Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕГӘ ЧЫККАН КОЯШ

Быел җәй көне Иделдә сәяхәт итеп кайттым. Моңарчы мин Иделнең аерым урыннарын гына күреп килдем, буен буйлаганым юк иде. Нинди матурлыкны күрми яшәгәнмен! Идел... 3688 километрга сузылган, озынлыгы ягыннан да, гүзәллеге ягыннан да Европада тиңдәше булмаган бөек елга сине таң калдыра, сихерли. Аның буенда Себер тайгаларына охшаган кара урманнар һәм керсәң чыга алмый торган джунглилар, шәрә таш таулар һәм дөяләр йөри торган ком чүлләре бар, аның бер башында төньякның нәфис ак төннәре сызылса, икенче башында виноградлар үсә... Яр буйларында йөзләре белән киң Иделгә карап утырган шәһәр-авылларны кем санап бетерер, мондагы бөек төзелешләр, мондагы гигантлар кемне сокландырмас. «Бик сагындым Иделне...» дип язган Владимир "Ильич Ленин үзенең чит илләрдән җибәргән хатларында. Рус шагыйре Языков Иделнең бөеклеген күрсәтергә теләп: «Иленә күрә елгасы» дигән. Бу сүзләрне ул күптән әйткән, әмма алар бүген дә искермәгән, тик мәгънәләре генә тирәнәя, үсә төшкән. Бүген Идел чын мәгънәсендә коммунизмга эшләүче беренче елга! Әкрен генә артка таба шуып барган Идел ярларына карап уйланулары рәхәт. Бер яктан, өзлексез хәрәкәт, үзгәреш, икенче яктан, иксез- чиксез озынлык һәм киңлек, күрәсең, уйларга да тәэсир итмичә калмый. Аларның канатлары җитезрәк талпына, син инде бер тар җирдә генә катып кала алмыйсың, бер генә нәрсә яки күнегелгән тирә-юнь турында гына уйланмыйсың, синең хыялыңнан һәм күз алдыңнан бөтен Туган ил үзенең кабатланмас матурлыгы һәм хезмәтчел бөеклеге белән кичә башлый. Биредә, салмак кына аккан Иделдә барганда, җырларда булсын, болай чагыштыруларда булсын, ни өчен Иделнең Туган илгә, Туган илнең Иделгә охшатылуын аеруча тирән аңлыйсың. Халык тормышында, халык күңелендә шулкадәр зур урын алган бүтән бер елгабыз да юк бит. Бик борыннан алып бүгенгәчә Идел — безнең ил халыкларының алтын бишеге, даны, шөһрәте. Идел — халыклар дуслыгы елгасы. Идел бөек Ленинны җисми генә түгел, рухи да тудырган. Идел буенда, Россиядә беренчеләрдән булып, В. И. Ленин катнашы белән марксистик түгәрәкләр төзелгән, ә соңыннан шушы Идел ярларына космоска очкан беренче кеше төшкән! Ни өчен бу хәл, әйтик, Темза, Сена яки Миссисипи буйларында булмаган? Югыйсә алар да шәп елгалар бит. Азат совет халкының Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Идел буенда төзегән энергетик һәм индустриаль гигантларын күргәч, моннан узган бөтен тарихи-революцион юлны күз алдыңа китергәч кенә бу Б сорауга җавап таба башлыйсың. Очраклы булганы өчен түгел, зарури булганы өчен космонавтлар бирегә төшкән. Бөркетләр оясы монда. Радиода бик матур булып музыка яңгырый иде. Аннары Ватаныбызның башкаласы Мәскәү дә атом-төш коралын атмосферада, космик киңлектә һәм су астында сынауны тыю турындагы договорга кул куелуы хакында сөйләп киттеләр. Совет хөкүмәтенең һәм Коммунистлар партиясенең инициативасы белән башланган, аларның чиксез тырышлыгы аркасында ирешелгән бу договорның әһәмияте дә Идел киңлегендә аеруча ачык күренә дисәм, арттыру булмас шикелле. Әле яңа гына Волгоградны үттек. Фашистлар аны көл иткән иде. Совет халкы аны көленнән күтәреп, яңадан төзеде. Ләкин туганнар каберлекләрендә ничәмә-ничә мең сугышчының сөякләре ята. Алар да тормышны яраталар һәм яшәргә телиләр иде бит. Ә алар инде беркайчан да киң Иделгә карап уйлана да, җырлый да алмаячаклар. Без моны онытмыйбыз, оныта алмыйбыз, онытырга хакыбыз юк. Корбан булган сугышчыларга куелган һәм итәгендә мәңгелек ут янып торган һәйкәлләрдән Волгоградның иң матур урамы — Тынычлык урамы башланып китә. Бу урам шәһәр читендә генә бетми, ул безнең бөтен илебез буйлап сузыла, ул безнең коммунизмга алып бара торган төп урамыбыз. Башка юлдан без коммунизмга барырга теләмибез. Бу юлны безгә бөек Ленин үзе күрсәтеп калдырган! Совет кешеләреннән берәү дә бу договорны абсолют итеп, барлык халыкара проблемаларны хәл итә, коралсызландыруны алмаштыра дип карамый. Совет кешеләре — аек акыллы кешеләр. Алар бу договорның чикләнгән икәнен, коралсызлану өчен көрәш көн тәртибендә калуын, дәвам итүен яхшы беләләр. Ләкин шуның белән бергә алар бу дого батыш Германия реваншистлары һәм француз экстремистларының уң флангысына килеп басулары безнең башка сыймый, моны бер коточкыч хаталык дип кенә дә кабул итәсе килми, моны интернациональ бердәмлеккә, коммунистик хәрәкәткә усал хыянәт дип карыйсы килә. Берлектә тереклек икәнен, интернациональ дуслык — күз карасы икәнен Кытай җитәкчеләре ничек оныттылар икән? Күз карасы булмаса, күзнең булуында ни мәгънә! Җитмәсә, алар әле совет халкы исеменнән сөйләргә, аның турында кайгырткан булып лаф орырга маташаларЛ Бу инде — оятсызлыкның аръягы. Сул фразалар, ультра революцио^ лозунглар белән алар кемне алдамакчы булалар? Һәрхәлдә моны сорвт халкына карата эшләргә мөмкин түгел. Безнең илдә халык белән (партия бер җан, бер тән. Ике арага кысылырга беркемгә дә юл куймыйбыз. Совет хөкүмәтенең белдерүләре — совет кешеләренең күңелләре^Дәге уйлар һәм теләкләр ул. Үзем шунда катнашканга булса кирәк, Бөек Ватан сугь1шы еллары искә төшә. Героик Совет Армиясе японнарның миллионлы |^вантун армиясен тармар итеп, Кытай халкына күптән даулаган азатЛыкны ниһаять яулап алырга юл ачты. Кулларына кечкенә кызыл флаглаР тоткан кытайлар Совет Армиясен һәр җирдә «Шанго! Шанго!» д^п шатланышып, коткаручыларыбыз, туганнарыбыз, дип каршы алдыл»Ф- Аларның күңелендә бу туганлык һәм рәхмәт хисләре әле дә сүнмәгәедер» Һәм үз ворның тынычлык сөючеләрнең зур җиңүе икәнен дә, тагын да зуррак һәм әһәмиятлерәк килешүләргә юл ачуын да күрәләр. Сулаган һавабызның атом радиациясеннән чистартылуы — бу бит бүгенге ке^шеләр өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә зур бәхет. Моны бит кеше сөймәү че усал ниятле бәндәләр генә инкарь итә ала. Шуңа күрә \сугыш чукмарларының, «котырганнарның» Мәскәү договорына карилы эт кебек улаулары безне аз гына да гаҗәпләндерми, чөнки без аларган бүтәнне көтми дә идек. Ә менә Кытай җитәкчеләренең Мәскәү договорына каршы чыгып, иң реакцион көчләрнең — Америка «котырганнары». Көн 5 җитәкчеләренең шулай җавапсыз кыланулары, туганлыкны таптаулары аларның да күңелен рәнҗетә торгандыр. һәр адымы фашистларга каршы көрәшкән сугышчыларның каны белән сугарылган Волгоград урамнарында йөргәндә, Кытай җитәкчеләренең турыдан-туры яңа сугышка өндәүләре, атом сугышында 300 миллион кытай кырыла икән, кешелекнең яртысы яна икән, безгә берни түгел, аның каравы «җиңү» бездә булыр, дип шапырынуларын ишетү күңелгә аеруча авыр. Туганнар каберендә яткан барлык солдатлар, каберләреннән торып, сез нишлисез, акылыгыздамы сез, яңадан сугыш башлансын өчен гомерләребезне корбан иттекмени без! — дип кычкырырлар төсле. Идел ярларында фашист танкларына каршы күтәрелгән совет солдаты ул бит Кытай халкының азатлыгы өчен дә сугышты. Ул бөек интернационалист иде. Совет халкы, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, әлбәттә, Кытай җитәкчеләре тәкъдим итә торган юл белән җиңүгә ирешергә теләмиләр. Коммунизм ут һәм кылыч белән төзелми, коммунизм миллионнарның бөек хезмәте белән төзелә. Без көн-төн, армый-талмый җиң сызганып коммунизм бинасын салабыз. Көннән-көн, елдан-ел ул биегрәк күтәрелә, киңрәк колач ала. Моны инде хәзер бөтен дөнья күрә. Күрә һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихи XXII съезды кабул иткән Программаның беренче битендә үк язылган «Барысы да кеше өчен, барысы да кеше бәхете өчен», дип әйтелгән сүзләрнең чын дөрес икәненә ышана һәм коммунизмның тарихи миссиясе — барлык кешеләрне социаль тигезсезлектән, изүнең һәм эксплуатациянең барлык формаларыннан, сугыш дәһшәтләреннән коткару һәм җир йөзендә барлык халыклар өчен Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек, Туганлык һәм Бәхет урнаштыру икәнен күрә. Бу байрак бүген бик югары — бөтен планетага күренерлек итеп күтәрелгән, һәм аның тирәсенә яңадан-яңа миллионнар җыела. Бөек идеалларның җиңелмәс армиясе җыела! Быел октябрьның утыз берендә партиябезнең XXII съезды үзенең эшен тәмамлауга ике ел тулды. Бу ике ел съезд кабул иткән тарихи карарларның дөреслеген һәм никадәр яшәүчән икәнлеген дөнья күләм масштабта күрсәтте. Мин, шушы тарихи съездга катнашу бәхетенә ирешкән коммунистларның берсе буларак, бу турыда дулкынланмыйча уйлый алмыйм, үзеңнең бөек идеаллар өчен көрәшүчеләр сафында булуыңны тою, шул юлда кулыңнан килгәнчә эшләү — моннан да зуррак бәхетне мин күз алдыма китерә алмыйм. Съезд вакытында мин көндәлек алып бардым. Укучылардан гафу үтенеп, шул көндәлектән бер-ике генә бит күчереп үтәргә телим. «1961 нче елның 17 нче Октябрена каршы төне. Соң инде. Ятам. Ләкин күзгә йокы керми. Торып, бүлмәдә ут кабызмыйча гына, Мәскәү утларына, хыялый бер сарайсыман балкыган Университет бинасына бик озак карап торам... Күңел җилкенә. Иртәгә XXII съезд ачыла. Съезд Коммунизм төзү программасын кабул итәчәк! һәм син шул тарихи съездның бер делегаты! Бәхет! Гостиница алдындагы юлдан поезд шаулап узып китә. Аннары тагын тынлык урнаша һәм мин күрше бүлмәләрдә дә аяк тавышлары ишетәм: иптәшләр дә йокламыйлар, аларның да күзләренә йокы керми. Алар да бүген партия турында, Ленин турында, халык турында уйланалар. Якты һәм нурлы уйлар... 17 нче октябрь. Иртәнге җидедә барлык делегатлар да аяк өстендә иде инде. Тиз-тиз ашыйбыз да — автобусларга! Алар безне гостиница ишеге төбендә көтеп торалар. Пыяла ишекләрне ачып, әле яңа салынып беткән Съездлар сараена керәбез. Чишенү бүлмәсе — стадион кыры, шундый иркен. Тавышсыз 6 эскалаторларга басып өскә күтәреләбез. Алдыбызда искиткеч зал: мәрмәр дә пыяла һәм яктылык. Менә шушы өч кенә нәрсәдән салынган кебек бу сарай. Матур һәм символик! Тәрәзәдән бөтен Кремль күренә. Еллар һәм гасырлар биредә янәшә басып тора кебек. Инде исемнәре дә онытылып барган патшаларның даншөһрәтләрен зурлап салынган чиркәүләр, таш пулатлар белән бер- рәттән совет кешесенең даһилыгы барлыкка китергән мәһабәт Съездлар сарае. Киләчәк елларның һәм гасырларның сукмагы иң элек менә шушы Сарайга сузылыр, һәм кешеләр Коммунизм төзү программасы кабул ителгән Сарайга тирән ихтирам белән карап торырлар. Залларда халык артканнан-арта бара. Кемнәр генә юк монда. Нинди генә милләт кешеләре! Нинди генә телдә сөйләшмиләр. Тагын бернәрсә күзгә аеруча ташлана: алтын йолдызлы кешеләр бик күп. Икешәр, өчәр йолдыз такканнары да бар. Иртәнге ун тулып килә. Барыбыз да инде алты мең кешене сыйдырган тамаша залында. Татарстан делегациясенең урыны — йөз белән сәхнәгә караганда — уңъяк амфитеатрда, — бик әйбәт урын. Президиум уч төбендә генә. Бездән алда — Алтай делегациясе. Алар янына икенче космонавт Герман Титов килеп китте. (Аның үз урыны башка җирдә.) Беренче космонавтны да фойеда күрдек. Аны бөтен кеше иң элек елмаюыннан таный. Югыйсә аның ише хәрби кешеләр монда байтак. Чиксез вакытның тарихка кереп кала торган зур сәгатьләре һәм минутлары була. Без менә шул минутларның берсен кичерәбез. Беренче булып президиумга чит ил кунаклары чыгып утыра башлады. 80 марксистик-ленинчыл партиянең делегатлары. Без аларны аякка басып алкышлыйбыз. Плафоннар берсе артыннан икенчесе кабына бара, зал яктырганнаняктыра, әйтерсең, офык кырыеннан кояш күтәрелеп килә. Нурлар, мул булып, Ленин рәсеме беркетелгән байракка төшәләр. Кызыл байрак, әйтерсең, дулкыннар өстеннән йөзеп бара. Уң як ишектән Никита Сергеевич Хрущев һәм Үзәк Комитет Президиумы членнары чыгалар. Аякка баскан хәлдә делегатлар бик озак кул чабалар. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущев тарихи XXII съездны ача...» Шуннан соң инде 31 нче октябрьга кадәр, ике атна диярлек, дөнья Съездлар сараеннан күзен алмый, андагы һәр сүзне йотлыгып тыңлый, чөнки аннан иң зур хакыйкать, Ленин хакыйкате яңгырый, анда кешелекнең якты киләчәгенә иң дөрес юл — коммунизм юлы сызыла, дөньяның бөтен төшеннән күренә торган иң якты маяк — Коммунизм төзү программасы кабул ителә. Хәзер, шул тарихи көннәргә ике ел үткәч, тагын да тирәнрәк ышаныч белән әйтә алабыз: XXII съезд һәм ул бер тавыштан кабул иткән коммунизм төзү программасы безнең илебездә генә түгел, чит илләрдә дә миллионнарның аңында һәм йөрәгендә бөек борылыш тудырды, коммунизм идеаллары җир шарының иң-иң ерак почмакларына да барып җитеп, хезмәт ияләрендә җиңүгә бөек ышаныч тудырды. Алар өчен икенче кояш — өмет һәм бәхет кояшы күренгәндәй булды. XXII съезд ленинизм тантанасы булды, аның бөтен эше Ленин рухы белән сугарылган иде. Ул партия эшендә дә, дәүләт эшендә дә, халык тормышында да ленинчыл принципларны һичбер вакытта да какшамаслык итеп ныгытты. Кайчандыр совет иленең барлык планнарын буш хыяллар дип атап килгән, Россияне караңгыда күргән, ә Ленинны Кремльнең бөек хыялчысы гына дип атаган буржуазия XXII съезд кабул иткән Программаны алай кимсетергә батырчылык итмәде инде, тик бу эшләрнең егерме елда түгел, бәлки гасырларда гына тормышка ашуы мөмкин диде. Ә бүген алар инде хафада. Коммунизмның бөек идеалларын тормыш 7 максатлары дип кабул иткән миллионлаган совет кешеләренең фидакарь хезмәте булмастай күк күренгән эшләрне дә срогыннан алда үт.әп, берсеннәнберсе гүзәлрәк җиңүләргә ирешә бара. Совет властеның таңында, ГОЭЛРО планына нигез салынганда, Владимир Ильич Ленин караңгы Россиядән безнең көннәргә карап: «Коммунизм — ул Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру» дигән иде. Һәм менә безнең «КПССның XX! съезды» исемле пароходыбыз КПССның XXII съезды исемендәге гидростанция плотинасына якынлаша. Каюталарда бер кеше калмаган. Барысы да палубаларда. Алдыбызда дөньядагы иң зур гидростанция. Аңа карыйсың да таң каласың, чагыштыру өчен тиңдәш тапмыйсың. Аның турында фәкать чорыбызга лаек дип кенә, илне электрлаштыру буенча бөек Ленин васыятьләренең үтәлеше юлында зур җиңү дип кенә әйтергә мөмкин. Бу яңа — Иделдә алтынчы гидростанция сафка басканнан соң Идел каскадының гомуми куәте 5 миллион 700 мең киловаттан артты, ә елына энергия эшләп чыгару 23 миллиард киловаттка кадәр күтәрелде! Күзләр төзүче батырларга куелган монументка төшә. Тутыкмый торган корычтан коелган эшче тимер-бетон постаментка баскан. Ул кулы белән Иделгә, дөньяда тиңдәше булмаган гидростанция салынган урынга күрсәтә: «Менә ул безнең хезмәт, миллионнарның хезмәте нинди могҗизалар тудыра ала!» дип әйтә кебек ул. Бу гидростанцияне илебезнең бөтен халыклары салды. Монда Татарстан хезмәт ияләренең дә өлеше аз түгел. Без яктылыкка, утларга күнеккән кешеләр, бернәрсәгә дә исебез китми, нинди генә зур төзелешләрне күрсәк тә Архимед кебек «Эврика!» кычкырырга ашыкмыйбыз. Шулай да төнлә Идел буйлап барганда мондагы утлар диңгезен күргәч, Герберт Уэллс язган сүзләрнең нәкъ киресен әйтәсе килә: Россия яктылыкта! Россия Октябрь кояшы яктысында! Бу кояш безгә кырык алты ел яктырта инде. Аның киче дә, баешы да юк. Октябрь кояшы — мәңгегә чыккан кояш. Ул фәкать югары гына күтәрелә, аның балкышы елдан-ел көчәя бара, бер генә кара болыт та бу балкышны каплый һәм тоныкландыра алмый инде. Империалистлар аны бик сүндерерләр иде дә, кулларыннан килми. Барлык илләрнең хезмәт ияләре, барлык изелгән халыклар аңа карап якты киләчәк өчен, тигезлек һәм бәйсезлек өчен изге көрәшкә рухланалар. Бүген сыйнфый көрәш иң көчле капиталистик илләрне дә нигезенә кадәр тетрәтә икән — бу Октябрь идеяләренең яңгырашы; бүген колониаль илләр гасырлар буе йөрткән каклы богауларын өзеп ташлап бәйсезлек юлына басалар икән — бу, шулай ук, Октябрь идеяләренең дәртләндергеч йогынтысы; бүген ике йөз мең негр социаль гаделлек даулап Вашингтонга поход белән килә икән, бу, шулай ук, Октябрь уяткан аң эше; бүген Азатлык утравы — героик Куба, империалистларның тыкшынуларына һәм туры- дан-туры янауларына да карамастан, җиң сызганып яңа тормыш төзи икән, бу, шулай ук, Октябрь үрнәге. Ә мондый мисалларны санап та бетерергә мөмкин түгел. Октябрь идеяләре кылыч ярдәменә дә, атом бомбасына да мохтаҗ түгел, алар дөрес булганнары өчен, туганлыкны, тигезлекне, азатлыкны, бәйсезлекне яклаганнары өчен, барлык халыкларга бәхет юлын ачык күрсәтүләре өчен бөтен җиргә таралалар. Безнең илебездә Октябрь кояшы астында яңа буын кешесе — ком- л:унизм кешесе тәрбияләнә. Без моны хуҗалык өлкәсендәге барлык җиңүләребездән дә зуррак җиңү итеп исәплибез. Чөнки бу кеше кулында моңарчы һичкайчан булмаган яңа гүзәл җиңүләрнең алтын ачкычы бар. Нинди кеше соң ул? Ватан сугышы елларында да, соңыннан да буржуаз язучылар аны акыл белән аңлап булмый торган ниндидер серле, гайри табигый бер җан иясе итеп күрсәтергә тырыштылар, безнең сугыш 8 кырындагы һәм тыныч тормыш фронтындагы тарихи җиңүләребез не шул серле кешенең рухы, фанатиклыгы белән аңлаттылар. Безгә бу көлке, әлбәттә. Безнең кешеләр башка илләрнең кешеләреннән җисмән алганда бер яклары белән дә аерылмыйлар. Аларның җиңелмәс көче — без бу серне берәүдән дә яшермибез — нн өчен яшәүләрен, ни өчен көрәшүләрен һәм нәрсә намына хезмәт итүләрен аңлауда, коммунистик идеалларга тирәнтен ышануларында. Алар хакыйкатьне беләләр. Хакыйкать аларга җиңелмәс көч бирә. Менә шуңа күрә дә безнең партиябез совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләргә аеруча зур игътибар бирә, моны иң зур һәм беренче дәрәҗәдәге бурычыбыз итеп саный. Безнең идеал; үзеңдә рухи байлыкны, мораль сафлыкны һәм физик камиллекне гармонияле берләштерә торган яңа кеше тәрбияләү. Менә шушы мәсьәлә турында уйланганда — ә язучы кеше бу мәсьәлә хакында уйланмыйча тора алмый, чөнки аның төп эше шул, әдәбият әдәп дигән сүздән, ягъни әдәпкә өйрәтү, тәрбия итү дигән сүздән алынган — менә шушы мәсьәлә турында уйлаганда иң әүвәл безнең беренче коммунистыбыз, иң бөек һәм иң гади, үзендә «көч белән гүзәллекне бергә җыйган» кешебез — Владимир Ильич Ленин күз алдына килен баса һәм аның тормышын, эшчәнлеген тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү теләге туа. Бу безнең идеалыбызны — коммунизм кешесен тулырак күрү һәм күрсәтү өчен дә кирәк. Үрнәк — бөек нәрсә ул! Кемнән үрнәк алуыңны әйт, мин сиңа синең кемлегеңне әйтермен, диләр. Владимир Ильич Ленинның тормышын өйрәнү мөмкинлекләре ягыннан без бик бәхетле кешеләр. Казанда — Ленин укыган университет, Казанда — Ленин музей-йорты, Кокушкинода — янә Ленин музей-йорты. Быел янә бер тапкыр Владимир Ильичның Кремльдәге эш бүлмәсен һәм квартирасын карап йөрдем, Горкида булдым, Иделдә сәяхәт вакытында Ленинның туган шәһәре Ульяновскида юлбашчыбызның яшьлегенә бәйле барлык урыннарны карап чыктым. Хәзер минем күңелдә •— Ленинның җанлы образы, аның кешелек сыйфатлары, аның тормыш шартлары һәм көндәлек эш обстановкасы күп тапкырлар ачыграк. Ә бит болардан тыш күпме генә тырышсаң да җанлы Ленинның гадилеген һәм бөеклеген бөтен конкретлыгы белән күз алдына китерергә бик читен, мин әйтер идем, мөмкин дә түгел. Кеше һәрвакыт конкрет җирлектә яши. Аны конкрет җирлектән аерсаң, ул я абстракциягә, я җансыз күләгәгә әверелә. Үзен коммунизм җәмгыяте кешесе итеп тәрбияләргә тырышучы һәр кеше өчен Ленинның тормышын өйрәнү кирәк. Кеше рухының инженерлары дип аталучы язучылар өчен бу бигрәк тә кирәк. Иң элек ул сиңа әйтеп бетергесез илһам һәм кыюлык бирә, чын геройның иң яхшы үрнәген күрсәтә, әдәбият алдында торган бурычларның мөһимлеген, әдәбиятның партиялелеген һәм халыкчанлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шунысы тагын бик мөһим — Ленин туган һәм эшләгән чордан күпме генә ерак китсәк тә Ленин аз гына да картаймый, тарихка әверелми, Ленин һәрвакыт яшь һәм бүгенге булып кала, ул һәрвакыт заманның иң кайнар вакыйгалары уртасында, ул безнең иң бөек һәм иң аек акыллы даһи замандашыбыз булып яши. Үзәк Комитетның идеология мәсьәләләренә багышланган соңгы Пленумы — Ленин васыятен үтәү юлында бик әһәмиятле вакыйга булды. Ленинның игътибар үзәгендә һәрвакыт кеше иде һәм партиябезнең Үзәк Комитеты шушы ленинчыл принципны үзенең төп эш методы итеп билгеләде. Бу бик куандыра торган хәл. Пленум, идеология өлкәсендә янәшә торып яшәргә мөмкин түгеллекне тагын бер тапкыр бөтен кискенлеге белән әйтеп, безнең игътибарны буржуаз идеологиягә, аның һәртөрле күренешләренә каршы аяусыз көрәшкә туплады. Бу — бик вакытлы эшләнгән эш. Бүгенге империализм социалистик лагерьны экономик юл белән дә, сугыш юлы белән дә 9 җимерә алмавын ачык күрә. Шуңа күрә ул үзенең бөтен мәкерлеген туплап — ә мәкерлектә аның тәҗрибәсе бик зур —• безнең сафларны рухи яктан коралсызландырырга маташа. Аның түләүле агентлары бер урында кешеләрнең түбән хисләреннән файдаланалар, икенче бер. урында мораль яктан нык булмаган бәндәләрне эзләп табып, аларны чит илләрнең бизәкле чүпрәкләренә, иске оек башларына, төпләре шомарган чалбарларга кызыктырып, өченче бер урында тәти курчаклар күрсәтеп, үз якларына аударалар да алар аркылы безнең илгә үзләренең агуларын чәчәргә керешәләр. Кайбер яшь язучыларның да шушы үрмәкүч ятьмәсенә килеп кабулары һәм үзләрен яңа «пәйгамбәрләр» дип игълан итү диваналыгына кадәр барып җитүләре безне уяу булырга, буржуаз идеология күренешләренә каршы көрәшне көчәйтергә чакыра. Агулы бөҗәкләрне вакытында бетермәсәң, аларның бөтен бакчаны кырып чыгулары мөмкин. Совет әдәбияты — буржуаз идеологиягә каршы көрәштә иң үткен коралларның берсе. Бу коралны яхшы килеш, таза килеш, тутыктырмыйча саклау аерата мөһим. Хәлбуки, кайберәүләр әдәбиятның кискен көрәш мәйданы икәнен онытып җибәрәләр һәм бары тик субъектив теләкләре һәм зәвыклары аркасында гына барлыкка килгән чүп-чарларны халыкка рухи азык итеп бирергә маташалар. Алар, без дөреслекне күрсәтәбез дигән булып, тормышның чүплек базларында казыналар, күләгәле якларын аның асылы дип күрсәтергә омтылалар. Ә тормышның яхшы, уңай якларын күрсәтүче язучыларны болар, «лакировщик- лар» дип хурлык баганасына кадакларга әзерләр. Ләкин совет әдәбияты күләгәле юлдан бара алмый. Совет әдәбиятының төп юлы — коммунистик тормышны аның гүзәллегендә һәм үсешендә раслау, коммунистик мөнәсәбәтләрне беркетү, коммунизм төзүче батырның уңай образын тасвирлау, җырлау. Әдәби әсәрләрнең геройлары хезмәт кешеләре булырга тиеш! Дорес, революциягә хәтле яшәгән кайбер язучыларның әсәрләрендә үк хезмәт кешеләре бар иде. Ләкин ул әсәрләрдә хезмәт ияләренең авыр тормышыннан әрнү булса да, хезмәт ияләре җәмгыять үсешенең ни зур көче, җирдә гадел тормыш төзүнең әйдәүчесе итеп күрсәтелмиләр иде. Бөек пролетар революция нәтиҗәсендә туган совет әдәбияты хезмәтчел халыкны тарихны иҗат итүче, кешелекнең иң бөек идеалларын тормышка ашырып баручы итеп күрсәтергә юл ачты. Күп милләтле совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә нәкъ менә шундый геройлар күрсәтелә дә. Бу татар совет әдәбиятында да шулай бара. Шул ук вакытта без әдәбиятыбызның, аерым алганда татар әдәбиятының, үсү юлындагы кимчелекләренә дә күз йома алмыйбыз. Пленум карарлары яктылыгында без аларны ачыграк күрәбез. Безнең әдәби әсәрләребез арасында да, сәхнәләребездә һәм картина галереяларыбызда да уйсыз- хиссез күңел, ялкынсыз йөрәк белән язылган, идея һәм матурлык кыйммәтләре кечкенә булган әйберләр бетмәгән әле. Кайбер язучылар тормышның зур проблемаларын читләтеп үтеп, аның шаулап торган яңалыкларын күрмәмешкә салынып, һаман тар тыкрыкларда йөриләр, көнкүрешнең вак һәм әһәмиятсез мәсьәләләре тирәсендә чуала бирәләр. Әлбәттә, аларның геройлары да шул тирәдән ары китмиләр. Художник битараф булырга, күренмәскә тиеш дигән черек фәлсәфәне яклаучылар да кайчак күренгәләп китә әле. Партиясез әдәбият юк, дип В. И. Ленин әллә кайчан әйткән иде инде. Совет художнигы тенденциоз булырга, коммунистик идеалларны ачык- тан-ачык яклаучы булырга тиеш. Әлбәттә, сәнгать әсәре — сәнгать әсәре инде ул, анда коры лозунглар, плакатлар белән генә эш итеп булмый. Әгәр алай булса, совет әдәбиятын тудыру бик ансат эш булыр иде, художниклар да кирәкмәс иде, бөтен эшне һөнәрчеләр генә башкарып чыга алырлар иде. Хәлбуки, партия, халык художникларны яклый, алар- га мөрәҗәгать итә, алардан югары идеяле, сәнгатьчә нәфис әсәрләр көтә. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең былтыр көз көне, быел март аенда язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре белән булган очрашулары, Үзәк Комитетның идеология мәсьәләләренә багышланган Пленумы, аннары Никита Сергеевичның, ялын бүлеп, тагын бер төркем совет һәм чит ил язучыларын кабул итүе нәкъ менә шул турыда сөйли. Мондый игътибарны, мондый кайгыртучанлыкны дөньяда бер генә капиталистик илнең язучылары да күрә алганнары юк. Халык үзенең язучыларына, художникларына, композиторларына бик зур җаваплылык йөкли, һәм без бу җаваплылыкны тирәнтен аңларга тиешбез, һәм аңлаганыбыз сүздә түгел, эштә, әсәрләребездә күренергә тиеш. Якындагы берничә ел эчендә без укучыларыбызга аларның югары таләпләренә җавап бирерлек байтак кына яңа әсәрләр бирербез дип уйлыйбыз. Хәзер кайсы гына язучы белән сөйләшсәң дә: — Эшлим, эшлим, — дип җавап бирә. Димәк, безнең өметебез буш түгел. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Мин бу мәкаләмне бик кыска итеп язармын дигән идем, яза торгач шактый озынга китте һәм әйтәсе килгән фикерләрне барыбер әйтеп бетереп булмады, әйтеп бетерергә мөмкин дә түгел. Менә бүген порт тирәләрен янә бер әйләнеп кайттым. Элек ул җирләрне «чүплек башы», «ристаннар бакчасы» дип йөриләр иде. Сазлык киптерелеп, анда беренче йортлар салына башлагач, ул җирләргә «Крайняя» дип исем бирделәр. Әле былтырларны гына да андагы булачак урамны төсмерләү кыен иде. Быел инде менә дигән урам күренеп килә. Аны инде Кәрим Тинчурин урамы итеп атыйлар. Шушында ук Казанда беренче буларак тугызар катлы биек йортлар да салыначак. Идел буендагы шәһәрләрнең күбесе Иделгә йөз белән борылганнар инде. Менә безнең Казан да Иделгә йөз белән борыла башлады. Елга вокзалыбыз, гомумән, Идел буенда беренче урында тора дисәк тә ялгыш булмас. Инде порт тирәсендәге торак төзелешләр дә тәмамланып, парадный урамыбыз — Татарстан да рәткә кертелгәч, чал Казан бөтенләй яшәреп китәр. Яшьлек заманына барабыз, дуслар! Коммунизмга!