны тормышчанлык күзлегеннән
бәяләү, аның сәнгатьчә сыйфаты өчен
көрәш теләге ярылып ята. Р. Мостафин
хәзерге татар әдәбиятында роман
проблемасына карата үзенең фикерләре
белән чыгып, моның тирәсендә кайбер
бәхәсләр кабынуга сәбәпче булды.
«Безгә күптән инде романның
кыскалыгы, хәрәкәтләргә бай бу
ю* 147
луы, тәэсир итүчәилек көче турындагы
мәсьәләне көн тәртибенә куярга кирәк.
Чөнки безнең хәзерге тормышыбыз, һәр
яңа елыбыз гаҗәеп күп яңа
үзенчәлекләр, үзгәрешләр алып
килә»,— дип тәмамлый Р. Моста фпн
үзенең «Бүгенге романнарны
укыганда» («Совет әдәбияты», 1960, №
7) исемле мәкаләсен.
Бүгенге татар әдәбиятында роман
мәсьәләсенә игътибарның көчәя баруы
очраклы түгел. Бу жанр бездә тулы
гражданлык хокукы алырга тели. Бу —
әдәбиятның олы юлдан баруын
раслаучы факт. Соңгы 2 ел эчендә
роман мәсьәләсенә тагын берничә
тәнкыйтьче кагылып үтте. Болар
арасында Н. Юзиевнең «Заман һәм
роман» дигән мәкаләсе игътибарга
лаеклы («Совет әдәбияты». 1962, № 11).
Бу автор да, ахыр килеп, Р. Мостафин
фикеренә кушыла: хәзерге татар
романнарындагы озын, сыек стильгә,
иске мода белән язуга каршырак булган
тезисны куя. «Бездә роман формасы, —
ди Н. Юзиев,— жанрның һәм
язучылары- бызның иҗат
.мөмкинлекләренә, эчтәлеккә караганда
акрынрак үсә. Герой да, эчтәлек тә яңа
— ә алар- ны бирү алымнары еш кына
элеккечә».
Проза стиленең кыскалыгын, бе-
ренче нәүбәттә, сурәтләүнең тыгыз-
лыгы һәм куелыгы дип аңларга кирәк.
Ә бу һич тә монументальлеккә каршы
килми. Мәсьәлә, әлбәттә, романның
күләме чикле яки кечкенә булуында
түгел, ә эчтәлекнең байлыгында, сюжет
һәм композициянең ныклы
мускулатурага ия булуында. Менә шул
сыйфат романның һәм гомумән һәрбер
әдәби әсәрнең күләмен билгели. Андый
сыйфатның булмавы буш озынлыкка
һәм таркаулыкка гына алып барачак.
Сыеклык исәбенә булган озынлык исә
эпик хикәяләүнең җитлекмәгәнлеген
күрсәтә. Вакыйгаларның тарихи-иҗ-
тимагый байлыгы, кешеләр харак-
терының ачык, тулы, җанлы сурәт-
ләнеше—менә нәрсә белән прозаның
күләме, җитлегүе үлчәнә. Хәзерге
прозада масштаблыкка, ягъни эпопея,
роман һәм повесть формаларына
омтылышның көчәя баруы,— бу,
һичшиксез, безнең әдәбиятларның
реализм юлыннан интенсив төстә үсүен
раслый. Чыннан да, хәзерге чорда
безнең әдәбиятта хикәяләү стиленең
таркау, озын, буш һәм көпшәк
фактлары еш очраганлыктан, моңа
каршы җыйнак, тыгыз һәм җитез
стильне таләп итеп чыгу, әлбәттә, бик
хаклы, бик кирәкле. Монда сүз һич тә
классик әдәбият калдырган һәм совет
әдәбиятының зур осталары тудырган
эпик стиль традицияләренә каршы
торучы, модернизацияләнгән,
формалистик тәҗрибәләр, уйдырмалар
турында түгел, ә нәкъ менә классик
әдәбиятның үзендә үк барлыкка килгән
аз сүзле, зур эчтәлекле, хәрәкәткә һәм
психологизмга бай стильне дәвам
иттерү, яңача үстерү турында барырга
тиеш. Моны безнең әдипләр
төшенмиләр, белмиләр дип раслау хата
булыр иде. Мәсәлән, соңгы елларда
яхшы ук озын романнар иҗат иткән
Мирсәй Әмир «чәйнәп бирүче»
стильгә, примитивизмга каршы ещ
кына үзенең кире мөнәсәбәтен әйтеп
тора. Әлбәттә, әдәби традицияләрнең
искергәинә- реннән аерылып китү, тиз
арада гына яңалыкка ирешү җиңел
түгел. Безнең прозада һаман да
сентиментальлек, мелодрамалык белән
өре- телгән баллы стиль дәвам итә әле.
Реализмга хас кырыс, кыю һәм нык
стильнең аяк астында чәбәләнә ул. Ә
социалистик реализм өчен көрәш телдә,
стильдә һәм сурәтләү чараларында
экономия өчен көрәштән аерылгысыз.
Бездә язучыларның иҗат манера-
ларын һәм индивидуаль стильләрен
тпрәнтен аңлап эш иткән тәнкыйть'
өлгермәгән әле, дисәм — бөтенләй үк
хата булмас. Чыннан да, Ф. Хөсни
стиле белән Ә. Еники стиле бер-
берсеннән ничек аерыла? — дип со-
рауга кайсы тәнкыйтьче кисеп җавап
бирә алыр икән? Алар стилендә «бай
психологизм бар» диюдән узмыйбыз
шикелле. Әдәбияттагы идея
югарылыгы, заман темасы һәм заман
герое өчен көрәшне иҗади
үзенчәлекләрнең, стиль һәм манера-
ларның төрлелегеннән һич тә аерып
карарга ярамый. Шунсыз әдәбиятта
нивелировка, сорылык һәм күңелсез
бертөрлелек кенә булыр иде.
148
Si! $
КПССныц яңа Программасы һәм
XXII съезд карарлары коммунизмга
бару юлын тагын да көчлерәк итеп
яктырттылар. Илебезнең бөтен тор-
мышындагы шикелле үк, социалистик
милләтләрнең һәм милли куль-
тураларның үзара мөнәсәбәт һәм
•багланышларында да яңа дәвер
■ачылды. Әдәби тәнкыйтебез һәм
■әдәбият белемебез алдына да, мәгъ-
лүм ки, шушы яңа күренешләргә
игътибар итү иң әһәмиятле бурыч-
ларның берсе булып килеп басты.
Әдәбиятларның үзара бәйләнешен
өйрәнү исә туры мәгънәсендә ин-
тернационализм һәм милли үзенчәлек
мәсьәләләреннән аерылгысыз.
«СССРда коммунизмның җиңүе
белән милләтләр үзара тагын да ныграк
якынаерлар, аларның экономик һәм
идея гомумилеге артыр, аларның рухи
йөзенең уртак коммунистик
сыйфатлары көчәер. Ләкин милли
аермаларның бетүе, бигрәк тә тел
аермаларының бетүе, сыйнфый
аермаларның бетүенә карагайда,
шактый дәвамлырак процесс»,— диелә
КПССның яңа Программасында.
Моннан бик ачык аңлашыла ки,
коммунизм төзү — барлык со-
циалистик милләтләрнең уртак мак-
саты булганлыктан, аларның рухи
үбешендә үзара зур уртаклыклар һәм
моңа кадәр күренмәгән тирән
якынаюлар, тыгыз мөнәсәбәтләр
мәйданга килә һәм киләчәк. Менә шул
процесс культура, сәнгать һәм әдәбият
мәсьәләләрендә дә сизелерлек урын ала
һәм алачак.
Соңгы елларда безнең республика
матбугаты битләрендә искә алынган
темага караган чыгышлар байтак
булды. Г. Рябков, К. Фасеев, М. Аб-
драхманов, М. Хәсәнов һ. б. социа-
листик милләтләрнең һәм милли
культураларның киләчәген күрсәтүне,
коммунизм культурасың һәм яңа кеше
морален формалаштыруда милли
традиция һәм сәнгатьләрнең әһәмиятен
билгеләүне максат иткән мәкаләләре
белән, һичшиксез, кирәкле эш
эшләделәр һәм эшлиләр.
Әмма әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә
килгәндә, бу мәсьәләләрнең байтак
катлаулы һәм нечкә яклары
булганлыгын истә - тотарга кирәк.
Монда милли үзенчәлек һәм интер-
националлык төшенчәләрен бик кон-
крет өйрәнәсе бар әле. Нәкъ менә шул
момент моңа чаклы бик аз һәм өстән
генә тикшерелеп килде. Безда хәзер
милли үзенчәлекне фәкать үткәннең
калдыгы, ә интернационаллыкны
бүгенгенең һәм киләчәкнең җимеше
дип кенә карарга теләүчеләр дә
күренгәли. Әдәбият һом культура
тарихың азмы-күпме белгән кеше үзе
үк бу ике күренешнең, дә тирән тарихи
җирлеге, традицияләре барлыгын һәм
аларның бер- берсенә нык бәйләнеп
килгәнлеген икърар итәчәк.
Әдәбиятларның үзара бәйләнеше —
үзенең тарихи үткәне, бүгенгесе һәм
киләчәге булган җанлы процесс ул.
Хәзерге көндә фәкать үз кабыгына гына
бикләнеп, югары дәрәҗә камиллеккә
ирешкән милли сәнгать турында сүз
алып бару көлке бер уйдырма гына
булыр иде. Әле бүген дә дәвам итә
торган бер кимчелек — ул үзара
бәйләнешне бер көчле әдәбиятның
икенчесенә йогынты ясавы итеп кенә
карау. Әлбәттә, тарихи яктан элегрәк
формалашкан һәм алга киткән
әдәбиятларның соңрак мәйданга
килгәннәргә йогынты ясавы, хәтта үз
артыннан ияртүе тарихта булган һәм
булып торачак зарури һәм табигый хәл.
Моны раслау өчен, электә рус
әдәбиятының Европага, ә татар
әдәбиятының Көнчыгышка
бәйләнешен искә алу да җитә.
Тарихның яңарак чорларында инде
татар әдәбиятына рус әдәбияты да,
күбесенчә аның аркылы Көнбатыш
әдәбияты да йогынты ясаганнар. Ләкин
хәзергә кадәр без моның бер ягын гына
— рус әдәбияты белән бәйләнешне генә
күреп, калганнарына игътибар итмәдек
һәм, дөресен генә әйткәндә, рус әдә-
биятының татар әдәбиятына ясаган
тәэсире, ярдәме турында да бик сай
сукалыйбыз, хәтта урыны-урыны белән
тупас вульгарлаштырудан да азат
түгелбез. Мәсәлән, Тукай .мирасын
өйрәнүчеләр шундый ноктага килеп
җиттеләр: хәзер алар Тукайның үз
оригиналь әсәрләре булганмы икән? —
дигән куркынычлы сорау алдында
торалар. Ә кайбер бел
149
гечләр исә Тукай эстетикасын туры-
дан-туры Пушкин һәм Лермонтов
эстетикасының копиясе иттереп ка-
рыйлар. Рус тәнкыйтендә Пушкинны
һәм Лермонтовны Европа әдәбияты
иярченнәре иттереп караучыларның
кеше көлкесенә калганнарын оныт-
маска кирәк иде. Фактта нәрсә килеп
чыга сон.? Көнчыгыш һәм Көнбатыш
әдәбиятларының зур традицияләрен
өйрәнеп, файдаланып, татар
поэзиясенең даһие булып җитлеккән
Тукайны, аз дигәндә, хак- сызга
кимсетү килеп чыга. Димәк, бу хакта
безгә ныклап уйланасы бар әле.
Икенче яктан, үз нәүбәтендә татар
әдәбияты да башкаларга йогынты
ясаган һәм ясый, аларныц тизрәк үсүенә
ярдәм иткән һәм итә. Шулай булгач,
үзара йогынты барлыгын онытмаска
һәм моның төрле якларын алып
карарга, күрсәтергә, дөреслекне
яшерми ачарга кирәк. Югыйсә бөтен
тарихын бергәләп үткән һәм хәтта
Гафури, Бабич кебек уртак язучылары
булган татар һәм башкорт
әдәбиятларының бәйләнешенә күз йому
шикелле мәгънәсез- лекләр һаман да
дәвам итәргә тиешме? Бу бит Сталин
культы заманыннан калган милли
чикләнгәнлек чире генә.
Ә икенче яктан, культ чорында
«милләт» төшенчәсен «халыкка»
каршы кую тенденциясе алга этәрелеп,
хәтта «миллнлек»тән бөтенләй
читләшергә омтылу да үзен күрсәтте.
Шуның бер көлке мисалы итеп,
мәсәлән, бу көндә дә Тукай һәм Гафури
әсәрләрендәге «милләт» сүзен русчага
«халык» дип тәрҗемә итүнең яшәп
килүен, моның бер тупас
фальсификация икәнлеген әйтергә
кирәк. Тукай белән Гафури поэзиясендә
«милләт» төшенчәсе зур тарихи
процесс белән — милли-азат- лык
хәрәкәте белән бәйләнгән булуын
аңламаумы әллә перестраховками
бу?— Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә
гафу ителмәслек бозу. Теориядә генә
түгел, һәрбер тәрҗемә эшендә дә
мондый күренешләргә юл куелмаска
тиеш.
Шунысы көн кебек ачык инде: со-
циалистик җәмгыять шартларында
милли әдәбиятларның үзара мөнә-
сәбәтендәге интернаиионаллашу
процессы электә һич мөмкин булмаган
идея-эстетнк бердәмлек һәм колач ала.
Бу, бердән, үткәннең иң алдынгы
традицияләрен үстерү исәбенә булса,
икенчедән, монда социалистик
җәмгыятьнең үз туфрагында туган өр-
яңа билгеләр, үрентеләр калкып
чыгалар, һәм алар тулы мәгънәсендә
өстенлек ала баралар. Шундыйлар
арасыннан, мәсәлән, социалистик
гуманизм идеясенең ничек чагылуы,
ничек формалашуы мәсьәләсен генә
алып карагыз. Моның искиткеч зур
халыкара әһәмияте бар. Совет әдәбияты
—• гуманизм байрагын югары күтәреп,
коммунизм өчен иң актив көрәшүче
героик әдәбият ул. Кыскасы, хәзерге
чордагы милли әдәбиятларыбызда
коммунизм сәнгатенең сыйфат* лары
ничек җитлегә баруын бергәләп өйрәнү
һәм хәл итү көн тәртибендә тора. Бу
проблема, һичшиксез, барлык совет
әдәбияты белгечләренең уртак зшс. Ул
пнде тәмам өлгергән һәм зур
нәтиҗәләр, уңышлар бирәчәк. Әмма
шуның белән бергә, моңа ирешү өчен,
безнең әдәбият белгечләренә үз милли
кабыкларыннан чыгып, башка әдәбият-
ларны да якыннан торып һәм тирән
итеп белергә кирәк. Димәк, әдәбият
фәненең теоретик һәм фактик җирлеге
бик нык киңәя барырга тиеш. Дөресен
әйтик: моңа кадәр без аерым хуҗалык
вакытында үз кишәрлегендә казынып
яткан Гайнетдиннәргә охшый төшә
идек, һәркем үз әдәбияты эчендә
әйләнә, ә башкаларда эш юк дип
әйтерлек. Менә шушы хәл
әдәбиятыбызны өйрәнүдәге милли
чикләнгәнлеккә һәм теоретик тарлыкка
теләсәң-теләмәсәң дә китереп чыгаруы
бик мөмкин, һәм чыгарган вакытлары
да аз булмады инде.
Бездә теге яки бу проблема белән
мавыгып китү кампанияләре дә еш
очрый. Шуның аркасында электән
күтәрелеп, эшкәртелеп килгән әһә-
миятле мәсьәләләрне читкә этәрү,
оныту һәм ташлап калдырулар да
булгалый. Хәзер искә алынган проб-
лема белән дә шундый • хәл килеп
чыкмасын иде. Мин бу очракта милли
әдәбиятларның үзенчәлеген өйрә
150
нүне күз алдында тотам. Без моңа кадәр
татар әдәбиятының үз тарихын һәм
милли үзенчәлеген тикшерү
юнәлешендә кайбер әһәмиятле
тәҗрибәләр ясадык инде. Ләкин шулай
да болар башлангыч хәлдә генә әле.
Димәк, тагын да эчкәрәк, тирән- гәрәк
үтеп керәсе бар. Шуңа күрә милли
әдәбиятларның багланышларын өйрәнү
һич тә аларның үзенчәлеген ачудан
читтә эшләнергә тиеш түгел. Ә
киресенчә, бу ике мәсьәләне бер-
берсенә нык бәйләп хәл иткәндә генә,
уңышлы нәтиҗә булачак. Шулай
булмаганда, социалистик реализм
әдәбиятларының бердәм идея-эстетик
эчтәлеге төрле милли формаларда һәм
стильләрдә ничек барлыкка килүе
үзенең тулылыгы һәм объективлыгы
белән ачылмаячак.
* *
Сталин культы заманында әдәби
мирасыбызның хаксызга алып
ташланган һәм мәңгегә «юкка чыга-
рылырга» тиеш дип хөкем ителгән
үрнәкләре культурабызның кыйммәтле
хәзинәсенә, халык кулына
кайтарылдылар. Болар арасында Г.
Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Усманов,
Ф. Бурнаш, Ф. СәйфиҖазан- лы, Г.
Нигъмәт» кебек татар совет
әдәбиятының нигезен салышкан күп-
ләгән әдипләребезнең, тәнкыйтьче-
ләребезнең исемнәре бар. Культ
мәрхәмәтсезлегеннән корбан булган
әдәбият каһарманнарыбызның ми-
расын барлау һәм бастырып чыгару
буенча зур эш башкарылды. Татар
әдәбияты тарихын өйрәнү мәсьәлә-
ләренә дә моның зур йогынтысы булды.
Әдәбият тарихыбызның мәйданы
киңәеп, аның күгендә ялтыраган
йолдызлар да күбәеп китте. Әдәбият
белгечләре дә иркен сулыш алып,
күзләрен тулырак ачып һәм кыюлык
күрсәтеп, әдәби хәрәкәтне, аерым
язучыларның иҗатын тирәнрәк
өйрәнергә керештеләр. Акланган
язучыларның күпчелеге турында инде
зурмы-кечкенәме очерклар да язылды.
Боларда күп еллар буена халыктан
яшереп тотылган һәм пычрак ялалар
ягылган әдәбият эш- леклеләренең
тормышына, шәхесенә һәм иҗатына
объектив, дөрес һәм хак бәя бирү
ноктасыннан беренче фикерләр
әйтелде.
Соңгы елларда татар әдәбияты
тарихын һәм аның күренекле вәкилләре
иҗатын тикшерү юлында, әйткәнемчә,
дикъкатькә лаек кайбер хезмәтләр
язылды. Бигрәк тә татар совет
әдәбиятының бай мирасына тагын да
якынрак килдек. 1960 елда СССР
Фәннәр Академиясе Казан
филиалының Тел, әдәбият һәм тарих
институты «Татар совет әдәбияты
тарихы» очеркларын бастырды.
Әдәбиятыбызның зур бер чорын бөтен
көенчә күз алдына китерүне максат
иткән бу хезмәткә карата уңай һәм кире
мәгънәсендә кайбер фикерләр дә
әйтелде инде. Авторлар коллективы
хәзер ул очеркларнын рус телендә яңа
вариантын язып бетерде. һичшиксез, бу
очеркларнын татарча басмасындагы
кимчелекләрнең байтак өлеше
русчасында булмас, ә уңышлы яклары
өстенлек итәр дип уйларга кирәк.
Билгеле ки, әдәби методларны, әдәби
агым һәм стильләрне тикшермичә,
һичбер әдәбиятның үзенчәлеген аңлап
булмый. Традиция һәм новаторлык
күренешләре иң элек шулар нигезендә
генә, дөресрәге — туларның үз эчендә
ярала, формалаша. X. Госманның
«Социалистик революция һәм татар
поэзиясе» дигән зур монографиясендә,
Г. Каш- шафның һәм Р.
Бикмөхәммәтевнен Муса Җәлилгә
багышланган очеркларында һәм
Галимҗан Ибраһимов турындагы
кайбер мәкаләләрдә әдәби метод һәм
стильләр формалашу яктылыгында
тикшерү нияте аеруча сизелә. Шуны ук
И. Нуруллиннын. «XX йөз башы татар
әдәбияты» дип аталган лекцияләр
курсында да күрергә мөмкин.
Хәзер әдәби метод һәм стиль
мәсьәләләренә игътибар итә башла-
выбыз — әдәби тәнкыйтебездә, әдәбият
белемебездә бик кирәкле борылыш, бик
мактаулы эш. Болар һәммәсе
сәнгатьнең үзен һәм үзенчәлеген ачуга
турыдан-туры бәйләнгәннәр. Алар
идея-эстетик процессның асылында
яталар.
Безнең әдәбиятта критик реализм
һәм романтизм ничек формалашты?
151
Алар социалистик реализм үсешенә
нинди өлеш керттеләр? Бу сораулар
инде безнең әдәбият белеменең көн
тәртибенә куелдылар һәм тулы җавап
көтеп торалар. Без инде критик
реализмның да фәкать буржуаз әдәбият
методы гына түгеллеген, ро-
мантизмның да һәр очракта безгә чит,
зарарлы күренеш кенә булмавын
күптән төшендек. Ә хәзер инде критик
реализмның һәм прогрессив
романтизмның татар совет әдәбиятына
нинди сызышлар, нинди традицияләр
белән бәйләнгәнлеген кыю рәвештә,
конкрет дәлилләр белән ачып
күрсәтергә кирәк. Җиңел эш түгел,
әлбәттә. Ләкин бу бурычтан
читләшергә, куркырга да ярамый.
Шушы уңай белән И. Нуруллин
башлаган бер тәҗрибәгә тукталасы
килә. Әйткәнемчә, ул XX йөз башын-
дагы татар әдәбиятына караган лек-
цияләрен игълан итә башлады. Хәзергә
шулардан XIX йөз азагындагы
мәгърифәтчелек әдәбиятына, 1905—07
елгы революция һәм реакция
елларындагы әдәби хәрәкәткә
караганнары билгеле. И. Нуруллин
аеруча әдәби метод формалашу
мәсьәләсенә зур игътибар биргән һәм
шул юнәлештә кайбер кызыклы
күзәтүләр ясаган. Моны хупларга
кирәк. Ләкин автор, социологизм
басымыннан тәмам котыла алмаган
шикелле, бигрәк тә татар критик
реализмының сыйфатларын билге-
ләгәндә, икенче дәрәҗәдәге мәсь-
әләләрне артык күперткән һәм хәтта
объектив дөрес булмаган тезислар
тәкъдим иткән. Мәсәлән, шундыйлар
арасыннан реакция елларындагы татар
демократик әдәбиятында гәүдәләнгән
пессимизмга, төшенкелеккә
мөнәсәбәтне алырга мөмкин. Нуруллин
болай ди: «Поэзиянең табигате,
эволюциясе һәм үсеш диалектикасы
ноктасыннан караганда, кайгы-хәсрәт
мотивларының көчәюен дә артка китеш
дип бәяләү дөрес булмас иде. Бу хәл,
һичшиксез, поэзиягә яңа сыйфат өсти,
аны эчке яктан баета, палитрасын төр-
ләндерә, ахыр чиктә алга таба бер адым
булып тора» (97 бит). Әгәр дә сүз теге
яки бу шагыйрь иҗатындагы
төшенкелекне бәяләү турында барса —
бер хәл иде. Ә бит сүз билгеле бер
чорда бөтен бер әдәбиятта урын алган
пессимизмны гомумән прогрессив дип
аңлау турында бара. Әлбәттә, мондый
тезисны кабул итү кыен. Шул ук
тезисны Дәрдмәйд иҗатына
бәйләнештә дә расларга тырышу
сизелә. Нуруллин, бу чор
язучыларының дөньяга карашларына
бик тә хас булган тарихи оптимизм һәм
тарихи пессимизм кебек капма-каршы
тенденцияләрне күрмичә, гомумән,
«милләт кайгысы» дигән иске тезиека
— «бердәм агым» теориясенең
козырена килеп ябыша. Менә шуннан
чыгып, Дәрдмәнднец «Кораб» шигыре
тирәсендә дә очы- очка ялганмаган
фәлсәфә сатыла. Тукайны да,
Дәрдмәндне дә «милләт кайгысы»
җирлегендә бер-берсе- нә якын торган
шагыйрьләр дип расларга омтылышны
— аз дигәндә, оригиналь фикер әйтергә
теләп тә, әйтә алмыйча, искенең исен
чыгарудан башка нәрсә түгел дияргә
туры килә.
Ә чынлыкта бит XX йөз башыңдагы
демократик татар әдәбиятын алга
әйдәгән, андагы критик реализмны
рухландырган көч — халыкка тагын да
якынаю, кешегә, яшәүгә һәм тарихи
процесска ышаныч өчен туктаусыз
көрәштән гыйбарәт иде. Бу көрәш олы
мәгънәсендә гуманизм байрагы
астында барды. Дөрес, бу көрәш, бу
гуманизм тирән каршылыклардан да
азат булмады. Моны һич тә яшерергә
кирәкми. Әмма татар демократик
әдәбияты үзенең гуманистик юнәлешен
дөрес тотты, халыкка дошман, чит
көчләргә каршы торудан курыкмады.
Шунысы аяныч ки, И. Нуруллин шушы
иң әһәмиятле мәсьәләне үзәккә куй-
мый. Шуның ничек безнең әдәбиятта
эстетик матурлык һәм тирәнлек алуын
тикшерми.
Әдәби мирасны өйрәнүдә икенче
чиккә тайпылу кебек кимчелекләр еш
кына сизелә башлады. Ул шуннан
гыйбарәт: Сталин культы фаш
ителгәннән соң, гаелсезгә кыерсы-
тылган әдипләргә гражданлык хокукы
бирелүне кайбер иптәшләр гомумән
әдәбият, сәнгать һәм идеология
мәсьәләләрен тамырыннан үзгәртеп
бәяләргә кирәк дип аңладылар булса
кирәк. Дөрес, шәхес куль-
152
ты заманында әдәбият тарихындагы
яки аерым язучылар иҗатындагы уцай
һәм кире якларны тулы объективлык
белән ачудан курку булды. Шуның
аркасында берише әдипләр гел кире
яктан гына каралдылар. Мәсәлән,
шундыйлар арасында Ф. Әмирхан,
Дәрдмәпд, С. Рәмиен кебек күренекле
әдип һәм шагыйрьләр дә бар иде. Ә
хәзер исә элеккенең киресен эшләргә—
180 градуска борылырга теләүчеләр дә
юк дип булмый. Бу бигрәк тә бер
мәсьәләдә— теге яки бу әдип
эшчәнлегендә булган идеологии
кимчелек һәм хаталарны гафу итәргә
яки күз йомарга теләүдә күренә. Кайбер
әдипләр бик чиста гына, һичбер тап-
керсез генә тормыш һәм иҗат юлы
үткән кебек сурәтләнә. Алар калдырган
мирас, урынлымы-урынсызмы, клас-
сиклар киштәсенә куела. Ә бит фактта
без әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә
тарих ноктасыннан да, бүгенге
ноктадан да зарарлы һәм ялгыш
күренешләрне принципиаль
тәнкыйтьләүне көн тәртибеннән һич
алып ташлаганыбыз юк. Киресенчә,
партия бу мәсьәләдә һәрвакыт айнык,
уяу булырга чакыра.
Бигрәк тә 1937 елга кадәр иҗат иткән
бер төркем татар совет язучы- ларының
аклануы һәм сәбәпсезгә онытылып
яткан күп кенә әдәби мирас
фактларының кайтарылуы — гомумән
традиция мәсьәләләрен, аларныц совет
әдәбиятына бәйләнешен аңлауга гаҗәп
кул яңалык өстәде, борылыш тудырды.
Татар совет әдәбияты тарихының
беренче елларын гына түгел, аннан
соңгы дәверләрен дә югары күтәреп, як-
тыртып җибәрде. Г. Ибраһимов, Ш.
Бабич, К. Тинчурин, Ш. Усманов һәм
Ф. Бурнаш кебек әдипләрнең аклануы
чын мәгънәсендә әдәбиятыбызның бер
тантанасы, бәйрәме булды. Чөнки бу
язучыларның әдәбият тарихында
калдырган эзләрен һәм рухларын һич тә
кырып бетерергә мөмкин түгел. Мисал
өчен, татар совет әдәбиятының баш-
лангыч дәверендә чәчәк аткан ро-
мантизмны гына искә алыйк. Ул үзенең
күп ягы белән Ибраһимов һәм Бурнаш
традицияләренә аерылмаслык
береккән. Әгәр дә революция
башындагы романтиклар хәзерге
вакытта әдәбият тарихыннан бе- тенләй
себереп ташланган булса, М. Җәлил
һәм Ф. Кәрим кобек шагыйрьләр
поэзиясендәге романтиканың
традицион һәм новаторлык сый-
фатларын дөрес һәм тулы итеп бәяләү
бик кыеп булыр иде. Хәзер инде бу
кыенлык юк. Ике күзне дә тулы ачып,
хакыйкатьне яшерми әйтә белергә генә
кирәк. Ә хакыйкать шул: халык һәм
көрәш булган җирдә романтизм да,
романтика да бар. Безнең татар совет
әдәбияты да үзенең беренче
көннәреннән үк шул халык көрәшен,
көрәш романтикасын байрак итеп алып
китте. Әдәби традицияләрдәге
романтизм линиясе дә иң элек героика
белән тулы фронтлар аша үтә.
Гомумән алганда исә, без әле татар
классикларының әдәби осталыкка
бәйле традицияләрен ныклал тикшерү
эшенә кереп китә алганыбыз юк. Тик
шул эшкә әзерлек чорын гына
кичерәбез шикелле. Югыйсә монсыз
әдәби мирасны өйрәнү һәм аның
бүгенге өчен әһәмиятен билгеләү
предметсыз булып калачак.
Мисал өчен Г. Ибраһимов проза-
сының сәнгатьчә эшләнеше мәсьәләсен
алып карыйк. Моны ачу — безнең
әдәбият тарихы өчен генә түгел, ә
бүгенге прозабыз өчен дә күп кенә
гыйбрәтле нәрсәләр китерәчәк, әдәби
осталык серләренә өйрәтәчәк. Мәсәлән,
шулардай берсе итеп роман яки повесть
язу һәм әсәрнең композициясен яки
сюжетын кору мәсьәләсенә генә
игътибар итегез. Монда Г.
Ибраһимовтан күп нәрсәгә өйрәнәсе
бар әле. Әйтелеп үтелгәнчә, бездә хәзер
озын-озын әсәрләр язып, һәммәсен
роман дип атау модага керде. Ә Г.
Ибраһимов, нәкъ киресенчә, озынра.к
әсәрләрен (мәсәлән, «Тирән
тамырлар»ны) повесть, ә
кыскаракларын роман дип атаган.
Ләкин ул һәммә очракта да кыска,
лаконик һәм йөгерек, ашкынулы
сюжетка коруны максат иткән һәм
шуңа ирешкән. Монда да ул стандарт,
бертөрле алымнан качып, һәрбер
әсәрен үзенчәлекле ител башкара алган.
Аның һәрбер әсәре татар әдәбиятына
бер яңалык, новаторларча бер ачыш
алып килде. ДJiмәк,
моннан нәтиҗә шул: язучы иң элек
тормыш белән бәйләнештә иҗат итсә,
икенчедән, ул аңа кадәр тудырылган
сәнгатьнең югары тәҗрибәсеннән дә
аерылмаска тиеш. Кызганычка каршы,
хәзерге күп кенә яшь әдипләребез бу
тәҗрибәне тиешенчә өйрәнмиләр.
Моны нормаль хәл дип булмый,
әлбәттә.
Әдәби тәнкыйть — ул бер төркем
тәнкыйтьчеләрнең эше генә түгел. Олы
һәм тәҗрибәле язучыларның әдәби
тәнкыйть мәсьәләләренә әле- дән-әле
кагылып, тавыш биреп торулары бик
кирәкле һәм файдалы. Классиклар
моның матур үрнәкләрен
калдырганнар. Әдәби иҗат казанында
кайнаган һәм бу эшнең авырлыгын,
спецификасын нечкәләп хис иткән
художникның фикере укучыларга һәм
тәнкыйтьчеләрнең үзләренә дә эстетик
мәсьәләләрне якыннан аңлауга ачкыч
булып торуын һич тә кире кагарга
ярамый. Соңгы елларда тәнкыйтькә
игътибарга лаек өлеш керткән әдипләр-
дән мин Ф. Хөснине беренче итеп
күрсәтер идем. Үзәк һәм җирле
матбугатта ул, темперамент белән
язылган мәкаләләрен чыгарып, татар
әдәбиятының барышына карата
фикерләрен әйтә тора. Ф. Хөсни әдә-
бият мәсьәләләренә суык кан. битараф
җан һәм догматик тезислар белән
карауга үзенең дошманлыгын бик ачык
итеп белдерә. Аның i9G1 елда басылган
«Уйланулар» дигән җыентыгына
кертелгән мәкаләләре арасында моны
раслаучы мисаллар байтак.
Бездә әдәби рецензиянең, мәкаләнең
сәнгатьчә формасына, композициясенә
һәм гомумән үзенчәлекле стиль белән
язылуына игътибар итү зәгыйфь. Менә
бу ноктадан караганда да, Ф. Хөснинең
мәкалә-ре- цензияләре арасында
башкаларга үрнәк булырлык кызыклы
гына эзләнүләр, алымнар һәм
экспериментлар бар.
Дөрес, безнең яшь тәнкыйтьчеләр
арасында да үзенчә алым, үзенчә стиль
эзләүче иптәшләр күренә. Мәсәлән.
моның үрнәкләрен Н. Юзиев һәм И.
Нуруллин мәкалә-рецензия- ләрендә
табарга мөмкин. Сүзнең кыскасы шул:
әдәби әсәрдә генә түгел, әдәби
тәнкыйтьтә дә мәгънә һәм форма
яңалыгы бер-берсеннән аерылгысыз.
Искергән социологик алымнарны һәм
догматик формаларны тәнкыйтьтән
кысрыклап чыгарырга, тәнкыйтьне дә
һәркем кызыгып укырлык итү
дәрәҗәсенә күтәрергә вакыттыр инде.
Әдәбият алдына куела торган
таләпләр'көинән-көн арта һәм кат-
лаулана. Социалистик реализм
принципларының сафлыгы һәм нык-
лыгы әчеп көрәш дәвам итә һәм итәчәк.
Безгә дошман идеология калдыкларына
һәм чит сәнгать күренешләренә каршы
һөҗүм туктаусыз алып барылды һәм
барылачак. Безнең тәнкыйть совет
сәнгатенең һәм коммунистик
идеологиянең уяу сакчысы икәнлеген
һичбер вакыт онытмаска тиеш.
Партиянең XXII съезд карарлары
һәм соңгы күрсәтмәләре белән
коралланып, әдәбият һәм тәнкыйть
өлкәсендә тагын да илһамлырак һәм
куәтлерәк итеп сугышчан эш- чәнлекне
җәелдерү — менә безнең изге бурыч
шул.