Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрь һәм заман

■ 81 СТһ елвы’ 1 көзе. I •*/ZL, If Без, төрлебез төрле яктан Казанга укырга килгән мыексыз егетләр, ул елларда «Новокомиссариатская», хәзер Комлев исемендә йөртелгән урам чатындагы таш бинаның икенче кат коридорына җыелганбыз. Монда кабул итү имтиханнары бара. Зур залның ишеге ачылып ябылган арада кемнеңдер, зал яңгыратып, гайрәт белән декламация сөйләве ишетелә: Күктә алла, Җирдә иблис, Мин — малай. Берсе «дин» дип, Берсе «мин» днп Тарткалай... Үз фамилияләрен әйтеп чакырганны сабырсызлык белән көткән егетләрнең һәм кызларның йөзләрендә соклану катыш беркадәр шүрләү чагыла. ЯрыГг ла аның кебек сөйли алсаң?! Әнә бит ул ничек оста сиптерә! Менә кем инде киләчәкнең зур артисты булу өчен туган бәхетле җан иясе! Ишек ачыла. Ишектән чаплинчарак вак-вак атлап, урта буйлы, мөләем йөзле, бик хәрәкәтчән бер егет чыга. Чыга да, күзләре белән арабыздан кемнедер эзләгәнсыман, карап тора, аннары, биш бармагын тырпайтып, җилкәгә җитә язган чәчен артка ташлагач: — Кайсыгыз Гыйматов?! — дип сорый һәм башы белән ишеккә таба ым кага. — Керсен! Мин аның янына ашыгам. Мине (хәер, мине генәме икән?) бер генә нәрсә — залдагы хәлләр кызыксындыра. Югыйсә, бүгенге имтиханда мин үзем комиссиядәге абыйларны таң калдыру хыялында йөзә идем ләбаса! Ай буе әзерләндем мин бу көнгә. Декламациясе дә менә дигән. «Үлем җәзасына хөкем ителгән мәгъюбнең судта актык сүзләре». Аны миңа Әстраханьда чакта Зәйни абый үзе табышты, хәтта, ничек сөйләргә, сөйләгәндә кулларны тегермән канаты кебек бик болгамаска, тавышны кай җирдә күтәрергә, кай җирдә төшерергә, күзләрдә ничек очкын очыртырга бәйнә- бәйнә өйрәтеп, күрсәтеп бирде... — Имтихан комиссиясе членнары алдына килеп баскач та, — диде Зәйни абый, өйрәтеп, — үзеңнең имтиханда икәнлегеңне оныт. Синең каршыда комиссия кешеләре түгел, ә суд кешеләре утыра хәзер. Шуннан соң башла: Әй, сез, судның мәгърүр хакимнәре, Көтәсезме миннән сез җавап?! Зәйни Солтанов кебек атаклы режиссер, артист үзе өйрәткәч, оста сөйләми кара син!.. Ә монда менә көтелмәгән конкурент килеп чыкты. Юк-к, бу егет кебек алдыртып булмастыр, ахрысы. Без танышабыз. Уфаныкы икән. Сәгыйт атлы, фамилиясе Агишев. Шулай, беренче танышу тәэсиренә бирелеп, сөйләшеп торганда, яныбызга өченче берәү — саргылт чәчле, ачык чырайлы, юашлыгы да, тыйнаклыгы да тышына бәреп чыккан бер егет килеп туктады. Елмайганнан елмая барып, ул әле миңа, әле Уфа егетенә карап торгач, кулы белән миңа ишарәләде: — Габдрахман бит?! Гаҗәпләнми кара син! Әстрахань кая да Казан кая!! Кем генә таный алыр сон безнең иШС малай-шалайны бу мәшһүр калада? 110 Минем шулай югалыбрак калуымны абайлады, күрәсең, тагы да елмая төшеп, үз исемен әйтте. — Ә-ә, менә кем икәнсез! Куен кесәмдә документ урынына саклаган хатның иясе Риза Ишморат сез мени ул, рәхмәтле бәндә?! Шул сезнен җавап хатыгыз, хатыгыз* дагы: *...бер дә курыкмыйча кил. Казан ул театр-әдәбият сөйгән яшьләрне бик теләп каршы ала» дигән сүзләр канат такты да бит инде бездәй бер Тияк 7 малаена. Рнза Ишморат шушы без керәсе Татар театр техникумының режиссерлар бүлеген тәмамлап, техникумда гыйльми эшкә калучы яшь көчләрнең берсе икән. Шуңадыр инде, ул үзен безгә караганда беркадәр мөстәкыйльрәк, үз өенең хуҗасыдай иркенрәк то га. — Казанның иң күңелле чагы. Тиздән укулар башланыр. Театрда сезон ачылыр. Ку тунның яка комедиясе куелачак... Күрерсез... — Кутуйның үзен күргәндә дә әйбәт булыр иде, — ди уфалы Сәгыйт. — Ул бит бу техникумда әдәби түгәрәк алып бара,— ди Ишморат, аннары кинәт исенә төшергән төсле итеп әйтә: — Бүген комклубта яшь язучылар түгәрәгенең эше башлана. Такташ та, Кутуй да, Капи Нәҗми дә шунда булалар. Килегез. Кич җидедә... Кичке сәгать җиде. Комклуб. Комклубның авыр зур ишеге бер ачыла, бер ябыла. Парлап-парлап, төркем-төр- кем яшьләр, кызлар агыла: Рабфактан, ТКУ 8дан, ВПИ9 дан, медфактан... Килүчеләр арасында яшь язучылар да бар икән. Килешле сынлы, пөхтә тегелгән шинель кигән, борынына пенсне атландырган берәүне Нур Баян диделәр. Өстендәге җиләнедәй үзе дә юка, чандыр гәүдәле, сөйләшкәндә кычкырып сөйләшкән икенче берәүнең кемлеген- без соңыннан, түгәрәк башлангач, гаҗәеп бер интонациядә, чыңлы тавышка бик оста итеп: Инәләр. Инәләр, Инәләр Җырлы-җырлый, Уйный-уйный, Кызлар белән Кич утырып Күлмәк тегәләр дип шигырь укыгач кына белдек: ВПИ студенты, Сирин фамилияле яшь шагыйрь булып чыкты. Әлбәттә инде бу мөкәтдәс кичәдә Поэзия исемле сихри гүзәлгә гашыйк булган Фатихлар, Мирсәйләр, Хатиплар, Кашшафлар, Әмирханнар булмагандыр днсез мени?! Кем кемне таный монда?! Без бит бу кичәгә бары тик танылганнарны, дәртле җырлары белән яшь йөрәкләребездә әдәбиятка мәхәббәт чаткысы кабызучыларны күрергә һәм мыштым гына тыңлап кайтырга дип җыелганбыз. Әнә аларның берсе килеп тә керде, ахрысы, кичәгә җыелучылар арасында шышын- пышын сөйләшү китте... Ишектән, көзге кара пальтосының якасын торгызып кигән, шул заман модасынча озын козыреклы кепкадай, алтынча-саргылт чәче чигәләрен каплап-күпертеп торган, гаҗәеп сөйкемле, салмак хәрәкәтле берәү килеп керде. — Такташ! — дип пышылдаштылар. Керүченең зур зәңгәр күзләре, урын таба алмагандай, бер аска, бер өскә йөри, беркадәр калын иреннәре елмаерга чамалап җәелеп-җәелеп ала һәм елмая да... Шагыйрь үзенә төбәлгән күзләрдән әллә уңайсызлана, әллә ояла инде, һәрхәлдә, бу ми- 7 Тияк — Әстраханьның эшчеләр бистәсе. ’ТКУ — Татар коммунистлар университеты. 9 В П И — Восточно-педагогический институт. 111 Г. Кутуйның (уңда) h. Такташ һәм Г. Минский белән төшкән рәсеме. нутлардагы кичерешен сиздермәскә теләп, янында бергә килгән күн тужуркалы егеткә нәрсәдер сөйләп барган була. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә, баскычтан атлыйлар: берсе Такташ, икенчесе, кун тужуркалысы — Туфан. Менә тагы берәу килеп керә — Кутуй! Монысы инде теге икәүнең капма-каршысы. Ул ишекне ачып кергәндә үк авызы колагына җиткәнче елмаеп керә. Матур итеп, мул итеп ихлас күңелдән елмаю бу. Керә-керүенә кемнедер күреп, аңа сүз ката, икенчесе белән күрешә, өченчесенә ашыгаашыга нәрсәдер сөйли һәм кулындагы китабын бирә, тегесе рәхмәт белдергән төсле кулын суза, аннары Кутуй тагы кемнедер күрә һәм шунда ук кесәсеннән сәгатен чыгарып карарга да өлгерә («кичекмибезме?!»), сәгатен кире куйганда баскычлардан атлап баручыны күрә: ~ Һади! Такташ туктый һәм аны көтә. Теге килеп җитүгә, Такташ нәрсәдер әйтә дә, үз сүзеннән үзенең кәефе килеп, шаркылдап көлә. 112 Такташның якын дусларын үртәргә яратуын, үртәгәндә, шулай, башлап үзе шаркылдап көлүен, мин соңыннан, бу матур йөрәкле зур шагыйрьне якыннан таный башлагач белдем. Яшь язучылар кичәсе башланды. Кичәдә Кутуй үзенең шул көннәрдә язган «Кояш гыйшкы» исемле шигырен укыды. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, шигырьне Кутуй кебек эмоциональ көчтә укуы белән тыңлаучыны тетрәтә алган икенче бер шагыйрьне минем күргәнем юк иде дисәм дә ялгышмамдыр. Бу — безнең татар совет шагыйрьләре Һәм, шул җөмләдән, ул заманның әдәби хәрәкәте үзәгендә торган Гадел Кутуй белән беренче очрашуыбыз иде. Гадел Кутуй гаять өлгер, ару-талу белмәс эшчән, дәртле, хезмәт сөйгән һәм, шуңадыр инде, һәрьяклап сәләтле кеше иде. Кутуй шагыйрь дә, драматург та, прозаик та, публицист та, тәрҗемәче дә, теаср тәнкыйтьчесе дә, әдәбият укытучысы да. актив җәмәгатьче дә, ялкынлы оратор да иде... Гомумән Кутуй турындагы истәлекне ул яшәгән заманга, шул заманның вакыйгаларына, кешеләренә бәйләп язмыйча мөмкин түгел. Монки Кутуй ул гел вакыйгалар үзәгендә, кешеләр арасында кайнап иҗат итте. Ялгызлыктан Кутуй кебек ерак булган, бар эшчәнлеген, тормышың халкы файдасына багышлап, актив җәмәгатьче булып танылган шагыйрьнең без яшь буын өчен йогынтысы бәхәссез иде. Минем үземә, мәсәлән, Кутуйга замандаш буларак, аның белән оч раша-к үрешә торгач, күрешкән саен якыная барып, ниһаять, бу якынлык тирән бер дуслыкка әйләнгәч, аңардан күп сыйфатларга өйрәнеп кенә түгел, ә теге яки бу әдәби вакыйгада, тарихи очрашуларда аның белән бергә катнашып яшәргә дә туры килде. Шундый вакыйгаларның берсе итеп, мәсәлән, !928 ел җәендә Уфага баруны алырга мөмкин. Дим буендагы тау башында утырган бу шагыйрьләр каласы Кутуяны бик илһамландырды. Ул шагыйрь буларак та, совет әдәбиятының дәртле пропагандисты буларак та, Уфаның әдәби кичәләрендә бай эчтәлекле докладлар сөйләде, ялкынлы шигырьләр укыды. Мәҗит ага Гафурида кунакта булу, Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш, Давыт Юлтыи, Сәгыйт Агиш һәм башка каләмдәш дуслар белән очрашулар, ниһаять, татар совет поэзиясенең пионерларыннан берсе булган авыру шагыйрь Ярлы Кәрим (Фатих Кәримнең абыйсы) янына кереп соңгы *хуш!»ны әйтеп саубуллашуларны, бу вакыйгаларга бик күп еллар узуга да карамастан, дулкынланмыйча искә алып булмый. Кутуйның иҗади биографиясе өчен генә түгел, ә татар совет әдәбияты тарихы өчен дә кирәк булган бу вакыйгалар турында шагыйрь Сәйфи Кудашның узган ел рус телендә басылып чыккан китабында аз гына тукталып узуны санамаганда, тулы мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Журнал өчен генә язылган бу истәлектә, әлбәттә, барысына да тукталып булмый. Шуңа күрә, ал арны киләчәктә язарга уйлап йөргән китабыма калдырып, хәзер истәлегемне Кутуйның гомуми совет әдәбияты тарихы өчен әһәмияте булган бер гүзәл вакыйгада катнашуына тукталып очлыйсым килә. 1928 ел көзе. — Горький Казанга килә! Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен шәһәргә тарала. Башлап редакцияләр ишегә, ә редакцияләргә ул хәбәрне Кутуй җиткерә. Мин ул елларда «Авыл яшьләре» журналы белән «Кызыл яшьләр» газетасы редакциясендә эшлим. Редакцияләрнең күбесе хәзерге Ленин урамында, почтага каршы йортның икенче катында урнашкан. Өстәл саен редакция, редакция саен атаклы язучы. Әнә «Яңалиф» журналы редакторы язучы Фатих Сәйфи-Казанлы өстәле, янәшәсендә генә «Крестьян газеты» редакторы язучы Г. Толымбайский белән М. Гали өстәлләре, арырак «Кызыл Армеец» редакторы язучы Кави Нәҗми, аның күршесендә «Азат хатын» секретаре Һади Такташ, шул ук бүлмәдә атаклы җырчы Камиль Мотыйгын өстәле, ул редакциянең юридик-консультация бүлеге мөдире булып эшли. Бу өстәлләр яныннан көн дә татар театрының атасы — Галиәсгар Камал, тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Галиләр уза. Бу йорт яныннан, бу төзек киң урамнан Кремльгә таба кэн дә гыйльми үзәк председателе — атаклы язучы Галимҗан Ибраһимов уза. Редакциядә эшләмәсә дә, редакциядән аерылгысыз Кутуйның кермәгән көне юк бу йортка. Бик алай «эшем бар», «теге-бу» дип борчылуларны белмәс Такташ, Кутуй килгән минутларда, эшләрен ташлап, шигырь укышалар. Хәрби дисциплина кушканча яшәргә яраткан һәм шуңа күнеккән, өстеннән полковниклар шинеле төшмәгән «Кызыл Армеец» редакторы Кави Нәҗми дә мондый минутларда дисциплинадан «чыга» башлый һәм, ниһаять, шигырь тавышы редактор Кавине, кулындагы каләмен газета материаллары өстендә калдырып, теге ике шагыйрь янына килергә мәҗбүр итә. Барлык редакцияләр тарафыннан да һәрвакытта бик теләп каршыланган Кутуй үзен күбрәк безнең яшьләр редакциясе тирәсендә тотарга ярата иде. Бу бәлки ул елларда «Авыл яшьләре», «Кызыл яшьләр»нең әдәби темалар белән актив шөгыльләнүе, әдәбиятның проблематик мәсьәләләрен күтәрел чыгуы, бәхәсләр оештыруы белән аңлатыла торгандыр. Ә Кутуй ул — гел хәрәкәт, бәхәс, әдәби вакыйга үзәгендә торып иҗат итәргә гадәтләнгән шагыйрь. Шулай итеп безнең редакция, Кутуй тәкъдиме буенча, «Авыл яшьләре» журналының инде эшләнеп яткан номерын Горькийның Казанга килүенә багышларга булды. Дөрес, баштарак, редакторыбыз Фазыл Мөбәрәкшин дә, секретаребыз шагыйрь Исхак Хайруллин дә мондый тәкъдимгә сагаебрак карадылар: җаваплы эш, барып чыгармы? Әле бит шулкадәресе дә бар, Кутуй журналга бөек язучының «Песня о буревестнике» кебек сәнгатьчә эшләнгән камил поэтик әсәренең тәрҗемәсен бирик, дн. Әйтүе ансат, әлбәттә, ә кем ерып чыгар бу эшне, кем тәрҗемә итәр андый бай образлы әдәби әсәрне? — Үзем тәрҗемә итәм! — ди Кутуй. Кутуй теге яки бу вакыйга белән үзе генә кабынып калмый, ә башкаларны да кабындыра ала иде. Журналыбызның «Горький саяы» безнең барыбызны да чын мәгънәсендә кабындырды. Тышлык мәсьәләсе килеп басты. Журналның тышлыгын ничек бирергә? Әлбәттә инде мондый чакта портрет кирәк була. Горькийның портретлары күп, кайсына тукталырга? — Әгәр үзебез иҗат иткән портретын бирсәк? Кутуйның мондый оригиналь фикерен художник Красельников бик хуплап каршы ала һәм Кутуйдан ялкын алып кабынган бу керәшен егете журнал тышлыгына Горький портретын ясауга үзе алына. Горький киләсе көн. Кулыбызда әле генә типографиядән кайткан «Авыл яшьләре» журналының Горький саны. Әйбәт чыкканмы соң ул? Кем әйтер моны безгә? Горький үзе нәрсә әйтер? Кечкенә буйлы Исхак Хайруллин авызын бөреп көлә: — Сез бигрәк тагын! Әйе, без бигрәк тагы... Горький белмәс тә әле ул журнал турында... Дөньяда чыгып кына торган журналларның кайсында гына Горький әсәре булмас та, кайсын гына ул белеп барырга тиеш? Горький киләсе сәгать. Без Устья пристаненда түбәннән килергә тиешле пароходны көтәбез, ә ул пароход Казанга Горькийны алып килә. Бүген Казан порты суы астында калган Устья даласы халык хәрәкәте белән җанланган. Казаннан кеше тулы трамвайлар ашыга, извозчиклар чаба, җәяулеләр агыла... Пароход пристаньнәрс тирәсендә халык мәш килә. Йөзләрчә, меңнәрчә грузчиклар үз язучыларын, хезмәтнең төбеннән күтәрелгән боек художник Горькийны көтәләр... Пристаньга керү пропускалар белән. Ә пропускалар хөкүмәт комиссиясе членнары «улында гына.. 8. .С. Ә.“ 11. 113 114 Пристаньга Кутум да уза.,. Аның пропускаем юк, ләкин комиссия членнары Ку- туйның мондый вакыйгадан читтә торып калуы белән килешә алмыйлар, күрәсең. Кутуйга ияреп, мыштым гына, мин дә узам. Пароход күренә. j Пароходның өске кат верандасында озын буйлы мәһабәт берәү басып тора... — Әнә ул! — ди Кутуй. Әйе, бу — ул. Бу — бөек Горький. Пароход якынлаша. 1 орький үзе янындагы якыннары белән верандадан эчкә кереп китә. Пароход туктый. Басма сузалар. Комиссия членнары басма буйлап пароходка керәләр. — Калма! — ди Кутуй миңа һәм комиссия кешеләре арасына керә, мин ана нярәм. Без пароход эчендә. Баскычлардан икенче катка күтәреләбез. Пөхтә тар коридор буйлап алга, беренче класс салонына таба барабыз. Комиссия членнары берәм-берәм Горькийны тәбрикләп кулын кыса башладылар... Мин бервакытта да булмаганча каушыйм. Нишләрмен генә соң?.. Шулай уйларга да өлгермим, Кутуйның: — Дорогой Алексей Максимович, молодые татарские писатели приветствуют вас — своего великого учителя. Хуш киләсез! — дигән тавышын ишетәм һәм үзем дә, нәрсәдер әйтергә теләп тә әйтә алмыйча, Горькийга кулымны сузам... Бөек язучының калын тавышка: — Спасибо... Спасибо, товарищ! — дигән сүзләрен ишеткәч, мин инде үземне комиссия члены кебек ярыйсы ук кыю ензәм. Шул ук көнне Казанның зур театрында бөек Горький беләи очрашу булды. Горький речь сөйләде. Җыелыш бетүгә без Кутуй белән сәхнә артына ашыктык. Әйтерсен лә иске танышны күрергә ашыгабыз. Ашыкмыйча ярамый. Югыйсә, Горьхинның театрдан чыгып китүе бар. Бәхет бу юлы да елмая безгә. Сәхнә артына керүгә, Горький үзе безгә таба килә. Кыю Кутуй, гафу үтенеп, бөек язучыны туктата да, кулындагы «Авыл яшьләре» журналын суза. Журналның махсус Горькийга багышланып чыгарылуын һәм «Песня о буревестнике»нең татарча тәрҗемәсе басылуын әйтә. Горький бик җнтдн иде бу минутларда. Ул Кутуйны бик игътибар беләи тыңлап торгач, журналны кулына алды. — Интересно... Интересно, — ди-ди ачып карады, аннары янындагы улы Алексейга бирде һәм үзенең «Мои университеты» исемле китабын татар язучысы Кутуйга дип язып бүләк итте. Соңыннан, еллар үткәч, Кутуй белән очрашып узган көннәрне искә алырга туры килгәндә, ул бу вакыйганы гаҗәп бер тасвирлап сөйли һәм әгәр аңа кайчан да булса истәлек язарга туры килсә, Горький белән очрашуын, ничек итеп бөек язучыга үзенең тәрҗемәсен укуын иң мокатдәс бер вакыйга итеп язачагын әйткән иде... 1963 ел. Көз. Кутуйга 60 яшь. Кызык. Никтер бу картлык яше белән бер дә килешергә теләми йөрәк. Мин үзем, мәсәлән, Кутуйны алтмыш яшьлек бабай итеп берничек тә күз алдыма китерә алмыйм... Өстәлемдә менә Кутуйның бер кулъязмасы. Кулъязма астында бәләкәй генә хат сүзләре. Бу хат 1945 елның маенда, Ватан солдатлары белән бер сафта, Берлин юлыннан атлап барганда язылган. Хатта солдат-шагыйрьнең шушындый сүзләре бар. «...Монда яз туа, җиңү язы...» Бу алтмыш өченче ел көзендә, минем күз алдымда әнә шундый Кутуй, кешелеккә бәхетяктылык илткән Ватан солдатлары сафында җиңү язып җырлап барган шагыйрь һәм солдат Кутуй гәүдәләнә...