Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. Кутуй—тәнкыйтьче

Кутуйның 1053 елда чыгарылган җыентыгына язган сүз башында тән- в кыйтьче Г. Кашшаф бик хаклы рәвештә Кутуйның публицистика-тән- кыйть өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаеклы икәнлеген әйткән иде. Безнең әдәбият фәнендә Кутуй әле моңа кадәр шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак кына телгә алынып килә. Ә бит аның әдәби тәнкыйть елкәсендә калдырган мирасы да бик зур. 1923 елдан башлап ул газета-журкалларда пролетариат әдәбиятының эчтәлеген, телен, стилен билгеләү мәсьәләсенә карата язылган мәкаләләре белән актив катнаша. Кутуйның тәнкыйтьче булып формалашуына анык футуризм шаукымыннан котылуы зур этәреш ясый. Иҗатының беренче чорында әдәби мирас, форма һәм эчтәлек мәсьәләләрендә шактый гына ялгышлыклар җибәргән Кутуй егерменче елларның икенче яртысында тәнкыйть мәйданына тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыга. Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти кебек күренекле тәнкыйтьчеләр, татар совет әдәбиятындагы яңа әсәрләр турында сүз алып барганда, ул әсәрләрне бервакытта да татар әдәбияты әсәре генә итеп карамадылар. Алар өчен һәрбер әсәр бөтен совет әдәбиятының бер кисәге иде. Тәнкыйтьче буларак, Г. Кутуй да менә шул принциптан чыгып эш нтте. Ул тәҗрибәсез яшь язучыларны бөек рус әдәбиятын, көнбатыш классикасын туктаусыз өйрәнергә чакырды. Кулына яңа гына каләм алган яшьләргә ул язучылык эшенең гаять зур белем, эрудиция таләп иткәнлеген һәрвакыт әйтә килде. Егерменче елларның урталарында эшче-крестьян яшьләре массовый төстә әдәбиятка омтылдылар, шигырь, хикәяләр язуда беренче адымнарын ясадылар. Ләкин аларның күбесендә әле гомуми белем җитмәү, тормышны белмәү, дөнья әдәбияты белән таныш булмау сизелеп тора иде. Г. Кутуй аларны тәрбияләргә, аларга вакытында ярдәм күрсәтергә, яшь талантларны үстерергә кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыкты. «Талантлар,— диде ул,— күктән төшмиләр. Аларны тормыш чыгара. Ләкин үзенә эш, өйрәнү кырын тапмыйча, әдәбиятка кермичә сүнеп китүче талантлар да аз түгел... Тормышка үткен рәвештә сәяси, әдәби күз сала белү, аны тыңлый белү язучының әдәби тәрбиясен, белемен сорый». («Кызыл Татарстан», 1925, № 192.) Буш сүзләр, мәгънәсез шапырынуларга каршы чыгып, ул язучыларны тормышны өйрәнергә, рус әдәбиятының казанышларын үзләштерергә чакырды. «Үз казаныңда гына кайнап булмый» — Кутуйның тәнкыйть мәкаләләрендә әнә шундый сүзләр бар. «Язучы укучыны тәрбияләргә тнеш. Димәк, ул инде укучыдан бик нык өстен булырга тнеш. Мин, — дн Кутуй, — Шекспир, Толстой, Лермонтовларны үземнең миемнән кичердем». Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын да Кутуй рус әдәбиятының уңай йогынтысына бәйле рәәештә карый. Тукайның рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнүе, ди ул, аны гарәпчелектән арындырды, гаммәчелеккә тартты («Безнең юл», 1928, № 3—4). Шул ук вакытта Кутуй язучылык эшенең кабинет эше түгеллегенә кат-кат басым ясады. Кутуй язучыларны яңа тормыш эчендә кайнарга, тормышны өйрәнергә, әдәби образларны массалар арасыннан әзләргә өндәде, газета редакцияләре язучыларны үз тирәләренә тупларга тиешләр, дигән фикерне яклады. Г. Кутуй татар совет әдәбиятының уңышлы адымнарын даими рәвештә популярлаштырып барды, яңа әсәрләргә җыйнак кына рецензияләр язды. 1925—26 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбнят-сәнгать турында язылган мәкаләләр белән иң күп катнашкан кеше Кутуй иде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларның уңышларына шатлану, аларны яңа әсәрләр язуга рухландыру күзгә ташлана. Ул яшь язучы Ф. Әсгать хикәяләренең сәнгатьчә оста эшләнгән булуын беренче буларак күрсәтте, шул ук вакытта әдәбиятта матурлык белән идея бердәмлеге өчен көрәшергә өндәде. Г. Толымбай, А. Шамовларның җыентыклары чыккач та Кутуй аларның хикәяләрен яңа әдәбиятны тудыруда уңышлы адымнар дип бәяләде. Бер твркем тәнкыйтьчеләр тарафыннан һ. Такташ «вак буржуа шагыйре» дип кире кагылган чорда аныц иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын — «телгә, тасвирга байлыгын» күрсәгте. Шагыйрьнең каләме ышанычлы икәнлегенә басым ясап, ул аңа: «Көтәбез!» дип дәште («Кызыл Татарстан», 1925, № 190). Кутуй теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген гаҗәп оста тотып ала нде. Әдәби әсәрне тикшергәндә, ул язучының сүз белән ничек өш итүенә зур игътибарГ бирде. Ш. Госмановның хикәяләре басылып чыккач, Кутуй аның стиле ечен характерлы детальне шунда ук билгеләп үтте. Ш. Госмановта, диде ул, «сүзләр, җвмләләр бербер арглы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар, аларңың тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля... исләре аңкып тора» («Кызыл Татарстан». 1925, № 181). Кутуйнын сүзгә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтә торган тагын бер мисал китерергә мөмкин. 1929 елда ул «Авыл яшьләре» журналында тел мәсьәләсенә багышланган махсус мәкалә белән чыга. «Без язучыны әдәбиятматбугат заводында эшләүче бер зшче дип таныйбыз, — ди Кутуй. — Эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә икәнлегенә игътибар итсә, язучылар да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алынуына күңел бирергә тиешләр... Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган суз ул — мәгънә дә, ул — идеология дә, ул — матурлык та» («Авыл яшьләре», 1929, № 5). Г. Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады. Ул еш кына «Табигать балалары», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә сокланып караганлыгын белдереп торды. Г. Ибраһнмов әсәрләренең зур ндея-эстетик кыйммәтен тануы беләк бергә, ул аның иҗатын төрле формалистлар һөҗүменнән дә саклады. Г. Ибраһимов иҗаты турында матбугатта шактый буталчык фикерләр белән чыккан X. Вәлигә мөрәҗәгать итеп, Кутуй болай диде: «Кайсы фикерең синең дөрес, социолог- эстетик тәнкыйтьче? Кил, зинһар, ташла! Укучыларның, әдәбиятка сусаган массаның бөек әдипне белергә, аның турында дәрес бер фикерне ишетергә теләгән миләргә чуалчык кертмә. Бигрәк тә шундый зур юбилей алдында!» («Кызыл Татарстан», 1928, 22 январь саны.) Кутуй шулай ук В. Маяковскийның иҗатын пропагандалаучы, аның ялкынлы революцион поэзиясен популярлаштыручы буларак та танылды. Язучы үз иҗатына карата булган тәнкыйтькә дә һәрвакыт колак салды. Татар совет әдәби тәнкыйте аның футуризм белән мавыгуына бик нык каршы чыккач, ул утызынчы елларга таба социалистик реализмга борылыш ясады. Соңгы дәвер иҗатында инде без аның футуризм белән тәмам арасын өзгәнлеген күрәбез. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 30—40 еллардагы иҗаты билгели дә. «Тапшырылмаган хатлар» повесте белән Кутуй татар совет әдәбияты түрендә и« мактаулы урынны алды. Галиядә булган сафлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт, әхлак пакълеге меңнәрчә совет укучыларын коммунистик рухта тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный. Әйтергә кирәк, утызынчы еллардагы катлаулы шартларда тәнкыйть өлкәсендә Кутуй кайбер ялгыш адымнар да ясады. Мондый ялгышлыклар бигрәк тә анын Ф. Бурнаш иҗатына үтә каршы торуында чагылды. Ләкин нәкъ шул ук вакытта Кутуй үзе дә уйдырма «Җидегәичелек»тә гаепләнде. Бу ялган оешманың «ачылуы» тәнкыйть дөньясын шактый бутады. Моннан соң инде Кутуйга матбугат битләренә чыгу бик нык кыенлашты. Әмма әдәбият мәйданында бер төркем хәсрәттәнкыйтьчеләр үзенә төрлечә һөҗүм иткәндә дә Кутуй әдәбияттан бер генә көнгә дә читләшмәде, яңа әсәрләр өстендә өшләвен дәвам итте. Рус һәм бөтендөнья әдәбиятын яхшы белгән, киң эрудицияле Гадел Кутуй үзенең 20-30 еллардагы, тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет әдәбиятының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.