Логотип Казан Утлары
Повесть

РӘШӘ


Анда җыелган халыкны бераздан сафларга тезделәр дә Куйбышев урамындагы сәүдә эшчеләре клубына алып киттеләр. Каралу комиссиясе шунда иде.
...Клубта тәртипләр шактый каты булып чыкты. Китереп керткәннән соң берәүне дә кире урамга чыгармадылар, шулай ук урамнан да һичкемне кертмәделәр. Клубның икенче катындагы залына тулган каралучылар урамда өелешеп калган якыннары белән тәрәзәләрдән генә үрелеп сөйләшә алдылар. Шулай итеп, егетләр, ничектер, үзләре дә сизмәстән, кинәт кенә тышкы дөньядан һәм якын туганнарыннан аерылдылар да куйдылар. Бик күпләр өчен бу аерылышу инде шактый озакка булырга тиеш, ә кемнәр өчендер аның мәңгегә булуы да ихтимал иде.
Аннары клубка кергәч тә табуреткага утыртып, һәммәсенең дә чәчләрен алдылар. Бер артист үзенең бик җилле бөдрәсен сакларга тырышып караган иде дә аңардан шаулап көлделәр генә: «Җыеп ал, калдырсалар, кире ябыштырып куярсың!» диделәр. Зөфәр, табуреткадан кагынып торгач, эченнән генә әче көлемсерәп: «Чәчне алдылар, башны нишләтерләр инде?» дип уйлап куйды.
Әйе, аның язмышы бүген шушында хәл ителәчәк. Дус-ишләрнең кайгыртуы бушка китмәсә, кемдер монда аны белергә, аңа «изгелек» күрсәтергә тиеш. Кем ул? — Зөфәр үзе аны белми... Маңгаенда мөһере юк. һәрхәлдә, каралырга китерелгән кешеләрне кабул итеп, документларын алып, тикшереп торучы вак чиннар арасында булмаска тиеш. Булса, ул әнә уң кулдагы зур бүлмәдә утырган карау комиссиясенең членнары арасында булыр. Кешеләрнең язмышлары шунда хәл ителә... Зөфәр бүлмәнең ишеге ачылып-ябылган саен һаман эчкәре күз сала торды. Анда түр стена буендагы кызыл япкан озын өстәл артында ике- ме-өчме хәрби утыра; чиннары да зур, яшьләре дә олы күренә алар- ның... Бер-ике граждан кешесе дә бар, — берсе бөтенләй чал чәчле, ап-ак сакаллы бабай... Аннары, дүртме-бишме, ак халатлы врачлар күренә; икесе зур өстәл алдында каралучыларны тыңлыйлар, ә бүтәннәре читтә урнашканнар булса кирәк, — ара-тирә генә күренеп калалар.
Әмма бүлмә эчендә утыручы бу кешеләрдән кайсысы булса да Зөфәрне беләдер, Зөфәрне исендә тотадыр дип уйлавы бик читен иде. Барысы да бик җитди кешеләр, барысының да йөзләреннән гүк нинди зур җаваплы эш үтәүләре ачык күренеп тора. Менә күпме кешеләр алар алдыннан узды инде, ләкин беркемнең дә котылып чыкканы юк әле. Барысы да аннан чыгалар да, йә каушавыннан агарынып, йә елмайган булып: «Годен!» да «Годен!» диләр. Тик берничә генә физик кимчелекләре күренеп торган егетләр: «Алмадылар ла!» дип чыккан булдылар.
Бу хәлне күреп торган Зөфәрнең өмете акрынлап сүнә барды. Булмас, ахрысы, булмас!.. Ләкин шулай да ул артык борчылмаска, кайгырмаска тырышты. Ничектер атмосферасы андый түгел, йөзләгән егетләр комиссиядән шактый каушап чыксалар да, бик тиз тынычланалар һәм бик тиз үз язмышлары белән килешәләр. Хәтта үзара шаулап сөйләшергә, көлешергә тотыналар... Күрәсең, бүгенге шартларда сугышка китү алар өчен табигый да, зарури да бер нәрсә иде... Әмма Зөфәр шушы нәрсәне күреп, сизеп торган хәлдә котылып калу турында уйланмыйча, котылып калуны теләмичә булдыра алмый иде. Бу инде күптән аның күңелендә утырган теләге, хәзер генә ул аны җиңә дә, үзгәртә дә алачак түгел, һичшиксез ул калырга тиеш! Чөнки, дип уйлый ул эченнән, бөтен кеше дә фронтка китеп бетмәячәк, кемнәрдер барыбер калачак, — тыл бит кешесез тора алмаячак, йә, шулариың берсе ул — Зөфәр Сабитов булса, моңардан илгә ни зарар? Киресенчә, тегендә мылтык тота белмәгән башы белән буталып йөргәнче, монда ул күбрәк файда китерәчәк. Ә инде аны калдырыр өчен әллә ни күп тә кирәкми, тик
31
врач кына беркадәр хәер-хаһлык күрсәтеп игътибар белән карасын, — браковать итәрлек сәбәпне ул Зөфәрнең үзеннән үк табачак...
...Озак көтәргә туры килде аңа. Алфавит буенча һаман әле аның фамилиясенә килеп җитә алмыйлар... Ниһаять, военкомат писаре каты гына: «Сабитов! — дип кычкырды. — Әзерлән!» ...Зөфәр стена буендагы урындыкларның берсенә ашыгып анадан тума чишенде һәм ике кулын кендектән түбән кушырып, үзе кебек өч шәрә егет белән бергә залга узды. Кергәч тә аның буен үлчәделәр, аннары- бер ак халатлы күзен тикшерде, икенчесе—колагын, борынын карады... Караган берсе озын өстәл башында утыручы хәрби киемдәге яшь хатынга «Годен!», «Годен!» дип әйтә торды.
Болардаи соң Зөфәр шул озын өстәл алдына барып басты. Комиссия председателе, якасына ике шпал таккан, какча-кырыс чырайлы, озынчаңдыр кеше Зөфәргә сөзеп кенә бер карап алды да, өстәлдә яткан зур исемлеккә иелеп, сораша башлады:
— Фамилиягез?
— Сабитов.
— Туган елыгыз?
— Бер мең тугыз йөз унберенче.
— Белемегез, профессиягез?
— Белемем урта. Сәүдә техникумын бетергән идем.
— Кайда эшлисез?
— Мин... ОРСта эшлим.
— Ачыграк.
— Н-че заводның ОРС системасында.
— Кем булып?
Зөфәр тамак кырып куйды, — нидер шунда тыгылып торган төсле...
— Эһем, эһем... Промтоварлар буенча, ни, товаровед булып...
Сүзсез генә тыңлап утырган комиссия членнарының күзләрендә нидер — көлүме, өнәмәүме — чагылып киткәндәй булды. Зөфәр шуны, күрүдән бигрәк, ничектер сизеп калды һәм аз гына кызарып куйды.
— Яхшы, — диде председатель, исемлегенә ниндидер билге ясап.
Иң элек Зөфәрне бер хатын врач карый башлады. Ул аның, яшенә күрә түгел шактый май кунып өлгергән, шалкан төсле ап-ак гәүдәсен тоткалап карады, бармагы белән бармак аша күкрәгенә суккалады, аннары ике колагына резин трубканың очларын тыгып, Зөфәрне алдан һәм аркасыннан тыңларга кереште. Озак кына тыңлады ул... Нәрсәгәдер шиге төште булса кирәк, өстәл алдында тыныч кына утырган икенче врачка мөрәҗәгать итте:
— Исаак Абрамович, сез дә тыңлап карасагыз иде.
Тәбәнәк буйлы, ялт иткән шәп-шәрә зур башлы бу кеше эчке авырулар буенча шәһәрнең исемле генә бер белгече иде. Ул биредә өлкән врач сыйфатында утыра, ахрысы, күпләрне күздән генә кичерә, тик башлап караучы врач менә шулай мөрәҗәгать иткән тәкъдирдә генә торып, каралучыны ашыкмыйча гына тыңлый иде.
Башта ул Зөфәрнең пульсен тотып карады, аннары халат кесәсеннән кара стетоскоп трубкасын алып, күкрәгенә терәде. Янтык торган килеш иреннәрен кысып кына бераз тыңлады да, аннан тураеп, Зөфәргә берничә тапкыр тиз-тиз генә чүгәләп алырга кушты. Зөфәр ничектер әкәмәт уңайсыз гына чүгеп-чүгеп алды. Шунда ук аның муены-бите бурлаттай кызарып чыкты, сулышын авызы белән ала башлады. Врач трубкасын аның нәкъ йөрәге типкән төшкә куйды... Озак тыңламады ул, үз алдына «М-да!» дип кенә кунды да, яңадан Зөфәрнең пульсен тотып, бер-ике сорау бирде:
— Элек нинди авырулар кичергән идегез?
— Тиф белән авырган идем, — диде Зөфәр, гади генә -итеп.
32
— Күптәнме?
— Күптән инде...
— Тагын?
— Быел яз менә ангина белән авырдым.
— Так, аңлашыла.
Врач урынына утырды һәм, шәрә башын сыйпаштырып, берәүгә дә карамыйча әйтте:
— Иптәшне бер ун көнгә клиникага салырга туры килер. Яхшылап тикшерергә кирәк.
Комиссия председателе чынлап гаҗәпләнә калды:
— Гафу итегез, шушы үгез кебек егетнеме?
— Йөрәге тәртиптә түгел, — диде врач, тыныч кына.— Җитди шик бар.
Председатель алдында яткан юка гына бер китапны ачты:
— Положениене карыйк. Диагнозы ничек?
— Ачык диагнозны мин сезгә хәзер генә әйтә алмыйм. Тикшермичә булмый.
Хатын врач та аны куәтләде:
— Исаак Абрамович фикеренә мин дә кушылам.
Шуннан соң артык сүз көрәштереп тормадылар (кешенең тазалыгын билгеләүдә врач сүзе закон); Зөфәргә направление язып тоттырдылар да чыгарып җибәрделәр.
...Кич якынлашып килә иде инде. Зөфәр клубтан чыккач, ашыкмыйча гына өенә таба атлады. Клиникага иртәгә дә барырга була, ә бүген кайтып, йокысыз үткәргән төн өчен әйбәтләп ял итәргә кирәк. Аның җаны тыныч иде. Асылда бу зур башлы, тәбәнәк врач, аны белепме- белмичәме, мәсьәләне гадел, дөрес хәл итте. Чынлап та, аның йөрәге бик үк таза түгел бит. Моны үзе дә күптән сизеп килә, врачларның да әйткәннәре бар иде. Тик әле бүгенге мәхшәрдә искәрмәстән эләгеп китмәскә кирәк иде. Хәзергә бу куркынычтан котылды ул. Яхшы булды. Ә клиникага кереп яткач, анда күз күрер. Балта чапканчы кискә җан тартыр. Вакыт бар. Вакыт булгач, эшне тәмам җайлау юллары да шаять табылыр.
Икенче көнне Зөфәр шәһәр клиникаларының берсенә кереп ятты. Ышанычлы кешесе аны «онытмаска» вәгъдә биреп калды. Әллә' ни зур көч куясы юк иде, — бары игътибар белән карауларын гына сорарга кирәк—шул җиткән. Зөфәрнең кайда, кем булып эшләве билгеле, ә бу нәрсә үзе үк инде аңа бик зур ярдәм итәргә тиеш.
Клиникада аны ике атна буена әйбәтләп тикшерделәр, һәм тикшерү нәтиҗәсендә йөрәгенең чынлап та авыру икәнлеге билгеле булды. Дөрес, әллә ни куркыныч нәрсә тапмадылар (башлангыч миокардит, ягъни йөрәк мышцалары йомшара төшкән), тазалар исәбеннән йөрерлек, һәрхәлдә, Зөфәрнеке кебек йөрәк белән кешеләрне ул чакта нестроевой хезмәткә рәхәтләнеп ала торганнар иде. Ләкин Зөфәрне караган врач, товароведның нәрсә өмет иткәнен аңлап, диагнозны бераз көчәйтеп куйды; ягъни миокардит урынына эндомиокардит дип язып җибәрде (бу инде йөрәкнең клапаннары да зәгыйфьләнгән дигән сүз), һәм шул гына кирәк тә булып чыкты. Мондый диагнозны күтәреп, яңадан комиссиягә баргач, анда Зөфәрне алты ай буена армия хезмәтенә чакырудан азат итеп торырга булдылар.
Сугыш вакыты өчен бу үзе бер гомер иде. Алты ай эчендә ни булмас. Бәлкем, аңарчы сугышы да бетеп куяр... Хәер, Зөфәр үзе моңа ышанып бетми иде; безнекеләрнең хәле никадәр мөшкел булмасын, дошман алдында тез чүкмәсләр, хәтта Гитлер Мәскәүне ала калса да, Сталин барыбер сугышудан туктамас дип уйлый иде ул. Ләкин дүрт ел буена сузылыр дигән уй, һичберәүнең дә башына килмәгән шикелле, Зөфәрнең дә башына килмәде.
•З.С, Ә." № 2. 33
килУчТктэм^п^!^^14301’”1’ УЛ хәзеРгә үз башы өчен тыныч иде. һәм чет т/Атрпт УРЫКМЫИ иде ул. Авыру йөрәгенә генә түгел, үзенең кө- заводиын ОРСындаРэшлиӘ £1Шаиа АнНЗрЫ бИТ УЛ ЗУР ГЫНЗ беР Кишипр von,» да эшли. Яхшы сәүдә работникларыннан санала, яхшы ммчп" УЛ’ Ә хәзеР бигрәк тә кирәге артачак. Кытлык заманы, Kvm тшГ'йпЕ; яхшы тәэминатчыныц бәясе көннән-көн үсә бара. Шуңа 1ичшиксез сакларга тырышачаклар...
'гпгЛГ 1СӘП иөРтте Зөфәр һәм исәбендә ялгышмады. Алты айдан “ чакыРЬ1П. алып куймасыннар өчён, аңа бронь бирделәр. Дө-
Р ’ оп Ь1Д хезмәте бронь белән саклана торган хезмәткә керми иде, лә- л вод директоры, Зөфәрнең бик кирәкле кеше булуын исәпкә алып, производствоның үзендә эшләүче квалификацияле эшчеләр өчен бирелгән ороньиардан берсен моңа арттыра алды... Әлбәттә, ул моны Зөфәр Оашын саклыйм дип түгел, ә үз заводының интересыннан чыгып эшләде. Шуны әйтергә кирәк, 42 иче елга кергәндә эшчеләрне тәэмин итү иң авыр, иң җитди бер мәсьәләгә әйләнгән иде. Дәүләт биргәнне генә көтеп ятып булмый хәзер, — азык-төлеген дә, тормыш өчен иң кирәкле бүтән товарларны да ОРС үзе хәстәрләргә, үзе табарга тиеш.
Әйе, Зөфәр тыныч иде. Ул ахмак кеше түгел, аңардан хәзер нәрсә таләп ителгәнен бик яхшы белеп тора. Әлбәттә, ул көн-төн эшләргә тиеш, барлык сәләтен, уңганлыгын беткәнче күрсәтергә тиеш, аеруча «хуҗаларга» ярый белергә тиеш, шуннан инде ул алмаштырмаслык кешегә әвереләчәк. Моңа ышанычы зур аның... Тик айнык булырга кирәк, уяу булырга кирәк. Ахыр чиктә, кешенең язмышы үз кулында. Сарыклар гына бит ул көтүче ихтыярында йөриләр...
Шундый .иман, шундый ышаныч белән Зөфәр җиң сызганып эшкә тотынды. Тәҗрибәсе бар, таныш-белешләре ярты шәһәр, колачны иркенләп җәяргә була хәзер... Тиз арада ул товароведтан азык-төлек эзләп чабучы тәэминатчыга әверелеп китте. Шартлары шуны таләп итә иде. Эшчеләр тәүлекләп цехлардан чыкмыйча эшлиләр. Фронт өчен эшлиләр. Ә- ашаганнары 500 грамм икмәк тә әчегән кәбестә суы... Менә шул ярым ач кешеләрне адә.м рәтлерәк ашатыр өчен хет җир астыннан ии генә булса да табарга, ала белергә, тизрәк китертергә кирәк иде... Зөфәр бу эштә үзенең бөтен маһирлыгын күрсәтте дияргә ярый: таба да белде, ала да белде. Дөрес, аңа бу изге юлда заводның зур исеме, исеменнән дә бигрәк, пройзводствода тотыла торган спирты бик нык ярдәм итте. Шушы әҗәл даруыннан да кадерлерәккә калган «утлы су» аркасында ул каяндыр бәрәңгесен дә, ярмасын да, онын да, хәтта ите белән маен да һаман тапкалый торды. Ләкин моның өчен дә зур тәвәккәллек, зур осталык кирәк иде.
Шулай итеп, сугышның беренче иң хәтәр кышы һәм язы үтеп китте. Ә 43 нче елның’ көзенә таба инде азык хәлләре бераз җиңеләйде. ОРС үзенең ярдәмче хуҗалыгында бәрәңгесен, яшелчәсен күп итеп үстерде, күпмедер дуңгыз да үрчетте. Аннары дәүләтнең азык белән тәэмин итүе дә арта төште һәм бу эштә билгеле бер тәртип тә урнаштырылды.
Хәзер инде Зөфәр үзе үк азык-төлек белән бәйләнгән эштәр китү ягын карый башлады. Бик вакыт. Халык усалланды, сүзе дә, әләге дә күп бер кирпеч икмәк өчен бугазыңа ябышырга торалар. Аннары моңарчы хәлләр бик авыр булганлыктан, ничек итеп, нинди юллар белән тапсаң да ярый иде, — законга сыямы-юкмы бу дип тормадылар. Шулай ук күпме азык кайта, күпмесе кая китә, — ул кадәресен дә хәзергә хәтле җентекләп тикшереп торучы булмады. Нәтиҗәдә азык-төлек тирәсенә, кара чебеннәр кебек, җыен эт-кош ияләште. Дөрес, бу эштә җаваплылык бер Зөфәр өстендә генә түгел иде, алай-болай таптыра калсалар, зуррак начальниклар артына посарга мөмкин иде. Ләкин кайвакытта бит зурлар бәләкәйләрне ашап та ташлыйлар. Зөфәр моны да бик яхшы белә... Ничек.кенә булмасын, бәләдән бащ-аяк дигәндәй, бу бик калҗа-
. 34
лы, әмма шактый хәвефле эштән исәп чакта китәргә кирәк иде... Җитен торыр!
Моны җайлау Зөфәргә артык кыеп булмады. Хәзер инде азык-төлек белән хәл бераз җиңеләйгәч, ОРС җитәкчеләре эшчеләр тәэминатының башка тармакларына да игътибар итә башлаганнар иде. Ә Зөфәр асылда промтоварлар (аеруча текстиль) белгече, товаровед булып эшләргә» тиешле кеше, шуңа күрә аның үтенечең бик тиз тыңлап, яңадай төп эшенә утыртып куйдылар.
Сугыш шартлары таләп иткәнчә бу эштә дә барысыннан элек тәэминатчы коммерсант булырга кирәк иде. Ә Зөфәр инде коммерсантның, коеп куйганы! Сизгерлек, өлгерлек, уңганлык, кешенең ышанычына1 керә белү, вәгъдә итүдән курыкмау һәм шуны төгәл үтәү, эшенә һәм моментына карап тәвәккәл яки сак булу, үзе кебек үк сәүдә һәм хуҗалык кешеләренә карата теләктәшлек күрсәтү һәм алариың серен саклау, кыскасы, ул вакытларда чын коммерсанттан таләп ителгән бу сыйфатларның барысы да аңарда бар иде. Сәүдә-хуҗалык дөньясындагы исемлерәк кешеләрнең барысын да ул белә, һәм алар да ү-з нәүбәтендә Зөфәр Сабитовны яхшы беләләр иде. Ә бу бик мөһим нәрсә, кул кулны, ике кул битне юа, шунсыз хәзер тәэминат эшендә бер адым да атлап булмый... Илнең бөтен байлыгы.— корычтан алып сабынга хәтле — фронтка китеп тора. Юк кына әйберне Хә, көндез чыра яндырып эзләгәндәй, бөтен шәһәрен бетереп эзләргә туры килә. Үзеңә генә ышанып чапсаң, бер сыңар бияләй дә тапмассың. Ләкин Зөфәр әнә шул төрле җирдәге бәйләнешләре аркасында, үзенең тырышлыгы, осталыгы, егетлеге, кыскасы, алу гына түгел, кайтара да белүе аркасында ОРС кибетләре өчен анысын-монысын аз-азлап булса да тапкалый тора иде. Ә цехларда йөздән берәүгә ордер бирәләр, ул шуның белән ОРС кибетеннән я чалбар, я күлмәк кереп ала. Табып бирүчегә әле рәхмәтен дә әйтеп, чыга.
Әйе, Зөфәрнең хәле торган саен ныгый, дәрәҗәсе күтәрелә барды. Ул инде алып-нитеп куярлар дип борчылмый да башлады, чөнки ОРС җитәкчеләре аңа ябышып яталар. Бирмәячәкләр. Заводка да, заводның директорына да, аңардан кала бүтән эреле-ваклы начальникларга да бик кирәк кеше ул. Әле менә күптән түгел генә аны сәүдә бүлегенең мөдире, итеп куйдылар. Хәзер инде башны саклау турында гына түгел, киләчәк хакында да уйларга вакыт иде. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, алга да карый белергә кирәк. Бөтен кешенең уе, өмете киләчәккә төбәлгән. Киләчәк! — Бу хәзергедәй искиткеч авыр, газаплы бер заманда иң татлы хыял, бердәнбер юаныч... һәм Зөфәрнең дә, гәрчә бүгенге язмышыннан бик канәгать булса да, киләчәк турында эченнән генә уйлап йөргән өметләре, теләкләре бар.
...Иң элек ул бер хакыйкатьне бик яхшы сизеп, аңлап тора: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше һичшиксез бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» дип әйтергә хокук бирәчәк... Ләкин Зөфәр өчен бу бәхет кенә аз иде. Ул — реалист, аныңча баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр — менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет — үзең теләгәнчә яшәү, бәхет байлык ул.
Хәер^ моны кем белми? Зөфәрнең әле акча артыннан кумаган, яхшы квартира, яхшы җиһаз турында хыялланмаган, шәп ашап, шәп киенеп торырга омтылмаган кешене гомумән очратканы юк. Үз даирәсендәге кешеләрдә ул бу омтылышның нинди генә комсыз, хәйләкәр, астыртын рәвешләрен күрмәде! Тик сөйләп кенә булмый, ә асылда бит барлык кеше дә шундый, — иң элек үз көне, үз бәхете турында кайгырта.
...Менә шуңардан чыгып, Зөфәр киләчәк турында үзенең нәтиҗәсен ясый да инде: димәк, ул да сугышның бетүен, газиз башын саклап калу
з* 35
белән бергә, бик әйбәт кенә ныгып, тамырланып, түл җыеп каршы
...Инде күп тә көтәсе калмады. Фронт үзебезнең җирдән Польша һәм умыния җирләренә күчте. Тиздән Германиянең үзенә дә бәреп керерләр... Берничә айданмы, бер елданмы Гитлерныц эше бетәргә тиеш. Җиңү якынлаша, моны инде сулый торган һавадан ук сизәргә мөмкин иде. Ил өстеннән сугыш сөреме тарала, фронттан ерак җирләрдә тыныч замандагы тормыш, әйләнеп чыккан кояштай, акрынлап кайта башлады. Төннәрен шәһәрләр борынгыча балкып тора, поездлар расписание буенча йөри, заводлар нормаль ритм белән эшли — кыскасы, көйләнә зур тормыш!.. Кая гына барма, моны бик ачык күреп, тоеп йөрисең. 1еатрларда киенгән-ясанган халык, буфетларда сыра, лимонад... Карап кына узсаң да җанга рәхәт! Дөрес, халык әле карточка белән туена, азык кибетләрендә галимнәр, артистлар солы ярмасы яки тозлы балык өчен сәгатьләп чиратта торалар. Ләкин кайбер гастрономнарда инде моңарчы төшкә дә кермәгән ашамлык-эчемлекләр коммерчески бәя белән сатыла башлады. Рестораннар ачылды. Ә каткан прәннек белән ниндидер болганчык вино сата торган закусочныйлар чат саен диярлек очрый. Гомумән, сәүдә эшләре җанланып китте, базарларда такта лареклар күбәйде, төрле җирдә комиссионный магазиннар ачылды, ә иртәдән кичкә чаклы диңгездәй гүләп чайкалган Казан Сорочие кешене баштанаяк киендерә яки чишендерә торган биниһая зур спекуляция оясына әверелде.
... Бу җанлану Зөфәрләр ОРСында тагы да иртәрәк башланган иде. Заводлары бик дәрәҗәле, халкы күп, шуңа күрә эшләре дә аларнын зурдан иде. Хөкүмәт тә аларга иң дефицит товарларны аз-азлап булса да беренче чиратта биреп тора, шуның өстенә үзләре дә табу-әзерләү эшләрен бик киңнән җәеп җибәрделәр. Зөфәр инде бер Казан белән генә чикләнмичә, әйбер эзләп, чит шәһәрләргә дә йөри башлады... Мәс- кәүгә еш бара, Иваново, Горький кебек промышленносте куәтле шәһәрләргә дә керә, алардан кайта да Урал ягына чыгып китә. Шул китүдән ул, Свердл.овскидан башлап, Чиләбе, Оренбург, Куйбышевлар аша әй-ләнеп кайта торган иде. Әлбәттә, барган бер җиреннән ни дә булса тапмыйча һәм Казанга озатмыйча кайтмый иде. Бу йөрүләре ОРС өчен дә, аның үзе өчен дә гаять файдалы булып чыкты. Шуны әйтергә кирәк, сугыш шартларында тәэминат эше белән йөргән кешегә байлык үзен- нән-үзе килеп тора иде. һәрнәрсәгә кытлык, бәяләр котырып үсте, яшерен спекуляция ифрат таралды, бәләкәй генә «операциядән» дә әллә никадәр файда кала.
Ләкин Зөфәр турыдан-туры җинаятькә барудан тыела, гомумән төрмәгә илтеп кертердәй эшләрдән бик саклана иде. Нигә ул? Болай да бит, тегермәнче онга буялмыйча тора алмаган кебек, сәүдә-тәэминат кешесе акчага-малга «буялмыйча» тора алмый... Аны күрәләр дә, беләләр дә, ләкин законга «сыйгач» сүз әйтмиләр. Кыскасы, һәр эштә чама кирәк, акыл кирәк.
Аннары Зөфәр акчаның кадерен бик белә иде. Акча ул, аныңча, иң реаль көч. Соңыннан дөнья нинди генә эздән китмәсен, акча барыбер кодрәт иясе булып калачак. Бөтен нәрсә акчага алыначак, акчага сатылачак. Моңардан нәтиҗә: акчалы — бай, рәхәт торачак, акчасыз — хәерчелектән чыкмаячак. Зөфәр өчен бу көн кебек ачык. Бу — аның какшамас иманы. Акчага ышанган кадәр ул бер нәрсәгә дә ышанмый. Кыскасы, акча, акча, акча!., һәм ул аны бик тырышып җыя. Эчми, тартмый, юкка-барга әрәм итми, ә яшерен генә акрынлап арттыра да арт-тыра. Бик ачык максат белән эшли ул моны: сугыш беткәндә аның кулында зур сума тупланган булырга тиеш. Тик шул көнгә исән-имин генә барып җитү насыйп була күрсен!
36
...Ниһаять, ул көн килеп җитте. Моңарчы табигатьтә булып узган миллион көннәрнең берсе шикелле үк таң атып, кояш чыккан көн иде ул. Тик аның тарих язмасында иң якты урын алган мәңге югалмас тамгасы бар: бер мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы мае!..
...Бу көнне соңгы тапкыр атылган пулядан егылып үлүче солдатлар булды, бу көнне госпитальләрдә аягы яки кулы киселеп гарип калучылар булды; бу көнне дә тагын кемнәрдер тол, ятим калдылар, әмма бу көнне йөзләрчә миллион кешеләр урамнарда, мәйданнарда кочаклашып елый-елый, көлә-көлә зарыгып көтеп алган бөек җиңүне бәйрәм иттеләр. Алар арасында, билгеле, Зөфәр Сабитов та бар иде. Ул да бәйрәм нтте. Дөрес, берәү белән дә кочаклашмады, еламады, җырламады, хәтта ярларыннан чыккан дәрья төсле урамнарга сыймаган халык шатлыгын, сәер бер тамашаны читтән күзәткән кеше шикелле, ничектер гаҗәп бер сүлпән тынычлык белән карап йөрде. Табигате аның шундый- рак иде, кабына, дулкынлана белми иде. Борчыла, ачулана, нәфрәтләнә белә, ә менә чынлап хәсрәтләнә яки сөенә белми иде, — нишләсен!.чЛәкин ул халыкның шатлыгын бик тирән аңлап, шуңа чын ихластан кушылып, сугышның бетүен, безнең җиңү белән бетүен, бу коточкыч афәттән күпме кешеләрнең, шул җөмләдән үзенең дә, исән-имин калуын эченнән генә булса да бәйрәм итте.
Куркынычның иң дәһшәтлесе үтеп китте. Дүрт елга якын сузылган башны саклау кайгысы зур бәхет белән төгәлләнде: ул — исән!
II
Сабитовлар Сукопныйдагы аулак урамнарның берсендә, ике катлы бүрәнә йортның түбәнге катында барысы бер гаилә булып торалар иде. Ниндидер бер вак купецтан калган бу йорт ишле халык тору аркасында һәм соңгы 25—30 сл эчендә һичбер ремонт-мазар күрмәгәнлектән шактый нык тузган иде инде. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә бол- дыр-баскычлары күптән череп чалышаеп беткән иде. йорт үзе дә, тезләнергә җыенган дөядәй, алга таба чүгә башлаган иде. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек йә алга, йә бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Картайган, тузган иске Казан урамы! Мондый урамга килеп керсәң, ничектер борынгы.заманга әйләнеп кайткан шикелле буласың. (
Зөфәр сугышка чаклы ук әле үзенә квартирамы, өйме сатып алу турында исәп тотып йөрде. Сугыш вакытында бу теләкне гамәлгә ашыру бик ансат иде, йортларын сатучылар күп булды, һәм азык бәяләренә нисбәтән арзан гына алырга да мөмкин иде. Ләкин Зөфәр, төрле исәпләрдән чыгып, мондый зур тәвәккәллек сорый торган эштән ул чагында тыелып торуны хәерлерәк күрде. Хәзер исә, сугыш бетү белән, йорт сатып алу мәсьәләсенә ул чынлап тотынды. Аныңча, бу эшне хәзер озакка сузарга ярамый иде. Бердән, йортларның бик кыйбатланып китүе мөмкин, икенчедән, кулда зур сума акча асрап яту да файдалы эш түгел... Дөнья хәлен белеп булмый, акчаның малга әйләнә торуы хәерлерәк...
Җәйгә чыгу белән Зөфәр, абыйсының кайтып җитүен дә көтмичә, ышанычлы кешеләре аша йорт караштыра башлады. Сатарга теләүчеләр бар иде, аңа төрле җирдән йортларның төрлесен тәкъдим итеп карадылар. Ләкин Зөфәр күңеленә ошаганы һаман табылмады. Бигрәк тә ул күбесенең районын яратмады. Татар ягыннан яки Суконный тирәсеннән аның аласы килми иде. Татар ягында кайчандыр аларның матур, җыйнак кына үз өйләре бар иде, ләкин НЭП ахырында әтиләренең тү-
37
. әнмәгән налогы өчен аны «чүкечтән» сатып җибәрделәр. Күп кенә авыр хатирәләр белән бәйләнгән җиргә Зөфәрнең яңадан әйләнеп кайтырга күңеле тартмый иде. Гомумән, ул сазлык буенда утырган татар бистәсенең үзеннән дә һәм кайбер вакчыл, көнче кешеләреннән дә бик оизгән иде. Шулай ук Суконный тирәсе дә аның өчен кулай түгел. Монда да аларны белүче көнче күзләр һәм озын телләр шактый күп. Шуңа күрә ул булачак йортын шәһәрнең яшеллеккә бай югары өлешеннән, урыслар арасыннан эзләтте.
Зөфәр өчен бу эштә Курамшин дигән карт бик тырышып йөрде. Курамшин андый-мондый гына татар карты түгел иде. Чын булса, ул заманында коммерческий училище бетергән, Уралдагы бер татар миллионерында доверенный булып эшләгән кеше икән. Моны ничектер аның тышкы кыяфәтеннән үк сизеп була иде. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт — таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкрәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры, ә ап-ак чәчле зур башын текә тотып йөрергә тырыша. Тирән сызыклар ярып төшкән кызыл чырайлы битен һәм киң ияген шоп-шома кырып, ә җәенке борынын күмә язган ап-ак калын мыегын, борынгы генералларча, як-якка сузып, тарап йөртә. Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчага шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә, — татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде.
Тик картның өсте-башы бик начар. Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри, ул да шул доверенный чагыннан ук калган булса кирәк, эче тәмам телгәләнеп, җиң очлары, чабулары кыршылып, зур төймәләре яртылаш сынып беткән. Әмма тышлыгы гомерлек бер драптан булганга күрә, һаман әле картның эчке ялангачлыгын яшереп, тышкы килбәтен саклап йөртә. Бу пальто картны ахрысы каберенә дә озатып куяр... Ләкин өс-башы никадәр начар булмасын, аны барыбер заманында бай да, шәүкәтле дә булган бер кеше итеп танырга мөмкин иде.
Карт Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның ярым подвалында карчыгы белән генә тора. Аның бүтән беркеме дә юк. Дөрес, бердәнбер генә улы булган, ләкин гражданнар сугышы вакытында ул да яшьли генә аклар армиясенә алынып, Себер шәһәрләренең берсендә тифтән үлеп калган. Карт үзе дә, шактый икеләнеп торганнан соң, бигрәк тә улын эзләп табу өмете белән, ахыр чиктә генә акларга ияреп китеп барган, ләкин Читага хәтле барып җитсә дә, малаен да тапмаган, барлык малыннан да язган һәм мең бәла белән Казанга кайтып егылган... Менә шул заманнан бирле ул Казан шәһәрендә торып маташа. Баштарак аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирәләр, аннары тора-бара аның өчен юллар бикләнә. Чит элемент! Шуннан соң «чит элемент» ачтан үлмәс өчен Сорочий тирәсендә йөреп, иске-москы алып-саткалап, шуның белән «көн итә» башлый.
Зөфәрләрнең әтиләре Мөбәрәкша абзый исән чакта Курамшин карт аның белән дә шул Сорочийда танышып китә, һәм Мөбәрәкша үлгәннән соң да ул Сабитовлар өчен күз күргән бер кеше булып кала. Сугыш елларында карт күбрәк Зөфәр тирәсендә йөреп туена. Хикмәт шунда, .борынгы байлыкны күргән карт әйбер танырга бик оста иде; асыл ташларның чынмы-ялганмы икәнен, фарфор, хрусталь кебек зат әйберләрнең чын сыйфатын һәм кайсы илдән чыкканлыгын, өй җиһазларының нинди агачтан 'һәм нинди стильдә эшләнгән булуын бер карауда әйтә дә бирә. Шәһәрдә әле иске өй байлыклары кулларында бераз сакланган борынгы сәүдәгәр яки чиновник семьялары һаман табылып тора, шул ук вакытта соңгы елларда гына күтәрелгән, акчаны күп -тапкан, ләкин байлыкны күрмәгән дә, танымаган да яңа интеллигент семьялар һаман күбәеп бара. Курамшин карт менә шулар арасында, әйбер танучы буларак, арадашлык итеп, берәүләречә сатышып, икенчеләренә алышып
38
йөри... Зөфәр дә картның нәкъ менә шул якларын бик оста файдалана; ОРС магазиннарыннан алып кайткан кыйммәтлерәк әйберләрен әлеге яңа «байларга» карттан илтеп саттыра, яки бөлгән иске байлардан үзенә кирәк зат нәрсәләрне таптырып ала.
Зөфәр бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми, — карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк, эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп, тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та кунгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Ку- рамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап- ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора ди... һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора, исе китеп: «Минме соң бу? Әллә мин түгелме? Минем дә шушындый чакларым булды микәнни?» дип чын күз яше белән еларга тотына икән.
...Карчыгы бу хикәятне гади бер нәрсә итеп кенә сөйләсә дә, Зөфәрнең хәтеренә ул бик нык кереп утырды. Картлык, бәхетсез картлык әшәке нәрсә, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Июль аеның эссе бер көнендә, төштән соң, Курамшии карт әлсерәп, юан таягы белән шакылдап, Зөфәрләргә килеп керде. Аның өстендә чабулары сәленеп төшкән, керләнеп беткән киндер пиджак, тез башлары ямаулы кара чалбар, ә аякларында җәен-кышын салмый торган тире оеклар белән эчсез галошлар иде. Ишектән керүгә ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып, җилләнергә тотынды. Аның муенындагы һәм маңгаендагы буразнадай тирән сызыклары кара тир белән тулган иде.
Өйдә Зөфәрнең әнисе — Таибә абыстай үзе генә иде. Карт бераз сулыш алганнан соң, читтәрәк сүзсез басып торган абыстайга дәште.
— Бикә! (ул аңа әллә яхшы атланып, әллә үзенчә мыскыл иткән булып, борынгы морзаларча гел шулай дип дәшә торган иде)... Бикә, берәр стакан гына чәең булмасмы? Киптем...
Таибә абыстай ашыкмыйча гына кузгалып:
— Булыр, — диде, аннары чүпрәк белән кухня өстәленең клеенкасын сөрткәләде, — якынрак утыр!
Карт, табуреткасын тартып, өстәлгә якынрак килде. Абыстай ак самовардан юан корсаклы чәйнеккә су агызып, шуны плитә өстенә куйды. Чәй салды.
— Мондый эсседә нигә бу хәтле газапка тарып йөрисең? — диде абыстай. — Зөфәр дә бит әле тиз генә кайтмый.
— Эш, — диде карт, авыр сулап. — Срочный эш чыкты... Ә Зөфәр тиздән кайтыр, мин аңа шалтыраткан идем.
Абыстай карт алдына стакан’ белән чәй куйды. Карт эссене тоймас калын иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып, шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, — тураеп бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулыксымап керле чүпрәк чыгарып, битен-муенын әйбәтләп сөртергә тотынды.
Картның чәй белән генә мәшгуль булуын сүзсез карап.утырган абыстай, ниһаять, телгә килде:
39
Нинди эш чыкты соң? Әллә йорт турындамы?
Биредә шуны әйтергә кирәк, алар күптәнге танышлар булсалар да •оер-берсе алдында бәйсез горурлык саклап маташалар иде. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарын чүпкә дә ■санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде; ә абыстай үзенең хәзерге өстенлеген, картның алар кулыннан икмәк ашап йөргән бер хәерче булуын гел исендә тота иде. Ләкин алар арасындагы бу бер-бер- сеиә карата булган эчке нәфрәт бервакытта да тышка бәреп чыкмый иде. Киресенчә, алар үзара мөнәсәбәттә бик әдәпле кыланырга тырышалар иде.
— Әйе, бикә, — диде карт, көр тавышы белән гөрелдәп. — Бер... дворец табылып тора бит әле... Әгәр насыйп булса!
— йорт түгелмени?
— йорт инде, дворец шикелле йорт!
— Алай икән. Хәерле булсын. Кайдарак инде ул?
— Шәп җирдә, бикә, бик шәп җирдә!., йорт үзе дә, утырган җире .дә әйтерлек кенә дә түгел, шәп! Бүтән аның кебекне табу, ай-һай!.. Тик менә... — Карт башын селкеп куйды.
— Тик нәрсә?
— Охотниклар күп.
— Кемнәр?
— Ну карап йөрүчеләр, алырга теләүчеләр.
Таибә абыстай авызын бөрештереп, бераз тынып утырды. Ул кешеләрнең сүзләрен тиз үк чынга алырга ашыкмый иде. Аныңча бер эштә дә, аеруча сату-алу эшендә, хәйләи шәргыйсыз булмый, моны инде Мэнди анасы да белә. Шуңа күрә абыстай, карт әйткәннәрнең күпмесе дәрес, күпмесе ялган, ялганы нәрсәдә икән дип, уйга калды. Ләкин шул чакта Зөфәр үзе кайтып керде... Ул килеп керү белән карт та, абыстай да урыннарыннан тордылар.
— Ә, Гайсә абзый, килеп җиттең? — диде Зөфәр, аңа кул бирмичә , генә.
— Да, брат! — диде карт, йодрыгы белән мыегының бер очын гына сыпырып. — Карт алаша кебек абына-сөртенә булса да килеп җиттек -әле.
— йә, нишләп карт алаша? Руслар әйтмешли, боевой конь!.. Әйдә узыйк миңа.
Зөфәр картны үзенең бүлмәсенә алып керде. Кара-каршы утырып, сүз башладылар. Карт Зинин урамында бер йортның сатылачагын әйтте. Зөфәр иң әүвәл йортның хуҗасы кем булуын, ни өчен сатарга теләвен сорашырга тотынды. Бу аның кагыйдәсе — кем белән эш итәчәген ул алдан белеп торырга тиеш.
Карт белгән кадәресен сөйләп бирде: йортның төп хуҗасы борын Казанда шактый дан тоткан Ушаков фамил'ияле бер адвокат булган. Ул үзе күптәп үлгән инде. Аның варислары һәм йортның хәзерге хуҗалары булып карчыгы, ике кызы һәм бер улы калганнар. Кызларының •берсе Саратовта тора икән, улы — врач, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә икән әле. йортта әниләре карчык үзенең кияүгә чыкмыйча картайган өлкән кызы белән икәү генә торалар. Дөрес, сугыш вакытында алар янына Мәскәүдән күчеп килгән бер-ике гаиләне керткән булганнар, ләкин алар инде кире кайтып киткәннәр. Бу җәһәттән бик уңай, — сатып алучы буш" йортка барып керәчәк.
Ә сатуның сәбәбе?.. Сатуның сәбәбе шул — әлеге врач уллары Киевтә урнашып калачак икән. Казанга кайтмаячак, ди. Карчык белән карт .апасы үзләре генә монда зур йорт биләп тора алмаячаклар, әлбәттә. □Менә шуңа күрә дә варислар, аталарыннан калган бу йортны сатып, акчасын үзара бүлешергә уйлаганнар. Карчыкны улы үз янына Киевкә
40
алып китәчәк, ә карт апалары Саратовка ссңелесе янына күчмәкче булып тора шикелле...
Менә Курамшин картның белгәннәре шул... Болар барысы да дөрес булырга тиеш, чөнки искедән калган мондый интеллигент кешеләрдә хәйлә-мазар һич булмый, имеш. Карт әйтә, алар Чехов геройлары кебек гаҗәп беркатлы, дөньяви эшләрдән тәҗрибәсез, бик гадел, инсафлы кешеләр, ди.
Зөфәр авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Картның борынгы ин-теллигентларны гел шулай мактавын аңа күп ишетергә туры килде. «Чехов герое» кебек дигәне дә шул итәгендә песи йоклатып, тузган роман укып утыручы карчык үзе генәдер инде. Ә аның улы-кызлары... болар башка ялан җимешләре булырга тиеш.
— Кем сата йортны, карчык үземе?
— Юк, карчык түгел. Главный наследник Сергей Леонидович үзе кайткан, — диде карт, бик мөһим хәбәр ирештергәндәй горур—эре генә.
— Ул инде сез әйткән, кем, Чехов герое түгелдер, шәт?
Карт кинаяле көлүне сизсә дә җавапны җитди итеп бирде:
— Бик благородный кеше, Зөфәр туган. Дөрес, ул яшь әле, сезнең чамада булыр. Ну...
Зөфәр аның сүзен бүлде:
— Ярар, Гайсә абзый, вакыты җиткәч күрербез без аны. Ә йорт үзе ничегрәк?
— Порт — шәп! Господин адвокат аны бик таза, бик чибәр итеп салдырган.
— Күптәнме?
— Әйтүләренә караганда, унынчы елларда салынган булырга тиеш. Ләкин йорт таза. Борынгы эш. Яңадан бер илле ел «эһ» тә итмичә торырлык әле.
— Алай икән.
— Менә үзегез дә күрерсез. Мин бит инде...
— Ышанам, Гайсә абзый... Что же, уйлап карарга кирәк булыр.
— Озакка сузарга ярамый, Зөфәр тугаи! Без болай да соңгарак калдык, йорт тирәсендә дәртләнеп йөрүчеләр бар.
— Язганы булыр, Гайсә абзый! — диде Зөфәр, гадәтенчә исе китмичә генә.
Карт Зөфәрнең бу ваемсыз тынычлыгыннан гаҗәпләнебрәк калган- төсле булды, бераз дәшми торды, аннары икеләнебрәк әйтеп куйды:
— Анысы шулай... Ләкин, минемчә, сез тизрәк барып карарга тиешсез. Сүзне башлый торырга кирәк. Мондый эштә моментны ычкындырырга ярамый бит... Үзегез беләсез!
— Беләм! — диде Зөфәр һәм уң кулы белән тезен ышкып, беравык уйланып торды. Әйе, ул белә: яңа алучының килеп чыгуы, гадәттә, электән карап-сатулашып йөрүчеләрнең тәвәккәллеген арттырып җибәрә, алар тизрәк кул сугарга ашыга башлыйлар. Шул ук вакытта алучы күбәя башласа, хуҗаларның да аяк терәп маташулары көчәя. Мондый очракта эшне ничек йөртергә? — яхшылап уйларга кирәк. Бәлки, сатучыны да, конкурент-алучыларны да саташтырыр өчен тагын берәр кешене «уенга» кертергә кирәк булыр, һәрхәлдә, ул үзе ашыгып эш итмәскә тией. Син сатучының авызына карама, сатучы синең авызыңа карап, көтеп торсын!
Шуның белән бергә карт сүзе дә дөрес: карап-сөйләшеп, йөрүчеләр- бар чакта моментны ычкындырырга ярамый, нәкъ вакытында ике арага барып керә белергә кирәк. Әлбәттә, йорт аңа ошаган тәкъдирдә генә бу исәпләрне истә тотарга ярый.
Зөфәр йортның бәясен сорашып тормады. Сатылачак нәрсәне үз күзең белән күрмәс борын бәясен сорау күп вакытта саташтыра гына; йә гайрәтне чигерә, йә, киресенчә, ашыгырга мәҗбүр итә. Иң дөресе, әүвәл-
41
тпии ӘСТӘИ баРьш карарга, әгәр ошый калса, сүзне башларга, хуҗа- ‘ өметләндерергә кирәк... Һәм алар карт белән шулай килештеләр иртәгә кичкә табан адвокат йортын барып карарга булдылар.
III
Зинин урамы. Бер очы рус зиратыннан башлана, икенче очы ниндидер бер чокырга барып терәлә. Урам түшәлмәгән, канау буйларын куе үлән басып киткән, тик ике як тротуарга гына плитә-плитә ак таш җәелгән. Агач күп. Койма буйларында мәһабәт карт топольләр, юкәләр очрый, һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч.
...Шәһәрне күп таптаган Гайсә карт Зөфәрне Суконныйдан җәяүләп кенә менә шушы Зинин урамыпа алып менде. Зөфәрнең моңарчы бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа күрә ул зур кызыксыну һәм игътибар белән тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Су- коиныйдагы шикелле искереп, тузып, чалшаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык утыралар. Ешкына бик пехтә-матур итеп салынганнары да очрый. Андыйларны күргәндә Зөфәр көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була. Әйтерсең, билгесез — ят, шуңа күрә дә тан- сык-мавыктыргыч матур бер тормыш аның күз алдыннан беленер-беленмәс кенә чагылып уза. Гайсә карт әйтә, заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик- дворяннар торганнар, ди. Менә шулар яшәгән тормышның һаман да әле шушы йортлар тирәсеннән китеп бетмәгән зәгыйфь шәүләсе үзен ничектер сиздерә кебек. Алай дисәң, күптән, бик күптән аларның моннан эзләре суынды бит инде. Бик күптән бу йортларда бүтән кешеләр — тегеләрне куып чыгарган кешеләр торалар. Моны инде һәрбер зурраг- рак йорт яныннан узганда бик ачык күреп була; өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишек алларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып- сүтеп, ягып бетергәннәр. Бу кадәресе инде Зөфәр өчен шәүлә түгел, ә күзгә бәрелеп торган чынбарлык, һәм ул алар яныннан: «Иясез малны эт җимәс!» дип эченнән генә көенеп уза. Шулай да Зинин урамында Зөфәрнең күзен иркәләрлек, хыялын уятырлык йортлар да аз түгел иде әле.
Бара торгач, Гайсә карт аны шундый йортларның берсе алдында туктатты.
— Шушыннан гына үзенә £ераз карап торыйк әле, — диде ул, нигәдер тавышын әкренәйтә төшеп.
Каршы якта, ике катлы зур йорттан озын гына койма белән аерылган һәм үзенә башкарак утырган бер катлы агач йорт күренә иде.
— Шулмы? — дип сорады Зөфәр.
— Әйе, нәкъ үзе, әйбәтләп кара! — диде карт.
Биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буяган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт тора. Зөфәрпең күзе һәм игътибары менә шуңарда... Сүз дә юк, йорт бик таза, бик чибәр күренә. Беренчедән, шактый зур икән ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән; кәрниз буйлары, тәрәзә башлары, артык чуарламыйча гына, челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән, — болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора...
42
Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер нскергән-тузгап җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.
Шул рәвешчә, Зөфәр, кулларын артка куеп, йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга вакыт җиткәнне аңлатып:
— йә, күрдем..., булды, — дип кенә куйды.
Шуннан соң алар, урам аша чыгып, йортның парадный ишегенә юнәлделәр. Карт звонокны баскач, шактый көттереп, берәү ашыкмыйча гына ишеккә килде.
— Кем ул?
— Мария Николаевна, бу мин, Гайса Мухаметович, — диде карт.
Ишек тавышсыз гына ачылды. Баштанаяк карадан киенгән озын, чандыр карчык аларны бик җитди чырай белән каршы алды. Карт түбәнчелек белән башын иде.
— Рөхсәт итегез, Мария Николаевна.
Карчык юл бирде. Карт белән Зөфәр тоташ челтәр тәрәзәле иркен коридорга уздылар.
— Мин сезгә яңа кеше алып килдем, — диде карт.
Карчык, бер сүз әйтмәстән, аларга кара клеенка белән тышланган өй ишеген ачты. Башта алгы бүлмәгә, аннары сул кулдагы ак ишектән зур гына залга уздылар. Карчык аларга кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, ишек төбендәрәк торган урындыкларга утырдылар.
— Сәламәтлегегез, кәефегез ничек, Мария Николаевна?—диде карт, чын әдәп һәм кайгыртучаилык күрсәтеп.
Карчык юка иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып куйды:
— Рәхмәт, зарарсыз.
— Яхшы, бик яхшы. Бирсен алла! Без, картлар, өчен сәламәтлек хәзер иң зур байлык бит инде... Ә Надежда Леонидовна белән Сергей' Леонидович та шәт исән-саулардыр?.. — Мин аларны күрмим.
— Рәхмәт, исән-саулар... Шәһәргә чыгып киткәннәр иде, тиздән кайтырга тиешләр. I
— Бик хуп... Менә, хөрмәтле Мария Николаевна, әйткәнемчә, мин сезгә яңа кеше алып килдем. Ул да үзенә йорт эзли. Рәхим итеп, ышанып дигәндәй, кабул итегез!
— Безнең ышанмаска хакыбыз юк, — диде карчык, нидер аңлатырга теләгән коры рәсмилек белән.
— Әйе, әйе, бик дөрес. Сез беләсез, мии ни җитте кеше ияртеп йөрмим.
Шулай да карт һавалы карчыкның соңгы сүзләреннән һәм гомумән бүген үзен шактый кырыс тотуыннан нидер сизенеп, шуңа бераз борчылып, Зөфәргә карап алды. Зөфәр исә, берни сизмәгәндәй, тыныч кына утырып тора иде. Хикмәт шунда, карт алып килгән кешесен, бу өйдәге күптәнге кагыйдә буенча, иң элек исем, фамилиясен, кем булуын әйтеп таныштырырга тиеш иде. Ул моны эшләмәде, чөнки Зөфәр баштай ук алай таныштыруны тыеп куйды. Соңыннан, эш барып чыгардай булса гына үзенең кем икәнлеген әйтергә рөхсәт итте. Бу инде Зөфәрнең гадәттән тыш саклыгы иде. Ә менә карчыкның соңгы җавабы картка: «Мин бит әле сезнең кемне алып килүегезне белмим» дигән мәгънәдә аңлашылды. Ләкин Зөфәрнең ваемсыз, тыныч кына утыруың күргәч, карт яңадан карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды:
— Мария Николаевна, алайса Сергей Леонидович кайтканчы сез безгә йортны карый торырга рөхсәт итегез!
43
— Телисез^нгпп11 КеНӘ иң^ашын сикертеп куйды:
— ӨЙР -X ’ пожалУйста, рөхсәт!
Николаевна, -’двдГкарт^һәм Т’ ТӘР™бе a™ ШуЛЭЙ ИНДе’
АЙпп WI.T onnL- рт’ Пәм алаР урыннарыннан тордылар. Зөфәр
ишек" ппптпгп <Ы ЯКТаи каРап чыгарга теләвен белдерде. Өчәүләшеп ишек алдына чыктылар. г 1
.пй^а".ГЫИа Зур™та ишек алды. Өйнең түр почмагыннан күрше бякип'1 т-in ЛЫ уЛ сары Рәшәткә белән бүленгән. Рәшәткә эчендә куе ranriumi г-Ъ каРшыда> кҮРше ихатага арты белән ике катлап тоташтан Л 1 еРничә ишекле, өсте такта, асты бүрәнә озын каралты тора.
ек алдына плитәләп ак таш җәелгән, ләкин, кеше аз йөргәнлектән улсз кирәк, таш араларыннан юл-юл озын үлән бәреп чыккан.
оөсрәр, шул үләннәргә сокланыпмы, гаҗәпләнепме карый-карый. ишек алдының уртасынарак узды. Аның игътибарын шунда ук түрдәге куе бакча җәлеп итсә дә, ул аңа таба барудан юри тыелып, өйнең үзен карый башлады... Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Хәер, өйнең төп бурасы түгел, ә аңа тоташтырып салынган озын коридорның такта стенасы һәм кухнядан чыга торган аерым болдырның баскычлары череп тузганга охшый иде. Бу, әлбәттә, тулай күренешне беркадәр боза, ләкин аңлаган кеше өчен әллә ни зур кимчелек юк монда. Иң әһәмиятлесе — өй үзе таза булсын, һәм ул күрер күзгә чыннан да бик таза кебек иде. Цементлаган таш нигездә нык утыруы шуны күрсәтә. Аннары өй, бер урам яктан гына түгел, бөтен яктан да такта белән тышланган икән. Тик такта астындагы бүрәнәләр ничегрәктер инде? Мондый чакта берәр тактаны куптарып карау да ярый шикелле, ләкин Зөфәр менә хәзер үк ул хакта үз белдеге белән генә сүз кузгатугенә карап узарга тели иде.
...Бакча шактый зур гына икән, кимендә бер сигез сотый җир биләп тора булса кирәк. Ул өй почмагыннан башланып, арткы урамдагы йортларның бакчаларына барып терәлә. Рәшәткә капкадан кергәч тә сулда өйнең сирень куаклары белән яртылаш капланган ике тәрәзәсе һәм шулар белән янәшә иркен генә терраса күренә. Террасадан чәчәк түтәлләренә баскыч төшә. Ә түтәлләрдән киң генә сукмак бакчаны буеннан- буепа кисеп, иң түргә кадәр сузылып китә.
Зөфәр шул сукмакка чыгып басты да тирә-ягына каранып тора башлады. Ул, билгеле инде, бакчачы түгел, күп агачларны танып та җиткерми, ләкин шулай да бакчаның карт булуын, бик куерып киткәнлеген, гомумән карау җитмәгәнлеген сизмичә калмады. Монда чатлы-ботлы бик җәелеп үскән, яртылаш корып беткән, инде утынга гына ярарлык карт алмагачлар да бар иде, монда, әнә түр койма буенда, тәмам куерып, корган ботаклары киселмичә тоташ чытырманлыкка әверелгән чиялек тә бар иде, урта бер җирдәге ачыклыкка утыртылган карлыган,
ны килештермәде.
йортны әйбәтләп караганнан соң, Зөфәр, ниһаять, бакчага таба атлады. Бакча, бакча!.. Күптән хыял иткән нәрсәсе түгелме соң бу аның?.. Моңарчы үзе торган өйләр тирәсендә ул бер агач та күрмәгән иде. Бала чагыннан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үсте ул. Шуңа күрә дә бик тансык, бик кадерле ул аңа. йорт алырга уйлагач та күңеле белән аның бакчалы, яки һич югы бакча үстерерлек урнысы булуын теләгән иде. һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп утыра.
Зөфәр ишек алдын аркылыга бүлеп узган рәшәткәнең кечкенә капка- сына килде. Бик аз гына тукталып торды, аннары тәвәккәлләп капкадан эчкәре атлады. Карт белән карчык та аның артыннан иярделәр. Бу урында шуны әйтергә кирәк, алар Зөфәргә үзе теләгәнчә карап йөрергә тулы ирек биргәннәр иде. Зөфәр үзе дә хәзергә һични турында сорашмыйча, шәхсияп нинди тәэсир алачагын белер өчен, бары үз күзе белән
44
крыжовник куаклары да күптән бер-берсенә тоташып, юанаеп, кара чыбыкка әйләнеп беткәннәр иде. Җитмәсә, бер почмакта карт юкә әллә» никадәр җирне күләгәләп тора, ул гына да түгел, җимеш бакчасына аяк бастырырга ярамаган мәрҗән агачы да каралтыларга якынрак рәшәт: кә буенда рәхәтләнеп үсеп утыра иде.
Чын бакчачы килсә, ул, әлбәттә, бу бакчаның яртысын утап ташлаячак, чөнки шунсыз җимеш ашап булмаячак. Ләкин Зөфәр моны белми иде әле... Ул бары бу карт бакчаның шигъриятен генә күрде. Шушы искергән, картайган, ташландык хәлгә килгән тын бакчадан аңа ничектер борынгы дворян интеллигентының инде мәңге кире кайтмас тормышы аңкыгандай булды. Беркадәр моңсу сагыш белән шул тормышның югалуын кызганып куйды. Әгәр дә хуҗа була калса, ул үзе бу йорткд, бу бакчага нинди тормыш алып киләчәк, — шул хакта уйлай алды.
Моңар.чы кара шәүлә төсле сүзсез генә ияреп йөргән карчык, аның бу минуттагы уй-кичерешләрен сизгәндәй, ниһаять, телгә килде:
— Сезне, кем дим, бакчаның хәзерге күренеше артык гаҗәпләндермәсен. Сугыш вакытында без өлкән кызым белән икәү генә калдык. Карарга көчебез җитмәде, хәер, карауның файдасы да юк иде. Бездә эва- куированныйлар тордылар... Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Файдасын бик күрә идек. Хәзер дә әле уңган хуҗа, бераз тәртипкә китерсә, бу бакчадан зур доход алачак.
Зөфәр башын кагып:
— Шулайдыр инде, шулайдыр! — дип кенә куйды. Ошамады аңа интеллигент карчыкның торгашларча әйткән соңгы сүзләре... Аныңча,. Зөфәрне бары доход кына кызыксындыруы мөмкин янәсе. Гафу итегез, ул әле доходтан башка кайбер бүтән нәрсә, мәсәлән, матурлык турында да хыяллана ала. Нәкъ менә шундыйрак хыял хәзер генә аның күңеленнән кичёп үтте түгелме соң? Юк, җиләк-җимеш сатып «доход» алу турында түгел иде бу хыял, зуррак иде ул, канатлырак иде.
Бакчаны күздән кичергәч, алар терраса аша яңадан өйгә керделәр. Зөфәр терраса алдында зур түтәл булып, тәмам ачылып, янып утырган ал, кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә карап кына узды. Табигый, аның бу үзенә һич таныш булмаган матур чәчәкләр янында тукталып, һич югы исемнәрен генә беләсе килсә дә, карчык, бу кеше чәчәк тә танымый икән әле, дип уйламасын өчен дәшмәде.
...Ике якка ачылмалы пыяла ишектән зур гына бүлмәгә кергәч тә- карчык үзе өйнең эче белән таныштыра башлады. Бу беренче бүлмәне ул столовая (аш бүлмәсе) дип атады. Монда бераз тукталганнан соң, каршыдагы ишекне ачып, икенче кечерәк бүлмәне күрсәтте. Бусы элек балалар бүлмәсе булган икән. Моннан кире чыгып, сул ишектән кухняга алып керде... Кухня зур, иркен, тик стена-түшәме бик каралган, — ахрысы күптән аңа агарту-чпстарту тимәгән. Шунда ук тагын бер кечкенә- бүлмәгә күз салдылар. Бусын карчык горничная (асрау кыз) бүлмәсе дип атады.
...Кухнядан прихожийга чыгып, каршы ишектән зур залга уздылар; Монда да уң яклап ике ишек тора; берсе — адвокатның элекке кабинетына, икенчесе — йокы бүлмәсенә алып керә. Аларны да карап чыктылар.
Шулай итеп, бу өйдә, кухнядан башка, алты бүлмә бар икән. Алар- ның тулай мәйданы, карчык дөрес әйтсә, йөз унике квадрат метрга җитә икән. Сарай димәслек тә түгел! Хәзерге шартлар күзлегеннән караганда бу инде күп, бик күп! Зөфәр чынлап торып гаҗәпләнде: пичек итеп адвокаттан калган дүрт кешелек гаилә шушы кадәр мәйданны үзләре генә биләп торганнар? Берәү дә тимәгәп үзләренә, берәү дә кысрыкламаган, — күрәсең, бай адвокат совет өчен дә файдалы кеше бул; гандыр инде...
45
лүына^па игЛиИяп 3 узгап аРаДа өйнең эчтән ни хәлдә сакланган бу- кеоеп ипи ит’р ба₽ ИТӘРГӘ тырышты. Шик юк, өй эчтән дә шартына җит- ме —inmTvnLe ’ пөхтәләп> эшләнгән иде. Идәне —имән паркет, түшә- пппа этурльг, стеналары — майлы буяу белән буялган, тәрәзә-ишек- nni? т өп’бөтеи' башта ничек утыртылган булсалар — шул килеш тора- .. р. iaruii нәрсә. Зөфәр күпме каранса да өйнең бер генә почмагында д дым тарткан, каралган җирен күрмәде. Дөрес, бөтен бүлмәләрнең дә \ әм-стеналары бик керләнгән инде, ләкин буясын буяп, агартасын агартып җибәрсәң, өй эче яңадан көлеп торачак!
1\арап йөрүне тәмамлагач, өчә"үләшеп залдагы элекке урыннарына чыгып утырдылар. Шактый гына вакыт үтеп китсә дә, төп сөйләшер кеше карчыкның улы ни өчендер һаман кайтып җитә алмады. Ә кар- чык утыргач та шуны белдерде*
Мин сезгә әйтергә тиешмен ки, сатып алу шартлары турында бары Сергей Леонидовичның үзе белән сөйләшәсез!
Хәер, Зөфәр өчен сүзне хәзер үк шартлардан башлауның кирәге дә ю^к иде. Аңа, моннан чыгып, Гайсә карт белән киңәшергә һәм үз алдына әйбәтләп уйларга кирәк иде әле. Тик кайбер мәсьәләләрне ачыклар өчен генә аның карчыкка берничә сорау бирәсе килде. Шул теләген белдереп, рөхсәт алгач, ул сораша башлады:
— Минем белүемчә, бу — үзегез салдырган йорт, шулаймы?
— Әйе, шулай.
гызга да җитәчәк әле.
— Шулаймы?
— Күрдегез ич.
— Әйе күрдек. Ләкин без әле сезне борчырга мәҗбүр булырбыз,— тагын килербез, тагын карарбыз. Ә хәзер минем шуны беләсем килә: йортка төп варис кем?
_ ТӨП варис мин, әлбәттә. Ләкин балаларымның да законлы өлешләре бар бу йортта.
— Алар барысы да сатарга ризалыкларын бирәләрме?.. Сез гафу итегез, бу минем өчен бик әһәмиятле.
_ Аңлыйм, — диде карчык. — Тыныч булыгыз, без бу эшне үзара килешеп эшлибез. Соңыннан сезгә претензия белән килүче булмаячак.
_ Яхшы, бик яхшы, —диде Зөфәр, башын кагып... — Рәхмәт, мин канәгать. Тик менә яшь хуҗаның үзен күрә алмадык. Минем дә вакытым чикле. Шуңа күрә мин сездән үтенер идем: йортның бәясен, сату шартларын менә Гайсә Мухамстовнч аша миңа тапшырсагыз иде. Икенче очрашканда шуны алдап белеп килү безнең сөйләшүләрне ансатлаш- тырыр һәм тизләтер дип уйлыйм.
_ Пожалуйста, телисез икән, алай да мөмкин. Гайсә Мухаметович
безнең өчен дә ят кеше түгел...
_ Баш өсте, баш өсте, мин Һәр ике якның да хезмәтен үтәргә, ышанычын акларга әзермсн! — диде карт, баш иеп һәм кулын күкрәгенә •куеп. Элекке доверенный өчен мондый зур эшкә катнашу үзенә күрә бер •бәхет тә һәм горурлык та иде.
— Кайчан салдырган идегез?
— Мәрхүм ирем моны 1908 нче елны, салдырды.
— Күптән икән инде...
— Әйе, тиздән кырык ел тула. Шушында гомер иттек, шушында картайдык, — диде карчык,4 аз гына көрсенү сиздергән горурлык белән.
— Үз ояңда тыныч картаю күңелле эштер инде ул, — диде Зөфәр, карчыкның сүзен куәтләп, һәм көлемсерәп өстәде: — Ләкин йорт та, сезнең белән бергә, шактый ук «картайганга» охшый.
— Әйе, дөньяда картаймаган, тузмаган берни дә юк, — диде карчык, җитди тынычлык саклап. — Әмма сез белергә тиешсез, һәрнәрсәнең үз срогы була бит. Мәсәлән, бу йорт сезнең үзегезгә генә түгел, балалары
46
Зөфәр урыныннан тормыйча гына, түбәнчелек белән:
— Ә хәзер безгә кузгалырга рөхсәт итегез! — диде.
Карчык аңа: «бу нинди әдәп иясе?» дигәндәй шактый гаҗәпләнеп карады һәм беренче тапкыр юка иреннәре белән генә елмайгандай итте.
— Нишлим, сезне артык тотарга хакым юк.
Зөфәр башын иде.
— Хушыгыз!
— Хушыгыз!
Карчык аларны парадный ишегенә чаклы озата чыкты һәм артларыннан таза ишекнең тимер келәсен шылдырып калды.
Карт белән Зөфәр урамга чыккач, азрак сулга киттеләр дә, урам аша үтеп, каршыдан йортка тагын бераз карап тордылар. Аннары акрын гына кузгалып, үз юллары белән атладылар. Карт таягы белән шакылдап, Зөфәр исә башын иебрәк, үз алдына уйланып, алар шактый гына ара сөйләшмичә бардылар. Тик берәр квартал чамасы киткәч кенә Зөфәр әйтеп куйды:
— Бу йорт белән мин нишләрмен?
Карт гаҗәпләнеп аңа карады, — Зөфәрнең сүзләре: «Нигә кирәк ул миңа» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.
— Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? — диде ул, туктала биреп.
— Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый... Чынлап та, ни эшләрмен мин ул йорт белән?
— Соң, алай булгач, ни'өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?
— Әйе, кирәккә күрә,—диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. — Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын дигән идем.
Карт җиңел сулап куйды.
— Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.
— Ала калсаң!.. Алуын-алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу — уен эш түгел ул... Керердән элек, чыгуыңны уйларга кирәк.
— Ул кадәресен үзең беләсең инде,—диде карт, килешкәнсыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: — Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни — барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары, нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта урта кул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар.
— Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның бер үзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!
— Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңелең җитеп килә, үзеңнең, өйләнәсең бар. Курыкма, бер метры да артып калмас.
— Метрын кеше башына бүлеп тормаслар, — диде Зөфәр, көрсенеп.— Сабитов әнә нинди йорт алган, каян килгән бай ул, дип шауларлар... Беләсең хәзерге кешеләрне, барысын да бик тиз күрәләр.
Бераз вакыт сөйләшмичә бардылар. Карт Зөфәрнең ни өчен, нәрсә уйлап борчылуын, әлбәттә, аңлый иде. Сәүдә-тәэминат кешесе бит ул. Капкынга эләгүдән курыккан төлке кебек гел генә тирә-ягына ялт-йолт каранырга, шомланырга, уяу булырга мәҗбүр. Киләчәкне алар беркайчан да хәтәр-хәвефсез генә күз алларына китермиләр, ахрысы... һәм Зөфәрнең дә менә болай икеләнеп маташуы картның эчен чынлап пошыра иде. йөреп-йөреп тә бу эш барып чыкмаса, ул сакал сыпырып калачак! Хәлбуки, аның да үзенә күрә саклап йөрткән өмете бар: шушын-
’47
дый зур алыш-бирешне уңышлм
гына «комиссионный» каеш т®гәлләүдә катнашлык күрсәтеп, мул өчен генә авыру аяклавын булм?смы Дип хыяллана ул. Бары шуның сам, карт көнендә үзенең „ кә сөйрәп> шәһәр таптап йөри бит... Ичма- эчүләрен бераз юнәйтеп кзп карчы£ыиыН Да өс-башын рәтләп, ашау- ерче бер тиеннәре эчүгә китЫР ИДе’ Бәлкем> эчүдән дә тыелыр иде. Хә- лыйсы килә, игелеген'Kvnnrn °ИТ УЛ ишлеРәк акчаны һәрвакытта сак- да авызына да алмады бит1 Ах" fit ?ыиалгаи иәрсә инДе Ул- Бай чагып' агу эчәрсең! лх’ Оу хәерчелеккә калган көн, аракы түгел,
Бу а°ылль?баши^ГкуңеТенТт-!<ебеК ӨМетЛе ЭШНе ӨЗӘ күрмәсен ипде- бирсен иде! 1 Ү^еленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек сак^шна һәм Уйланып алганнан соң, ул яңадан
"КУШСа’ Шул булыр- Зөфәр туган. Син шәригатькә яки vnnn’uro '-Ь‘"МЬ1И торган эш эшләргә җыенмыйсың. Хәлең җитеп, тәвәк- ң икән, оерәү дә гаеп итмәс. Сатып торалар, алып торалар, — ш>1ИГС011?еШе ЮК" ^ЗГе ЭШ ул’ Тик син миңа шуны әйт: йортны ошаттың-
Зөфәр җавап бирергә ашыкмады. Картның ни өчен болай аны акрын гына көиләп-җаилап маташуын чамалый иде ул, һәм менә шуңа ничектер каршы торасы килә иде. Хәер, карттан яшеренеп торуның мәгънәсе юк, шуңа күрә, бераз уйланган булып, ахырда дөресен генә әйтеп бирде:
— Әйе, Гайсә абзый, йорт миңа бик ошады. Карап торырга һичшик- сез^таза, чибәр йорт. Шуннан яхшысын, бәлки, табып та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы? i
Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең чынлап та объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:
— Алла шаһит, Зөфәр туган, мин сиңа әйтсәм бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул... Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу — һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочига күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстеи тикшереп, карап чыктым. Ь1шанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп бУЛӘлбәттә картның бу әйткәннәре Зөфәр өчен көтелмәгән сүзләр түгел иле Ул узе дә йортның таза, яхшы икәнлегенә ышанып өлгергән иде инде әмма шулай да карт кимчелекләре турында да әйтсә, аңа бәлки жинрппэк булыр иде. Югыйсә йорт аның күңелен һәм хыялын бик тиз *=м бик нык били башлады. Ә ул болай бик ансат кына шуныц колы булып китәргә теләми иде. Уйларга, айнык акыл һәм тыныч жан белән бик нык уйларга кирәк иде әле аңа... ц базаоыия житкәч кяпт
Алао авасында бүтән сүз булмады. Чехов оазарына җиткәч карт Сукоинынга төшен китте, Зөфәр исә туры гына шәһәр үзәгенә таба ки- Т™ көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Зөфәр каты бер
...ьерничә кеи^_„жпсе'ШҮл: хыялы аның акыл ихтыярыннан көчле- сынау кичерде. g генә сәгать тә уЛ Зинин урамында-
рәк булып чыкты, оер ген* кын, и r м
48
гы сарыга буялган, кызыл түбәле йорт турында уйламыйча тора алмый башлады. Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Барыбер ул йорт сатып алырга тиеш, бу аның өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә, ә инде заманнан өркү, курку — сагаюлар, никадәр генә җитди сәбәп булмасын, аны хәзер тыя да, туктата да алмый иде.
Адвокат йортын ул әнисе Таибә абыстай белән дә бергә барып карады, тагын берничә ышанычлы кешесен илтеп, аларга да күрсәтте, барысы да йортны бик яраттылар, берсе дә нинди дә булса кимчелеген тапмады, Зөфәрнең гайрәтен-чигерерлек нәрсә әйтмәде, һәм йорт Зөфәрне башы-аягы белән үзенә әсир итте. Хыялы аның котырып эшли башлады. Ул инде аңа хуҗа, ул инде аны яңадан 'өр-яңа хәленә китергән, эчен шәп җиһазлар белән тутырган, һәм шунда рәхәтләнеп торып ята. Салмак йөрешле мәһабәт дивар сәгатедәй әйбәт итеп көйләнгән тук, тыныч тормыш ашыкмыйча гына ага да ага... һәркөнне иртән бик пөхтә киенеп, Зөфәр Сабитов эшкә китә, туры гына эштән кайта, бакчада казына, террасада, үз җиләгеннән кайнаткан варенье белән, тәмләп кенә чәй эчә, газеталар караштыра, аннары иркен, чиста бүлмәдә рәхәтләнеп ял итә. Койма биек, капка таза, ишек алдында озыи тимер чыбыкны шаулатып усал эт йөри, һәм хуҗаның дөньясында гаме юк, дөньяның аңарда эше юк! Менә бу хөрлек һәм бәйсезлек ичмасам!
...Озак та үтми сөйләшүләр башланды. Гайсә карт йортның бәясен әйтә килде. Ул китергән бәя күпләрнең кайнар хыялын сүрелдерерлек, гайрәтен чигерерлек иде: Ушаковлар йортка 500 мең сорыйлар! Ярты миллион! Гади хезмәткәрнең төшенә дә кермәгән бу сумма Зөфәрне башта хәйран калдырса да чынлап торып куркыта алмады. Җаны теләгән елан ите ашаган ди, чынлап тәвәккәлләгәндә Зөфәрнең моңа көче җитәрлек иде. Шулай да ул хуҗалар беләи аяк терәп сатулашырга булды.
Ләкин Гайсә карт мактап йөдәткән «иске заман интеллигентлары» сату-алу эшендә хәзерге заманның эт каешына әйләнгән’коммерсантыннан бер дә ким булып чыкмадылар. Карчык, карчыктан да битәр аның военврач улы йортларының нинди мөлкәт булуын, хәзерге акчаның чын бәясен белеп, әйткән бәяләрендә бик каты тордылар. Әлбәттә, тал тоткан җирдән генә сынмый, шуны аңлап, хуҗалар сөйләшкән саен биш-ун меңләп кенә төштеләр, ләкин Зөфәр әйткәнгә якын да килмәделәр. Зөфәр исә башта 300 мең бирде, аннары акрынлап 350 меңгә менде, ә хуҗалар дүрт ярымнан бер карыш та төшмәс булдылар. Шулай итеп, килешер өчен ара бик ерак иде әле.
Ә көннәрнең берендә Гайсә карт, тыны бетеп, Зөфәргә яңа хәбәр алып килде: Себердән кайткан кемнәрдер йортка «өч тә сиксәнне биргәннәр», имеш. Карт моның дөреслегенә ант итеп ышандырды. Ул гына да түгел, «өч тә сиксәнне биргәч, дүрткә җиткерүләре көн кебек ачык, эш менә-менә очланырга тора!» дип бик нык кисәтеп әйтте... Хәзер инде Зөфәр йә чигенергә, йә күз йомып тәвәккәлләргә тиеш иде. һәм мөмкин кадәр тизрәк.
IV
Икенче көнне Зөфәр, алдан хәбәрләшү буенча, карчыкның улы, хуҗа буларак сөйләшүләрне 4алып баручы военврач Ушаков Сергей Леонидович белән Хәмит исемл*е ялгызак дустының бүлмәсендә икәүдән-икәү генә очрашты. Бүтәннәр катнашыннан башка гына, күзгә-күз сөйләшеп, Зөфәр эшне, ниһаять, нәтиҗәле ахрына җиткерергә булды. Кара каршы утырышкач, сүзне дә ул җитди, эшлекле төстә, әмма мөмкин кадәр, гади, тәкәлләфсез булырга тырышып башлады:
— Сергей Леонидович, биредә икәүдән-икәү генә очрашуның максатын сез дә шаять аңлыйсыздыр. Минемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәгә
4. „с. Ә.” № 2. 49
ri''/rv' ' ' вакыттыР инде— Әйдәгез, чын джентльменнарча, ачык һәм туры гына сөиләшик.
Рәхим итегез! —диде Ушаков, салкын әдәп белән; өр-яңа кительдән, иңбашына ак укадан тар гыиа погоннар таккан бу төскә шактый чиоәр, ләкин озынча ак чыраенда һәм соры салкын күзләрендә әллә нинди генә бер кырыс тәкәбберлек сизелеп торган яшь кеше үзен гаҗәп һавалы һәм бәйсез тотарга ярата иде. Гомумән, бу Ушаковлар дигән халыкка ни сәбәптәндер әнә шундый чамасыз горурлык, йомыклык һәм тискәрелек бик хас иде. Зөфәр баштарак, бу миңа карата гына шулайдыр инде, үзләренчә мине сәүдә күсесенә санап, кимсетеп карауларыдыр, дип борчылып азапланды. Хәзер исә ул моңа игътибар итеп тор-маска булды.
Минем саф дөресен генә беләсем килә, Сергей Леонидович, — диде Зөфәр, тавышын-ниен бер дә үзгәртмичә генә. — Әйтегез әле, йортыгыз өчен соңгы мәртәбә сезгә күпме бирделәр?
Моның ни әһәмияте бар? Сез үз бәягезне бирегез, — диде Ушаков.
— Бар, Сергей Леонидович! Әгәр без ачык сөйләшсәк, нәтиҗәгә тизрәк ирешербез.
— Яхшы! —диде Ушаков, аз гына дәшми торганнан соң. — Безгә өч йөз сиксән меңие бирделәр.
Зөфәр, урындык аркасына авыша төшеп, бер тын аңа туп-туры карап торды. Ул «дөресме бу?» дип кайтарып сорарга теләмәде, ул мондый зур эштә Ушаковның гадел, туры булуына бер шиксез ышанырга теләде. Шулай яхшырак. Бигрәк тә, хуҗаның әйткәне Гайсә карт китергән хәбәр белән бер булып чыкты. Шуны да исәпкә алып, һәм үзе врач, үзе хәрби кешенең алдашу кебек түбәнлектән ерак торырга тиешлеген уйлап, Зөфәр һич икеләнмичә Ушаковка, ниһаять, әйтте:
— Рәхмәт дөрес сүзегез өчен, Сергей Леонидович! Гәрчә сез әйткән бәһа гадәттән тыш зур булса да Мин ышанырга мәҗбүриен... Инде рөхсәт итегез миңа да соңгы сүземне әйтергә: яшермим, йортыгыз миңа ошады, мин чын алу теләге белән карап-сатулашып йөрдем, һәм менә хәзер арага килеп кергән икенче берәүләргә аның китеп баруын теләмәс идем. Кыскасы, Сергей Леонидович, сезгә актык сүзем шул: йортыгызга миннән төгәл дүрт йөз мең!., йә, ни дисез? Килештекме?
Ушаков акрын гына, ләкин ничектер, икеләнебрәк башын селекте. Аның шушы икеләнүен сизеп калу Зөфәрне бераз өметләндереп җиоәрде.
— йәгез, йә, хөрмәтле Сергей Леонидович, баш селкеп тормагыз. Ышаныгыз, миннән дә артыгын бирүче булмас сезгә... Килешик!
Ушаков тагын башын селекте.
— Юк, булмый!
Зөфәр кашларын җыера төшеп аңа карады.
— Ә ипчек була соң?
— Без үзебезнекен әйттек, — диде Ушаков,— дүрт йөз илле меңнән төшмибез.
— Мин моны күптән ишеттем, — диде Зөфәр, авыз кырые белән генә елмаеп. — Мин сездән яңа сүз көтәм, Сергей Леонидович!
— Бәя мәсьәләсендә нинди яңа сүз булырга мөмкин? Бәя һәрвакытта бер, тәгаеи була ул.
Зөфәр, бу кешенең тискәрелегенә ачуы килә башласа да, тынычлыгын һәм йомшак мөгамәләсен сакларга тырышып, аңа таба иелә төште.
— Менә нәрсә, хөрмәтле Сергей Леонидович, хәтерегез калмасын, әмма сату-алу эшеиең тәртипләрен мин, сезгә караганда, яхшырак бе- ләм дип уйлыйм... һ
— Әлбәттә. Моңа мин ышанам! — диде Ушаков, ниндидер ямьсез кинаяне сиздергәндәй, башын чөя биреп.
— Юк, сез башта тыңлагыз әле... һәрбер сату-алу эше билгеле бер
50
килешүгә ирешү белән тәмамлана ул. Ә бу нәрсә сатучының гына түгел, алучының да теләгеннән тора. Шулай булгач, бәянең дә үзгәрмичә хәле юк. Тал да-бит тоткан җирдән генә сынмый. Берәү арттыра, берәү төшә — бары шулай гына килешүгә ирешеп була, йә, дөрес түгелме?
— Бәхәсләшмим, ихтимал шулайдыр... Ләкин сеЗ әйткән бу кагыйдә минем өчен закон түгел. Гафу итегез!., йортка без дүрт кеше хуҗа, бәя мәсьәләсендә үзара сөйләшеп куйган чигебез бар, төшәсен төштек, артыгы булмый!
— Димәк, сез алдан билгеләп куйган шул «чиккә» җиткерсәләр генә йортыгызны сатасыз инде, җиткермәсәләр — сатмыйсыз... Шулай аңларга кирәкме сезнең сүзегезне? — диде Зөфәр, хәйләкәр бер көлү белән, Ушаковка туп-туры карап.
Ушаков көтелмәгән бу сораудан бераз аптырабрак калды. Аннары, җавап таба алмагач, аптыравын яшерер өчен генә әйтеп куйды:
— Без сата алуыбызга ышанабыз.
— Ышанырга була... Ләкин шулай да сез өмет иткәнне бирмәсәләр, нишлисез? Сатмыйсыз, һәм Казаннан китмисез, шулаймы? Әгәр шулай икән, ул чагында сез хаклы — сөйләшеп, сатулашып торуның һич хаҗәте юк. йортыгызга үзегез генә хуҗа буласыз да каласыз.
— Ни өчен алай дисез?
— Ни өченме? Чөнки берәү дә сез көтеп яткан «чиккә» барып җитмәячәк. Юк, булмаячак ул!
Ниһаять, Зөфәрдә коммерсант усаллыгы һәм мәкерлеге уянды. Сүзләрен дә ул, үзенең һичшиксез хаклы булуына ышангандай, көлемсерәп кенә, әмма каты итеп, өзеп әйтә башлады. Шуның белән бергә тыштан һаман да бик әдәпле булып калды. Дөресен әйтергә кирәк, болай сөйләшү тәҗрибәсез Ушаковка тәэсир итмичә калмады. Ничектер үзе дә сизмәстән ул һавалы тискәрелеген һәм ныклыгын акрынлап кына җуя башлады. Шулай да әле аның һич бирешәсе килми иде.
— Сез бүтәннәр өчен сөйләмәгез, — диде ул, элекке кырыс тәкәбберлеген сакларга тырышып. — Бүтәннәр, бәлки, җиткереп кенә түгел, арттырып та бирерләр.
— Бирмәячәкләр! Менә ике кулымның берсен сайлап кисегез,— бирмәячәкләр!., йортыгызның күренеп торган 40—50 мең сумлык ремонты бар. Шулай булгач, нинди юләр аңа ярты миллион сум акча салсын, ди? Акчаны .да бит түтәлдә үстермиләр... Аннары шуны да исегездә тотыгыз: сезнең йорт бер хуҗа өчен бик зур ул, ә ике хуҗага бүләрлек түгел. Менә шунлыктан карап йөрүчеләр күп булса да, тәвәккәлләп алырга торучы юк диярлек...
— Ник булмасын, бар.
— Кем? Теге Себердән кайткан кешеләрме? Ләкин алар да бит әле
мин биргәнне бирергә тормыйлар. _
— Алар бирәчәк...
— Их, Сергей Леонидович, гаҗәп беркатлы кеше икәнсез сез... Неужели, аларның хәйләсен сизмисез, уйлап карагыз әле. Ни өчен алар 380 меңдә туктаганнар? Чөнки сезнең дә ташлама ясавыгызны көтәләр. Сез төшмичә торып, алар арттырмаячаклар. Ихтимал, алар да мин биргән 400 менгә чаклы акрынлап менәрләр, ләкин бу аларның «түшәме» булачак. Егерме мең ул—сатулашыр өчен калдырган запаслары, бу минем өчен көн кебек ачык. Сез дә шуны бик яхшы белеп торыгыз.
Ушаков моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Ул ачык бер гаҗәпләнү һәм кызыксыну белән Зөфәргә карап тора башлады. Бу карашта ихтыяр- сыздан Зөфәрнең шундый оста, ышандырырлык итеп фикер йөртүенә соклану да һәм аңа карата хөрмәт шикеллерәк ,бер нәрсәнең уянырга торуы да чагыла иде кебек... Зөфәр үзе дә моны яхшы сизеп, беркадәр вакыт дәшмичә тыныч кына утырды. Аннары акрын-сабыр гына яңадан сүзгә кереште:
4* 51
— Менә шулай, хөрмәтле Сергей Леонидович, аңлаштык шикелле, инде хәзер сүзне түгәрәкләсәк тә ярый торгандыр, һәрхәлдә, мин әйтәсемме сезгә бик туры һәм ачык итеп әйттем... Ышаныгыз, максатым минем бернинди ялган-хәйләсез, иң гадел рәвештә сезнең белән килешү иде. Мөмкинме шундый килешү — хәзер бөтен эш сездән тора.
— Ни өчен миннән тора? — диде Ушаков, гаҗәпләнгән булып.
— Әйе, бары тик сездән тора, — диде Зөфәр, катгый рәвештә.— Соңгы сүз сезнеке. Ташлама ясасагыз, без ихтимал килешә алырбыз. Кабатлап әйтәм, килешә алырбыз!.. Юк икән, без аерылышабыз, һәм яңадан очрашу-сөйләшүләр булмаячак. Тик сез шуны белегез: алам дип дәртләнеп торган кешене ычкындыру Һәрвакыт үкенечкә була ул.
Ниһаять, Ушаков Зөфәрнең тимер кулын чынлап торып сизде: кара син, әдәпле, сабыр гына сөйләшкән булып, ничек рәхимсез рәвештә акрын гына кыса белә ул! Гаҗәп, кайдан килгән, нинди кеше соң бу?.. Ушаков хәтта кайчандыр әтисе сөйли торган борынгы хәйләкәр, астыртын купецларның нәкъ берсен ап-ачык күргәндәй булды. Ләкин безнең заманда кайдан гына мондый кеше килеп чыга, ничек итеп хәзерге шартларда яши ала ул, җитмәсә, менә ничә йөз мең акча түләп, аларның, бөтен шәһәргә билгеле Ушаковларның, йортын сатып алырга әзер тора?!. Юк, чынлап та әллә нәрсә бу! Сугыш үтте, кешеләр дүрт ел буена кан, үлем эчендә йөрделәр, ә менә монда, аның каршында, шуларның берсен дә күрмәгән тук, таза коммерсант утыра!
Ушаковта кинәт Зөфәргә карата ихтыярсыздан тирән нәфрәт-ачу күтәрелә башлады, ләкин ул бу тойгыны ничек тә басарга тырышты. Моменты андый түгел. Язмыш кушуы буенча ул хәзерге минутта — йорт сатучы, ә бу кеше — сатып алучы, һәм сүз дә бик конкрет мөһим нәрсә турында бара. Димәк, шул хакта гына уйларга да кирәк. Ә ныклап уйлар өчен сәбәп җитәрлек. Беренчедән, Зөфәрнең көчле дәлилләре аңа шактый нык тәэсир итте, икенчедән, Зөфәр кебек килешергә бик теләп торучы, хәзергә аңардан да югарырак бәя бирүче чынлап та юк иде. Теге кешеләргә күпме ышанып торырга мөмкин, алардан өмет иткәнне ишетеп булырмы-юкмы — хәзергә әле караңгы — билгесез. Менә шуларның барысын да ул тиз генә уйлап алды. Нишләргә? Әллә форсаттан файдаланырга микән?
Ушаков Зөфәргә күтәрелеп карады, һәм аның тыныч кына, хәтта «ихтыярыгыз!» дигән төсле битараф бер кыяфәттә утыруын күргәч, ничектер үзеннән-үзе тәгаен карарга килде.
— Беләсезме, кем, иптәш Сабитов, — диде ул, Зөфәргә туры карамаска тырышып, — мин сезнең дәлилләрегезне игътибар белән тыңладым. Аларның кайберләрең исәпкә алырга була, ләкин кайберләре белән һич килешеп булмый. Мәсәлән, сез, йортка без сораган бәяне берәү дә бирмәс, дип ышандырырга тырыштыгыз. Мин моның белән килешә алмыйм, әлбәттә. Әгәр вакытым иркен булса, мин аны ярты миллионнан да кимгә сатмас идем, чөнки безнең йорт ул хакка гына торырлык. Ләкин, кызганычка каршы, бердән минем вакытым чикле; икенчедән, сезнең бер дәлилегез белән килешмичә булдыра алмыйм: әйе, килешер өчен сатучы тарафыннан да бераз ташлама кирәк. Менә шуңа күрә генә мин, гәрчә туганнар ризалыгыннан башка булса да, бары сезнең белән килешергә теләп, беркадәр ташлама ясауны мөмкин дип саныйм. Кыскасы, минем соңгы сүзем шул: дүрт йөз утыз мең! Калганы, сезнең ихтыярыгыз!
Зөфәр җәелеп бер елмайды.
— Менә бу миңа ошый, Сергей Леонидович! Бу, ичмасам, чын егег-- ләрчә эш итү! Димәк, без килешә алабыз. Ләкин минем тагын бер кечкенә үтенечем бар: әйдәгез, гадел булсын өчен, безне аерып тора торган 50 меңне нәкъ уртага бүлик Сез 25 меңгә төшегез, мин 25 меңгә арттырам һәм без кулларны сугабыз! Ышаныгыз, 425 меңне биргәч, миңа та-
52
гын 5 меңне өстәү берни түгел. Сез дә шулай ук әллә ни „югалтмыйсыз. Кабатлап әйтәм, мин моны бары гаделлек өчен генә сорыйм! Килештекме? — һәм ул йомшак ак кулын сузды.
Ушаков аз гына икеләнеп торды да тәвәккәлләп башын какты:
— Риза!—һәм бармак очлары белән генә Зөфәрнең учына сугып алды.
...Нәкъ шул минутта бүлмә хуҗасы Хәмит кайтып керде. Ул боларны каршы алгач та, юри сылтау табып, чыгып киткән булган иде; инде менә Зөфәргә нәкъ кирәк чакта гына, ишек артында көтеп кенә торгандай, килде дә керде. Әйтергә кирәк, бу тап-такыр итеп кырылган башлы, кысык елтыр күзле кара егет гомумән бик өлгер-чая һәм шат табигатьле кеше иде.
Керү белән ул:
— йә, ничек, килештегезме? — дип сорады.
— Килештек! — диде Зөфәр, җиңелчә генә бер сулап.
— Котлыйм, котлыйм алайса!—диде Хәмит, кулларын уа-уа.— Бик әйбәт, бик изге эш эшләгәнсез! Хәере белән... Мондый чакта шампанский күтәрәләр шикелле... Ә, иптәш военврач?
Ушаков бу елгыр кешенең кем икәнлеген тәгаен белмәгәнгә һәм аның кисәк кенә килеп керүен дә, ни өчен болай дәртләнеп шатлануын да аңлап җитмәгәнгә күрә сагаеп кына җавап бирде:
— Белмим шул...
Зөфәр моны сизеп, Хәмиткә сабыр итеп торырга кушты һәм Ушаковка мөрәҗәгать итте:
— Сергей Леонидович, безгә үзенең бүлмәсендә иркенләп сөйләшергә түбәнчелек белән рөхсәт иткән бу иптәш, Хәмит Нуриевич, минем бик якын дустым. Анардан яшерен бер эшем дә юк... Сез дә, миңа ышанган шикелле үк, аңа һич икеләнмичә ышана аласыз.
— Яхшы, — дип кенә куйды Ушаков, артыгын әйтүне кирәк тапмыйча.
— Хәзер исә безгә, — дип сүзен дәвам итте Зөфәр, — менә хөрмәтле хуҗа алдында, сөйләшүне тәмамларга кирәк булыр. Дөресрәге, безнең килешүне беркадәр рәсмиләштереп куярга кирәктер дип уйлыйм. Сезнеңчә ничек?
— Минемчә дә шулай инде ул... Тик моның өчен нотариальный конторага барырга кирәк була торгандыр.
— Барырбыз, анысы качмас. Ләкин менә шушы сәгатьтә без, үзара гына булса да, килешүне беркетеп куярга тиешбез.
— Ничек итеп?
— Моны гадәттә задатка бирү-алу юлы белән эшлиләр. Димәк, мин дә сезгә задатка бирергә тиешмендер инде, шулай түгелме?
Ушаков иңбашын җыерды.
— Белмим, ихтыярыгыз. Әгәр сез алу-сатуны тиз арада нотариальный контора аша рәсмиләштерергә риза икәнсез, задаткаиы бирмәсәгез дә була. Мин сүземдә торачакмын.
— Моңа мин бик ышанам, — диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп.— Ләкин сез дә минем тарафтан тыныч булып торсагыз иде дим.
— Алайса пожалуйста, мин каршы түгел, — диде Ушаков, саран гына елмаеп.
Зөфәр дә елмайган булды.
— Задатканы гадәттә саткан кеше үзе сорый торган иде, ә монда киресенчә килеп чыкты. Ну зарар юк! Барыбер мин бирәсе акча ич ул!.. Ә хәзер, Сергей Леонидович, рәхим итеп расписка языгыз. — Зөфәр аның алдына блок-ңот битен ачып куйды һәм авторучкасын чыгарып сузды. Ләкин Ушаков ручканы кулына алырга ашыкмады.
53
Сабыр итегез, — диде ул, Зөфәргә туры гына карап. — Иң әүвәл мии сезнең белән бернәрсәне ачыкларга тиешмен: алу-сатуны рәсмиләштерү Һәм исәп-хисапны өзү кайчан булачак?
Зөфәр өчен бу иң четерекле мәсьәлә иде. Ул әле аны үзе дә хәл итеп куя алмаган иде. Дөрес, аның бүгеннән үк акчаны тулысынча түләп, эшне тәмам өзәргә кодрәтеннән килә, әмма... бер бик җитди мәсьәләне уйлап хәл итәсе бар. Нинди мәсьәлә ул,— Зөфәр аны бары үзе генә белә, һичкемгә әйтергә ярый торган түгел, ләкин уйлап хәл итәр өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә ул, сәбәбен әйтмичә генә, Ушаковтан өч атна мөтдәт сорады. Ушаков моңа риза булмады.
— Юк, — диде ул башын чайкап, — мин ул хәтле көтә алмыйм. Булмый. Мин монда вакытлы гына кеше.
Ахырда, сөйләшә торгач, унике көнлек вакыт билгеләделәр. Әгәр шул вакыт эчендә Зөфәр эшне өзмәсә, йорт хуҗасы Ушаков үзен килешүдән азат итеп санаячак һәм задатканы кире кайтарып бирәчәк.
Бу турыда сүзне шулай тәмамлагач кына Ушаков, ниһаять, расписканы язарга булды. Ручканы кулына алгач, «Күпмегә?» дип сорады ул; Зөфәр аз гына уйланып: «Кырык меңгә языгыз!» диде.
Ушаков расписка язган арада, Зөфәр чалбарының эчке ягына тегелгән кесәсеннән зур гына төргәк чыгарды. Ике кат пергамент кәгазьгә, аннары кара материягә төреп, сары шнур белән аркылыга һәм буйга әйбәтләп бәйләгән төргәкне чиште дә, гел бишәр йөзлекләрдән генә торган һәм унар-унар итеп бөкләнгән акчаның төгәл сигез кисәген санап, Ушаков алдына салды. Калган ике кисәген яңадан төреп, шул ук кесәсенә тыгып куйды. Ушаков һәр кисәкне ашыкмыйча гына санап чыкты. Зөфәр белән Хәмит аның бу эшен бик игътибар белән карап тордылар; ахрысы шуңардан военврачның бармаклары ара-тирә калтыранып та куйгалады, ләкин йөзе-чырае һаман да тыныч булып калды... Санап бетергәч, ул сигез кисәк акчаны ике-өчкә бүлеп, төрле кесәсенә тыкты, һәм бары шуннан соң гына язылган распискага имзасын салып, число- сын, елын куйды.
...Эш төгәлләнде, торып кул кысыштылар, расписка Зөфәрнең эчке кесәсенә кереп урнашты, һәм килешүчеләр арасында ничектер кинәт кенә сүз дә бетеп китте. Гүя аларның һәркайсы хәзер генә үтәлгән эшнең нәтиҗәсе турында үз алдына эченнән генә нидер уйлана иде.
Хәер, бу тынып тору озакка бармады. Өлгер Хәмит шундук урыннан сикереп торды да чын дәртләнү белән кычкырып:
— Ну, кадерле дуслар, — диде, — теләсәгез ни әйтегез, иллә мәгәр моның кебек зур эшне болай коры гына калдырырга ярамый. Юарга кирәк, обязательно юарга!
Тегеләр бер-берсенә карашып өлгергәнче ул инде кечкенә буфеттан өстәлгә өч бокал алып куйды һәм... чынлап та бер шешә шампанский чыгарды. Гаҗәп! Кайдан килгән бу, дүрт ел буена күздән югалып торган, көмеш башлы 'алтын эчемлек? Моны инде, белсә, бер алла да Хәмит үзе генә белә томандыр...
...Менә ул сул кулының өч бармагы белән (ике бармагы аның төптән үк юк иде) шешәнең муеныннан ипләп кенә тотты да, уң кулы белән җитез генә тимер чыбыгын сүтеп, бөкесен сак кына кузгата башлады. Кинәт бөке шартлап атылды, шешә авызыннан сузылып ак төтен чыкты, ә Хәмит тиз генә бокалны күбек белән тутырды. Аннары калган икесенә дә, бер тамчысын да түкмичә, тутырып салды.
— йәгез! — диде ул, бокалны тантаналы күтәреп... — Бу зур килешү ике якның да бәхетенә булсын!
— Рәхмәт. Шулай булсын! — диде Зөфәр, акрын гына.
Чәкешеп эчтеләр. Ушаков беренче кат дигәндәй ачыграк елмаеп әйтеп куйды:
54
— Да-а! Казанга кайтып, шампанский эчәрмен дип уема да китермәгән идем. Кайдан таптыгыз моны?
— Безнең Казанда табылмаган нәрсә юк, — диде Хәмит, горурлана биреп.
— Шулаймы? Ләкин мин монда сырец-аракыдан башка нәрсә күргәнем юк иде әле.
— һи, иптәш военврач, эзли белергә кирәк, эзли белергә... Эзли белсәң. күгәрчен сөтен дә табып була.
Ул кунакларының бокалына тагын бер кат салып чыкты. Шуны аягүрә генә эчтеләр дә хуҗага рәхмәт әйттеләр. Ушаков фуражкасын алды. Зөфәр белән алар яңадан каты итеп кул кысыштылар.
— Хәзер инде сезнең килешүне шайтан үзе дә боза алмас! — диде Хәмит.
— Ни өчен? Шампанский белән юганга күрәме?
— Юк, сез көлмәгез әле, иптәш военврач! Хикмәт бер шампанскийда гына түгел, хотя аның да эшне беркетеп куя торган көче бар... Главное, сезнең килешү минем алда, минем фатиха белән булды. Ә мин фатиха биргән эш бервакытта да сүтелмәс ул!
— A-а, алай икән, моңа мин бик шатмын! — дигән булды Ушаков, башын ия төшеп.
— Шулай шул менә, иптәш военврач! — диде Хәмит тә аның көенә тәкәллефле горурлык белән, һәм кунагын тышкы ишеккә чаклы озата чыкты.
Зөфәр тәрәзә каршына узды һәм йөрәген уң кулы белән җиңелчә генә басып, урамга уйланып карап тора башлады. Әллә нишләп кинәт кенә аның йөрәге бер-ике тапкыр чәнчеп куйды. Сул кулы да бераз хәлсезләнеп калды. Бүгенге дулкынлану, борчылу ярамады, күрәсең. Гадәттә менә шулай бик киеренке эштән яки сөйләшүдән соң йөрәге «онытма мине» дигән төсле кисәк кенә үзен сиздереп куя һәм шунда ук аның кәефен боза иде.
Хәмит әйләнеп кергәндә дә ул тәрәзә алдында әнә шулай йөрәген тотып, иңбашларын салындырып, тын гына басып тора иде. Хуҗа егет өстәлдән шешә белән бокалларны җыеп алды, урындыкларны стена буена күчерде, шуннан соң гына ул Зөфәргә төбәлеп бер карады да гаҗәпләнеп дәште:
— Син нәрсә, брат, канатларыңны салындырдың әле?
— Әллә тагын... Юк шикелле, — диде Зөфәр, ялкау гына. — Просто арыдым бугай...
Ләкин Хәмит моңа ышанып бетмәде, — дустының басып торышында бер арыганлык кына түгел, ниндидер төшенкелек тә сизә иде. Шуңа күрә сорамыйча булдыра алмады ул:
— Үкенмисеңдер бит?
— Нәрсәгә?
— Нәрсәгә дип, менә хәзер генә эшләгән эшеңә?
— Нишләп үкеним ди, юләр! Бала түгел лә мин!
Ул Хәмиткә йөзе белән борылды.
— Тик беләсеңме, дускай, эш эшләнмәс борын мин бик дәртләнеп тотынсам да эшләнгәч ничектер суынып калам, бер мәлгә кызыгын югалтып җибәрәм.
— Суынма да, югалтма да, и главное, үкенә күрмә. Җенем сөйми үкенүне... Мин үзем берәр билгесез, шикле хатын янында кунып чыксам да үкенмим. Булган эш булган!
Зөфәр әллә ничек бик ясалма итеп, шаркылдап көлеп куйды:
— Ха-ха! Булган эш — булган дисең, ә!.. Дөрес әйтәсең, чорт возьми, булган да беткән, чыгарган да җибәргән, чабуыңа ябышмаган! — Зөфәр бармак сырты белән күзен сөрткәләде дә тагын уйчанланып, аз гына тынып торды. — Ә монда, брат, эшнең башы гына әле, ахыры ни
55
булып бетәр — билгесез. Бу сиңа кунып чыгу түгел, ә гомерлеккә кереп утыру... Хәер, гомерлеккәме?
— Зөфәр, мии сине танымый башладым әле! — диде Хәмит, аңа чын гаҗәпләнү белән карап.— Син бит моңарчы һәр эштә бик тәвәккәл кеше идең, нәрсә булды? Күңелең тартмыймы, акчаңны кызганасыңмы? Алайса, эш узмаган әле, тотасың да задаткаңны кире аласың, вәссәлам!
«Куркасыңмы, күңелең тартмыймы?» — бу сүзләре белән Хәмит Зөфәрнең, үзенә үзе икърар итәсе килмәгән, шиген тотып алгандай булды. Ләкин Зөфәр күңеле төбендә кыймылдарга маташкан ул шиген, әлбәттә, һич сиздерергә теләмәде, — юри батыраеп җавап бирергә ашыкты:
— Ялгышасың, дус кеше! Миңа берни дә булганы юк. Теләдем — алдым, кеше авызыннан тартып алдым. Алты бүлмәле, җимеш бакчалы йорт менә монда — минем куенымда хәзер! Нинди үкенү булырга мөмкин!
— Алайса, бик әйбәт, сүзем бетте, игелеген күр! Сиңа бит шул кирәк тә инде, — йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш! Менә ирешәсең...
— Ә сиңа кирәкмимени?
— Юк, миңа кирәкми. Мин бервакытта өйләнмәячәкмен һәм йорт алмаячакмын. Нигә ул богаулар миңа. Кайтып ятырга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә кимендә ике сберкенәгә йөрергә тиеш. Ике кенәгә — ике канат ул, менә шул чагында инде мин теге ни... ирекле кәккүк!
— Кәккүк! Шәп кәккүк, тик борын гына карчыганыкы...
— Теләсә кемнеке булсын, әмма ирекле кош ул!
— Ай-һай! Кычкыруына караганда, ходай биргән «иректән» бер дә риза түгел шикелле... Ярый, кәккүк, мин китим әле. Фәлсәфәне башка вакытта сатарбыз, ә хәзер эш артыннан чабасы бар... Адәм баласы бит туганда ук камытын муенына киеп туа.
— Нәкъ менә синең төсле.
— Ә син үзең соң, үзең камыттан азатмыни?
— Мин синең төсле алаша түгел, муенымны сузып тормыйм.
— Сузып тормасаң да кидерәләр, иптәш!.. Иә, ярар, синең белән сүз чәкәштереп торуда мәгънә юк, бигайбә! Хуш иттек!
һәм ул яңадан элекке дәртле, булдыклы хәленә кайтып, җиңел адымнар белән бүлмәдән чыгып китте.
V
Иң элек бу урында без Зөфәрнең дусты Хәмит белән ныграк танышып китсәк, зарар итмәс дип уйлыйм. Күргәнебезчә, Хәмит ялгызак бер егет ул, ләкин бик яшьтән түгел инде, шул Зөфәр чамасы 32—35 ләр тирәсендә булыр. Характерлары белән бер-берсенә капма-каршы булсалар да (ә бәлки шуңа күрәдер дә) алар чынлап та бик дуслар. Эш-хез- мәтләре белән дә бер-берсенә якын торалар: Хәмит тә гел сәүдә тирәсендә чуалып йөргән егет. Ләкин ул, Зөфәр кебек, бер урында озак оялап утырырга яратмый, шулай ук зуррак эшкә, дәрәҗәлерәк урынга да һич исе китми. Аңа, кечкенә булса да, үз башына ялгызы гына эшли алырлык урын булсын. Шуңа күрә дә ул әлеге базар арасындагы так-тадан гына корылган, прилавка астыннан гына кереп йөри торган вак ларекларны бик ярата. Монда ул үзе хуҗа, теләсә ни вакытта ача, теләсә ни вакытта яба, теләсә кайда йөри... Яратып саткан товары — галантерея. Бу үзе күп, үзе вак, үзе арзан товарны сатуның нечкә серләрен ул бик яхшы белә һәм ходай бирмеш көн мул гына «чумараны» кесәсенә сала бара. Ләкин аның сәүдәсе энә-сәдәп, тасма-тарак белән генә чикләнми; Ташкент—-Оренбург якларыннан кайткалап торган агай-эненең йә каракүлен, йә мамык шәлен прилавка астыннан гына
56
озатып ята. Ул бер дә куркып тормый, ларегында теләсә ни эшли, әмма тотылганы юк; үзе дә бик чая, шома егет, аннары йолып алырга әзер торган дуслары да бик күп. Инде тар куышта утырып арса, ларегын тапшыра да китә, бүтән берәр җиргә йә агент, йә экспедитор булып чаба, яки исә берничә ай рәхәтләнеп эшсез йөри. Аңа берни түгел, кулында аның һәрвакытта зур сума акча саклана, бу акча аңарда тик кенә ятмый да, кыскасы, үзе әйткән әлеге ирекле кош булып йөри бирә... Иөреп-типтерепме, уйнап-оттырыпмы кесәсе саега башласа, тизрәк яңадан ларекка кайтып утыра. Ул акчасыз калуны физический күтәрә алмый. Бу хакта аның үз фәлсәфәсе бар. Якын дусты Зөфәргә болай ди ул: «Бел, мин синең шикелле акчага табынмыйм, минем өчен чүп ул, әмма ләкин шул чүп кесәмдә кыштырдамаса, мин кеше түгел. Минем белемем дә, дипломым да, партбилетым да — бернәрсәм дә юк. Бары акча гына миңа тигезлек, батырлык, хокук бирә. Бәс шулай икән, яшәсен галантерея сәүдәсе!»
Ләкин бу кешенең иң гаҗәп ягы оста сәүдәгәр булуында түгел иде. Сәүдә өлкәсендә ул бик вак балык, мәсәлән, Зөфәр кебек җәен белән чагыштырганда чабак кына... Әмма шуңа карамастан аны шәһәрнең бөтен сәүдә галәме белә, сәүдә галәме генә түгел, бик күп оешмаларның, учреждениеләрнең җитәкчеләре, төрле институтларның директорлары, министерство кешеләре аны беләләр. Ул ярты шәһәр белән таныш, бу танышлар арасында нинди генә кәсеп иясе юк, хәтта галимнәрдән һәм язучылардан да кемнәрнедер белә, шулар белән дә үз кешедәй кул бирешеп, исәнләшеп йөри, имеш.
Хикмәт нәрсәдә соң?
Аның исеменә тагылып йөри торган, кушамат дисәң — кушамат түгел, ләкин гаҗәп сәер бер өстәмәсе бар: «Әйттем-бетте». Ягъни, әйттем- бетте Хәмит! Кайсы Хәмит? Әйттем-бетте Хәмит!., һәм бөтен танышлары аны шулай дип кенә беләләр, шулай дип кенә йөртәләр.
Кайдан килеп тагылган бу колак ишетмәгән әкәмәт өстәмә безнең галантерейчы егеткә? Мәсьәлә шунда ки, безнең егетебезнең гаҗәеп шәп бер сыйфаты бар: ул кешеләргә һәртөрле хезмәт күрсәтергә ярата. Сәүдәсенә караганда да ныграк ярата, бик теләп, рәхәтләнеп кеше йомышы артыннан чаба, шуңардан чынлап торып ямь, кызык таба. Тик моны ялагайлыктан килгән куштанлык, ягъни кем ни кушса, шуны урталай сынып үтәргә тору дип аңламаска кирәк. Юк, һич алай түгел: үз кадерен, үз дәрәҗәсен бик белә торган горур-һавалы егет ул Хәмит... Беркем алдында да баш имәс, бил бөкмәс ул! Гадәттә аның алдына баш иеп китәләр. Гадәттә килгән кеше үзе түбәнчелек белән генә:— Хәмит туган, зинһар дип әйтәм, миңа шуны гына эшли алмассыңмы икән? — дип сорый аңардан.
Хәмит карый әле: сораучы кем, кайдан килгән, кем җибәргән аны, киләчәктә аның үзеннән нәрсә көтәргә мөмкин? (Аның кагыйдәсе: хезмәткә каршы хезмәт, бүтән берни дә түгел.) Бары менә шуларны үзе өчен ачыклагач кына, бер дә ашыкмыйча, бәйсез, горур кыяфәт белән, соңгы сүзен әйтеп куя:
— Яхшы, эшләрбез!
Күп вакытта үтенеч белән килгән кеше ышанып бетмәгәндәй кабатлап сорый.
— Эшләрсезме?
Менә шул чагында инде Хәмит үзенең телләргә кереп киткән мәшһүр сүзен, мөһер баскандай, өзеп кенә әйтеп ташлый:
— Әйттем — бетте!
И, вәссәлам! Кабатлап сорама, эшне генә бозарсың. Димәк, ул әйттеме — бетте, эш булачак! Моңардан да зур гарантиянең булуы мөмкин түгел.
һәм ул эшли. Ут-су кичсә — кичә, әмма эшли.
57
ичек итеп. Моңа җавап бирүе бик читен, чөнки Хәмитнең үзе бу лырга кирәк. Урнысына, кешесенә, шартларына карап, аның ысуллары бик күп төрле булырга мөмкин. Шулай да төп бер чертасынмы — сыйфатынмы диик, күрсәтеп үтәргә була: кая гына, кем алдына гына бармасын, ул үзен искиткеч табигый, иркен, кыю тота.
...Җөмләдән бер генә мисал: әйтик, сезгә пароходта Әстәрхәнгә төшәр өчең каюта кирәк. Күп кенә очракта хөкүмәт броне белән дә алып булмый торган нәрсә бу... Ә Хәмит сезгә шуны алып бирә. (Тик «әйттем- бетте» дигән сүзе генә булсын.) Ничек итеп? — сез, ияреп баручы, моны күреп торасыз.
... Менә ул, махсус шушы уңай белән генә өстенә киң путалы озын күн пальто, аякларына кунычы җыерыла төшкән хром итекләр, башына зәңгәр каймалы хәрби фуражка киеп, күн перчаткаларын сул кулына тотып һәм сине артыннан ияртеп (янәшә түгел), туп-туры пристань начальнигының кабинетына эре генә барып керә. Ишек төбендә сәгатьләр буе көтеп утыручылар авызларын гына ачып калалар: күн пальто, хәрби фуражканы кем генә соң туктата алсын!
Ә Хәмит кабинетка барып кергәч, иң элек начальникны исем-отчес- твосы белән атап, аңа кул биреп күрешә, җәелеп аның каршысындагы креслога утыра, фуражкасын салып өстәлгә куя. Шунда ук, тукталып тормастан, кулы белән генә күрсәтеп, сезне начальникка тәкъдим итә: зур галим, диңгезләр төбен тикшерүче; осетр нәселендәге балыкларны бик нык өйрәнгән кеше... Бу урында сез үзегез баш кына иеп алырга, әмма бер сүз дә әйтмәскә тиешсез; читтә генә, зур портфелегезне тез өстенә куеп, йөзегездә галимнәргә хас балаларча гөнаһсыз елмаю саклап, тик кенә утырырга тиешсез... йомышын әйтергә бер дә ашык-мыйча, хәл-әхвәл турында сораша, кемнәрнеңдер сәламен тапшыра, сөйләшкән арада яхшы папиросын чыгарып суза, шунда ук үзенең ревматизмыннан да зарланып ала... һәм болар барысы да бик табигый килеп чыга, чөнки ул үзен гаҗәп иркен тота, берөзлексез сөйләп кенә тора. Тагын ни әйтим икән дип тукталып калу юк, начальникка: «Ә гафу итегез, йомышыгыз ни?..» дип сүз башларга ирек бирү юк, берсе артыннан берсен, зурын-кечкенәсен, чынын-ялганын дигәндәй тезә дә тезә: шәһәрнең зур түрәләрен дә, якын-белешләре төсле итеп кенә, телгә ала, «совмин» председателенең кичәгенәк кенә Мәскәүгә китеп баруын да әйтеп куя, югары даирәләрдә генә, янәсе, билгеле булган кайбер хәбәрләр белән дә уртаклаша, хәтта әллә ничек кенә җаен китереп берәр кы-зыклы анекдот та сөйләп ташлый, һәм шуннан соң гына аптырап та, сокланып та калган начальникка тагын сезне җилкә аша гына күрсәтеп, үтенеч рәвешендә түгел, ә дусларча кушкан төсле генә итеп әйтә: менә бу мөхтәрәм ученый иптәшне сез, фәлән-фәләнович, беренчеме — икенчеме класска утыртып җибәрегез инде. Аерым каюта аңа, үзеннән дә бигрәк, әнә кулындагы портфеле өчен кирәк. Тутырган ул анда бөтен балык серләрен... Әйдә, Каспий ярларыннан бер йөреп кайтсын әле, безгә дә осетрларны куып китермәсме! Ах, шайтан алгыры, осетр башыннан уха, и шуның алдыннан стопочка очищенный! Вах-вах, гаҗәп бит!
һәм начальник каютаны бирә, бирмичә хәле юк, чөнки бу кара күн пальтолы кеше, кем генә булмасын, аны тәмам эретте, әсир итте. Ә каютага барыбер кем дә булса утырып китәргә тиеш инде.
...йомыш үтәлгәч, Хәмит начальник белән бик җылы итеп саубуллаша, телефонын бирә (һич алдап түгел, ә чынлап), шалтыратырга куша, һәртөрле хезмәт күрсәтергә әзер булуын әйтә һәм кузгалып ишек төбенә җиткәч, тагын бер мәртәбә перчаткасы белән сәламләп чыгып китә. Ә сез инде, аның койрыгы төсле, чаштыр-чоштыр атлап барган күн пальтосыннан бер генә адым да калмыйсыз.
58
...Бу — афера, мондый афера белән ачык авызларны бер генә тапкыр бармак тирәсендә әйләндерергә була, диярсез бәлкем. Ләкин Һич алай түгел шул. Менә хәзер генә аның йомышын үтәгән шушы начальник белән ул инде танышлыгын, элемтәсен бервакытта да өзмәячәк. Чөнки аның кагыйдәсе, әйткәнебезчә, хезмәткә каршы хезмәт күрсәтү; белеп торыгыз — начальникның да кайчан да булса бер аңа йомышы төшәчәк һәм Хәмит каюта әҗерен аңа икеләтә кайтарачак. 1өнки^ул, әйттем-бетте Хәмит, әллә кайларда, әллә кемнәр белән аралашып-бәйлә- нешеп беткән, шуның аркасында берәүнең йомышын икенчедән, икёнче- некен — өченче яки бишенче кешедән үтәтеп тик йөри. Нәтиҗәдә берәү дә аның хезмәтеннән файдаланмыйча һәм үз нәүбәтендә аңа (дөресрәге, аның аша үзе дә белмәгән икенче берәүгә) хезмәтен күрсәтмичә калмый...
Әнә шундый кеше ул, әйттем-бетте Хәмит! Ярым сәүдәгәр, ярым ара- даш; Талантлы, үткен, зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист, үзенчә «хөрлек» сөюче һәм үз рәхәте өчен генә яшәүче оясыз-иисез бер ялгызак кеше.
Капма-каршы характердагы ике дус, Зөфәр һәм Хәмит, табигатьләре белән гүя бер-берсен тутыра торганнар иде. Зөфәр сабыр, сак кеше, ә бу бик чая, тәвәккәл егет; Зөфәр тормышка артык җитди караучы, ә моңа «диңгез тубыктан», Зөфәр күп кенә мәсьәләләргә җавап таба алмыйча азаплана, шунлыктан икеләнә, шикләнә, ә бу артык баш ватарга яратмый, нәрсә турында гына сүз чыкмасын, аның, дөресме-тү- гел.ме, җавабы алдан әзер. Тагын шунысы кызык: тирән уйларга тырышучы Зөфәрнең карашлары белән чагыштырганда аның уйламастан гына әйтеп ташлаган сүзләре хакыйкатькә якынрак тора һәм дөресрәк килеп чыга.
...Шулай бервакытны бу Зөфәргә әйтеп куя:
— Син судка эләгүдән бик куркасың. Судтан котылып була, менә син халык сүзеннән котылып кара!
Яки тагын:
— Син, дус кеше, Хуҗа Насретдин әйтмешли, бер үк вакытта кыз да, буаз да булырга азапланасың!
— Ничек ул алай?
— Менә шулай. Рәхәт тә яшәр идең, әдәп тә саклар идең!
һәм дустының әнә шулай, әллә уйнап, әллә чынлап, әйтеп ташлаган сүзләре Зөфәрне, гәрчә аның утырып җиткән теләк-карашларын бөтенләй үк какшатмаса да, сагаеп калырга һәм: «Кара, бу такыр бащ, дөрес әйтә түгелме соң?» дип уйланырга мәҗбүр итә иде.
...йорт алу мәсьәләсендә дә аларның карашлары төрлечә булып чыкты. Хәмиткә йорт дигән нәрсә бөтенләй кирәкми икән, ә Зөфәргә кирәк ул. Дөрес, Хәмит Зөфәр дустын йорт алу ниятеннән кире дүидереп маташмады, хәтта әле, рәхим ит, ала бир, дип куәтләгән дә булды. Ләкин шулай да, бу хакта беренче тапкыр сүз чыккач, үзенең туры ярып сала торган гадәте буенча ул: «Тик кара аны, муеныңа таш була күрмәсен!» дип әйтмичә калмады... һәм аның бу сүзләре Зөфәрнең күңеленә бәләкәй генә бер төер булып кереп утырды. Шуннан соң ул йорт алу мәсьәләсендә дусты белән бик ачыкланып киңәшүдән нигәдер тыела башлады.
Әйе, гаять җитди бу эштә ул ялгызы; ялгызы гына баш ватарга мәҗбүр. Эшләгән-йөргән җирләрендә дус-ишләре күп булса да ул алар- га бөтен серен дә ачып бетерә алмый... Абыйсы әле фронттан кайтып җитмәгән, бердәнбер киңәшер кеше — әнисе карчык, ләкин моның кебек үтә катлаулы эштә ул нәрсә генә әйтә ала? Менә, мәсәлән, ул, Зөфәр, Ушаковлар белән килеште, задаткасын да биреп куйды, ә нотариальная конторага баргач, йортны кем исеменә яздырырга — бу әле унлап- уйлап та хәл ителмәгән мәсьәлә, һәм шундый мәсьәлә ки, аны дөрес хәл итү белән киләчәк тормыш та, хәтта язмыш та бик нык бәйләнгән.
59
ны Зөфәр үзе генә аңлый, чөнки ул үзенең кем булуын, ничек итеп аюын бер генә минутка да исеннән чыгармый. Ул белеп тора: аның хәлендә ярты миллион сумлык йорт сатып алу, көне-сәгате белән дигәндәй, үзеңә карата төрле сүз-шик тудыру булачак. Ә нигә кирәк бу, нигә шәһәр шаулатырга, нигә төрле кирәкмәс кешеләрнең (шулай ук кайбер органнарның да) шиген уятырга? Юк, мондый эштә җиде кат үлчәп, бер кат кисмичә һич тә ярамый. «Чукынган заман,— ди ул эченнән^ ачынып,— курыкмыйча, яшеренмичә бер генә нәрсә дә эшләп булмый бит!»
Кыскасы, үзен шик астына, йортын куркыныч астына куймас өчен, ул, вакытлыча булса да, кемнеңдер артына посарга, кемнедер «хуҗа» итеп тотарга тиеш. Тик менә кемне? Аның иң якын, иң ышанычлы ике кешесе бар: әнисе һәм абыйсы. Менә шулардан ул кайсын сайларга белмичә аптырый. Мәсьәләнең җитдилеге һәм нечкәлеге шунда ки, аларның кайсысы беткәнче гадел булыр да Зөфәрне бердәнбер хуҗа һәм баш итеп таныр. Әйтик, абыйсы кайтып та өлгерсен ди, ләкин Зөфәр аның белән уртак тел таба алырмы — әйтүе читен. Аннары ул риза булган тәкъдирдә дә аңа ышанып бетәргә мөмкинме? Ул үзе дә бит мал ди-гәндә акны-караиы аермый торган кеше, — соңыннан йортыңа чынлап торып хуҗа булып алмасмы? Кайда гарантия? Туганлык та намус пе- чатьле кәгазь түгел, судка күтәреп илтә алмассың!
Инде бер әни карчык кала. Аңардан да ышанычлы кеше булырга мөмкинме соң? Уйлап торасы да юк кебек, әмма шулай да Зөфәр уйлана, һәм тәгаен бер карарга килә алмыйча йөди — азаплана. Ах, бу мал дигәнең, табып үстергән газиз анаңа да беткәнче ышанырга ирек бирми ләбаса!
Зөфәр шулай төрле исәпләр белән баш ваткан арада уйламаган, көтмәгән яктан дигәндәй кызыклы гына хәлләр дә булып алды.
Ушаков белән сөйләшеп кайтканнан соң, икенче көнне үк, аңа ах- ъах итеп Гайсә карт килеп керде. Карт тау менгән ат шикелле бик кайнарланган иде.
— Карале, Зөфәр туган, сез тегеләр белән килешкәнсез икән ләбаса!— диде ул, утырыр-утырмас.
— Әйе шул, — диде Зөфәр, картның кыяфәтеннән һәм сүзеннән шактый гаҗәпләнеп. — Нигә? Әллә берәр хәл булдымы?
— Ә мин... мин? — диде карт, таягының башы белән күкрәгенә сугып... — Ничек итеп сез мине оныттыгыз, ә, миннән башка аны эшләдегез, ә?
Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды:
— Аңламыйм. Нигә, синнән башка эшләргә ярамый идемени?
— Мин бит посредник, аңлыйсыңмы, посредник... Мин сиңа йорт табып биргән кеше, тегеләрне сатарга, сине алырга димләгән кеше... йә, мине читтә калдырып, сез ничек килешә алдыгыз?
Зөфәр картның нп өчен болай дулавын, ниһаять, аңлаган кебек булды.
— Карале, Гайсә абзый, — диде ул, тынычланып, — берәүнең дә сине читтә калдырганы юк. Просто, шулай килеп чыкты. Миңа йорт хуҗасы белән аулакта, икәүдән-икәү генә очрашырга кирәк иде. Монда үземә алып килергә теләмәдем, синең подвалыңа да илтеп булмый бит инде аны... Читтә сөйләшергә туры килде. Мейә шул. Юкка кызасың, картым, алучы белән сатучы килешкән чакта посредникның булуы бер дә шарт түгел бит.
— Нәрсә дидең? Шарт түгел дидеңме? Ничек ул алай? — Картның зәгыйфь күзләреннән, еламаса да, яшь ага башлады. — Мин карт сөякләремне өстерәп, нәрсә өчен йөрдем соң? Мин үз хакымны алырга тиеш- ме-түгелме? Син бит, Зөфәр, мондый эшнең тәртипләрен беләсең, йә әйт!.
60
Зөфәр аз гына көттереп җавап бирде:
— Әйе, сиңа йөрүең өчен бераз комиссионный тияргә тиеш... Алырсың.
— Алырсың! Әйтергә ансат! Кемнән, кайчан, күпме? Моны бит әнә шул килешү вакытында сөйләшеп куялар. Ә хәзер чыпчык куып йөр инде... Кайсыгыз бирә?
— Комиссионныйны гадәттә саткан кеше бирә, Гайсә абзый, үзең беләсең...
— Ә-ә, алай икән!., һе, Ушаковлардан теләнеп йөрергә кирәк икән!.. Ә алар, знать не знаем, әнә алган кеше түләсен дип җибәрсәләр, ә?
— Җибәрмәсләр.
— Как җибәрмәсләр? Килешү юк, сөйләшү юк. Отказ, вәссәлам!.. Менә шуның өчен дә шул килешү вакытында посредник обязательно булырга тиеш. Кем күпме бирәчәк — шунда хәл ителә ул... Хәтта договорга аерым пункт итеп языла торган иде ул элек, беләсең килсә!.. Юк, Зөфәр Мөбарәкович, начар эшләдегез, ямьсез эшләдегез... Рәнҗеттегез мин гарип картны, рәнҗеттегез!.. Бит мин шушы сәләмәләремне өстемнән ташлый алмаммы дип, шул юеш, сасы подвалдан башымны алып чыга алмаммы дип йөргән булдым. Я, хода! Мин дә бит заманында Ушаковларныкыннан да шәбрәк йортларда торган кеше... Шуны аңларга кирәк иде, һич югы...
Зөфәрнең йөзе бердән караңгыланып китте:
— Карале, Гайсә абзый, сине берәү дә рәнҗетергә уйламый. Ашыгып еларга тотынма әле... Җайларбыз. Үзем сөйләшермен.
Карт дәшә алмады, бары керле яулык белән битен-күзен генә сөртеп утырды. Зөфәр бераз көтеп, сорап куйды:
— Син үзең соң күпме өмет иткән идең?
— Хәзер инде, эш узгач...
— Юк, шулай да?
Карт тагын кинәт батыраеп китте:
— Әйтим алайса: миңа, Зөфәр Мөбарәкович, килешү бәясенең биш проценты тияргә тиеш... Күпмегә килештегез? Дүрт йөз егерме биш меңгәме? Менә шуннан үзең исәпләп чыгар!
Зөфәр көлемсерәп, башын чайкап торды.
— Сиңа, Гайсә абзый, андый акчаны берәү дә бирмәс!..
— Бәддогадан курыкмасагыз, бирмәссез!—диде карт һәм торып, ничектер бик бөкрәеп, саубуллашмыйча чыгып ук китте.
Зөфәрнең картка шактый ачуы килеп калды. «Җан көеге, синең генә кайгың иде монда!» дип эченнән сүгеп ташлады ул аны... Әмма шул ук вакытта ихтыярсыздан картны кызганып та куйды. Ничектер менә аның яшен генә агызып тавышсыз елавы, рәнҗеттегез гарип картны, рәнҗеттегез д^ип ачынып әйткән сүзләре, ниһаять, балаларча үпкәләп, олы гәүдәсен бөкерәйтеп чыгып китүе, вөҗдан шелтәсесыман, гел күзе алдыннан китмичә торды. Шуның өстенә ул картның соңгы вакытта гомумән бик өшәнеп китүен, шуңа карамастан үзенчә һаман тырышып йөрүен һәм ни өчен, нәрсә өмет итеп йөрүен дә уйламыйча булдыра алмады. Болай да төрле шик-уйлардан борчылып, шомланып торган күңеле аның кеше каргышыннан, кеше бәддогасыннан чынлап та курка калды. «Юк, ярамас, язык булыр, картны бәхилләтергә кирәк!» диде ул үз-үзенә, ниһаять.
Ләкин Гайсә карт җәнҗалын бик тиз арада икенче бер зур вакыйга күмеп китте. Хикмәт шунда, моннан ай ярым чамасы элек үк Зариф абзыйдан: «Безнең елларны җибәрә башладылар, иншалла якын атналарда миңа да чират җитмәсме дигән өмиттә торам, сез дә бер алладан шуны сорагыз!» дип язган хаты килгән иде. Билгеле инде, аның кайтуын өйдәгеләр барысы да бик зарыгып, шатланып, борчылып көтәләр иде. һәм менә нәкъ беренче августта Зөфәрнең күз күргән бер
61
танышы килеп, аларга: «Зариф абзый Юдино станциясендә вагон саклап, кайта алмыйча ята» дип хәбәр итте. Бу гаҗәп сәер хәбәрне ишетү оелән Зөфәр, Сәкинә җиңгәсен ияртеп, шунда ук Юдинога китте. Барсалар, чынлап та Зариф абзый ниндидер начальникның Германиядән немец җиһазлары төяп җибәргән вагоны белән Юдинога кайтып җиткән, ләкин зур станциянең бер тупигына эләгеп, шуннан ычкына алмыйча ята икән. Керләнеп-тузып, сакал-мыек басып беткән солдатны иң кырыйдагы юлларның берсеннән эзләп табалар һәм шатланышып, елашып күрешәләр. Ярый әле, Зөфәрнең кая барса да белешләре очрап тора, ул шулар ярдәмендә абыйсын вагоны-иие белән тиз генә тупиктан чыгарып, Казанга алып кайта.
...Сугыш кырыннан мондый «азаплар» белән кайтып кергән Зариф солдат өендә нинди зур шатлык, нинди зур бәйрәм булганын әйтеп торасы да юк. Зөфәрне исә абыйсының аяклы-куллы, мал-мөлкәтле булып күзгә күренүеннән дә бигрәк, нәкъ менә кирәк чакта кайтып җитүе аеруча нык сөендерде. Хәзер инде алар, ике туган, бергәләп, сөйләшә дә, киңәшә дә, кирәк икән, хәрәкәт тә итә алачаклар.
^Ул абыйсына мунча кереп, ял итеп, хатыны, бала-чагалары белән сайрашып үткәрергә бер генә көн ирек бирде. Икенче көнне үк инде аны аулакка чакырып, алда торган зур эш хакында сүз кузгатты... Озак бикләнеп утырдылар алар. Өч ел буена фронтта, дөресрәге тыловой частьларда, башын саклап калу хәсрәте белән йөргән, хәзер исә дөньяны кочагына җыеп алырдай булып кайткан Зариф акыллы энесенең ашыкмыйча гына, төпле итеп, шома итеп сөйләп биргән ниятен бик хуплап каршы алды һәм үзе дә бу йорт мәсьәләсе белән бик кызыксынды. Бүгенгене иртәгәгә калдырмый торган кешеләр буларак, алар шул ук көнне йортны барып та карадылар. Баштанаяк гражданскийдан бик пөхтә киенеп барган Зариф (энесе аңа капитан Ушаков күзенә гади солдат булып күренергә киңәш бирмәде), бик эре генә кулларын артына куеп, башын кырын салып, йортның эчен-тышын җентекләп карап чыкты. Хуҗаларга берни сиздермәде ул, әмма урамга чыккач, Зөфәргә туп- туры әйтте:
— Шәп, бик шәп йорт тапкансың, Зөфәр туганым! Үзе таза, үзе чибәр, игелеккә язган дәүләт була күрсен! Зурлыгы да ике семьяга полный җитәрлек, урыны-җире дә бик матур, бик иркен, әлхасил, килмәгән җире юк моның...
Ләкин йортның бәясе Зарифның котын ала язды:
— Атакай гынам, 425 мең! — диде ул шаккатып. — Бу бит... бу бит Пралумныйда магазин ачып җибәрерлек капитал! Китче зинһар, бер йортка шулкадәр түлиләрме соң!
Аның башта болай исе-акылы китүе бер дә гаҗәп түгел иде. Өч елдан артык армиядә буш ашап, буш эчеп йөргәнлектән, абзый кеше тылдагы чамаларны бераз онытып җибәргән иде. Хәер, аңа хәзерге мец сумның элекке йөз сумга да тормаганлыгын, ә яхшы йортларның бүгенге көндә 5—6 йөз меңнән дә кимгә табылмаганын төшендереп бирү Зөфәр өчен әллә ни авыр булмады.
Кыскасы, йорт килешенгән, задаткасы бирелгән, — сүз ул хакта түгел хәзер. Сүз Зөфәр куйган мәсьәлә турында барырга тиеш: Нишлибез? Ул, Зөфәр, үзе генә алсынмы йортны, әллә икәүләп алу хәерлерәк булырмы? Үзе генә алган тәкъдирдә йортны кем исеменә яздыру дөресрәк булыр? „
Озак киңәштеләр алар. Зөфәр аоыисын акрынлап өлешкә керү ягына аударырга тырышты, — иик дисәң, ул берәүне дә, бигрәк тә Зарифны семьясы белән, бары вывеска өчен генә, өенең түренә бушлай кертеп утыртырга теләми иде. Зариф үзе дә исәпли-уйлый торгач, өлешкә керү ягына таба ава башлады. Барыбер аңа да„ иртәме-соңмы, йортлы булырга кирәк, ә моның кебеген әллә табып була, әллә юк. Алып
62
кайткан маллары аңа шактый акча китерергә тиеш, хатын кулында сакланып ятканы да бар әле, һәрхәлдә, тәвәккәлләсә, көче җитәчәк. Җитмәсә, алар ике туган ич, килешә алырлар.
Шулай итеп, һәрьяклап сөйләшеп аңлашканнан соң, Зариф риза да булып беткән иде, ләкин нәкъ менә шул чакта һич уйламаган кеше кинәт кенә бөтен эшне бозды да куйды. Бу — Зарифның хатыны Сәкинә иде. _
...Электән дә ишле семьяда үзен бик итагатьле итеп, юаш, сабыр гына тоткан, ә Зарифы кайткач, бәхетеннән майдай эреп-сөенеп, кемгә ничек кенә ярарга белмичә йөргән хатын, иренең ниятен белеп алгач, пәри алыштыргандай, ана пошын кебек усалланды да китте. Зариф йорт алу турында беренче кат сүз ачкач та, ул ничектер бердән ярсып: «Юк, бу эш булмас!—диде. — Мин моңа асла риза түгел,—диде.— Миңа алтын сараең да кирәкми, балаларым белән шушында калам, чыкмыйм»—диде... Аның кинәт болай ярсып, кырт кисеп әйткән сүзләре Зарифны бөтенләй таңга калдырды. Бу ни хикмәт, бу ни тамаша, ниш- < ләп әле бу, койрыгы ишеккә кысылган мәчедәй, котны алып күтәрелде дә бәрелде? Ләкин моның сере бик тиз ачылды. Баксаң, бичараның бөтен өмет иткәне, бөтен күңеле-җаны белән теләгәне — каенанасыннан, каен энесеннән аерылып, ниһаять, үзләре генә бер гаилә булып яшәү икән, һәрбер килен шикелле, ул да хадимәлектән котылу, үз башына үз ирке белән яшәү турында гел хыялланган икән... һәм ул, бичара, үз хокукын яклар өчен усалланып каршы тору гына түгел, кичләрен йокларга яткач, иренең муенына сарылып, елый-елый да һаман шул ук нәрсәне. Зарифына тукыды: «Үзебез генә бер иркенләп торыйк инде, үз көнебез* үз рәхәтебез өчен генә бер торып карыйк инде... Кайчанга чаклы мин каенана көен көйләп, энеләреңә бил бөгеп яшәрмен? Килен генә булып торыр өчен яшь чакларым үтте бит инде, үз балаларым җитеп килә, алар өчен торасым килә минем... мин дә кеше ләбаса!»
Зариф аны тынычландырырга теләп, менә алла бирсә, яңа йортка күчкәч, Зөфәр үзе дә өйләнер, синең өстән эш-мәшәкать төшәр, карт килен булып, командовать итеп кенә торырсың! — дип тә карады. Ләкин Сәкинә моның кебек юатып маташуларны ишетергә дә теләмәде, «һи, сөйлисең тагы!» — диде ул ачынып. — Зөфәрне мин белмиммени? Зөфәр аксөяк бит ул, аның үзен карарга бер кеше кирәк. Аннары, үзеңә генә әйтим, аның әртискәсе бар дип сөйлиләр, өенә шул әртискәсен китерсә, нишләрсең? Тагын шуның асравы булыргамы? Юк, җаным, булмый, булмый, кыстама мине, рәнҗетмә! Бөтенесенә хезмәтче булырга теләмим мин, җитәр, көчләмә, риза-бәхил түгелмен!»
Шулай ялварды, шулай куркытты ирен Сәкинә... Абзый кеше бик нык уйга калды. Дөрес, баштарак ул, ир-хуҗа буларак, ачуланып-бое- рып кына хатынын сындырмакчы булып карады, ләкин Сәкинә сыну түгел, отыры ныграк каршы торды. Болай эш чыкмагач, яхшылык белән күндерергә тырышып карады, ләкин Сәкинәгә бу да һич тәэсир итмәде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, Зариф Сәкинәнең йөрәгеннән чыккай сүзләренә каршы торырлык үз дәлилләрен китерә дә алмады. Хак сүзгә җавап юк, дип белмичә әйтмәгәннәр, күрәсең! Шуның өстеиә яңа кайтып кушылган чагы да булгач, аңа хатын кадерле, тансык иде, кызганмыйча һәм хисаплашмыйча мөмкин түгел иде, кыскасы, абзыебыз акрынлап йомшара-йомшара, ахыр чиктә хатынының таләбенә буйсынырга мәҗбүр булды.
Соңрак өйдәгеләр бу хәлне белеп алгач, бик аптырашып калдылар. Әниләре Таибә абыстай килененең иренә баш бөкмичә шундый зур эшкә аяк чалуын һич аңларга да, кичерергә дә теләмәде. Ачулаиып- каргап та, сыкранып-рәнҗеп тә ул киленен ничек кенә битәрләмәде; ир хакын санламауның бик зур гөнаһ булуын да әйтте, бәддога белән дә куркытты, кешеләрдән оялырга да өндәп карады, үлгәндә бәхиллегемне
63
бирмәм дип тә какшатырга тырышты, ләкин боларның берсе дә Сәкинәгә тәэсир итмәде. Ул үз сүзендә таш кебек какшамас булып калды.
Тик Зөфәр генә, җиңгәсенең каршы килүенә бик кәефе кырылса да, бу бәхәс-низагыга тыгылуны кирәк тапмады. Җиңгәсе белән аның арасы алай бик җылы да, бик салкын да түгел иде, гомумән ул аңа сүзсез- нисез бер мәхлүкъ итеп югарыдан карарга өйрәнгән иде, һәм менә шул йомыкый гына хатынның кинәт үз хокукын мондый батырлык белән яклавы аны чынлап торып гаҗәпләндерде һәм борчуга салды. Ул сизде: өч бала анасын елата-елата, муенчаклап дигәндәй, яңа йортка өстерәп илтү хәерлегә булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә ул бәхәскә тыгылмады, абыйсын котыртып маташмады, уйлап торды да кулын гына селтәде.
Ахырда, тагын бер кат уйлашып киңәшкәннән соң, йортны Гаибә абыстай исеменә алырга булдылар. Карчыкның фани дөнья белән артык алыш-биреше юк, билгесез һәм гөнаһсыз бер кеше, бәс шулай булгач, төрле гайбәт-сүзләрдән, хәтәр-хәвефләрдән курыкмаска да мөмкин. Эш юридик яктан ныгытылгач, кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр, тик законга сыйсын!
Шундый карарга килгәч тә Зөфәр әнисе алдына үзенең таләбен куйды. Ягъни йортны алу белән бер үк вакытта Таибә абыстай үзенең васыятьнамәсен язып, улы Зөфәрне йортка бердәнбер тулы хуҗа итеп калдырырга тиеш... Карчык, әлбәттә, моны аңлый иде, моңа риза булырга тиешлеген белә иде, тик улының яңа йортка барып кермәс борын ук васыятьнамә язарга ашыктыруы аңа бер дә ошамады. Бик хәтере калып, хәтта рәнҗеп ул Зөфәргә: «Нигә, син мине тизрәк кабергә илтеп тыкмакчы буласыңмыни?—диде. — Ашыкма, вакыты җиткәч үзем дә ходай каршына китәрмен. Ә син иң әүвәл эшеңне бетер, өеңә күч, аннан соң да васыятемне алырга өлгерерсең. Миңа ышана торгансыңдыр бит?»
Ләкин Зөфәр әнисенең бу сүзләрен колагына да эләргә теләмәде. Барысының да дәгъвәсен тыңлау аны, ниһаять, туйдырып бетерде. Җитәр! Болай да күп чигенде. Ә бу мәсьәләдә инде ул бер карыш та чигенмәячәк. Мал — бәгырь ите диләр!., һәм ул бәхәскә кереп тормыйча, әнисе исеменнән васыятьнамәне бер таныш юристыннан яздырып алды да, китереп, карчык алдына салды. «Әни, мин сиңа яңадан йөз ел гомер телим, — диде ул, салкын-тыныч кына, — әмма шушы кәгазьгә кулыңны куясың!.. Шунсыз — йорт юк!» Таибә абыстай беравык ни әйтергә дә белмичә улына шаккатып карап торды, аннары Зөфәр сузган каләмне, бисмилла әйтеп, калтыранган кулына алды. '
...Менә Ушаковлар белән вәгъдәләшкән көн дә килеп җитте. Инде бөтен эш тә хәл ителгән иде, кирәкле документлар барысы да әзерләнгән иде, һәм Зөфәр вәгъдәләшкән көннең кичендә бер чемодан акча күтәреп, Хәмит дусты белән абыйсын ияртеп, Ушаковларга барды да, шаһитлар алдында алар белән исәп-хисапны өзеп кайтты.
Ниһаять, күптәнге хыялына иреште шикелле ул... Зинин урамындагы таза, матур, бакчалы йорт аныкы хәзер!
VI
.1
Сентябрь башында Ушаковлар кырык ел торган өйләреннән чыгып киттеләр... Инде яңа хуҗалар килеп керергә тиеш... Йорт — җансыз нәрсә, ул — дәшми, берни дә дәшми, җиргә үскәндәй тик кенә һәм тын гына тора... Әмма бөтенләй үк җансыз микән ул?
Менә иске хуҗалар чыгып китүгә өч таза хатын килделәр дә'Ушаковлардан утырып калган гомерлек тузанны себереп чыгардылар, каты киндер белән бусага-баскычларына хәтле әйбәтләп юдылар, ишек-тәрә- зәләрен ачып, бөтен бүлмәләрен җилләтеп киптерделәр. Ә икенче көнне
64
Таибә абыстай иртә таңнан торып, урамда кеше-кара очраганчы, буш өйгә бер бөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Аннары Камәретдин мулланы чакыртып, өйнең түрендә корьән укыттьк Шуннан соң гына Зөфәр (ул мулланың күзенә күренмәде дә) ике атта йорт әйберләрен ташыта башлады.
...Күченү ярты көндә тәмам булды, кичкә табан булышкан кешеләр дә, Зариф белән Сәкинә дә ашап эчкәннән соң үзләренә кайтып киттеләр. һәм ялан кадәр өйдә Зөфәр дә Таибә абыстай һәм Хөршид кенә торып калдылар... Бер кич кундылар, ике кич, өч кич куйдылар, һәм акрынлап яңа урында торып киттеләр... Ләкин шуны әйтергә кирәк, башта алар бик сәер хәл кичерделәр.. Алты бүлмәгә өч кеше, ә китергән җиһазлары бер залны тутырырга да җитмәде. Шуңадыр ахры, беренче көннән үк аларны ниндидер бер ят, өнсез, әмма колагын салып торган авыр бушлык чорнап алды. Моңа ияләшүе бик читен иде. Хәтта алар вакыт-вакыт бер-берсен югалталар иде. Таибә абыстай еш кына: «Хөршид. кайда син?» дип бүлмәдән-бүлмәгә кыштыр-кыштыр кызын эзләп йөри, ә Зөфәр исә өй эче аеруча тынып калган чакларда «Болар нишлиләр икән?» дип, әнисе белән сеңелесен күрер өчен үз бүлмәсеннән әле кухняга, әле аш бүлмәсенә чыгып карый иде... Шактый гына вакытлар шулай яңа урынга, ялгыш килеп эләккән кешеләр төсле җайлаша һәм ияләшә алмыйча йөдәделәр. Гүя менә Ушаковлар өе яңа хуҗаларны юри танырга теләми кебек иде.
...Өчесе дә өйдә чакта әле бу ят, өнсез бушлыкка артык игътибар итмәскә дә мөмкин иде, әмма инде Таибә абыстай үзе генә торып калган чакларда аңа бик тә авыр була торган иде. һәркөнне иртән-иртүк Зөфәр парадный ишектән чыгып, салмак кына атлап, эшенә китеп бара. Аннары бераздан пөхтә генә киенгән 13—14 яшьлек арык кына кыз Хөршид шул ук ишектән чыга да, кечкенә портфелен селкә-селкә, мәктәпкә йөгерә... Аның артыннан ишекнең келәсе шалтырап бикләнә, һәм зур. буш өйдә биш-алты сәгать буена Таибә абыстай япа-ялгыз гына торып кала... Килгән кеше юк, киткән кеше юк, күршеләрдән берәү дә аяк атлап керми, җитмәсә, урамы да тып-тын, әллә нидә бер генә кеше- кара узып китә, — шуңадыр инде өй, эчтән генә түгел, тыштан да ничектер үлек, ташландык булып күренә иде. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ул куркак хатын түгел, өрәк, өй иясе кебек нәрсәләрнең булуына ышанып та бетми, гомумән юк-бар нәрсәләр турында уйламаска тырыша, әмма шулай да шомлана, шомланмыйча булдыра алмый... Зур өйнең әле бер башыннан, әле икенче башыннан ниндидер кыштырдау, ниндидер сәер өн ишетелгән кебек була яки аргы бүлмәләрнең берәрсендә кемдер йөргән шикелле тоела, — карчыкның йөрәгенә әкрен генә салкын үрмәли, аркасы буйлап әледән-әле кымырҗу йөгереп уза, һәм ул кузгалырга, төшәргә куркып, эченнән бөтен белгән догаларын кабатлап, сандыгы өстендә утыра да утыра...
...Әлбәттә, мондый хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Моңа Зөфәр дә бик борчыла иде. Бигрәк тә ул, көн буена җан әсәре барлыгын сиздермәгән өйгә жуликлар кереп, карчыкны чүкеп чыга күрмәсеннәр дип курка иде. Моның кебек эшләр шәһәрдә ара-тирә ишетелгәләп тора, алла сакласын, уйламаган җирдән әллә ни булып куюы бар... Шуңа күрә карчык янына иптәшкә тизрәк берәр кеше табарга кирәк иде. Кыскасы, озак та үтми Сәкинә ярдәмендә Яна Бистәдән олы гына яшьтәге бер хатынны Таибә абыстай янына табып китерделәр... Ләкин бу вакытлы чара, Таибә абыстай моңа гына һич канәгать түгел, аның күптән уйлап йөргән бик җитди үз исәбе дә бар иде әле...
...Көзге, салкын явымлы кичләрнең берсендә ул, намазлыктай гына торып (бу өйгә күчкәч, абыстай нигәдер бик диидар булып киткән иде), улы Зөфәр янына кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр актарып утырган
5. „С. Ә.“ № 2. 65
Зөфәр әнисенә сәерсенеп кенә карап алды; ак батис яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән карчыкның йөзендә, зур сүзгә керешер алдыннан гына була торган, басынкы-сабыр, җитди бер чырай иде. Күлмәгенең озын, киң җиңнәрен тарткалап, бераз дәшми торганнан соң, ул акрын гына сорап куйды:
— Мин синең эшеңне бүлмимме?
— Юк, әни, юк, — диде Зөфәр, тыңларга әзер торуын аңлатып.
— Алайса, минем сиңа сүзем бар иде.
— Сөйлә, әни, сөйлә! — Зөфәр кәгазьләрен бер читкәрәк этәрде дә әнисенә борыла төште.
Таибә абыстай әүвәл бер кулын өстәлгә салды, аннары алдына карап кына сүзен башлады:
—• Ни әйтәсемие, улым, үзең дә сизенә торгансыңдыр инде... Беренче кузгатуым гына түгел, моңарчы да әйтә килдем, хәзер инде шаять алладан вакыт җиткәндер...
Зөфәр дөрестән дә сүзнең нәрсә турында баруын сизеп алды, ләкин шулай да бераз гаҗәпләнә төшеп юри сораган булды:
— Сүз ни турыда соң, әни, нәрсәгә вакыт җиткәндер дисең?
— Соң инде белгән өстенә сорамасаң... — диде карчык үпкәләгән- сыманрак итеп, аннары туп-туры гына әйтте дә бирде: — Өйләнергә вакыт дим, өйләнергә!.. Кайчанга кадәр сузмакчы буласың? Ярамый бит болай, аллага шөкер, ир уртасы булып җиттең бит инде... һәр җимешнең үз вакыты дигәндәй, моның да бит бер чиге булырга тиеш ләбаса! Кызлар гына утырып кала дип уйлама. Егет кеше дә, вакытын бер уздырып җибәрсә, ямен-кызыгын югалта...
— Анысы шулайдыр да бит. әни, — диде Зөфәр, маңгаен ышкып, — ;ләкин һәр эшнең үз җае бар ич! Әле кайчан гына, күпме акча салып, шушы йортны алдык... Өсте-өстенә булмый бит. Азрак баш-күз алыйк, хәл җыйыйк, аннары инде бу хакта да уйлашырбыз.
— Уйлашырбыз! Ходаем, әле һаман уйламакчы гына буласың икән!.. Юк инде, Зөфәр улым, уйланудан эшкә күчәргә вакыт җитте, бик җитте... Моңарчы болай да, әле сугыш бетсен, әле нигезебез булсын дип, төрле сылтау белән сузып килдең. Хәзер эш нидән тора? Менә, игелеген күрергә насыйп итсен, гомерлек нигезгә хуҗа булдың. Инде шушы нигездә әйбәтләп оя үрергә кирәктер ләбаса, ата-бабадан килгән зарури нәрсә ич ул!.. Югыйсә үзең ятим, өең ятим, караучың юк, хезмәтчең юк, йә, нигә ярый бу?... Ничек асрарсың син бу йортны?.. Аннары минем хәлемә дә керергә тиешсең син. Күпмегә чаклы бу казармы хәтле өйдә мин ялгыз башым каңгырап утырырмын...
— Әни, син хәзер ялгыз утырмыйсың ич, әнә үзеңә иптәшкә Мәймүнә апаны китердек.
— Мәймүнә!.. Мәймүнә кем ул хәтле миңа! Бүгең бар, иртәгә юк дигәндәй, аңа исәп тотып булмый бит. Сиңа хатын, безгә килен кирәк монда. Синр тизрәк өйләндерү турында сүз бара, аңлыйсыңмы шуны?
— Аңлыйм, әни, аңлыйм!
— Аңласаң шул!.. Чарасына керешик. Әгәр үзеңнең күздә тоткан кешең булмаса, без табышып бирербез. Кызларга кытлык заманы түгел, менә дигән җирдән берәр яхшы ата-ананың инсафлы баласын бик җиңел табарбыз, аллаһы бирсә! Тик эш сиңа гына терәлеп калмасын... Әйткәнемне тыңла, улым, тыңла!
Зөфәр маңгаена таянып, шактый гына вакыт уйланып утырды. Бу кузгатылган мәсьәлә турында аның бик тирән яткан үз теләге, үз фикерләре булса да, хәзергә әнисе белән бәхәскә керүне ул кирәк тапмады. Тирән генә бер сулап куйды да, ниһаять, әнисенә йомшак кына болай диде:
— Әни, әйткәннәреңнең барысы белән дә килешәм, каршы килмим... әйе, миңа өйләнергә кирәк. Әмма ләкин бу минем өчен гаять җитди
66
мәсьәлә, хәзер генә өзеп тәгаен сүз әйтүе бик читен... Шуңа күрә оин миңа уйланырга вакыт бир, уйлыйм әле мин, аннары бер җай белән үзем сиңа соңгы сүземне әйтермен. Шулай килештекме?
Таибә абыстай бик үк канәгать булып бетмәсә дә, килешмичә булдыра алмады. Шулай да ул торып чыгар алдыннан сукраныбрак әйтмичә түзмәде:
— һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Үзең генә очына чыга алмасаң, аллага тапшырырга кирәк. Ярый...
Әйе, әгәр дә ул, Зөфәр, күзен йомып тәвәккәлли алса, яраткан кешесе күптән аның янында булыр иде инде. Әмма... күзне йомып та, тәвәккәлләп тә булмый шул! Сәкинә җиңгәсе теге вакытта иренә дөрес әйткән иде: Зөфәрнең чынлап та дуслашып йөргән артисткасы бар. Рәшидә Сафина. Менә шул кыз, дөресрәге хатын, егетнең йөрәгенә кереп утырды, әмма аның салкын акылын моңарчы үзенә буйсындыра алмады.
г VII

...Рәшидә Сафина... Рәшидә Сафина... Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә, күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә... Гомумән ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән сагаеп тыелу арасында газаплана-иңри яшәп килә ул. Әмма ничек кенә булмасын, беренче танышу һәм беренче кайнар якынаю аның хыялыннан, аның йөрәгеннән мәңге китәчәк түгел.
Ә вакыйга менә ничек булды.
1943 нче елның январь ахырларында Зөфәр Бөгелмә юлы өстендәге кечкенә бер станциягә үзенең тәэминат эшләре белән командировкага килеп төште. Үтә салкын, шыксыз, караңгы бер көн иде. Җыен хәрбиләрне һәм бик аз санлы гына командировочныйларны төяп, фронтка таба ашыгып баручы эшелоннарга юл бирә-бирә, акрын гына өстерәлеп килгән поезд бу станциядә ничектер аз гына тукталып торды да китеп тә барды. Пассажирлар вагоннардан чыгып та карамадылар. Хәер, чыгудан ни мәгънә? Ул чакларда станция тирәләре бик җансыз һәм бик күңелсез була торган иде. Вокзал биналары ягылмый, утлар яндырылмый, буфетлар эшләми, рәшәткә буенда сөт, каймак, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге сатучы марҗалар булмый-һәм тирә-як авыллардан килгән атлар да җыелып тормый иде. Алыр нәрсә дә, күрер нәрсә дә, белер нәрсә дә юк. Чыксалар шул, яшь солдатлар гына чыгып, хатын-кызлар очрамасмы, шуларга бер сүз катып булмасмы дип, станция тирәсеннән шыгыр-шагыр бер әйләнеп керәләр иде. Бу юлы алар да шыгырдап керергә өлгерә алмый калдылар.
...Поезд китте, вокзал алдында Зөфәр берүзе диярлек торып калды. Ни сәбәптәндер бу сәгатьтә монда бүтән бер поезд да, бер эшелон да юк иде; тезелешеп киткән буш юллар арасында мазут таплары җәелгән пычрак кар гына елтырап ята һәм салкын телеграф чыбыклары гына моңаеп өзлексез шаулый... Ник бер кеше, ник бер хәрәкәт күренсен... һич югы берәр олаучы-мазар күренмәсме дип, Зөфәр рәшәткә буена да барып карады. Юк, олаучы түгел, адашып йөрүче эт тә юк. Шуннан соң ул кире борылып килде дә, бусагасы төбенә шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан, тупса ярыкларына бәс утырган, юньләп ябылмый да торган авыр, зур ишекне көчкә ачып, вокзал эченә керде... Вокзал эче дә тыштан аергысыз салкын, караңгы, котсыз, буш иде. Ләкин шулай да
5* 67
Зөфәр анда дүрт кешене күрде. Аларның өчесе хатын-кыз, берсе ир кеше иде. Кызлар бер почмактарак, ягылмаган галанкы мич тирәсенә бөрешеп утырганнар, ә ир кеше иңбашларын уйнаткалап, тире бияләйләрен бер-берсенә суккалап, әрле-бирле йөренеп тора иде. Кыяфәтләренә һәм өс-башларына караганда шәһәр кешеләре булырга тиешләр. Хәер, өс-башлары аларның бик чуар һәм бик иләмсез иде. Кызлар, салкынга бирешмәс өчен, бар булганнарын юка пальтолары астыннан өсләренә киеп беткәннәр ахрысы,—барысы да тәпән шикелле юаннар, барысы да сырган чалбарлардан һәм киез итекләрдән, башларына кайсы шәл чорнаган, кайсы малахай бүрек кигән... Әмма шулай да күгәргән йөзләреннән кызларның бик нык өшегәнлекләре күренеп тора. Тик ир кеше генә ул хәтле үк куырылып төшмәгән. Кием-салымы да аның тазарак, башында эче-тышы мехтан малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле каракүл якалы пальто, аякларында зур соры киез итекләр; бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган; шуңадыр инде ул: «Юк, бирешмибез әлс!» дигән төсле дәртләнеп йөреп маташа.,
Зөфәр бер чиггәрәк тукталып, болар кемнәр икән дип, аларга ка* pan торган чакта, шул тире бияләйле кеше үзе аңа килеп дәште:
— Агай-эне, кай тарафлардан килеп чыктыгыз әле сез монда?
Зөфәр аның болай шактый әрсез һәм дорфа итеп соравыннан гаҗәпләнеп, беравык ни әйтергә белмичәрәк торды. Аннары көлемсерәп кенә әйтеп куйды:
— Кай тарафтан килүем сезнең өчен барыбер түгелмени?
— Барыбер түгел шул. Әйтегез турысын гына — сез Казаннанмы?
— Әйе, Казаннан.
Моны ишетүгә, егет тиз үк бияләйләрен салды.
— Бик шәп. Алайса, чыгарыгыз әле үзебезнең Казан дөкәнен!
— Нәрсә ул?
— Шуны да белмисезме? Ну махра, Маһиракай!..
— Мин тартмыйм бит.
— Их, Гитлерның анасын өшкерим! Нинди кеше сез?.. Әллә ир түгелме сез?
— Ирен — ир, ну шулай да тартмыйм.
Егет «китегезсәнә!» дигән шикелле нәфрәтләнеп кулын селтәде дә бияләйләрен киде. Шул арада мич тирәсендәге кызлар да Зөфәргә игътибар итеп алдылар. Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унта кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан,' бик тук кыяфәтле, таза егет берьюлы аларның кызыксынуын уятты булса кирәк, шунда ук ике кыз торып, Зөфәр янына килделәр.
Кызларның бүрек кигәне түгәрәк битен Зөфәргә күтәреп, елмаеп, балаларча сузыбрак аңардан сорады:
— Абый-й, сез Казаннанмыни-й?
— Әйе, Казаннан шул,—диде Зөфәр, аның тавышына көйләнебрәк. —• И-и, кара аны! Менә бәхет. Йә, ниләр бар соң Казаңда, абый?
— Ни булсын... Бар да искечә.
— Анда да бик суыкмы?
— Бик суык.
— Ә фронттан нинди хәбәрләр бар?
— Кичә-бүгенгесен генә белмим. Ә гомумән алганда хәбәрләр бик яхшы. Волгоград хәлләрен ишеткәнсездер инде?
— Ишеттек, абый җаным, ишеттек! — диде кыз, бердән ялкынланып. — Шатлыктан тилерә яздык, еладык та, көлдек тә!
Зөфәр аңа бик җитди генә бер карап алды. Ә кыз үз нәүбәтендә «Әллә ышанмыйсызмы?» дигән төсле аңа тагы да турырак, батыррак итеп карады. Зөфәр уңайсызланып, сүзне икенчегә борды:
68
— Сез үзегез дә Казаннан, ахрысы?
— Эне, Казаннан. Өч атна инде... Сагындык, кайтасыбыз килә.
— Шулаймыни? Ә нишләп йөрисез соң монда?
— Без филармониядән. Концертлар биреп йөрибез.
— Ә, алай икән! Артистлар, димәк? — Ул, танырга теләгәндәй, кызларның әле берсенә, әле икенчесенә төбәлеп кенә карап алды.
Шул арада башына шәл чорнаган, какча битле, зур, кара күзле икенче кыз аңардан сорап куйды:
— Сез, абый кеше, кая барасыз?
— Ничек... кая барасыз?
— Шушы станцага килүегезме, әллә моннан бүтән җиргә китәсезме дип соравым.
— Ничек дим. Монда да эшем бар. Ләкин миңа иң элек Турай авылына барырга кирәк иде.
— Турайга?—диде кыз, кинәт яктырып, аннары артына борылып, мич янында утырган өченче кызга кычкырып дәште: — Рәшидә апа, карале. менә Турайга барам ди бу абый...
Рәшидә дигәннәре торып, ашыкмыйча гына болар янына килде. Ул, күренеп тора, башкаларына караганда яшькә дә олырак, буйга да озынрак, өс-башы да аның пөхтәрәк иде. Килүгә иң элек ул баш кагып кына Зөфәр белән исәнләште. Аннары шешенкерәк кабаклары арасыннан елтыраган кечкенә коңгырт күзләре белән Зөфәргә бик туры-җитди итеп бер карады да, шунда ук тип-тигез тешләренең очларын гына күрсәтеп, сөйкемле генә елмаеп куйды.
— Туранга барасызмыни? Безгә дә нәкъ шул авылга бүген барып җитәргә кирәк бит, — диде ул, бик гади генә итеп.
Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен алалмыйча торды. Әллә ничек менә кызның бер үк вакытта диярлек бик җитди-туры итеп каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп, югалып калырга мәҗбүр итте. Шунда ук ул бу кызда кешене үзенә тарта-бәйли торган ниндидер магнитсыман көчнең барлыгын сизеп өлгерде. Чибәр артистканың ирләр белән сөйләшкәндә күрсәтә торган, юри өйрәнеп алган бер сыйфаты идеме бу — моны тиз генә аңлау мөмкин дә түгел, әмма ничек кенә булмасын, аның ул сыйфаты Зөфәргә беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый булып тоелды...
— Эш нидән тора соң? — диде ул, ниһаять, исенә килеп.
Рәшидә кара тарткан нечкә кашларын чак кына сикертеп куйды.
— Билгеле инде нидән торганы... Ат таба алмыйбыз.
Ул арада бая кулын селтәп киткән егет тә килеп сүзгә кушылды:
— Беда, брат! Бүген генә күрше станциядән товарный поездның тамбурына утырып килдек. Суы-ык җилекләргә үтте!.. Мин ат эзләп, авыл буенча чабарга тотындым. Юк кына бит... Мондагы колхоз председателенә бардым. Атыбыз бар, кешебез юк, ди. Мондый суыкта ат башына бала-чага утыртып җибәрә алмыйм, ди... Бер агач аякны тапкан идем, анысы илтеп кайткан өчен аракы сорый. Аракы! Аракы булса, мин үзем чанага җигелер идем әле...
Зөфәр көлемсерәп куйды.
— Инде нишләргә уйлыйсыз?
— Нишлик, утырабыз менә вокзал саклап...
— Без бик өшедек, — дип балаларча еламсырап әйтеп куйды әлеге башлап килгән бүрекле кыз.
Рәшидә Зөфәргә якынрак килә төште:
— Карагыз әле, — диде ул, Зөфәрнең күзләренә тагын бик туры карап, — бәлки сез табарсыз? Без үз өлешебезне түләр идек.
Зөфәр бу әллә нинди менә акрын гына эчкәре үтә торган хәтәр караштан ихтыярсыз телсез калып, әмма бирешмәскә тырышкандай батыраеп, үзе дә аңа беравык текәлеп карап торды, һәм гаҗәп хәл! — кыз-
69
иың җитди карашы үзгәр мәстән йөзе тагын яктыра башлады, нечкә кашлары тибрәнеп куйды, тулы иреннәре әллә елмаерга, әллә нидер, әйтергә теләп, кыймылдаган кебек булды. Ах, шайтан алгыры, уйный белә бит бу чибәр артистка!
Зөфәр, тирән генә сулап, башын читкә борды.
—■ Белмим шул, — диде ул, икеләнеп. — Читен мәсьәлә.
■■— Сез табарсыз, әгәр теләсәгез, — диде Рәшидә аңа, күптән белгән кешесенә әйткәндәй бик гади генә итеп.
Кызның бу сүзләре Зөфәрне гаҗәпләндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, ул табачак. Тик менә... кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер, ни өчендер бераз гына шүрли кебек... Ул янында сүзсез генә җавап көтеп торучы, күшегеп беткән кызларга, җилкәсен җыерып, бөрешеп төшкән егеткә бер карап алды (әмма Рәшидәгә караудан юри тыелды), һәм шунда ук ныклы карарга килде: һичшиксез алып китәргә кирәк боларны! Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!., һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды.
— Яхшы!—диде ул, өзеп кенә. — Мин хәзер бер җиргә барып ки- ләм. Әйберләрне сезнең янда калдырып торырга ярыймы?
— Ә пажалысты! — диде егет, өтәләнеп.
Рәшидә артык бер сүз дә әйтмәде, бары тик әлеге шул сихри елтыр күзләрен генә: «Менә сез нинди әйбәт кеше!» дигән төсле, җылы бөркетең, сирпеп куйды. Кызлар исә куанычларыннан биешеп тә алдылар:
— Рәхмәт, абый җаным, рәхмәт!
— Рәхмәте соңыннан, әле атның табылганы юк бит, — диде Зөфәр, чемоданын һәм толыбын кызларның мич буенда торган әйберләре янына куеп.
...Вокзалдан чыккач, ул туп-туры сельпо председателенә китте. Бу аның күз күргән кешесе. Әгәр өендә булса, Зөфәр өчен барысын да эшләргә тиеш, әлбәттә.
Ул чалбар кесәсен капшап карады: чиста спирт тутырган солдат флягасы тирән кесәдә бик әйбәт утыра икән- Председательгә бераз салып бирергә була. Дөрес, сельпо кешесе үзе дә алама сырецны таба торгандыр, ләкин бу түгел инде. Бу — әҗәл даруына йөри хәзер...
Зөфәр, үзе эчмәсә дә, заводның чиста спиртын юлга һәрвакытта берәр литр алып чыга. Чемоданында тагын бер савыты бар әле аның... Шул нәрсә, акча яки сүз үтәмәгән җирдә, эшне көйләп җибәрергә ифрат ярдәм итә бит, шайтан алгыры!
...Киң, буш урамнан салкын карны шыгырдатып атлый-атлый, Зөфәр вокзалда көтеп калган артистлары турында да уйлап барды. Нинди хәлдә йөриләр, мескеннәр! Кош оча алмаслык суык, өс-башлары юка, тамаклары да, билгеле, ач инде аларның... Быелгы 43 нче елның кышы бигрәк тә авыр килде, хәерсез! Сугышның беренче елында фронтта эшләр бик мөшкел булса да тылда ярыйсы иде әле. Колхозларда икмәк бар иде, халыкның үзенең дә иске запасы, мал-туары бар иде. Хәзер киресенчә: фронтта хәлләр яхшырды, эш җиңүгә таба китте, әмма... тылның хәле бик начарланды. Колхозлар тәмам бөлде, ир-ат калмады, икмәк юк, халык ачыга яки бер бәрәңгедә утыра... һәм менә бөтен ил сөремен коеп, тешен кысып яшәгән бервакытта бу бичаралар, халыкка культура хезмәте күрсәтәбез дип ачлы-туклы, өшеп-катып йөргән булалар. йә, халыкта җыр кайгысымы соң хәзер! Шуны үзләре күрмиләр микәнни? Хәер, көчләп җибәргәч, йөри торганнардыр инде. Ләкин шунысы гаҗәп —бер дә сыкрау-сыктану сизелми үзләрендә тагын, йөзләре күм-күк, күзләре ач, ә шулай да көлгән булалар, шаярган булалар, җитмәсә әле катып-туңып бетүләренә карамастан, ерак юлга чыгарга ашкынып торалар... Ә ул Рәшидә дигәннәре тагын? Рәшидә... Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нәфислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп
70
тора аңардан!., һәм шулар, спектор аша үткән яктылык шикелле, төрле төсләргә кереп барысы берьюлы чагыла үзендә... Юк, чынлап та нәрсә бу,— аңа, Зөфәргә, карата гына шулай юмартланып яктырдымы ул, әллә сүзен тыңлатыр өчен бары уйнап кына кылануы булдымы?.. Каян гына беләсең соң аны!.. Хәер, чибәр артистка юри кыланса да һич гаҗәп түгел! Токымнары белән шундый халык инде алар, ир дигән көчсез бәндәне үзләре өчен менә шулай йөгертә беләләр!
...Зөфәрнең бәхетеннән сельпо председателе өендә булып чыкты. Ә бер сәгатьтән ул ике ат белән вокзал алдына килеп тә туктады. Чаналарның берсе җиңел кошевка, икенчесе— киң үрәчәле гади чана иде... һәркайсында икешәр толып та ята иде.
...Артистлар күтәренеп, шаулашып вокзалдан чыктылар.
Зөфәр аларга:
— Хәзәйкәнең самовары әзер, берәр стакан кайнар чәй эчеп чыгыйк, югыйсә юлда тунарбыз, — диде.
Ир артист икеләнеп-пошынып:
— Бик шәп булыр иде дә ул, соңга калырбыз, чорт возьми! — диде. — Көтәләр бит безне анда...
— Ә без аяк өсте генә... Әйдәгез, толыпларны кимичә генә утырышыгыз!
Рәшидә, арада өлкәнрәкләре буларак, артлы чанага утырды- Калганнары үрәчәле чанага тезләнделәр. Зөфәр бер аягын читкә салындырып кына Рәшидә янына утырды. Самовар куеп торучы хәзәйкә өенә кузгалып киттеләр...
Анда, бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде. Хәзерге шартларда азык-төлек белән саксыз кыланырга ярамый иде.
Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, болар,- ның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте... Зөфәр үзе, күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән, авыр ыңгырашып кына, кузгалып киттеләр.
Станция авылыннан чыгуга караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме, — аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган рус агаеның киң аркасы гына күренеп бара. Үле тынлык, әйтерсең, салкын томан бөтен җанлы-җансыз табигатьне, тавыш-өнне, тирән су төбедәй, каплап-йотып алган... Бары ара-тирә чана табанының авыр итеп чыжылдавы һәм атның пошкырып-пошкырып куюы гына ише- телгәли. Алар үзләре дә сөйләшмиләр, толып якалары белән капланып, җылы тыннарын эчтә сакларга тырышалар. Шулай да Зөфәр күршесе турында гел уйланып, уйланып кына түгел, ничектер аны тоеп бара. Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек... Шуңадыр инде Зөфәр суык-ны бөтенләй сизми диярлек, хәтта вакыт-вакыт эсселәнеп китеп, толыбын җилбәгәй ачып җибәрәсе килә, тик астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип кенә курка.
71
Шактый юл киткәч, Зөфәр әллә ничә кат кием аша Рәшидәнең акрын гына„ калтырануын сизеп, алгандай булды. Өши күрәсең дип пошынып уйлады ул, һәм толып якасын кайтарып, кызга иелә төшеп сорады:
Нәрсә, сезгә суык үтә башладымы әллә?
— Юк, сизмим әле хәзергә, — диде Рәшидә, толыбы эченнән генә. —« Ә нигә?
— Шулай тоелды миңа-... Калтырыйсыз кебек...
Рәшидә бераз дәшми торып, акрын гына әйтеп куйды:
— Ул болай гына... Эчтә җылы калмаган бер дә.
Зөфәр дөрес чамалап алды бу сүзләрнең мәгънәсен: җылы юк, димәк, озак вакыт рәтләп ашаган-эчкәннәре юк! Бәлки алар бүген әле валчык та капмаганнардыр. Бер кишер чәе белән генә тәндә җылы саклап булмый шул! Зөфәр артистканы кызганып куйды һәм, юлдашларча кайгыртучанлык күрсәтәсе килеп, әйтте аңа:
— Бик өши башласагыз әйтегез, Рәшидә, ярыймы? Берәр чарасын
табарбыз. ✓
— Рәхмәт,—диде Рәшидә, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Мондый суыкта кышкы юл аеруча озын булып тоела. Барып җитә алмыйча күзләр тона. Күпме киттек, күпме калды икән дип юлчы гел шул хакта гына уйланып бара. Рәшидә акрын гына эчкә үткән рәхимсез суыктан бөтенләй оеган кебек булды, селкенмәде, тавышын чыгармады, ә Зөфәр аның өчен борчылып һәм әледән-әле башын сузып, алга карый башлады. Ниһаять, бер өч сәгатьтән соң алар сирәк-мирәк кенә утлары күренгәләгән караңгы Турайга барып керделәр. Авыл уртасындагы зур гына бер иске йорт каршысына җитеп туктадылар. Бу колхоз идарәсе иде. Чанадан иң элек Зөфәр төште. Ләкин' калган юлчыларның берсе дә нигәдер кыймылдамый, күрәсең, алар бик нык өшегәнлектән кузгалырга да куркып утыралар иде... Зөфәр, чаналарга карап, бераз таптанып торды да, иелеп кенә Рәшидәгә дәште:
— Килеп җиттек бугай.
— Ә, шулаймы? — диде Рәшидә, авыр йокыдан уянган кешедәй сүлпән генә, һәм толып якасыннан башын чыгарды. — Алайса, Яруллин- ны чакырыгыз әле монда.
Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкерәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде.
— Кара әле, җаным, — диде Рәшидә аңа, — син үзең генә кереп әйт инде, безне иң элек квартирага илтеп куйсыннар.
— И, ыйе шыл! — диде Яруллин, өшегән авызын көчкә кыймылдатып, һәм алар, Зөфәр белән, идарәгә кереп киттеләр.
Унлы лампа белән тонык кына яктыртылган зур бүлмә уртасында аларны кыска тун, сырган чалбар кигән өлкән яшьтәге бер абзый каршы алды. Зөфәр сүзне үзе башлады:
— Председатель сез буласызмы?
— Мин булам.
— Исәнмесез! Менә артистларны алып килдем-
— Бик әйбәт. Көтәбез, — диде председатель, кул биреп.
— Башта аларны квартирага урнаштырасы иде.
— һем... Клубта халык көтеп утыра бит... Нишлик икән, болай фатирыбыз әзер, югыйсә.
— Безгә квартирага бармыйча ярамый, — диде Яруллин, сүзгә кушылып. — Әйберләрне куясы, өс-башны да алыштырасы бар, так штр...
— Ярый алайса, түлке озак юанмассыз инде... Ничә кеше соң сез?
— Дүрт кеше,— диде Яруллин тиз генә, аннары Зөфәргә карап, сорап куйды: — Сез аерым төшәсездер бит?
72
Зөфәр беравык ни дияргә белмичә аптырап калды. «Суйды бит бу юньсез үзенең урынсыз соравы белән!.. Нишләргә, ни дип әйтергә?» Бер дә уйламаган иде Зөфәр бу турыда, дөресрәге, бергә килгәч, бергә булырбыз дип ничектер ваемсыз гына ышанып килгән иде... Инде менә чыга бел положениедән! Ә аның хәзер һич кенә ялгыз аерылып каласы килми иде, шуңа күрә ул аптыравын бер дә сиздермичә, кул селтәп кенә әйтеп куйды:
— Ярар, мин дә сыярмын әле шунда...
— Сыярсыз, өй иркен,—диде председатель һәм, караңгы почмакка борылып, дәште:—Мәчтүрә, бар, илт үзләрен Гыйззәт картларга.
Почмактан озын кара бишмәт, шәл өстеннән бүрек кигән бер апай күтәрелде. Якынрак килеп, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә җәһәт кенә карап алды.
—< Бүтәннәрегез кайда соң?
— Тышта, чанада яталар әле, — диде Яруллин.
— Әйдәгез, алайса!
Өчәүләшеп чыгып киттеләр. Апай алгы чананың күчеренә аякларын салындырып кына утырды. Кузгалдылар. Бер тар тыкрыктан икенче урамга чыгып, кара-каршы салынган өйнең җил капкасы төбенә килеп туктадылар.
Апай капканың аркылы тыккан кендеген тартып, эчкәре узды да, болдырга менеп ишекне дөбердәтә башлады. Шунда ук урамбаш өйдә басып кына куйган лампаны күтәрделәр булса кирәк, кечкенә тәрәзәсе сап-сары яктырып китте. Кемдер ишеккә чыкты.
— Мәликәттәй, кунакларны каршы ал!—дип кычкырды апай аңа.
Юлчылар, чаналарыннан төшеп, әйберләрен күтәреп, ашыга-ашыга ишеккә килделәр. Караңгы өй алдын узып, апайның «Әйдәгез, монда» дигән тавышына ияреп, һәм әллә никадәр суык ияртеп, өйгә кереп тулдылар. Аларны кечкенә буйлы бер әби каршы алды: \
— Әй, алла бәндәләре! Шәйхулла әйткән әртичләр сезмени инде ул?
— Без, әбекәем, без! Рәхимегезне боерып, кабул итәсез инде, бул- маса! — диде Яруллин, дәртле күренергә тырышып.
— Итмичә ни, итәбез! Әйдә, узыгыз-уз, мескенкәйләрем!
Кызлар өсләреннән салып ташладылар да тиз үк зур җылы мичкә барып сөялделәр һәм, куллары белән генә түгел, битләре белән дә сыланып, калтырана-чиркана, җылынып азапландылар. Ләкин Яруллин шунда ук аларны ашыктыра да башлады:
— Иәгез, кызлар, тизрәк булыгыз! Мич кочаклап торырга вакытыбыз юк, председатель абзый озак юанмаска кушты.
— Тукта, ашыктырма ул хәтле... Аз гына җылы керсен эчкә! — диде кызларның берсе, түше белән мичкә терәлеп, ә икенчесе еламсырап әйтеп куйды:
— Капкалап аласы иде бит,, эчем эчкә ябышты инде, ходаем, күпме түзәргә кирәк.
— Түзәбез инде, сылуым, түзәбез!—диде Яруллин, аны юатып.— Башкача мөмкин түгел, сәгать менә сигез тулып киткән.
Мичтән иң элек Рәшидә аерылды.
— Киттек, кызлар... Тизрәк башласак — иртәрәк кайтырбыз.
Аннары ул әби янына барып, аны иңбашыннан кочаклап алды:
— Әбекәем бәгырем, — диде балаларча юмаланып, — без кайтуга өй җылы булыр бит?
— Җылы булыр, кызым. Сез киләсең белгәч, бүген ике тапкыр ягып уздырдым.
— Менә рәхмәт, әбекәем!.. Без кайтуга кайнаган самовар да булыр бит?
— Анысы да булыр, кызым!
73
Чәй янына әле бәлкем берәр җылы аш та булыр, ә, әбекәем? —< диде Рәшидә, тагы да юмалана төшеп, һәм Зөфәргә хәйләкәр генә күз кысып куйды.
Әй, татлы тел! — диде әби, кәефле генә көлеп, — Әмәлләрбез инде берәр нәрсә, әмәлләрбез сезнең кебек иркә кунакларга.
Рәшидә аны кысып, үбеп алды да җиңеләеп, шатланып әйберләрен барларга тотынды. Кызлар кече якка кереп, сырган чалбарларын салып чыктылар. Өс-башларын рәтләп, әзрәк төзәтенеп алдылар. Биш-ун минуттан бары да әзерләнеп, кечкенә чемоданнарын кулларына алып, ә Яруллин гармонь тартмасын иңенә асып, ашыга-ашыга чыгып та киттеләр.
Чыгар алдыннан гына Рәшидә Зөфәрдән сорап куйды:
— Сез безнең белән бармыйсызмыни?
Мин... соңгарак, — диде Зөфәр, дусларча баш кагып кына.
Бөтен күргән-ишеткәинәре аның күңелендә бу тыйнак һәм чыдам артистларга карата гаҗәпләнү катыш соклану хисе тудырып өлгергән иде. Тагын ни беләндер аларга, бигрәк тә Рәшидәгә, файдалы буласы килә иде. Рәшидәнең әледән-әле аңа игътибар итүе һәм дәшүе аны их- тыярсыздан дулкынландыра башлаган иде инде. Ул һаман бернәрсә турында уйлана: нидән икән бу игътибар, нидән килә икән бу үз иткәндәй җылы итеп карау? Әллә чынлап та алар арасында яшерен якынлык жебе бер-берсенә сузылып өлгердеме?.. Ничек моны аңларга, ничек моны белергә?
Артистларның Җил капкадан кызу-кызу чыгып киткән аяк тавышлары тынуга Зөфәр карчык янына килде һәм ипләп кенә сүз башлады:
— Мәликә әби... шулай бит әле?
— Ийе, улым, ийе.
— ...Мәликә әби, үзең дә ишеткәнсеңдер, кызларыбызның көне буе ашаган-эчкәннәре юк бит... Өшеп-катып килделәр, әнә тагын валчык та капмыйча чыгып та киттеләр... Клубтан кайткач, бик әйбәт кенә ашатырга кирәк булыр инде үзләрен.
—< Кирәк инде, кирәк. Тик менә аптыраган әле,—диде карчык, уйга калып. — Үзебез дә бик өзелеп торабыз шул, улым! Нишләрбез икән соң?
— Син, Мәликә әби, рәтлә инде, рәтлә... Тап бер җаен!
— Булмаганны каян табасың. Әнә Шәйхулла председателебез, сезнең киләсене белгәч, бер бөтен икмәк белән азрак май >кибәргән иде... Ул гына ни йөрәккә ятмас шул. Булмаса, үземнән берәр чуен бәрәңге пешерермен... Нишлисең, хәзинәдә бары белән инде.
— Менә нәрсә, Мәликә әби, мин сине буш итмәм. Үзеңә азрак чәй- шикәр бирермен. Акчасын да түләрмен... Син инде безгә итле аш пешер... Итең бардыр бит?
Чәй-шикәр дигәнне ишеткәч, карчыкның колаклары торды. Күптән инде аның чын грузин чәен күргәне юк, ә чәй карчык кешегә әҗәл даруы белән бер инде ул! Әмма ит тә бик кызганыч, әүвәлге шикелле чоланда түшкәсе белән асылынып тормый... Шулай да бераз ык-мык итебрәк торганнан соң, ул йомшара төште.
— Шулпа тәмләндерү өчен генә тоткан итебез барын бар да бит, нишлим икән соң? Үзебездән өзеп бирергә туры килә инде...
— Син кызганма, әби! Итсез тормассыз әле... Әйтәм ич, буш итмәм. Ә чәй белән шикәрне, теләсәң, мин сиңа хәзер үк биреп куям. Минем күчтәнәчем булыр. — һәм ул чемоданын алып, ача да башлады.
Карчыкның икеләнүе, ниһаять, юкка чыкты.
— Ярый алайса, — диде ул, бердән юмартланып, — Яхшы кешеләрдән газиз җан да кызганыч түгел дигәндәй, булмаса бер чирек каз турап өйрә пешерермен үзегезгә.
■—■ Менә рәхмәт, әбекәем, менә рәхмәт!—диде Зөфәр һәм карчыкның кулына илле граммлы бер төргәк чәй белән биш-алты зур шакмак шикәр тоттырды.
Бу эшне җайлагач, Зөфәр клубка барырга дип ашыкмыйча уйланып кына киенә башлады. Билгеле, барасы килә аның, тик шулай да бер нәрсә борчый аны: ул белә, клубта торганы хатын-кыз булачак. Менә шул ирләре яки .уллары фронтка китеп беткән хатын-кызларның инде аңа: «Бу нинди әвендәй тап-таза ир монда йөри?» дип гаҗәпләнеп, шикләнеп, ят күреп караулары мөмкин. Бу нәрсәне аның авыл җиренә чыккан саен сизгәне бар... Бер дә яратмый ул моны, һәм хатын-кызлар җыелган җирдән ераграк булырга тырыша торган иде... Әлбәттә, берәүнең дә аңарда эше булмаска тиеш, берәүдән дә ул куркып тормый-то- руын, ләкин шулай да ни өчендер борчылмыйча булдыра алмый иде. Менә хәзер дә ул шул хакта уйлап алырга мәҗбүр булды.
(Дәвамы бар.)