Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘЙРӘМДӘГЕ УЙЛАР

Урам тулып шаулап барган Сафлар арасында, Ленин үзе безнең белән бергә Атлап бара сыман. Юк, бу — урам түгел, без чыкканбыз Гүя озак юлга; Байрам түгел, гүя зур походта Атлап бара ул да. Үрга менгән саен сафларына Карап-карап ала, Таулар ашсак — күзен кыса төшеп Безгә шат елмая. һәрбер кеше аны бик якыннан Күрер өчен ашыга, Бер аякка атлап барыр өчен Узыша — алга чыга. Бер-бер артлы кешеләр, колонналар, Ал байраклар агыла, — Үрли ташкын, хыялларга тулып, Зәңгәр таулар ягына. Ул тауларның биек түбәләре Йолдызларга менгән; Йолдызлар да безнең җиңәчәкне Инде анык белгән! Шул агымның, шушы зур ташкынның Мин дә бер тамчысы, Күңелем таба шуннан җырларына Үзенең илһамчысын. Җырларымда минем мәхәббәткә, Дәрткә урын түрдән: Мин һаман да әле җимешләрнең Биегенә үреләм. Минем һаман әле яшьләр кебек Ялт итәсем килә, Үз шатлыгым белән бик күпләрне Шат итәсем килә. Шатлыгы юк — сөя белмәгәннең. Сөю, мәңге яшә! Әгәр гомерең көләч булсын дисәң — Сөй син үлгәнгәчә! Сөй тормышны, өзелеп сөй ярыңны, Кешене һәм Ватанны, Сөй син азатлыкка канат о^әйгэн Анаң — планетаңны! Беркайчан да кытай стенасы Кирәк түгел безгә; Космонавтлар кебек очсын хисләр Ирек диңгезендә!.. Тигез атлап уза колонналар, Оркестрлар уйный... Әнә Ленин тора Пьедесталда Белеп минем уйны. Октябрьда броневикка басып Күтәргәндәй халкын, Басып тора Казан мәйданында. Аврораның залпы Җирне кабат тетрәткәндәй булып, Ерак яңрый аваз: — Ленин яши, Ленин яшь ул һаман, Ленин ■— мәңгелек яз