Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКЛЫКЛАР ЯКЫНАЙГАНДА

Ж 41 ица колхозның үзәге Буль-Кайпан авылына барырга кирәк / w в иде* авь!Л Тәтешледән әллә ни ерак түгел. Олы юл буй- ’ к лап машиналар тызбыз йөреп торалар торуын, ләкин миңа, бәхеткә каршы, азрак печән төялгән ат очрады. Теләгем кабул булды, күптән инде печәнле арбада йөрисе килә иде. Шуңа күрә, мин рөхсәт тә сорап тормастан, печән өстенә менеп тә утырдым. Эшләпәле абзый белән бер-ике генә сүз алыштык та, икебез дә тынып калдык. Хөсәен абзый (мин аның йөзен күрмим), юртып килгән ат уңаена, оеп калган булса кирәк. Миңа да әйтеп бетергесез рәхәт иде. Җай килгәндә, бер мактанып алыйм әле. Минем поездга утырып Украинага, Казахстанга, пароходка утырып Уфага барганым бар, ТУ-104 самолетында тугыз чакрым биеклектә Алма-Атага, Ташкентка очканым бар. Автобус белән бөтен Татарстанны диярлек әйләнеп чыкканым бар. Әмма ул машиналар, никадәр генә уңайлы булсалар да, ашыкмаган кеше өчен атта бару үзе бер гомер! Печән өстендә зәңгәр күккә карап баруны сагынып кайткан кешенең хисләрен аңласаң иде син, Хөсәен абзый! Син дә күзләреңне юлга текәп уйланып барасың. Каршыга килгән автобусларны, күктә эз калдырып узган реактив самолетларны күреп, ниләр уйлыйсың икән син? Машиналар выжлап киләләр дә, сәлам бирергә дә өлгерә алмыйча, узып китәләр. Абзый белән без артта калабыз. Ат бүгенге тизлектән артта кала... Олы юл буйлап җәяү яки атта барганда шундый хис кичергәнегез бармы сезнең? Монда бөтен хәрәкәт тизлеккә буйсынган... Телефон баганалары да шул тизлектә атлап алга бараларсыман. Электр чыбыкларының күңелле гүләве дә тизлек турындагы, юл турындагы бер музыканы искә төшерә. Искә төшерә дидем, ул җыр әле язылмагандыр да... Бу агымны, бу тизлекне бернинди көч белән дә туктатып булмас кебек... Ә алда Матурлык, Яңалык... Ул үзе килми, аңа баруы да, әкияттәге кебек, җиңел түгел... Әмма аңа якын, бик якын... Әнә шу- ларны уйладыңмы әллә син, юлларга карап баручы абый? Шулайдыр. Юкса син, башыңны чайкап, үзеңә генә аңлашырлык итеп, «Замана!» дип әйтмәс идең. Замана! Мин шуны аңлатырга теләп, күпме сайрадым, ә печән өстендә талгып килүче ага бер генә сүз белән ярды да салды: «Замана!» Шуны аңлаган кебек, ат та башын чайкый иде. ЛАенә ул кинәт туктап калды... Туктады да борылып артка карады: Әйтерсең, ул үткән авыр юлларын карап, уйланып тора. Атның күзеннән яшь тамчысы тәгәри иде. Ат елый беләмени ул, Хөсәен абзый? Ә нигә елый ул? Дөрес, ат берни дә аңламый. Очраклы гына туры килгән бу күз яше минем уйларымны да еракка, еракларга алып китте... 78 ЛИРИК БУЛМАГАН ЧИГЕНҮ Ат, каерылып, үткән юлларына карады. Хөсәен абзый, әйдә, без дә, шушы урында кечкенә генә бер чигенү ясап, артка борылып карыйк. Әдәбиятчылар аны лирик чигенү диләр. Әмма бу чигенүне лирик димәс идем. Кичә мин Тәтешле авылының парткабинетына барып кердем. Анда, берничә агай җыйналып, күзлекле бер абыйның укуын кызыксынып тыңлыйлар иде. Аның кулында саргаеп беткән, читләре ертылган кәгазь кисәкләре иде. Абый (ул Яңавыл районының ДОСААФ комитеты председателе Әзәл Ганиев иптәш икән) кемнеңдер революциягә кадәр язып калдырган юлларын укый. ... Югары Чат авылында шундый бер вакыйга булган. Старостаның кызы зонтик күтәреп чыккан. Яңгыр ява торган көн дә түгел, авыл күрмәгән яңа әйберне күрсәтергә кирәк бит. Ул шулай бөтен урамны шаккатырып узган. Зонтикның нәрсә икәнен белмәгән халык кызның артыннан ияреп йөргән. Алдан җигүле ат килә икән... Зонтик тоткан кызны күргәч, ат дулап китмәсенме! Узган гасыр авылы өчен зонтик әнә шулай атлар өркерлек яңалык булган. ... Бер җинаятьне тикшерү өчен авылга следователь җибәрелгән. Зур җирдән, кантон кадәр кантоннан килгән укый-яза белүче кешене күрергә яшекарты җыелган. Следователь халык янына чыккан да, русчалап: — Сезнең арагызда берәр солдат юкмы, шинельнең төймәсен тагып бирмәс микән? — дип сораган. Халык берни дә аңламаган. Арадан Сафиулла дигән кеше аерылган да. следовательнең кул хәрәкәтләреннән аңлап алып: — Я магу! — дигән. Урысча ике сүз әйтә алган Сафиулланың китә шуннан соң дәрәҗәсе үсеп... Аның исеме телгә керсә: «Теге... әслидәвәтел белән урысча җиффәргән Сафиулланы әйтәсеңме?» — дип кенә сорыйлар икән. Следователь кадәр следователь кул биргән Сафиулланың кулларына орыну да халык өчен дәрәҗә саналган. Узган гасыр авылы өчен следовательне күрү дә зур яңалык булып тоелган. Болар — саргылт кәгазь битләрендә сакланып калган хәбәрләр. XIX гасырның тонык авазлары. Син ал арны үз күзләрең белән күргәнсеңдер, Хөсәен абзый. Ә менә миңа әле 30 гына яшь. Синең балалык елларыңда яңалык акрын гына, сирәк кенә, зонтик яки следователь булып кына килгәндер. Ә минем балалык чорымда ул революция елларында ачылган тизлек белән килде. Ул колхозыбызга уракны алыштырган лобогрейка булып килде, суканы буразнадан алып ташлап, тәгәрмәчле трактор булып килде. Ул манарасы кисеп ташланган иске мәчеттәге колхоз яшьләре мәктәбе булып килде. О, шундый нык истә калган ул мәчет манарасын кырку! Арттырып әйтмим, манарага бәйләнгән арканга ярты авыл ябышты. Авылдашларымның ныклы куллары арасында минем дә нәни кулларым бар иде. Дин белән агуланган карт- карчыклар манараның нигезенә беренче булып балта чапкан коммунист Мөгаллим Яхинга нәләт укып, ачуларыннан шартларга җитешеп йөрделәр, «динсезләрнең кулы корысын» дип теләк теләделәр. Ләкин безнең куллар корымадылар гына түгел, тагын да ныгыдылар. Әй, ишетсәгез иде сез манараның җимерелү тавышын! Ул тавышны җиде чакрымдагы йөгәмәш тавыннан ишетеп торганнар. Әлбәттә, мәчет манарасын аударып кына искелек калдыкларын бөтенләй юкка чыгарып булмый. Әмма бу вакыйга үзе үк яңалыкның күкрәү авазлары белән килү символы иде. Минем туган авылым моннан кырык чакрым гына. Элек кырык яма- 79 вы булгангадыр инде, аңа Ямады дип исем биргәннәр. «Син кайсы авылдан?» дип сорагач, авылымның, исеме өчен әз генә уңайсызланып та куям. Нинди Ямады инде ул. Барып карагыз сез хәзер ул авылга, табарсыз микән кырык ямауны. Хәер, борынгы бабайлар биргән шул исеме белән дә, авылым башкалардан калышмыйча, киләчәккә ныклы адымнар белән бара. ... Ватан сугышына кадәр мин тракторлар күрдем. Берне генә түгел. Утызлап трактор. Хәзер бу сүзләр белән беркемне дә шаккатырып булмый. Ә безнең ул вакытта гаҗәпләнеп авызлар ачылган иде шул. Утыз трактор безнең авылның олы юлыннан узсын әле! Алар Чиләбе трактор заводында ясалып чыкканнар, колхозларга китеп баралар иде. Моторларның тигез ритмда тырылдаулары колак төбемдә икенче күкрәү булып һаман яңгырап торалар. Без, малай-шалайлар, тракторларга кызык итеп кенә караганбыздыр. Ә сука тимереннән куллары сөялләнеп беткән абзый, утыз градуслы эсседә көнозын урак урган апа тракторларга кызык итеп кенә карады микән? Юктыр, алар өмет белән карап калганнардыр? ЧТЗ тракторлары әнә шул абыйапаларның авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен киләләр бит инде. Һәм алар безнең колхоз кырларына да килделәр. һәм теге абыйның сөялләнгән куллары трактор рычагына үрелделәр, һәм иелеп урак урган апаның гәүдәсе җирдән күтәрелде. Сезнең якларда да шундый хәлләр булгандыр, әйеме, Хөсәен абзый? Менә шуларны уйлаган идем мин, саргайган кәгазьгә язылган сүзләрне тыңлагач. Без аны елмаеп тыңладык. Сәер, бик сәер иде шул хәзерге тизлек елларында узган гасырдан хәбәр ишетү. Минем коммунизм үрләренә барып җиткән киләчәк кешесенә мөрәҗәгать итәсем килә. Бу юллар да, бәлки, саргайган килеш, синең кулларыңа юлыгыр. Моны уку сиңа да сәер булыр, син дә елмаерсың. Без әле атом бозваткычы турында, җирне әйләнүче космик корабльләр турында хәйран калып сөйлибез. Алар инде сезнең өчен узылган чор булыр. Сездә кеше акылы ирешмәслек, тагын да камилрәк башка машиналар, башка яңалыклар булыр. ... Менә ат белән бергә без дә артка борылып карадык. Дөрес, ат берни дә аңламый, ул болай гына елый. Ул яшь бөртеге синең күзеңнән тәгәрәгәндер, Хөсәен агай... Син шуңа күрә йөзеңне күрсәтмисеңдер, шуңа күрә син гел алга карап барасыңдыр. Ләкин мин аны тойдым. Оялма, Хөсәен абзый, шатлык яшьләре ич алар! Уйларда чигенеп алсак та, без чигенмәдек, без алга таба баруны дәвам иттек. Безнең алда Ленин исемендәге колхоз иде. Саү бул, Хөсәен абзый! Сау бул, аткай! Без синең белән тагын очрашырбыз әле. АТЛАР, МАШИНАЛАР ҺӘМ КЕШЕЛӘР Һәм без ат белән тагын очраштык. Бу кешегә «ат җене кагылган икән» дисәгез диярсез инде. Әйе, безгә бәләкәй чакта ат җене кагыла иде. Хәзер малайлар машина белән җенләнәләр. Валлаһи, әгәр җеннәр булса, бу тизлеккә алар да аптырап карап торырлар иде. Ферма янында кукуруз силослыйлар. Яшел масса инде җирдән шактый күтәрелгән. Кайчан гына әле силосны атлар яки кешеләр үзләре тапыйлар иде. Моннан 2—3 ел элек кенә.,. Хәзер карагыз әнә... Ат баздан күтәрелгән 80 кукуруз белән сыйлана. Әле генә китереп түгелгән масса өстенә, гусеницаларын ялтыратып, трактор килеп менә. Кукуруз тагын җир белән тигезләнеп кала. Менә трактор арты белән килә һәм атның борынына ук килеп орына. Ә ат борынын тартып алу түгел, колагын да селкетми» ашый бирә. Мин бап атның зонтикны күреп өреккәнен әйткән идем инде. Авылга яңарак килгән машиналарга ияләнмичә интегәләр иде мескен хайваннар. Үзе интегүе генә әле аның бер хәл, машина килеп чыкса, өркеп, үзеңне канауга илтеп тондыра. Ниһаять, ат машина белән дуслашкан икән. Нигә дуслашмаска ди, эт белән мәче түгел ич алар. Әлеге дә баягы, Хөсәен абзый әйткән «Замана!» дуслаштырган аларны. Атны бөтенләй отставкага чыгып, машина тапканны гына ашап ятучы әрәм-тамак дип уйларга ашыкмагыз. Ат аягын тидерә торган эшләр бар әле. Силос базы янына ат кунак булып, рәхмәт әйтергә генә килмәгән. «Бу базны силос белән тутыруда минем дә хәләл көчем бар!» дип, йөрәк кагып бер кешнәргә хакы бар бу атның, абзыкай! Баз кукуруз белән тулгач кына, трактор ыжгырып килеп менә ала. Аңа кадәр эшне ат башкара. Әнә бит ул «бу базның нигезен мин салдым!» дигән шикелле, куып җибәрерләр дип шикләнмичә сыйлана. Атның безгә күрсәткән хезмәтләрең онытып җибәрмичә генә, тагын машинага күчим әле. Күчмичә булмый да. Чөнки мин машиналар уртасында торып калдым. Кай яктандыр, өермә шикелле, яшел масса төягән самосвал килеп чыкты. Кай арададыр ул, арты белән борылып, силос өстенә килеп менде. Шоферның кулында сәгать ялтыравын шәйләргә өлгердем. Шофер гүя массаны тибеп кенә җибәрде, кукуруз шуып кына төште. Тукта, машина өстендә чибәр бер кызның зәңгәр яулыгы җил- фердәгәнсымак иде. Кая булдың соң әле син, гүзәл кәй! Егылып кына төшмәсә ярар иде... Карасам, сылу кыз кукуруз арасында югалырга уйламаган икән, ул агачтан агачка сикереп өйрәнгән тиен шикелле, кайдадыр шунда машина читенә тотынып калган. Әнә ич ул, ап-ак тешләрен җемелдәтеп, зәңгәр яулыгын август җилләрендә җилфердәтеп, елмая-елмая, самосвалда китеп бара. Машинаның килеп-китеп баруы шулкадәр тиз булды ки, мин берничә мәртәбә карамыйча торып, бу процессны төшенә дә алмадым. Моның сере шунда: шофер да, тиен шикелле җитез кыз да машинаның тизлегенә җайлашканнар иде, юк, ялгыш әйттем, машина аларның акылына буйсынган, аларның тизлегенә җайлашкан. Тагын да шунысы күзгә ташланды: машинада эшләүчеләр бәйрәмгә килгән шикелле, матур киенеп килгәннәр, алар үз эшләреннән тәм табып, шатланып эшлиләр иде. Әнә бит, машиналар бер-бер артлы килеп торуга карамастан, сәнәк тоткан Тәнзилә апа сөйләшеп торырга да вакыт таба. — Әй, сөйләмә дә инде элекке интегүләрне... Кул белән эшли идек инде барысын да... Ике ел элек кенә... Зәһәр була бу силос, малкайлар быел тук чыга инде... — Дүрт көн салабыз, әле дә җирдән күтәрелгән юк. Сколько монда силос! Тәнзилә апа шунда ук җиргә төшәргә баручы тракторга кычкырып ала: — Исламша, күпме әйттем мии сиңа тракторыңны җиргә төшермә, дип... Шунда гына тор! Балчык ияртеп мендерәсең! Еласылар килә! Үзебезнең маллар ашыйсы ич! Моннан ике ел элек Тәнзилә апа силос салу эшен машиналар башкарыр дип күз алдына да китермәгән. Ә хәзер ул, бушаган арада сәнәгенә таянып, ялт-йолт килеп торучы машиналарга сокланып, гаҗәпләнеп карап тора... 81 КИЛӘЧӘК БЕЛӘН ОЧРАШУ Ындыр табагында ашлык җилгәрәләр. Тагын бәләкәй чак искә төште әле. Әнә безнең күршебез Вәсилә апа амбардан бодай алып кайткан. Әнә ул акрын-акрын гына чиләктәге бодайны чыптага төшерә. Үч иткән кебек, җиле дә чыкмый бит аның кирәк чакта. Сызгырсаң, җил чыга диләр. Ә Вәсилә апа сызгыра белми. Ул сызгырып торырга малаен чакырып чыгара. Малайның сызгыра- сызгыра авызы арыл бетә, ә җил малайны тыңларга теләми, бик ялындырып кына исә... Җилгәргеч, җилгәрү сүзе менә шулай килеп чыккандыр, мөгаен, Аннан соң мин Вәсилә апаны җиллек машинасы янында, колхоз ындыр табагында күрдем. Ул машина бормалы-бормалы еланга охшаган булып истә калган... Берничә хатын-кыз, соскы тутырып, бодай алалар да үрелеп «елан»га салалар. Җил белән җилгәрүгә караганда ышанычлырак, җиңелрәк, тизрәк... Машина машина инде... Вәсилә ала, хәзер малаеннан сызгыртып, җил чыкканын көтеп тормый... Ындыр табагына килеп кергәч, шул турыда мин колхоз председателе Әхәт агай Батталовка әйттем. — Ә-ә-ә... «змеевик»ны әйтәсеңме? — дип көлемсерәде ул. — Әнә ул кирәксез бер әйбер булып читтә ята. Чыннан да, минем элекке танышым ындыр табагы янында, кычыткан арасында ята иде. Җансыз әйбер булса да, мин аны кызганып куйдым... Председатель минем уйларымны аңлаган кебек: — Музейгә, анда алмасалар, металломга тапшырырга була... — диде. Син, «змеевик», музейгә килеп алганчы шунда ята тор, без ындыр табагына, түргәрәк узыйк та, күрик әле: сине нинди машиналар алыштырдылар икән? Әнә элек кул белән әйләндерә торган ике җиллек машинасын бергә кушканнар да электрга җайлап җибәргәннәр. Монда инде соскылар күренми. Бер апа агач көрәк белән өемнән бодайны машинага көрәп тора, икенче якта агып килгән бодайны ике апа капчыкка тутыра, ә бер кыз авыр-авыр капчыкларны, үлчәгечкә сала. (Ә ни өчен бу урында типсә тимер өзәрлек берәр егет түгел?) •— Исәнмесез, кызлар? — дип сәлам бирде аларга председатель. Түтиләр дә, сүз эзләп, председатель кесәсенә керә торганнардан түгел икән. — Кызлар дип безгә әйтәсеңме, Батталов,—диде бодай көрәп торучы апа. — Рәхмәт яшәртүеңә. Электрга күчкәч, валлаһи, кызлар кебек яшәреп киттек. Элеккедән күп җиңел хәзер! Председатель сап-сары бодай өеменә килеп утырды. — Тиздән хезмәтегез бөтенләй җиңеләер әле, кызлар, — дип сөйли башлады ул, бер уч бодай алып. — Сезнең бригадага икенче бер машина китерербез. Аның бер канаты ындырның бер башында, икенче канаты теге башында булыр. Кертеп куярбыз, 6ej» сәгать дигәндә менә мондагы бодайларыңны җилгәреп кенә ташлар. Сәгатенә 200 центнер ашлыгыңны үткәрә ул «гүзәлкәй». Апа, син дә бодайны кул белән көрәп тормассың. Ул машина үзе йөри, ашлыкны суыра-суыра өемгә таба үзе бара. Син, апа, көрәгеңне ташларсың инде... Көрәк тоткан апа, көрәгенә таянып, бик игътибар белән тыңлап торды да, әллә чынлап, әллә шаярып: — Әй, рәхмәт төшсен үзеңә, Батталовкаем, — диде. — Без нишләрбез соң алайса... бер дә эшләмичә карап торырга өйрәнмәгән... — Кайгырма, түти, ындыр табагында эш бетмәс... Туп-тулы капчыкларны үлчәгечкә салып торучы кызга баядан бирле карап торам инде: председатель сөйләгәндә ул кычкырып җибәрергә 6. .С. ә." № II. 82 теләп талпынып-талпынып куйган иде, менә ул хәзер чыннан да сөенечен эчендә саклый алмады: — Капчыкларны да машина күтәрерме? Әй-й-й! Чыгабыз икән социализмнан коммунизмга! Кайчан килер икән ул машина, Батталов абый? Чынлап килер микән? Соңгы сүзләрне кыз хыялланып әйтте, анын хыялында ышаныч та, бераз гына шикләнү дә бар иде. Аларның хезмәтенә җиңеллек алып киләчәк гүзәл машина еракта булып тоелды бугай аңа. Башкалар да колхоз башлыгыннан түземсезләнеп җавап көтәләр иде. Батталов агай озак көттермәде, акрын гына, тыныч кына, ышанмаска юл калдырмаслык итеп әйтте: — Бүген кич монда киләчәк ул гүзәл! Кич белән, кызыксынып, ындыр табагына кабат бардым. Әле хыялда гына булган, буяулары елкылдап торган өр-яңа җиллек машинасы озак көттермәгән, ындыр табагының түренә хуҗа булып кереп утырган һәм таутау ашлык өемен әкияттәге тизлек белән суыра иде. Теге апалар, кызлар аңа шатланып, сокланып, шаккатып, кулларын кая куярга белмичә, карап торалар иде. Кеше, беренче тапкыр күргәндә генә, яңалыкка шулай гаҗәпләнеп карый. Акрынлап ул яңалык аның өчен гадәтигә әйләнә, ул инде моның белән генә канәгатьләнмичә, башка яңалыкка омтыла. Ындыр табагындагы механикалаштырылган процесслар колхозчыларның үзләре өчен гадәти булып киткәннәр. Әнә машиналар комбайн бункирыннан ашлыкны ындыр табагына китерәләр. Ашлык киптерү автоматлаштырыл- ган. Машинага төяүне дә зернопогрузчик башкара. Автоүлчәгечкә кереп чыкканнан соң, машина станциягә юнәлә. Колхозчыга ярдәмгә машина шулай килә. ТҮРГӘ УЗЫГЫЗ, ХАТЫН-КЫЗЛАР! Апалар, түтиләр, кызлар турында тагын һәм тагын язасы килә. Мин аларның хезмәте җиңеләя баруны күреп сөенәм. Нинди генә авыр эшләрне башкармаган аларның куллары! Ярдәмгә машиналар килә торса да, без, ирләр, ул нәфис куллардан һаман да бүрәнәнең авыррак башын күтәртәбез. Техника килеп җитмәгән эшләрнең барсын да дип әйтерлек хатын-кызлар башкаруы билгеле ич. Төзелешләрдә, тимер юлларда күргәнегез бармы сезнең? Әнә авылдан килгән кызлар балчык, таш ташыйлар, җир казыйлар. Сез алар арасында ирләрне сирәк-мирәк кенә күрерсез. Сирәк очраганнары да кызларның эшләгәнен карап торучы начальниклар булыр. Ун авылны берләштергән, Яңавыл районындагы иң зур колхозларның берсе саналган бу колхозда да мин шул хәл белән очраштым. Җитәкче эшләрдә ирләр, чын мәгънәсендәге физик хезмәтнең барсы да диярлек хатынкызларга тапшырылган. Дөресме бу? Минемчә, дөрес түгел. Шул кадәр зур колхозда хатын-кызларга җитәкче эшләрне ышанып тапшырырга булмас идемени? Шулай ук ирләрне дә «хатын-кыз эшенә» җибәрергә? Шушы көннәрдә генә миңа Бөре кантоны органы булган газетаның 1924 нче елгы бер номерын укырга туры килде. Анда минем туган авылым Ямадыда үткәрелгән сабантуй тәнкыйть ителгән иде: «Кызыл сабантуй булмады бу, кара сабантуй булды, — диелгән иде анда, — кулак иярченнәре сабантуй карарга килгән хатын-кызларны, мәйданга үткәрмичә, куып йөрделәр...» Әлеге колхоздагы хатын-кызларның хәлен мин шушы сабантуй белән чагыштырырга уйламыйм. Хатын-кызларның сабантуйның түренә чын хуҗа булып узуына күп еллар узды инде. Бу хәбәр безгә хәзер көлке булып кына тоела. Шуны әйтәсем килә: хатын-кыз кадрларны җитәк 86 че эшләргә кыюрак үрләтергә кирәк, алар да, ирләр кебек, үзләрен хуҗа итеп тойсыннар иде. Сабантуй дигәннән... быел монда гөр китереп сабантуй үткәргәннәр. Бик күпләр өчен гыйбрәтле булган ул. Партия оешмасы тарафыннан сабантуйның тәрбияви ягына басым ясалган. Язгы чәчү тәмамлану белән, елга буена җыелганнар. Сабантуйның түренә язгы чәчүдә катнашучыларны гына керткәннәр. Башмак суеп, табигать кочагында казам асканнар. Уеннар башланган. Сабантуйны, эчеп алып, кызлар алдында әтәчләнеп алырга гына көткән «батырлар» мәйдан түрендә күренмәгәннәр. Ә язгы чәчүдә кырга чыкмаган ялкаулар?.. Алар елганың теге ягыннан, күзләрен ялтыратып, бәйрәм итүче авылдашларына кызыгып карап торганнар. Чыннан да, кызыгырлык бит, ә? КАРЛЫГАЧЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ Безнең авылның Гыйльмулла бабае белән таныштырыйм әле сезне. Элек аның даны бөтен тирә-якка таралган иде, аны белмәгән кеше юк иде. Һөнәрле кеше бик кадерле бит авыл җирендә. Артыннан ялынып йөрүчеләр аз түгел иде аның. Гыйльмулла абзый кебек оста кеше тирә- якта бер-ике генә булса, ялынмассың сиңа! Колхозга да эшләде безнең кадерле бабаебыз, бик күп кешеләрне дә өйле итте. Хәзер инде Гыйльмулла бабай картайган... Хикмәт картаюда гына түгел... Кара инде син бүгенге яшьләргә... Кайсын гына алып карасаң да, белеме бар, һөнәре бар... Алар белән ярышуы кыен хәзер. Шулай да... Мин Гыйльмулла абзыйның гармун уйнарга да осталыгы барлыгын әйтергә онытканмын. Төннәр буе йоклый алмый ята икән Гыйльмулла абзый. Аның йөрәген җилкендереп, дәртле чагын искә төшереп, яшьләр баян уйнап узалар. Җырлап та җибәрәләр әле җитмәсә: Тәрәзәдән карыйсын, Карап кемне таныйсын, Карап күзең талдырганчы, Гыйльмулла абзый, баянчыны Ник чакырып алмыйсың? Авырткан җиренә суктыралар болар Гыйльмулла абзыйның. Кайчаннан бирле шул баянга каныгып йөри инде ул. Осталыкка килгәндә, плотник абзыегыз да калышмас әле сездән. Болай итә Гыйльмулла абзый. Иртән үк тора, балтасын кыстыра дз чыга да китә. Өй салырга йөрүче берәүгә бара да: — Болай итик, агай-эне, мин сиңа өеңне салып бирәм, син миңа баяныңны бир. Акча-фәлән сорамыйм, — ди. Өй салдыручы башта гаҗәпләнә, «иске баян бит ул», дип тә карый, әмма Гыйльмулла абзый сүзендә нык тора. Балтаны ул «егетләрски» тота, өенә баян алып кайтасы көнне куа алдына китерә-китерә, җырлый-җырлый эшли, һәм күптәннән бирле гашыйк булып йөргән баянны өенә алып кайта. Шуннан соң гына төннәрен тыныч йоклый башлый Гыйльмулла абзый. Авылга кунакка кайткач, ул баянны мин дә уйнап карадым. Баян, озак еллар буе кешенең күңелен ача-ача, шактый таушалган, әмма «Баламишкин» көен сиптерергә көченнән килә иде әле. Гыйльмулла абзый гармунын тыныч күңел белән тарта ала, хәзер осталар муеннан. Осталары да ниндиләр әле аның? Үзем колхозның төзелеш эшләре белән танышам, үзем Гыйльмулла абзыйны искә төшерәм. Һөнәр ияләре тиз вакыт эчендә әнә ниләр салып куйганнар. Ике яңа ферма инде әзер. 300 сыер сыярлык тагын бер абзар тәмамланып килә. Монда савучылар берничә генә булачак. Чөнки сыерларны, кеше урынына, машина савачак. Бу фермага «Елка» хәзер бәләкәй булып калган. Ә аның урынын алыштырачак «Карусель» 30 секундка бер сыерны үткәрәчәк. Сөт, шунда ук цистернага бушатылып, май заводына барачак. Тиз, җиңел һәм уңайлы! Ә менә монда, Буль-Кайпан авылында, сигезьеллык мәктәп төзелә. Яңа уку елында балалар, сөенеп, өр-яңа мәктәпнең ишеген ачарлар. Колхозның авыллары кара урман янында гына урнашсалар да, корылмалар кирпечтән салына. Чөнки колхозның үз кирпеч заводы бар. Беркемгә дә барып ялынасы юк, үз кирпечең, ни телисең — төзи бир! Ә колхозчыларның теләкләре каралтылар төзү генә түгел... Аларның ихтыяҗларын клуб кына да канәгатьләндерми. Клублары шактый искергән икән шул. Мин клубка гарәп хәрефләре белән язып куелган сүзләргә игътибар итәм. — Монда мәчет булган. Әнә «1898 нче санәдә» дип язып та куйганнар. Манарасын кыркып ташлаганнар да клуб иткәннәр, — ди партия оешмасы секретаре иптәш Исмәгыйлов. Заманында бу мәчет авылның иң матур йорты саналгандыр, мөгаен. Клуб буларак та күп еллар буе авыл халкын үзенә тартып торгандыр. Юк, төс бирә алмый бу клуб бүгенге авылга. Яңа клуб салырга кирәк. Клуб кына да түгел, сарай! Әнә ул ике катлы мәһабәт сарай, иске клуб белән янәшә, әллә каян ук үзенә чакырып, балкып тора. Кино залы, балкон, китапханә, парткабинет, танцы һәм спорт заллары... Сарай әле ачылмаган... Эчен заманга ярашлы итеп бизисе бар. Төзүчеләр бригадасы сарайны Октябрь бәйрәменә халыкка тапшырырга ашыга. Культуралырак шәһәргә дип авылдан кыякламыйлар икән монда яшьләр. Киресенчә, элек киткәннәре, үкенеп, кире кайталар. Тарта, үзенә тарта бу колхоз яшьләрне. Унберьеллык, сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, колхозга белемле яңа кадрлар — тракторчылар, комбайнчылар, механиклар килә тора. Авыл хуҗалыгы институтларында яшьләр колхоз хисабына укыйлар. Инженер-механик Садретдинов күптән түгел генә Чиләбедән авыл хуҗалыгын электр лаштыру һәм механикалаштыру институтын тәмамлап кайткан. Урамнан узып барганда мин гармун тавышы ишеттем. Аның кемлеген сорагач, миңа: — Баянчыбыз Әхсән Гарипов. Уфадагы баянчылар курсыннан кайтты, — диделәр. Укымыйча, бүгенге көндә чын гармунчы да булалмыйсың шул, абзыкай! Мин узып барганда, Әхсән ниндидер бер яңа көй табып маташа, үзе акрын гына көйли иде: «Карлыгачлар кклгән безгә, Китәрләр микән кезгә»... Әйе, карлыгачлар килә, коммунизм карлыгачлары... Алар кешенең кулларына җиңеллек биреп, яңа техника булып, колхоз милкен үзенеке кебек итеп күргән Тәнзилә апа булып, урта мәктәп тәмамлап колхозда эшләүче Рәфис Хисаметдинов, Идият Сәлихов, Фәнис Шахирҗановлар булып, Ленин исемендәге культура сарае булып киләләр... Карлыгачлар килгән безгә... Ләкин алар китәргә килмиләр. Ул карлыгачлар Ленин исеме белән, партия исеме белән мәңгелеккә коммунизм язы ясарга киләләр. Ул яз инде якында, бик якында...