Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАНДА ДА, ТАБЫНДА ДА ...


апкыр сүз белән таш яручы, яхшы
сүз белән кешеләр йөрәгенә изге
орлыклар салучы, моңлы авазлар
белән күңел кылларын чиртүче оста
әдипләрнең— татар әдипләренең һәр
уңышына без дөньябызны онытып
шатланабыз. Әгәр дә сезнең әдә-
биятыгызның чәчәкләр бәйрәменә
бакча гөлләре урынына тиле бәрән
сабакчалары яки матур буяулы кәгазь
чәчәкләр алып килүчеләрне күрсәк,
эчебез поша, йөрәгебез әрни.
«Синең күз яшьләрең минем йө-
рәгемә тамды», — дигән бит шагыйрь.
Безнең шатлык яшьләребез дә, хәсрәт
яшьләребез дә бер-беребезнең
йөрәкләребезгә тама. Халыкларны һәм
кешеләрне менә шулай якынайтты
безнең бу бөек, кабатланмас
заманыбыз. Мең рәхмәтләр аңа —
заманыбызга!
Безнең илдәге халыклар дуслыгы
уртак хезмәт, уртак көрәш, бергәләп
түгелгән кан һәм бер-береңә бирелгән
ант белән ныгытылган. Бу антны ата-
баб ал арыбыз безгә мирас итеп
калдырганнар. Шушы дуслык хакында
без бик еш, бик дулкынланып
сөйлибез. Әмма, безнең зирәк акыллы
бабаларыбыз әйтмешли, кабатлаудан
дога искерми. Шул бик озын, бик зур
гомуми «доганың» ике тугандаш
халыкның
1 Татарстан язучыларының V съездында
сөйләгән речь. дуслыгына, ике ут күршенең,
ягъни бер-берсеннән ут алып яшәүче күр-
шеләрнең дуслыгына кагылган бер «аятен»
тагын да кабатлыйсым килә.
Үзенчәлекле башкорт милли әдә-
биятының, үз буяулы милли сәнга-
тенең формалашып үсүенә татар
культурасының никадәр яхшы, уң-
дырышлы йогынты ясавы турында мин
сәгатьләр буенча сөйли алыр идем. Бу
культура әле дә башкорт әдәбиятын,
башкорт укучыларын бик юмарт
бүләкли килә.
Бу хакта сүзне озынга сузмый, мин
бары кечкенә ике мисал китереп үтәм.
Минемчә, алар күп нәрсә аңлаталар.
Урал таулары арасында Эт бармас
дигән сәер исемле кечкенә бер авыл
бар. Кыш көннәрендә ул авылга барып
житү әле дә бик читен. Ә мин
сөйләячәк хәл кыш көне булган.
Революциягә чаклы күтәрел китап
сатучы татарлар авылдан авылга йөреп
сәүдә иткәннәр. Кышкы буранда
шундый бер фәкыйрь китап сатучы,
кечкенә чанасын сөйрәп, тау
араларына килеп чыккан. Юлда каршы
очраган берәүдән; «Моннан ары
авыллар бармы әле?»—дип сораган ул.
Теге кеше жавап биргән: «Тау
арасында бер авыл барын бар да, анда
эт тә бармас». «Эт бармаса, бармас, —
дигән- китап сатучы,—ә мин барам
әле», һәм үз юлына китеп барган. «Эт
бармас» дигән исем шушы сөйләшүдән
торып калган, имеш, диләр.
Әлеге фәкыйрь китап сатучыны
Т
137
бу якларга зур мәгърифәт идеяләре
канатландырып китергәндер дип
уйламыйм мин, әлбәттә. Ул, шулай
кәсеп итеп, көя күргән. Әмма ул
караңгы таулар арасына башка нәрсә
түгел, китап китергән. Моның
символик мәгънәсе бар. Яки менә бу
мисал.
Сәгыйть Агишның бер әсәрендә
мактанчык шундый персонаж бар. Ул
элек извозчик булып эшләгән һәм
Габдулла Тукайны бик якыннан
белүен, аны күп тапкырлар утыртып
йөртүен мактанып сөйли. Карттан:
«Тукай ниндирәк иде?» дип сорасалар,
теге кызып ук китә.
— Тукайны да белмисезме? Ту-
каймы? Тукай ул... Мыеклары колак
артына җитеп тора иде аның. Басса,
түбәсе түшәмгә тия иде. Күкрәгенә
колач җитәрлек түгел. Ике учына ике
пәһлеванны утыртып күтәрә иде ул. Ә
сез...
Бу әсәрнең кулъязмасын укыганда
Баязит Бикбай шундый сүзләр әйтте:
— Тукай ике кулы белән ике кешене
генә түгел, йөзәрләгән язучылары
булган ике әдәбиятны, татар һәм
башкорт әдәбиятларын берьюлы
күтәрде.
Бу хак сүз иде.
Кыюланып китеп мин тагын шуны
әйтмәкче булам. Хәзер инде олы
әдәбиятның кечерәк әдәбиятка йо-
гынты ясавы, аны баетуы турында
гына түгел, бәлки аларның үзара
йогынтысы һәм бер-берсен баетуы
турында сөйләргә дә вакыт җитеп
киләдер, димәкчемен. Бу хакта безгә,
башкорт әдипләренә, сөйләү бик үк
урынлы да түгелдер. Без бары татар
әдәбиятының башкорт әдәбиятына
нинди хәзинәләр өстәве турында гына
сүз йөртә алабыз. Кире тәэсир хакында
— әгәр дә андый хәл булса — татар
әдипләре әйтерләр әле дип уйлыйбыз.
Татар язучылары, татар укучылары
авызыннан башкорт әдәбиятына, аның
Ш. Бабич, С. Кудаш, Д. Юл- тый, С.
Агиш (безнең уртак Гафу- рмебызны
әйтеп тә тормыйм) кебек вәкилләренә
карата хөрмәт һәм ярату сүзләре
ишеткәндә мин үз алдыма шыпырт
кына уйлап куям: «Мәхәббәт бит һәр
ике якның да рухына байлыклар өсти»,
— дим.
Әлбәттә, бу хакта әдәбият галим-
нәре үзләре хөкемен үзләре чыгарыр, ә
шул матур күренешне тою безгә үзе
бер җан рәхәте бирә.
Партиянең XX съездына кадәр озак
еллар буе безнең ике культураның, ике
әдәбиятның үзара мөнәсәбәтләре
һәрвакытта да ал да гөл генә булмады.
Хәзер инде ул заманнар артта калды.
Мин шундый бер хәлне хәтерлим.
Аңлашылмау чыгу аркасында бер-
вакыт иң яхшы дусым белән арабыз
бозылды. Аңлашкач, дусым миңа хат
язды. Хат шундый сүзләр белән
башланган иде: «Ниндидер явыз кеше
тарафыннан безнең арабызга,
җибәрелгән кара песи дөмекте...»
Ике әдәбият арасына да шул төстәге
песиләр җибәрелгәләде бит. Үз
вакытында аларны үзләре дә сизмәстән
кайсыбер башкорт эшмәкәрләре
җибәрде. Алар башкорт куль-
турасының үзенчәлеге, үзаллыгы өчен
ихлас көрәшеп, аны кайчак көчләп-
көчләп булса да, татар куль-
турасыннан, татар әдәбиятыннан һәм
теленнән ераклаштырырга, аларга
охшатмаска тырыштылар. Хәтта
безнең бер тел галимебез, башкорт
теле татар теленә караганда немец
теленә якынрак тора, дигән нәтиҗәгә
килгән имеш, дип тә сөйлиләр.
Үзләре дә сизмәстән әлеге песи-
ләрне кайсыбер татар эшмәкәрләре дә
җибәргәләделәр. Алар башкорт
культурасының, башкорт теленең
үзенчәлеген һәм үзаллылыгын танырга
теләп җиткермәделәр, татар теленә бик
якын торган, шул ук вакытта бик
үзенчәлекле башкорт телен татар
теленең бер диалекты дип исәпләргә
исәп тоттылар. Бу хәл, әлбәттә,
кайсыбер аңлашылмауларга алып
барды.
Бер үк песине җибәрүче өченче
берәүләр ике якта да бертөслеләр иде.
Алар безнең милли социалистик
әдәбиятларыбызның, коммунизмның
югары идеяләрен җаны- тәне белән
раслаучы әдәбиятларыбызның үзара
бәйләнешендә, аралашуында, үзара
дуслыгында пан-
тюркизм, панисламизм куркынычы
күрергә тырыштылар. Болары ба.
рыннан да яманрак иде.
Бәхетебезгә, партиянең ихтыяры
һәм ярдәме белән бу песиләрнең
һәммәсе дә дөмекте.
Ә безнең әдәбиятларыбыз исә. бер-
берсенең уңышларына куанып,
үскәннән-үсә барды, безнең халык-
ларыбыз дуслашканнан-дуслаш а
барды.
Бер төптән үсеп чыккан пар каенны
күз алдына китерегез. Шул ике -
агачның ике ботагында үзара талашып
утырган чыпчыкларга карап кына
каеннарның дуслыгы китәме соң?
Китми, әлбәттә. Шулай яатеге
чыпчыкларның еш кына кәефне бозып
куюлары ихтимал. Чыпчыклар яшел
ботакларда түгел, читән, казык
башында утырсыннар һәм яшел
ботакларның мазасын китәрмәсеннәр.
Ә без шундый җырны җырлыйкз
Бәйрәмнәребез мөбарәк, Табыныбыз
түгәрәк. Сабанда да, табында да
Сайрашыйк без бергәләп.