Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКЫН ДУСЛАР

£*. ИСМӘГЫЙЛОВ
Казагыстан ССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты, филология фәннәре докторы
Б. ИСХАКОВ
Казагыстан ССР Фәннәр Академиясе аспиранты

атар әдәбияты бөек рус халкы культурасы йогынтысында үсте. Уңышлы бу йогынты үз чиратында татар әдәбияты аркылы башка халыклар — башкортлар, казакълар һәм кыргызлар әдәбиятларына да үтеп керде. Шулай итеп, татар халкы арадашчы яки, физика теле белән әйткәндә, рус культурасын казакъ культурасына үткәрүче ролен уйнады.
һәрбер халыкның революциягә кадәрге культурасындагы кебек үк, татар культурасында да ике агым яшәп килде. Әдәбиятта, прогрессив демократик юнәлеш белән беррәт- тән, буржуаз-реакцион юнәлеш тә яши иде. Соңгы агым панисламистлар һәм пантюркистлар юнәлешендә бара, ул агымның иң явыз тарафдарлары реакцион рухтагы казакъ муллаларына да, казакъның буржуаз милләтчеләренә дә көчле йогынты ясыйлар иде. Ка-закъның мәгърифәтче галиме Чо- кан Вәлиханов та, татар халык шагыйре Габдулла Тукай да ул реакцион агымның чын йөзен үз заманнарында фаш итеп чыкканнары мәгълүм.
Ләкин, Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә, ул реакцион агым һәм консерватизм татар халкының рухи дөньясына зур йогынты ясый алмаган. Татар әдәбиятындагы прогрессив-демократик юнәлештәге идеяләр казакъ әдәбиятына реакцион, дини агымнардан күп көчлерәк йогынты ясаганнар һәм тәэсир иткәннәр, һәм бу очраклы хәл дә булмаган, чөнки демократик юнәлеш рус демократик культурасына таянып, аның көчле ярдәмендә эш иткән.
Руслар, татарлар һәм казакъларның культура ягыннан үзара бәйләнешләре турында сөйләгәндә, күп кенә халыкларның, шул исәптән казакъ халкының да иҗтимагый-по- литик фикере формалашу процессында, рус әдәбияты белән беррәт- тән, татар демократик әдәбиятының да роле зур булганын әйтми үтү дөрес булмас. Күренекле әдә- биятчыларыбыздан И. С. Брагинский, К- Л- Зеленский, ЛА. И. Богданова, М. X. Гайнуллин, С. М-. Муканов, Б. М. Кербабаев, Г. Г. Голәм һәм башкалар бу турыда инде берничә тапкыр язып үттеләр.
Татар әдәбиятына нигез салучы-лардан Каюм Насыйри (1825— 1902) татар халкының демократик культурасының зур эшлеклеләрен- нән дә берсе. Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге ул за-маннарда ук инде казакъларга мәгълүм була. Рус демократик мәгърифәтчеләре идеяләре тәэсирендә төзелгән дәреслекләр һәм календарьлар ул елларда ук инде
Т
60
казакъ һәм кыргыз далаларында киң тарала.
Казакъ халкының күренекле мәгърифәтчесе Ибрай Алтыисарин К а ю м Нас ы й р и н ы ц м ә гър и ф әтч е- лек идеяләре һәм педагогик эшчән- леге белән яхшы таныш булган. Алтыисарин төзегән дәреслекләр Каюм Насыйри хезмәтләре белән аваздашлар, ягъни бер үк юнәлештә булганнар дип ышанып расларга мөмкин.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) балачагы һәм аңлы тормышының зур өлеше Казагыстанда, Уральск шәһәрендә, казакълар арасында үткән. Монда ул (1905 елның революцион вакыйгалары чорында) әдәбиятта беренче адымнарын атлаган. Монда ул шагыйрь һәм публицист булып җитешкән. Үзенең истәлекләрендә Габдулла Тукай тормышының бу чорын бик бирелеп сурәтли. Иҗат итә башлавының башлангыч чорында Г. Тукайга А. С. Пушкин һәм М. Ю. Лермонтов поэмалары һәм шигырьләре белән беррәттән казакъ акыннарының әсәрләре дә, аеруча сюжетлы казакъ поэмалары нык тәэсир иткән. 1907 елда басылган «Шигырьләребез» дигән тәнкыйть мәкаләләреннән берсендә Г. Тукай моны махсус әйтеп үтә. Ул, татар поэзиясендә сюжетлы шигырьләрнең аз булуына тукталып, сюжетлы шигырьләргә бай булган рус һәм казакъ фольклорыннан мисаллар китерә. Г. Тукай казакъ поэзиясенең образларга байлыгына соклана. Бер лирик ши-гырьдән өзек китереп, ул: «Күрдегезме? Бу казакъ шагыйре үзенең мәхбүбәсен ничек мактый белгән», ди. Монда шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Г. Тукайга кадәр казакъ әдәбиятында милли аң тойгысы турында, туган тел турында, казакъ кызлары турында язылган әсәрләр бармак белән санарлык кына була әле. Алар барсы да казакъ поэзиясенә татар әдәбияты, бигрәк тә Тукай иҗаты тәэсирендә кереп урнашалар. •
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясе халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты, халыклар арасындагы культура элемтәләрен тагын да киңәйтте.
Коммунистлар партиясе Советлар Союзының барлык халыклары өчен дә формалары белән милли,, эчтәлекләре белән социалистик культураларын һәрьяклап уңышлы үстерү өчен киң юл ачты, татар һәм казакъ әдәбиятларын бер-берсеиә тагын да якынайта төште.
Киң белемле татар әдибе Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) бу эшкә аеруча күп булышкан кешеләрнең берсе. Ул Урта Азия һәм Казагыстан шагыйрьләре һәм изучил арының күбесенең остазы. Галимҗан Ибраһимовның Урта Азия һәм Казагыстан әдәбиятларындагы ролен бик хаклы рәвештә А. М.. Горькийиың бөтен совет әдәбиятындагы роле белән чагыштыралар. Башкорт әдибе Сәйфи Кудаш,. төрекмән әдибе Берди Карбабаев, казакъ әдибе Баембәт Майлин, кыргыз әдибе Аалы Токымбаев,. үзбәк әдибе Абдулла Кадыйри, таҗик әдибе Садретдин Айни — алар барсы да үзләрен Галимҗан Ибраһимовның шәкертләре саныйлар. Сәйфи Кудаш, Б. Кербабаев һәм Б. Майлин бу турыда кат-кат язып үтәләр. Казакъ совет әдәбиятына нигез салган Сәкен Сәй- фуллин һәм Галимҗан Ибраһимов якын һәм зур дуслык белән бәйләнгәннәр. Билгеле, аларны, барсыннан да элек, идеяләр уртаклыгы, интернационализмга һәм революцион эшкә уртак карашта булу берләштергән.
Яшьлек елларын казакълар арасында үткәргән Галимҗан Ибраһимов казакъ халкының тормышы һәм көнкүреше, аның гадәт һәм йолалары белән яхшы таныш булган, ул казакъ телен яхшы белгән. Болар барысы да аның татар әдәбия- тыныьцгына түгел, бәлки бөтен совет әдаиятының алтын фондына кергән гүзәл «Казакъ кызы» романында чагылышларын тапканнар. Бу романның бик күп телләргә тәрҗемә ителеп таралуы һәм яратып укылуы моны артыгы белән раслый.
Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури социали-
стик милләтләрнең, культураларын үстерүгә, аларның үзара элемтәләрен киңәйтүгә бик күп хезмәт салды.
Күп еллар буе Троицкида яшәгән һәм җәйләрен еш кына казакъ һәм кыргыз авылларына чыгып, бала- чаганы укыткан Мәҗит Гафури казакъ фольклорын бик кызыксынып өйрәнгән. Шуңа күрә Мәҗит Гафу- риның иҗаты формалашуда казакъ халык поэзиясенең роле зур. Мәҗит Гафури казакъ халкының сүзгә осталыгы, җыр чыгару сәләте, казакъларның шигърият белән тулган күчмә тормышы үзен бик сок-ландырганын, казакълар арасында үткән көннәрен һич. онытмасын билгеләп үтә.
Балалык еллары шулай ук ка-закълар арасында үткән һәм татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе булган Кави Нәҗмигә дә (1901—1957) казакъ әдәбияты һәм рухы, һәм идеясе ягыннан якын.
Татар язучысы Әсгать Айдар әсәрләрендә дә казакъ халкының тормышы чагыла. «Ташбай» дигән повестында ул совет солдаты казакъ Ташбай образын бик яратып сурәтли.
Казагыстан хезмәт ияләре татар әдипләренең әсәрләрен үз ана тел-ләрендә яратып укыйлар. Ул китаплар арасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләре һәм поэмалары аеруча киң танылганын әйтми үтү мөмкин түгел. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» һәм «Тирән тамырлар» романнары казакъ телендә ике тапкыр басылып чыкты.
Муса Җәлил шигырьләренең казакъ телендә басылып чыгуын Казагыстан республикасы укучылары әдәбиятыбызның зур һәм күренекле бер вакыйгасы итеп каршыладылар. Казакъ шагыйрьләреннән С. Сәетов, К. Җармагамбетов, С. Мәүләнов, И. Мамбетов, Г. Каир- беков һәм башкалар бу батыр шагыйрьнең ялкынлы әсәрләренең тирәнлеген һәм эчтәлеген укучыларга барып җитәрлек итеп бирә алдылар.
Бу әсәрләр белән беррәттән, казакъ укучылары Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек». Гомәр Бәшировның «Намус», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» исемле әсәрләрен һәм «Татар хикәяләре»н һәм «Татар әкият- ләре»н уз ана телләрендә укыйлар.
Казакъ театрлары сәхнәләрендә татар язучылары, шагыйрьләре һәм композиторларының «Алтынчәч», «Шүрәле» һәм «Галиябану» әсәрләре зур уңыш белән бара.
Казакъ әдәбиятының күренекле вәкилләре татар әдәбияты һәм әдип-ләре иҗаты турында күп кенә хез-мәтләр язганын да истә тотарга кирәк. Алардан, мәсәлән, Мохтар Әүэзовның Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы, Сабит Мукановның Гомәр Бәшировның «Намус» романы турындагы, Сабит Муканов һәм Җакан Сыздыковның Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатлары турындагы дистәләрчә мәкаләләрен күрсәтергә була.
Казакъ язучылары татар әдәбия-тындагы һәрбер яңалыкны зур игъ-тибар белән өзлексез күзәтә киләләр.
Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Казагыстанда булып үткән атналыгы ул республикабызның культура тормышында тугандаш ике халыкның дуслыгын тагын да ныгыта, әдә-биятларыбызны тагын да якынайта һәм әдәбиятларыбызның үзара- элемтәсен киңәйтә торган зур вакыйга булды.