Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧРАШУ ШАТЛЫГЫ


ле бала чакта ук Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романын уку тәэсире астында без казакъ далаларына гашыйкъ идек. Безгә, гел утракта һәм кысынкы кырларда яшәгән, беркайчан да тирмә күрмәгән, җәйләүләргә чыкмаган малайларга — балачакта гел йөрисе, урын алмаштырасы килә бит, — казакъ халкының күчмә тормышы гаҗәп кызык булып тоела иде. Төшләребезгә канатлы атлар көтүе иңә, шул аргамакларга атланып, җил белән узыша-узыша, бер офыктан икенчесенә кадәр төн-көн чабасы килә иде. Татар малайлары да атта йөрергә ярата. Сабан туйларында кайсыбыз катнашмаган! Әмма кабыргалары беленеп торган, сырты пычак кебек үткен крестьян атына атланып йөрүнең ни рәхәте бар? Шуннан инде безгә нәрсә кала? Татлы төшләр, татлы хыяллар тына.
Болар күптән булган балачакның беркатлы көннәре иде. Алар үтте. Ләкин казакъ далаларын үз күзең белән күрү хыялы олыгайгач та күңелдә торып калды.
Казакълар белән беренче башлап танышуым утызынчы еллар азагында Мәскәүдә Әдәби институтта укыган чагымда булды. Безнең группада Хәким Дәүләтбеков дигән бер казакъ бар иде. Сәләте ягыннан ул язучыдан битәр артист иде. Артистның да мимисты, ягъни үзенең барлык күңел тойгыларын йөз хәрәкәтләре белән белдерүче.
Шул ук институтта Исхак Дусенбаев дигән бик сәләтле, бик белемле, әйбәт гыйльми эшче буласы күренеп торган икенче бер казакъ укыды.
Студент чагымда миңа Фәрганә каналы төзелешенә барырга туры килде. Шунда барганда казакъ даласының бер өлешен, дөяләрен, ишәкләрен, ерактан гына булса да киез өйләрен дә күрдем, тукталышларда эссе дала һавасын да сулап калдым.
Шулай да казакъ егетләре белән якыннан танышуым Казагыстанда түгел, бәлки аннан бик еракта — салкын Карелия урманнарында, Заполярье тауларында, аннары Ерак Көнчыгыш сопкаларында, Уссури тайгасында һәм Манжурия җирләрендә булды. Бу инде Бөек Ватан сугышы еллары иде.
Кайда икән хәзер бер үзе сиксәнләп фашистның башына җиткән, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән куркусыз үч алучы Аман
XI Бу мәкалә «Казахстанская правда» газетасында (22. X. 62 ел) бераз кыскартылып басылды.
Ә
Иҗанов? Аның турында мин 1944 елның 16 апрелендә фронт газетасында язган идем. Танк Гранатасы белән дошман дзотын шартлаткан һәм шулай ук Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән сержант Курмантай Култасов исәнме икән?
Сугыш кырларында курку белмәс батыр казакъ егетләрен күп очраттым, алар турында командирлардан яхшы сүзләр -күп ишеттем. Алма-Атада төзелгән, соңыннан гвардия исеме алган 38 иче дивизиянең элекке командиры запастагы генерал-лейтенант Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин да казакъ солдатларының батырлыгы турында бик югары фикердә. Аның мемуарларының беренче китабы татарча басылып чыкты инде. Бик күп алматалылар бу китапта үзләренең һәм якыннарының исемнәрен табарлардыр дип уйлыйм.
Башта Карелия фронтында, аннары Беренче Ерак Көнчыгыш фронтында бер редакциядә эшләгән казакъ журналистлары — Нурлан Коробаев, Рәшит Бектимисов, Рәхим Айтҗанов, Кабиден Карабаев һәм Абдибек Нурмагамбетов турында күңелдә бик җылы истәлекләр калган. Абдибек Нурмагамбетов казакъ газетасы чыга башлаганчы башта безнең татар газетасында язышты.
Сигез ел элек мин беренче тапкыр гүзәл Алма-Атада булдым, Каза- гыстан язучылары съездында катнаштым, Җамбул акын авылына бардым. Тугандаш казакъ халкының әдәбияты, гаять үзенчәлекле сәнгате үсүенә чын күңелемнән куандым.
Моннан күп дигәндә чирек гасыр элек, казакъ әдәбияты турында сүз чыкса, Россия эчендә укучылар бары тик Җамбул акын исемен генә атыйлар иде, башка казакъ язучыларының һәм шагыйрьләренең исемнәрен таррак даирәдәге кешеләр генә белә иде. Җамбулның исеме исә фронтта да бик популяр иде. һәр солдат землянкасында диярлек аның. «Ленинградлылар — минем балаларым» дигән мәшһүр шигырен кычкырып укыйлар иде.
Ә бүген казакъ әдәбияты күп милләтле совет әдәбияты мәйданында көчле әдәбиятларның берсе, бик күп казакъ язучыларының исемнәре бөтен илгә танылды.
Дөньяда үзенең хронологиясе, эзлеклелеге белән казакъ әдәбияты бар, шуның белән бергә бу әдәбиятның теге яки бу кеше тарафыннан үзе өчен ачылуы бар. Соңгысы бик күп очраклыклар, мөмкинлекләр һәм шәхси кызыксынулар белән бәйләнгән һәм, әлбәттә, тарихка туры килми. Мәсәлән, казакъның бөек шагыйре, бүгенге казакъ әдәбиятының нигез салучысы Абай Кунанбаевны мин үзем өчен Мохтар ага Әүэзов аркылы ачтым.
Мохтар аганың «Абаен» укыгач, мин аны болан күз алдыма китерә башладым: гүя Мохтар ага кайдадыр ерак дала түрендә бик зур- җәүһәр тапкан. Тапкан да, иң җитез атка атланып, шушы ак күбеккә баткан тулпарында әлеге җәүһәрне укучыларына -алып килеп биргән. Кыйммәте чиксез зур булган бу җәүһәр — «Абай» эпопеясы —• берьюлы бөтен дөньяга танылды, соңыннан Ленин премиясе белән бүләкләнде.
Тор а-бар а бөтен казакъ совет әдәбияты да,, бигрәк тә аның прозасы, миңа шушы чаптар атта очып килгән җәүһәрсыман тоела башлады.
Мин гаять зур кызыксыну белән Оабит ага Мукановның халык акылы һәм халык күңеле матурлыгы белән тулы әсәрләрен, үзенең уянган өлкәсенә гашыйкъ булган, аның турында сөеп, куанып язган 1 абит ага Мөсреповның романнарын, зур прозаик, якты талант иясе абиден ага Мостафинның «Миллионер»ын, «Караганда»сын, «Давылдан соң»ын, Таһир ага Җароковның гүзәл шигырьләрен һәм башкаларның әсәрләрен укыдым. Дөресен генә әйткәндә, казакъ прозаик- 56
57
ларының сәнгать осталыгы биеклекләренә .киң сулыш, зур адымнар елән барулары мимдә яхшы көнләшү тудыра.
Бу уңышларның сере кайда соң?—дип сорыйм. Сере шунда, казакъ язучылары үз туннарына гына төренеп яшәмиләр, алар рус әдәбиятыннан да, СССР халыклары әдәбиятларының иң яхшы үрнәкләреннән дә, дөнья әдәбияты хәзинәсеннән дә бертуктаусыз өйрәнәләр һәм үзләре дә гаять зур ашкыну, 'батырлык белән иҗат итәләр. Алар заманның сулышын һәм таләбен тирәнтен аңлыйлар. Борынгылар бер көн артка калсаң, биш көн куып җитә алмассың дигәннәр. Безнең көннәрдә ун көндә дә куып җитә алмассың. Эленке-салынкы эшләгән әдәбият өметсез артта кала. Башкалардан өйрәнмәгән, үз кабына бикләнгән әдәбият бик тиз икенче планга күчә. Шуңа күрә дә төрле республика азучыларының даими һәм тыгыз аралашуы барлык совет язучыларына һава кебек кирәк һәм бу аралашуның соңгы елларда көчәеп китүен зур мөһим эш дип карарга кирәк. Бу мөмкинлекләр фәкать ленинчыл принципларның партия һәм дәүләт тормышында тулысыңча торгызылуы нәтиҗәсендә генә булды.
Газеталардан, кинофильмнардан без киң Казагыстан иленең әкияттәге тизлек белән үзгәрә (баруын, .анда яңа шәһәрләр, яңа гигант заводлар, рудниклар, шахталар, чирәм җирләрдә яңа совхозлар һәм колхозлар төзелүен, Казагыстанның башкаласы Алма-Атаның елдан-ел матурлана баруын, халыкның культурасы һәм сәнгате үсүен без элек тә белә идек. Ләкин укып яки кинода карап белү — күреп белү белән бер түгел. Халык йөз тапкыр’ ишетеп белү — бер тапкыр күреп белүгә тормый, дип юкка гына әйтмәгән шул.
Менә без Казагыстан туфрагында, таң калып тирә-ягыбызга карыйбыз һәм чын күңелдән әйтәсе килә:
— Исәнмесез, дуслар! Тынычлык һәм бәхет йортыгызга! Бөек Идел ярларыннан, хезмәтчел Татарстан халкыннан сезгә кайнар сәлам алып килдек. Кабул итегез шул сәламебезне.
Туганнар туганнарга килгәч, йорт-җирегез исән-сау калдымы, эшләрегез ничек бара дип сорыйлар. Сез дә бездән шуны сорадыгыз.
Безнең нефтьчеләребез бик шәп эшлиләр, хезмәт җитештерүчәнлеге буеңча алар Американы узып киттеләр, завод-фабрикаларыбыз сынатмый. Казан компрессорлары, Казан мехлары, кетгутлары, пленкалары һәм Татарстан предприятиеләренең башка әйберләре дөнья кү; ләм дан алдылар. Мәдәниятыбыз, сәнгатебез, әдәбиятыбыз үсә. Шагыйребез Муса Җәлилнең батырлыгы турында сез инде беләсез, бүгенге татар совет язучылары әдәбият өлкәсендә Мусаның сугышчан традицияләрен дәвам иттерәләр. Күп кенә язучыларыбызның, шагыйрьләребез һәм драматургларыбызның әсәрләре Бөтенсоюз мәйданына чыкты, рус теленә, СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителделәр һәм шулай ук чит ил телләренә тәрҗемә ителгәннәре дә бар.
Татар язучылары гомум совет әдәбиятының иң актуаль темаларыннан берсе булган —интернациональ дуслык темасын әсәрләрендә яктыртуга зур игътибар бирәләр. Бу традиция безнең Тукайдан килә. Аның Пушкин, Лермонтов турында язганнарын гына укыганда да күңелдә рус халкына чиксез хөрмәт туа. Әмма Тукай моның белән генә чикләнмәде, рус теленнән бик күп җәүһәрләр тәрҗемә итте һәм татар халкын алдынгы рус культурасына якынлаштыруда чиксез хезмәт куйды. Тукай әсәрләрен башка төрки халыкларның да революциягә кадәр үк яратып укуын иокә алсак, аның бу хезмәте тагын да зуррак әһәмият ала.
Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» турында югарыда әйткән идем инде. Сезнең бу әсәргә югары бәя бирүегез, аны казакъчага тәрҗемә итүегез безне куандыра гына, Зариф Бәширинең «Әнисә» исемле повесте безнең күршебез чуваш халкы тормышына багышланган,
шагыйрь Сибгат Хәким «марилар, молдаваннар турында, шагыйрь Нури Арслан кореялылар, Зәки Нури белоруслар турында күп җырладылар, Афзал Шамовның әсәрләрендә украиннар, .кытайлар турында бик җылы итеп язылган. Казагыстанда яшәүче татар язучысы Ибраһим Салахов үзенең яңа язылып килә торган «Күкчәтау далаларында» исемле романында казакъ халкы тормышы турында күп сөйли. Кыскасы, мондый мисалларны безнең һәр язучы-шагыйребездән табарга мөмкин.
Болар, әлбәттә, экзотиканы, теге яки бу халыкның тормышын белүне күрсәтеп мактаныр өчен язылмый, бу ’бары тик безнең көчебезнең халыклар дуслыгында икәнен, милли чикләнү, милли масаю барыннан да элек үзебезгә зарарлы икәнен тирәнтен аңлаудан чыгып эшләнелә.
Казакъ язучылары әсәрләрендәге кебек үк татар язучылары әсәрләрендә дә башка халыклар вәкилләре күп. Монысы да, халыклар дуслыгын гади иллюстрацияләү өчен генә алынмый, бәлки тормышыбыз шундый булганга алына. ААәсәлән, Татарстанның нефть районнарында кырыктан артык милләтнең уллары һәм кызлары эшли. Роман язып, шушы тормыш океанында бер татарны гына аерып алып күрсәтсәң, дөреслеккә хыянәт килеп чыгуын һәркем әйтер. Караганда шахтерлары турында язучы казакъ язучылары да нәкъ шундый ук хәлдә бит.
Татар шагыйре Муса Җәлил турында казакъ шагыйре Җубан Молдагалиевның, калмык шагыйре Давид Кугультиновның поэма язулары, немец язучысы Эрих Милыитатның «Кызыл ромашка» исемле пьеса тудыруы «безнең көннәр өчен бик характерлы күренеш һәм без ул әсәрләрне үз телебезгә бик рәхәтләнеп тәрҗемә иттек, укучыларыбыз да яратып каршы алдылар.
Кайчагында бүтән милләт кешеләрен тасвирлаганда без тиешле тирәнлекне, кирәкле буяуларны һәм кирәкле ачкычны таба алмыйбыз. Ләкин бу инде башка мәсьәлә. Бу «безнең осталыгыбыз, белемебез җитешмәвен әйтә. Бу өлкәдә, сүз юк, безгә бик күп, бик күп эшләргә кирәк.
Әмма шунысы «бик күңелле: .безнең барыбызның да юллары ачык, максатыбыз -билгеле. Безнең барыбызга да бер кояш — зур дуслык кояшы нур сибә.