Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ЙОРТЫНДА ЗУР БУЛГАН ГЫНА МӘЙДАНДА ЗУР


акыт арбасы чамасыз кызу тәгәри. Артыңа борылып карарга да өлгермисең, еллар, ун еллар үткән. Вакыт ул һәрвакыт алга таба гына ыргыла, артка таба баруны белми ул. Яңа, яшь, сәламәт нәрсәләр өчен аның oigan-фәрман чабуы куркыныч түгел, киресенчә, дәрт һәм канат бирә. Әмма карт, хәлсез, авыру нәрсәләргә аның кызулыгы бик хәтәр. Үлемгә йөз тоткан бөтен нәрсәне вакыт иләге, тарихның кирәксез чүбе итеп, бертуктаусыз читкә ташлап, атып тора.
Еллар язмасында «1962» дип куелган нокта яныннан да вакыт арбасы, моңарчы билгеләр куелган һәм куелмаган шундый нокталар яныннан миллион-миллион тапкыр очып үткән кебек, сызгырып үтеп китте. Аның өчен очсыз-кырыйсыз һәм туктаусыз юлда бу бер мизгел генә, әмма бу мизгел планетаның кешеләре өчен, бигрәк тә совет кешеләре өчен, искиткеч зур да, әһәмиятле дә. Безнең көннәрдә берьеллык гомер үткән гасырларның чорына тора дисәк, әллә ни арттыру булмастыр.
Советлар илендә узган ел, бүтән якларын атап әйтмәгәндә дә, менә нәрсәсе белән мәшһүр: ул ЁПССның XXII съезды сызган коммунизм төзү планын тормышка ашыру эшендә миллионнарча совет кешеләренең үз хезмәтләре белән практик катнашуы елы, беренче сугышчан ел булды. Шуңа күрә узган ел прогрессив кешелек күңелендә Җирдәге иң шәп заманның башлану елы, мең еллар буенча сагынылган хыялларның тормышка аша башлавы елы булып сакланыр.
Халык акылы борын-борыннан болай ди: иң озын юл да беренче адымнан башлана. Моның белән халык беренче адымның мөһимлегенә аеруча басым ясый. Узган елда совет кешеләре коммунизмга таба ышанычлы адым ясадылар. Хәзер ялгышмыйча әйтеп була: бу адым баһадир адымы булды. Коммунизм төзүнең беренче елына партия тарафыннан куелган гаять зур бурычлар — хуэцалык өлкәсендә булсын, экономика яки культура өлкәсендә булсын уңышлы үтәлде, илебез яңа орбитага — коммунизм орбитасына чыкты һәм шул юлдан, Николаев белән Поповичнъщ 1962 елның августында очкан космик корабльләре кебек, хәзер Марска таба очучы «Марс-1» корабле кебек ышанычлы баруында дәвам итә.
Совет кешеләре хыялланырга яраталар, дип бик күп сөйлиләр һәм язалар. Бу — дөрес, әлбәттә. Бары тик корыган агач кына яз килүен көтми. Хезмәт һәм яңа ачышлар романтикасы, белем алу һәм
В
шрлапри^ " lKacbl Һәрвакыт хыял белән бәйләнгән. Әмма совет ке- Ә Уила*УлаР да чит нәрсә түгел. Хыял киләчәккә караса, бирә ^дМ °^генге күренешләр уйлануларга йомгак ясарга азык
Шәхес культы заманында безнең күп кенә уйланулар шаблон төстә, саи һәм җиңел була иде. Ә эчке тирәнлеге һәм олы хакыйкате, матурлыгы һәм фикере булмаган уйлануларның аслан әһәмияте юк __ Узган елда^миңа үз республикабыз буйлап та, башка өлкәләрдә ‘дә күп кенә йөрергә туры килде. Казагыстанны, Үзбәкстанны күреп кайттым. Бик күп кешеләр белән сөйләштем, бик күп нәрсәләр күрдем, депутат буларак, элек бөтенләй катнашмаган эшләргә катнаша башладым. Нәтиҗәдә этанга газиз Татарстаныбыз да минем алда ничектер зураебрак киткәндәй булды, аның матурлыгын, куәт-көчен, ул һәм кызларының дәртле хезмәтен тирәнрәк күрә, тирәнрәк аңлый башладым, вакытлы кимчелекләрнең дә кайдан килеп чыгуын ачыграк төшенә башладым.
һәм менә шушы алмаз ташта үземне һәм кешеләрне сынап, тикшереп, күргәннәремә һәм ишеткәннәремә йомгак ясап ә мин төрлесен, яхшысы белән бергә яманын да күрдем, ишеттем, кешеләр хәзер дөресен генә сөйләргә тырышалар, ә дөреслек ул еш къма бик ачы да була, ■— менә туларның һәммәсенә йомгак ясап әйтәсем килә: соңгы елларда безнең совет кешеләре бик нык үсте, бик нык яхшырды. Әйтерсең, баш өстеннән сафландыргыч яшенле яңгыр явып узган да шуннан соң кешеләр гүя барлык керләрдән чистарынып, олырак ■ җанлы булып киткәннәр. Иң явыз гаделсезлек тә каралта алмаган халык күңеле — саф күңел хәзер тагын да сафлана төшеп, гаҗәеп бер асыл таштай балкып тора. Кешеләрнең гәүдәләре турайды, башлары күтәрелде, күзләре нурланып, тормышка, хезмәткә бүтәнчә ка-рый башладылар, йөзләрендәге елмаюлары да элеккеге кебек түгел. Ленин хакыйкате, үз эшеңнең, үз идеяләреңнең дөреслегенә ленинчыл ышану халык йөрәгендә тагын да үсте. Бер-береңә ышанмау, бер-береңнән шикләнү, бер-береңдә бүре күрү һәм казенщинаны, ягъни ■культ заманының иң кара бөркәнечләрен иңнәреннән атып бәргәч, кешеләр яңадан үзләренең бөек дәрәҗәләрен ачык тойдылар. Эшебез дә әйбәтрәк бара башлады, тормышыбыз да ямьлерәк бара башлады.
Мисалга Советлар Татарстанын гына алыйк. Ул зур түгел, ләкин анда чиксез зур илебездә барган гаҗәеп нәрсәләрне көзгедәге кебек ■күрергә мөмкин. Соңгы елларда Татарстан нефть чыгару буенча Советлар Союзында беренче урынны алды. Безнең нефтьчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге Американың иң яхшы нефтьчеләренекеннән бер ярым, ике тапкыр югарырак. Республикабыз предприятиеләре ясап чыгарган ул искиткеч машиналарны һәм приборларны, мех, кетгут, пленка һәм башка шуның кебек затлы да, кыйммәтле дә әйберләребезне кырык ил бездән бик теләп сатып ала. Казан органик синтез заводы — илебездәге иң зур химия заводларының берсе — салына. Шәһәрләребездә' торак кварталлар бер-бер артлы калкып чыгалар. Татарстан игенчеләре, узган елда дәүләткә 56 миллион 200 мең пот ашлык тапшырып, алда тагын да зуррак мөмкинлекләр барын күрсәттеләр. Культурабыз, әдәбият һәм сәнгатебез чәчәк ата. Җәмәгать тәртибендә төзелгән халык театрлары, китапханәләре, культура университетлары, халык консерваториясе үзләренең ишекләрен киң итеп ачтылар: рәхим итегез, килегез!
Менә шушы яктылыкта, шушы югарылыкта чын мәгънәсендә азат совет кешесенең, ил хуҗасы булган кешенең героик образы тагы да ачыграк, калкурак күренә. Икенче төрле сүзләр белән әйтсәк, без
2. „С. Ә'.М1. . _____ ... 17
лп бгбпВАТДУЭ ••
АССР
II ъ-—
ММ
18
заманыбызның партия П рограммасында куелган әхлак-тәрбия бурычын да уңышлы үтәп барабыз.
Бу фактның әһәмияте гаять зур. Коммунистлар партиясе үзенең Март һәм Ноябрь Пленумнарында авыл хуо^алыгын үзгәртеп кору турында, СССРның экономикасын үстерү һәм партия органнарының халык хуҗалыгына җитәкчелек итүен үзгәртеп кору буенча бик мөһим карарлар кабул иткән чагында шушы мораль резервларны да исәпкә алган бит. Партиянең һәм халыкның коллектив тәҗрибәсе һәм акылы — менә шушы куәтле ракета инде безнең илне хәзергесе көндә ^җиңүләрдән (җиңүләргә алып бара.
Партиябез Ленин курсы белән алга барган хәлдә халык контроленең ленинчыл принципларын да кыю рәвештә яңадан торгызды. КПСС Үзәк Комитетының Ноябрь Пленумы тәмамлануга әлләни күп вакыт та үтмәде әле, ә инде миллионнарча кешеләр — эшчеләр, колхозчылар, интеллигентлар Партия-Дәүләт Контроле эшенә актив катнаша башладылар. Партия белән халык интересы һәрвакыт бер, шуңа күрә алар һәрвакыт бердәм дә, һәрвакыт бер-берсенә таяналар да.
Үзәк Комитетның Ноябрь Пленумы, (җитәкчелекнең Сталин заманында тудырылган иске, бюрократик методларын кискен рәвештә җимереп, коммунизм төзү бурычына (җавап бирә торган яңаларын, камилләрен күрсәтте һәм шуның белән массаның иҗат эшенә киң юллар ачты.
Менә шушы тарихи рубежда илебезнең дәүләт тормышына караган мөһимнән мөһим мәсьәләләрне карар өчен СССР Верховный Советының икенче сессиясе җыелды. Бик җентекләп тикшергәннән һәм фикер алышканнан соң, депутатлар Советлар Союзы экономикасы үсешенең яңа 1963 ел планын һәм илнең яңа бюджетын расладылар. Сессиянең карарлары Совет Державасының һәм бөтен социалистик лагерьның куәтен тагын да ныгытуга, үстерүгә юнәлдерелгән. I
— Яшисе килә, коммунизм һәм тынычлык өчен армый-талмый эшлисе килә!
Депутатларның чыгышларында бу сүзләр бик еш яңгырадылар һәм сессиянең эчке лейтмотивы булдылар. Халык күңеленең иң тирән җиреннән чыккан иң саф җыр кебек иде бу. Моңа шатланмаска, монда салкын канлы чит бер күзәтүче булып утырырга мөмкин түгел иде.
Хәзерге халыкара хәлләр һәм Советлар Союзының тышкы политикасы турында сөйләр өчен Совет хөкүмәтенең башлыгы Н. С. Хрущев трибунага чыгып баскач, без, депутатлар, әйтеп бетергесез дулкынлану кичердек. Аның тарихи әһәмиятле доклады безне әсир итте. Бер яктан, без шундый зур, шундый көчле илебез булуга горурлансак, икенче яктан, сугыш уты белән уйнаучы Америка империалистларына безнең йөрәкләрдә нәфрәт ташыды. Йөрәкләрен кара курку сарган, киләчәкләрендә өметләре калмаган. Америка империалистлары, акылсызлыкның һәм ахмаклыкның соң чигенә басып, узган елның Октябренда дөньяны атом сугышы һәлакәтенә китереп җиткерә яздылар. Бары тик Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең чиктән тыш акыллы эш итүе, политикада Ленинча ерактан күрә белүе генә шушы чамадан тыш куркыныч шартларда дөньяны һәлакәттән коткарып калды. Асылда бөтен кешелек язмышы, җирдәге бөтен тереклек язмышы хәл ителгән бер заманда Совет хөкүмәте башында Никита Сергеевич Хрущев кебек турылыклы ленинчының, курку белмәс бер кешенең торуы — безнең өчен бәхет иде. Аның шәхси батырлыгына без бик нык бурычлыбыз. Ул борчулы көннәрдә Җир шарындагы барлык намуслы кешеләрнең карашлары аңа төбәлгән иде, кешелек иң акыллы эшләрне аңардан көтте, һәм Никита Сергеевич аларның өметләрен аклады.
2*
Куба кризисын тыныч хәл итү юлын табу белән безнең илебез киләчәккә, әйтерсең, яңа өмет йолдызы кабызды. Барлык континентлардагы хезмәт ияләре СССРның тышкы политикасын яхшы дип табалар һәм рәхмәт әйтәләр.
Үз өендә зур булган гына мәйданда зур, ди борынгы көнчыгыш мәкале. Советлар Союзы үз өендә зур, бөек булганга, бөтен дөнья мәйданында да зур һәм бөек. Капиталистлар исә үз өйләрендә өтек булганга, башка халыклар да алардан йөз окряера. Капитализмның ИЗ позицияләрен елдан-ел югалта баруы нәкъ шул турыда сөйли дә бит. Узган елда гына да Көнбатыш Самоа, Алжир һәм Руанда һәм Бурунди, колонизаторлар тырнагыннан котылып, бәйсезлек алдылар. Капитализм шәфкатьле бабай түгел, көрәшмичә, тукмамыйча аның ерткыч кулыннан берни дә алып булмый. Моны хәзер Мәнди анасы да белә.
СССР Верховный Советы сессиясе, Советлар Союзының тышкы политикасын бердәм яхшы дип табып, совет халкының тынычлыкка, матур, яңаны төзүгә булган омтылышын тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтте һәм сугыш уты кабызучыларга каты кисәтү ясады.
...Вакытның алтын арбасы сызгырып баруында дәвам итә, иске елның соңгы көннәре, соңгы сәгатьләре, минутлары да мәңгелеккә китте. Ләкин без моңа кайгырмыйбыз, чөнки йөзебезгә кешелек язының елы щилләре килеп кагылуын ачык сизәбез. Бернинди дә читкә тайпылыш юк, киләчәккә без дөрес курс белән, Ленин юлы белән барабыз. Шуңа күрә көр һәм горур тавыш белән әйтәсе килә:
— Яңа ел белән, яңа бәхет белән, кадерле дуслар!