Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИСТ

Г али Гыймазов Кремльнең көзгедәй юллары буйлап алга атлады. Ул әле һаман эченнән генә «Интернационал» гимны сүзләрен кабатлый иде: ...Бу безнең иц ахыргы, Пң кискен зур көрәш. Гимнның рухландыргыч дәртле көе һаман аның колак төбендә чыңлый иде. Бу гимнны ул әле генә съезд делегатларына, партиябезнең өлкән буын вәкилләренә, Үзәк Комитет членнарына, хөкүмәтебезнең башлыгы Н. С. Хрущевка кушылып җырлады. Әйе, алар белән бергә жырлады, бергә горурланды, бергә шатланды. Партиябезнең тарихи XXII съезды зур көрәш Программасы — илебездә коммунизм төзү Программасын кабул итте. Съезд барган тарихн көннәр, шушы бөек Программаны кабул итүдә катнашуы аның тормышында мәңге җуелмаслык эз калдырды. Анда ул күзгә күренеп үсеп киткәндәй булды. Бик табигый: мондый вакытта, үзеңнең илебезнең иң алдынгы кешеләре белән бер сафта атларга лаеклы икәнлегеңне горурланып искә алган чакта, үзениән-үзе үткән тормышың, бала чакларың искә төшә. Аның үткән тормыш юлы күп меңләгән кордашларыннан әллә ни аерылмый. Гади кешенең гади тормыш юлы. Халыкны гаҗәпкә калдырырлык могҗиза эшләгәне дә юк аның. ...Әтисе үлгәндә, аңа тугыз гына ай булган, әнисе, колхозда эшләп, кулыннан килгән кадәр аны тәрбияләргә тырышкан. Авыл мәктәбендә белем алган. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа ни бары унике генә яшь булган. Аннары аны Казанга ФЗӨ мәктәбенә җибәрәләр. 14—15 яшьлек малайлар, туган-үскән авылларыннан аерыласы килми генә, төзүчеләр хәзерләүче ФЗӨ мәктәбенә урнашалар. Әлбәттә, авыл малайлары шәһәргә тиз генә ияләшеп китә алмыйлар. Туып үскән авыллары, иген кырлары, Иж буйлары яңадан үзенә тарта аларны. Шулай моңсуланып дүрт-биш көн дә үтми, бер егермеләп малай сүз куешалар да качып кайтып та китәләр. Качулары турындагы хәбәр үзләреннән алда авылларына кайтып житә. Алар Әгерҗедән, товарный поездның бер ачык платформасына утырып, яңадан Казанга әйләнеп кайталар һәм чынлап торып укырга, эшләргә керешәләр. Тәҗрибәле өлкәң төзүчеләр аларны һөнәргә өйрәтәләр һәм, күп тә үтми, кичәге чабаталы һөнәрсез малайлар матур ак таш йортлар төзүдә катнаша башлыйлар... Аннан бирле инде унбиш-уиалты ел үтте, һәм ул яшәгән Дербышка хәзер үзенә бер матур шәһәр булып үсте: мәһабәт культура сарае, Г 71 берсеннән берсе матур, иркен, якты мәктәпләр, йортлар күтәрелде. Бу биналарны төзүдә эшләгән яшьләр дә үстеләр, элекке ФЗӨ малайлары хәзер менә дигән төзүчеләр: зур разрядлы ташчылар, кранчылар, штукатурчылар, бригадирлар, мастерлар булдылар. Гали Гыймазов та хәзер коммунистик хезмәт бригадасы белән җитәкчелек итә, Казан коммунистлары— төзүчеләр аца зур ышаныч белдерделәр: партиябезнең тарихи ХХП съездына делегат итеп сайладылар... Гали, үткәннәрне искә төшерел, бүгенге хисләр белән дулкынланып атлый торгач, борынгы рус мастерлары койган зур кыңгырау янына тукталды да беравык Мәскәүлең әйләнә-тирәсенә сокланып карап торды. Бпек-бнек ак йортлардан, сарайлардай, гөрләп торган проспектлардан. Кремль манаралары йолдызларыннан күккә аксыл-кызгылт нурлар сибелә. Көзге салкында күк йөзендәге меңләгән, унмеңләгән йолдызлар Мәскәү утлары яктылыгына сокланып карагандай .җемелдиләр. Аның күңелендә — һаман съезд тәэсирләре, ул һаман үзен Съездлар сараенда утыргандай хис итә иде. Әйе, «Максатыбыз ачык, бурычларыбыз билгеле, эшкә, иптәшләр, коммунизмның яцадан-яңа җиңүләренә!» — дип ул тагын һәм тагын Н. С. Хрущев сүзләрен кабатлады. Гали Мәскәүлең мәһабәт биналарын, торак йортларын, дөньяны таңга калдыргач метрополитенны карап йөрде. Аларның ничек төзелүләрен, ничек эшләүләрен, штукатурлау, буяу эшләренең сыйфатларын җентекләп тикшерде. Күңеле шулай да тизрәк Казанга кайтырга, бөек планнарны үтәү эшенә тизрәк керешергә талпына иде. Сау бул, Съездлар сарае, сау бул, якут йолдызлар балкыткан Кремль! Сау бул, Ватаныбыз йөрәге — Мәскәү! Биш мең делегат Мәскәү вокзалларыннан, Хнмкп портыннан, аэропортлардан Ватаныбызның, әйтик, биш мең ягына: Тын океап буйларына, Якутия тайгаларына, Себер елгаларындагы бөек төзелешләргә. Төньяк котып якларына, Балтик һәм Каспий ярларына, Идел буйларына, Кояшлы Грузия һәм Таҗикстаига, коммунистлар тормыш китергән Кара Ком чүлләренә, чирәм җирләргә ашкыналар. Әйе, биш мең делегат— күп миллионлы Совет коммунистларының ышанычлы вәкилләре — халкыбызның бөек уйлары, якты теләкләре белән янып, Коммунизм төзү программасын кулларына тотып кына түгел, йөрәкләренә салып эш урыннарына, өйләренә кайттылар. Тиз йөрешле поезд Казанга ашкына. Вагонда — съездга Татарстаннан барган делегатлар, һәммәсе дә Коммунизм төзүчеләр съезды, искиткеч бердәмлек белән кабул ителгән коммунизм Манифесты тәэсирләрен кичерәләр. Коммунизм төзүнең сугышчан штабы — партиябез Үзәк Комитетының беренче секретаре Н. С. Хрущев, министрлар һәм маршаллар, атаклы нефтьчеләр һәм шахтерлар, игенчеләр һәм төзүчеләр, язучылар һәм космонавтлар, съездда катнашкан совет коммунистларының иң яхшыларыииан-яхшылары — барысы да Галинең күз алдыннан китмәде. Аларның күбесе Коммунизм өчен, прогрессив кешелек дөньясы өчен утларсулар кичкәннәр һәм бүген дә ару-талуны белмәс- тән, тормышларын да аямыйча халыкка хезмәт итәләр бит. Өлкән буын коммунистларның бөек традицияләрендә яңа, яшь буын совет кешеләре тәрбияләнеп үсә: Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин кебек баһадирлар Ватан сугышында дошманны тетрәтсәләр, Юрий Гагарин, Герман Титов һәм башка очучы-космонавт- ларыбыз халкыбыз шатлыгын һәм бәхетен йолдызларгача күтәреп, бөтен дөньяны таңга калдырдылар. Ул коммунизм җиңүе өчен, Ватаныбыз куәтен үстерү өчен, халкыбыз интересларын үзләренең интересларыннан өстен куйган ялкынлы патриотларыбызның соклангыч киеренке хезмәт нәтиҗәләре турында уйлый, яңалык кертүдә башлап йөрүчеләрне, производство новаторларын искә ала. 72 Кабат-кабат съезд Президиумы күз алдыма килә. Аида партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, укымышлылар, министрлар белән бергә, Мәскәү- нең «Красный Пролетарий» заводы слесаре В. В. Ермилов, Украинаның Тернополь өлкәсе звено җитәкчесе, атаклы игенче Е. А. Долниюк, Калинин өлкәсе тукучысы В, И. Гаганова иптәшләр утырды. Алар үзләренең тынгысыз иҗади хезмәтләре белән бөтен халык мактавына ирешкән коммунистлар —Социалистик Хезмәт Геройлары. Менә Президиумда коммунист тукучы Валентина Гаганова председательлек итә. Валентина Гагановаиы халык бәхете өчен тырышлыгы, иҗади хезмәте шулай югары күтәрде. Ул гади эшчедән бригадир булып үсте. Бригада җитәкчесе булу ул —Гали үз тәҗрибәсе буенча белә —үзенә бер мактаулы хезмәт урынында утыру түгел. Ул ■— бөтеп эштә башлап йөрүче, үз һөнәрен бик яхшы белүче, өзлексез укучы, өйрәнүче, эзләнүче кеше. Шуның белән бергә бригадир иптәшләренә конкрет эш белән дә ярдәм итә, артта баручы иптәшенең кимчелекләрен белеп, аны алдынгы итү өчен барлык чараларны күрә. Кыскасы, ул эшчеләрнең иң якын дусты, булышчысы һәм оештыручысы. Валентина Гаганова әнә шундый бригадир булып таныла, бөтен көчен, тәҗрибәсен, осталыгын, тырышлыгын куеп, бигрәк тә цехка әле яңа гына кергән яшь кызларга туганнарча булышып, алар белән уйтойгыларын, осталыгын уртаклашып, зур уңышларга ирешә һәм үз бригадасын комбинатның ин алдынгы бер коллективы итә. Шуннан соң: «Хәзер безнең эш бик әйбәт бара, башкалар теләсә ни эшләсеннәр» дип, арттагы бригадаларга читтән генә карап үтми, ә тота да үзен иң арттагы бригадага күчерүләрен үтенә. Хезмәткә коммунистик карашның гаять зур үрнәге булган бу патриотик башлангыч — меңнәр эшенә әверелде. Заводфабрикаларда, төзелешләрдә, нефть промыселларында, колхоз һәм совхозларда илле меңнән артык алдынгы бригадир, Валентина Гаганова үрнәгендә, артта барган бригадаларга күчеп, йөз меңнәрчә эшчеләрне, игенчеләрне хезмәт гвардеецлары сафына бастырды. Әйе, гагановачылар— партияле һәм партиясез большевиклар — намуслы хезмәт эчендә кайныйкайный үсеп, партиябез, халкыбыз мактавына ирешкән асыл кешеләр алар. Ә шушы съезд делегаты Николай Яковлевич Мамай! Ул да, үзенең иптәшләре белән, ярыш утын торгап саен көчлерәк дөрләтә, илебезгә таш күмерне планнан тыш кына да эшелоны-эшелоны белән бирә. Җәмгыятебез алдындагы бурычларны ачык аңлап, аеруча бер зур дәрт, намус белән хезмәт итүче, өзлексез өйрәнүче, катлаулы техниканы үзләштереп, аңа үзеннән яңалык кертүче — уйлап табучы бик күп патриотлар берәм-берәм аның күз алдына килеп басалар. Менә игенче намусын байрак итеп күтәргән звено башлыгы Н. Г. Заглада, Рига электротехника заводында күп операцияләр башкару автоматы уйлап чыгарган слесарь В. П. Буш, Кировоград өлкәсенең Партиянең XX съезды исемендәге колхоз механизаторлары, гектарыннан 75 центнер кукуруз үстереп, америкалыларны узып киткән Александр Васильевич Гяталов кебек кешеләрне кемнәр генә белми. Алтмыш көндә өлгерә торган яңа сорт кукуруз орлыгы үстергән әзербайҗанлы А. Г. Силаев, Татарстанның бик күп авылларында җиләкҗимеш бакчалары үстерү инициаторы Шәрифҗап Сәлимҗанов кебек халык селекционерлары һәм башка шуидый алдынгы кешеләр белән бөтен Ватан горурлана. XXII съездда ясаган чыгышында Валентина Гаганова: «Партиябезнең Яна Программасы безнең һәрберебездә^ур шатлык хисләре һәм нык җаваплылык тудыра. Бүгенге көй вакыйгаларына һәм күренешләренә без икенче күзләр белән, якача, коммунистик позициядән торып карый башлыйбыз. Без яшәп үткәргән һәрбер көн — иртәге якты юлыбызга атлавыбызның бер баскычы ул», — диде. Күңел күзләре белән Гыймазов әнә шундый һаман алга, биеклеккә, яктыга күтәрелүче миллионлаган яңа кешеләрне—коммунистик хез 73 мәт батырларын күзәтә. 1958 ел көзендә Мәскәү— Сортировочный депосы коммунистлары һәм комсомолецлары башлап җибәргәндә, коммунистик хезмәт ударнигы, бригадасы өчен көрәшчеләр бик аз иде. Хәзер карагыз: Советлар Союзында ике мең предприятие социалистик хезмәт коллективлары исемен яулап алды. Бу бөек исем өчен тагып 37 мең завод, фабрика һәм төзелеш фронты коллективлары көрәшә. Бу хәрәкәт океан дулкыипары кебек бөтен тирә-якка җәелә. Аңа кушылган кешеләр саны 22 миллионга җитте. Шуларның ике миллионнан артыгы — төзүчеләр. Съезд көннәрендә Гали Гыймазов яңа Мәскәүне төзү ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Иван Лукьянович Лукьяновның эш тәҗрибәсе белән танышты. Лукьянов Мәскәүдә егермедән артык культура сарае, фабрика-кухня, заводлар, мәктәпләр һәм Мәскәүнең үзендә, шулай ук аның көньяк-көнбатыш чигендә — яңа Черемушкада кырыктан артык (ярты миллион квадрат метр,) торак йорты төзегән. Ул ике йөзләп менә дигән төзүче тәрбияләгән, һәм аларның күбесе хәзер күренекле инженерлар, мастерлар булып үскәннәр. Аның төзү эшен тизләтүгә, сыйфатны яхшыртуга биргән иҗади тырышлыгы, совет кешеләренә тирән мәхәббәте, яшь төзүчеләрне озын, эчпошыргыч сүзләр белән шелтәләп түгел, ә эшләп күрсәтеп конкрет аңлату-өйрәтүе Гыймазов өчен үзе бер зур үрнәк, .мәктәп булды. Эшне Иван Лукьянов кебек оста башкаручылар һәм аның үрнәгендә эшләп үскән төзүчеләр хәзер индустриаль методлар кулланып, 5 катлы, 4 секцияле йортларны 24 көндә салып өлгертәләр! Шулай итеп, соңгы елларда гына да Мәскәүдә 500 мең квартира салынып, аларга 2 миллионга якын кеше күчкән. Бо- лардан тыш 198 яңа мәктәп, 74 поликлиника, 14 кинотеатр, 100 мең бала өчен балалар бакчасы, яслеләр салынган. Әйе, бөек рус язучысы Максим Горький сүзләре белән әйткәндә: «Яна чынбарлык безгә бик матур бүләк — миллионнарча эшче кешеләрнең интеллектуаль (акыл) таланты тиңдәшсез чәчәк атуын бүләк итә». Җылы вагонда чәй эчкәндә, ял иткәндә һәм йокларга ятканда да ул әнә шул күргәннәрен, кичергәннәрен, фикерләрен съездда катнашкан башка делегатлар — иптәшләре белән уртаклашты. Мәскәүдә беренче тапкыр булуына карамастан, күп яңалыклар, бик күп әйбәт кешеләр күреп өлгерүенә шатланып бетә алмады... Икенче көнне иртән уянып, күзләрен ачканда, поезд ноябрь салкыны белән зәңгәрсу төскә кергән Идел өстеннән, озын корыч күпердән ашыгып чаба иде. Казан якынайды. Галинең уйлары күккә омтылган көчле краннар, куәтле экскаваторлар, бульдозерлар, скреперлар эшләп торган төзелешләргә, семьясы, дуслары янына, бригадасы членнары янына ашкынды. Алар белән тизрәк күрешәсе, төзү эшен яңача, прогрессив хәл итүче өлкәннәрнең тәҗрибәләре белән уртаклашасы килде. Кремльдә чын мәгънәсендә коммунизм бинасы булып күтәрелгән Съездлар сараен төзүдә катнашкан, шактый тәҗрибә туплап өлгергән төзүче дуслары — аның бригада члены, штукатурчы Закир Тнмергалиевка, маляр Җиһанша Кадыйровка Мәскәү сәламем тапшырасы килде. Мәскәүдән кайткач, рухланып, яңа көч, яңа дәрт белән Гали эшкә кереште. Съезд йомгакларын бригадада җентекләп өйрәнә-өйрәнә, съезд алды ярышында ирешелгән уңышлар нигезендә, мөмкинлекләрне барлап, караптикшереп чыктылар. Иң элек, бригаданың ветераннары Миңледилбәр Талипова, Фәния Рамазанова, Әминә Гарәфиева, Тәнзилә Сабирова, Наил Мәрданов, Александра Мартьянова, Наҗия Шарипова, Фәнзия Зарипова, Фаягөл Шәйхетдпнова һәм яшь булса да оста штукатур Роза Җәләлиева белән яшь эшчеләргә булышу, алар белән тәҗрибә уртаклашу' турында сөйләшенде. Бригаданың күптәнге һәм даими кадрларына — штукатурчы 74 булу белән бергә, төзү эшенең буяучы, тышлаучы, мозаичник, лепщик, плиткалар куючы кебек янәшә һөнәрләрен дә белгән кешеләргә — яшь эшчеләрне дә берничә һөнәргә өйрәтүе бик үк авыр түгел иде. Яшьләрне янәшә һөнәргә өйрәтүне сүз белән түгел, ә конкрет эш өстендә башлап җибәрделәр. Янәшә һөнәрләрне Зөлфирә Нуриева, Гөлбстан Шиһа- биева, Гө.тчәһрә Мәрдәнова, коллективка яна гына кергән Эльвира Крашененникова һ. б. бик тырышып өйрәнделәр. Кызлар квалификацияле төзүчеләргә ярдәмче эшчеләрне шефка алуда булыштылар. 8 номерлы төзү-монтаж .идарәсенең партия һәм профсоюз оешмалары төзүчеләрнең квалификацияләрен камилләштерү, өлкәннәрнең тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү өчен техминимум түгәрәге оештырды. Бригада членнары бу түгәрәккә дә теләп, кызыксынып йөри башладылар. Белемнәре югарырак булганнар политэкономия түгәрәгенә дә йөрергә өлгерделәр. Коллектив ритм белән эшләүне юлга салу, шулап ук планны үтәүгә зарар китерә торган сезончылыкны бетерү өчен зур көч куйды. Бригаданың оешып-ныгып баруы, эшчеләрнең квалификацияләре камилләшүе, хезмәт тәртибенең кискен рәвештә яхшыруы коллективны күзгә күренерлек итеп үстереп җибәрде. Эшчеләрнең хезмәт хаклары да күзгә күренеп артты. Шулар белән бергә хезмәт җитештерүчәнлеген тагы да күтәрү, объектларны яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тапшыру, иҗади эшләү мөмкинлекләре туды. Партиябезнең XXII съезды карарларын, коммунизм төзү Программасын тормышка ашыру өчен көрәшкә, Казан шәһәрен — коммунизм Казанын төзүгә сизелерлек өлеш кертү эшенә Гыймазов бригадасы әнә шулай зур тырышлык белән кереште. Партиябезнең тарихи XXII съезды делегаты буларак та, Казан шәһәре Советы депутаты һәм бригадир буларак та, аңа еш кына төзү- монтаж идарәсе коллективы җыелышларында чыгышлар ясарга, сайлаучылар белән аралашырга, Казан шәһәре Советы сессияләрендә катнашырга туры килә. Шулай бер көнне ул микрорайон эшчеләренең Культура сараенда булачак тантаналы кичәсендә чыгыш ясарга хәзерләнергә утырды. КПССның XXII съезды делегатларына бирелгән махсус бюллетеньнәргә күмелеп, съездда Никита Сергеевич Хрущевның «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының отчеты» һәм «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы турында» докладларын, аның йомгаклау сүзен һәм съезд ябылу алдыннан сөйләгән ялкынлы речен, шулай ук башка делегатларның чыгышларын ка- бат-кабат укып чыкты. Совет халкы алдына куелган бурычлар турында уйлану нәтиҗәсендә конкрет җирлектә туган конкрет сораулар алга килеп басты: «Экономия, үзкыйммәт мәсьәләсендә безнең СМУда, трестта нәрсәләр эшләнә? Үзебезнең бригадада нәрсәләр эшләп була? Әйтик, безнең 2 иче трестның монтажчылары, ташчылары, балта осталары, штукатурчылары, малярлары, кыскасы, трест коллективы, төзелешләргә җибәрелеп килә торган акчаның, материалларның ел буена тик бер генә процентына экономия ясауга ирешсә, ул экономия халыкка, дәүләткә нәрсә бирә? Трестта бер елда ясалган бер процент экономиягә 160 бүлмәле, биш катлы йорт салып була икән. Ә СССРның барлык торак йортлары төзелешендә елына бер процент экономия нәрсә бирә? Ул экономиягә йөз мең кеше сыярлык 'бер шәһәр салырга мөмкин. Бу инде, әйтик, 20 ел буена әнә шулай берәр процент экономия ясалса, ул акчага һәркайсысында йөзәр мең кеше яшәрлек егерме шәһәр салырга мөмкин дигән сүз. Димәк, төзелешләргә җибәрелгән акчаларның, материалларның кадерен белергә, аларны саклык һәм акыл белән файдаланырга кирәк. Димәк, һәрбер төзүче, ^һәрбер бригада, смена, участок коллективы торак төзелешенең үзкыйммәтен арзанайту өчен мөмкин булган барлык экономия резервларын эзләп табып, ходка җибәрергә, иҗат итеп эшләргә тиеш». 75 Бу кичне әнә шуларны уйлап озак утырды ул. Шактый соң ятса да, башка көннәргә караганда, ничектер, иртәрәк уянды, эшкә дә иртәрәк чыгып китте. Үзләре салган, үзләре бизәгән, күзне һәм күңелне сөендереп балкып торган Культура сараена, берсеннән-берсе матур булып тезелеп киткәп торак йортларга, балалар бакчаларына карый-карый урам буйлап йөрде. Төньяк җиле исә, асфальт юллардан коры кар бөртекләре очыра иде. Ә яна йортларда җылы. Бала-чагалар юрганнарын ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклыйлар. Тик анда-санда, яңа йортлар артында, кысылгалап калган иске кара «чемодан» бараклар өчен генә эч поша. Хәер, бер-пке елдан алар да юкка чыгарлар, яңа йортларда туып-үскән балалар аларныц нәрсә икәнем дә белмәсләр... Менә ул алар бригадасы штукатурлап бизәргә тиешле биш катлы, тәрәзәләре куелмаган йорт янына килеп җитте. Кичә генә китерелгән измә насосы мотористның һәм измәле үзбушаткычның килгәнен көтә. Бригада членнары — кызларның берсе дә юк әле, чөнки эш башларга сәгатьтән артык вакыт бар... Монтажчылар, ташчылар инде биредә үз эшләрен тәмамлаганнар. Ул йортның бер секциясеннән икенчесенә, бер каттан икенче катка, бүлмәләрдән бүлмәләренә йөреп, идәннәрне, стела һәм түшәмнәрне карап чыкты, заводтан китерелеп куелган әзер панель түшәмнәрнең тигез, пөхтә эшләнүләренә игътибар итте. Аларга карагач, тагын Мәскәү искә төште. Панельләрне, мәсәлән, айдагы Бескудниковский заводында шулай тигез, һичбер ярыксыз итеп, җиренә җиткереп эшләп, торак йортлары салуны тизләтүгә, сыйфатын яхшыртуга зур ярдәм иткәннәр. Көзгедәй тигез, нык, менә дигән ул панельләрне әлеге заводта Людмила Данилова бригадасы эшли башлаган һәм, шуңа күрә, Мәскәү эшчеләре аларны «Данилова панельләре» дип, мактап, яратып кабул итәләр икән. Бу йорттагы бүлмәләрнең дә панель түшәмнәре тигез күренә, әмма аларда әлегә «Данилова панельләремдәге кебек үк көзгедәй тигезлек, пөхтә ныклык, матурлык җитеп бетми. Уйлана торгач, Гали шундый нәтиҗәгә килде: панельләр тигез булгач, түшәмнәрне инде элеккечә калын итеп штукатурламаска, измә белән юка гына итеп ышкып, шомартып чыгарга, ә ике плита кушылган урыннарда сызма гына сызарга мөмкин бит. Бу тәкъдимне шул ук көнне бригада членнары уртага салып тикшерделәр. Динары, СМУның баш инженеры Борис Александрович Катпиков һәм башка җитәкчеләр белән киңәшеп, эшкә дә керештеләр. Тырышлык бушка китмәде: беренчедән, штукатурлау эшләре тизләтелеп, объектлар срогыннан элек тапшырыла башлады. Икенчедән, кешеләр яңа йортка күчкәч тә түшәм купмый торган булды. Өченчедән, шактый гына измәгә экономия ясалды. Моңа кадәр ике бүлмәле бер квартираны штукатурлау өчен ун сумлык измә тотарга мәҗбүр булсалар, хәзер инде шул ук эшкә китә торган измәнең бәясе пи бары бер сум. Болай эшләү А. Астрадымов белән Ф. Газизуллин җитәкчелегендәге бригадалар өчен дә бик файдалы булды, алар да Гыймазовча эшләүгә күчтеләр һәм измәне экономияле файдалануда шактый уңыш күрсәттеләр. Шулай итеп, файдаланылмаган резервларны табу өчен көрәшнең торак йортлары төзелешләрендә дә эзләнүләр, уйланулар таләп итә торган зур иҗади эш икәне күренде, һәм бригада бу өлкәдә тырышлыгын көчәйтте. Уйлана, эзләнә торгач, тагын бер яңалык кертелде: элек, бүлмәләрнең түшәмнәрен, стеналарын эшли башлар алдыннан, балта осталарының басмалар салыпкорып бирүләрен көтәргә мәҗбүр булганга, ритм белән эшләүгә зарар килгәли иде. Балта осталары ясый торган тоташ зур басмалар урынына гади кузлалар һәм күчереп йөртерлек кечкенә басмалар ясау балта осталарын икенче, кирәк- лерәк җиргә алырга мөмкинлек бирде, өстәвенә куп кенә агач материаллары янга калды. Шулай эшли башлау хезмәт җитештерүчәнлеген дә күтәрде, төзүчеләрнең хезмәт хаклары да тиз арада 30—35 процентка артты. Бригада коллективы членнарының үзара дуслыклары, сыйфат өчен, экономия өчен көрәшләре, хезмәт җнтештерүчәнлегеп күтәрүдә айдан- айга уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләре бөтен илдә барган зур хәрәкәткә — коммунистик хезмәт хәрәкәтенә кушылырга мөмкинлек тудырды. Җидееллыкның дүртенче елына Гыймазов җитәкчелегендәге бригада коммунистларча яшәү һәм эшләү көрәшчеләре сафына басты. Бу инде — синең өчен файдалымы, түгелме, авыр эшме, җиңелме — бер эштән дә баш тартмауны таләп итте. Бу көрәш бригада членнарының белемнәрен, тәҗрибәләрен үзара уртаклашырга чакырды. Алар коммунистик хезмәт ударникларының, коллективларның: «Симе мәктәп, техникум, институт көтә. Бер генә минут буш вакытың булганда да кулыңа китап ал, халкыңа, дәүләткә күбрәк файда китерү өчен укы, культура дәрәҗәңне күтәр», дигән чакыруларына кушылдылар. Бик табигый: хезмәтнең яңа ысулларын, алдынгы методларын кулланып, промышленность гигантларын, бик яхшы йортларны моңа кадәр күрелмәгән темплар белән төзү таләп ителгән безнең хәзерге заманда квалификацияңне камилләштермичә, өзлексез укымыйча, өйрәнмичә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу бригадада һәм СМУның башка участокларында үзенең техник һәм гомуми белемен даими күтәрмәгән, теге яки бу түгәрәккә йөрмәгән, мәктәпләрдә, техникумнарда укымаганнар азая бара. Гыймазов үзе дә яшем инде олыгая дип тормаган, кичке мәктәптә урта белем алып, хәзер институтка керергә әзерләнә. Тәнзилә Сабирова да шулай ук өлгергәнлек аттестаты алды. Роза Җәләлиева, Зоя Жукова һ. б. лар кичке мәктәпнең өлкән классларында укыйлар. 10. В. Пименов кичке мәктәпне алтын медаль белән төгәлләп чыкты да укуын дәвам иттерә. Валентина Ткачева финанс-экономнка институтының кичке бүлегендә укый. Эшчеләрдән Л. X. Шәрәфетдинов белән В. А. Шавелев 1963 елда инженерлык дипломнары алдылар. 1962 елның апрель аенда Гали Гыймазов җитәкчелегендәге штукатурчылар бригадасына коммунистик хезмәт бригадасы исеме бирелде. Бу мактаулы исемгә И. И. Матвеев белән К. X. Ибатуллин җитәкчелек итә торган ташчылар бригадалары да лаек булды. Бригадалар, сменалар арасында ярыш кызып китте һәм А. П. Астрадымовның штукатурчылар, А. Г. Трофимовның балта осталары бригадалары да коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәш башладылар. Бригада эшчеләренең бер-берсенә туганнарча булышып, тәҗрибә һәм белемнәрен уртаклашып эшләүләре, янәшә һөнәрләрне бирелеп һәм ныклап өйрәнүләре, бер гаилә кешеләре кебек яши башлаулары, коллектив хезмәтен тагы да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек тудырды... Элек Казан шәһәре Советы, хәзер Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Гали Гыймазов үзенең белемен арттыру, осталыгын камилләштерү, партия-политик эштә актив катнашу белән бергә депутатлык вазыйфасын да бөтен көчен, күңелен, тырышлыгын биреп, янып, ялкынланып башкара. Оста төзүче, коммунистик хезмәт бригадасы җитәкчесе, коммунист, депутат Гали Гыймазов — әнә шундый, чын мәгънәсендә халык улы, туып килә торган яңа коммунизм җәмгыятенең яңа бер кешесе!