Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖӘЗА


«Аучы, барыннан да элек, олы җан иясе буларак, дөньяга гашыйк кеше. Шуңа күрә, мәсәлән, табигатьнең авыр шартларына юлыгып, көтмәгәндә бәхетсезлеккә тарыган кошны яки берәр җәнлекне очратсаң, син атма, ә аны һәлакәттән коткару чарасына кереш».
.4 учы кагыйдәләреннән.
өньякта минем беренче генә елым иде әле. Икенче терле Н әйткәндә, биредә яңа кеше идем!. Шуның өстенә үзем аучы 111 да булгач, билгеле, көзге сезон ачылганчы алдан хәстәрен күреп, берәр яхшырак нәселле эт сатып алырга ниятләп куйган идем. Ләкин күңелгә ошаганы башта туры килмәде. Ә аннары:
— Алай үрдәккә генә йөргәч, эт сатып алуның, бәлки, сезгә кирәге дә булмас әле, хәзергә сабыр итеп торыгыз, —дип киңәш бирделәр.
Ул вакытта бу миңа сәер тоелган иде.
—« Шаяртмагыз әле, зинһар, — мин әйтәм, — тузга язмаганны сөйлә-мәгез.
Әллә инде, чынлап та, мине сакаллы сабыйга санауларымы, югыйсә, көлемсерәп кенә куйдылар. Хәтерем калса калды, шулай да сер бирмим әле, үзләре шикелле мыек астыннан елмаеп:
— Белмәссең тагы, ихтимал, сезнең мондагы үрдәкләр, сызгырып җибәрүгә, аучының кулына үзләре килеп куна торганнардыр, — дигән булдым.
Тик шуннан соң гына телләре ачылды һәм, озынга сузмыйча, хикмәтен аңлатып бирделәр.
Әйтүләреңчә, безнең тирәдәге аучылар, ераклыгына карамастан, Бохапча елгасы буендагы аккош күленә йөриләр икән. Ник дисәң, анда менә дигән эт бар, имеш. Мин ни, кара акыл белән һаман үземчә фикер йөртәм: «Алай булгач: хуҗасы җүләр бер адәмдер, шундый яхшы этне теләсә кем кулына ияләштереп бозалармыни», — дип уйлыйм эчемнән генә. Ләкин сораша башлагач, тел дә тидертмәделәр.
— Аның хуҗасы бик борынгы якут карты. Белмәгәне-күрмәгәне юк дөньяда. Өстәвенә заманында атаклы аучы булган. Гомумән, ул үзе бер тарих, болай гына сөйләп бетерә торган түгел, — диделәр.
Ә бит һәммәсе дә нәкъ алар сөйләгәнчә булып чыкты, җеп алгырысы.
Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк: аучылар өчен иң хозуры —сезон ачылган көн. Ләкин, кызганычка каршы, көтмәгәндә аяк астыннан килеп
чыккан дөнья мәшәкатьләре аркасында, мин үзем андый бәхеткә ирешә алмадым. Икенче көнне дә иртәнге ауга өлгермәдем. Мин арып-талып барып җиткәндә, инде төш авышкан, өстәвенә, күл буенда беркем юк иде.
Әйе, аучылар хәзер, мөгаен, кайдадыр якында, якут карты Серафим өендә рәхәтләнеп ял итеп ята булырлар. Йөрәк түзми бит, бик барасы килә яннарына, ләкин ничек эзләп табарга? Хәер, озак уйлап тормадым, берәрсе җавап бирмәсме дип, мылтыктан атып җибәрдем. Юк, һаман шул ук аулак тайга тынлыгы, яфрак та селкенми, ичмаса...
Алай да күңелем нәрсәдер сизенгән кебек иде һәм күп тә үтмәде, күл аръягындагы куаклыклар арасыннан ни эткә, ии бүрегә охшамаган әллә нинди шөкәтсез ят бер җәнлек килеп чыкты. Арттырып әйтүем түгел, кояш шаһит, сискәнеп киттем дә, мылтыгымны төзәп, атарга җыена башладым. Ә җәнлек дигәнемнең, гүя, миндә һич хәбәре юк, койрыгын болгап, як-ягыиа ялт-йолт карангалап алганнан соң, баскан җирендә катып калды. Тик шунда гына шигем туды: «Ай-Һай, эт түгелме бу шөкәтсез нәрсә?» — дип уйлап, һавага атып җибәрдем. Куркып качу кая ул, нее дә китмәде моның, хәтта, акылдан язмагансыңдыр ич, нишләвең синең дигәндәй, сәерсенеп, миңа беравык карап торды. Аннары якын-тирәдәге җирне иснәштергәләп йөрергә тотынды. Ләкин бер кызык та тапмады шикелле, ниһаять, һәммә нәрсәдән күңеле кайтып, шундагы кечкенә куак төбенә барып ятты.
Ярый әле, абайлап өлгергәнмен. Югыйсә,, адәм хурына калуым бар икән. Тик менә шушы маҗаралы хәлемне сер итеп саклый гына алмадым, фашланып, хәтсез вакытлар буена шаян телләргә азык булдым. Аучы халкының холкын белмәсәм иде икән, сүзне дә үзем кузгаттым әле. Үпкәм бар, янәсе.
— Бигрәк саран икәнсез, бер патрон кызганып, җавап та бирмәдегез,— дигән булдым, аучылар минем янга җыела башлагач.
— Мәсьәлә саранлыкта түгел, аның бүтән сере бар, — диде кайсыдыр,— шундый вакытта без, гадәттә, илче артыннан гына эш йөртәбез.
Мин ышанмый торам тагын, ихлас әйтүе ахры, башкалар да бер тавыштан:
— Чынлап та, Полкан шундук сезнең янга җилдергән иде ләбаса, нигә аңа ияреп кайтмадыгыз? — дип өстәделәр.
— Нинди Полкан ул, — мин әйтәм, — күргәнем дә, белгәнем дә юк. Әкият сөйләмәгез, — дим.
— Ә-әнә, аръякта нәрсә, әллә, сезнеңчә, төп башымы ул?
— Аба-а, шуның турында сүз барамыни әле? — Мин кулларымны да җәеп җибәрдем'. Ләкин шундук нидер исемә килде: —Теге мактаулы .этегез түгелдер ич? — дип, көлемсерәп, сорап куйдым.
— Нәкъ үзе! — диделәр.
Кичергән хисләрем йөземә дә бәреп чыкса кирәк:
— Бу ии булды сезгә, төсегез качты, — диде арадан берсе.
Юк, күңелем саф иде, яшерә алмадым:
— Ә бит чак кына җитмәдем мин аның башына, егетләр,—дип әйтеп салдым.
һәм, ай-ваема куймыйча, кысрыклап сораша башлагач, барын да түкми-чәчми сөйләп бирергә мәҗбүр булдым.
Кыскасы, әнә шулай үземне үзем сынатып, көлкегә калсам да, гомумән алганда сезоннан зарланыр хәлем юк, бик шәп узды. Чөнки көзе дә гаҗәеп матур иде, үрдәк тә күп булды һәм патронтажлар да бушадылар. Ә күңелгә тирәнрәк кереп калганы, сагынып сөйли торганы — Полкан белән хуҗасы Серафим карт, әлбәттә.
Дөрестән дә, ничек онытмак кирәк менә шундый кадерле минутларны: әле яктырмаган да, таң яңа беленеп кенә килә. Мәгәр син инде әллә кайчан күл буенда. Җил исми, яфрак селкенми, диләр. Ләкин бит хикмәт 38
39
җилдә генә түгел, җирнең үз сулышы бар, юк-юк та, колакка кереп, сис-кәндереп җибәрә. Ул да булмый, кайдадыр, хәзергә әле шактый еракта, һава ярып очкан үрдәкләрнең канат тавышларын өнәп өлгерәсең. Билгеле, сабырлыгыңны ничек тә җуймаска тырышасың, ләкин канат тавышлары көчәя, якыная барган саен каударлана гына барасың. Бер уйлаганда, су кошлары арасында, бәлки, кыр үрдәгеннән аңгырасы юктыр да әле. Кайчак хәтта шулай булгалый: аучылар, төрле җирдән шарт та шорт атып, кырып торалар,, ә алар, әйтерсең күзләре тәмам тонган, көтүләре белән бер-бер артлы шапылдап күлгә утыра бирәләр’. Бу хәл, билгеле, озак дәвам итми, күбесенчә иртәнге сәгатьләрдә генә кабатлана. Әмма карасаң су өстеңә соңыннан, һич ышанмассың, чалкан әйләнеп төшкән үрдәкләрнең исәбе-хисабы булмый. Ә аннары инде, күл буе бераз тынып торган арада, Полкан үзенең һөнәрләрен күрсәтергә тотына. Мине бигрәк тә таң калдырганы — аның үтә тапкырлыгы. Чынлап та. ипчәмә кеше атып үтергән шулкадәр үрдәкләрнең хуҗаларын ничек аера торгандыр, белмәссең, мәгәр бер вакыт та ялгышмас, һәркемнекен үзенә чыгарып тапшырыр. Әгәр яраланган үрдәкләр яр буендагы куе үләннәр арасына кереп яшеренгәннәр икән, аларга да көн юк, барыбер эзләп таба ул.
Көн үзәгендә исә Серафим карт өендә ял итеп алабыз.
Хуҗабыз турында «аяклы тарих» дип әйтү генә аз, бик тә мәхәббәтле, зрә дә җанга якын кеше ул. Шуңа күрә, Серафим карт белән мин тиз аралашып киттем. Инде серләребез дә береккән, сөйләшеп сүзләр бетми торган иде. Тик менә, шәһәрдә уллары-кызлары бар өстенә, картлык рәхәтен күрмичә, шушы караңгы тайгада бер ялгызы яшәвенең серенә һаман төшенә алмыйм. Ә шул турыда сүз кузгатырга, ничектер, кыюлыгым җитми. Бәлки балалары игелексездер, дип уйлар идем, үзенең әйтүенә караганда, алар аның өчен үлеп торалар, имеш. Көннәрдән бер көнне, Серафим карт авырыбрак киткәч, шулай да сорашмый булдыра алмадым, хәер. Дөресрәге, башта ул үзе:
— Их, әйбәт заманнарга ирештек тә бит, нишләмәк кирәк, минем гайрәтле чаклар үтеп киткән шул, — дип көрсенеп куйды.
Ә мин аның сүзләренә куәт биргән булып, ялгап кына киттем:
— Әйе, бәхетебез ташып бара хәзер, — мин әйтәм, — яшәп туя торган түгел.
Күпмедер әнә шулай көй генә дәвам иткәч:
— Инде, шәт, сезгә дөнья мәшәкатьләреннән арынырга вакыттыр. Менә дигән бала-чагалар үстергәнсез икән, алар кырына барып сыенырга уйламыйсызмы соң? — дип сорыйм.
Ләкин картның чишелер исәбе күренми:
— Әҗәл җитми үләсем килми әле, — ди, кырт кистереп.
Бүтән шундый җае әллә чыга, әллә юк, теге-бу дигән булып, мин һаман сукалапмы сукалыйм. Әйтәм Серафим карт дәшми-тынмый гына тыңлап утыра, ул үзе мине сынап торган икән.
— Юкка мылтык асып йөрисең икән, улым, — дип көлеп җибәрмәсенме бер заман.
— Ә нигә, — мин әйтәм, — хакым юкмы әллә?
— Нигә булмасын, бик бар. Тик шунысы начар, ансат уйлыйсың, — диде Серафим карт. Хәзер аның йөзе җитдиләнгән, җыерчыклары тирәнәйгән иде. һәм: — Тайга бу! — дип тә өстәде. Тагын да бераздан: — Ә башкасын миннән сорама, күңелең яхшылыкта булса, тора-бара барын да үзең аңларсың, — дип сүзен тәмамлады.
Бер сабак алгач, моннан соң бу турыда мин инде, әлбәттә, һичкайчан сүз кузгатмаячак идем, һәм Серафим карт тормышындагы күп кенә нәрсәләр минем өчен бик озакка, кем белә, бәлки бөтенләйгә сер булып калыр иде. Ләкин уйламаганда килеп чыккан бер вакыйга аркасында бар да ачыкланды...
40
Сезон ахыры якынлашып килгән көннәрнең берсе иде. Без Серафим карт өенә ял итәргә җыелган идек. Менә беравык почмактагы урынында йокымсырап яткан Полкан, кинәт сискәнеп, колакларын торгызды, сыр- тын кабартып, ырылдап куйды. Аннары улап җибәрде. Җитмәсә бит әле тайгада да түгел, көпә-көндез өй эчендә булды бу хәл. Шомланмас җиреңнән шомланырсың. Ирексездән, Серафим картның сүзләре исемә төште. Әйе, дөресме-түгелме, ләкин аиың берчакиы:
— Полкан бүре нәселеннән килгән эт ул. Тик ничәнче буын икәнен генә хәтерләмим. Чөнки шушыңа ук охшашлы ана этне әти тайгадан табып алып кайтканда мин әле кечкенә идем. Атна-ун көн узмагандыр, әлеге ана эт җиде бала китерде. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга каера, дип белми әйтмәгәннәр. Башта бер дә ияләшә алмадылар, гел тайгага качу ягын карап торалар иде. Без генә түгел, алар артыннан йөреп, әнисе дә газап чикте инде, бичара. Хәер, үзе дә озак яши алмады, кайгыданмы, нидәндер тилереп үлде. Ә бу Полкам әнә шулар токымыннан,—дип хикәя кылганын үз колагым белән ишеткәнем бар иде.
Башка аучыларның гөнаһларына керә алмыйм, мәгәр минем тынычлыгым югалды. Тик күңелемне басар өчен генә:
— Өрә белмәгән эт өйгә кунак китерер, дигән сүз бар. Ә безнең Полкан аюга хәбәр сала, ахры, — дип көлемсерәп куйган булдым.
— Юкны сөйләмә,— диде Серафим карт, коры гына. — Аюны монда хәзер аркан белән дә тартып китерә алмассың, җиләклектә кышлык запас җыя торган вакыты, — дип дәвам итте ул. Аннары үз-үзенә сөйләнгәндәй:— Әйе, Полканның сизгерлеге алдамас: кемдер бар барын адәм затыннан, ләкин начар кеше булса кирәк, — дип өстәде.
Ниһаять, Полкан ишеккә ташланды.
— Тотыгыз әле шуны, җибәрмәгез, — диде Серафим карт, — мин үзем генә чыгып каршы алыйм.
Нәкъ шулчак, ишекне киң ачып, кемдер керде. Серафим карт, Полканның сыртыннан сыйпаштыргалап, ничек җитте алай тынычландырды. Шуннан соң гына безгә кергән ят кешенең сәламен кабул итте һәм:
— Утыр, кунак бул, — диде.
Теге адәм ашыкмыйча гына мылтыгын агач чөйгә элеп куйды, өс- башын чишенде дә:
—• Без алла бәндәсенә дә якты йөз күрсәтер көнегез бар икән, картлач,— дип, йомры агачтан юнып ясалган топчанга барып утырды.
Серафим картның, әйтерсең, аны менә хәзер генә күрүе, башыннан- алып аягына кадәр күзеннән үткәреп чыккач:
— һаман исәнмени әле син, Фиксатый?— диде.
Фиксатый дигәне аның кушаматы икән. Ә чын исемен соңыннан да белә алмадык. Чөнки Серафим карт безнең сорауга:
— Чын исемен үземнең дә ишеткәнем юк. Сукбайның сукбайларча инде, алтын юганда хәрәмләшә, кеше забоена керә торган гадәте булганй Бер заман тотканнар да тешләрен сугып төшергәннәр моның, — диде, “ кушаматы әнә шуннан калган.
Хәер, мәсьәлә кушаматында гына да түгел, минем күңелемне бигрәк тә болгатканы икенче нәрсә иде. Мәченеке шикелле сирәк мыеклары тырпаеп торуы өстенә:
— Ай-Һай, картлач, әгәр кулыгыздан килсә, мине тереләй кабергә тыгып куяр идегез, бугай, — дип ыржайганда, ниндидер усал ерткычны хәтерләтеп, ике озын казык теше күренеп калды.
— Сиңа тотынып кулымны пычратаммы соң!—диде Серафим карт. Әйтүем дә әле тик шуның өчен генә иде: ата-бабадан калган тайга юлларын бозып, яманлык эстәп йөргән кешенең гомере вакытыннан элек өзелүчән була. Әйе, озак вакытлар күзгә-башка күренмәгәч, әллә берәрсенең изге теләге кабул булганмы, дип торам мин тагын.
Фиксатый, безгә күз кысып куйды да:
41
— һе, кара син аны, әкәмәт картны, көфер сөйләгәндә, ичмаса, бүреген дә басып кия белми бит, — диде һәм иләмсез зур авызын ерьш көлгәндә әлеге ике казык теше тагын елтырап китте.
Мин хакыйкатен генә әйттем...
Шунысы гаҗәп: бер-берсенә дошманлыклары ап-ачык сизелеп тора, әмма, ни хикмәттер, уйнап-көлеп сөйләшкән кебек үзләре, һәрхәлдә, алар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтне аңлавы читен иде, тирәнрәк төшенергә теләгән саен зиһенем таркала гына барды. Менә Фиксатый уйга калгандай итте. Ул, шул уйларыннан арына алмагандай:
— Хакыйкате хакыйкать, ләкин бит үлгәннән соң кире кайтып булмый,— дип, ашыкмыйча урыныннан күтәрелде. — Юк, хөрмәтле картлачым, бу дөньяны алай тиз генә ташлап китәсем килми әле минем, —дип, сөйләнә-сөйләнә, юл капчыгын актара башлады. Ул да булмады, кисәк җитезләнеп, печатьле спирт шешәсен тартып чыгарды да, кулында чөя- чөя, шап иттереп өстәлгә китереп утыртты. Шундый ук җитезлек белән закускаларын тезеп куйды, һәм менә: — Аннары ничек әле, әҗәлгә дару юк диләрме? Ә бу нәрсә? —дип, спирт шешәсен шартлатып ачты.
Үзе әйтмешли, бер әкәмәт кеше булып чыкты әле бу. Инде менә безнең һәммәбезгә мөрәҗәгать итеп:
— Табыннан рәхим итегез, — диде. — Әйе, бүген монда мин хуҗа.. Димәк, аягүрә торып сый-хөрмәт итәргә тиеш сезне. Я-я, кыстатмагыз, урнашыгыз. Ә менә син, картлач, бирегә, түрнең иң башына рәхим ит.
Без үз язмышыбызны Серафим карт кулына тапшырган идек, ул ни эшләсә, нәкъ аныңча кабатларга әзер тора идек.
— Кәмит корма, яме, Фиксатый? — диде Серафим карт, кисәтеп.
— Ха-а!..
Көлүгә һич тә ошамаган иде бу, Фиксатый, гүя, чарланган тешләрен күрсәтеп, безнең котыбызны алу өчен генә шулай кычкырып җибәрде. Мәгәр артыгына бармады һәм безне дә яңадан әллә ни кыстап тормады:
— Гомер ике килми, бушка вакыт уздырганчы, әйдә, Полкан, булма- са, синең белән парлашып күңел ачып алыйк әле,— диде һәм ялгызы бер табын булып өстәл артына хәйран җәелеп утырды.
һәм, менә сиңа кирәк булса, тагын бер тамаша: Фиксатый дөрестән дә Полканны онытмады, эчкән саен, умырып капкан закускасыннан өлеш чыгарып, аның алдына ыргыта барды. Полкан исә, ичмаса, иснәп тә карамый иде. Эт, һөҗүмгә әзерләнгәндәй, сыртын кабартып һәм ара- тирә ырылдап, үз почмагыннан күзәтеп ятуын гына белде.
— Уен күп булмый, җитәр. Этне борчыма!—диде Серафим карт, яңадан кисәтеп.
— Их, картлач, алай каты күңелле булма, миндә дә адәм йөрәге, бит, — Фиксатый изүләрен чишеп җибәрде, күкрәгенә сугып куйды.
— Димәк, азынырга дигәнме?
— Туйдым мин бу ялгызлыктан, әгәр бик беләсең килсә. Әйдә, кул- га-кул сугышып алыйк — сат миңа этеңне. Я, күпме сорыйсың?
Серафим карт дәшмәде.
— Әгәр сатарга теләмисең икән, хет бер генә көнгә биреп тор... — диде Фиксатый, дәвам итеп*.
Серафим карт бу юлы да эчендәгесен йомып калды. Фиксатый, ки-ресенчә, отыры хиресләнеп китте һәм, бүтән һич түзәр хәле булмагандай:
— Юк, ихлас әйтүем, тимернең кызган чагы, сугып кал, картлач, —< дия-дия, тәмам чат ябышты. — Әйе, акча миндә бер букча. Күпме сорама,- эһ тә итмим, төргәге белән чыгарып бирәм дә, вәссәлам. Ник дәшмисең, ә? Килештекме?
Серафим картның, ниһаять, түземе җитмәде булса кирәк, ул кашларын салындырып:
— Шашма, я әллә нәрсә әйттерерсең... — диде.
42
— Чү! Зинһар өчен сабыр нт аз гына. Югыйсә, ничек әле, ачу алдан, акыл арттан, диләрме, үкенүен, бар соңыннан, — Фиксатый кесәләрен капшый башлады һәм: —Менә, егетләр, шаһит булыгыз! — дип, өстәлгә бер төргәк акча чыгарып салды. — Шикләнмәгез: алтын юып, тау-таш актарып, җиде кат җир астыннан казып алган хәлал акчалар бар да. Ләкин җүләр нәрсә икән бу, дип тә уйламагыз тагы, — дип дәвам итте ул аннары. —Шулай да игелеген күрмәгәч, үзеңчә бер күңел ачып та алмагач, ни пычагыма яшим бу дөньяда. Ә бит минем ишеләр менә нәкъ ШУШЫ минутта, мөгаен, Владивостокта типтерә торганнардыр. Безнең халык шулай инде, бәлки, берәрсе ресторанны төн буена сатып алгандыр. Их, нигә соң мин дә алар янында түгел?..
Безнең өчен инде мәзәк түгел иде, туйдырган иде, ничек тә котылу чарасын күрергә кирәк иде. Иртәрәк булуына карамастан, арабыздан кемдер:
— Анысын син әнә Полканиан сора, ә безнең вакытыбыз юк, — диде дә күл буена җыена башлады.
Полкан исә, ишекне бәреп ачты да, барыбыздан алда чыгып атылды. Бераздан безне Фиксатый куып җитте. Исең китәр тыйнаклыгына, баягы дуамаллыгының хәтта әсәре дә калмаган:
— Бер ялгызың кәеф-сафа корып, стенага сикерерлек хәлгә җиткәнче, мин дә сезгә иярергә булдым әле менә, — дип сөйләнде ул, сораулы карашыбызга җавап итеп.
Ә бит, җитмәсә, менә дигән аучы икән үзе — дары әрәм итә торган кешеләрдән булып чыкмады. Безгә ияләшеп алдымы, әллә аучыларга хас бүтән хисләре уянып, һәвәссеиеп киттеме, икенче көнне дә, аннары да Фиксатый иртә-кичен күл буенда үткәрә башлады. Начар сүз әйтер хәлем юк, көндезге ял сәгатьләрендә дә, азынып-тузынып, безгә комачауламый иде, иптәшләрчә кыланып, җай гына яши бирде. Ә эчү турында бөтенләй сүз кузгатмас булды.
Мәгәр мине күбрәк гаҗәпләндергәне Полкан иде. Ул, ни хикмәттер, тәки сөймәс булды Фиксатыйны, элеккечә дошман күреп, бер генә үрдәген дә судан чыгарып бирмәде. Шуңа җен ачулары килеп, эченнән би- тәрләнсә битәрләнгәндер Фиксатый, әмма безнең алда сынатмады, беренче көнне үк:
— Судан.курыкканымны белә ул, мине адәм көлкесенә калдырмакчы, ахры, —дип серле генә елмаеп куйды.
Икенче көйне исә: — Миңа сездән калганы да җитәр, тактиканы үз- гәртәм, егетләр, — дип белдерде.
Осталыгын да иллә оста икән, тәмам таң калдырырлык бит: бездән курыккан үрдәкләр очып һавага күтәрелгәч кенә, бер дә ашыкмыйча һәм һичкайчан бушка патрон әрәм итмичә, коры җир өстенә атып төшерә торган булды. Нигә яшерергә, бара-тора Фиксатый, гомумән, кай ягы беләндер безгә охшап та куйды. Тик менә аның ара-тирә:
—Ха-а! — дип кычкырып җибәрүен генә кичерәсе килми, кинәт җанны өшетә, әллә нинди бер авыр тәэсир калдыра иде.
Күп тә үтмәде, көннәр әле матур гына торуга карамастан, Фиксатый, безнең гаҗәпкә калуыбызга каршы, сезон ябылуын хәбәр итеп:
Капут, егетләр. Миңа хәзер үз өнемне кайгыртырга, моннан таяр- га кирәк,—диде. — Алтыны кадалып китсен, гомер буена юа-юа ревматизм эләктереп бетердем, бер-ике ел буена забойга аяк басасым юк. Шуңа күрә, шәт, бу соңгысы булмас, яңадай да очрашырбыз әле, — дип, киң күңеллеләнеп, вәгъдә биреп куйды аннары.
Шул кичне Фиксатый, безнең белән исәнләшеп һәм «бәгайбә»сен кат- кат әйтеп, китеп барды. Ә төнлә инде туңдырып та җибәргән, күрәсең; иртә белән күл өсте ялтырап торган боз элпәсе белән капланган иде.
Биредә, кар да шулай көтмәгәндә ятып, кыш кинәт башланып китә икән, һәм без, күптән килгән гадәт буенча, дәррәү алынып, хуҗабызга
43
утын әзерләп бирдек. Кыскасы, саубуллашу да бик күңелле буласы иде, ләкин кул бирешкәндә генә «бигайбә» сүзен кыстырып, мин үзем эшне бераз бозып ташладым. Әле менә хәзер генә шат күренгән һәм рәхмәте йөзендә балкып торган Серафим карт:
— Бу ни дигән сүз тагы? — диде, кисәк кәефе кырылып.
Мин ни, юиьсезләнеп, иңбашларымны җыерып кую гына җитмәгән:
— Авырга алырлык сүз әйтмәдем шикелле, — дип ычкындырып җи-бәрдем.
Ә Серафим картның күңелендә бөтенләй башка уйлар булган, күрәсең:
— Аның өчен түгел, яхшыдан яманны аера белгән кешенең гаебе дә, гайбәте дә булмый, юкны сөйләмә, дигәнем, улым,'—диде ул. — Әйе, Фпксатыйдан соң күңелем болай да бозылып калган иде. Ә син, җитмәсә, шул суык аякның сүзен кабатлап, тагын хәтеремне яңартып җибәрдең...
Инде дә төшенгән кебек идем бит, һәм мин, Серафим карттан гафу үте-нергә кыймыйча, сүзсез генә аңа җакан X суздым. Мәгәр кабул итмәде.
— Нигә ул миңа? — диде.
— Белмәссең, бәлки кирәк булыр.
— Әй, улым, улым, — Серафим карт башын чайкап куйды һәм, мин зиһенләп өлгергәнче: — гомеремдә аюга да мылтык асып йөргәнем юк пде, бүген килеп кенә үз дәрәҗәмне төшермәм инде, — дип өстәде.
Турысын әйтергә кирәк, дөньяда күпме яшәп кешегә кул күтәргәнем булмаса да, Серафим картны борчуга салганы өчен Фиксатыйга күңелем шундый рәнҗегән иде, әгәр киләчәктә тагын очрата-нитә калсам, соңгы ике казык тешеннән дә мәхрүм итәрмен төсле иде. Хәтта тышкы кыяфәте белән аңа охшаган кеше күземә чалынса да ирексездән йөрәгем урыныннан кузгалып китә торган иде. Ләкин шул ук кышны мине ерак Индигиркага күчерделәр һәм тик берничә елдан соң гына, ничек тә юл уңае туры китереп, яңадан Бохапча якларына барып чыктым.
Билгеле инде, иң элек Серафим карт янына сугылып, хәл-әхвәлләрен белергә ашыктым. Югыйсә бит, югарыда әйтеп үткәнемчә, аның борчылуы миңа да йогып калган иде, күңелем һаман тыныч түгел иде. Өстәвенә, тайганың колагы үзе белән дигәндәй, Фиксатый турындагы кайбер начар хәбәрләр хәтта безнең Индигирка якларына ук барып ирешкән иде.
Әйе, ахыры чынлап та кайбер хәлләр булгаласа кирәк, миңа каршы килгән Полканның аксавын күрү белән йөрәгем жу итеп китте. Җитмәсә, бер колагы да салынып төшкән икән әле, анысын инде арабыз якынайгач кына абайлап алдым. Ә ябыклыгын әйткән дә юк, «эт этлеген» иткәнгә күрә генә, бәлки, шулай җан асрап интегә торгандыр.
Сизенүен дөрес сизенгәнмен, күрәсең:
— Син юкта монда әллә ниләр булып бетте. Ярый әле, молодец, Полкан махы бирмәде, — диде Серафим карт, күрешкәннән соң, көттермичә, үзе сүз башлап. — Фиксатыйиы хәтерли торгансыңдыр?
— Хәтерләү генә түгел...
— Менә шул адәм актыгы, санламыйча, бер җәйне бөтенләй теңкә- гә тия башлады. Сүз уңаенда соравым: күлгә су эчәргә йөргән болан сукмакларына игътибар иттеңме икән теге вакытта?
— Итмичә соң!..
— Болан дигәннән, аның мөгезеннән дару ясалганын да беләсеңдер, шәт?
X Җакан — аюга ату ечсн махсус ясалган патрон.
— Ишетә белом.
— Кыскасы, берәрсе өйрәткәнме, әллә явызланып азып киткәнгәме, Фнксатый әлеге боланнарга каныкты бит. Берсен харап итеп ташлады бу. Ярый, дару өчен дигәч, кичергән булдым тагы. Кисәтеп, акылга утыртам, янәсе. Ә ул мөгез каны эчеп бүртенмәкче икән, инде башка җирләрдә дә хәтсез зыян итеп өлгергән, имеш, — Серафим карт, ачы сүгенеп куйды да, тынычлана алмыйча, бераз ни дияргә белми торды.
һәм, әйтерсең, тик шуннан соң гына кирәгеннән артык нык тартылган җәясендәге угын атып җибәрде, асылына күчеп, ләкин бу юлы аучыларга хас бизәкләр белән кечкенә хикәягә охшатып, миңа үткән җәйне булган түбәндәге вакыйганы сөйләп бирде.
Ак төннәрнең берсе икән. Өйгә кереп калган черкиләрдән гаҗизләнеп, Серафим карт йокы аралаш әллә нинди ямьсез төшләр күреп ята, имеш. Мылтык тавышына сискәнеп, күзләрен ачып җибәрсә, ишекне бәреп ачкан Полкаиның койрыгын гына күреп кала. Күпмедер вакыттан соң яңадан мылтык тавышы. Аннары тагын. Кабаланып идәнгә торып баскан Серафим карт: «Бу ни хәл бу, ни аучылык сезоны түгел, әллә, югыйсә, теге азгын бәндә килеп чыктымы?» — дип, хәвефләнеп, уйларга өлгерми, Полканиың чыйиаган тавышы да ишетелеп киткәндәй була. 10к, дөрестән дә, кайдадыр якында, күл буенда гына бит...
Ә Серафим карт киенгәнче, җыенганчы, никадәре ашыкмасын, шактый вакыт үтсә кирәк, ул ишектән чыгып бераз китүгә, яраланган Полкан аңа каршы килеп тә җитә. Мәгәр җан ачуы белән генә чапкандыр, ахры: кинәт туктап, бер урында чайкалып торганнан соң, борыны белән җиргә кадалып, шундук авып китә.
Хәзер миңа бар да ачыкланган кебек иде, тик Фиксатый турында нәрсәдер сорамакчы идем. Әмма аңа кадәр икенче берәү бар икән, Серафим карт, авыз ачарга ирек бирмичә:
— Шулай да шөкер итәм: Полкан, җәй буена үз ярасын үзе ялап, төрле шифалы үләннәр ашап дәвалана торгач, тәки терелде. Ә менә, кызганычка каршы, боланның йөрәгенә тигән булган, һавага сикерсә дә, бер генә күтәрелеп бәрелгәндер... — дип дәвам итте. — Гомердә дә оныта торган түгел, әмма дә үгезнең асылы иде. Әле әйткәнемчә, күтәрелеп бәрелгәндә мөгезе яньчелгән күрәсең: мин барып җиткәндә кайнары укмашып каткан иде'. Әйе, әгәр Полкан Фиксатыйның тез капкачын умырып алмаган булса, барыбер файдаланасы түгел икән, — дип тәмамлады ахырдан.
Инде үземнән берничә сүз: мин әле дә ара-тирә Бохапча якларына барып чыккалыйм. Өйрәнгән яу сугышырга яхшы дигәндәй!, ауга да йөргәлим, әлбәттә. Әмма Фиксатыйиы бүтән беркайчан очратмадым. Ник дисәң, хәбәрдар кешеләрнең сөйләвенә карагайда, исән-сау яшәвенә карамастан, тез капкачы зарарланганнан соң тайгада элеккечә азыиып- тузынып йөрү мөмкинлегеннән бөтенләй мәхрүм булып калган, күрәсең. Башка берәү булса, кызганырлар иде, ә Фиксатыйны искә алганда да:
Шул нәрсә турында сөйләп сару кайиатмасагыз иде, адәм рәтле кешене эт таламас, үз җәзасын үзе күрә. Әнә, Полкаига рәхмәт әйтегез, Серафим картның күңеле булыр, ичмаса,— дип кенә куялар.