Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИБГАТ ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

БАҺАВИНЫҢ МОҢЫ ■^пакайда йөрдем, Баһавига Урамнарны җир ник тар иткән? Бу җырны мин чыгармадым уйлап. Шул көенчә алдым тарихтан. Баһавиның нигезенә бардым, Нигезендә бары яшь әрем. Ул карады миңа, ә мян— аңа, Ул дәшмәде, мин дә дәшмәдем. Кеме исән аның? Җавап бир дим, Таңга кадәр китмәм мин моннан, Ленин үзе белгән Баһавп дим? Андый кешеләр җирдә — миллионнар... Ят бер тавыш ишетелгәндәй булды, Ул калыкты кебек нигездән: Болыннарга төш син, моңын аның Чәчәкләрдән эзлә — диңгездән. Ә Ленинның томаннардан эзлә, Бураннардан эзлә юл башын... Шул көенчә алдым Себердәге Шушь 1 авылын һәм Шушь елгасын. Бу күптәнге тарих... Себер үзе... Гаҗәпләнмә моңа син бер дә, Ерактагы татар авылын Ленин Искә алса әгәр Себердә. Сөргеннәргә сөрел... Дөньяның син Үзе белән эш ит, бул даһи; Гомрең буе итәгеңә тагылып Шул балачак йөри, валлаһи. Баһавимы? Ул көтүче малай, Көтүендә аның ат та тай... Тугайлары, көтүләре белән Уйларына керде Апакай. Якты, ачык йөзле шул Апакай! Болыннары буйлап чабасың... Баһавиның үзөн яратты ул. Яратты ул моңын, шалашын. «Сары, сары, сап-сары ла Сары чәчәк саплары; 1 Шушь — Шушенское. Сагынырсың, саргаерсың, Килсә сугыш чаклары...» Җырлады ул сузып, камышлар да Шунда бергә көйгә салышты. Тугайларда озын, сары чәчәк, Ат ашамый, чөнки — сагышлы... Үзе монда, моңы— Апакайда... Өйләрдәге агач станнар Баһавига атта чабар өчен Суккан таза киндер ыштаннар. Түбәтәйдән, ләкин яланаяк, Чыбыркысы сүстән, кыл очлы. Сүсе өчен — зәңгәр басуларга, Кылы өчең атка бурычлы. • Кызуында көннең атларны ул Тугайларга кертеп өерде... Җырның сүзен хәтерләми Ленин — Якында тик тонык көй йөрде. Себер үзе... йорты тирәсенә Биек итеп койма кой ничә — Баһавиның моңы килеп керде Әкрен генә, кыяр-кыймыйча. Калды артта, калды Шушь авылы, Калды Себер, Саян сыртлары... Куркыныч юл, хәтәр юл Ленинны Кая гына алып чыкмады. Төрмәләрдән төрмәләргә күчен, Илдән илгә күчен, куыл син. Йөрәктә той, ычкындырма һаман Балачакның жылы кулын син. Ят сагышлар бассын юлларыңа, Юлларыңа бассын Альплар... Марсельезаларның арасында Татарның бер. моңын алып бар. Ул моң — тыгыз бер кисәге жирнең, Эче кайнар аның, ут кына; Язмышыңнан сыгып алынган ул, Төпкә ята, төпкә утыра... Ә Баһави? Җирдә давыл купкан, Тик у.н гына адым көтүдән... Кергән, әмма вакытлыча түгел, Кергән теләп һәм шул китүдән, Шул китүдән Баһави да солдат... Эзлә, имеш, шуннан дәү урын: Крестьян атында ул үткән Үз жиренең бөек дәверен... Озын-озын фронт юллары бар, Приваллары юлда тагы бар. Учаклар бар... Ленин Баһавины Моңнарыннан, диләр, таныган. «Сары, сары, сап-сары ла Сары чәчәк саплары...» 5 Кешеләрнең кыска бер арада Ике яшәп үлгән чаклары-. Чиләк-чиләк яңгыр койган болыт, Җил инешнең суын чәчрәткән; Мәңгелек утсыман тугайларда Яна дөрләп сары чәчәкләр. АВЫЛ СӨЙЛИ... А. выл сөйли: төште дә югалды... Авыл белән үзең алыш, бар. Ләкин мигә ул арыштан калка, Өлгергәндә кырда арышлар? Калка чирек гасыр үткәннән соң, Кулын куеп тора кояшка, Битен куеп тора, кузгалганчы Син рәхәтен аның той башта. Арышларның уртасына баса, Таныйсызмы дигән шикелле... Ник танымыйк, таныйбыз, ди, кырлар, Сина каян андый шик керде? һәр көй килеп таңда арышларга Син иң якты уең сөйләдең; Җаның синең шуңа монда яши, Ерактадыр бәлки сөягең... Ул басулар буйлап китә аннан, Карап йөрү кырны — бер җола. Әйбәт икән иген — сөенә һаман, Начар икән иген — борчыла. «Безгә кагыл, без дә көттек сине, Чирек гасыр... Күпме жир үткән...» Кырлар аша күреп, полосадан Дәшә шулай юкә, зирекләр. Үзе корган кыр станнарының Урыннарын карап уза ул. Үзе салган фермаларга керә, Сөя, сыйпый ферма бозавын. Авыл сөйли: өзә, кисә иде... Әйтте — закон, белә — хаклы ул. Бу колхозның яңа нигезенә Әйтерсең лә гомрен какты ул. Харап итте утыз жиденче ел, Кешенең дә алтын, асылы... Сөйләшә шул хакта юл аркылы Арыш кыры, бодай басуы. РОМАШКАЛАР ТӨШЕП КИЛӘ Егетләр кич авыл урамында Авыр сулый сөйгән яр юктан. Җәйләүләрдә бөтен чибәр кызлар, Күренә, күмелә ап-ак яулыклар... 6 һавада сөт исе, җып-җылы сөт. Иң куесы сөтнең, иң шәбе. Башын арыш сөткә мана төсле, Агарырга ахры исәбе. Ромашкалар төшеп килә үрдән, Бар да тигез, бар да бер корма, Сүз куешып бергә үскән алар, Бер урында гүя бер кырда. Ромашкалар төшеп килә үрдән, Сөюең хак булса, табын син, Кем дә итмәс гаеп, мондый чакны Очратырсың микән тагын син? Ромашкалар төшеп килә үрдән, Искитмәүчән яшерен горурлык; Бу горурлык синең януларның Бәһасенә шиксез торырлык. ТАЛ Су читендә утыра... Су буенда Мин дә йөрдем, мин дә буталдым... Борылаборыла үскән... Ә бит нечкә, Нәфис чагын беләм бу талның. Ул әйләнеп, ул тулганып үскән, Аркасында зурзур мугыллар... Күкрәгендә — буынында аның Минем дә бер яшьлек моңым бар. Күп тыңлаган тальян моңнарын ул, Уеннардан беткән ул арып... Яшь кызларның ефәк яулыклары Калган төсле аңа уралып. һәркайсының хисе үрелеп калган, Калган үрелеп төрле вәгъдәләр. Апалар бер килер дә карт талдан Шул шәлләрен гүя дәгъвалар. МИНЕМ ҖАННЫҢ ЯРТЫ ЯГЫ — МАРИ ¥з гомеремдә чикләрне күп боздым, Әйткәнемнән һич тә чигенмим. Елның төрле вакытында боздым, Үтеп чыктым... Мари чиген мин. Кая? Кемгә? Анда кемнең эше! Дуслашырга бары ысул тап... Чыктым, кем дә туктатмады мине, Казлар гына калды ысылдап. • Кердем өйгә ■— гол-юл кызыл сөлге, Юынырга әнә; су, сабььн... Килдем бары бу җан сусаганга, Эх, белмисез җанның сусавын! Бу күңелгә әллә ни кирәкми: Туганнарча бары хәл белде. Җир тамчыны көтеп алган кебек, Йотып торды күңел һәр моңны. Минем җанның ярты ягы — мари. Мари җире, мари чигенең Соңгы юлга мине озатканда Соңгы сүзе булыр: чиверын 2 БҮТӘН ӨЙЛӘР... үтән өйләр урам якка карый, Бар яктыны суыр, йот кына... Зур дөньяга арты белән тора Авылында тик бер йорт кына. Ул утыз ел инде аерым яши, һәр тапканын үлчәп, сак тоткан. Ул гаугалы урамнардан читтә, Кайгылардан читтә, шатлыктан. Тәрәзәләр кызыл, оялалар... йорт та сизә, җаны кыйнала; Утыз елга утызлап ил хәзер йөзен борды безнең кыйблага. ОШАТМАСАҢ НИШЛИМ... О шатмасаң, нишлим, чүпкә чыгар, Икеләнми син шул рәткә бәр; Үзем озак саклап йөргән уйлар — Җылы, йомшак сары бәбкәләр. Күпме тапкыр өстәл яннарыңа Курка-курка -иртән килгәнмен, Ак кәгазьгә кара күләгәсе Төшмәгәе диеп тилгәннең. Бәбкәләрем качып бетәр төсле, Берәм-берәм җый син яңадан. Берәүгә дә кушмас, үзе карар, Аларны тик минем җай багар. КҮК КИНӘТ КҮКРӘСӘ... г » • ыильметдин ясый ул Тәрәзә рамнары, Керә дә утыра Авылның таңнары. Уздыра остасын Казанның, Өфенең... 2 Чиверын — сау бүл. Керә дә утыра Шул килеш офыгың. Томалый кайвакыт Күңелсез бураннар... Язларны алдан ук Сизәләр бу рамнар. Иртән моң иң элек Кагыла рамнарга. Кагыла рамнарга, Тнк кирәк аңларга. Гыйльметдин эшлп ул, Уйлый ул күп нәрсә... Калтырый бу рамнар Күк кинәт күкрәсә. Елмайсын иде бер Бар донья, аннары Ник шунда шартламый Шатлыктан рамнары... ХАЛЫКНЫН КУЛЫНДА.. алыкның кулында Иң яхшы жиз иләк, Үткәрә жырыңны, Үткәрә йөз иләп. Кулының жаена Җил бәрә, жил бәрә. Онтаны — тузанны Җилгәрә, жилгәрә. Узармын шикелле Ул нечкә иләктән: Ник дисәң, язарга Үзе бит өйрәткән.