Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУҖА НАСРЕТДИН МӘЗӘКЛӘРЕ’


V алык мәзәге—'Хәзерге заман yv
фольклорының иң таралган
төрләреннән берсе. Мәзәкләр кыска
җырлар кебек хәрәкәтчән, зирәк
мәкальләр кебек хәтердә калучан,
канатлы сүзләр кебек тапкыр мәгънәле
булалар. Максим Горький мәзәкләргә
югары бәя биреп: «Әгәр мәзәк үткен
акыллы булса, ул тарих битләрен нәфис
миниатюра кебек бизәп тора», — диде9
10. Әнә шуңа күрә тормыштагы
искергән күренешләрдән, аерым
'кешеләрнең тискәре якларыннан зәһәр
итеп яисә дусларча шаяртып көлгән мә-
зәкләрне яратып тыңлыйсың, халык-
ның көр күңелле талантына, тирән
оптимизмына сокланасың. Халыкчан
мәзәкләрне туплаган китапларны
укучылар хуплап <каршы алалар,
мавыгып'һәм елмаеп укыйлар. Моннан
ике ел элек Г, Бәширов тарафыннан
төзелгән «Туксан тугыз мәзәк»
җыентыгы шундый язмышка очраган
иде. Узган ел ахрында А. Әхмәт төзеп
чыгарган «Хуҗа Насретдин мәзәкләре»
дә укучылар ихтирамым казанырлык
фольклор китапларының берсе дип
әйтергә була. Бу урында, бер уңайдан,
гомумән мәзәкләр хакында берничә сүз
әйтеп үтү урынсыз булмас. Чөнки мәзәк
китаплары чыга торса да, халык
иҗатының бу үзенчәлекле төре
хакында ныклап фикер алышу булганы
юк әле.
Гомәр Бәширов «Туксан тугыз
мәзәк» китабына урнаштырылган
мәкаләсендә мәзәкләрне татар
фольклорының әлегә кадәр «җентекләп
өйрәнелмәгән, үзенчәлеге билгеләнеп
җитмәгән бер төре» дип бик дөрес
бәяли һәм шунда ук ул мәзәк турында
җитди игътибарга лаеклы мәсьәләләр
куя. Алар арасында кызыклы күзәтүләр
9 Хуҗа Насретдин мәзәкләре, төзүчесе һәм әдәби эшкәртүче Абдулла Әхмәт, сүз башын
язучы Хәмит Ярми. Казан, 1962 ел, 220 бит.
10 А. М. Горьки й, Сайланма әсәрләр. 26 том, 1953 ел, 202 бит.
дә, тирән фикерләр дә, бәхәс уята
торган карашлар да бар. Мәзәкнең
үзенчәлеген билгеләү мәсьәләсен
алыйк. Гомәр Бәширов мәзәкнең
табигатен, «холкын» ачу өчен аны
әкиятләр белән чагыштыра һәм мәзәк
«әкияттән эчтәлеге белән дә, үз алдына
куйган максаты һәм формасы белән дә
аерыла», «мәзәк җирдә яши торган чын
кешеләр, аларның башыннан узган яисә
узардай булган реаль хәлләр белән генә
эш итә» ди (72, 74 битләр). Болай
раслау берьяклырак түгел микән? Сүз
нинди әкиятләр турында бара бит?
Тылсымлы әкиятләр белән мәзәкләр
арасында, әлбәттә, бернинди дә
уртаклык юк. Әмма күп кенә мәзәкләр
мәгънәви эчтәлекләре, образлары,
яшәеш формалары белән тормыш-
көнкүреш әкиятләренең са- тирик-
юмористик төренә бик якын торалар.
Фольклорчылар моңа кадәр мәзәкне
шул төркем әкиятләр белән бергә
кушып йөртәләр икән, моңа сәбәп бар.
Чөнки һәр ике төркем нигезендә дә
тормышта очрый торган көлке-комик
вакыйгалар, хәлләр ята, бу әсәрләр аша
халык чынбарлыктагы ямьсез, караңгы
күренешләрне фаш итә, тәнкыйтьли,
шул юл белән искелектән көлеп аерыла,
үзенең уңай сыйфатларын, карашларын
раслый. Шуңа күрә мәзәкне
әкиятләрнең бу төркеменә каршы
кую—«алар икесе ике нәрсә
148
булып кала» дпю белән килешүе кыеп.
Хайваннар турындагы әкиятләргә
күз салыйк. «Торна белән Төлке»,
«Әтәч патша», «Әләкче бүре» кебек
әкиятләрне ’ «Туксан тугыз мәзәк»
китабына кертелгән «Үгез белән бүре»,
«Шикле шикләнер», «Эшем кешесе»,
«Кеше хәлен кеше белми» һ. б.
мәзәкләр белән чагыштырып карасак
нинди дә булса аерма, форма төрлелеге,
максат үзгәлеге күреп булмый. Төп
образлары хайваннар булган әкиятләр
дә, мәзәкләр дә аллегорик образлар
ярдәмендә көнкүрештәге
кимчелекләрдән, аерым кешеләрдәге
кмре гадәтләрдән көләләр. ДИМӘК,
мәзәкләрдә сүз чын кешеләр һәм реаль
хәлләр турында гына бармый икән.
Мәзәк халык иҗатының шактый
катлаулы бер төре. Аның үз эчендә күп
тематик цикллар, санаусыз сюжетлар
бар. Кайбер мәзәкләрнең, комик
нигезен чынбарлыктан алынган
тормышчыл ситуацияләр һәм җанлы
образлар тәшкил итсә, икен- челәрендә
шартлы, ясалма ситуация, аллегорик
образлар өстенлек итә.
Бу мәсьәләләрне җентекләп тик-
шерүне без монда максат итеп,
куймадык. Аларны киләчәктә махсус
өйрәнү кирәк. Тикшерүче ул вакытта
татар халкының үз мәзәкләре беләң
бергә Хуҗа Насретдин мәзәкләренә дә
күз салыр. Чөнки алар арасында татар
тормышына үзләшеп киткән, халык
күңеленә кереп урнашкан мәзәкләр
гаять күп.
Көнчыгыш һәм Урта Азия халык-
ларының сатирик әдәбиятында һәм
фольклорында атаклы урын тотучы
Хуҗа Насретдин образы татар уку-
чыларына күптән таныш. Бу исем белән
бәйләнгән мәзәкләр узган гасыр
ахырында ук басыла башлыйлар.
«Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде»
исеме астында 1881 елда беренче
мәртәбә дөньяга чыккан җыентык
революциягә кадәр уннарча тапкыр
басыла һәм үз чорының популяр
китапларыннан исәпләнә.
1 «Татар халык әкиятләре», 2 китап, тө-
зүчеләре Г. Бәширов, X. Ярми. 1956 ел, 286 295
битләр.
Ул җыентыкларда урын алган йөзгә
якын мәзәкнең зур күпчелеге көн-
чыгыш халыклары теленнән, аеруча
төрек теленнән тәрҗемә ителгән.
Революциядән соң Хуҗа Насретдин
мәзәкләренең беренче китабын шулай
ук А. Әхмәт төзеп чыгарган иде.
Моннан егерме ел элек басылган ул
китапка ике йөз мәзәк урнаштырылган
булса, укучыларга тәкъдим ителгән
соңгы җыентыкта мәзәкләр саны өч йөз
иллегә җиткән. Димәк, Хуҗа
мәзәкләрен туплаган бу китап татар
телендә чыкканнарның иң зурысы, иң
тулысы булып тора. Моны Абдулла
Әхмәт иптәшнең ихтирамга лаек
хезмәте дип санарга кирәк. Чөнки Хуҗа
мәзәкләре басылган күп китаплардан
тыш (аларның исемлеге җыентык ахы-
рында бирелә), төзүче җыентыкка үзе
язып алган байтак кына традицион һәм
яңа мәзәкләрме дә керткән.
Китапта Хәмит Ярми тарафыннан
язылган сүз башы бар. Анда Хуҗа
Насретдин турындагы мәзәкләрнең
халыкара фолькларга әйләнеп -китү
сәбәпләре шактый киң яктыртыла, бу
проблемага багышланган фәнни
әдәбиятка күзәтү ясала. Хуҗа чыннан
да тарихи бер шәхесме, әллә җыелма
фольклор тибымы, бу образ кайсы
чорда туган, нинди үзгәрешләргә тап
булган? Мәкаләдә менә шушы
кызыклы сорауларга да җавап табасың.
Биредә без Хуҗа Насретдин мә-
зәкләренең татар телендә ничек
җирләшеп китүенә киңрәк тукталып
үтик.
Китаптагы мәзәкләрне укыганда
аларның шактые сиңа элек-электән
таныш булып тоела. Бу чыннан да
шулай. Чөнки Хуҗа — татар халкы
арасында бик популяр образ. Җор
күңелле, үткен сүзле кешеләрне безнең,
авылларда кайчак Хуҗа Насретдин
белән тиңлиләр. Бер-бер кызык, көлке
хәл килеп чыкса, Хужа маҗаралары
арасыннан чагыштыру китерәләр. Бер
мәзәк икенчесе иҗат ителүгә таяныч,
чыганак булып хезмәт итә. Хуҗа
безнең күптәнге танышыбыз, аяусыз
тәнкыйтьчебез булып арабызда йөри
бирә. Анык күзе уткен, теле тапкыр.
Хуҗа исеменә бәйләп сөйләнә торган
яңа мә
зәкләрдә бездә әле дә очрый торган
тискәре типлар, күңелсез күренешләр
ачы тәнкыйтькә очрыйлар. «Хуҗа һәм
шагыйрь», «Хуҗа ашханәдә»,
«Авызыңны ачып йөрсәң», «Хуҗа һәм
парашютчы кыз» кебек яңа мәзәкләр
әнә шундыйлардан (216—217 битләр).
Хуҗаның Бөек Ватан сугышында
йөрүен сурәтләгән мәзәкләр үз ва-
кытында нинди киң таралган иде! Татар
солдатлары арасында туган бу
мәзәкләрне фронт газеталары бик теләп
бастылар. Ул мәзәкләрдә
дошманнардан зәһәрле көлгән рә-
химсез сатира көченә бүген дә сок-
ланасың. Алар дошманга нәфрәт
тәрбияләүче бик кирәкле бер идея
коралы булып хезмәт иттеләр.
Хуҗа Насретдин мәзәкләре ара-
сында безнең бүгенге көн бурычларын
үтәүгә булышырдай үткен сатирик һәм
юмористик мәзәкләр аз түгел. Яна кеше
тәрбияләү мәсьәләсе бөтен җитдилеге
белән куелган заманда сатираның, шул
исәптән халык сатирасының да, роле
бер- мәбер үсте. Шуңа күрә мәзәк
китапларының чыгып торуын котларга
гына кирәк.
Хуҗа мәзәкләре арасында чын-
чыниан татар тормышы белән бәй-
ләнгән, татар халык көнкүрешен,
гореф-гадәтләрен чагылдырган сю-
жетлар шактый күп. Моны «Туксан
тугыз мәзәк» һәм «Хуҗа Насретдин
мәзәкләре»н чагыштырганда бик җиңел
күрергә мөмкин. Татар халкының
хрестоматияләргә кергән классик бер
мәзәген искә төшерик. Аның эчтәлеге
«Мулла бир дигәнне яратмый, мә
дигәнне ярата» дигән мәгълүм
мәкальдә ачылган. Муллаларның
комсызлыгын, саранлыгын фаш итүче
бу мәзәк ике китапта да бар (21 бит; 69
бит). Аның Хуҗа мәзәкләре рәтенә
татар халык иҗатыннан күчүе бик
ихтимал.
Күп кенә мәзәкләрнең башлап кайда
тууын хәзер билгеләве дә авыр.
Комсызлыктан атын ачка үтергән (13
бит; 183 бит-), -кунакларга куян
шулпасы ашаткан (28 бит; 97 бнт),
айны күккә элгән «кеше» (37 бнт; 136
бит) турындагы мәзәкләр Хуҗа
исеменнән башка да Хуҗага бәйләп тә
сөйләнәләр. Аларның көнчыгыш
халыкларыннан безгә күчүе, җирләшеп
китүе һәм киресенчә татар халык
иҗатыннан башкаларга күчүе бик
мөмкин. Моның белән киләчәктә
ныклап кызыксынырга кирәк:
Хуҗа турындагы мәзәкләрнең
шактые бездә «милли чырай» ала, ал
арга татар тормышына хас булган
образлар, картиналар, теге яки бу
этнографик элементлар өстәлә.
Пристав, староста кебек түрәләр
Октябрьга хәтле безнең якларда
булсалар да, Көнчыгышта алар башка
исем белән аталганнар. Ә татар
мәзәкләрендә Хуҗа шул түрәләрне
хурлыкка калдыра (125, 192 битләр).
Хуҗаның бәлеш, өчпочмак кебек татар
ашларын яратуын да аның бездә «үз
кеше» булып китүе белән аңлатырга
кирәк (157, 181 битләр).
Хуҗа Насретдин мәзәкләре яңа
чыккан бу китапта әдәби эшкәртеп
бирелгәннәр. Киң халык өчен чыга-
рылучы китапны ачык аңлашыла
торган әдәби телдә бастыру, әлбәттә,
яхшы эш. Шулай да кайбер мәзәк-
ләрнең тәрҗемә икәнлеге бик сизелеп
тора, аларда татар теленә хас булмаган
әйләнмәләр, кытыршы җөмләләр
очрый. («Хуҗа- һәм шәкертләр» 75 бит;
«Хәйләкәр малай» 87 бит; «Агач—
Шаһит» 146 бит һ. б.).
Мәзәкләрне төркемнәргә бүлгәндә
дә төгәлсезлекләр киткән, ягъни
аларның кайберләре үз урыннарын
дөрес тапмаганнар.
Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укы-
ганда еш кына Нәкый ага Исәнбәтнең
Хуҗага багышланган атаклы пьесасы
искә төшә. Пьеса ахырында Хуҗаның
халыкчан образын шигьри бөтенлектә
ачкан күңелле җыр бар. Бу күзәтүне
шул җыр белән тәмамлыйсы килә:
Яшә, яшә, Хуҗа Насретдин.
Си и үлемсез халык хикмәте, һәр
кыенны ерып чыгучы, Көлке сиңа дөнья
михнәте.
Яшьләр өчен шатлык снн, Картларга да
тансык снн, Халык үлмәс — син үлмәс,
Мәңге яшә, Насретдин.

И. НАДИРОВ.