Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗАКЪПАЙ

рта буйлы, соры күзле, аксыл сары чәчле егет, дрезинаның кабинасына кереп утырды да, фуражкасын салып, кулы белән чәчен сыйпап куйды. Аннан, безгә — арттагы урындыкларда утыручыларга карап, саф казакъ телендә:
— Сездән башка утыручы юкмы, майор үзе бармый микән? — дип сорады. Мин ул егетнең битенә текәлебрәк карадым. Аның сөйләве кыяфәтенә бик үк ятышып бетми иде. Кайбер аксыл-сары чәчле егетләребезне}» дә борын, ирен рәвешләрендә үк казакъның көнчыгыш кешеләренә хас ялпак бнтлелеге күзгә ташлана бит. Әмма бу егетнең төсе-битен- дә андый нәрсәнең эзе дә юк иде.
Нургалым;
— Бездән башка утыручы юк. Мин кайнешемә барам, бу кунак Аксу станциясенә бара, — дип җавап биргәннән соң, гадәтенчә шаяртырга тотынды һәм: — Казакъпай, сине урыс даулашса, әллә кайчан алып китәр иде. Аллага шөкер әле, урыс халкы даучыл түгел, үз эшенә ябышып ятуын гына белә. Безнекеләрнең берәрсенең кулына төшсәң, муеныңа бау салып, сөйрәп китәр иде, — дип көлдерде.
Казакъпай да аптырап калмады:
— Мин урланган терлек түгел бит. Кыргыз белән казакъ караклары терлекнең колак тамгасын бозып беренә-бере озаталар. Нигә дауласыннар. Совет илендә йөреп, үз башымны үзем яклый алмасам, мин аннары кем булам? — диде.
Егетнең Казакъпай исемле икәнен белгәч, күңелемдә гаҗәпсенү туды. Мин:
— Казакъ үз баласына үзе Казакъпай дип исем кушмас, — дидем,— егеткәй, син нугай түгелме соң?.. — дидем.
Соравым урынсызрак иде, билгеле. Ләкин Казакъпайның казакъча шундый оста сөйләшүе ихтыярсыз тудырды ул сорауны. Казакъпай моңа уңайсызланмады да, рәнҗемәде дә.
— Нүкең2 булган җирдә әңгәмә булмый калмас инде. Янында башка кеше булмаганда, кулындагы чыбыркысы белән сөйләшә торган тел бистәсе ул, — дип кенә -куйды.
Мин тагын да гаҗәпләнә төштем.
— Агай, сез кыяфәтемә һәм сөйләшемә карап уйланып утырасыз,— диде Казакъпай. — Аны мин беренче күз карашыгыздан ук сиздем. Бер монда гына түгел, бу хакта бүтән җирдә дә сүзләр булганы бар. Хәтта мине килмешәк дип әйтүгә хәтле барып җиткәннәре бар.
Ул, бер бик озын вакыйганы сөйләргә теләгәндәй, уйчанланды.
Дрезинабыз рельслар өстеннән алга оча. Казакъпайның дрезина рычагын җай гына борып баручы куллары хәрәкәтен алмаганда, әңгәмәгә комачауларлык бернәрсә дә юк. Көне дә шундый аяз, күңелле. Көньякка хас гаҗәп матур коры көз. Юл буенда кышлаклар, өер-өер терлекләр йөргән утлавыклар, игене урылып алынган киң басулар, алмалары пешеп утырган бакчалар күзгә чалынып калалар.
Без кыргыз Алатавы ягына барабыз. Дрезина тәрәзәсеннән ерактагы биек тауларның яшел карагайлык урап алган ак башлары күренә, гаҗәп күңелле иде.
Нургалым:
— Я, Казакъпай, син безне ымсындырып кына калдың. Син сөйләмисең икән, Клавдияне ничек алганымны сөйлим, — дип, елмаеп миңа карап куйды.
Казакъпай да Нургалымга елмаеп карады һәм:
— Әле вакыт бар. Нүреке, сез җиңгине күпме калым мал биреп алдым дигән идегез әле? Башта шуны сөйләгез, — диде.
— Яшерене-батырыны юк аның, бу адәм дә судья түгел. Аннан соң калым да әллә кайчан түләнеп беткән имде, — дип, бераз теленә салынып алганнан соң, Нургалым сөйли башлады.
— Мин бу якларга 1932 елның башында килеп урнаштым. Казакъ-чылыкның аз-маз калдыклары бар чак иде әле. Шунда, Семи ягыннан алып килгән хатыным үлеп, тол калдым. Мин менә шушы Бормабулак башына салынган тегермәнне тота идем. Тормышым начар түгел. Карыйм, тол хатыннар күп кенә, кайберләренең миңа .күзләре дә төшкәндәй күренә. Кайберләре: «Кайным-ау, безгә чәй эчәргә килгәләсәк ни була, онны үзең тартып биреп торасың» — ди башладылар. Ә кайберсе, бер дә юкка сылтау табып, өч кило, биш кило бодай алып килеп, тарттырган булып, чытлыклана иде. Мин эчемнән генә: «Сезнең ише куштан хатынны алырга исәбем юк әле» — дип куя идем. Көннәрдән беркөнне ишәк арбасына ике капчык бодай салган, урта яшьләрдәге бер кеше килеп:
— Шушында Аргын токымыннан бер хәйләкәр тегермәнче бар дигәннәр иде. Үзе кайда? — дип ^.сорады.
Мин эчемнән: «Ходай бирсә, шундыйлардан бирә инде, майлы башыңны бире тарт»,—дип, кыюланып, шаяртып җавап кайтардым:
— .Нәрсә, Аргынга кыз бярмәкче идеңме әллә?
— Чынында без монда ике җиде ят, ахырысы, — дип җавап бирде теге кеше, — телең яхшы чарланган икән. Кыз алырсыңмы, нәрсә алырсың, ә менә шушы бодайны миңа кичкә тарттырып бир.
Аның бу сүзләре кыюлыгымны тагын да арттыра төште.
— Аргын бабамның рухын телгә алып килгән икәнсез, бар теләгәнегез он булса, капчыкларыгызны тегермән авызына ташыгыз, — дидем.
Ул, капчыкларын мин күрсәткән җиргә илтте дә:
— Кичкә чаклы көтеп тора алмыйм. Мин әнә күршедәге Акташлы колхозының бакча каравылчысы. Кичкырын балам килер. Үзегезгә тиешлесеннән калганын биреп җибәрерсез, — дип, китәргә җыенды.
Мин аңардап шунда:
— «Мең кешенең битен таныганчы, бер кешенең исемен бел» дигәннәр борынгылар. Исемегез ничек? — дип сорадым.
— Минем исемем кеше җәфаланырлык кыен түгел. Маңырама дисәң, белмәгән кеше юк мине, дип, ул ишәген әйдәп, китеп тә барды...
96
Шуннан, кичкә таба, Маңыраманың ишәген ияртеп бер буй җиткән кыз килеп чыкты. Биленә төшеп торган кара чәчен унике толым итеп үргән, чак-кына кысык күзле, кул-аягы базык ул кыз, прләрсымаи, чалбар кигән һәм йөреше дә аның ирләрчәрәк иде.
— Әтинең бодае булдымы икән? — диде ул, килеп җитүе беләк.
Кызны күрүгә йөрәгем жуу итеп китте. Хәтта телемнән дә яздым. Кызны баштан-ая-к күздән кичергәч, онытылып:
— Маңыраманың кызы буласызмы сез, сеңелем? — дип соравыма каршы, ул:
— Маңырамасы ни тагын? — диде. — Койшобек кызы мин.
Кызның әтисе үтә чыккан шаян кеше 'икәнен аңладым. Ул адәм Койшебек дигән исемен, табышмакка әйләндереп, Маңырама дигән икән. Мин кызга капчыкларын төяп бирдем. Ә үзем башымны шулчаклы югалтканмын, тиешле көрәк онын алып калырга да онытканмын.
Кыздан:
— Исемең ничек синең? — дип сораган идем, ул:
— Кәлимә, — диде, һәм бүтән ләм-мим юк, ишәген әйдәп китеп тә барды. Мин аның артыннан: «Маңырамага сәлам әйт!» — дип кычкырып калдым. Кыз дәшмәде. Эчемнән: «Бу Койшебек Маңырама минем белән бер чыбыктан сөрелгән кешегә охшый. Кызын бүтән берәүгә биреп җибәрмәсә, шуны үземә каратыйм әле»,—дип уйладым һәм ял көнне туп-туры Маңыраманың өенә бардым. Баксам, кыз берәүгә дә ярәшелмәгән икән. Мин аларга, үземә тиешле көрәк онын алып калырга онытканмын дигән сылтау белән, бер аңгыра кешегә салышып бардым. Шунда, сөйләшә торгач, Кәлимәне үземә караттым. Калым мал турында да килешеп, Маңыраманың ишәгенә бер капчык арпа оны, үзенә ике капчык кукуруз бирдем. Яңалык дигән нәрсә кешедә берьюлы гына пәйда булмый бит, яңа заманга иярик дип, Кәлимә белән килешеп, ЗАГСта аның исемен Клавдия дип яздырдык. Хәзер Клавдиядән дүрт балам бар. Өч балам өч капчык арпа белән кукурузга торса, берсенең башы артык. Клавдиянең башы да миңа бөтенләй бушка калды түгелме? — дип, Нургалым көлеп куйды. Аннары, сүзен очлап:
— Кеше «хатыным ягымлы, ачык чырайлы, сөттәй ап-ак йөзле», ди. Клавдиянең матурлыгын үзегез шуннан да белә аласыз, битенең сөтсез куе чәйгә төшкән шәүләсе аермачык булып күренә, — диде.
Казакъпай, күзләрен кыса төшеп, аңа:
— Әй, Нүке-ай. Куйсагызмы, җиңги кап-кара хатын бит ул,—диде. Нургалым аңа җавап та кайтармады, чыраен да бозмады. Ул, артына борылып карап:
— Юк-барны сөйләргә яратасың икән, алайса, менә бу кешенең авыз суын кортканчы, үзеңнең ничек казакъ булуыңны сөйләп бир,— диде.
Казакъпай:
— Мин үземнең кем икәнемне белүемә дә күп вакыт үтмәде бит әле, ә сез ашыктырасыз, Нүке! Ярый, сөйлим, — дип, көлемсерәп, сүзен башлады.
— Минем туган җирем Җамбул каласының бирге ягындагы Өчбу- лак дигән җир. Әтиемнең исеме Әбдәр, әниемнеке Багыбала. Әти-әии- нең әйтүенә караганда, 1913 елда туганмын. Без дүрт агай-эне идек. Өлкән абыебыз — Сәрсән, уртанчы абыемның исеме Бейсен, ә инде Дүйсән белән без игезәкләр-яшьтәшләр. Ләкин Дүйсән җәенке борынлы, ялпак битле, каратутлы. Мин исә үземнең менә шундый төс-битем белән, бигрәк тә акчаптар чәчем белән бөтенләй аңа охшамаганмын. Соңыннан, бераз үсә төшкәч, аңымны җыеп, уң кул белән сул кулны таный башлаган чагымда, сораштырып белсәм, — вакыйга болай булган икән.
Минем чын әтием Павел Жуйтко дигән кеше булгаи. 1911 елларда ул, якташлары <белән бергә, эчке Рәсәйдән бирегә, Өчбулакка күчеп килгән һәм ал-ардан элек казакъ җиренә поселок булып утырган кешеләр янына урнашкан. Ерак юлдан арып-талып килеп егылган ярлы кеше әчеп иген чәчеп, өй салып урнашуы җиңел булмагандыр. Әтм- әнием икесе ерткыч өнедәй куыш казып, түбәсен чыбык-чабык белән ябып, үзләренә торак әмәлләгәннәр, көрәк белән казып бер дисәтинә җир чыкканнар.
Минем урыс әти-әниләрөм килгән елны бичараларның бераз бәхете баскан. Югыйсә, .күчеп килүчеләргә җир-ләре киткән казакълар, элек- электән мужикларга бөтенләй үчегеп, терлек-туарларын яки атларын урлый торган булганнар. Тегеләр дә якын-тирәдә күренгән казакъны тотып, азаплап, әллә ниләр кыланып бетәләр икән. Ә инде минем әти- әни килгән ел югарыдан зур комиссия төшеп тикшергән, бераз тынычлык урнашкан чак булган. Казакъ әтием Әбдәр шул безнең әтиләр урнашкан Өчбулак белән чиктәш Коңыртүбә дигән җирдә яшәүче бер ярлы икән. Төрле милләт кешеләре бер-берсе белән талашып, сугышып йөргәндә дә ул күрше-күләне белән тату яшәгән. Ул үзе дә урысларга тимәгән, урыслар да аңа үчекмәгәннәр. Эчкерсез, ачык күңелле кеше булган ул. Аның ни бар терлеге бер-ике сыер, биш-ун куй һәм бер биядән артмаган. Үзе иген чәчмәгән, терлек багып көн күргән. Ашарлык он-мазарны шул безнең кышлактагы урыслардан ала икән. Шунда ул казакъ телен белүче бер таныш урыс аркылы әтием Павел Жуйтко белән танышып, аның белән уртактан эшләргә килешкән. Чәчүлек минем әтидән, ат Әбдәрнеке, ә суканы кешедән алып торган булсалар кирәк. Шулай итеп, икесе берләшеп, өч дисәтинә иген чәчкәннәр. Ул елны иген яхшы уңып, уңышны мул алганнар. Кыскасы, шуннан башлап алар икесе маллары да, җаннары да аралашкан дус булып киткәннәр.
Күчеп килгән чагында әтием Жуйтконың ике баласы булган, өченче булып мин туганмын. Килгәндәге юл азабы, килгәч землянкада яшәү, көрәк белән җир казу кебек авыр эш аркасында, әнием авыруга сабышкан һәм, мин туганнан соң биш айдан, дөнья куйган. Мин ана сөтеннән мәхрүм гкалгаимын. Шунда әтиемнең кайгысын уртаклашырга килгән Әбдәр, әти белән минем хәлемә ачынып, мине алып киткән дә Багыбала әниемнең куенына -кертеп имездерткән. Дуйсән белән икебез игезәк һәм яшьтәш дип әйттем бит бая. Дүйсән миннән бер ай чамасы гына кече ул.
Яшүсмер ике баласы белән бергә ятим-тол калган бичара әтием дә, берәр ел торганнан соң, авырып үлгән. Шулай.итеп, мин, бер-ике ел эчендә ата-анамнан аерылып, төм-түгәрәк ятим булып калганмын. Юк, алай түгел, мин Әбдәр белән Багыбаланың Казакъпай исемле баласы булып киткәнмен. Ә ике абыем ятим калды. Аларның олырагы унбер яшендә кешедә эшкә ярарлык булып, Сергейны да үз артыннан ияртеп,- үз тамагын үзе туйдыра баглады.
Мин Дүйсән белән бергә үстем. Теге ике абыем — Федор белән Сер-* гей дә—мине якын күрепме, әллә әтиләрнең дуслыгы хакынамы, һәрхәлдә казакъ әтием исән чагында һаман безнең өйгә килеп, хәтта бер- ле-ярымлы терлекләрен бездә тотып, үз итеп йөрделәр. Мин урысча белмим, алар бераз казакъча беләләр иде. Алар килгәндә, туганнар кебек түгел, танышлар кебек сөйләшә торган идек.
Әбдәр белән Багыбала мине энә очы хәтле дә үгисенмәделәр. Дүйсән ни кисә, ни ашаса, мин дә шуны кидем, шуны ашадым. Дүйсән белән икебезгә, казакъ йоласы буенча, ике биянең ике колынын билгеләп куйдылар. Миңа аталган көрән кашка тай, шундый яхшы ат булып, Казакъпай кашкасы дип йөртелде. Ярышларда аның үзем дә рәхәтен бераз күрдем.
7. .С. Ә.* W 3.
97
Авылга мөгаллим килеп, мәктәп ачылды. Без, Дүйсән белән бергә укыдык. Соңыннан Өчбулак авыл советы урыс мәктәбе ачкач, безне анда урысча укырга бирделәр. Аннан, хәтерем ялгышма’са, 1926 елны Багыбала әнием үлеп китте. Ул чагында Сәрсәп өйләнгән иде инде,, әтием Әбдәр, кордашым Дүйсән һәм мпн— өчебез Гөлзипа җиңги кулына калдык. '
Аннары, Әүлмяата каласында коммуна мәктәбе 'ачылгач, Дүйсән белән мине шунда бирделәр. 1929 елда колхоз оешты, без дә колхозга кердек. Минем кашка атны, әтием Әбдәр белән икәү җитәкләп илтеп, колхозга тапшырдык. Ул безнең бөтен .колхоз атлары арасында иң күренеклесе, иң йөгереге иде. Ярышларда өстенлекне 'бирми торган, тирә- юньгә атаклы ат булды ул. Колхоз активлары белән кыргызларга чаклы барып, ярышларда катнашып йөри торгач, ахырында үзен кыргыз- урладымы, казакъ урладымы, -көрән -кашкам юкка чыкты.
1930 елда әтием Әбдәр дә үлде. Дүйсән белән мин, -коммуна мәктәбен бетереп, җәй көне авылга -кайткан идек. Ләкин шул арада колхоз булып оешкан кешеләрнең кайсы кыргызларга күчеп, кайсы Шуга күчеп китеп, уртак терлекләрне урлап, тарала башладылар. Өлкән абыйга ияреп, без дә Җамбул каласына -күчеп барды-к. (Ул чагында Әүлияата дип атала иде. ул). Анда Дүйсән белән икебез дә эшкә урнаштык. Ләкин баш куяр җиребез Сәрсән* абыемның өе булды. Минем- казакъ булып китүем әнә шулай,— дип Казакъпай тынып калды.
— Хәзер абыйларың белән Дүйсән кайда? — дигән сорауга Казакъпай көрсенеп җавап бирде:
— Сәрсән абыем Ватан сугышы башлану белән гаскәргә алынган иде. Бераздан аның турында кара кәгазь килде. Гөлзипа җиңгием өч: баласы белән колхозда иде. Тормышлары авыр булгач, аның ике өлкән баласын мин үз тәрбиямә алдым. Берсе алтынчыда, икенчесе дүртенчедә укый. Дүйсәннән дә сугышка киткәннән бирле нибары бер хат килде. Аннан соң хат-хәбәре булмады. «Зур сугышка керергә җыенабыз», дип язган иде. Шуннан соң ләм-мим. Аның хатыны Җамбул каласында шикәр заводында эшли. Бәйсән абыем, бездән күптән бүленеп чыгып, кыргыз арасына -күчеп китте. Соңгы вакытта аңардан хәбәр юк, — дип Казакъпай бүгенге хәл-әхвәлен дә сөйләп бирде.
Казакъпай үзенең тормыш тарихын сөйләп бетергәндә дрезинабыз Аксу станциясенә җитеп туктады. Мин, Казакъпайга рәхмәт әйтеп, шунда төшеп калдым. Борынгы заманнан ук калган «кешегә кеше дус, кешегә кеше бавыр» дигән әйтем явызлар турында түгел, бәлки ак күңелле, туган җанлы, җылы йөрәкле, юмарт кешеләр турында әйтелгән шул. Әнә ул Әбдәр, Багыбала, Павел Жуйтко, ә менә бу Казакъпай, Сәрсәннәр шуларның яшь буыны. Кеше дуслыгының -көзгесе булган совет дуслыгына борын-борыннан килгән асыл мирас шушы бит, дип уйладым.
С. Әдһәмова тәржемәсе.