Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ШОМЫРТ ЧӘЧӘКЛӘРЕ»


Гарлас Камалов укучылар ара- сында
хикәяче буларак танылып килә. Аның
хикәяләре, очерк һәм язмалары әледән-
әле матбугат битләрендә күренә. Яшь
язучы үз әсәрләрендә гигант адымнар
белән алга баручы тормышыбызның
күпьяклы мәсьәләләрен яктыртырга ом-
тыла.
Күптән түгел генә басылып чыккан
«Шомырт чәчәкләре» 1 — яшь авторның
өченче җыентыгы. Китапка төрле
темаларны яктырткан барысы тугыз
хикәя урнаштырылган. Кеше — хезмәт
белән, намуслы булуы белән матур.
Җыентыкка кергән хикәяләрнең
һәркайсына хас фикер әнә шул.
Китапның беренче битләрендә ур-
наштырылган «Шомырт чәчәкләре»
хикәясенә тукталыйк. Бу әсәрендә автор
тышкы яктан ялтырап, яхшы күренергә
тырышып йөрүче түбән җанлы
Гөлфирәне тәнкыйть уты астына ала. Ул,
Гөлфирәгә капма- каршы куелган уңай
характерларның эш-хәрәкәтләре
аркылы, бүгенге тормышның ямьле һәм
күңелле булуын сәнгатьчә сурәтләп
күрсәтә.
Хикәя белән танышкач, яшь авторның
уңышлы ягы дип, шуны әйтәсе килә —
образ иҗат иткәндә -ул детальләрне бик
саклык белән сайлап ала. Геройның
эшчәнлегенә аңлатма биреп бару белән
мавыкмый. Кыскасы, автор детальләр
теле белән сөйләргә ярата. Мәсәлән,
Гөлфирә образы шундый вакыйгадан
соң тәмам ачыклана.
Төнлә күрше колхоздан ашыгыч ярдәм
сорап киләләр. Моны ишеткәч, ветврач
Гөлфирә тормыш иптәше Хариска болай
ди:
«Шул Суксу татарын да борып
җибәрә алмадыңмы? Совхозныкылар
XXVIII Барлас Камалов, «Шомырт чәчәкләре», 1962, Татарстан китап нәшрияты, тиражы 13000. Бәясе
9 тиен.
азмы миңа? «Көрәш» минем зонамда
түгел. Бата-чума йөрисем юк». Совет
вузында белем алган, социалистик
җәмгыятьтә тәрбияләнгән бүгенге
кешегә мондый чит гадәтләр кайдан
килгән соң? Гөлфирәнең эчке дөньясын
«мин-минлек» чире каплаган. Ул совхоз
эшчеләре белән зоотүгәрәк үткәрә
алмый, чөнки аның авторитеты юк.
Совхоз директорының искәртүе аңа
үтми, өйдәге әңгәмә тйэсир итми. Ул
үзенчә яши бирә. Сирәк булса да мондый
хәсрәт белгечләр очрыйлар әле. Шуңа
күрә, әдәби әсәрдә Гөлфирә кебек
белгечләрне, иске заман карашларын яңа
тышча белән яшереп ятучыларны, фаш
итү бик вакытлы һәм кирәк.
Хикәядә Гөлфирә кебекләр урынына
яңа белгечләр — Шәмсенур, Котдус һәм
башка яшьләр килүе күрсәтелә.
Шәмсенур, Котдус һәм башка уңай
геройларның ихтыяр көче, аңлау
дәрәҗәләре Гөлфирәнекенә караганда
күп өстен. Гөлфирә авылны ташлап,
ансат, җиңел эш эзләп шәһәргә киткәч,
ялгыз калган Харисның уйларын автор
түбәндәгечә бирә:
«...Хисләр өермәсе әкренләп ба-
сылды. Аңымны «хезмәт бурычым яки
син» дигән дилемманың булмаска
тиешлеге биләде. Кешеләрнең ике ут
уртасында калган чаклары була булуын,
ә безнең мөнә-
146
сәбәтләр — синең заманча уйлап
җиткермәвең нәтиҗәсе. Шунлыктан
мин үземне хаклы санадым».
Автор безнең чордашыбызның
фикерләрен дөрес аңлата.
Шулай итеп, шомырт чәчәкләредәй
ак, саф яшьлек мәхәббәте тормышның
беренче сынавында ук шиңә, юкка чыга
һәм Гөлфирә белән Харисның юллары
аерыла. Матур башланган тормышның
кинәт җимерелүе Хариска көчле тәэсир
итә; бу очракта автор кеше психо-
логиясенең нечкәлеген аңлап эш итә,
героеның кичерешләрен укучы тоярлык
итеп тасвирлый. Харис ялгыз түгел,
коллектив членнары аны дөрес
аңлыйлар, игътибарсыз калдырмыйлар.
Харис үзенең сөйгән эшен дәвам итә.
Психологик киеренкелекне күрсәтү
ягыннан «Күңел ярасы» хикәясе дә
характерлы. Биредә автор алдынгы сыер
савучы Зөлфиянең эчке газапларын
сурәтли.
План тутыру өчен күз буяу юлына
баскан Төхфәт Ташбулдин кебек
җитәкчеләрне Зөлфияләр фаш итәләр.
Зөлфияне бу ялган күптән борчып килә,
ниһаять, шеш тәмам тула, вөҗдан үзенең
тавышын белдерә һәм дөреслек тантана
итә, яралы күңел тынычланып кала.
«Мал корты» хикәясендә автор безнең
җәмгыятебездә чүп үләндәй әрсезләнеп
үскән тискәре типларны Фарук
Малтабаров образы аркылы камчылый.
Фарук «чәйлек» төртеп, ялган справка
алып, үзе теләгәнчә «типтерергә»
гадәтләнгән булган, ләкин андый «рәхәт»
көннәр үткән инде. Амбулаториягә эшкә
яшь врач Габделнур Габитович килә.
Малтабаров, элекке гадәте буенча, аңа
«йомышын» әйтүдән тартынмый. Ләкин
җавап кыска һәм коры. Димәк, эчеп-
исереп, алдалап йөрүчеләрнең юлы
киселгән, взятка белән шөгыльләнүче-
ләргә көн беткән.
Җыентыкта урнаштырылган һәр
әсәрдә диярлек яшьләр образлары зур
гына урын алып тора. Бу хәл авторның
тормышта үзенә якынрак торган
вакытны, яшьтәшләрен сурәтләргә
омтылуы белән аңлатыла.
«йолдызлы кичтә», «Күршеләр»,
«Сания», «Кала бизгәге» — шундый
әсәрләр.
«Күршеләр» хикәясендә бездә
Шәйхи, Гөлсинә кебек аңлы, хезмәтчел
яшьләр бик күп булу белән бергә,
хезмәткә төкереп караучы, җәмгыять
алдындагы бурычларын онытып, «хокуклар»
даулап йөрүче Эдикларның да очравы
сурәтләнә. Намуслы яшьләр андый типларга
каршы үзләре көрәшәләр һәм көрәшергә
тиешләр — авторның нәтиҗәсе шул. J
«Сания» хикәясендә исә комсомол
оешмасының яңача эшләве, комсомол
комитеты секретаре Саша Безусловный төпле
җитәкче булуы, кеше язмышын хәл иткәндә
тирән фикер йөртүе, мәсьәләгә җитди якын
килә белүе шактый уңышлы бирелгән.
«Мәрдән сукмагы» хикәясе китаптагы
башка әсәрләрдән шактый аерылып тора.
Биредә автор шәхес культының җәмгыять өчен
зарарлы «чир» икәнлеген тасвирлый. Төп
персонаж булган зур хуҗалык җитәкчесе
Мәрдән Кәбнров яңалыкны күрергә, кабул
итәргә теләми, халык фикере белән
исәпләшми. Тормыштагы хакыйкатьне
Мәрдән танырга теләми, үз сукмагы белән бара
бирә. Мәрдән Кәбиров үзеннән башка колхоз
җитәкчелеген күз алдына да китерә алмый.
Ләкин вакыт җитә — халык аның #үзен ача.
Җыентыкка кергән хикәяләргә хас булган
сыйфатларның берсе — аларда бүгенге көн,
заман сулышы бар.
Хикәяләрдән күзгә чалынган җи-
тешсезлекләр хакында да берничә сүз әйтәсе
килә.
Шул ук «Мәрдән сукмагы» хикәясен алыйк:
«...Председательлеккә бер сайлангач, ике
сайлангач үз- үзенә ышанычы артты. Хәләлме-
хәрәмме, аның күзенә чалынган нәрсә учына
керде, кулына эләктеме — йортына мәңгегә
сеңде», — дип яза автор.
Шактый кытыршы бу юлларны укыгач,
аптырап каласың һәм автордан Мәрдәкнең
улы, бүгенге көн
10*
сулышы белән яшәүче Ильяс, бу хакта
белдеме икән, дип сорыйсы килә.
Белмәве дә һәм белеп килешүе дә
гаҗәбрәк бит.
«Сания» хикәясендә исә тагын да
сәеррәк юллар бар.
Мәсәлән, 49 нчы биттә шуидый
юллар:
«Төннәрнең берендә «утлы су» да
йотып алгач, гайрәт чәчә-чәчә Санияләр
вагонына килеп, кызга үрелергә
маташа».
Шул ук биттә: «...Боксерның ма-
шинасында Саниянең квартира ху-
җасына капчыклап бодай кайтарып
ташлыйлар». Ничек инде — Сания бер
үк вакытта ике квартирада торамы?
Хикәядә сурәтләнгәнчә, Сания вагонда
тора ич. Мондый төгәлсезлекләр башка
хикәяләрдә дә очрыйлар.
«Күңел ярасы»нда сыер савучы-
ларның алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнү
өчен редакциядән махсус вәкил килгән.
Ул колхоз маягы Зөлфия белән очраша,
аның белән әңгәмә башлый, фотога
төшермәкче була. Ләкин Зөлфиянең бу
эшләргә риза булу ихтималы күренми,
хәтта бу очрашу кызны уңайсыз хәлдә
калдыра. Автор исә, «Тыйнаклык
кешене шулай итәме? Әллә... — ни
уйларга белмәдем, кыскасы» дип, нокта
куярга ашыга. Кичен клубтагы очрашу
вакытында да Зөлфия кабат уңайсыз
хәлдә кала. Махсус шул эш өчен килгән
вәкилне бу хәл кызыксындырырга тиеш
иде бит. Вәкилнең шул хакта комсомол,
партия оешмалары белән сөйләшеп алуы
да бик табигый булыр иде. Ләкин автор
вәкилне тыныч калдыра. Соңыннан,
Зөлфия төнлә йоклый алмый аның
квартирасына килгәч кенә, мәсьәлә
ачыклана. Кыскасы, вәкилнең үзен ар-
тык битараф тотуы, мәсьәлә белән
җентекләп кызыксынмавы ышан-
дырмый.
Болардан тыш теге яки бу әсәрнең
жанр төрен билгеләгәндә дә автор җиңел
кулдан эш итә. -Мәсәлән, «йолдызлы
кичтә», «Унөч яшьлек солдат» исемендә
бирелгән әсәрләр очеркны нык
хәтерләтәләр. «Кала бизгәге» исә
фельетонга тартым. Гомумән, авторның
ашыгуы сизелә.
Хикәяләрдә күренгән әнә шундый
кимчелекләрдән чыгып, әсәрләр өстендә
эшләгәндә автор ныграк уйлансын,
ашыкмасын иде диясе килә.