Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАЛДА САКЛАНГАН ӘДӘБИ ХӘЗИНӘЛӘР

Y > Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты- 1/1 ның гыйльми китапханәсе төрки халыкларның, шул исәптән 'татар халкының тарихына, әдәбиятына, культурасына караган борынгы кулъязма материалларны, китапларны җыйнау һәм аларны саклау буенча гаять зур, әһәмиятле эш башкарып килә. Тарихи әһәмияткә ия булган, сирәк очрый торган әдәби ядъкәрләрнең байлыгы ягыннан университет китапханәсе хаклы рәвештә союз күләмендәге данлыклы китапханәләрнең берсе булып исәпләнә. Соңгы елларда китапханәнең фәнни хезмәткәрләре тарафыннан Көнчыгыш фондында сакланган кулъязмаларның тасвирламаларын чыгару китапханәдә искиткеч бай чыганаклар саклануын, аларның байтагына эле эдәбиятчыларыбызның кулы җитәргә өлгермәвен, күп кенә материалларның хәрәкәтсез ятуын ачыклады. Тикшеренүчеләр бу хәзинәгә игътибарларын кабат юнәлтерләр дип ышанасы килә. Халыкта сакланган борынгы китапларны һәм кулъязмаларны китапханәгә җыйнау, туплау эше шәхес культы елларында бөтенләй диярлек тулталды. Бу эш тик соңгы елларда гына юлга салына башлады. Хәзер университетта бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелә, махсус экспедицияләр оештырыла. Мәсәлән, соңгы ике елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары Пермь өлкәсендәге татар авылларын* да халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм борынгы кулъязмаларны җыйнау белән шөгыльләнделәр. Экспедиция сөенечле нәтиҗәләр бирде. Күп кенә халык иҗаты үрнәкләре тупланды. Татар әдәбияты, һәм тел тарихы өчен әһәмиятле, кызыклы байтак кулъязма китаплар табылды һәм алар университетның Көнчыгыш китаплары фондына тапшырылды. Н. Юзиев ‘җитәкчелегендәге экспедиция үзе генә дә утызга якын шундый иске кулъязма һәм басма китаплар эзләп тапты. Бу китапларның, әлбәттә, төрлесе бар. Әдәбият һәм тел тарихы өчен әһәмияте булмаганнары да очрый. Әмма, тикшерә торгач, бу кулъязмалар арасында әдәбиятыбыз, культурабыз тарихы өчен кыйммәтле хәзинә булырлык чыганаклар барлыгы да ачылды. Бу мәкаләдә сүз шул кулъязмаларның кайберләре: турында бара. УРАЛ ШИГЪРИ ХӘЗИНӘГӘ ДӘ БАЙ ИКӘН Урал үзенең таулары, җир асты байлыклары белән генә түгел, халык рухы байлыкларын саклавы белән дә үзенә хөрмәт уята. Җырга, шигырьгә булган мәхәббәт халыкта сакланган кулъязма дәфтәрләрдә бик ачык күзгә ташлана. Менә XIX гасыр ахырларында шәкертләр тарафыннан язылган дәфтәрләр. Аларда шул чордагы дини уку-укыту материалB 118 ларыннан, тыш җырлар, бәетләр, шигырьләр дә байтак очрый. Хәтта дини күчермәләргә караганда дөньяви әсәрләр күбрәк урынны алып торалар. Мәхәббәт җырлары, солдат бәетләре белән бергә, андый дәфтәрләрдә үзләренә кадәр яшәп килгән башка дәфтәрләрдән, җыентыклардан күчереп алынган һәм шул рәвешчә гасырдан гасырга килә торган әсәрләр дә байтак. «Бүз атым» шигырен әнә шундый борынгырак дәверләргә карый торган әсәр итеп санарга мөмкин. Бу шигырь Оса ягында шактый таралган булырга охшый. Чөнки ул, авылда табылган кулъязма дәфтәрдә (студент 1\. Дәүләтшин тапкан дәфтәр) очраудан тыш, Үтәй- баш авылында яшәүче Назаргулова Хәнә ападан да язып алынды. Тик язма шигырь нөсхәсе белән телдән җырланып йөртелә торган нөсхә арасында аерымлык бар. Чагыштыру өчен икесен дә тулы килеш китерәбез. Җырда шигырьнең теле һәм сурәтле фикерләүдәге үзенчәлекләр бүгенге кешенең сөйләвенә һәм уйлавына җайлана төшкән, ә язма вариантта борынгылык көчлерәк. Шигырь композицион яктан да, хис бөтенлеге ягыннан да нык оешкан^ Теле белән генә түгел, сурәтле фикерләвендәге үзенчәлекләре белән дә борынгылыкка тарта, борынгырак чорларда яшәгән кешенең дөньяны танып-белүен искә төшереп тора. Күрәсең, дэфтәрдән-дәфтәргә, телдән- телгә күчә-күчә бу шигырь вакыт-чор ягыннан шактый ерак юл үткәндер. . Шәкерт дәфтәрләрендә Габделоцаббар Кандалый шигырьләре дә очрый. Бу - шулай ук кызыклы күренеш. Дандалыйның шигырьләре Уралга кадәр үк оарып җиткән, әсәрләре Уралда да яңгыраган икән ләбаса! ^е исән вакытта бер китабы да басылмаган шагыйрьнең шундый киң мәйданда таралуы, Хандалыйның чорының талантлы һәм зур шагыйре булуын раслаган, аны тагын да биегрәк күтәргән бер дәлил түгелмени?! ЯҢА ӘСӘРЛӘР, ЯҢА ИСЕМНӘР... Z. 'Д,\ кУ ЛъязмалаР арасында исемнәре әлегә әдәбият тарихында шагыйрьләрнең дә әсәрләре бар. Мәсәлән кем цл Раушани. Хәзергә әйтүе кыен, чөнки сакланган берничә биттә (ул зУур К у л ъ я з м а д а: Бүз атым бузай-бузай. Муенында алтын кузай, Бер гүзәлгә гыйшык тотып, Гомерем заегъ узай. Бүз атым бүздән кара, Иртән торып чәчең тара, Бән китсәм, сән калырсың, Исән бул, кашың кара. Бүз атым бустан егет, Ак атым арслан егет, Сән китсәң, бән калырмын, Исән бул, мәллә егет. Ак атым арымагыл, Бән китсәм кайгырмагыл, Бән киткәм юлга карамагыл, Сагынып саргаймагыл. Ак атым җиргә төште, Күк күгәрчен күккә очты, Кирәк сөү, кирәк сүмә, Күңелем сиңа төште. Җ ы р д а: Бүз атым бузай-бузай, Минем дә атым кузай, Бер гүзәлгә күзем төшеп, Гомерем за я узай. Бүз атым бүздән кара, Иртәсен чәчең тара, Мин китәмен, син каласың, Сау бул җан, кашың кара. Бүз атым, бустанкаем, Ак атым, арсланкаем, Мин китәм, син каласың, Исәп бул, җаныкаем. Ак атым арымагыл, Мин китсәм кайгырмагыл, Мин киткән юлга карагып, Сагынып саргаймагыл. Ак атым җиргә төште, Күк атым күккә очты, Мин киткәнгә кайгырмагыл, Күңелем сиңа төште. 119 әсәрнең бер кисәге генә) аның турында исеменнән башка мәгълүмат ток. Тик өзекнең теленә карап кына бу шагыйрьнең борынгырак чорда яшәве турында фикер йөртергә мөмкин. Менә шундый ук күп дөнья «күргән», тышсыз, 87 битле кулъязма җыентык. Кулъязманың баштагы 25 кәгазе Урта Азия төрки халыклары шагыйре Вафаиның элек татарлар арасында киң таралган «Рәүнәкъ- элислам» исемле поэмасы булып чыкты. Әсәр үзе 1464 елда төркичә, ислам рухындагы вәгазь-нәсихәт буларак иҗат ителгән. Бу кулъязма 1780 елны күчерелгән. Кулъязманың 25 битеннән икенче бер әсәр башлана (54 биткә кадәр). Монысы безнең өчен тагын да әһәмиятлерәк, кызыграк. Дөрес, бу тәрҗемә әсәр — иран шагыйре Шәйех Гаттарның «Насихәтнамә» исемле әсәренең татарчага ирекле тәрҗемәсе. Әсәр 1781 елны Рахман Әмин тарафыннан күчерелгән нөсхәдә сакланган. Ләкин әсәрнең тәрҗемәчесе Рахман Әмин түгел, тәрҗемә ителү вакыты да күп элегрәк. Тәрҗемәгә керештән аңлашылганча, Шәйех Гаттарны борынгы төрки- татар теленә һәмдәми исемле шагыйрь күчергән. Ул үзе бу турыда ачык итеп әйтә; Бу иасихәтиамәие кем кылдым бәя», Шәйхе Гаттар әйтеп ирде бел таян. Башында таҗиклар теле берлә иде, Һәмдәм» терке теле берлә тиде. һәмдәми әсәренең күләмен әйтеп уза («бу насихәтнамәне бел мең бәет»); бу үгетләрне шагыйрь кулыннан алган шикәр белән чагыштыра: Һәр кеше кем һәмдәмидән пәид12 алыр. Фәкыйрь Гаттарның кулындии къәнд13 14 15 алыр,— ди ул һәм укучыдан әсәрен күчереп алуын сорый: Яздың ирсә яд тотгыл зинһар, Та ки калтай16 һәмдәмидпн ядъкяр. һәмдәмидән ядъкарь, шул рәвешчә, безнең гасырларга кадәр калган. Тәрҗемәнең теле иркен, табигый агышлы, образлы, халыкчан. Мен? бер мисал: Гакыл бирде белмәгэ, күрмәгә күз, Әйтмәгә тел яратты, тел дә сүз. Тотмакка әл ■* бирде, гизмәгә аяк, Бармыдыр мәләк 5 бслардпп яхшырак. Урта гасырлардагы татар әдәби телен өйрәнүдә һәмдәми әсәре кыйммәтле чыганак булып тора, һәмдәминең сүз һәм шигырь белән оста эш итүенә, шигъри культурасына карап, аны борынгы татар әдәбиятының күренекле шагыйре булган дип бәяләргә мөмкин. Тәрҗемәдән тыш аның үз әсәрләре дә булырга тиеш. Аларны эзләү, табу — киләчәк эше. Ә хәзергә һәмдәми бу әсәре белән дә татар әдәбияты тарихында лаеклы урынны алырга хаклы. МӨХӘММӘДЬЯР — УРАЛДА Соңгы 20—25 ел эчендә борынгы татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле, XVI гасырның I яртысында Казанда яшәгән Мөхәммәдъяр Мәхмүт углы әсәрләренең берничә кулъязма күчермәсе табылды: 1940 елда Н. Исәнбәт тарафыннан, әдәбият тарихына моңарчы бөтенләй билгесез 12Панд — киңәш. 13Къәнд — шикәр. 14 Калтай — калыр. ♦Эл - кул. 16 Мәләк — фәрештә. 120 «Ниры сыдцр» әсәренең бер кулъязмасы ачылды, бераз соңрак бу әсәрнең тагын берничә кулъязмасы Ленинградта гыйльми архив фондларында саклануы беленде. 1962 нче елның июлендә татар әдәбияты тарихы фәненә тагын бер куанычлы факт өстәлде: Пермь өлкәсенең Барда (хәзерге бүленеш буенча Оса) районына оештырылган фольклор жспедиңиясе вакытында II курс студенткасы Фияза Гатауллина Каенауыл авылында Мөхәм- мәдъярның «Төхфәи мэрдан» әсәренең борынгы кулъязмасын тапты. үэзеpZG көндә ул К.азан университеты фәнни китсмхинэсснвң көнчыгыш кулъязмалары'секторына сакларга кабул ителде (№ 1909 т.). Шагыйрь тарафыннан 1539 нчы елда иҗат ителгән бу әсәрнең моңарчы тик бер кулъязмасы гына билгеле иде. Шул нөсхә буенча ул рус ориенталисты И. Н. Березин тарафыннан XIX гасырның урталарында фәнгә кертелсә дә, ни сәбәпледер, бер гасыр буе татар галимнәренә, тарихчыларга, әдәбиятчыларга билгесез булып кала килде. Бары тик 1940 нчы елда Мөхәммәдъярның икенче әсәре табылу гына Казан ханлыгы дәверендә шундый шагыйрь булганлыгын һәм аның әсәрләрен тикшерергә кирәклекне төшендерде, һәм инде без моның нәтиҗәләрен күреп торабыз: соңгы елларда «Төхфәи мэрдан» әсәреннән аерым өзекләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндэ һәм «Совет әдәбияты» журналында басылды. бу әсәрне тикшерүгә багышланган фәнни хезмәтләр язылды. Бо- ларн.ың бөтенесенең чыганагы — әлеге шул бердәнбер кулъязма иде. ■УЛ хәзер СССР Фәннәр Академиясенең Азия халыклары институтының (Ленинград бүлеге) кулъязмалар фондында саклана һәм XVIII гасыр азакларыңда күчерелгән дип исәпләнә. Димәк, кулъязманы кемдер борынгырак, безнең заманга килеп җитмәгән бүтән бер кулъязмадан күчергән Ниһаять, Көнбатыш Уралда әсәрнең икенче бер, әлеге билгеле кулъязмага караганда борынгырак, күчермәсе табылды. Тегесеннән аермалы буларак, Каенауыл нөсхәсендә әсәрне күчерүче үзенең исемен (яки кушаматын) һәм күчерү вакытын да күрсәткән. Ул моны кулъязманың азагында шигырь белән менә бу рәвешле яза: Боны яздым адъкар улмакчен, Укыянлар дога кыйлмакчен. Бетегәннең 17 Кәмияәдер18 ады, Укыгандин догадыр өмиде. Тарих 19 ничәдер тип сорсаңыз анда, Хисабы әлфе сәнәдер тукызда20 . Рузы 21 пәнҗешәмбе нрде — хәтем әйдәдем 22, Маһы җөмадил-әүвәл23 ун алтынчыда тәмам әйдәдем. (13 б кәгазь.) Элек кулланылган мөселманча (һиҗри) ел исәбе: 1009 нчы (әлфе сәнә янә тукыз) елның җөмадил-әүвәленең 16 сы безнең хәзерге исәп бу- ^.ч ' а 1600 нчы елның ноябренә туры килә. Димәк, ул әсәр иҗат ителүгә 60 ел үткәч күчерелгән. Бу нөсхә гомумән борынгы татар әдәбиятының анык даталанган (күчерелү елы күрсәтелгән) хәлдә килеп җиткән, сирәк очрый торган язма хатирәләреннән берсе. .. Кулъязма 13 битле дәфтәр хәлендә. Зурлыгы 15X19,5 см. Тышсыз кәгазьләренең почмаклары, чит-читләре теткәләнгән. Дәфтәр 17 Бете гәп — күчерүче. үл Фаосыча^хСо ителХ? исеме яки «Ушаматы. «Кәминә» сүзе - мәгънәле, кем икәнлегенә^аиын ижтимпг>гйРСЫТЬ,ЛГаИ>> мәгънәсенДӘ. Бу узе ук күчепүче кешенен кем икәнлегенә, аның иҗтимагыи халәтенә ишарә ясый булса кирәк ‘ Тарих — дата, күчерелү вакыты. р s Р v\ :> 6 Ли ” ° А е Р т У к ы 3 ~ ме« ДӘ тугызынчы ел. _ G Хәтем әйдәдем — тәмамладым. ‘ л.аһ —аи; ж е м а д и л-ә ү в ә л — мөселманча (гарәпчә ай исеме). 121 саргаеп, каралып, тапланып беткән — бу аның озак гомер кичерүе, куп кулларын үтүе турында сөйли. Кәгазьләр төпкә тегәрҗеп белән тегелгән. л\епнең бушавыннан һәм төптә кысылып калган кәгазь ертыкларыннан бу күчермәнең кайчандыр бөтен, тулы булып та, дәверләр үтү белән башындагы һәм ахырындагы битләре йолкынып, киселеп алынуын билгеләп була. Кәгазьнең беренче битеннән үк кулъязмада шигъри текст язылган булуы күренеп тора.— юллар ике багана итеп, тезелеп төшкән, һәр биттә 14 әр юл. Һәр юл әсәрнең бер строфасын, яки, ул заман шагыйрьләренең үзләренчә әйтсәк, бер «бәет»ен эченә ала. Текст каләнфер төстәге кара белән, ә бүлек башлары сыек кызыл кара белән язылган. Кулъязманың эчен, дәфтәрнең уртадагы битләрен ачып карагач ук «Хәтме китап фит-тәварих...» 24 дигән бүлеге күзгә ташлана. Моннан инде без әсәрнең язылу тарихын да, кайда һәм кайчан иҗат ителүен дә, авторының исгм-нисебен һәм кем икәнлеген дә беләбез. Бит араларына шушыннан ук киселеп төшкән төрле зурлыктагы җи- де кәгазь салынган. Боларны карау белән дүртесенең шигъри текст, шул ук «Төхфәи мэрдан» күчерелгән битләр икәнлеге ачыклана. Калган өч кәгазьгә ислам җәелә башлаган дәвердәге Гарәбстан тарихыннан татарча бер прозаик әсәр күчерелгән булган. Әсәрнең теле бик борынгы булып, XIV гасыр татар әдәбиятының хатирәсе — Мәхмүт Болгариның «Нәһҗел-фәрадие» әсәрен хәтерләтә, ләкин ул түгел. Әлеге әсәрнең «Төхфәи мэрдан» белән бер үк кәгазьгә, бер үк төсле кара белән, бер үк төрле «рәсми хат» (почерк) белән язылуыннан бу кулъязманың баштагы хәлендә берничә әсәрне эченә алган калын җыентык булганлыгы, хакында нәтиҗә ясый алабыз. Кисек кәгазьләрнең әсәр эчендәге урынын «Төхфәи мәрдан»ның Ленинград нөсхәсе нигезендә билгеләп чыккач, безгә шушы хәл мәгълүм булды: әсәрнең беренче яртысы — баш өлеше (кереш, беренче һәм икенче хикәя) тулы килеш сакланмаган. Әсәрнең икенче яртысы исә тулы сакланган. Шактый гына кәгазьләре югалган булса да алар әсәрнең мәгънәсен аңларга әллә ни зыян китерерлек түгелләр, чөнки калган ка- дәресе әсәрнең иң әһәмиятле өлешләрен эченә ала. Беренче кисәк кәгазьдә кереш бүлекнең азаккы өлеше килә. Шагыйрь монда үзенең күңеле белән сөйләшә. Шагыйрьгә — Казан ханлыгының феодаль ызгышлар белән тулы, киеренке мохитында яшәүче Мөхәммэдъярга күңеле һич тынгы бирми. Ул күңеленә: «Нәчә 25 үртарсәм, — дидем, — сән, и күңел. Куй мәни үз хәлемә, мәидин түнгел»26 , — дип тә эндәшеп карый. Күчермәнең беренче кисек кәгазе нәкъ менә шушы юллар белән башланып китә. Шагыйрьнең күңелен нәрсә тынгысызлый соң? Ул әсәр иҗат итү, кешеләрне уйлатырлык әсәр язу турында уйлана. Юк, аның каләмгә тотынуы шагыйрьләр азлыгыннан түгел, чөнки ул үзе шунда ук болай дип әйтә: Бер гаҗип бу кем шәһәрнең эче тулугъ, Шагыйрь улмышлар барча кечек һәм олугь. Аны икенче нәрсә — язма сүзнең мәгънәсе бетү, ил язмышы, кеше язмышы турында кайгырта торган олы әдәби әсәрләрнең булмавы борчый. Мөхәммәдъяр менә шушы хәлдә үзенең юлын билгели. Беренчедән, 24Хәтме китап фит-тәварих — 'китапның тәмамлану тарихы. 25 Нәчә — күпме (ничә). 26Мән дин түнгел —мшшән түн, миннән ерак бул, читкә кит. 123 ул үзенә тел бирелүен, сөйләргә тиешлеген, сөйләмичә, әйтмичә кала алмавын тоя. Күңеле аңа әйтә: Ярмөхәммәд, сэца бирмеш хак тели 1 Бу фәләк2 багыстаиының3 былбылы. Күңеле аны сөйләргә өнди. Ләкин шагыйрь башка шагыйрьләр ке~ бек яза алмавын таный, үзенең башкалардан аерылып торуын тоя: Тик ирермен бу шәһәрдә бер фәкыйрь, Ил күзендә гаҗиз вә хур вә хакыйрь. Мәңа тнгмәс кем густахлык кыйлмага \ Олуглар роштәсигә27 28 катыйлмага. Йөрермен бу сәбәптин хәлен белеп, Юк исә гаклым кошы бәс кыйлып, Кыйлмас ирсә телеңә әндәр хөкмсн, Яхшырактыр булмакы сәммен вә бәкмен. (1 а кәгазь). Соңгы өч юлдан аңлашылганча, шагыйрь күңел кошының, фикерләвенең, рухының бөтен нәрсәгә гел канәгать кенә булып, тугры хөкем йөртә алмаслык хәлгә төшкәнче (ягъни: алда телгә алынган шагыйрьләр хәленә) телсез һәм саңгырау булуны артыграк саный. Озак уйланулардан соң шагыйрь күңеле намусы кушканча сөйләргә, дәгъвачылыкны фаш итәргә тәеәккәли. Бу юлның хәтәр икәнлеген, хәтта моның тарих буенча гел шулай килүен Мөхәммәдъяр үзе дә күреп тора: Ничәләр сүзләмәйин сүз гөлене кистеләр, Сүзләгәнне күрә белм әй тән1 тишеп кан эчтеләр. (1 а кәгазь) Шагыйрь шулай күңеле белән сөйләшә-сөйләшә әсәрнең эченә алып кереп китә. Без бу керештә үк әсәрдә сүзнең ниндиерәк юнәлештә барачагын сизенәбез. Ул, әлбәттә, үзенең күңелен борчыган нәрсәләр турында язачак һәм үз аңлавынча «тугъры. хөкем» йөртәчәк. Беренче хикәя нәкъ менә шул мәсьәләләрнең берсенә, алда әйтелгәнчә, дәгъвачыларны — үзләре сөйли алмыйча сүз гөле кисүчеләрне, сөйләгәнне күрә алмыйча «тән тишеп кан эчүчеләрне» фаш итүгә багышланган. Безнең кулъязмада, кызганычка каршы, бу хикәянең баштагы ике строфасы (16 кәгазьдә) һәм азаккы өлеше күчерелгән бер кәгазе генә (III кәгазь) сакланган Хикәядә Хәсән исемле шәһәрдә Һарун шаһ сараендагы җырчыларның дәгъвалашуы, дәгъёачы кешеләрнең әхлакый йөзләре фаш ителә, дөреслекнең, тугры кешеләрнең җиңүе ачыла. Хикәядәге тугрылыклы кеше — Хушнәва. Ул ягымлы тавышлы, акыллы, намуслы җырчы. Үзенең шушы сыйфатлары белән гадел патша Һарун сараенда патшаның һәм башка кешеләрнең ихтирамын казанган. Ләкин менә шушы хәл сарайдагы башка җырчыларның: үзләренең тавышы, җырлавы белән дә, кешелеге белән дә Хушнәва белән тиңләштермәслек түбән торган Тойгысын, Гөлруй, Безбазның күңелләрендә көнләшү хисе кузгата һәм алар, сүз берләшен, өчәүләп Хушнәвага каршы күтәреләләр, яла белән шаһ алдында аның абруен төшереп, үзләре шул дәрәҗәне казанмакчы булалар. Безнең кулъязманың бу кәгазендәге текст холкы-фигыле белән Хушнәвага тартым, акыллы Чынбелнең сүзләре белән өзелә. Шагыйрьне Хушнәваның гүзәл холкы гына түгел, ә аның шаһына, иленә тугры калу өчен гайрәтлелеге, ныклыгы да сокландыра. Соңгы — дүртенче мәҗ- 27 Густахлык к ы йл у — ордым-бәрдем, кыюлык, әрсезләнү. 1 М ө ддә г ы й — гаугачы, ызгышучы, дәгъвачы. 1 Бирмеш хак тели — тәңре тел биргән 2 әләк — күк. 3 Б а г ыста и — бакча. леста Хушнәваның дәгъвачыларның берсе һәм иң әшәкесе Безбазга әйткән сүзләре бу «мөддэгыйләр» 'нең өчесенә дә төбәлгән. Хушнәваның сүзләрендә сарай тирәсендәге «мөддэгыйләр»нең «әхлагына», фигыленә, аларның үзләре белән нинди яманлык йөртүләренә каршы кайнап торган нәфрәт ята. Шагыйрь күңеленең изге омтылышы Хушнәва йөзендә чагыла. Мөхәммәдъяр бу хикәядән 4 строфа алда гына: Асыл улдыр — сүз гәүһәрен ул сачәр, Бу мәсәлдер: «Нәкәс асылындян качар», — дигән иде бит. Димәк, Хушнәва Мөхәммәдъярның чынбарлыкта күрергә теләгән җырчысы, «сүз гәүһәрен чәчүче». Хушнәваны да, Мөхәммәдъяр- ны да «асыл» тарта, алар аннан качарга теләмиләр, чөнки мәкальдә әйтелгәнчә, «уңмаган кеше генә асылыннан качар». Хушнәва да, Мөхәммәдъяр да заманның, чорның иң әһәмиятле асыл мәсьәләләреннән качучы гаугачыларга нәфрәт белән карыйлар, чөнки алар моның илгә, халыкка нинди яманлык китерәчәген яхшы аңлыйлар. Бу хикәядә Мөхәммәдъярның Хушнәва исемен еш кына «Хуш хун» (ягъни: таза кан, саф нәсел) дип характерлавы, ә «мөддәгыйләр»дә «асылсызлыкны» күрүе безне сагайта, автор хикәясенең төбендә шул чорның тирән иҗти- магый-соңиаль конфликтлары ятарга тиеш дигән фикергә китерә. Әле бу хикәядә күңеле белән киңәшкәндә генә үзенең «олылар роштәсенә», ягъни э^әмгыятьтәге зур, дәрәҗәле кешеләрнең эшенә катнаша алмыйм дип көенгән шагыйрь беренче хикәясендә үк нәкъ менә шул олы эшләр, шаһ сараендагы тәртипсезлекләр, андагы гаугачылык турында сөйләде. Бу хикәя, безнеңчә, XV/ гасырның 30—40 елларындагы Хазанның югары, җәмгыятендәге хәлләр белән тыгыз бәйләнгән булса кирәк. Шагыйрьне хан сараеның гаугачылар белән тулы булуы, вак-төяк зчке ызгышларга бирелеп, зур, җаваплы мәсьәләләр белән шөгыльләнмәүләре борчый. Әсәрнең алдагы өлешләрендә әхлак мәсьәләләренә багышланган хикәяләр белән танышабыз. Өченче кисәк кәгазьдә «Кыз һәм бүре» хикәясенең өзекләрен очратабыз. Хикәядә «язмыштан узмыш юк» дигән фикер үткәрелә. Бик зур дәүләт иясе шаһ, үзенең көченә, байлыгына таянып, язмышны җиңәргә карар итә: маңгаена 14 яшьтә бүре ашап үтерәчәге язылган бик чибәр бер кызны үлемнән коткарырга тырышып карый. Ләкин эшнең ахыры барыбер күңелсез бетә: «алланың кодрәте белән» асрау кыз, бүрегә әверелеп, кызны ашый. Мөхәммәдъяр, ислам тәгълиматына тугрылыклы буларак, язмышка, тәкъдиргә каршы, торып та, аны үзгәртеп тә булмый дигән карашта тора, бары тик сабыр итәргә генә кирәк, тәкъдиргә күнү аркасында илаһи көч каршында рәхим-шәфкать казанырга мөмкин, дип саный. Бу, әлбәттә, Мөхәммәдъяр өйрәтүләренең көчсез, йомшак ягы. Дүртенче өзектән әсәрнең ахырынача тулы сакланган 14 битле икенче яртысы башлана. Бу өлешнең башында бүтәннәргә изгелек кылып, узе дә изгелек күргән Заһид хикәясе тасвир ителә. Моннан соң түбәндәге бүлекләр килә: Инсаф хакында вәгазь-нәсихәт һәм шуны иллюстрацияләү өчен «Гөнаһлы колның тәүбә итеп тәңре ярлыкавын казануы» дигән хикәя (3 а- 4 б кәгазь). Изгелек итү хакында һәм шуны иллюстрацияләү өчен бер хикәя (4 б- 8 а кәгазь). Хикәядә бер атаның теләнчегә икмәк биргәне өчен кызының кулын 'кисүе, ахырда кызның изгелеге үзенә ничек яхшылык булып кайтуы турында тасвир ителә. Бәла-казага сабырлы, түземле булу хакындагы, хикәядә (8 а~10 а кәгазь) сүз р көчләре белән көн күрүче — җеп эрләп сатучы ир белән хатын турында бара. Аннан соң «Төхфәи мэрдан» әсәренең кайда, кайчан һәм кем тарафыннан язылуы хакындагы бүлек (10 а11 а кәгазь) урнаштырылган. Әсәрнең азагында «эпилог»сыман бер хикәя бар (II а-13 б кәгазь). Монда сүз уйлап эш итмәве аркасында илне чит юлбасар кабиләдән бөлдергән ил башлыгы (бәк) һәм вәзир турында бара. Димәк, бу хикәянең дә сюжеты «олуглар рош.тәсе»нә карый, мәгънәсе «асрама эт баласын — асылына тартыр» дигәнгә кайтып кала. Ул, безнеңчә, идея эчтәлеге белән дә, социаль-тарихи асылы белән дә әсәрнең башындагы Һарун шаһ сараендагы гаугалар турындагы хикәя белән тыгыз бәйләнгән. Монда да, билгеле бер дәрәҗәдә, шагыйрь яшәгән чордагы Казан ханлыгы мохит е сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Кулъязмада әсәрнең тексты һәм планы Ленинград нөсхәсе белән бөтенләй диярлек туры килә. Бу хәл үзе үк ике күчермәнең дә төгәллеге хакында сөйли. Шулай да бу күчермәнең аерым урыннарында тегесендә булмаган берничә строфа күренеп китә (мәсәлән, II б кәгазьдә 14 нче бәет, IV б кәгазьдә 6 нчы бәет һ. б. ш.). Ленинград күчермәсендә бүлек башларының урыннары буш калдырылса да, бүлек исемнәре язылмаган. Ә бу нөсхәдә алар бар. Бу да безнең күчермәнең әһәмиятле үзенчәлеге. Һәр ике текстны җентекләп тикшереп, чагыштырып караганда кайбер сүзләрнең яки бәетләрнең урыны алмашынган булуын күрергә мөмкин (мәсәлән, безнең күчермәнең 3 а, 3 б, 5 б, 8 б, 12 б кәгазьләрендә). Боларны без күчергәндә котылгысыз рәвештә китә торган төгәлсезлек итеп кенә карый алабыз һәм аларның текстны аңлауга принципиаль тәэсире юк. Гомумән алганда, бу яңа. табылган күчермә әйбәт, пөхтә итеп эшләнгән, анда текстны бозарлык бернинди тупас хата да юк. Яңа табылган кулъязманың тарихи әһәмияте нәрсәдә соң? Беренчедән, ул «Төхфәи мэрдан» әсәренең текстын җентекләп тикшерү, өйрәнү өчен кыйммәтле бер тарихи чыганак. Теге күчермәдә булмаган азмы- күпме үзгә фактлар әсәрнең гыйльми басмасын эшләгәндә текстны тирәнрәк төшенергә, ә урыны-урыны белән аныкларга ярдәм итә. Икенчедән, «Төхфәи мэрдан» әсәренең 1600 нче елда күчерелгән бер кулъязмасының Уралда табылуы Мөхәммәдъяр әсәрләренең язмышы һәм аның таралу мәйданы хакында кайбер фикерләр кузгата. Бу инде халыкның тарихы белән бәйләнгән. Кулъязма табылган төбәкнең халкы, шәҗәрәләрнең, тарихи язмаларның мәгълүматына караганда, XVI гасыр урталарында Казаннан һәм аның тирәсендәге авыллардан күчеп утырган. Димәк, күчеп утыручылар үзләре белән бергә Мөхәммәдъяр әсәрләрен дә алганнар һәм шуларның берсе 1600 нче елда яңа бер кулъязмага — безнең көнгәчә сакланып, 1962 нче елда табылган кулъязмага күчергеч хезмәтен үтәгән. Әсәрнең тагын башка күчермәләре булганмы, Казан ханлыгы дәвереннән моңарчы билгеле булганнардан тыш тагын башка хатирәләр сакланганмы? — бу сорауларны тик алдагы эзләнүләр генә ачыкларга МӨМКИН Шик юк ки, Урал һәм башка төбәкләрдәге татарларның халыкта сакланган культура мирасын өйрәнү татар әдәбияты тарихы өчен яңа- оан-яңа кыйммәтле рухи хәзинәләр ачар. НИЛ ЮЗИЕВ, доцент, экспедиция җитәкчесе. АЛЬБЕРТ ФӘТХИ, Лобачевский исемендәге китапханәнең көнчыгыш