Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСҮ ЮЛЫНДАГЫ ӘДӘБИЯТ

С. КИРАБАЕВ
Филология фәннәре кандидаты, доцент

ллеиче елларның башларында Александр Фадеев казакъ әдәбиятының үсү юнәлешенә бик югары бәя биреп үтте. Ул бер речендә казакъ әдәбиятын «профессиональ өлкән әдәбият булып җитешкән, бөтен илебез әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм шуның аркылы бөтен дөнья мәйданына чыккан әдәбият» дип атады. 1951 елда Парижда ул революциягә кадәр халкының нибарысы ике проценты укый-яза белгән Каза- гыстанда бик аз гына вакыт эчендә искиткеч үзгәрешләр булганын, культура революциясе җиңеп чыкканын, шуның нәтиҗәсендә М. Әүэзовның «Абай», Г. Мостафин- ның «Миллионер» романнары кебек әсәрләр туганын горурлык белән әйтеп үтте.
Бу — казакъ әдәбиятына бирелгән бик югары бәя. Безнең әдәбиятыбыз Бөек Октябрь социалистик революциясе коллыктан азат иткән халыкның соклангыч куәтле иҗаты булып танылды. Халыкларның дус һәм бердәм семьясында, Коммунистлар партиясенең аталарча ярдәмендә әдәбиятыбыз чәчәк атып үсте. Әдәбиятыбызның бик борынгы заманнардан килгән көчле тра-дицияләре тарихы ул кадәр үк бай булмавын искә алсак, казакъ әдә-биятының совет власте елларында ирешкән казанышларының барысы да диярлек социалистик революция тәэсирендә туганлыгы бик ачык кү-ренә.
Казакъ язма әдәбиятының нигезе XIX йөзнең икенче яртысында гына формалаша. Аңарчы феодаллык богауларында көн кичереп килгән күчмә халыкның иҗаты нигездә авыз иҗатыннан гыйбарәт була. Казакъ халкының милли матбугаты ул вакытларда бик зәгыйфь булганлыктан шагыйрьләребезнең үз әсәрләрен бастырып чыгарырга омтылулары һаман да тормышка ашмый кала. Шуңа күрә казакъ әдәбияты тарихында XVIII йөздән бик аз гына шагыйрьләрнең исемнәре мәгълүм булып кала алган.
Казагыстаниың Россиягә кушылуы гомуми иҗтимагый тормышта зур үзгәрешләр тудыру белән бергә, әдәбиятта да демократик мәгъ-рифәтчелек юнәлеше үсүгә мөмкинлек бирә. Казакъ халкының беренче мәгърифәтче галиме һәм әдәбиятчысы Чокаи Вәлиханов (1837—1865), педагог-язучысы Иб- рай Алтынсарин (1841 —1889), классик шагыйре Абай Кунанбаев (1845—1904) туган халыкның томаналыктан котылып, культуралы илләр сафына кушылу хыялларын тормышка ашыруда зур эш башкардылар. Рус халкының XIX йөз революцион демократлары белән якын бәйләнештә булган Ч. Вәлиханов Н. Г. Чернышевский белән очрашканнан соң: «Чернышевский искиткеч кеше, — дип яза. — Руслардан башка халыкларның тормышын ул гаҗәп яхшы белә! Аның белән сөйләшкәннән соң миндә бу фикер тагын да ныгыды. Россия булмаса без корып бетәчәкбез, руслар булмаган җирдә белем юк, бе-лем булмаган җирдә хурлык белән
46
караңгылык хөкем сөрә, руслардан башка без бары тик Азия булып кына калачакбыз, башка һичкая бара алмаячакбыз... Чернышевский — безнең чын дустыбыз».
Абай белән Ибрай да рус халкының телен, белемен, фәнен өйрәнде, халыкны шуңа чакырды. Алар рус халкының прогрессив әдәбияты һәм дөнья классикасы үрнәкләрен беренче башлап казакъ теленә тәрҗемә иттеләр. Казакъ халкының язма әдәбиятының нигезен салган шушы ике бөек шагыйрьмен дөньяга карашлары да русның революцион демократлары тәэсирендә формалашты. Абай әсәрләрендә Белинский эстетикасының көчле йогынтысы бик ачык сизелә. Бөек шагыйрь үзе яшәгән заманның каршылыкларын аяусыз фаш итте, фән һәм белемне популярлаштыруда Абай үз чорының бөек новатор шагыйре булды.
Совет власте чорында, тугандаш халыклар семьясында казакъ хал-кының культурасы белән әдәбияты да чәчәк атып үсте. Казагыстан индустрияле, эре авыл хуҗалыклы, халкы тоташтан укый-яза белә торган республикага әйләнде. 1961 елда республикабыз үзенең 40 еллыгын бәйрәм итеп үтте. Менә шушы зур бәйрәмдә Никита Сергеевич Хрущев, совет власте елларында Казагыстанда булган искиткеч үзгәрешләргә тукталып, «Казагыстан элек экономика һәм культура үсеше дәрәҗәләре ягыннан бөтен бер гасырлар буе алда барган күп кенә илләрне дә артта калдырды», диде. Соңгы елларда республикабызда җиде йөзләп промышленность предприятиесе салынды. Казагыстан Магниткасы, Бухтарма ГЭСы, Соко- лов-Сарбай руднигы кебек төзелешләр индустрияле Казагыстан- пың хәзерге йөзен билгеләп торалар. Күп гасырлар буе тый яткан чирәм җирләрне мул иген кырларына әйләндерүдә дә Казагыстаинын өлеше зур.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенә тикле Казагыстанда бер генә югары уку йорты да, театр да юк иде. Хәзер бездә 27 югары уку йорты, 26 театр эшли. Милли опера, драматургия, кино сәнгате киң җәелеп үсә башлады. Казагыстан ССРиың Фәннәр Академиясе республиканың гыйльми үзәгенә әйләнде. Элек күчмә авылда бары тик авыздан авызга таралып килгән халык иҗаты гына билгеле булса, хәзер казакъ халкының күп жанрлы профессиональ әдәбияты үсә инде. Социалистик реализм методы белән коралланган, үз чорының чынбарлыгын -дөрес сурәтләп укучыларга җиткерүне бурыч итеп куйган, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәр би я л ә үдә Ком м ун истл а р партиясенә булышу хезмәтен намус белән үтәргә омтылган казакъ совет әдәбияты Бөтенсоюз әдәбиятының алдынгы сафында бара.
Казакъ совет әдәбиятының нигезен салучылардан Сәкен Сәйфуллин, Сабит Муканов, Баембәт Манлии, Ильяс Җаисугоров, Мохтар Әүэзов кебек зур талант ияләре яңа эчтәлекле әдәбият өчен зур көрәш юлы үттеләр. Алар сыйнфый көрәшнең катлаулы шартларында пролетар рухтагы әдәбиятны үстерү өчен бик күп көч салдылар. Казакъ совет әдәбиятының беренче кирпечләрен салган көрәшче шагыйрь С. Сәйфуллин, кулына корал алып, социалистик революция өчен көрәште, революциянең ялкынлы юлын үтте, ул казакъ совет поэзиясенә революцион рух кертүче шагыйрь булды. Социалистик төзелеш елларында Сәйфуллин партиябезнең ялкынлы трибуны була белде.
С. Сәйфуллин казакъ әдәбиятында В. Маяковский алымнарын беренче кулланучы һәм яңалык өчен батыр көрәшче булды. Аның «Со- ветстан», «Күкчәтау», «Альбатрос», «Кызыл ат» исемле поэмалары һәм күпләгән шигырьләре казакъ совет әдәбиятының бөтен бер этабын билгели торган әсәрләр булып танылды. «Тар юл, тайгак кичү» романы белән «Кызыл шонкарлар» пьесасында Сәкен Сәйфуллин Ка- загыстапда совет властен урнаштыру юлындагы көрәшнең бөек картинасын сурәтләде.
Казакъ совет әдәбиятының тууы юлындагы эзләнүләр генә түгел,
47
бәлки аның хәзерге казанышлары да шушы әйтелгән язучыларның исемнәре белән бәйле. Аларның һәрбер әсәре, милли рамкалардан чыгын, бөтен илебезнең укучысына, аның аркылы чит илләрдәге алдынгы укучыларга хезмәт итә. М. Әүэзовның «Абай», «Абай юлы» романнары күп кенә чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителде. С. Мукановның «Ботакүз», «Сәр- дәрья», Г. Мөсреповның «Казакъ солдаты», «Уянган өлкә», Г. Моста- финның «Караганда», «Миллионер», Т. Ахтановның «Каһәрле көннәр» романнары да чит ил укучылары китапханәләрендә урын алды.
Ленин премиясе лауреаты, зур талантлы әдип Мохтар Әүэзовның казакъ халкының классик шагыйре Абай турындагы 4 томлы романы хәзер бөтен совет әдәбиятының киң танылган китаплары рәтендә тора. Бу романда Әүэзов караңгылык һәм томаналык йомыклыгында көй кичергән казакъ халкының уйлары һәм өметләрен бөек Абай кичерешләре аркылы зур осталык белән сурәтли белде. Каза- гыстан ССР Фәннәр Академиясенең президенты академик К. Сәт- баев бу романны «казакъ халкының XIX йөзнең икенче яртысындагы тормышын искиткеч оста сурәтләгән энциклопедик әсәр» дип бәяләде.
М. Әүэзов романына дөнья әдә-биятының өлкән әдипләреннән Луи Арагон, Назыйм Хикмәт, Мао Дунь, А. Фадеев һәм башкалар бик югары бәя бирделәр. Романны француз теленә тәрҗемә итүнең инициаторы һәм тәрҗемәнең редакторы Луи Арагон «Мохтар Әүэзов заманыбызның бик зур язучыларыннан берсе», дип язды.
С. Мукановның «Ботакүз» романы казакъ прозасының чын мәгънәсендә күренекле әсәре булып танылды. Аңарда язучы казакъ халкының Бөек Октябрь юлындагы көрәшен киң сурәтләде. «Ботакүз» дә хәзер совет укучыларының сөекле китабына әйләнде.
Г. Мөсреповның «Уянган өлкә», Г. Мостафинның «Караганда» ро-маннары— казакъ җирендә про-мышленность үсү белән эшчеләр» сыйныфы формалашуы процессын сурәтләгән күренекле әсәрләр исәбенә керәләр. Н. Тихонов,-эшчеләр сыйныфының тормышын сурәтләүдә казакъ әдәбиятының уңышларына тукталып, шушы ике романны мисалга алды. Г. Мостафинның иҗаты да совет тормышының чынбарлыгы нигезендә үсеп килә. Ул үзенең романнарын («Шыганак», «Миллионер», «Караганда», «Давылдан соң») тулысынча хәзерге заман темасын сурәтләүгә багышлады.
Революциягә кадәр бары тик аерым һәм зәгыйфь башлангычлары гына күренгәләгән, чынында бернинди традициясе дә булмаган һәм нигездә совет власте елларында гына үсә башлаган проза хәзер казакъ совет әдәбиятының әйдәүче жанрына әверелде. Бу жанрда, югарыда әйтелгән танылган романистларыбыз белән бергә, күпләгән талантлы язучыларыбыз эшли. Алар сафларында X. Есенҗанов, 3. Шашкин, Т. Ахтанов, С. Шәймәрдәнов, 3. Кабдулов, Ә. Нурпеисов, Т. Әлим- кулов кебек танылган язучылар бар.
Казакъ совет әдәбиятының үсү юлындагы бер үзенчәлек — социа-листик тормышыбызның чынбарлы-гына ныклап үтеп керә торган һәм халкыбызның хәзерге тормышын, көрәшен сурәтләгән әсәрләрнең муллыгы. Казагыстанның өлкән әдипләреннән берсе Г. Мөсрепов язучылар съездында әдәбиятыбыздагы бу юнәлешне «киләчәге бик өметле һәм бәхетле юнәлеш» дип атады. Промышленность темасына язылган «Уянган өлкә», «Караганда» романнарыннан тыш, 3. Шаш- кинның «Тимер тау» романы, авыл хуҗалыгындагы яңа адымнарны сурәтләүгә багышланган әсәрләрдән С. Мукановның «Чирәм җирдәге дулкыннар», Г. Мостафинның «Миллионер», «Шыганак», Г. Сла- новның «Чалкар», Т. Әлимкулов- ның «Каратау балалары» романнары, Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның героик көрәш юлын, аның мораль һәм политик бердәмлеген сурәтләгән әсәрләрдән Г. А4өс- реповның «Казакъ солдаты», Т. Ах-
48
тановның «Каһәрле көннәр», Ә. Нурпенсовның «Көткән көн» исемле китаплары, казакъ интеллигенциясенең тормышын тасвирлаган әсәрләрдән М. Иманҗановиың «Алдынгы уйлар», С. Шә.ймәрдәиов- ныц «Инеш», 3. Кабдуловныц «Тормыш очкыны» һәм тагын башка башкалар — әдәбиятыбызның, алда әйтеп үтелгәнчә, «киләчәге бик өметле һәм бәхетле юнәлеш»тә икәнен раслый торган китаплар булып танылдылар. Боларга тарихи темага язылган әсәрләрдән X. Есен- җановиың «Ак Җаек» исемле ике томлы романы белән Ә. Нурпеи- совның «Кан белән тир»ен дә кушсак бүгенге казакъ прозасының зур уңыш белән үсә баруын күрербез.
Казакъ поэзиясендә Т. Җароков, Г. Орманов, А. Таҗибаев, Д. Әби- лев, Ә. Сәрсеибаев, X. Ергалиев, К. Бикхоҗин, С. Мәүленов, Җ. Молдагалиев һ. б. талантлы шагыйрьләрне искә алырга була. Аларның да иң яхшы җыентыкла-ры рус телендә басылып, бөтен илебез укучылары арасында киң танылды.
М. Әүэзов, Б. Майлин, Г. Мөсре- пов, Ә. Әбишев һәм Ш. Хөсәеиов- ның драма әсәрләре республика театрларының төп репертуарын тәшкил итә. Әдәбиятны өйрәнү һәм тәнкыйть өлкәсендә X. Җомалиев, Е. Исмагыйлов, М. Каратаев, Б. Кенжебаев, А. Нуркатов кебек га-лимнәр һәм тәнкыйтьчеләребез ты-рышып эшләп киләләр.
Шулай да үзенең милли әдәбияты гына казакъ укучыларының рухи таләпләрен канәгатьләндереп җиткерә алмый. Хәзер алар рус теле аркылы барлык совет язучы- ларының, шул җөмләдәй төрле республикалар һәм өлкәләрнең танылган каләм осталарының әсәрләрен дә укыйлар. Тугандаш татар язучылары әсәрләре дә бездә халкыбызның рухи таләп һәм те-ләкләрен канәгатьләндерүгә хезмәт итәләр'.
Татар һәм казакъ халыклары әдәбиятларының тугандашлыгы бо- рыи-борыниан килә. Бик борынгы заманнардан күрше һәм якын булган, телләре берсенеке икенчесенә охшаш халыклар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яшәп килгәннәр. Революциядән элек үзләренең милли нәшриятлары булмаган казакъ язучыларыиың әсәрләре татар нәш-риятлары аркылы дөнья күргән. Октябрь алдындагы казакъ әдә-биятының күренекле вәкилләре Солтан Мәхмүт Турыайгыров белән Сабит Донантаев Габдулла Тукайны үзләренең остазлары дип санаганнар. Казакъның революционер язучысы Сәкеи Сәйфуллин Галимҗан Ибраһимовның якын дусты булган. Гомеренең билгеле бер өлешен казакъ арасында үткәргән, казакъ халкы тормышыннан әсәрләр иҗат иткән бу әдипнең исеме хәзер дә казакъ халкының күпләгән язучылары белән бергә безгә дә якын һәм кадерле.
Бөек Октябрь революциясе ниге-зендә тормышка ашкан халыклар дуслыгы татар-казакъ әдәбиятларының туганлыгын тагын да көчәйтте. Габдулла Тукайның «Сайланма әсәрләре», Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Әхмәт Фәйзинең «Тукай», Гомәр Бәши- ровның «Намус», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романнары, Муса Җәлилнең шигырьләре, Фатих Хөснинең хикәя һәм повестьлары казакъ теленә тәрҗемә ителде. Соңгы е л л арда Казагы стан н ы ң дә үл әт матур әдәбият нәшрияты татар язучылары һәм шагыйрьләренең егермедән артык китапларын казакъ телендә бастырып чыгарды. Алар арасында «Татар хикәяләре», «Татар әкиятләре» исемле җыентыклар, Нәкый Исәнбәтнең пьеса-лары бар. Хәзерге казакъ укучылары, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, С. Хәким, 3‘. Нури, Н. Арсланов һәм тагын башка күренекле татар язу- чыларының әсәрләрен үз ана телендә укый. 1962 елның октябрендә Казагыстанда булып үткән татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы әдәбиятларыбызның тугандашлыгын тагын да ныгыта торган күренекле политик вакыйга булды.
Әдәбиятларның тугандашлыгы, халыклар тугандашлыгы нигезендә туды. Шуңа күрә язучыларыбыз
үзләренең әсәрләрендә совет патрио-тизмының аерылмас бер өлеше — халыклар дуслыгын аеруча көч куеп сурәтлиләр. Тугандаш татар халкының вәкилләре дә алариың игътибарыннан читтә калмый. Ә. Нурпеисовиың «Көткән көн» рома-нында, Җ. Молдагалиевиең «Җыр турында җыр» поэмасында, Җ. Сыздыков, С. Тәүлеиов, С. Сәитов һәм башка шагыйрьләребез һәм язучыларыбызның әсәрләрендә шушы дуслык бик күренекле сурәтләнә.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Программасында атап әйтелгән әдәбиятыбызның коммунизм өчен көрәш юлындагы бурычлары казакъ язучыларын яңадан- яңа казанышларга рухландыра. Алар хәзер әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тагын да ныгытырга тырышалар, яңадан-яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Завод- фабрикаларда, колхоз-совхозларда үткән әдәбият атналыклары моны бик ачык күрсәтте. Казакъ язучылары шундый бәхетле чорда татар язучыларының да зур уңышларга ирешүләрен телиләр.
4.