Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРМЫСКА БЕЛӘН ГУҢГЫЙК


улкынланып торган бодай арасыннан әкрен генә, уйланып кына атлаган чагым иде, аяк астымда кечкенә генә бер җан иясенең тәгәрәп-тәгәрәп китүен күрдем дә, иәрсә икән бу? дип, юлга чүгәләдем. Карасам, гуңгыйк икән. (Безнең якта гуңгыйк дип тирес конгызына әйтәләр.) Бик матур яшел «броняга» киенгән гуңгыйк- ның юлда мәтәлчек атып уйнавы мине бераз аптырашта калдырды. Ни булган бу тилегә? Иелебрәк карасам, гуңгыйгыбыз бер зур сары кырмыска белән сугышып ята, имеш. Кырмыска тегенең корсагына барып кадала да авырттырып тешли булса кирәк, гуңгыйк өтәләнеп чаба, мә- тәлеп-мәтәлеп китә... Бер тапкыр кырмысканы ул шундый бөтереп алды, шундый китереп кысты, бичара бөҗәкнең мыеклары гына селкенеп тора башлады.
Боларның кайсы җиңәр икән дип карап торган арада, атка атланган бер малай күренде. Ике дошман шушы атның зур тоягы астына туры килделәр. Беттеләр, икесе дә бетте! дип уйладым мин. Гуңгыйк, чынлап та, тояк астыннан исән чыга алмады, ә кырмыска? Тояк күтәрелүгә ул сикереп торды да мыек очлары белән гуңгыйкка төртеп-төртеп карады. Гунгыйкның үлгәнлеген белгәч, әкрен генә үз юлына китеп барды.
Шушы вакыйганы күргәннән соң, тормышта булган икенче бер вакыйга исемә килеп төште. Мин аны хәзер сезгә сөйләп бирәм.
$
Иртәгә сабан туе дигәч, Аланбаш авылында тагын бер көнгә калырга булдым. Күптән инде куе ялларына яулык таккан чабыш атларын, билләренә кызыл башлы сөлге бәйләгән көрәшче егетләрне күргәнехМ юк, Авыл сабан туйларында булмаганыма әлләни гомер... Казанның культуралашкан сабан туе күңелгә бик ятып бетми: Казанда ат чабыштырмыйлар, көрәшчеләре дә күбрәк грузчиклар була. Авылда барсы да та- бигыйрәк, күңелгә ятышлырак булыр дип уйлап, мин сабан туе карарга каласы иттем.
...Атка атланган егетләр, йорттан йортка кереп, җиткән кызлардан, яшь киленнәрдән сөлге-яулык җыеп йөрделәр. Мин квартирга төшкән агайның да Фирая исемле буйга җиткән кызы бар. Карап-карап торам да мин Фираяга, нәкъ әнкәсе дип уйлыйм: кап-кара күзләре, кара кашлары, тулы иреннәре — барсы да әнисенеке. Икенче караганда кыз тач
Д
3. „С. Ә.“ № 1. 33
атасы: аумаган да, авышмаган да... Тора-бара гына төшендем: елмаеп сөйләшкәндә Фирая күбрәк атасына тарта икән. Матур гына бер авыл кызы.
Яулык җыючыларның гармонь авазы якынайгач, Фирая почмактагы сандыкны бер ачарга, бер ябарга тотынды. Аның да сабан туена бүләге бар иде, күрәсең. Ул әле тәрәзәгә килә, әле, дулкынланудан кызарган битләрен тотып, почмак якка кереп югала иде. Мин өстәл кырыенда юл дәфтәремә язып утырган булам. Аның иләсләнүен, янәсе, бөтенләй күр- з мим.
Менә егетләр, атларын уйнатып, Фираялар капкасына килеп туктадылар. Тезгеннәрен коймага бәйләп, ишек алдына өелешеп килеп керделәр. Гармоньчылары каерып торып «Рәйхаи»ны уйнап җибәрде. Инде Фирая егетләргә каршы атылып чыгарга тиеш иде кебек, ә кызыбыз почмакка сеңгән, битләре ут яна...
Өйалдына тупыр-тупыр менеп килүче егетләрнең кайсыдыр:
— Фирая! Өйдә булсаң, нурлы йөзеңне күрсәт, бүләгеңне алып чык! — дип кычкырды.
Кызыл башлы озын сөлгене күкрәгенә кысып, Фирая, кая басканын да белештермичә, өйалдына таба юнәлде.
Әгәр бу хикәяне Фирая укыса, мине гафу итсен: аның артыннан ук мин дә урынымнан кузгалдым, песи адымнары белән генә атлап, ишек янына килдем һәм өйалдындагының бөтенесен күреп, ишетеп тордым.
Кызны гүя алмаштырдылар: елмаюлары, боргаланулары, күзләрен зурайтып мут кына карап алулары кызны бөтенләй икенче кеше итте дә ташлады. Бу минутта ул әтисенә дә, әнисенә дә охшамаган, нәкъ үзенә охшаган иде.
Егетләр, әгәр теләсәләр, күптән инде аның кулындагы чүпләмле сөлгене тартып ала алган булырлар иде. Ләкин алай итмәделәр: тәмле телләнгән булып, кызны матур сүзләре белән юмаларга, «миңа бир дә миңа бир!» дип ялынгандай итенергә керештеләр.
Сизенүем хак булса, шушы ерык авызлы егетләр арасында Фираяның «йөрәк яндыргычы» бар иде бугай. Шакмактай күзләрен ялтыратып, иң алда тасыраеп басып торучы әнә теге ап-ак тешлесе үзе үк түгел микән әле? Көрәшкә чыкса бу егет берне генә егып калмас иде. Кулбашлары, күкрәге, бөтен кыяфәте көрәшченеке.
Шигем бетте, Фираяның күңеле шушы шакмак күздә икән. Әйтәм аны, бүтән егетләр аңардан узып Фираяның сөлгесенә үрелмиләр, чит- тәнрәк кенә күз уйнатып, сайрашып торган булалар.
Менә Зиннәт (егетнең исеме шулай икән) иптәшләренә борылып күз кысты да: «Атларны карап керегез әле», дигән булды. Егетләр, мәгънәле күз карашлары белән карашып алып, елмая-елмая, урам якка чыгып киттеләр.
Егетләр күздән югалуга Зиннәт сөлге белән бергә кызның үзен дә кочып алып, битеннән үпмәкче булган иде, кыз тыпырчынып: «Әнигә кычкырам!» дип куркытты. Мондый тыпырчынуларның гына мәгънәсен аңламаслык егет түгел иде инде Зиннәт, шулай да ул, курыккандай итенеп, кызны ычкындырды.
— Кара аны,—дигән булды ул, өйалды баскычыннан төшеп барганда,— мин җиңсен дисәң, иртәгә көрәш карарга барасы булма, матур күзләрең белән бораулап син карап торганда, мин берне дә ега алмам,— Шулай диде дә, Фирая биргән чүпләмле сөлгене игътибарсыз гына тотып, капкадан чыгып китте...
Радио яңгыр вәгъдә итсә дә, иртән бөтен авыл купты, сабан туе карарга урман ягына агыла башлады. «Фирая барыр микән?» — дип, мин астыртын гына күз салгалап торам.
Кызыбыз кайчан ашады, кайчан эчте, күрми дә калдым, борылып карасам, көзге каршына килгән, чәчләрен төзәтә, кашларын сөрмәли.
34
«Кашың сөрмәсез дә матур, тимә, бозма!» — дип әйтәсем килде. Аннары ул көзгедәге буй-сынына гомуми бер караш ташлады да, канәгать калып булса кирәк, кәс-кәс басып ишеккә юнәлде. Кичә бит егете аңа бармаска әйтеп киткән иде. Күрәсең, барма дигәнне Фираябыз: «Обязательно бар, карап тор!» дип аңлагандыр һәм Зиннәтнең әйткәнен нәкъ әнә шулай аңларга да кирәк булгандыр.
Мин дә сабан туе карарга киттем. Болыннар, чокырлар аша туры юл булган икән, мин машина юлы белән бардым. Бара-бара байтак вакыт узды Чабыш атларының койрыкларын гына күреп калдым. Соңарганмын. Ә бит абыегыз нәкъ менә чабыш карарга бара иде. Шулай итеп, бәйрәм үкенечтән башланып китте.
Табигатьнең кодрәтле кулы белән ясалган зур матур иңкүлек агач: табакны хәтерләтә. Аның сөзәк кырыйларын халык сарып алган. Уртасында мәйдан. Шунда яшьләр гер күтәрүдә ярышып яталар иде. Дөресен әйтим, яратмыйм мин сабан туенда гер күтәрүләрне, капчык киеп йөгерүләрне... Алар борынгы бәйрәмебезнең шигъри матурлыгын бозалар кебек...
Көрәш башланганчы дип, мин халык арасында айкала башладым,. Урман авызындагы карт имән ышыгында Фираяны очраттым. Үзе ише кызлар белән бергә ул рәхәтләнеп биеп ята иде. Муен яулыгын кулында җилфердәтеп, түгәрәк эчендә йөгереп-йөгереп китүләре бик матур иде.
Көрәш башланганда мин мәйданда идем инде. «Әһә, шактый матур чыркылдатты бу!» дигән хатын-кыз тавышына борылып карадым. Фирая минем артымда гына диярлек басып тора икән. Егылган егет чалбарын какты да тиз генә халык арасына кереп югалды.
Берәүләр екты, икенчеләре егылды. Чәчләрен, җилгә бирмәскә тырышып, кулы белән учлап тоткан Фираяга таба әйләнеп карамаган булсам, аның чыраендагы үзгәрешне күрмәсәм, мәйданда көрәшеп ятучы Зиннәтне шәйләми дә калачакмын, имеш. Ул шундый ансат, шундый җиңел көрәшә, гүя бөтенләй көч тә куймый. Фираяның йодрык кысып авышып- авышып китүләрен күргәч, мин аның Зиннәткә булышып торуын аңла
Бөтен нәрсәне алдай белеп торучы малайлар шунда миңа әйттеләр. Шушы кеше батыр калачак икән. Исеме Камали Тәпән, имеш. Ни өчен Тәпән? Ансын аңлата алмадылар. Мөгаен, кушаматыдыр.
Ул бөтенесен бәреп сала, менә күрерсең, — диде кәләпүшен кырын салган кара күзле бер малай. —- Күги авылында ул Зиннәт абыйны да күтәреп кенә бәрде.
Бәрсә дә гаҗәп түгел. Бүген дисәң, бүген көтүгә җибәрерлек. Дөрес оулса, 1әпәнне үз авылларының колхоз председателе ике ай буе, беркайда эшләтмичә, сабан туена дип махсус симерткән. Тәпән, көрәштән көрәшкә йөреп, зур бүләкләр җыя, имеш. Күгидә радиоалгыч биргәннәр. 1 үоән Елгада тегү машинасы алган. Ә колхоз эшенә Тәпән бер дә хирес түгел, ди. Кыенрак елларда Казанда һәм район тирәләрендә югалып йөреп, колхозда эшләр ярыйсылангач, быел гына кайткан икән. Д1иием янда басып торучы агайлар шулай дип сөйләделәр. Гаҗәпләнеп бетә алмаган хатын-кыз: и
дым.
Өч кешене екканнан соң, Зиннәтне бер читкә алып китеп утырттылар. Анда инде алданрак көрәшкән һәм җиңеп чыккан ике батыр чүгәләп тора иде. Алар соңрак үзара көч сынашачак.
Мәйданга яңа көрәшче килеп чыкты. Халык «гү» итеп куйды. Ул үзенең кыяфәте белән... үгезне хәтерләтә идек Муены юк дисәм дә ялгыш булмас. Аяк атлаулары да үгезнеке шикелле салмак. Халыкның гаҗәпләнүеннән рәхәт табып, ул, елмая-елмая, мәйдан уртасында йөреигәли башлады.
Ай-яй таза! Кайсы фермада симерткәннәр көлешә иде әле.
моны? — дип һаман.
з* 35-
— Аның кебек күпер баганасы да таза, — дип куйды кәҗә сакаллы бер агай. — Эчтән черек ул. Менә күрерсез, тотып бәрерләр әле үзен. Бигәштә ектылар аны. Чәчрәп барып төште.
— Көрәштермә! Колхозчы түгел ул! — дигән тавышлар да ишетел» башлады.
Камали Тәпән өч кешене ансат кына күтәреп салды да Зиннәтләр янына барып чүгәләде. Мин икенче караганда, ул комиссия утырган өстәл янына килгән, иң зур бүләк булган радиоалгычны учы белән сы- пыргалап тора иде.
Комиссия көрәшчеләрне, иләктән уздырган кебек, кайсын коеп калдырды, кайсыларын җиңүчеләр рәтенә тезеп утырта барды.
Менә хәзер иң кызыгы башланды: тезелешеп көтеп утыручы батырлар үзара алышырга тотындылар. Монда да иләк үзенекен эшләде: мәл- сезрәкләр әкренләп коелып кала бардылар. Зиннәт ике кешене күтәреп бәрде. Мин күземне Фираяга таба кыйшайттым. Куанычыннан аның битләре алланган иде.
Коела торгач, мәйданда Тәпән калды да Фираяның Зиннәте калды. Халык шып тынды: көтәләр.
Тәпән башта ук яман каты тотынды. Егетнең каршы торып маташырлык җирен калдырмыйм, өркетим, котын алыйм диде бугай — килеп ябышуга, атып торып җибәрде.
Халык, чигенә-чигенә:
— Көрәштермә, имгәтә! —дип кычкыра башлады.
— Ай-яй көч!
— Ашап кына яткач...
— Син ял йортында бер ай ашап кына яттың да бармы соң көчең?
Зиннәт, мәче шикелле, гел аякларына барып төшә, аркасын бер дә җиргә тидерми. Тәпән тагыи-тагын атып-атып карады, тик Зиннәт куркып калмады, җиргә бәргән резина туптай кире атылып тора да яңадан Тәпәнгә барып ябыша иде.
Егетне куркыта, ихтыярын сындыра алмагач, Тәпән икенче тактикага күчте, ардырыйм дип булса кирәк, Зиннәткә асылынып йөри башлады. Күтәрми дә, егарга да чамаламый, авыр гәүдәсе белән асылынды, тик сөйрәлеп йөри. Зиннәт аның ниятен аңламыймы, әллә аңлап та үзе берәр хәйлә кордымы, көчен бер дә кызганмыйча, мин күргән кырмыска кебек, Тәпәнгә чытырдап ябыша, күтәрә, тәгәрәтеп-тәгәрәтеп җибәрә Тәпән үзенең авыр, калын гәүдәсе белән гуңгыйкны хәтерләтә иде. Күрәсең, егет бу симез үгезнең сулышын тыгылдырыйм, йөрәген ярылырлык хәлгә җиткерим, аннары егармын дип ниятләде бугай.
Корыч пружинадай атылып-атылып китә торган елдам, үткен Зиннәт тегене, чынлап та, тәмам мышкылдатты. Тәпән яңадан үзенең баштагы тактикасына күчеп, Зиннәтне чөеп-чөеп бакты, бу юлы әлләнп искитәрлек эш күрсәтә алмады. Ахырда ул тагын асылынып йөрү тактикасына күчәргә мәҗбүр булды.
Юк, кызыгы бетә башлады бу көрәшнең. Мин мәйданнан читкә бо-рылдым, Фираяга карап торам.
Урман артыннан болыт кабарып килеп чыкты. Радио әйткән яңгыр килә иде ахры. Көрәш дәвам итә. Сабан туе караучыларның күңелләрендә ачу һәм канәгатьсезлек кабара башлады:
— Комиссия ни карый? Көрәшсә көрәшсен, өстерәлеп йөрмәсен!
— Артык симергән., көчкә кыймылдый.
— Әйтәм ич, калхузчы түгел ул, көрәштермә! Аерып ташла! — дигә!? авазлар минем колагыма чалыигалап куя.
Фирая муен яулыгын тешләгән, күзләрен зур итеп ачкан, гуңгыйк белән әүмәкләшүче үзенең кырмыскасына текәлеп карап тора. Чыраенда азап.
Тагын күк күкрәде дип торам, сабан туйчылар мең авыздан кычкырып җибәргән икән. Зиннәт Тәпәнне атып бәргән. Ул да булмады, 1әпән, сикереп торып, тагын килеп ябышты.
— Көрәштермә, егылды! — дип кычкырдылар.
—' Егылмый торсын әле!
—* Егылды, тагы ни кирәк!
Икесе дә әлсерәгәннәр, маңгай астыннан яратмыйча карашып торалар.
— Ял иттермә, нинди көрәш ул ял итә-итә...
Комиссия акмады дип тапты. Яңадан тотындылар. Билбавың буш дип, Тәпән егетнең билендәге сөлгесен кысыбрак бәйләде. Башладылар’. Тәгәрәшеп-тәгәрәшеп киттеләр. Хәзер инде баягы кебек ялт кына сикерешеп тора алмыйлар, арыдылар... Тәпәннең юпь-юеш күлмәге аркасына ябышкан. Ләкин кырмыска һаман очып-очып куна, гуңгыйкны аунатып-аунатып җибәрә... Тәпән, сөлгең бушадыга сылтау итеп, тагын бераз ял итеп алды... Аннары атылышып-атылышып барып төштеләр.
Кара болыт сабан туе өстеиә үк килеп җитте. Көн караңгыланды. Хәзер яңгыр коя башларга тиеш. Бу вакытсыз яңгырга шатланса бер генә кеше шатланадыр: яңгыр булачак дип әйткән прогноз кешесе...
Мин болытны карангалап торган арада, халык янә үкереп җибәрде. Зиннәт Тәпәнне тагын чыркылдатып салган.
— Екты, бу юлы екты! —дип, Зиннәтнең авылдашлары йөгерешеп барып тәбрик итә башладылар. Фираяның күзләре, авызы, хәтта колаклары да елмайган иде. Зиннәт гадәт буенча үзенең «дошманына» кул бирде. Биргән кулны кысасы урында, Тәпән каерылып торып егетнең башына китереп сукты, Зиннәтнең чикәсеннән кан чәчрәп чыкты.
Бер секундка хәйрап калган мәйдан халкы кинәт тагын үкерешергә тотынды. Милиция килеп аралап калмаса, Тәпәнне өзгәләп атачаклар иде. Ярсыган халыктан Тәпән милиция машинасына утырып кына котылды.
— Әйтмәдекме без көрәштермә дип? Тыңламадылар, вәт... — дип шаулашты халык.
— Приемниктаи колак какканга ачуы чыкты аның...
— Зиннәт урынында булсам, мин аны, панимаеш, падсуд бирер идем/ Туният башы белән...
Фираямы, әллә бүтән бер кызмы, яралы егеткә үзенең муен яулыгын ■китереп биргән, сарып алган халык арасында Зиннәт шул яулык белән чикәсендәге канын сөртеп маташа иде.
Яңгыр явып узганнан соң, тагын кояш ялтырап килеп чыкты. Бу юлы мин дә туры юлдан киттем, болыннар аша, чокырлар аркылы кайттым. Аяк асты тайгак һәм пычрак иде.
Кич белән, без чәй эчә-эчә сабаң туе хәлләрен сөйләшеп утырганда, Фирая бер генә минутка өйләрендә күренеп, почмак якта әнкәсе белән нидер пышылдашты да яңадай чыгып югалды. Урамда гармонь сайрый иде. Миңа Зиннәт тә шундадыр кебек тоелды. Ахрысы, клубка барула- ры булгандыр.
Фирая сеңел миңа үпкәләмәсен: хикәягә мин аны һәм аның Зиннәтен үз исемнәре белән керттем. Язучы сезнең икегезгә дә ак бәхет теләп .кала.
Август, 1962 Аккош к