Логотип Казан Утлары
Драма

ДАВЫЛГА ТАБАН


Драма, 3 пәрдәдә
КАТНАШАЛАР:
Володя Ульянов.
Мария Александровна Ульянова.
Оля.
Сергей Ладыгин
Соловьев
Полянский
Золотарев
М и л и о н о в
К а к и и
Рад нон — университетта укырга керергә әзерләнә. Соңыннан студент.
Андрей К у з и е ц о в — университеттан куып чыгарылган студент.
Татьяна — анык сецелесе. Курсистка.
Надя Добрынина.
К ре млев — ректор.
Потапов — инспектор.
Виноградов — инспектор ярдәмчесе.
Преображенский — профессор.
Миловидов — Протоиерей, дян гыйлеме профессоры.
Хәйдәр — фабрикадан куып чыгарылган эшче.
Егорыч — эшче.
3 а к и р ж а н — авылдан килгән крестьян.
Б и б и н у р.
Зәйтүнә — аның оныгы (улының кызы), эшче.
Савинов — баржа хужасы.
К р ю к — сукбай.
Комар — эшсез калган эшче.
Степан — крушннклар артеленең башлыгы.
Городовой.
Университет хезмәтчесе.
Студентлар, крушннклар һ. б.
Вакыйга 1887 елда, Казанда бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Идел буе. Пристань. Әрдәнә кебек өелеп, брезент белән каплап куелган мичкәләр, яшяклар, тюклар, чыпта һәм киндер капчыклар. Эссе, бөркү көн. Еракта, офыкта кара болыт күтәрелеп килә. Аркаларына авыр капчык күтәргән крушннклар бер-бер артлы узалар. Яр астыннан: «Раз, два, взяли!.. Еш.е раз взялн!» дигән тавышлар ишетелеп тора.
Сәхнәдә Андрей, Хәйдәр һәм К р ю к. Алар яныннан юан гәүдәле Савинов үтен бара. Аның артыннан, вак-вак атлап, тәбәнәк буйлы, нечкә, әче тавышлы Комар йөгерә.
Комар. Ермил Никанорыч, алла хакына дип, ялварып сорыйм, кызган...
Савинов (туктамыйча). Туйдырдың син мине, Комар, ой, туйдырдың...
46
Комар (тезләнә, шуыша-шуыша барып). Ермил Никанорыч!..
Савинов (кул селтәп). Э-э-эх! Чын-чыннан черки син! Кыбырсык! Сасы көзән! Я раббем, үзең ярлыка! Тфү!
Өстснэ ертык чикмән, башына мескен бүрек кигән сакал-мыекларына чал керә башлаган Закирҗан керә.
Закирҗан (Савиновка). Нәчәлник әфәнде... (Бүреген салып баш ия.)
Савинов. Ни кирәк, бабай?
Закирҗан. Губернатор әфәнде кирәк ие... Түбән Ушма авылыннан мин, пароход белән килдем... Хәзер инде кая барырга икән?
Савинов. Губернатор дисең? У-у... аны табабыз. Безгә ул бәрәңге ашау белән бер. Комар! Озатып куй бабайны. Губернатор аны кунакка чакырган икән дә, адресын әйтергә оныткан. Каршы алырга күчеренең эше бар, имеш. Хатынына умач уыша ди. (Кычкырып көлә дә уз мәзәгеннән үзе канәгать булып, китеп бара.)
Комар (аның артыннан йөгереп). Ермил Никанорыч... Кызгана күр, зинһар, балаларым ач...
Закирҗан (Савинов артыннан карап калып). Корсагы кап кадәр, ә акылы-ы... ташка үлчим. (Китә.)
К р ю к (сакал-мыек баскан, ертылып беткән кием кигән сукбай, сүзен дәвам итеп, Андрейга). Менә син, студент әфәнде, әйтеп кара хәзер. Тормышмыни бу? Кемгә кирәге бар аның? Әнә сине университеттан сөргәннәр... (Хәйдәрне күрсәтеп.) Ә моның хатынын имгәтеп үтергәннәр дә кабергә тыкканнар... Үзен эштән куып чыгарганнар... Дүрт ятим бала ачка тилмерә хәзер. Тормыш түгел, ә каторга, гүр газабы...
Андрей (ул да бераз исерек). Әшәке фәлсәфә! Юк!.. Тормыш ул — туктаусыз үсү, чәчәк ату... Таяныр нокта юк, эш тик шуңарда... Таяныр җир... Таяныр кеше!.. Менә манифест. (Газетадан укый.) ...Мин «һичбер мәгънәсезгә яшәүче бәндә» яшәргә сәләте булган кешеләргә үз урынымны бушатырга тиеш. Күңелдә кайчак ниндидер өметләр туа, ләкин бит ул бушка гына! Яшәргә? Көрәшергә? Кешеләрдән күңелгә юаныч эзләргә? Ләкин кайда соң ул андый кешеләр? Көрәшкә сәләтле кешеләр?
Крюк (Андрей кулыннан газетаны алып укый). «Үз-үзен үтерүченең көнлек дәфтәре». «Волжский вестник» түгел, «Волжский сплетник» газетасы бу. Мә! (Кире бирә.)
Хәйдәр. Үз-үзеңә кул күтәрергә ярыймыни? Балаң-чагаңны кем туйдырыр? Эшләргә кирәк, акча табарга. Хушыгыз. (Крюкка.) Сина ярый, синең балаларың юк. Бер башың, хет шүрлеккә куй, хет чүплеккә ыргыт... Тир түкми генә беркайчан да акча килми.
Крюк. Җүләр син. Акча ул — эшләгән кешедә түгел, эшләмәгән кешедә.
Хәйдәр. Э-э-й... Юньсез сүз сөйлисең. Кулларым исән булсамы, алла бирсә...
Крюк. Мин дә шуны әйтәм... Караңгы тыкрыкта саклап тор да кулларың белән буып ал бугазыннан! (Савиновка ишарә итеп.) Әнә ул кал корсакны дим, и акча синеке.
Хәйдәр. Читкә каерасың... әй, сине тыңлап торган мин җүләр. Хуш, Андрей!.. (Китә.)
Крюк (артыннан). Корсагыңа... корсагыңа ятып шуыш, тизрәк барып җитәрсең!
Пауза.
Одессада диңгез... Зур пароходлар... Ә акчарлаклар, пароход тирәсендә әйләнеп оча-оча, бик еракка кадәр озата бара...
Андрей. Кешегә нигә ул акча? Азык сатып алу өчен, кием-салым... Җан асрап, гомер итәр өчен. Юк, җан асрап кына яшәргә теләмим мин!
47
Крюк. Ә үзләре шундый шыксыз, эч пошыргыч итеп кычкыралар... Тфү, ләгънәтләр!
Пауза. Крушниклар һаман капчык ташый. Яр астыннан шул ук: «Раз. два, взяли! Еще раз взялиI» днгэн мопсу тавышлар ишетелә. Андрей кемнеңдер килгәнен күреп, тюклар артына яшеренә.
К р ю к. Нигә качасың?
Андрей. Очрашасым килми.
Надя белән С е р г е й үтеп бара.
Крюк (исәнләшеп). Пароль доннер...1
Надя (куркып китеп). Сезгә ни кирәк? Сережа...
Сергей. Читкәрәк тайпыл әле, дускай.
Крюк. А пропо2... чиркәүләрне җимереп, алар урынына сыраханә салу эчен берничә сантим акча рәхим итсәгез...
Сергей. А пропо өчен җилкә чокырыгызга тамызсам, төшенерсез. Квантум сатис 3.
Крюк (чигенз-чигенэ). Антр ну4, искиткеч! Тур, де тет5!
Гимназист формасыннан Володя йөгереп керә.
Сергей. Ульянов?
Володя. Сине мин әнә кайдан ук күрдем.
Сергей. Кемне дә булса каршы аласыңмы әллә?
Володя. Әйе. Әниләрне.
Сергей. Сезне таныштырырга рөхсәт итегез: Надежда Даниловна яисә Добрынина Наденька. Шәһәребезнең мәшһүр адвокаты кызы. Үткән ел иң яхшы билгесе белән гимназия тәмамлады, озакламый бөтен дөньяны таң калдырырга җыена.
Володя. Сер түгелдер? Ни белән? (Баш иеп.) Ульянов Владимир.
Сергей. Юридик фәннәр бакалавры булырга әзерләнә.
Володя. Оһо!
Надя (кул биреп). Тыңламагыз сез аны.
Володя. Юк, бу гаҗәеп яхшы! Әтиегезнең һөнәре сезгә ошый, димәк?
Надя. Әти әйтә, ул бик файдалы эш һәм аның белән кешеләргә күп кенә яхшылык итеп була, ди.
Володя. Бик дөрес, ә сез кемне каршы алырга килдегез?
Надя. Астраханьнан әтиемнең туган абыйсы килергә тиеш... Димәк, сез Казанга укырга дип килдегез?
Володя. Әйе, укырга.
Сергей. Нинди факультет сайладың?
Володя. Юрист булырга ниятем бар.
Сергей. Ничек инде алай? Син менә дигән тарихчы була торган кеше.
Володя. Безнең заманда барлык законны белү бөтенесеннән әһәмиятлерәк, минемчә.
Надя. Кешеләрне нигезлерәк итеп яклау өченме?
Володя. Әйе. Шулай ук нигезлерәк итеп гаепләү өчен дә.
Надя. Бер үк вакыттамы?
Володя. Әйе. Хаклыкны яклау белән бергә без хаксызлык, гаделсезлекне бик нык гаепләргә тиешбез.
Надя. Уңыш телим.
1 Гафу итүегезне үтенәм...
’ А пропо... — (кстати) уңае килгәндә...
’Квантум с а т и с... — Күпме кирәк булса, шулкадәр.
4 Антр ну...— Үзара гына әйткәндә.
’Тур, де тет...—Бик оста әйләндереп салдыгыз. (Бокс ысулы — прием)’.
48
Володя. Рәхмәт.
Сергей. Укышлары зур аның.
Володя. Бик үк шәптән түгел шул әле. Университетка кабул итмиләр. Отказ, һаман шул бер сәбәп...
Сергей. Нинди ахмаклык...
Володя. Соңгы өмет гимназия биргән характеристикада. Әни аны алып килергә тиеш.
Сергей (Надяга). Беләсеңме, Наденька, Володяның абыйсы Александр...
Н а д я. Аңлыйм, Сережа... (Каранып.) Без пароходны каршыларга сонга калмыйк.
Сергей. Әйе, әйе, син хаклы. Әйдәгез!..
Закирхан керә.
3 а к и р ж а н (Сергей белән Володяга мөрәҗәгать итеп). Ваше бла- горуди... Нәчәлник әфәнде, зинһар әйтсәгезме, губернаторны каян табарга икән миңа?
Сергей. Губернаторны?
3 а к и р ж. а н. Әйе, губернаторның үзе кирәк ие.
Володя. Нигә кирәк соң ул, бабам?
Закиржан. Прашпнжә бирергә ие. Авыл җибәрде мине, мир жыены... Чәчәргә симәнә юк, туганнар. Бөтен басуыбызны боз сукты... Нишләмәк кирәк, тәкъдирдер инде, күрәсең. Булска барганием, отказ бирделәр. Өязгә бардым, Мамадышка, туже рәт чыкмады. Хәзер инде губернаторның үзенә килдем... Муже бит ярдәм итәр, ә?
Сергей. Ай, белмим.
Володя. Шулай да сорарга кирәк. Ныграк итеп. Сез бит көтәргә сорыйсыздыр?
Закиржан. Көтәргә инде, көтәргә. Язын алсак, көзен кайтарып бирәбез, алла бирса...
Сергей. Сиңа, бабай, шәһәргә, Кремльгә барырга кирәк. Ә-нә Сөембикә манарасын күрәсеңме?
Закиржан. Ә-ә... Э-э! Шәйлим әзрәк.
Сергей. Әнә шунда инде ул.
Володя. Прошенмегез язганмы соң?
Закиржан. Мөселманчасын Сәгыйть хәлфә язган ие язуын да... Менә...
Володя (карап). У-у... губернатор татарча укый белми бит...
Закиржан. Шулайдыр шул. Губернатор бит, ничек белмәк кирәк, һем... Мин инде, үземә калса, шулай уйлап торам: шәһәр жире, урысча яза белә торган берәр мөселман табылмасмы әле, алла боерса... Муже бит әле... һем-м...
Володя. Бәлки, болай эшләрбез: сез безгә монда ни язылганын, авылның нәрсә сораганын телдән генә сөйләп бирерсез дә...
Сергей. Ә мин язармын.
Володя. Син? Яхшы. (Закирҗанга.) Бабай! Ярыймы шулай?
Закирҗан, һей, ярамаган кая инде... Сөйләп бирәм, алла бирсә, сөйлим...
Сергей (блокнотын чыгарып адресын яза да, ертып алып, Закирҗанга бирә). Менә минем адрес: Эшчеләр бистәсе, Кызыл ком урамы,.
18 нче йорт. Бибинур карчык дип сорасагыз бар да белә. Кичкә өйдә булам. Табарсыз бит?
Закиржан. Табабыз, алла бирса, ходайга шөкер, тел бар, урысчаны да әз-мәз сукалыйбыз. Ярый, кичкә дисең алайса... (Китә.)
Н а д я. Сережа, сез мине оныттыгыз ахры?
Сергей. Юк, юк, Наденька, мөмкинме сон! Володя! Әйдә... Сиңа да шул без көткән пароход кирәк бит.

Чыгарга юнәләләр. Шул накыт, книәт, крушнпкларнын берсе авызыннан кан кптсп егыла. Аны күтәреп алып, бер як читкә яткыралар. Крушникларның кайберләре, эшләрен ташлап, егылган иптәшләре янына килә.
Тавышлар:
— Әйдә, әйдә, атла, бүлмә юлны!
— Әкренрәк, күрмисеңме әллә?
— Читкәрәк алыгыз аны.
— Доктор булса иде.
— Тимә, бер яткач ята бирсен!..
— Кирьян, ә, Кирьян!.. Ни булды сиңа?
Володя (Сергейга). Сине бит доктор дияргә була, Сергей, бәлки, ярдәм итә алырсың.
Сергей. Наденька, гафу ит, мин... мин... (Авыру янына килә.) Әйдәгез, күләгәгә илтик!
Авыруны күтәреп алып чыгалар. Надя да алар артыннан китә. Г ородооой керә.
Г о р о д о в о й. Монда нәрсә бар?
Тавышлар:
— Әнә Кирьян һушы китеп егылды.
— Авызыннан кан китте.
— Үлә бит ул бичара.
Савинов керә.
Савинов. Ни бар? Нигә туктадыгыз?
Тавышлар:
— Мондый кызуда ничек эшләмәк кирәк?
— Кешеләрне кызганыгыз бераз.
— Болай эшләсәң, барыңа да шул көн...
Савинов. Җитте!!! Старшой кайда?
Степан. Монда мин! (Алга чыга.)
Крушпиклар арасында шау-шу.
Володя (кереп, Савиновка). Хәле бик авыр, больницага озатырга иде.
Савинов. Шауламагыз!.. (Степанга.) Сиңа менә шул: капчыкларны ташып бетерәсез — артелегезгә бер чирек аракы, ике бөтен күмәч, өч кадак колбаса! Менә акча. (Акча бирә.) Ә Кирьянны подвода алып өенә озат.
Володя. Рәхмәт сезгә.
Хәйдәр керә.
Хәйдәр (Савиновка). Купле әфәнде, зинһар дип, үтенеп сорыйм...
Савинов. Сиңа ни кирәк?
Хәйдәр. Балаларым ач, ашарга сорыйлар.
Савинов. Ә минем ни эшем бар анда?
Хәйдәр. Кирьян урынына мине куя күрегез инде.
Комар (нечкә, безелдек тавыш белән). Э-э! Кара син аны! Җиңел генә! Беләсеңме, мин күпме йөрим монда. Артель тирәсендә? Көтеп. Ә?.. Артель белә әнә... Әйтер... Ә син... (Савиновка.) Ермил Никанорыч, эшлә миңа бер изгелек, -куй мине Кирьян урынына.
Савинов. Ә?.. Нинди эшче ди син... Бүтәкә! Күреп торам ич... Я инде үзең уйлап кара...
Ком ар. Алла хакына, дим... Көчем җитәрлек минем! Артель әйтер әнә...
Савинов. Артель нәрсә ул? Үзең күрсәт миңа көчеңне.
Комар. -Күрсәтәм. Менә тәрем! Алла исеме белән ант итәм! {Чукына.) Йсустыр, күрсәтәм. Капчык күтәрергәме?
4. ,С. Ә.* М 4.
49

50
Савинов (башы белән Хәйдәргә изәп). Кундыр әнә шул татарның җилкә тамырына. Бер-нкене! Җиңсәң, эшкә сине куям, ул җиңсә — аны куям.
Комар (Хәйдәргә карап). Анымы? Хәзер... Көчем җитә минем аңа!... (Җиңен сызганып.) Менә сиңа, ал берне! (Хәйдәрнең яңагына суга.) Татар аламасы!
Савинов. Ай да, Комар! Молодец!
Хәйдәр (аптырап). Нишлисең, тиле! Шаштыңмы?
Комар (кызып). Менә икенчесе! (Суга.)
Савинов. Кара син аны, кара, нишли, ә! Ой, молодец!
Хәйдәр (нишләргә белмичә). Ни өчен?
Савинов. Я әле тагын берне!
Комар (үз-үзен белештермичә, елый-елый). Үтерәм мин сине! (Суга, аягы белән эченә тибә. Хәйдәр егыла. Комар аның өстенә атлана, суга-суга.) Үтерәм!.. Менә сиңа! Менә, менә, менә!
Савинов. Вот булдырдың ичмасам! Ха-ха-ха!
Володя (йөгереп кереп Савиновка). Сез нишлисез? Ничек оялмыйсыз?
Андрей (Комарның кулыннан тотып). Туктагыз!
Савинов (көлә-көлә). Җитәр! Булды! Җитәр диләр сиңа. Әй, нәрсә карап торасыз? Үтерә бит. Нигә ирек бирәсез!
Аңын югалту хәленә килгән Комарны крушниклэр көч-хәл белән Хәйдәрдән аерып алалар.
Комар (Савинов алдына тезләнеп). Минем көчем бар, Ермил Ни- канорыч, көчем җитәрлек...
Володя. Нинди кыргыйлык...
Савинов (тыныч). Тыгылмасагыз хәерлерәк булыр, чибәр егет.
Андрей. Бу бит кешене мәсхәрә итү... Сволочьлар сез, сволочь- лар!..
Кешеләр төркемен аралын-аралын Т а н я килеп керә.
Т а н я. Андрюша! Нишлисең монда? Мин сине шәһәр буена эзләп йөрим... Кичәдән бирле инде...
Андрей. Ә мин биредә менә...
Т а н я. Әйдә, кайтабыз.
Андрей. Ни өчен?
Берничә кру шн ик белән бергә Сергей һәм Н а д я керә.
Т а н я (Сергейга). Сережа, әйтегез аңа.
Андрей. Бөтен Россияне богаулады алар...
Сергей. Әкренрәк, Андрей... Моның бик күңелсез булып бетүе мөмкин.
Н а д я. Катышма, Сережа, үтенеп сорыйм...
Андрей. Миңа хәзер барыбер!
Надя (Сергейга). Мин киттем. (Чыгып китә.)
Андрей. Россия богауда хәзер.
Савинов. Барыгыз, бар, студент әфәнде, югыйсә бәлагә дучар булуыгыз мөмкин.
Андрей. Халыкка бәхет теләгән кешеләрне каторгага җибәрәләр. Төрмәдә, казаматта черетәләр.
Савинов (городовойга). Син нәрсә карыйсың?
Таня. Андрюша!
Андрей. Асалар!.. Осипановны нишләттеләр?..
Савинов. Мин полицмейстерга жалоба бирәчәкмен!
Андрей. Ә Генералов?..
Городовой (зәһәрләнеп). Господа! Нигә җыелдыгыз монда? Таралыгыз, тарал!
<* 51
Андрей. Ульяновны?.. Астылар, сволочьлар!..
Городовой. Таралыгыз! (Сызгырта. Андрейның беләгеннән тотып.) Рөхсәт итегез. Әйдәгез, киттек.
Таня. Тимәгез ана... Ул авыру.
Андрей (кинәт айнып). Танюша, сеңелем... Кирәкми. Гафу ит син мине-
Го родов ой (Андрейны этәреп). Әйдәгез!
Савинов. Анда аның -нинди авыру белән авырганын белерләр.
Городовой Андрейны алып китә. Таня да аларга иярә.
Савинов (крушпикларга). Театр бетте. Эшкә тотыныгыз!. Степан!
Степан. Монда мин.
Савинов. Комарны эшкә куй. Мин үз сүземә хуҗа. (Комарга.)
Тик син, кара аны... ;
Комар. Менә исустыр әгәр... (Чукына.)
Савинов. Безелдәмә, туйдырдың!..
Комар кптә.
(Хәйдәргә.) Мә! Ямьшәйгән танавың өчен биш тиен җитәрме? (Акча ыргыта.) Дурак, үзең гаепле. (Китә.)
Сергей. Володя, пароход килә.
Володя (яңа гына аңга килгән кешедәй). Нинди тупаслык! Нинди коточкыч кыргыйлык!..
Сергей. Әйдә тизрәк.
Володя. Әйе, әйе!
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Шәһәр читендәге кечкенә бер ей. Уртада зур гына мич. Уң якта, чаршау артында, Сергейның өстәле һәм каразаты. Сулда тыштан керә торган, уңда Бибинур әби белән Зәйтүнәнең йокы бүлмәсенә керә торган ишек.
Сергей (язуын тәмамлап). Хәзер бары да булды шикелле.
Закирҗан. Түбәнчелек белән баш иябез дип тә яздыңмы? Яз, яз, әбәзәтельке яз.
Сергей. Баш июләр күпкә китә түгелме, Закирҗан бабай?
Закирҗан. Шулай тиеш булгач, нишләмәк кирәк. Иртәгә, әйтик, Крнмльгә барганда, гардовуй очрады, ди, ничек баш имисең аңа. Иясең. Иэбущикка да баш иясең. Двурник очраса, аңа да сәлам бирмичә булмый. Баш иеп сәлам бирдеңме, кеше күңеле йомшап китә. Менә син дә баш иеп үтенгәч, прошенья яздың бит әле менә, хи, хи, хи!
Сергей (көлеп). Мин болай да язар идем.
Володя керә.
Володя, (ишекне ачып). Сергей Ладыгин биредә торамы?
Сергей. У-у, Володя? Бик тиз тапкансың!
Закир ясан. Исәнме. Волудя туганкай. Әйдә уз, утыр... (Урындык куя.)
Володя. Рәхмәт, бабай. (Сергейга.) Мин беразга гына. Әни Крем- лев янына китте. Өйләренә. Ә миңа көтеп утыруы кыен, эч поша. Сиңа килеп чыгарга булдым. (Сергей язган кәгазьгә игътибар итеп.) Яздыгызмы?
Сергей. Барын да аңлатып яздык. Ахырдан, түбәнчелек белән баш иябез дип тә куйдык. Укып кара әле, юрист әфәнде.
Яшь бала күтәреп Зәйтүн» керә.
52
Закирҗан. Әй-й, бәләкәч. (Сергейга.) Синең малаймы әллә?
3 ә й т ү н ә. Юк, минеке бу.
3 акирҗ а н. Синеке?
Зәйтүнә. Юк, ни... Минеке түгел, әбинеке.
Закирҗан. Әбинеке? Сөбханалла...
Бибинур (ишектән керә-керә). Нигә юк сүз сөйлисең. Зәйтүнә.. Яхшылап аңлат. Күршебез Хәйдәрнең улы бу. Хатыны фабрикта эшли ис, машинага кысылып үлде. Дүрт бала ятим калды. Җитмәсә үзен да эштән чыгардылар. Берәр җиргә барасы -булса, имчәк баласын мина калдыра.
Закирҗан. Алай... (Володяга.) Я, ничек соң, әйбәт язганмы?
Володя. Шәп булган бу, бабай, мә!
Закирҗан. Рәхмәт инде, егетләр. Кулыгыз сызлаусыз булсын. Иртәгә Кримльгә барам, алла бирса, губернаторга тоттырам бу язуны. (Кәгазьне кесәсенә сала.)
Ишек шакыйлар.
Г. Б и б и н у р. Ачык, керегез.
Егорыч керә. Озын, таза гәүдәле, чал керә башлаган кәрәк сакаллы карт. Ул бнк күңелсез, ачулы.
Егорыч. Доктор өйдәме?
Зәйтүнә. Егорыч? Авырыйсынмы әллә?
Егорыч. Коткар мине, Сергей.
Сергей. Ни булды?
Егорыч. Ярдәм итмәсәц, каторгага озатачаклар.
Сергей. Узыгыз монда, утырып сөйләгез.
Егорыч. Законнан син шундый статья тап, миңа ул дуңгызны җавапка тартырлык булсын. Сүземне тыңламасаң, барыбер үз статьям буенча дөмектерәм, башына җитәм мин аның.
Сергей. Кемне? Ни өчен? Аңлатыбрак сөйлә.
Егорыч. Фабрика шундый бит безнең — цехта юеш, тончыгып үләрлек сасы. Күптән инде вентиляция турында сөйлибез, тик һаман сүз генә булып кала. Бүген цехка Алафузовның доверенные килде... Теге, «Мин кем»'—дип борынын күтәреп йөрүче, Хам Хамыч Грибакин. Әлеге шул вентиляция турында сүз кузгаткан идем, тотынды бу акырынырга « — Бунт күтәрәсең?! Бу, имеш, сиңа Морозов фабригы түгел!» Теге дә бу. Шуннан башымдагы кепканы алды да, ыргытты бит станок астына. Үзе китеп барды. Кепканы алырга дип кергән идем, дуңгызын шул арада этен җитәкләп кергән. Заграницадан апкайткаи овчаркасын. Шундый таза... әшәке порода. Нәрсәдер әйтте дә бу моңа, бавын ычкындырды. Станок астыннан чыгыйм дисәм, ырлый-ырлый килеп басты бит каршыма. Тешләрен ыржайта, өстсмә сикерә, сволочь! Кыймылдарга да ирек бирми. Беләсезме, үзе бөтен заводны йөреп чыкканчы утыртты мине шунда, чүгәләтеп. Биш сәгать. Хайван! Әле дә тез буыннарым калтырый.
Володя. Ә иптәшләрегез тыныч кына карап тордымы?
Егорыч. Шунысы хурлык та шул. Әйтерсең лә, мин үзем өчен генә тырышам. Үзләре бит. дуңгызлар, һаман ынгырашып килделәр. — Тын алыр хәл юк, сасы, тончыгып үләбез,— диделәр. Ә эшкә килеп терәлгәч бар да койрык кысты. Җитмәсә әле Грибакин белән бергә ыржаеп көлә, паразитлар. Яшьләре инде чорт с иим, аларга ни, авыз ерырга гына булсын. Ә Ефим, — күрше ул минем, утыз ел бер капкадан йөрибез, кызыма исем кушкан кеше, — шул да бит, эттән туган нәрсә, йөзен икенче якка чөерде.
Володя. Әйтегез әле, Егорыч, әгәр дә сезнең иптәшегезне шулай мәсхәрә итсәләр, яклар идегезме аны?
53
Егорыч. Конешно.
Вол од я. Әгәр шуның өчен заводтан кусалар.
Егорыч. М-м-м... Ул чагында башка эш.
Володя. Яклар идегезме?
Егорыч (Сергейга). Усал бу егет.
Володя. Шулай да, яклар идегезме, юкмы?
Егорыч (икеләнеп). Әйтә алмыйм... Может, яклар идем, ә может, якламас та идем. Урамда таш таптап каңгырып йөрүнең ип шатлыгы бар. Конешно, якларга кирәк анысы, по, әйтә алмыйм. Семья зур минем—-тугыз кашык күтәрәбез, ә эшләүче кеше—бер мин.
Володя. Башка эшчеләрнең дә хәле, мөгаен, яхшырак түгелдер.
Егорыч. Кая инде!
Володя, һәркайсыгыз үзенчә генә эш птсә, хуҗадан берни дә ала алмаячаксыз бит.
Егорыч. Анысы инде, ни әйткәндәй, җанланыбрак яши белсәң, мастерга ярты штуф куйсаң, кире алмау шарты белән бурычка акча биреп торгаласац, мыегыңны сыпырасында яши бирәсең. Шуларны булдыра алмасац, үзеңә үпкәлисең.
Володя. Менә монысы хурлык инде, оят... Әгәр сез ныклабрак таләп итсәгез, ялгызыгыз гына түгел, ә бергәләп, бөтен цехыгыз белән, үзара алдан сөйләшеп...
Егорыч. Бергә-бергә булганда, конешно, зур көч инде ул да... Тик бнт аның да көч бәләкәй түгел. Иблис көче: чиновниклары да бар авың, солдатлары, полициясе дә бар. Акча өчен кем җанын сатмас дисең... Юк, булмый ул бездән, бердәм була белмибез без...
Володя. Димәк, өйрәнергә кирәк.
Сергей. Акыллы киңәш.
Егорыч. Ничек Грибакиннаи үч алырга. Син миңа шул турыда киңәш бир. Нн генә булмасын, аңардан мин барысы өчен дә берьюлы исәп-хисап алачакмын.
Шакылдатып-питсп тормыйча Ха йдәр керә. Аның күз телләре күгәргән.
Хәйдәр (Зәйтүнәгә). Бир әле баланы монда.
Зәйтүнә. Ни булды сиңа, Хәйдәр?
Хәйдәр бер сүз дә дәшмичә, баласын алып чыгып кита. Пауза.
Сергей. Нн булган аңа?
Закирҗан. Сугышты ул.
Зәйтүнә. Юк, Хәйдәр андый кеше түгел.
Володя. Пристаньда кыйнадылар аны. Ул эш сораган иде, ә хуҗа әйтә: сугышыгыз, кайсыгыз җиңсә, шуңа эш бнрәм, ди.
Пауза.
Алар әнә шулай берәм-берәм имгәтеп ташлый безне.
Егорыч. Җитмәсә мыскыл итәләр әле, көләләр.
Пәрдә.
6ЧЕНЧЕ КАРТИНА
Университет коридоры. Икенче катка күтәрелә торган баскычның Сер як читендә Золотаре» култыксага таянып китап укып тора. Аның янында Мило и оп. Үзара сөйләшә-свйләшә студентлар үтә. Баскычның югарыдагы бер басмасында Родион утыра. Коридорның сул ягыннан кергән Соловьев югарыга күтәрелә.
Соловьев. Сәлам сезгә, коллегалар!
М и л о н о в. Исәнмесез, Федор Федорович!
Соловьев (ялгыш Родионга бәрелеп). Пардон!
Родион. Гафу итегез, зинһар, мин үзем гаепле. (Тора.) Юл встенә утырганмын.
54
Соловьев. Утырыгыз, утыр, синьор.
Родион. Рәхмәт. (Каре утыра.)
Соловьев. Укырга керәсезме?
Родион (баса). Тырышам.
Соловьев. Нинди факультетка, синьор?
Родион. Медицинскийга, сударь!
Соловьев. О-о! Бик шәп. Утырыгыз, утыр, синьор. Димәк, медицина белән кызыксынасыз!
Родион. Минме? Ничек дияргә икән сезгә. Бик үк түгел. Әнкәй әйтә...
Соловьев. Ах, әнкәй!..
Родион (торып). Сез, сударь, тагын, бу егет әнкәсенең итәгенә тагылып йөри икән дип уйламагыз. Юк! Мин консерватор түгел, мин мөстәкыйль фикер йөртергә гадәтләнгәнмен. Мин либерал! Әткәй беләк без икебез дә уртача карашлы либераллар.
Соловьев. Ышанам, синьор. Утырыгыз, утыр! Уңыш телим сезгә.
Родион. Рәхмәт, сударь.
Соловьев. Оревуар. (Китә.)
Родион. Бирсен ходай!
Баскычтан төшеп килә торган Сергей коридордай үтеп баручы Володя и ы күрә.
Сергей. Володя! (Янына килә.) Я, эшләрең ничек?
Володя. Менә чакырганнарын көтәм.
Сергей. Мария Александровна тапшырганмы характеристикаңны? Володя. Әйе. Ләкин Кремлей туры гына бер җавап та бирмәгән. Сергей Борчыласыңмы?
Володя. Билгеле инде. Монда үткән берничә көн эчендә мин шулкадәр йөрәк әрнеткеч яңалыклар күрдем... безгә бик күп белергә, күп укырга кирәк икәнен тагын да ныграк аңладым.
Сергей. Әйдә ишек алдыиа, кояш яктысына. Монда салкын, юеш...
Володя. Бүген иртән Кремль янына барып килдем. Анда шундый матур... искиткеч!.. Еракта Идел күренә, таулар, урман... (Китәләр.)
М ил о н о в (Золотаревка). Беләсезме кем ул?
Золотарев (башын күтәреп карап ала). Ладыгиннымы?
Милонов. Икенчесен, гимназистын әйтәм.
Золотарев. Юк. (Тагын китабына текәлә.)
М и л о н о в. Террорист Ульяновның энесе.
Золотарев (китабын ябып). Безнең университетка керәме әллә!
Милонов. Теләге бар да күрәсең, ләкин министр Делянов алмаска кушкан, диләр.
Золотарев. Нинди ахмаклык.
Милонов (папирос чыгарып). Рәхим итегез.
Золотарев. Рәхмәт. Әле генә тарттым.
Милонов. «Зефир». Бик хуш исле папирос.
Золотарев. Рәхмәт.
Милонов. Ихтыярыгыз. (Китә.)
Золотарев. Ульянов? Чынлап та алмаслар микән?...
Сейлошә-сөГгләшә бер төркем студент керә.
Кекин. Су буена килдек тә чишенү өчен корылган алачыкка кердек, ә шунда гына куаклык...
Бер студент. Вокзалга килеп төшсәм, пар ат җигелгән әйбәт тарантас тора. Кучер, картузын салып, миңа баш ия, әйберләремне күтәреп тарантаска куярга чамалый. Ә минем бар багажым — кулымдагы ике китап та, кулъяулыгы. Ә мин укытырга тиешле егет —шундый аңгыра булып чыкты, нәкъ Митрофанушка сыңары.
55
Икенче студент. Киев университетындагы хәлләрне ишеттегезме?
Өченчестудент. Ә мин җәй буе әтигә булыштым.
Кекин. Ә кызның күкрәге, менә!
Дүртенче студент. Ишеттеңме, безгә Ульянов керә, ди.
Бишенче студент. Керсә соң?
Дүртенче студент. Керсә соң, имеш... Ул теге Ульяновның энесе бит.
Бишенче студент. Булса соң?
Дүртенче студент. Юләр син, менә шул.
Потапов керә.
Потапов. Хөрмәтле әфәнделәр. Нигә болай шаулашасыз? Император университеты җыелышлар, митинглар урыны түгел. Регистрация үткән студентларга китәргә мөмкин.
Пауза. Потапоа студентларны күзәтә һәм бары тик алар таралгач кына чыгып китә. Володя белән Сергей керә.
Володя. Миңа карап тоткарланма, Сергей, барасы җиреңә бар, ә мин көтәм.
Сергей. Минем беркая да барасым юк.
Володя. Синең бит эшләрең бар.
Сергей. Качмас... Володя! Әгәр бүген синең мәсьәлә хәл ителсә, әйдә иртәгә урманга, гөмбә җыярга, ә?
Володя. Акыл бу. Оляны да алырбыз, синең Надяны да. Миңа ошый ул кыз.
Сергей. Чынлапмы?
Володя. Әйе.
Сергей. Син бит әле аны нибары бер генә күрдең, пристаньда гына.
Володя. Шул җиткән. Аңарда балаларга хас шундый самимилек...
Сергей. Анысы дөрес, ләкин кайчак шундый мещанлык чыгып куя... Ләкин бара-тора ул гадәтләре бетәр дип ышанам. Миңа калса, аңарда мин зур максатлар белән яшәү фикере уята алдым кебек. Хәзер ул Россиядә хатын-кызлардан беренче адвокат булу дигән хыял белән яши.
Володя. Бик яхшы бу, Сережа.
М II л о и о в килеп туктый. Аннан Соловьев, Кекин һәм башкалар керә.
Милонов. Исәнме, Ладыгин! (Володяга.) Исәнмесез, яшь егет. Безнең университетка керәсезме? Нәрсәләр турында хыялланасыз?
Володя. Гөмбә турында.
Милонов. Гафу итегез, аңламадым.
Володя. Иртәгә урманга барырга җыенабыз. Табигать кочагына. Сез дә табигатьне яратасыздыр бит.
Милонов. М-м... минемчә, җанлы нәрсәләрне генә яратырга мөмкин.
Володя. Ничек инде бу? Сезнеңчә, димәк, этне яратырга була, ә, әйтик, Иделне ярату мөмкин түгел.
К е к и н. Нигә, дөресе дә шулай. Эт, мәсәлән, минем иркәләвемне аңлый һәм рәхәтләнеп иркәләнә белә, ә табигатьнең андый сәләте юк, ул хиссез, салкын. Аңа карап бары тик сокланырга гына була.
Володя. Ә гүзәл кешегә карата ничек?.. Юк, сез хаклы түгел. Табигатьнең һәм кеше иҗатының күркәмлегенә карап сокланырга да, аларны бик нык яратырга да мөмкин Ярату — димәк, күп хәлләрдә, тагын да яхшырак якка үзгәртү, камилләштерергә омтылу дигән сүз.
Милонов. Сез Россияне яратасызмы, яшь егет?
Володя. Әйе.
56
Милонов. Ә сез аның кай ягын үзгәртмәкче буласыз?
Володя. Аны гарип иткән якларын: наданлыкны, мәсәлән, тупаслык, кыргыйлыкны...
Кекин. Ә император галиҗәнапларын ипчек? Яратыргамы, әллә бары тик сез әйткәнчә...
Володя. Гафу итегез, император галиҗәнапларының изге исеме безнең фикер йөртүләребездән күп югары тора һәм мин, сезнең урыныгызда булсам, эткә карата әйткән сүзләрдән соц, монархның исемен телгә алудан тартыныр идем.
Кеки н. Сез... сез... сез...
Кулына газета тоткан По ляискя й керә.
Полянский. Укыдыгызмы менә бу хурлыклы хәбәрне?
Золотарев. Франция парламентындагы җәнҗалны әйтәсеңме?
Полянски й. Генерал Буланже белән Ферри арасындагы талаш мине әз генә дә борчымый. Ә менә мәгариф министры Деляновның яна циркуляры... Димәк, әле укырга өлгермәгәнсез? Алайса тыңлагыз (укый): «...Бу кагыйдәләрне тиешенчә кулланып эш иткән чагында безнең гимназия һәм прогимназияләр кучер, лакей, кухарка, прачка, вак кибетче һәм гомумән әнә шундый кешеләрнең балаларыннан тәмам арыначак». Я, ничегрәк? Ошыймы?
Золотарев. Димәк, ярлы сыйныф кешеләре белем алудан бөтенләй мәхрүм ителә?..
К е к и н. Аның каравы Россия университетларында тиешле тәртип һәм тынычлык урнашыр.
Полянский. Бу сезне шатландыра алайса?
Кекин. Бик нык.
Володя. Сез үзегезне юкка гына юатасыз.
П ол я н с к нй. Бу фактны мин безнең бөтен җәмгыятебезне хурлый торган хәл дип саныйм... Моны без болай гына калдырмаячакбыз. (Та- н.чның килгәнен күреп.) Таня?!., Ни булды сезгә?
Т а н я. Кремлев кирәк миңа... Няко... Николай Александрович Кремлен кирәк.
Сергей. Сезнең төсегез киткән.
Т а н я. Әле генә психиатричкада булдым, Андрей янында.
Полянский. Ул төрмәдә бит.
Т а н я. Аны акылдан язган кешеләр йортына япканнар, бөтенләй сәламәт кешене юләрләр йортына. Бу коточкыч! Ул чыннан да акылдан язачак.
Сергей. Кремлев ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?
Т а н я. Тиеш. Әтинең якын дусты иде бит ул. Бик күп нәрсә өчен бурычлы ул аңа.
Кекин. Кузнецов үзе гаепле, әллә кем булып, үзен Робеспьерга исәпләп йөрмәс инде моннан соц. Аны аклап маташуның кирәге дә юк.
Володя. Акылы сәламәт кешеләрне юләрләр йортына ябу — җинаять бу!
Кекин. Ә сезнең, яшь егет, андый эшләргә борын тыгарга ни хакыгыз бар? Кем соң сез? Кыяфәтегезгә караганда, әле нибары гимназия партасында чалбар төбе шомартасыз...
Володя. Университет скамьясына утырып чалбар төбе шомарту да дан түгел, минемчә. Ә фамилиям минем — Ульянов.
Кекин. Патшага кул күтәрүче Ульяновның кардәше түгелдер дип беләм?
Володя. Александр минем бертуган абыем.
Кекин. һәм сез батырчылык итеп монда... (зәһәрләнүеннән тыны кысыла) укырга керергә уйлыйсыз?.. Менә нәрсәгә каршы протест белдерергә кирәк.
57
! Студентлар җыела, Потапов керә.
Кискен һәм рәхимсез протест!..
Потапов. Хөрмәтле әфәнделәр!..
К е к и II. Әгәр сез хәзер үк моннан кнтмәсәгез, ул чагында мин...
Потапов. Хөрмәтле әфәнделәр!..
Кекнн. ...Үзем китәм!.. Әйе, әйе! Әйе!!.
Потапов (Кекинның җилкәсенә кулын куеп,). Сез, бәлки, бераз хәл алырсыз, Кекнн әфәнде? Нинди уңай белән бу шау-шулы бәхәс?
Полянский. Андрей Кузнецовны психатричкага япканнар.
Потапов. Япканнар түгел, ә алкогольдән дәвалау өчен озатканнар. Я, тагын нәрсә?
К е к и н. Ульяновның университетка алынуына без протест белдерәбез!
Потапов. Ульянов әфәнде университетка алынмаячак.
Кекнн. Аллага шөкер! (Володяга.) Ишеттегезме?
Пауза.
Володя чыгып китә.
Потапов. Сезне тагын нәрсә борчый? Беттеме? Ә хәзер өйләрегезгә таралуыгызны сорыйм. Хушыгыз, әфәнделәр.
Студентлар сүзсез генә тарала. Сәхнәдә Т а п я бер үзе кала.
Потапов. Сез тагын мина килдегезме?
Т а н я. Николай Александровичны күрергә телим.
Потапов. Ул бүген кабул итә алмый. Иртәгә килегез. Мин аңа әйтеп куярмын.
Т а н я. Рәхмәт. (Кискен генә борылып китә.)
Потапов университетның буш коридорында ялгызы таш һайкәлсыман басып кала.
П а р до.
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Икенче картинадагы декорация. Бибинур карчык Сережаның күлмәген ямый. Зәйтүнә бишектәге баланы тирбәтә-тнрбәтә әкият сөйли.
Зәйтүнә. Шуннан соң Турай батыр, кызны үз авылларына, Айбүләккә, әнисе янына алып кайтты, ди. Өч көн, өч төн буе тун иттеләр, ди. (Балага карап.) Я, йоклыйсыңмы инде. Ә? Ай, сине, усал!.. Чү! Җитте диләр сиңа. Ә?.. Ярый, азагын тыңла. Мин дә булдым ул туйда. Бүген бардым, кичә кайттым. Сый-хөрмәт бик мул булды. Ике мичкә бал, бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик үзләре чүмеч белән эчте, безгә сабы гына эләкте. (Бишеккә карап.) Йоклый! Уф-ф... (Авыр сулап, киерелеп куя, әбисенә якынлашып, аның алдына ята да) әбкәй, бераз ятып торыйм... Менә шулай... Инде сип мина әкият сөйлә.
Биби н ур. Әкият сөйләргә, енн бала түгел лә. (Аркасыннан сөя.) Әй, кызым, кызым... Ярый алайса, тыңла:
«Борын-борын заманда, кәҗә команда, үрдәк үрәтннк, тавык дисәтник, саескан сотник булган чагында, яшәгән ди Шәйхаттар исемле батыр бер егет. Булган ди аның Гөлзадә исемле сөйгән бер кызы. Бик гузәл булган, ди ул кыз. Шундый гүзәл, шундый гүзәл... (Зәйтүнәгә күз төшереп.) Чү! йоклыйсың түгелме, балам? йоклыйсың шул. (Әкрен). Алайса инде әкиятем дә тәмам.
3 а к п ржа н керә.
Б и б и п yp. Инн... Закирҗан! Әйдә, әйдә, уз, туган. Эшләрең ничек булды соң, уңдымы? Бирерләр төслеме?
Закирҗан (өстен сала-сала). Хәзергә аллага шөкер, әйбәтсымак. Прошеньҗәмне губернатор сикритаренең памушңигы үзе алып калды.
58
Укыды... Тегеләй карады, болан карады.,, борылып миңа да күз төшереп алды, шуннан бик әйбәтләп папкасына салып куйды. Ярар ди. кнәз, карарбыз, ди. Бер-нке айдан килерсең, ди.
Бибинур. Ярый инде алай булса, ходай уц кылсын.
Закирҗан. Алла бирсә, иртәгә кайтып кнтәм. Шуннан ни, нишлисең, көтмичә булмый инде. Көтәргә туры килә.
Бибинур. Көтеп-көтеп бирсәләр ярый да соң...
Закирҗан, Бирерләр, алла кушса... Мир җыенында халык, калага Закирҗанны җибәрик, дип сүз күтәргәч курыккан нем куркуын. Ни әйтсәң дә чүтәки Казан—Казан инде. Зур кала. Таныш-белеш тә юк. Ярый әле, Сиргей белән Валудәне очраттым. ч
Алпан-тилпән атлап Хәйдәр керә. Бер кулывда бетеп калач, икенчесендә бер бутылка сет. Кесәсендә ниндидер төргәк күренә.
Хәйдәр. Бу мин!..
Пауза. Зәйтүнә уяна.
Мин кайттым — Хәйдәр! Менә сөт... Хафизга — улыма минем., (Бишек янына бара.) йоклыйсыңмы? Ә мин сиңа сөт алып кайттым.
Зәйтүнә (Хәйдәр янына килеп). Нишлисең, Хәйдәр абый. Әкренрәк!.. Тимә, йокласын.
Хәйдәр, йокламасын! Аны мин өйгә алып чыгам.
Зәйтүнә. Уйлама да! Бирмим аны бүген. Бездә йоклар.
Хәйдәр. Нигә сездә?
3 ә й т ү и ә. Син исерек.
Хәйдәр. Исерек? Минме?.. Юк, Зәйтүнә! Дөрес түгел, дөрес түгел, сөеклем... Ә инде эчкәнмен икән... анда да бик әз генә... печтек кенә! (Калачны алып.) Ә калач... Монысы сиңа, Бибинур әбкәй... Миннән күчтәнәч. Аша рәхәтләнеп... авыз тутырып... Әйбәт калач... Байлар ашы. Син дә аша, бабай...
Закирҗан. Рәхмәт, туган, мин тук.
Бибинур. Каян килде ул кадәр байлык?
Хәйдәр (кесәсеннән бер бутылка аракы һәм колбаса кисәге чыгарып). Аллаһе тәгалә үзе .бирде. Ни өчен дисеңме? Әйтәм: патаму што мин җәберләнгән, кыерсытылган бәндә... Алафузов фабриктан куып чыгарды. Ә минем дүрт балам ач утыра. Эттән тугаи Сабинов та... Э-э!.. Ә беләсеңме ничек мин аны... Мә, бабай, син дә эч! Исәклеккә-саулык- ка. (Чәшкегә аракы салып Закирҗанга суза.)
Закирҗан. Рәхмәт, туган, мин эчмим.
Хәйдәр. Эч!.. Минем сыем бу сиңа... Бай кеше мин хәзер. Менә күпме акча миндә. (Кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып өстәлгә ташлый.) Хәзер сез барыгыз да минем сүземне тыңларга тиеш! Беләсезме шуны!
Бибинур. Я рабби!
Зәйтүнә. Шулкадәр акча?
Хәйдәр. Хәзер мин өч этажлы йорт сатып ала алам. Барын да булдыра алам.
Бибинур (куркудан калтыранып). Каян килде сиңа бу тикле акча?
Хәйдәр. Эшләп таптым. Менә шушы кулларым белән. Эч, бабай!.. Мин дә эчәм.
Зәйтүнә. Эчмә! (Хәйдәрнең кулыннан тота.)
Хәйдәр. Җибәр, Зәйтүнә!
Зәйтүнә. Эчмә, дим! (Әкрен.) Эчмә, Хәйдәр абый.
Егорыч керә.
Хәйдәр (аракы салган стаканны авызына китерә. Кинәт куллары калтырана башлый, бармаклары языла, стакан идәнгә төшеп китә).
59
Зәйтүнә! Ал ул акчаларны, яшер кая булса да. Юк, чүплеккә чыгарып ташла! Мин аларга барыбер кагылачак түгел! (Егорынмы күреп.) Егорыч?!
Егорыч. Каян алдың ул акчаларны?
Хәйдәр. Таптым.
Егорыч. Алдама, Хәйдәр... Урладың?
Хәйдәр. Урламадым. Үземнекен алдым. Бугазыннан буып.
Зәйтүнә. Дөрес түгел!
Б и б и н у р. Ярабби-ходам! (Елый.)
Закирҗан. Гөнаһ алайса бу, энем...
Егорыч. Иртәгә дә шулай а<еше талап көн күрмәкче буласыңмы?
Хәйдәр. Ә мине таламыйлармыни? Мин дә кеше! Кешеләрчә яшисем килә! (Чайкалып китә.) У-ух, авыр... авыр миңа! (Утыра, куллары белән йөзек каплый. Пауза. Башын күтәрә. Күзләре янып торган мичкә төшә. УЛ тора да идәндә яткан акчаны алып мичкә ыргыта.)
Биби и ур. Ай, нишләдең?
Закирҗан. Акчалар!.. Яна, яна!..
Зәйтүнә (Хәйдәрне кочаклап). Янсын! Янсын әйдә... Янсын...
Пәрдә.
БИШЕНЧЕ КАРТИНА
Университетта ректор кабинеты.
К р е м л е в (уйланып).
Башлана эчне пошыргыч күңелсез көн, Караңгы һәм шыксыз
Ямьсез бу көн...
Аһ, әгәр дә тик бер тапкыр елмаеп Карый алсак иде без бу дөньяга...
встал янында туктап, кәгазьләрне барлый. Берсенә зур игътибар биреп карап тора. Потапов керә. Аны күрү белән Кремлев кәгазьне салып куя.
Потапов. Гафу итегез, рөхсәтсез кердем.
Кремлев. һәрвакыттагыча, мөгаен, ашыгыч эшегез бардыр.
Потапов, һәм бик мөһим эш. Менә безгә бик үк күңелле булмаган төгәл саннар. Гариза биргән ике йөз кешенең җитмеш тугызы кухарка һәм кучер малайлары, алтмышы төрле вак чин... Ме-ме-менэ кайда ул бөтен бәланең, фетнәнең тамыры. Ме-ме-менә каян үсеп чыга ул патшага каршы коткы таратучылар, крамольниклар, революционерлар. Аллага шөкер, югарыда инде моны аңлаганнар. Министр җәнапларының циркуляры варварлар һөҗүменнән безне саклар, әлбәттә... Ә без, минемчә, хәзердән үк, шушы циркуляр нигезендә чара күрүне үз кулыбызга алырга тиешбез.
Кремлев. Минем аңлавыма караганда, сез түбән сословие кешеләренең балаларын кабул итмәскә дисез?
Потапов. Барысын да кире кагу урынлы булып бетмәс, әмма кабул итүне җитмеш процентка кадәр киметергә, әлбәттә, тиешбез.
Кремлев. Ләкин безгә, гаризасы кире кагылган һәрбер студентка, сәбәбен ачык итеп аңлату кирәк булачак. Аларныц күбесендә бит я медаль, я мактау аттестаты.
Потапов. Император галиҗәнаплары нәкъ безнең Казан университетын иң ышанычсызларның берсе итеп саный, һәм ул хаклы. Патшага кул күтәрүче Дмитрий Каракозов кайда укыган? Бездә, Казан университетында. Террорист Василий Осипанов кайда укыган? Безнең университетта. Устав белән тыелган һәртөрле якташлар оешмасы, студент кассалары, сәяси түгәрәкләр яшиме бездә. Яши. Шундый х?лдә
60
университетны әллә нинди ышанычсыз ’кешеләр белән тутыру акыллы эш булмас иде.
К р е м л е в. һәрвакыттагыча сез бу мәсьәләне дә бик күпертәсез.
Потапов. Ярый, ихтыярыгыз...
В н когр ад OD керә.
Виноградов. Рөхсәт итегез.
Крсмлев. Керегез, Игнат Михайлович. Ни йомыш?
Виноградов. Кузнецова Татьяна кабул итүегезне үтенә.
Крсмлев. Ә нинди эш белән?
Виноградов. Абыйсы Андрейны кулга алганнар икән дә... хәзер психатричкага күчергәннәр.
Крсмлев (икеләнеп). Мип нигә кирәк булдым икән анар?
Потапов. Андрей Кузнецов университеттан Осипаиовныц якын дусы, фикердәше булган өчен чыгарылды. Ә Татьяна Дмитриевна бары тик кайбер материал җитмәү аркасында гына җавапка тартылмады. Ләкин ул барыбер шикле кеше исәпләнә.
Кремле в. Бу бик күңелсез, әлбәттә. Игнат Михайлович, үтсиәм сездән, Татьяна Дмитриевнага әйтегез, зинһар, кызганычка каршы, әйе, кызганычка каршы, бүген кабул итә алмый диегез. Тагын шуны да өстәгез: аны борчыган хәлләрне мин беләм һәм кулымнан килгән барлык чараларны күрергә тырышачакмын! Онытмассызмы?
Виноградов. Юк, әлбәттә.
К р е м л е в. Барыгыз, тынычландырыгыз аны.
Виноградов чыга. Пауза.
Башлана эчне пошыргыч
Күңелсез көн. Караңгы һәм шыксыз... Ямьсез бу көн!..
Николай Васильевич, бу шагыйрь танышмы сезгә?
Потапов. Некрасовның укырга рөхсәт ителмәгән такмазалары кызыксындырмый мине.
К р е м л е в. Әитегезче, Кузнецов чыннан да акылдан язганмы?
Потапов. Революцион идеяләр таратучы белән акылдан язган кеше бер-берсеиә бик якын, минемчә. Кузнецовны чынлап та якларга телисезме?
К р е м л е в. Бу минем шәхси эшем, Николай Васильевич. Аңлыйм, сез студентлар аудиториясенең ышанычлы булуы турында кайгыртасыз һәм мин моны чын күңелдән котлыйм. Тик сез бөтен бәланең башы кучер балаларында дип исәплисез, ә миңа калса, аның төп сәбәбе бөтенләй анда түгел. Чынлап та хәтерегезгә төшереп карагыз әле, Караказов дворян, Кибалчич — поп малае, Пестель, Рылеев — дворяннар. Андрей Кузнецовның әтисе барыннан да элек югары белемле һәм менә дигән яхшы кеше иде.
Потапов. Либерал, филантроп...
Кремлев. Минемчә, нәрсәне булса да инкарь иткәнче, аны тудыручы шартларны җентекләп игътибар белән өйрәнергә, аның психологик сәбәпләрен табарга кирәк.
Потапов. Мин психолог түгел, ә администратор.
Кремлсв. Безнең кеннән-көн европалылардан калыша баруыбызны сез бер дә күрмисезмени? Әгәр дә без Россиянең авторитетын, намусын саклыйк, Көнбатыш белән ярышта оттырмыйк дибез икән, ул чагында безгә, сулаган һавабыз шикелле үк, югары белемле кешеләр, бик куп югары белемле кешеләр кирәк.
61
Потапов. Ләкин бу эле, кем теләсә аны укытырга дигән сүз түгел. Иген игү өчен дә, итек тегү өчен дә укуның кирәге юк дип белом.
Виноградов керә.
Виноградов. Рөхсәт итегез.
Крем лев. Татьяна Дмитриевна киттеме? Тынычландыра алдыгызмы?
Виноградов. Әйе, әйе, тырыштым. Сезнең янга керергә Ульянов рөхсәт сорый.
Потапов. Ни әчеп? Апың мәсьәләсе хәл ителгән бит инде. (Виноградовка.) Сез, сударь, моны белергә тиеш идегез.
Виноградов. Мин беләм, ләкин...
Потапов. Нәрсә ул «ләкин»?
Кремле в (Потаповка). Миннән сорагыз. Игнат Михайловичка караганда, мин яхшырак беләм.
Виноградов. Миңа китәргә мөмкиндер?
Кремлев. Әйе. Мин шалтыраткач, Ульяновны кертерсез.
Виноградов. Яхшы. (Китә.)
Кремлев. Хәлләр менә ничек тора, кадерле Николай Васильевич: беренчедән, мин Сембер гимназиясе директорыннан Ульянов турында характеристика алдым. Бәлки, танышырга телисездер?
Потапов. Укып карагыз.
Кремлев (укый). «Бик талантлы, һәрвакыт тырыш һәм һәрнәрсәне җиренә җикереп эшләүчәи Владимир Ульянов барлык классларда да беренче укучы булды һәм үзенең уңышлары, әхлагы, белеме белән лаеклы рәвештә гимназияне алтын медальгә тәмамлады. Гимназиядә дә, гимназиядән читтә дә, җитәкчеләрдә, шулай ук укытучыларда да Ульянов үзе турында тискәре фикер тудырырлык бер генә начар эш эшләгәне яки сөйләгәне сизелмәде. Ульяновның укуы һәм тәрбиясе турында әти-әниләре бик җентекләп күзәтеп тордылар, 1886 елдан соң, әтисе үлгәч, әнисе бөтен игътибарын балаларын тәрбия итүгә юнәлдерде... Ульяновның әнисе, улы университетта укыган чагында да, аны үзе тәрбия итәргә ниятләнә». Я, ни әйтәсез?
Потапов. Характеристика бик шәп, әлбәттә. Моңа ышанмаска безнең хакыбыз юк. Ләкин барыбер алырга мин катгый рәвештә каршы. Ульяновны кабул итсәк, студентлар демонстрация ясаячак. Студент Кекни бөтен кеше алдында: әгәр Ульянов кабул ителсә, мин университеттан китәм, дип белдерде.
Кремлев. Студентларның ул чыгышларын сез якламассыз дип ышанам.
Потапов. Әгәр сүзләремне игътибарга алмасагыз, ул чагында мин, үземә бирелгән хокуктан файдаланып, турыдан-туры югарыга мөрәҗәгать итәчәкмен.
Кремлев. Сез инде болай да, хөрмәтле Николай Васильевич, үзегезнең ул хокукыгыздан еш кына файдаланасыз. Менә шул, беренчедән, характеристика... Сез сүзләремне, беренчедән, дип башлавыма игътибар итмәдегез ахры, ә икенчедән, монысы сезгә көчлерәк дәлил булыр дип ышанам, округ попечителенең карары шундый һәм, бу карарны ул, әлбәттә, ялгызы гына кабул итмәгәндер... Хәзер инде, минемчә, егетнең үзен чакырырга да мөмкин. Сез каршы түгелсездер бит?
Потапов дәшми. Кремлев кыңгырау шалтырата. Володя керә.
Володя. Исәнмесез?
Кремлев. Исәнмесез. Узыгыз. Утырыгыз.
Володя. Рәхмәт.
Потапов. Ничек соң, безнең шәһәр ошыймы сезгә?

Володя. Бик ошыи, Казан миңа бала вакытымнан ук таныш. Монда безнең якын кардәшләребез тора.
Потапов. Әниегез сезнең белән килдеме?
Володя. Әйе. Без монда квартир алдык.
Потапов. Ана ялгызына гына шундый зур гаиләне тәрбияләү авыр булыр, билгеле. Мин сезне, Ульянов әфәнде, атагыз һәм абыегыз үлгәннән соң, гаилә турында кайгырту бурычы йөкләнгән ир кеше урынына куеп сөйләшәм. Бәлки, сезгә хезмәткә керү турында уйлап карарга кирәктер. Без моңа ярдәм итә алабыз. Университет беркая да качмас. Бер елдан, ике елдан, сезнең нәни кошчыкларыгыз канат чыгарып аякка баскач, безгә килерсез.
Володя. Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, Николай Васильевич, ләкин бу хакта борчылмагыз...
Потапов. Сезнең апагыз Анна Кокушкинода яшиме?
Володя. Әйе.
Потапов. Анда ул полиция күзәтүе астында яши шикелле?
Володя. Әйе.
Потапов. Сез аның белән очрашасызмы?
Володя. Мин әле Сембердәң яңа гына килдем.
Потапов. Аңлашыла. Ул чагында тагын бер сорау. Студент Кекинның сүзләреннән соң үзегезнең университетта укуыгызны ничегрәк күз алдыгызга китерәсез? Минемчә, андый карашта торучы студент ул гына түгел.
Володя. Бу сорауга җавап ’бирү авыр. Чөнки мин киләчәктә Ке- кин әфәнде һәм аның дуслары үзләрен ничек тотарын белмим. Ә Казанга мин укырга, бары тик укырга дип килдем.
Потапов. Бу сезнең теләгегез...
Володя. Шулай ук әниемнең дә. Ул минем университет тәмамлавымны тели.
Потапов. Сез әниегезне яратасызмы?
Володя. Бик нык.
Потапов. Монысы әйбәт. (Кремлевка.) Минем сүзем бетте.
К р е м л е в. Менә шулай, сөекле дустым, бүген, ниһаять, мин сезне шатландыра алам. Әтиегезнең Ватан алдында булган зур хезмәтләрен игътибарга алып, шулай ук сезгә бирелгән яхшы характеристиканы һәм гимназияне алтын медальгә тәмамлавыгызны күз алдында тотып, сезне университетка кабул итәргә булдык, шуның белән тәбрик итәм.
Володя. Рәхмәт сезгә, Николай Александрович.
Крем лев. Шулай да кайбер нәрсәләр турында исегезгә төшереп куюны үземнең бурычым дип саныйм.
Володя. Тыңлыйм сезне.
К рем лев. Студентларның һәркайсына да уставка буйсыну мәҗбүри. Рөхсәт ителмәгән төрле оешмаларда катнашмаска, ышанычсыз кешеләр белән бертөрле дә бәйләнешкә кермәскә, һәм, ниһаять, вакытында, һич калдырмыйча, чиркәүгә йөрергә.
Володя. Көчем җиткән кадәр барлык кагыйдәләрне дә үтәргә тырышырмын.
Потапов. Ләкин исегездә тотыгыз, Ульянов: сезнең өстегездә абыегызның авыр гөнаһсың йолу бурычы да зур йөк булып тора.
Володя. Аңлыйм.
Потапов. Абыегыз үзенә бик начар юл сайлаган иде.
Володя. Сезне нык ышандыра алам: мин абыем юлыннан бармаячакмын!
Пәрдә,
(Ахыры, бар).